Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (22))

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

Нимес өстәлендәге кәгазьләргә төртелде, нидер теркәде, нидер язды, аннан соң Сәгыйдуллага ак чүпрәккә төшерелгән номерны һәм кызыл өчпочмак сузды.

– Алга таба атла, – диде ул, икенче бер тоткынга, игътибарын күчереп.

Икенче бүлмәдә аның башын кырыктылар. Станоклары тупасланып беткән, берничә урында җәрәхәт калды. Күрше бүлмәдә түбәдән агып торган салкын су белән коенгач, Сәгыйдулла үзенең бик нык туңуын тоеп алды. Ниһаять, аңа концлагерь тоткыны формасын бирделәр. Буй-буй булып төшкән зәңгәрле-аклы киемнәрдән алар барысы да бер-берсенә охшап калдылар. Алар кебек үк киенгән, кулына кызыл чүпрәк бәйләгән бер кеше Сәгыйдулланы, каты гына сүгенеп, үзе янына чакырды. Алар бер егермеләп кешелек кечкенә төркемгә тупландылар.

– Мин капо булам, сезнең блоктагы җитәкчегез! – диде кызыл чүпрәкле адәм. Аның күкрәгендә кара өчпочмак беркетелгән – җинаять өчен хөкем ителүе билгесе. Хәтта салынып торган кием астыннан да Сәгыйдулла капоның нык беләкләрен, күсәген әйләндергәләгәндә бүртеп чыккан мускулларын күреп алды. Кечкенә ялтыравык күзләр, тирәнгә батып, бер-берсенә бик якын урнашкан. Маңгае ике бармак киңлегендә генә. Кыркылган башында бүртеп-бүртеп чыккан сөякләр. Ияге явыз этнеке төсле алга чыгып тора.

– Минем исемем Болеслав!

Капо, көтмәгәндә, бер тоткынның тез артына күсәге белән китереп сукты, тегесе йөзтүбән килеш җиргә барып төште.

– Мине игътибар белән тыңламыйсыз икән, күсәгем дә, үзем дә нык, барыгызны да шушы хәл көтә, – диде ул, пычракта ятучы тоткынга күрсәтеп. – Ә хәзер минем артымнан атлагыз!

Аларны блокка алып килделәр. Зур булмаган караңгы бүлмә, ике яклап икешәр катлы агач ятаклар тезелеп киткән. Кайбер урыннар буш.

– Буш урыннарга ятыгыз! Иртәнге якта номерларыгыз һәм төсле чүпрәкләрегез тегелгән булсын! – дип, әмер бирде капо. Ятакларда тоткыннар икәүләп йоклыйлар иде. Сәгыйдулла үзе генә яткан бер кеше янына барып утырды.

Яңа гына киелгән агач аяк киеменә чыдарлык түгел – аны салгач та, хәл керде сыман.

Яңа килгәннәргә барактагылар инә белән җеп табып бирделәр. Тоткыннар чиратлашып номерларын, теге яки бу җинаять өчен утыруларын искәртүче өчпочмакларны тегеп куйдылар. Яһүдләрнең өчпочмак урынына алты почмаклы йолдыз иде: аларның җинаяте – дөньяга яһүд булып тууда...

Сәгыйдулла каты ятакка менеп ятты. Аның баш очында янәшәсендәге тоткынның аяклары. Алай боргаланып карады, болай – нәзек кенә тар матрас сыман әйбер җәелгән ятакта әллә ни уңайлы рәвеш табып булмады. Баш астына өске киемнәрен салды, алар эченә бик яхшылап, кәтилүге яшерелгән иде. Сәгыйдулла изрәп йоклап китте.

Күзен генә йомган төсле иде, чаң каккан тавышка сикереп торды. Ишектә инде Болеслав басып тора. Йокысыннан айный алмаганнарны күсәге белән суккалап уята. Тиз-тиз киенеп, кәтилүген кулына алып, Сәгыйдулла идәнгә төшеп басты. Аның белән бергә йоклаган күршесе, шыр сөяккә калган бәндә, башта урын-җирне рәтләде, аннан соң «менә шулай кирәк» дигән кыяфәт белән Сәгыйдуллага усал караш ташлады.

Юыну бүлмәсендә стенага чисталыкның әһәмияте турында плакатлар эленгән. Краннан сасы су ага, теленә тидереп карамакчы иде, әлеге дә баягы күршесе туктатып калды.

– Ярамый, – диде ул, – суны эчәсе булма – үләчәксең.

Урамда әле караңгы иде, иртәнге салкыннан чирканчык алып, Сәгыйдуллалар янә блокка кайтты. Беренче кергәндә, монда ачы тир исе, тагын әллә нинди исләр күңелне болгатса, төн дәвамында борыны күнеккән, искә игътибар итмәде.

Ике тоткын зур бак күтәреп керде, калганнар баскан төштән кәтилүкләрен, банкаларын аңа таба суздылар. Бактан көрән төстәге сыеклык салалар иде. Сәгыйдулла эчеп карады – болганчык сыеклыктан кофега охшаш тәм килә. Барысы да шул «иртәнге аш» белән тамак ялгадылар.

Аннан соң аның тормышында, башка тоткыннар белән беррәттән, озын, очы-кырые күренмәгән, бер-берсеннән берничек тә аерылып тормаган көннәр башланды. Плацта тезелеп басу, капо җитәкчелегендә эш урынына бару, әбәт көтү, янә эш...

Блоктагы кешеләр алмашына тора. Кемдер госпитальгә киткән җиреннән кире кайтмый, кемнеңдер үлеген йә эш урыныннан, йә блоктан сөйрәп чыгарып, крематорийга илтеп ягалар. Озын морҗалы мич бер генә көнгә дә, бер генә төнгә дә туктамый, яна да яна...

Бер көнне Сәгыйдулла да ялгыз калды – күршесендә яткан тоткынны госпитальгә алып киттеләр. Ул аннан кайтмады. Әллә башка блокка күчергәннәр, әллә җан тәслим кылган – монысы караңгы калды.

Кичен, инде йокларга яткач, аның янындагы буш урынга икенче бер кеше килеп ятты. Моның бер генә яңалык булырлыгы юк – биредә кешеләр алмашына тора, шуңа күрә Сәгыйдулла аңа әйләнеп тә карамады. Кинәт ул теге бәндәнең нидер пышылдаганын ишетте. Тукта, безнең телдә түгелме соң?! Сәгыйдулла торып утырды һәм күршесенә күз салды.

– Син кем буласың? – диде ул.

Күршесе, татарча эндәшкәннән шулай ук гаҗәпләнеп, башын күтәрде:

– Мин кемме? Бер кеше. Сиңа нәрсәгә ул?

– Минем исемем Сәгыйдулла. – Ул милләттәшенә кулын сузды.

– Таһир, – диде тегесе сагайган тавыш белән.

– Кайдан буласың?

– Советлар иленнән. Солдат мин. Элеккеге солдат. Син дә солдатмы?

– Юк, мин эмигрант.

– Ә, аңлашылды. – Күршесенең тавышында мыскыл чалымнары сизелеп яңгыраса да, Сәгыйдулла моңа игътибар бирмәде.

– Совет иленең кайсы ягыннан? Авылданмы, шәһәрдәнме?

– Авылдан.

– Кайсы авылдан?

Таһир дигән кеше авылының исемен атагач, Сәгыйдулланың тыны кысылды.

– Син... Без... Без авылдашлар бит, энекәш!

Күршесе дә сәкедән аякларын салындырып торып утырды. Сәгыйдуллага текәлеп карады, ләкин йөзендә шатлыкның әсәре дә юк иде.
– Син кем малае, энем?

– Солтан малае. Әнием Гөлниса.

– Ә, алай икән... Солтан абыйны хәтерлим, Гөлниса апаны да күргәләгән бар. Мин авылдан яшьли чыгып киттем бит.

– Ә син кемнәр нәселеннән.

– Тимерхановлар. Хәбибрахман мулланың төпчек малае мин. Таһир дәшмәде.

– Йә, сөйлә инде, энем, авыл ничек яши?! Мин бит унҗиденче елдан бирле үзебезнекеләр турында берни дә белгән юк. Абый исәнме, гаиләсе ничек? Мәчетебез ни хәлдә? Коммунистлар бик каты золым китергән дип ишеткәнем генә бар, безгә дә ул афәт җилләре тидеме?

– Тиде. – Таһир башын иеп, идәнгә текәлде. – Байларны Себергә сөрделәр. Синең абыеңны да алар белән бергә. Мин сугышка киткәндә, ул кире кайтты, белмим, ни хәлдәдер хәзер. Мәчетне яптылар, манарасын кистеләр. Бездә генә түгел, бөтен җирдә дә шулай булды. Сәгыйдулла бөкшәеп төште.

– Абыемның хатыны Нәсимә, кызы Зөбәйдә ни хәлләрдә?!

– Бик әйбәт хәлләрдә, аларны сөрмәделәр бит. Бер коммунист Зөбәйдәгә гашыйк булып йөреп, аларны коткарып калган, диделәр. Аннан соң Зөбәйдә бер угры-карак белән зина кылып, бәбигә узды. Мулла кызы дип тә тормады... Менә шулай, Сәгыйдулла абый. Йоклыйк әйдә, төн кыска, вакыт тар. – Таһир сузылып ятты.

Сәгыйдулла, тетрәнүдән айный алмыйча, әле бик озак уйланып утырды. Менә бит дөнья! Җитмеш катлы катланган, ниләрне генә күрсәтми!

Иртән күршесенең әллә ни сөйләшәсе килмәде, Сәгыйдулла әле алай, әле болай мөрәҗәгать итеп караса да, Таһир ничектер сөйләшүне башлаганчы ук кырт кисеп өзә торган булды.

Плацка чыгып тезелеп бастылар. Гадәттәге СС солдатлары төркемендә Сәгыйдулла таныш йөзне күреп алды. Ахырзаман диярсең! Күзләрне камаштырырлык СС офицеры формасында төз атлап, чак кына елмаеп, плац буйлап Ганс атлап бара. Сәгыйдулла нишләргә дә белмәде. Рәтләрдән чыгып кычкырырга ярамый – капоның моңа мөнәсәбәте ничек буласын Алла гына белә. Нишләргә?!

СС хәрбиләре төркеме алар тирәсендә туктады. Ганс, үзенә нидер сөйләгән нимеснең сүзләреннән шаркылдап көлде дә каршына тезелгән тоткыннарга борылды. Сәгыйдулла белән Гансның карашлары очраштылар. Ганс, елмаюдан туктамый, капоны дәшеп алды һәм кулындагы жезлы белән Сәгыйдуллага төртеп күрсәтте. Шундук йөгереп килеп, Болеслав аны башкалар арасыннан эткәләп-каккалап чыгарды. Ганс, кулларын артка куеп, аның янына килде.

– О, Сагди! – диде ул, барлык тешләре дә күренерлек итеп елмаеп. – Сәяси тоткын! Рейхка каршы явызлык кылдыңмы? – Мин, Ганс... – Герр штурмбанфюрер! – дип кырт кисте Ганс.

– Герр штурмбанфюрер, мин монда ялгышлык, яла ягу аркасында эләктем, Рейх алдында бер гаебем дә юк.

– Монда бөтен плац гаепсез кешеләр белән тулган. Ярый, үз урыныңа бас. 

Ганс, СС солдатлары янына кире барып басып, капо Болеславка нидер әйтте дә, алар ары киттеләр, тоткыннар төзелеш эшләренә таралышты.

– Нәрсә әйтте ул сиңа?– дип сорады Таһир Сәгыйдулладан

. – Берни дә әйтмәде.

– Сине кайдан белә?

– Без бергә эшләгән идек. Берлинда.

Кичен блокка кайткач, Сәгыйдулланы Болеслав дәшеп алды. Алар, блок биналарыннан арырак китеп, СС корылмалары урнашкан якка юл тоттылар.

Ганс аны кечкенә генә кабинетта каршылады. Ишектән кергән һәрбер кешегә портреттагы Гитлерның усал карашы текәлә. Сейф, кәгазьләр белән тулган шкаф, уртада өстәл, аның янында, аякларын өстәл өстенә күтәреп куеп, Ганс утыра. Формасының изүләре ычкындырылган, бер кулында хәмер салынган бокал, икенчесендә – тәмәке. Ул капога чыгып торырга, ә Сәгыйдуллага утырырга кушты, аннан, аякларын төшереп, урындыгына җайлабрак утырды.

– Салыйммы? – диде ул, шешәгә ишарәләп.

– Юк, рәхмәт, мин эчмим, беләсез бит.

– Син Нансига ничек килеп эләктең?

– Фридрих... Ул үлгәч. Аның... Безнең сыраханәгә төнлә бомба ташладылар. Миңа бүтән чара калмагач, чыгып киттем инде.

– Синең документларда Франциядәге каршылык отрядларында катнашуың әйтелгән. Бу дөресме?

– Кая дөрес булсын инде, герр штурмбанфюрер! Мине беләсез бит, чебенне дә кыерсытканым юк! Бәлки, мин ялланып эшләгән кешеләр катнашкандыр, анысы миңа билгесез. Ләкин мине гаепсезгә кулга алдылар.

– Мин барыбер суд түгел, акланмасаң да була. Минем биредә, лагерьдан ерак түгел, кечкенә генә йортым бар. – Ганс бокалына хәмер өстәп, эчеп җибәрде, өстәлдән колбаса кисәге алып кабып йотты.

– Аша син дә берәр кисәкне. – Ганс канәгать кыяфәттә елмайды. Аннан дәвам итте. – Менә шул йортны карап торырга ышанычлы кеше кирәк. Мин сиңа шунда йөреп хезмәт күрсәтергә тәкъдим итәм. Яшәвең блокта, көнең миндә үтәчәк. Ризамы?

– Зур рәхмәт, герр штурмбанфюрер! Мондый игелек көтмәгән идем! Ләкин бер үтенеч әйтергә мөмкинме?

– Әйтеп кара.

– Тагын бер кешене үзем белән алсам ярыймы?

– Нәрсә, тагын яшерен оешма төземәкче буласыңмы? – Ганс, кинәт усалланып, ике кулы белән өстәлгә терәлеп, торып ук басты, аннан, Сәгыйдулланың чын күңелдән курыкканлыгын күргәч көлеп җибәрде. – Кем ул?

– Хәрби тоткын, Россиядән. Авылдаш ул минем...

– Номеры?

Сәгыйдулла Таһирның номерын әйтте.

Тагын ике көннән алар Таһир белән икәүләп, Гансның йортына барып эшли торган булдылар. Иректә, ватмый торган хезмәттә үзләренә күзгә күренеп җан керде. Таһир аңа рәхәтләнеп, авыл турында матур әкиятләр сөйли башлады. Аны, әйтерсең, алмаштырып куйдылар, ул Сәгыйдулланың һәрбер сүзен тыңлый, һәрбер соравына җавап бирә. Элеккеге салкынлык бөтенләй дә юкка чыкты. Чөнки Таһир яхшы аңлый иде – лагерьда исән калу өчен аңа Сәгыйдулла янәшәсендә булу кирәк. Һәм ул үз гомерендә инде ничәнче мәртәбә йөзенә яңа битлек тартып киеп, язмыш аңа биргән рольне уйнарга кереште.

– Мәчетне ничек юк иттеләр, Таһир? – дип сорады аңардан бер көнне Сәгыйдулла, ял алырга дип утыргач.

– Үзебезнең авыл кешеләре кисмәде манараны, күрше районнан алып килделәр залимнәрне. Түбәсенә менеп, балта белән каезлап бәреп төшерделәр.

– Халык дәшмәдеме?

– Монда ник дәшмиләр соң? Мылтык көпшәләре терәп куйгач, каршы әйтеп буламыни?!

– Кызганыч... Хәмидулланы да яклаучы булмадымы?

– Хәрбиләр килеп алып китте. Якын килерлек түгел иде.

– Мәхәллә кем кулында хәзер?

– Кем дип... Районнан эчә торган бер усал марҗаны китереп куйдылар...

– Бөтен авылдан кеше табылмадымыни?

– Юк. Коммунистларга бирешүче, аларны яклаучы табылмады.

– Алай икән... Бабамның, әтиемнең, абыемның вәгазьләре бушка китмәгән икән... Әйдә, Таһир, торыйк, эш көтә.

Һәм Сәгыйдулла, көрсенеп, урыныннан торып китте.

Ял көнне алар мәйданга чыгып, башка блоктагылар белән аралаша, алып-сату итә алалар. Таһирның бу көнне аеруча көтеп алуын сизенде Сәгыйдулла. Ул, Гансның өенә баргач, әле бер нәрсә, әле икенче әйберне эләктереп кайта да, биредәге «базарда» икмәккә, башка кирәк-яракка алмаштыра. Баштарак Сәгыйдулла иптәшенең бу гадәтен ошатмады. Бер әйтеп карады, ике. Ләкин Таһир аны тыңларга да уйламый:

– Менә бер кадак кыстырып чыктым. Аннан бу СС дуңгызының кайсы төше кителеп төшә? Яисә берничә бит кәгазь. Вак-төяк әйберләр, ул аларны бар дип тә белми. Миңа исә бу җан асрар өчен кирәк, ачтан үлмәскә. Ник син дә берәр нәрсә эләктермисең? Лагерьда бөтен нәрсә дә файдалы, безнең монда утыручы иптәшләргә дә ярдәм була, – дип аклангач, Сәгыйдулла, ахыр чиктә аның белән килеште, әмма үзе урлашуга бармады.

Шундый сәүдәле ял көне иде бу. Сәгыйдулла, кояшта бераз җылыныйм дип, аркасын блок стенасына терәп утыра иде. Янәшәсенә тагын бер тоткын килеп чүмәште. Сәгыйдулла аңа күз салды – моның Польшада сәяси маддә буенча кулга алынган бәндә икәнлеген аңлады.

– Исемең ничек синең? – диде тегесе нимесчәне вата-җимерә.

– Сагди.

– Син кайдан?

– Нанси. – Франциядән икәнлеге түшендәге хәрефеннән болай да аңлашыла.

– Син бит сәяси тоткын. Ни өчен кулга алдылар?

– Нахакка.

– Ә шулай да?
Сәгыйдулла моңарчы йокымсырап утырса, хәзер сагая калды. Ни кирәк моңа? Болай усал, мәкерле кешегә дә охшамаган югыйсә.

– Син үзең ни атлы соң?

– Вислав. – Бәндә аңа сөяк кулын сузды. Сәгыйдулла аны җиңелчә генә кысты. – Мине нимесләргә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләделәр. – Син иптәшең белән моннан чыгып йөрисең, көн дә кая барасыз?

– Тегендә, шәһәр тирәсенә. Бер офицерның өендә хезмәт күрсәтәбез.

– Адресын белмисеңме?

– Анысы нигә тагын?

Вислав пышылдауга ук күчте. Аның иреннәре Сәгыйдулланың колагына якынайды.

– Иректә минем хатыным белән ике балам калды, аларга исән икәнлегем турында хәбәр җибәрергә телим.

– Ничек итеп?

– Килешенгән урынга язу калдырып. Мин сиңа язуны бирәм, син аны яшереп калдырасың, хатыным килеп ала. Моңарчы без шулай аралаштык инде.

– Аңлашылды, – дип сузды Сәгыйдулла.

Полякның сүзләренә ул, әлбәттә, ышанмады. Хаты бардыр да, бер дә хатынына атап язылмагандыр. Тагын Нансидагы кебек капкынга эләкмәсме? Язмыш бер генә тапкыр шаяртырга мөмкин, икенче тапкыр да шул ук хәл кабатланса, исән калуы икеле.

– Тик мин адресны белмим шул, безне анда солдат озатып куя бит.

– Киләсе ялга кадәр белеп кайта аласыңмы?

– Бәлки...

Сәгыйдулланың коткаручысы булып, яннарына Таһир килеп басты. Поляк, аны күргәч тә:

– Ярый, киләсе атнага кадәр! – дип ашыга-ашыга китеп барды.

– Нәрсә, берәр әйбер кирәкме әллә моңа? – дип сорады Таһир, полякны күз карашы белән озатып.

– Юк, болай гына, буш сүз сөйләргә генә килгән...

– Берәр нәрсә кирәк булса, әйт, мин аңа үзем алып кайтып бирермен.

– Юк, әйбер турында сөйләшмәдек без.

Икенче көнне Сәгыйдулла Вислав белән сөйләшү турында уйланып йөрде. Аңа ярдәм итеп, үзенең гомерен куркыныч астына куймасмы? Әллә инде болай туган илең дошманына хезмәт иткәнче, ниндидер яшертен каршылыкта катнашу күңеленә бераз булса да җиңеллек алып килерме? Шулай да, ул Гансның өенең адресын истә калдырды.

Икенче атнада алар Вислав белән янә очраштылар. Сәгыйдулла адресны атады. Вислав бер мәлгә уйга калды. Ул нәрсәнедер искә төшергән төсле иде. Аннан соң ашыга-ашыга сөйләргә кереште:

– Ул йорттан ерак түгел бер алачык бар. Син аны таныячаксың, урам буйлап өскә табарак китсәң, күренә ул. Түбәсе кызыл чирәп, арткы стенасы ишелгән, өч ягы гына калган аның. Менә шунда кереп, түбә астына язуны кыстыра аласыңмы?

– Безне солдат әледән-әле күзәтеп тора бит...

– Җаен табарга тырыш инде, үтенеп сорыйм. Мин сиңа икмәк бирермен...


(Дәвамы бар)