Буа (дәвамы (23))
– Икмәк кирәк түгел, – дип уңайсызланып ук куйды Сәгыйдулла. – Китер язуыңны.
Вислав, як-ягына каранып, Сәгыйдулланың учына дүртпочмаклап төрелгән кәгазь кисәген сузды. Сәгыйдулла аны шунда ук кесәсенә тыгып куйды.
– Ни турында сөйләшәсең син бу поляк белән? – дип, янә гаҗәпләнде Таһир.
– Болай гына. Хәл белешәбез, – дип, кулын селтәде Сәгыйдулла. Вислав әйткән алачыкны ул беренче көнне үк күрде. Гансның өеннән ерак түгел урнашкан ярымҗимерек бина нәкъ менә поляк тоткыны тасвирлаганча иде.
Төшке аш вакыты җиткәч, аларны сакларга куелган нимес солдаты, мотоциклына утырып, каядыр китеп югалды.
– Мин урамны әйләнеп килим әле, – диде Сәгыйдулла Таһирга.
– Син нәрсә, безгә чыгарга ярамый бит, нимес күрсә тотып атачак! – Мин озакка түгел, ерак та китмим. Иреккә чыкканбыз икән, бераз булса да дөнья күрәсе килә...
Сәгыйдулла як-ягына каранып, Гансның өен әйләндереп алган койма аша сикереп чыкты. Урам буш иде. Шулай да йөгерергә ярамый, берәрсе качкын дип уйларга мөмкин. Ул тынычрак атларга тырышып, теге алачыкка юнәлде. Эчкә кереп, хатны түбә киштәсе астына кыстырды. Кулдан ясалган конверт сыман кәгазьнең бер почмагы күренеп калды. Хатны алырга килгән кешегә аны табуы җайлырак булачак. Кеше-кара күргәләгәнче Сәгыйдулла кабат Гансның биләмәләренә кайтып җиткән иде инде. Таһир аңа сәер карап торды, ләкин бер сорау да бирмәде. Соңгы арада аларның аралары суынды. Моңа, беренче чиратта, Таһирның караклыгы сәбәпче, әлбәттә. Ләкин Таһир үзен гаепле итеп тоймый, шул ук вакытта җылы эш белән тәэмин иткән Сәгыйдулла белән дә артык сүзгә керергә курка. Шулай да Сәгыйдулланың бүген ниндидер кырын эш эшләвен, һәм монда Виславның да катнашы барлыгын Таһир эчке тойгысы белән тоемлады. Бу хиснең аны алдаганы юк иде әле...
Сәгыйдулла шулай берничә мәртәбә Виславтан хәбәрләрне алачык түбәсе астында калдыра торды. Таһир аның чыгып йөрүен күрсә дә, башка сораулар белән аптыратмады.
Алар бер-берсенә бер тамчы судай охшаган чираттагы көнне тәмамлап, блокка кайтып йокларга яттылар. Төнлә белән блок ишеге дөбердәп ачылып китте. Тоткыннарга тезелеп басарга кушылды. Торып өлгермәгәннәрен капо күсәк белән дөмбәсли.
Каланчадай озын буйлы СС офицеры рәтләр арасыннан атлап китте. Аягында шпоралы биек кунычлы итек. Кулында матурлап эшләнгән, күн чуклар белән бизәлгән жезл. Үзе киптергән балык төсле ябык. Фуражкасының түбәсе шулкадәр киң – аэродром диярсең. Ул бөтен тоткыннарга да бораулап карый. Очлаеп торган нәзек борынын әледән-әле җирәнүдән җыерып куя – блоктагы искә анда озак торгач кына күнегергә мөмкин, беренче шәпкә нык сизелә шул ул.
Офицер рәтләрне үтеп бетерде, жезлын кул астына кыстырып, кесәсеннән кәгазь чыгарды. Бер тоткыннарга, бер кәгазенә карый. Иреннәре нидер пышылдый. Аннан соң кәгазен кесәсенә тыкты да, жезлы белән әле бер, әле икенче тоткынның корсагына сугып чыкты. Биш кеше, тыннары кысылудан, көчле авыртудан сызланып, идәнгә аудылар. Алар арасында Сәгыйдулла белән Таһир да бар иде. Тик озак ятарга мөмкинлек бирелмәде – офицерга ияреп кергән нимес солдатлары аларны типкәләп торгыздылар да, ишеккә атларга куштылар.
Аларны блоктан алып чыгып караңгылык буйлап алып киттеләр. Бары тик этләр өргәне ишетелә дә, прожекторлар гына төнге караңгылыкны аркылы-торкылы ярып уза. Бер бина каршында тукталдылар. Сәгыйдуллалар төркеменә тагын берничә кеше кушылды. Бина эчендә караңгы тар гына бүлмәгә кертеп дыңгычлап тутырдылар. Ятарга мөмкинлек юк, басып кына торып була. Идән боз кебек салкын. Бераздан бүлмәдә һава бетте, тоткыннар исә хәлсезләнеп кысыла-кысыла идәнгә утырыштылар. Кемнеңдер сөякле аркасына төртелеп, тәмам алҗыган Сәгыйдулла йоклап китте.
Дөмбердәп ачылган ишек тавышына уянды. Бусагада ике СС солдаты басып тора. Берсе бозау кадәр эт иярткән. Этнең авызыннан селәгәе агып төшкән, ул яман озын тешләрен ыржайткан.
– Син! – дип, Сәгыйдуллага төртте солдат. – Киттек.
Камыр төсле аякларына көч-хәл белән басып, Сәгыйдулла камерадан чыкты.
Урамда инде таң аткан. Аны икенче бер блокка алып киттеләр. Биредә кечкенә генә кабинетта теге озын буйлы СС офицеры утыра. Ул фуражкасын салып үз янәшәсенә куйган. Башы пеләш, ялтырап тора. Чак кына читтәрәк Ганс урын алган. Сәгыйдулла аңа күз ташлап алды. Ганс Сәгыйдуллага борылып та карамады.
– Димәк, син штурмбанфюрерның өендә хезмәт иттең? – офицер керешләр ясап тормады, сорау алуга бусагадан ук кереште.
– Әйе.
– Аның өе янындагы ярымҗимерек алачык танышмы?
– Алачык?! Белмим тагын...
– Димәк, белмисең. Лагерьдан полякларның хәбәрләрен син алып чыктыңмы?
– Нинди хәбәрләр? Миңа беркем дә хәбәр бирмәде.
– Менә мондый хәбәрләр, – офицер өстәлгә кәгазь кисәген чыгарып салды. Бөгәрләнгән сызыкларына күрә, ул Вислав бирә торган язуга бик охшаган иде. – Димәк, штурмбанфюрер исеме белән ышыкланып, син поляклар оештырган каршылык оешмасында эш алып баргансың?!
– Юк, мин бернинди эш тә алып бармадым. Мин гаепсез. Бернинди полякларны да, бернинди язуларны да күргәнем булмады, – әллә арыганлыктан, әллә куркудан Сәгыйдулланың бөтен буыннары калтырана башлады.
– Ә сез, штурмбанфюрер, кая карадыгыз?! Бу сәяси тоткын бит, аңа рәхәтләнеп иректә йөрергә рөхсәт иткәнсез!
– Герр оберфюрер, гафу итегез, мин аны Берлиннан ук белә идем, гаебем юк дип, миңа ант эчте, – Гансның тавышында моңарчы Сәгыйдулла беркайчан ишетмәгән курку хисе ярылып ята иде.
– Алып китегез, – диде оберфюрер.
Сәгыйдулланы бик каты кыйнаганнан соң карцерга кертеп ташладылар.
Таһир, аны күргәч, телсез калды. Сәгыйдулла болай кыйналып кайтарып ташланган беренче генә тоткын түгел, карцердагыларны каядыр алып китәләр дә шушы хәлдә өстерәп кертәләр. Таһирны әле беркая да чакырмыйлар. Ләкин чират аңа да җитәчәк бит. Ничек итеп котылып калырга?! Моның бер генә юлы бар иде...
Таһирны СС офицеры бүлмәсенә керткәндә, урамда инде караңгы төште. Офицер үзе дә нык арган бугай. Ул Таһирга нидер эндәште, ләкин Таһир аны аңламады. Нимес, көрсенеп, артта торган солдатка эндәште. Тегесе «Яволь» дип кычкырып, каядыр китеп югалды да юан гәүдәле таза нимесне ияртеп керде. Бу тәрҗемәче булып чыкты. Ул офицер әйткәннәрне – Таһирга, Таһир әйткәнне офицерга тәрҗемә итә торды.
– Герр оберфюрер: «Син штурмбанфюрер өендә эшләдеңме?» – дип сорый. – Тәрҗемәчесе дә урысчаны ярты-порты гына сөйли иде.
– Эшләдем, – диде Таһир.
– Син анда үзең белән яшерен оешма хәбәрләрен алып чыгып яшереп калдырдыңмы?
– Юк, мин түгел.
Җавапны ишеткәч, офицерның кинәт тәмам кәефе китте. Ул Таһирның артында торган солдатка «алып китегез» дигән кыяфәт белән ымлады.
– Герр офицерга әйтегез, миндә файдалы мәгълүмат бар, – дип сүз кыстырырга өлгерде Таһир.
Тәрҗемәче тоткынның ни әйткәнен аңлаткач, офицерга бераз җан керде, ул солдатка туктарга ишарәләде.
– Мин ул хәбәрләрне кем ташыганын беләм. Без төшке аш вакытында күзәтүсез кала идек, минем белән барган тоткын шул арада урамга чыгып, язуларны билгеләнгән урынга яшерә торды. – Номеры?
Таһир Сәгыйдулланың номерын атады. Оберфюрер Ганска борылып карады, аннан өстәлендәге карточкалар арасыннан берсен тартып чыгарып, тәфсилләп укып чыкты.
– Язуларны кем бирә иде?
– Ниндидер поляк... Мин аның исемен белмим, номерын гына... Виславның номеры билгеле булгач, оберфюрер янә карточкаларны актарып чыкты, ләкин андый номерны тапмады. Димәк, тиешле кешене әлегә кулга алмаганнар. Әмма бу мәгълүмат полякларның яшерен оешмасының үзәгенә үтеп керергә булыша ала.
– Табып китерегез үзен, карточкасын да онытмагыз, – диде оберфюрер, аннан тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итте.
– Тагын өстәрлек нәрсәсе бармы?
– Юк, – диде тәрҗемәче.
– Блогына кайтарсыннар. Шахт, – дип, оберфюрер Ганска борылды.
– Бу тинтәктән капо ясагыз, яхшымы-начармы файдасы тиде. Башкаларга үрнәк булсын.
– Яхшы, герр оберфюрер!
Таһир бер солдат озатуында Ганс артыннан китте. Килеп җиткәч тә, Ганс тәрҗемәчене һәм капоны чакырып алды. Ул капоның кулыннан сүзсез генә кызыл бәйләвечен сүтте, тегенең кулындагы күсәкне тартып алды һәм Таһирга тоттырды. Таһир шунда ук свастикалы кызыл чүпрәкне уң кулына бәйләде. Күсәкне кысыбрак тотты. Эшнең нидә икәнлеген аңлаган элеккеге капо, башын иеп, тоткыннар рәтенә барып басты. Ул чак кына еламый иде.
– Сезнең яңа капо! – диде Ганс. – Бүгеннән ул сезне тәрбияли! Моның өчен ул фюрер алдында зур бурыч үтәде, Бөек Германиягә каршы әзерләнгән фетнәне бастырырга, гаеплеләрне табарга булышты! Ганс Таһирга борылды.
– Йә, күрсәт эшеңне.
Таһир баштарак аңышмый торса да, аннан үзеннән ни көткәннәренә төшенде. Ул, атылып барып, бер тоткынның аркасына каты итеп күсәк белән төшерде. Бер гаепсез бәндә сызланып, җиргә ауды. Таһир Ганска таба борылды. Тегесе елмая иде. Бүген бу Ганс Шахтның беренче елмаюы булды...
Ике-өч көн үтмәгәндер, барлык тоткыннарны да үзәк мәйданга җыйдылар. Биредә оркестр бәйрәм көйләрен уйный, урта җиргә кызыл чүпрәкләр һәм свастикалар белән бизәлгән трибуна урнаштырылган. Бер генә нәрсә моның бәйрәм булмавына ишарәли – ул да булса мәйданның бер читендә урнаштырылган алты дар агачы. Баулар әзер, элмәкләре дә яхшы итеп бәйләнгән.
Таһир кинәт кибеп киткән иреннәрен ялап куйды. Озак та үтми, бер яктан СС офицерлары күренде. Иң алдан төз гәүдәле, куе кара кашлы кеше бара. Бусы – лагерь коменданты Рудольф Хесс. Ниһаять, Таһир аны якыннан күрде. Үз-үзенә бик ышанган, күз карашы бик җитди, усаллык, явызлыкның әсәре дә юк. Бөтен лагерь коты очып торган комендант шушымыни инде ул?!
Икенче яктан СС солдатлары чолганышында көчкә атлап баручы алты кеше килә иде. Алар нык кыйналган, бер-берсенә тотынышканнар. Таһир алар арасында авырлык белән булса да, Сәгыйдулла һәм Виславны таныды. Тегеләрнең күзләре пешеккән кан белән капланган, иреннәре кабарып чыккан, баштанаяк пычракка батканнар.
Алты тоткынны алты дар агачы янына алып килеп, солдатлар ярдәмендә агач эксәмияләргә бастырдылар. Муеннарына элмәк салынды. Кайбер тоткыннар, егылып төшмәс өчен куллары белән шул элмәккә ябышты. Оркестр тынып калды. Хесс трибунага менде.
– Бу – Бөек Германиягә каршы кул күтәргән кешеләр! – диде ул, дар агачларына таба кулы белән төртеп. – Алар яшерен оешма оештырганнар, фетнә куптарыр өчен җирлек әзерләгәннәр. Тик без теләсә нинди явызлыкны ачыкларга сәләтле. Шуңа күрә хөкемнән беркем дә качып котыла алмаячак. Моны һәммәгез дә колагыгызга киртләп куегыз!
...Кеше дигәнең гаҗәп инде. Аллаһы Тәгалә аны теләсә нинди катлаулы хәлдә дә үзен-үзе саклап калырлык көч биреп яралткан. Каты кыйнауларны Сәгыйдулланың тәне кайсыдыр бер мизгелдә бөтенләй сизмәс булды. Ул әледән-әле аңга килгәләп ала да, янәдән авыр йокыга талган төсле була. Менә бирегә атлап килүен дә ул төш дип кенә кабул итте. Муенындагы бау да чынында юк, ул уйдырма гына. Әллә инде бөтен бу мәхшәрдә аның катнашы бөтенләй дә юкмы, ул бер үзгә бәндәнең интегүләрен күзәтеп торамы?!
Ул кыска гына вакытка аңга килде. Зур авырлык белән күзләрен ачты. Каршында тоткыннар тезелгән. Алар арасыннан ул таныш йөзләр табарга тырышты. Таһирны күрде. Тегесе Сәгыйдуллага карамый. Ничек ул анда соң? Аны да нимесләр гаепләп, карцерга утыртты бит. Аны да кыйнаганнардыр. Юк, исән-сау килеш басып тора. Бәлки, бусы да саташу гынадыр?
Сәгыйдулланың күзе Таһирның беләгендәге свастикалы кызыл чүпрәккә төште. Ул барысын да аңлады. Ходай Тәгалә аны аңга китереп, үлеменең сәбәпчесе кемлеген күрсәтергә ният кылган...
Сәгыйдулла эчтән генә белгән догаларын укый башлады. Әти-әнисенең сабакларын чак кына онытып бетермәгән! Күптән дога кылганы, мәчеткә йөргәне юк. Ходай каршына ни хәлдә килеп басар?! Мал куу белән мавыгудан килеп чыккан гөнаһларын, зиначылыкны кичерерме?! Әллә инде яхшы гамәлләре коткарып калырмы?! Сәгыйдулла янә саташу чоңгылына чумды...
Һәрбер дар агачы янында берәр нимес солдаты басып тора иде. Кыска гына нотыгын тәмамлап, Хесс аларга таба борылды һәм ияге белән ымлады. Шуны гына көткән солдатлар, йөгереп килеп, хөкем ителгәннәрнең аяк астындагы эскәмияләрне тибеп чыгардылар. Алты тоткын берьюлы муеннары белән элмәккә кергән килеш асылынып калды. Кемнеңдер аяклары берара селкенеп торуын күрде Таһир. Күңеле болганса да, бу коточкыч күренешкә карап тора бирде. Әйтерсең, Сәгыйдулланың чыннан да үләчәгенә инанасы килде...
Кичен Таһирны чакыртып, блоктан тагын ике кешене алырга куштылар. Кая алып баралар дисә, шул көндез асылганнар янына икән...
Караңгы төшкәндә мәетләр аеруча куркыныч күренә, хаиннарга үрелергә маташкан төсле, җилдә акрын гына чайкалып торалар.
Мәетләрне баудан төшереп, ике тачкага төяделәр. Ничек эләксә шулай ташланган шыр сөякләр арасында Таһир Сәгыйдулланың да йөзен күреп алды. Ул кайчандыр атып үтергән нимес солдаты кебек түгел иде бу йөз. Күзләре күренми, бите укмашып каткан кан белән капланган.
Тачкаларны озын торбалы бина янына алып килделәр. Эчкә озын таш коридор аша керәсе. Ут яктысы күренде, аннан таралучы сасы ис буылдыра башлады. Әллә хәле җиңеләер дип уйлапмы, Таһир тачка тартучы бер тоткынга салмак кына күсәге белән төртеп алды.
Коридорның теге башында мәетләр өеме. Алар тачкаларын шул өемгә аудардылар. Таһир бер генә мизгелгә тукталып, ике зур мичкә карап торды. Менә үзе кебек үк ике тоткын мичнең авызын ачты, махсус тәгәрмәчле арбадан шыр сөяккә калган мәетләрне утка ташлый башлады. Ут тиз арада аларны ялмап ала, авызлары, күзләре, күкрәкләре аша ыргылып чыга. Сәгыйдулла да озакламый көлгә әверелеп, Польша һавасында эреп юкка чыгачак.
Сәгыйдулланың Язмыш Китабы шуның белән тәмам булды...