Буа (дәвамы (21))
***
Григорий Афанасьев киеренке шартларда эшләп, үзе дә нык үзгәрде. Йомшаклык күрсәтү төзелеш планнарын үтәмәүгә китерергә мөмкин. Эш урыныннан качып китүчеләргә карата суд органнарыннан мөмкин кадәр кырыс карарлар чыгаруны үтенде. Нәтиҗәдә үлем җәзасына хөкем ителүчеләр саны күбәйде. Качкыннар төркеме берничә кешедән торганга, берсен башкаларга сабак булсын дип аталар, калганнарына ун елга кадәр срок өстиләр. Мондый катгый чараларсыз эш бармаячагын аңлый иде Афанасьев. Җитмәсә, Мәскәү аңа беренче составларны сентябрь аенда ук җибәрү максатын куйды. Алты ай эчендә төзеп чыгасы иде тимер юлны!
Август башында, туктаусыз дезертирлык, эш урыныннан качып китү очраклары артуга тәмам гарык булып, Афанасьев Казанга кораллы сак хезмәте башлыгы Дмитрий Шишовны, Зөя аерым лагерь пункты начальнигы Бронислав Кацнельсонны һәм сак комиссары Сергей Шерстнёвны чакыртып алды. Бу сөйләшүгә төне буе әзерләнгәнгә күрә, йөзе талчыккан, хәрбиләр белән дә кул биреп тормый гына исәнләшеп, турыдан эшкә күчте.
– Иптәшләр, мин сак хезмәтеннән канәгать түгел! – диде ул каршындагы офицерларга. – Быелның 1 апреленнән 1 августына кадәр вакыт арасында лагерьдән 52 тоткын, эш урыныннан 234 мобилизацияләнгән нимес качып китте. Моны ничек аңлатырга?! Барысын да тотып бетерә алмадыгыз, кайда йөргәннәре билгесезләр дә шактый.
Афанасьев, тәмәкесен кабызып, һавага төтен болыты җибәрде. Хәрбиләрнең дә тартасылары килә дә бит, мондый шартларда ярамый...
– Дүртенче отряд командиры Красильниковны кайсыгыз яхшы белә?
– Мин, – дип, кыяр-кыймас кына тавыш бирде Шишов.
– Аның булдыксызлыгы аркасында 34 кеше качып китә алган. Миндә Красильниковның эш вакытында эчеп йөрүе турында да рапорт бар! – Афанасьев кызганнан-кыза барды. – Красильниковны эштән алырга, кораллы сак хезмәтеннән куарга! Афанасьев Зөя лагерь пункты начальнигы Кацнельсонга борылды:
– Сезнең лагерь пунктында да тәртип юк! 9 качу очрагы теркәлгән. Дивизион командиры Лабушевны эшеннән алырга!
– Иптәш майор, Лабушев... – дип, сүз башлаган иде Кацнельсон, Афанасьев аңа дәвам итәргә мөмкинлек бирмәде. – Лабушевыңны әлегә бүлекчә командиры итеп билгели аласың. Тагын берәр шелтә чыкса, аны да куабыз! – Афанасьев кулына машинкада бастырылган кәгазьләрне алды. – Мин боларның барысын да хәл итеп, боерык чыгардым. Сез аның белән соңрак танышырсыз. Сак хезмәтен казарма хәленә күчерәсез, контингент янында булсыннар. Бу тәртип тоткыннарның һәм нимесләрнең качып китүләре беткәч кенә гамәлдән чыгарылачак. Колонналарда тентүләрне көн саен үткәрергә кирәк. Һәрберсеннән тиешле форма буенча акт төзелергә тиеш. Нимесләр моңарчы үз эшләре буенча сорап китә алалар иде, хәзер монысы да тыела. – Афанасьев янә хәрбиләргә карады. – Үзләре генә гаепле. Кибеткә дә җибәрә идек, анысына да, монысына да. Ләкин кадерен белмиләр, хайваннар. Гаеп бездә дә бар – торыр урыннарының рәте юк, бетләп беткәннәр. Монысын да төзәтергә кирәк булыр.
Хәрбиләр, барысын да аңлауларын белдереп, урыннарыннан тордылар һәм кабинеттан чыгып киттеләр. Афанасьев исә әле озак кына үзенең боерыгы турында уйланып утырды. Шөрепләрне кысарга туры килә, кешечә мөнәсәбәтне нимесләр аңламый, күрәсең. Кырын сүзләр дә сөйлиләр. Шуңа күрә апрель аенда Афанасьев вәгъдә иткән ирекле «хезмәт армиясе» килеп чыкмый. Ирексезләп, хәрбиләрнең штыклары астында эшләтергә туры киләчәк...
Әлбәттә, хәрбиләр кайвакытта артыгын да кыланалар, чөнки һәрбер «дошман» өчен аңа бүләк бирелә, званиеләре күтәрелә. Август аенда, мәсьәлән, төнлә белән Чувашиянең Татар Согыты авылы янында бер хатынны эләктерәләр. Тегесенең өстендә әллә кемнән калган гимнастёрка була. Үзен ул Анна Егорова буларак таныштыра. Сыеры көтүдән кайтмаган, шуны эзләргә чыккач, караңгыга калуын аңлаткан теге мескене. Тик аңа беркем дә ышанмый, хәрби киеменә ишарәләп, нимесләр тарафыннан махсус җибәргән шымчы дип игълан иттеләр. Анна Егорова өстеннән кыска вакытлы тикшерү үткәрелде. Ахыр чиктә ул үзенең гаебен тануын раслаучы документка кул куя. Танылган гаеп – дәлилләрнең патшабикәсе дигән гыйбарә ул елларда иң көчлесе иде. Егорованы Җинаять кодексының 58 маддәсендәге беренче пункт нигезендә хөкем иттеләр. Ул контрреволюцион эшчәнлек алып барып, хакимиятне бәреп төшерергә маташучы буларак танылды. Егорова этап буенча ун елга китеп барды, ә аны эләктергән НКВД сакчысы Николай Подлазовка премия яздылар.
Мондый мисаллар Афанасьевның күз алдыннан бик күп үтте. Дөресен әйткәндә, майор үзе тирә-юньне шулкадәр дошман басып алгандыр дип уйламый да. Ләкин каршы әйткәне юк. Система һәркемне дә бертөрле фикер йөртергә өйрәтә, әгәр аңа каршы чыксаң, «гадел хөкем» тегермәне үзеңне дә «эһ» иткәнче тарттырып, көлеңне җилгә очырачак.
Дезертирлык очраклары, башка төр хокук бозулар махсус контингент арасында күп булганга, хөкем чыгару конвейерга куелды. Моның өчен Волжлаг эшләре буенча ТАССР Югары Судының аерым сессиясе оештырылды. Карарлар тиз һәм камерадан чыкмый гына кабул ителә торды.
Төзелеш эшләре тәмамланып килгән вакытка Афанасьевның махсус контингенты исемлеге шактый сыегайды. Кемнәрдер төрле чирләрдән һәм авыр хезмәттән җан тәслим кылган, кемнәрдер атып үтерелгән. Аларның каберләре сафка басып килүче тимер юл читендә тезелеп кала бирделәр.
Сентябрь аенда Зөя станциясеннән Ульянга таба беренче составлар кузгалды. Мондый зур вакыйганы үз күзләре белән күрер өчен ТАССРга артык зур тавыш кубармый, яшертен рәвештә диярлек Нафталий Френкель үзе килде. Афанасьев аны бик нык куркып каршы алса да, Френкель нәтиҗәдән канәгать калды. Составлар хәрәкәтен ачарга мөмкин иде. Дөрес, кайбер участокларда тиешле эшләрнең соңгы этаплары тәмамланмаган, алардан сәгатенә 30 чакрым белән генә барып була. Тик бусы артык куркыныч түгел, поездлар җибәрү белән беррәттән дә эшләргә мөмкин.
Френкель килеп киткәннән соң озак вакыт үтмәде – Григорий Афанасьев белән бергә тагын тугыз кешегә Ленин ордены бирелү хакында хәбәр иттеләр. Рокада төзелешендә аеруча зур тырышлык күрсәткән 7 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 21 кеше – Кызыл Йолдыз, 117 кеше «Мактау билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
Бүләкләр белән бергә төзелештә дә зур үзгәрешләр башланды. Кирәге калмаганга күрә, Ульяндагы лагерь пункты һәм андагы базаны яптылар. Барлык материаллар Зөя бистәсенә күчерелде. Трассадагы техниканы, төзелеш материалларын да шунда ташыдылар. Колхозчылар гадәти хезмәтләренә кайтты. Акрынлап, эшелоннар белән сөрелгән нимесләр, лагерь контингентын Себергә, илнең башка төзелешләренә җибәрә тордылар. НКВД сакчылары да бер-бер артлы отряд-отряд белән башка лагерьларга күчерелә торды.
Тимер юлга якын-тирә авылларда яшәүчеләр каядыр ашыккан составларны шаккатып күзәтеп тордылар. Эшелон-эшелон танклар, солдатлар, туплар, цистерналар алар яныннан сызгырып узып, көньякка таба ашыга. Сугыш кырында булмасалар да, шушы төзелештә эшләп, Сталинградта нимесләрне җиңүгә үзләре дә зур өлеш керткәннәрен аңлыймы икән алар? Юктыр, үзләрен ул дәрәҗәдә батырлык кылучылар дип санамыйлардыр. Ә чынында исә нәкъ менә шул ябык кешеләр, сөялле куллар, ныгырга өлгермәгән үсмерләрнең фидакарьлеге Совет армиясенә дошманны тар-мар итеп куып җибәрергә мөмкинлек бирде. 1941 елда ТАССР җирләре аша сузылган бу юлның әһәмиятенә тарихның бәясе алда иде әле. Ә хәзергә... Хәзергә төзелештә норманы 200-300 процентка арттырып үтәгән кешеләргә бирелгән мактау грамоталары гына бар. Шул катыргы кәгазьгә ихлас күңелдән шатланалар. Аны, башлары сау булса, оныкларына күрсәтергә дип, сандык төбенә үлемтекләр астына яшерәләр.
Эшелоннар көнчыгышка ашыга. Вагоннар ыңгыраша, көпчәкләр рельсларга бәрелеп, моңсу гына бер көй чыгара. Һәр чакрымы тир генә түгел, кан коеп төзелгән бу юлның. Ул чакрымнарда түгел, кеше гомерләре белән исәпләнә. Биредән үтә калсагыз, догаларыгызны онытмагыз. Алар шушында мәңгелеккә күчкән әрвахлар рухына ирешеп, бакыйлыкта җаннарына тынычлык бирә күрсен иде...
***
1942 елның азагында Нанси тирәсендә нимесләргә каршылык күрсәтү көчәя барды. Әледән-әле колоннарларга һөҗүм итү, комендатураларга ут төртү турындагы хәбәрләр ишетелә торды. Сәгыйдулла хәлләрнең нык киеренке икәнлеген шәһәргә кереп тулган гестапо вәкилләренең күплеген күреп, яхшы аңлый иде.
Төннәрен Гыйльмулла Франсуаның улы белән бергә каядыр китеп югала. Күрәсең, нимесләрнең йокысын качыруда аларның да өлеше бардыр – таң белән генә йончылып, арып кайтып керәләр. Франсуа белән Сәгыйдулланы ул төнге сәяхәтләргә чакырмадылар, алар әледән-әле самолётлардан йөк кабул итүгә генә бергә йөрделәр. Йөк төшереләсе урыннар алмаштырыла торды, аларны алыр өчен утардан дистәләрчә чакрым араны үтәргә туры килә. Шуңа да карамастан, Сәгыйдулла барлык кушканны да карусыз үтәп барды. Нимесләр белән көрәшкә үзеннән өлеш кертүен ул күңеле өчен бер рәхәтлек белән кабул итә иде.
Ул төнне Гыйльмуллалар янә каядыр чыгып китеп, таң белән генә кайтып керделәр. Сәгыйдулла ишек артындагы шау-шудан уянып, гомуми бүлмәгә чыкты. Андагы күренештән эсселе-суыклы булып китте. Бүлмәдәге диванда Франсуаның улы Поль ята, бөтен дөньясы канга баткан. Гыйльмулла да әллә яралы, әллә Польның канына гына буялган, ләкин кыяфәте бик нык таушалган кешенеке иде.
Сәгыйдулла Франсуа белән бергә егетләргә ярдәмгә ашыкты. Табак белән җылы су алып килделәр, Польның яралы кулын юдылар. Гыйльмуллага пуля тимәгән, ә менә Польның кулындагы сөяк чәрдәкләнгән.
Поль тешен кысып булса да, түзде. Франсуа аңа француз телендә үзе генә белгән җылы сүзләрне туктаусыз кабатлый, үзе, яраны спирт белән эшкәртеп, бәйләргә кереште. Аннан соң улын йокы бүлмәсенә алып китте – өйдәгеләр әле егетнең яраланганы хакында хәбәрдар түгел, күрәсең.
Гестапо таң белән килде. Сәгыйдулла башта машина тавышларын, аннан эт өргәнен ишетеп, ишегалдына чыкты. Утар янына туктаган йөк машинасыннан кара киемле кораллы кешеләр сикерешеп төшә. Һәммәсенең дә фуражка кокардасы өстендә кешенең баш сөяге, аның астында урталай кисешкән кул сөякләре. Җиңел машинадан озын пәлтә кигән офицер чыкты.
– Тентергә! – дип боерды ул. – Барысын да кулга алырга! Берсен дә калдырмагыз!
Гестапочылар әмерне үтәргә ашыкты. Алар утарны урап алдылар, кайберләре өй эченә кереп китте. Бер солдат килә-килешкә Сәгыйдулланы җиргә сугып екты. Сәгыйдулла йөзтүбән килеш ятып калды.
Җирдә яткан урыныннан ул өйдәгеләрне урамга бер-бер артлы чыгарганнарын күрде. Аңа да торып басарга кушылды. Аларны өсте ябулы машинага таба алып киттеләр. Кинәт Гыйльмулла, атлаган җиреннән басуга таба йөгерергә кереште. Шунда ук нимесләр автоматларын аңа таба төбәделәр, ләкин офицер атмаска әмер бирде. Гыйльмулла басуга таба чаба. Нимесләр, әмер көтеп, автоматларын аның аркасына төбәп, басып тора бирәләр. Качкынны куарга әзер торган этләрне хуҗалары көч-хәл белән авызлыклый. Кемнең дошман икәнлеген каян беләләр, диген?! Ник йөгерде Гыйльмулла? Качып котыла алмаячагы билгеле бит. Күрәсең, сорау алырга барганчы үлү хәерлерәк дип хәл иткәндер. Нимес офицеры ашыкмый гына кобурасыннан пистолетын чыгарды, бер күзен йома төшеп Гыйльмулланың аркасына таба төбәде һәм атып җибәрде. Йөгереп барган җиреннән абынып, Гыйльмулла җиргә барып төште. Нимес, аның мәетеннән күзен дә алмый, пистолетын кире кобурага куйды.
– Алып килегез! – диде ул, һәм ике гестапочы мәет ягына йөгереп китте.
Сәгыйдуллалар утырган машина арбасына Гыйльмулланың да мәетен кертеп салдылар. Кечкенә генә колонна Нанси шәһәренә кузгалды.
– Нигә Берлиннан монда күчтегез? – дип сорады гестапо офицеры, кичке якта камерадан Сәгыйдулланы сорау алу бүлмәсенә алып килгәч.
– Берлинда мин эшләгән сыраханәгә бомба төште. Мин эшсез калдым.
– Эшкә кем урнаштырды?
– Гыйльмулла Әбҗәлилов. Без аның белән әле Берлинда вакытта ук белеш идек.
Гестапочы каршындагы кәгазьләргә күз төшереп алды.
– Яшерен оешмадагы ролегыз?
– Мин яшерен оешмада булмадым...
– Кем булды алайса?
– Белмим... Миңа аны-моны әйтүче юк иде...
– Рация кайда?
– Нинди рация?!
– Шундый. Син нәрсә башыңны юләргә салып утырасың?! – Нимес җикеренмәде, гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч иде.
– Салмыйм. Белмим мин.
– Яхшы, алайса хәтереңне яңартырбыз. Густав!
Ишектә озын буйлы юан нимес пәйда булды, әйтерсең, чакырганны гына көтеп торган.
– Тыңлыйм, герр штандартенфюрер!
– Тынычлап гәпләшегез әле бу кеше белән. Франциядә яшәп, нимес телен оныта башлаган.
– Яхшы, герр штандартенфюрер!
...Нимеснең үзенә бер генә тапкыр сукканын хәтерли Сәгыйдулла. Аннан соң ни булганын сизмәде, дөм караңгылыкка чумды. Бер сәгатьтән соң аның аңсыз гәүдәсен камерага кертеп аттылар. Ул аңга килгәндә, янәшәсендә, авызын сулы чүпрәк белән чылатып, бер ир кеше утыра иде. Сәгыйдулла тәне изелгән төсле авыртуын тойды. Ул үзе бөтен барлыгы белән бер авырту төеренә әверелгән сыман. Теге адәм, аның күзләрен ачуын күргәч, елмаеп куйды:
– Исән, – диде ул, пышылдап.
– Мин Изя булам.
– Сагди.
– Яһүдме?
Сәгыйдулла татар икәнлеген әйткәч, Изя, «зыян юк», дигән сыман, янә бер елмаеп куйды.
Соңрак кына Сәгыйдулла бөтен камера да бары тик яһүдләр белән шыплап тулганлыгын белде. Биредә картлар да, яшьләр дә утыра. Яһүдләр бүтән камераларда хатыннары, кызлары, хәтта нарасый балалары да утыруын сөйләделәр. Аларны беркем дә кыйнамый, әйтерсең, нимесләр нидер көтә.
Өч көннән соң аларны Нанси буйлап, сак астында вокзалга алып киттеләр. Тар урамнарны тутырып барган озын халык ташкынында, чыннан да, хатын-кызлар да, карт-коры да, буе тездән артмаган балалар да бар иде.
Товар вагонына тыгызлап кертеп утырттылар. Аның бер почмагында идәндә йомыш йомышлау өчен ясалган тишектән гайре берни дә юк иде. Поезд, халык белән тулгач, акрын гына кузгалды. Салкын вагон бер-ике сәгатьтән кешеләр тәне һәм сулышы хисабына бераз гына җылынды кебек.
Бераздан салкын кайгысын ачлык, аннан да бигрәк су булмау басып китте. Поезд кайбер урыннарда туктый, ләкин вагоннарны ачмыйлар. Урамда көнме, төнме – белерлек түгел.
Бер көн чамасы баргач кына, ниһаять, поезд туктаган вакытта вагон ишеге ачылды. Нимес солдаты, кинәт караңгы вагонга ыргылып кергән яктыдан күзләре чекерәйгән тоткыннарга карап алды да вагонга бер чиләк су, бер әрҗәгә салынган икмәк куйды. Аннан, нәрсә оныттым соң дип, озак кына уйланып торганнан соң, җирдән иелеп алып, кружка ташлады. Икенче нимес, автоматын әзерлектә тоткан хәлдә, арттарак күзәтеп тора иде. Алар, үзара көлешеп, тәмәке тарта-тарта вагондагыларның башта ризык һәм су өчен чәкәләшкәннәрен, аннан соң, ниндидер тәртип салынып, чиратлашып кружка белән чиләктән су эчкәннәрен, ипи алып вагон төбенә китеп югалуларын күзәтеп тордылар. Соңыннан буш чиләк, әрҗә һәм кружканы кире алып, вагонны шартлатып бикләп куйдылар.
Икмәк арыштан гына тормавын Сәгыйдулла яхшы сизде. Аңа йомычкалар да, тагын әллә нинди катнашмалар да кушылган бугай. Шуңа күрә ач карынга үзенә тәтегән ипи кисәге авыр таш сыман төшеп утырды. Бер кружка белән генә көне буе җыелган сусауны басарлык түгел иде.
Икенче көнне бер станциядә тукталгач, ишектә күренгән нимес солдаты:
– Үлекләр бармы? – дип сорады.
– Бар, – дигән җавап яңгырады.
– Чыгарыгыз!
Бер-бер артлы өч мәетне перрон читенә сузып салдылар. Сәгыйдулла аларның ничек һәм кайчан үлгәнен белми дә калган икән. Янәшәдә генә кеше җан биреп яткан, ә ул моны сизмәгән дә... Хәер, мондый шартларда кешелеклелек дигән нәрсә онытыла шул. Һәркем үз җанын саклап калу турында гына уйлый, башкаларның моң-зарына саңгырау бәндәгә әверелә. Нимесләрнең бөтен системасы нәкъ менә шуңа – ачлык аша, тамак кайгысы аша кешене кол хәленә калдыру, җан асраудан кала бүтән берни турында да уйланырга мөмкинлек бирмәүгә нигезләнгән.
Эшелон көнчыгышка таба шактый вакыт барды. Көннән-көн салкынрак, вагондагы халыкның җылысы да ярдәм итми. Сөякләргә кадәр үтә суык. Нансида кыйналудан сызланган яраларга каһәр суккан суыгы да өстәлә!
Ничә көн барганнардыр – чутын югалтты Сәгыйдулла. Шунысын гына белә: юлда очраган станцияләрдә платформа читендә аларның вагоныннан унбиш кеше мәете ятып калды. Шулай акрын гына кырылып бетәрләрме икән?!
Сәяхәтләре көтелмәгәндә тәмамланды. Поезд чираттагы тапкыр туктагач, ишекләр ачылды һәм караңгыдан СС гаскәре офицеры шәйләнде.
– Барыгыз да вагоннан чыгыгыз! – дип кычкырды ул. – Чыгыгыз тизрәк!
Халык ташкыны ишеккә ыргылды. Сәгыйдулланы кысып алдылар, тыны киткән төсле булды, ләкин, ахыр чиктә, ул да иреккә чыкты.
Үзәккә үтәрлек салкын, өстән яңгыр сибәләп тора. Каяндыр прожектор нуры килеп чыгып, перронга коелган тоткыннарны ялап үтте. Аларга тезелеп басарга куштылар. Колоннаны ике яктан муеннарына мылтык аскан СС гаскәриләре уратып алды. Араларында эт иярткәннәре дә бар иде. СС офицеры ашыкмый гына рәтләр буйлап атлап китте. Ул бирегә килгәннәрне, әйтерсең, өйрәнә, төс-кыяфәтләрен истә калдырырга тырыша. Кинәт ул бер тоткын янында туктады.
– Исемең?
– Танхум.
– Кайдан?
– Франция.
– Кайтасың киләме?
Танхум, урта яшьләрдәге яһүд ир-аты, ни дип җавап бирергә дә белми, офицерга текәлде. Тегесе аннан күзен дә алмый җавап көтә иде.
– Килә, әлбәттә, – диде ул, ниһаять, кыяр-кыймас кына.
– Килсә, бар, чаба-чаба кайт. – Нимес кулы белән караңгылыкка ишарәләде.
Танхум кымшанмады. Нимес тагын да усалрак итеп кабатлады.
– Чап дим, алдыңа-артыңа карама! Аңламадыңмы әллә мине?! Танхум капшанган төсле адымнар белән колоннадан чыкты. Мылтыклы СС солдаты аңа юл бирде. Офицер Танхумның колагына ук:
– Йөгер! – дип кычкырды.
Тегесе, куркуыннанмы, шунда ук атылып чабып та китте. Офицер, ике кулын артка куеп, аңа карап калды.
Танхум ерак китә алмады. Аны караңгылыктан прожектор уты эләктерде. Теге юл биргән нимес солдаты, автоматын күтәреп, шатырдаттырып атып җибәрде. Танхум мәтәлеп китте.
Колоннада үле тынлык урнашты.
– Тагын кемнәрнең кайтасы килә?! – дип, бөтен колоннага мөрәҗәгать итте нимес офицеры. Йөзендәге елмаюы «шәп шаярту булды бу, әйеме» дигән төсле тоелды. – Рәхим итегез, басу киң! – Аннан җитдиләнде. – Колоннадан чыкканнарны ни көткәнен күрдегез. Башыгызда бераз акыл бардыр дип өметләнәм. Кузгалдык!
Алар перрон буйлап киттеләр. Ерак ара үтмәделәр, колонна янә тукталды. Алда, перронның теге башында кешеләрне ике төркемгә бүләргә керештеләр. Карт, авыру кыяфәтле, көч-хәл белән аягында басып торганнарны сул якка, нык күренгәннәрен уңга җибәрәләр. Сәгыйдулла перрон читендә үк торган өстәл янына килеп җитте. Өстәл янында бер нимес нәрсәдер теркәп утыра, икенчесе аягүрә килеш аны баштанаяк күзәтә.
– Исемең?!
– Сәгыйдулла Тимерханов.
– Милләтең?!
– Татар.
– Татар?! – дип гаҗәпләнеп, башын күтәрде теге нимес.
– Әйе, мин татармын. Шундый милләт бар.
– Кайдан?
– Нанси, Франция.
– Һөнәрең бармы?
– Һөнәрсез мин... Төрле эшләрдә эшләүче.
– Туган елың?
– 1895.
Нимес янәшәсендә торган иптәшенә күтәрелеп карады. Тегесе, ияге белән генә ымлап:
– Уңга, – диде.
Сәгыйдулла төркемгә барып басты. Перрон өстендә сулкылдаган, елашкан тавышлар гына торды. Күрәсең, бер-беренә теге яки бу яктан туган булган кешеләр икесе ике төркемдә калгандыр. Елашкан тавышка яман авыр ис өстәлә иде. Сәгыйдулла аның төтен икәнлеген аңлап алды. Ул төтендә сөяк, ит, чәч янган исләр бергә буталган, ул ис борынның сизгерлеген түгел, җанны әрнетә иде.
Поезддан килүчеләрне ике төркемгә аеру тәмамланды. Сул якка күчерелгәннәрне СС солдатлары караңгылыкка алып кереп киттеләр. Алар китеп югалгач та, Сәгыйдуллалар төркеме дә кузгалды. Кешеләрне алып бара торган биналар ерактан ук шәйләнде. Аннан моннан электр утлары белән яктыртылган корылмалар шактый булуын күрде Сәгыйдулла. Күрәсең, биналарны чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алганнар.
Аларның юлы куркыныч ерткыч авызы сыман ыржаеп торган биек капкага кереп югала иде. Капка үзе биек башня астында. Әле анда, әле монда кораллы СС солдатлары. Алар капка өстендә дә, корылмалар тирәсендә караеп торучы каланчаларда да торалар. Прожекторлар якынлашып килүче төркемне әледән-әле ялмап ала. Эт өргән тавышлар ишетелә.
Капка аларның колоннасын үзенә йотты. Ярымкараңгылыкта Сәгыйдулла капка башына тимер хәрефләр белән язылган «Хезмәт ирекле итә» дигән сүзләрне укырга өлгерде.
Чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур гына бер мәйданда ике катлы таш биналар тезелеп киткән. Ерактарак озын морҗа күренә. Аннан кап-кара төтен чыга. Сәгыйдулла яман иснең шуннан килгәнлеген аңлады. Ис биредә бигрәк тә авыр һәм бөтен тәнгә сыланучан иде. Кичекмәстән юынасы килеп китте. Аларны янә тезеп бастырдылар. Күзләренә прожектор яктысы китереп бәрде, мондый яктылыкка күнегер өчен бераз вакыт кирәк иде. Тоткыннар каршына СС вәкилләре тезелеп баскан. Чак кына читтәрәк күсәк тоткан берничә кеше тора. Аларның түшләрендә кара өчпочмакларны абайлап була.
– Биредә басып торучы һәркем – Бөек Германиянең кан дошманы. Сез һәммәгез үзегезнең кылган гамәлләрегез белән Рейхка һәм Фюрерга зыян салдыгыз. Хәзер җәза алу вакыты килеп җитте. Сез Аушвицта! Биредән качып котылырбыз дип уйламагыз. Моннан чыгу өчен бер генә юл бар, – СС офицеры кара төтен чыгып торучы биек морҗага төртеп күрсәтте. – Әгәр берәрегез качарга маташса – үлем! Кушканны үтәмәсә – үлем! Рейхка каршы эшчәнлек алып барса – үлем! Чәнечкеле тимерчыбыктан югары көчәнешле электр энергиясе үтә, шуңа күрә аңа артык якынаймаска киңәш итәм. Ләкин Рейх сезнең шикелле җансыз җанвар түгел. Әгәр дә үз хезмәтегез белән гаебегезне тануны исбатлыйсыз икән – без моның өчен тиешле әҗерен бирәчәкбез.
Сүзе тәмам дип, СС офицеры күсәк тоткан кешеләргә әмер бирде. Тегеләре, йөгереп килеп, кешеләрне аралый, колоннаны аерым төркемнәргә бүлә башладылар. Һәрбер төркемгә йөзәр кеше чамасы кергәндер. Аңламаган, ни эшләргә белмәгән кешеләрнең аркасына агач күсәк төшә иде.
Төркемнәр бер-бер артлы тәбәнәк кенә таш бинага кереп югала торды. Сәгыйдуллаларга да чират җитте. Ишек төбендә анадан тума чишенеп, киемнәрне зур капчыкларга салып калдырасы. Бинага үткәч тә, стеналары акшарланган бүлмәгә эләгәсең. Анда өстәл артында нимес утыра. Ул үзенә таба борылып басарга кушты. Карашы белән, әйтерсең, Сәгыйдулланы капшап чыкты. Оят җирен куллары белән капларга маташса да, нимес, җикеренеп, тик кенә торырга әмер бирде.
– Яһүдме?! – диде ул, Сәгыйдулланың билдән түбән җиренә ишарәләп.
– Юк...
– Нигә соң алайса...
– Мөселман мин, бездә шундый гореф-гадәт...
(Дәвамы бар)