Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (20))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Ул кичне самолётлар Сталинградны берничә мәртәбә килеп, дулкын-дулкын рәвешендә бертуктаусыз бомбага тотты. Алар үзләренең кара эшләрен тәмамлагач, Вакыйфлар подвалдан чыга алдылар.

Күз алдына килеп баскан күренеш хәтәр иде. Шәһәр юкка чыккан. Бөтен тирә-юньне кара төтен һәм кирпеч тузаны каплап алган. Кая карама – ут ыргыла, август эсселегеннән болай да җебегән асфальт су булып ага. Асфальт кына түгел, Идел суы да яна иде... Яр буендагы ягулык һәм нефть саклагыч цистерналарга тигән снарядлардан алар ярылган, ут капкан сыекча Иделгә агып төшкән. Үзе белән бергә яр буена яшеренгән кешеләрне дә алып киткән...

Шушы көннән Вакыйф өчен солдат тормышы башланды. Аны Николай белән бер ротага билгеләделәр.

– Мәрхүм Женя кебек иптәш булырсың дип өметләнәм, – диде тегесе, бергә хезмәт итәргә тиеш икәнлекләрен белгәч. Нимесләрнең танклары һәм пехотасы санаулы көннәр эчендә Сталинградка килеп җитеп, аны бөтен яктан да камап алды, шәһәр эченә бәреп керде. Шартлы фронт сызыгы атна-ун көн дигәндә, Сталин исемен йөрткән каланың кайчандыр тыныч урамнарыннан, паркларыннан үтә иде.

Сталинград өчен көрәш хәрабәләр арасындагы аяусыз бәрелешләргә әверелде. Дошман, совет гаскәриләрен кысрыклап, аларга Идел яры буйлап сызылган тар гына бер ара гына калдырды. Кайда фронт сызыгы үтә, кайда безнекеләр дә, кайда нимесләр – аңлавы кыен иде. Шул хәрабәләр арасында Сталинградтан эвакуацияләнми калган йөзләрчә мең гади халык гомер итә.

Көндез шәһәр калдыкларына нимесләр хуҗа булса, төнлә белән – совет гаскәрләре. Люфтваффе көндез генә очарга җөрьәт итсә, совет очучылары төнге караңгылыкны хуп күрә. Идел яр буена яшеренгән «катюшалар» телгә килә, елганың сул як ярыннан авыр туплар эшли башлый. Ике яктан да кешеләр бер-берсенә кургаш, ут, ләгънәт ташкыны яудыра...

Вакыйф ротасының бер өлеше элек биш катлы торак йорт булган бинада оборона тота иде. Ярымҗимерек бина үзенә күрә бер ныгытма-кирмәнгә әверелде. Подвалда ял итәләр, өске катлардан һөҗүм алып баралар. Башны бераз күтәрдеңме – пуля сызгырып үтә. Аннан син нимеснең башын төрткәнен көтәсең.

Беркөнне позициядә көтеп ятканда, Николай Вакыйфка төртте:

– Сергей, кара әле, нинди дөя шуыша ул безгә таба?

Вакыйф Николай күрсәткән якка борылды. Ташлар өеме арасыннан совет хәрбие шуышып бара. Аркасына капкачы ябулы зур кәтилүк беркеткән, андыйлар кыр кухняларында ризык ташу өчен кулланыла. Бичара, торып басып атларлык җай булмагач, шундый сәер ысул уйлап чыгарган.

– Бер өркәчле дөя бу, – диде Вакыйф. – Әйдә, Николай, без аңа бераз ярдәм итик, безгә ризык китерә бугай.

Алар икесе дә каршы яктагы йортка төбәп, әледән-әле атарга керештеләр. Ул йортта нимесләр ныгытмасы урнашкан иде. Җавап озак көттермәде, теге яктан да кургаш сибелде. Ул арада повар, абалана-йөгерә, Вакыйфлар кулындагы бина эченә керде. – Уф, җиттем, ниһаять, – диде ул, кәтилүген аркасыннан төшереп. – Кайнар җитмәсә, арканы пешерә. 

Вакыйф егетнең урысчаны вата-җимерә сөйләшүен шәйләде.

– Исемең ничек, кайдан син?

– Казаннан мин, Сәетгәрәй булам. Ник сорыйсың?

– Болай гына. Татарга охшагансың, минем сезнең якта дусларым шактый.

– Ә, алай икән. Үзең ни атлы?

– Вак... – чак кына чын исемен әйтми калудан Вакыйфның эченә җылы йөгерде.

– Сергей булам.

– Ярый, егетләр, минем монда бер сез генә түгел, кәтилүкләрегезне бирегез дә, ары китәм, – дип Сәетгәрәй зур кәтилүген ачып, солдатларга кайнар аш бүлә башлады. Ашны бүлеп бетергәч тә китәргә җыенган иде, Николай аны туктатты:

– Иптәш повар, син бернәрсә дә онытмадыңмы?

– Әәә, – дип, кинәт исенә төшергәндәй маңгаена сукты тегесе һәм, елмаеп, кесәсеннән ике пачка махорка чыгарды.

– Шушы гынамыни?

– Ярый, тотыгыз, егетләр, – диде Сәетгәрәй, һәм билендәге сумкасыннан бер шешә аракы күренде.

Соңрак солдатлар моның һәрвакыт кабатлана торган бер уен икәнен аңладылар – тегесен яисә монысын онытканга сабышса да, барыбер тиешлесен кырып-себереп биреп калдыра иде Сәетгәрәй. Әллә шулай үзенең кәефен күтәрә, әллә солдатларныкын...

Озакламый нимесләр совет солдатларының нигә кинәт төш вакытында ут ачуларына төшенделәр. Сәетгәрәй шуышып килгәндә атып аркасындагы кәтилүген тиштеләр. Кайнар шулпага баштанаяк баткан Сәетгәрәй аштан чыккан итле сөяк исләрен аңкытып, алар янына көч-хәл белән килеп җитә алды.

– Гафу итегез, егетләр, – диде ул, тыны кысылудан тотлыгып. Билендәге сумкасыннан аракы шешәсе чыгарды. – Ашарга юк, бүген шушы гына.

– Нишләтәсең инде, – Николай, шешәне әйләндергәләп карап, елмайды. – Шуны, җанкисәккәйне, ашарга булыр.

Көннәрдән бер көнне Вакыйф сәер төркемгә тап булды. Ташлар арасыннан бер рәткә тезелеп, хатын-кызлар, балалар атлыйлар. Араларында карт-коры да бар. Кулларында ак чүпрәкләр. Өс-башлары тузган, кыяфәтләре нык алҗыган, бер ноктага текәлеп, бер-берсенә ияреп баралар да баралар. Шунда таныш йөз күренде.

– Иптәш Максюта! – Вакыйф чак кына башын чыгарды. Максюта, тукталып, тавыш килгән якка борылды. – Монда мин, иптәш Максюта, монда.

Максютаның да кулында ак чүпрәк. Ул як-ягына каранды да Вакыйф яшеренгән бинаның тәрәзәсе янына йөгереп килде. Максюта, башкалардан аермалы буларак, шактый таза күренә иде.

– Трифонов, мондамыни син? – диде ул, нигәдер кабаланып. Исәнләшергә дип кулын сузды, ләкин Вакыйф яшеренгән урыныннан кымшанмады.

– Кая киттегез болай, иптәш Максюта? Максюта янә як-ягына каранды, аннан пышылдауга күчте:

– Тегендә... Нимесләр өлешенә...

– Анда ни калган?
– Анда ризык бар. Безнекеләр ачтан үтерәләр, күрәсең бит, Трифонов, барыбыз да шыр сөяк...

– Ә, аңлашылды алайса... – дип сузды Вакыйф.

Тирә-юнь тыныч иде. Кешеләр төркеме үз юлы белән бара. Аларга атучы юк, димәк, нимесләр дә юк.

– Йә, ярый, иптәш Максюта, юлыңда бул. Нимес шулпасы тәмле булсын. Егетләр, сатлыкҗанны күрәсегез киләме? – Бу сүзләрне ишеткәч, агарынган Максюта, калтырана-калтырана, кулындагы төенчеген кысып тотты да бая ияреп килгән төркемгә таба кызу-кызу атлап китте.

– Кем ул? – Николай шуышып килеп тәрәзәдән башын тыкты.

– Трактор заводында бергә эшләдек, минем элеккеге мастер. Нимес калҗасын ашарга йөгерә. Николай төкереп куйды. Кинәт Вакыйфның артына карана-карана абына-сөртенә баручы Максютага карата яман ачуы чыкты. Аның барлык бәхетсезлекләре, күргән михнәтләре өчен җаваплы бәндә нәкъ менә шул мастер Максюта төсле тоелды. Икейөзле, куштан, сатлыкҗан, вак кешеләр, алар үзләренең корсакларын тутыру өчен теләсә нинди адымга барырга әзер, алар туган иленнән дә, теленнән дә, диненнән дә, дененнән дә ваз кичәргә сәләтле. Максюта-Таһирлар басып алган җир йөзендә намус, тугрылык дигән төшенчәләргә урын юк.

– Максюта, сатлыкҗан син! – дип кычкырды Вакыйф һәм урыныннан сикереп торды. Мылтыгын күтәреп, Максютаның аркасына төбәгән иде, курокка басып өлгермәде. Ату тавышы яңгырады, ләкин бу тавыш Вакыйфның мылтыгыннан чыкмады. Икенче мизгелдә аягына, әйтерсең, пычак кададылар. Нык авырту бөтен тәнен өшетеп үтте, әгәр Николай арттан тотып калырга өлгермәсә, башы белән ташларга килеп төшәсе иде. Аңына килгәндә, ул беренче булып Николайның йөзен күрде.

– Вәт юләр, тапкансың кешесен... Ярый, аяк кына, тиз төзәлер. Алай да, госпитальгә бармый булмас, пуля балтырыңда калган, сөякләрең чәрдәкләнү ихтималы бар. Төзәлгәч тә, адресны беләсең, – диде ул, иптәшенең хәлен җиңеләйтергә тырышып.

Кичен аны шәфкать туташы килеп алды. Вакыйфны мөмкин булганча саклык белән плащ-палаткага салдылар. Аның инде тәне кызыша башлаган, ул үзе яртылаш кына аңында иде.

– Исемең ничек, кызый? – дип сорады Николай.

– Валя...

– Валя-Валентина... Син безнең иптәшне алып китә алырсыңмы соң? Бигрәк ябык күренәсең үзең.

– Алып китәм, – диде шәфкать туташы усал тавыш белән.

– Менә аның урынында син булсаң, җиңә алмас идем, бигрәк симерткәннәр үзеңне!

– Йә инде, ачуланма, мин бит уйнап кына...

– Безгә ашыгырга кирәк, юкса паромга соңга калабыз, ә ул кызыша башлаган. Нимесләрне күзәтсәгез яхшырак булыр, – диде Валентина, Вакыйф яткан плащ-палатканың озын башын йомарлап тотып һәм бинадан чыгу ягына юнәлде.

Вакыйф әле аңга килә, әле яңадан ниндидер упкынга төшеп югала. Аңына килгән вакытта ул үзен сөйрәп баручы кешене күрә. Томан аша аның кыз кеше икәнлеген чамалый. Тегесе әледән-әле борылган вакытта ниләрдер әйтә, елмая. Күрәсең, ул аңа бераз түзәргә кушадыр, ярдәм күрсәтеләсе урынга ерак калмагандыр.

Валентина яралы солдатны Идел яры буендагы паром кичүенә алып китереп җиткерде. Аңа шунда ук ярдәмгә ашыктылар, кемнәрдер Вакыйфны ике яктан тотып, паромга алып кереп, идәнгә сузып салдылар. Биредә салкынча иде. Вакыйф чак кына аңына килде бугай. Менә аның коткаручысы да килеп җиткән.

– Бераз гына сабырлык, солдатик, хәзер мин сине табиблар кулына тапшырам, – диде ул, юеш яулык белән Вакыйфның иреннәрен чылатып. Аннан соң корым белән кирпеч тузанына баткан битен сөртеп чыкты.

Паром кузгалды. Ул бик акрын бара. Караңгыда мотор тавышы чак кына ишетелә. Вакыйф үзен бишектә төсле хис итте, йокыга ук тала башлады. Ләкин шәфкать туташы аңа йокларга ирек бирмәде.

– Ярамый, солдатик, ярамый. Сөйләшик әйдә. Синең исемең ничек?

– Вакыйф...– дигәнен сизми дә калды Вакыйф.

Тик шәфкать туташы аны аңламады булса кирәк.

– Әгәр авыр икән, сөйләшмә, кирәкми. Безнең табиблар бик шәп, сине «эһ» дигәнче аякка бастырачаклар, бер дә борчылма!

Кинәт яман сызгырган тавыш ишетелде. Паромдагы кешеләр кычкырыша, чабыша башладылар. Нәкъ паром янына мина төшеп ярылды. Барысының да өстенә Иделнең салкын суы чәчрәде. Паромга инде ярга да ерак калмаган, ләкин нимес миномётчылары тынычланырга уйламады. Бер-бер артлы миналарны паром ягына җибәрә тордылар. Берсе кешеләр белән шыгрым тулы паромны суга әйләндереп каплады...

Суга килеп төшкәч тә, Вакыйф тынсыз калды. Аягы бәгырьгә үтәрлек итеп сызлый башлады. Хәзер үлеп китүең хәерлерәк... Хәер, ул паром астында калган бугай, аның өстендә берни дә күренми. Бәхилләшер вакытым җитте дигәндә, аны кемдер кулыннан тотып алды. Нәзберек хатын-кыз куллары иде бу. Шуңа чытырдап ябышып, Вакыйф янә билгесезлеккә төшеп чумды...

Ул госпитальдә аңына килде. Янәшәсендә аны плащ-палатка белән Сталинградтан коткарган кыз утыра иде. Паром астыннан алып чыгучы ул түгелме икән, Вакыйф бит хатын-кыз кулы булуын хәтерли...

– Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? – диде теге кыз.

– Рәхмәт, сеңлем, әйбәт...

– Мин Валентина булам. – Кыз аңа кулын сузды. Аның кулын кыскач та, Вакыйф инде бу кечкенә уч табанына тотынып, паром астыннан чыгуына тәмам инанды.

– Мин Сергей.

– Танышуыбызга бик шатмын, Сергей! Аягыгызның сөяге чәрдәкләнгән, төзәлер өчен бераз вакыт кирәк булачак...

– Мин нәрсә, йөри алмаммы инде?!

– Юк-юк, ул кадәр үк зыянлы түгел! Безнең табиблар могҗизалар кылырга сәләтле. Кечкенә генә операция ясадылар. Чатанлап калу ихтималы бар-барын, ләкин ике аякта да басып тора алачаксыз, монысын мин сезгә үзем вәгъдә итәм.
– Рәхмәт, Валентина! Мине коткаруың өчен рәхмәт! Син бит мине су астыннан да тартып алдың, кайдан көчең җитте?

– Эшем шул. Бурычым. – Валентина елмаеп, урындыктан торды да җитдиләнеп калды. – Миңа китәргә кирәк. Янә уң як ярга чыгасы. Мин сезнең яныгызга кергәләп йөрермен.

– Исән-сау гына йөр, сеңлем! Валентина, чыннан да, еш керә иде Вакыйф янына.

Зөбәйдә белән аерылышканнан бирле үзен хатын-кызлар белән аралашудан, хатын-кыз назыннан мәхрүм итеп яшәгән Вакыйфның күңелендә әллә нинди хисләр ташкыны уйнады. Валентина янында ул үзен бала-чага сыман хис итә, кабалана, ялгыш кына кагылып китсә дә, үзен ток суккан сыман була. Валентина җитди дә, шаян да була белә. Акыллы кыз, шул ук вакытта кечкенә генә гәүдәсендә зур көч яшеренгән. Курку белмәс, утка да, суга да керергә әзер икәнлеген Вакыйф үз күзләре белән күрде. Әллә соң бу – Алла тарафыннан аңа җибәрелгән фәрештәме? Әллә күкләр аңа Зөбәйдә белән беркайчан да очрашмаячакларына ишарәлиме, яңа тормыш башларга, бүген һәм хәзер яшәргә, үткәннәргә бәйләнеп ятмаска кушамы?!

Вакыйф акрынлап, госпиталь тирәсендәге бакчага чыгып йөри башлады. Көзнең якынлашуы сизелә, һава суына бара. Сталинград һаман да төти, әледән-әле атышкан тавышлар ишетелә, бомбалар шартлый. Вакыйф, урамга чыгып, шул үлем симфониясен тыңлый. Озакламый аңа янә шул мәхшәргә кайтасы.

Беркөнне алар Валентина белән бергә бакчага чыктылар. Аулак төштәрәк эскәмия табып, шунда утырдылар.

– Хәлең яхшыра бугай, Серёжа, озакламый таякны да ташларга мөмкин булачак, – диде Валя, Вакыйфның күзләренә текәлеп карап.

– Синең ярдәм белән ул, Валя... Минем бер нәрсәне беләсем килә, Валентина. Син барлык пациентларыңның да шулай хәлен белешеп йөрисеңме?

Валя рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Әллә көнләшәсеңме?!

– Юк ла инде, – диде Вакыйф, тәмам кызарып чыгып, кулларын кая куярга белмичә кабалана башлады.

Валентина исә җитдиләнде һәм аның кулын ике учы белән кысты. – Юк, Серёжа, барлык пациентлар янына да йөрмим мин. Беләсеңме, син... Син миңа ничектер якын, үз кеше шикелле...

– Син дә, Валечка...

Алар икесе дә сүзсез калды, аяк асларыннан нидер эзләгән булып, карашларын шунда төбәделәр. Көтмәгәндә Валентина аңа борылды, ике куллап, Вакыйфның ике яңагыннан сак кына тотты. Вакыйф күзләрен йомды. Үзенең иреннәрендә Валентинаның кайнар иреннәрен тойды. Куллары кызның нәфис билләренә үрелде. Ул Валяны нык итеп күкрәгенә кысты. Шулкадәр назлы иде кызның иреннәре. Аның буй-сыны һуш китәрлек сылу иде. Вакыйф бөтен тәне кызышып китүен тойды. Куллары, аны да тыңлап тормый, шәфкать туташын иркәләргә кереште. Валентина туктатмаса, моның ни белән бетәсен чамалавы авыр түгел. Ләкин ул, кинәт Вакыйфтан читләшеп, эскәмиядән торды һәм өс-башын рәтләде.
– Гафу ит, Серёжа, миңа китәргә вакыт. Янә уң як ярга чыгасы.

– Кайчан кайтасың? Валентина, чак кына иелә төшеп, Вакыйфның колагына пышылдады, ул хәтта аның сулышын тойды:

– Кич белән. Мин үзем синең яныңа килермен, бер дә борчылма.

Вакыйф йокыга талган иде инде, кемдер аның битен йомшак кына назлауны тоеп, сискәнеп уянды. Күзләрен ачып җибәргәч, ул берара караңгылыкка күнегә алмады. Янәшәсендә Валентина басып тора иде.

– Әйдә, минем белән, тавыш кына чыгарма, – диде ул, Вакыйфның колагына пышылдап. Кайнар сулыштан егет йөрәге ешрак тибүен тоемлады. Ул акрын гына торып утырды. Валентина, кулын җибәрми генә, аны үзе белән әйдәде. Бер аягында сикерә-сикерә, аны-моны аңышып җитмәгән егет шәфкать туташына иярде.

Валентина госпитальдәге бер кечкенә бүлмәгә алып керде, ишекне бикләде. Аннан, борылып, Вакыйфны иреннәреннән үбеп алды. Вакыйф карыша алмады. Икесе дә калтыраналар, куллары бер-берсенең тәннәрен назлый. Беразга гына үбешүдән аерылып, Валентина өстендәге гимнастёркасын җәһәт кенә салып ташлады. Аның астында берни дә юк иде. Вакыйфның да күлмәген салдырды. Вакыйф кызның кечкенә генә, як-якка тырпаеп торган күкрәк очларына иреннәре белән үрелде. Валентина ләззәттән еш-еш сулый иде. Вакыйфның куллары кызның бәдәннәренә төште. Санитарканың тән исе аны тәмам шашындырды. «Ә туган авылыңда сине, вәгъдәсенә тугры булып, Зөбәйдә көтәдер», – дигән уй башына әллә кайдан гына килеп керде. Ул сөйгәне белән булган беренче төнне, аннан соңгы сөйләшүне капылт кына исенә төшерде.

Егет кулларын кызның биленнән алды, күлмәгенә үрелде, Валентинага карамый гына аңа гимнастёркасын сузды. Валентина, хәтере калып, гимнастёркасы белән шәрә күкрәкләрен каплады.

– Ни булды сиңа, Серёжа? – диде ул, елар хәлгә җитешеп. Аның күзендә гаҗәпләнү белән бергә бик зур үпкә катыш иде.

– Гафу ит, Валентина, мин болай эшли алмыйм, – Вакыйф кызның күзләренә карамаска тырышты. – Минем вәгъдә биргән хатыным бар, ул мине өйдә көтә. Сәбәп синдә түгел, бары тик миндә генә... – Серёжа, син бит өйләнмәгән, мин синең шәхси эшең белән дә кызыксындым... – Валентина калтырана-калтырана, гимнастёркасын кияргә кереште.

– Әйе, шулай. Ләкин безнең... Безнең вәгъдә ул законлы никахтан да зуррак көчкә ия...

Валентина тавыш-тынсыз гына елый иде. Ул, киенеп, өс-башын рәтләде, ишек келәсен ачты.

– Яткан урыныгызга үзегез барып җитә алырсыз дип өметләнәм, иптәш Трифонов, – диде тимер тавыш белән Валентина, һәм, күз яшьләрен сөртеп, коридор буйлап җил-җил атлап китте... Шуннан соң Вакыйф аны бүтән беркайчан да күрмәде...

Вакыйф таяксыз йөрергә тәмам өйрәнеп килә иде инде. Бер көнне иртән аның койкасы янына табиб белән ике хәрби килде. Урыныннан сикереп торып, Вакыйф хәрбиләргә честь бирде.
– Утырыгыз, утырыгыз, – диде майор, аннан кулындагы кәгазьләргә күз төшерде.

– Трифонов Сергей Иванович?

– Әйе, мин.

– Стройга кайтырга әзерме сез?

– Әзер, иптәш майор!

Сүзгә НКВД вәкиле кушылды.

– Ничек итеп яралануыгызны хәтерлисезме? – диде ул, шулай ук кәгазьләр актарып. – Ничек итеп сезнең мылтыктагы пуля үзегезнең аякка ук килеп керә алды? Монысын аңлата аласызмы? – Юк ла инде, иптәш капитан! Мин тыныч халык белән бергә нимесләр ягына чыгучы бер танышымны күреп алдым...

– Һәм ул сезгә үзе белән качарга тәкъдим итте...

– Юк! Мин аны атып үтермәкче булдым, ә шул вакытта нимесләр теге яктан минем аякка...

– Йә, җитәр, капитан, – диде майор, НКВД вәкиленә усал караш ташлап.

– Трифоновның сөйләгәне аның иптәшләре биргән аңлатмалар белән тәңгәл килә, күрмисезмени? Безгә сугышчылар фронтта кирәк, ә Трифонов үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Сез, иптәш Трифонов, трактор заводында танклар җыюда катнашкансыз, шулаймы?

– Нәкъ шулай.

– Характеристикада башня механизмын яхшы беләсез диелгән.

– Әйе, мин аны энәсеннән җебенә кадәр өйрәндем.

– Яхшы, безгә танкистлар бик кирәк. Иртәгә иртән әйберләрегезне җыеп килерсез.

Сөйләшү тәмам икәнлеген аңлатып, хәрбиләр папкаларын шап итеп яптылар да госпитальдәге башка авырулар янына юнәлделәр.

Вакыйф әле генә булган сөйләшүне аңларга маташып, койкасына утырды. Аны янә сугыш көтә иде. Сугыш – хыял түгел, ләкин омтылыш. Бер омтылышы тормышка ашты. Ә икенчесе белән ни булыр? Ул Зөбәйдәсе белән очраша алырмы? Болай да сызлап торган йөрәгенә кан саркытып, күз алдына үпкә тулы карашы белән Валентина сурәте дә килеп басты... 

***

1942 ел көзгә авышканда, авыл өстенә үлем өрәге килде. Әйтерсең, сугышта гына һәлак булганнар җитмәгән, аннан читтәгеләрне дә аямый җыярга кереште.

Көзнең инде җирләр ката башлаган суык иртәсе иде. Хәмидулла, гадәттәгечә, колхозчылар белән бергә олауларга төялеп юлга кузгалды. Үтеп барышлый, ул контора тәрәзәсендә ут шәйләп алды. Марфа Петровна кара төнгә кадәр эштә кала, әлбәттә, ләкин бу вакытка кадәр утырганы юк кебек иде. Олауларны туктатып, Нәгыйм картны ияртеп, Хәмидулла конторага ашыкты. Күңеле нидер сизде. Марфа Петровнаның соңгы вакытта йөзендә нур калмады, көне-төне эчүдән ул тәмам эштән чыкты.

Хәмидулла ялгышмады. Колхоз рәисен йөзтүбән өстәленә яткан килеш табып алдылар. Аның авызыннан кара кан агып чыккан. Күзләре акайган, чәчләре тузган.

Районнан килгән тикшерүчеләр мәетне алып китеп, ярып карагач, авылга хәбәр таралды – Марфа Петровнаның бавыры беткән, ашказаны да эштән чыккан, шуннан үлгән икән. Кызыл комиссарны зур дәрәҗәләр белән район үзәгендәге зиратка җирләгәннәр.

Таһирларның нык итеп салынган өенә йозак салынды. Колхоз рәисе итеп исә Фазылҗанны билгеләделәр. Фазылҗан, өстенә мондый бәхет ишелеп төшкәч, башта ышанмыйчарак торды, аннан соң, кинәт ничектер икенче кешегә әйләнеп, колхоз эшен үтә бер тырышлык белән алып бара башлады. Аның мөнәсәбәтен, әмерләрен, кыланмышларын күргән халык әле озак вакыт дәвамында мәрхүмә Марфа Петровнаны сагынып искә алдылар...

Хәмидулла да сагына иде Марфа Петровнаны. Ләкин ул аның мәрхүм булуына риза иде. Кая барып бәрелергә, алга таба ничек яшәргә белмәгән, чарасызлыктан интеккән кеше өчен үлем, бәлки, бердәнбер котылу чарасыдыр. Ходай да аны артык озак интектермәскә, үткәннәрнең өрәкләре белән бимазаламаска карар кылгандыр. Марфа Петровна яманлыкны да кылды, яхшылыклары да бар иде. Кайсы бизмәнгә күбрәк өлеш чыкканын бер Алла гына белә. Һәрхәлдә, адашкан кызның җан тынычлыгы өчен ул һәрвакыт дога кылды...

Төзелештә исә нәтиҗәләр күренә. Хәмидуллалар эшләгән участокка рельслар да салынып килә. Күрәсең, Казанга якынрак өлештә эш бетә, бу тирәдә тир түгүчеләр саны арта бара. Алар янәшәсенә дә яңа кешеләр алып килделәр. Дөресрәге, башта төзелештән бер читтәрәк аннан-моннан каккалап барак сыман, яртылаш җиргә баткан биналар төзелде. Аннан соң баганалар утыртылып, ул бараклар чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынды. Бер чатта сак хезмәте каланчасы да калкып чыкты. Барысы да әзер булгач, машиналарга төяп, бер төркем кешеләр китерелде. Озакламый юл төзүчеләр арасында хәбәр таралды – болары лагерь тоткыннары икән, нимесләрдән дә хәтәррәк кешеләр, шуңа аларны тимерчыбык артында гына тоталар. Тоткыннар төркеме аерым урында, кораллы сак астында эшли.

Хәмидуллаларның бригадасы тоткыннарга якын ук килеп җитте. Тоткыннар дәшмиләр, башларын иеп эшлиләр. Өстән мылтыклы солдатлар иренеп кенә күзәтеп тора. Солдатларсыз булмый – качып китүчеләр шактый. Хәмидулла, билемне языйм дип киерелеп, тоткыннар эшләгән якка күз салды. Кинәт аңа ниндидер таныш йөз күренде кебек. Текәлебрәк карады. Бөкрәйгән, карачкы хәленә калган кешене ул кайдадыр күргән төсле иде.

– Эрнест, – диде ул кинәт үз-үзенә. Аннан траншеядан өскә күз салды. Сакчы солдат күренми иде. – Эрнест!

Бүреге астыннан аксыл чәчләре күренгән тоткын аңа борылды. Бу – Беломорканалдан Хәмидулла ярдәме белән азат ителгән Эрнест иде. Картайган, кипкән, ләкин йөзе барыбер аныкы. Шул ук ягымлы, усаллыкның әсәрен белмәгән чалымнар. Һәм шул ук елмаю.

– Хәмидулла абый! – диде ул, бу очрашуның һичшиксез булачагын белеп яшәгән кеше сыман бер дә гаҗәпләнмичә. – Исәнме, Хәмидулла абый!

Алар, эшләрен ташлап, килеп кочаклаштылар.

– Зур рәхмәт сиңа, Хәмидулла абый, шушы көнгә кадәр сиңа рәхмәт сүзләрен әйтә алмый яшәдем бит! – диде егет, ихлас елмаюыннан берничә елга яшәреп киткән сыман булып.

– Нәрсә өчен, Эрнест?

– Ипи өчен, сабак өчен. Без чыгып киткәч, Николай миңа барысын да сөйләде бит. Син булмасаң, миңа ирекне күрәсе юк, күптән сөякләрем череп ятар иде.

– Тик, син кабат лагерьда түгелме соң?

– Лагерьда, – егетнең йөзеннән елмаю качты. – Алай да, дүрт ел иректә йөреп калдым. Утыз җиденче елда янә кулга алдылар. Хәзер күнегелде инде, сиңа рәхмәт, монда кире кайтканчы сәламәтлек тә азмы-күпме ныгыды. Бу вакыт лагерьда яшәгәч үлмәм инде мин. Срогым тулу белән кайтарырлар.

– Ничек ярдәм итим мин сиңа, Эрнест?

– Ничек дип, – Эрнест, уңайсызланып, елмаеп куйды. – Тоткынга ни кирәк икәнлеген үзең беләсең. Бераз кием, бераз ризык. Шырпы ярап куяр иде. Монда артыгы кирәкми.

– Әй, сез, икәү, нишлисез анда?! – Өстәге солдат янә үз урынына килгән иде. Хәмидулла тачкасына тотынды, Эрнест та эшкә кереште.

Икенче атнада авылдан чыгып киткәндә, Хәмидулланың төенчеге гадәттәгедән күпкә зуррак иде. Анда Вакыйфтан калган чалбар, күлмәк, бишмәт, бияләйләр, Нәсимә булган кадәренчә әзерләгән ризык ята. Боларның барысын да ничек тә булса Эрнестка тапшырасы.

Төзелеш участогына барган шәптә Хәмидулла куе чыршылар белән капланган уйсулыкны күргән иде. Йомышлыйсы бар дигән булып, ул колоннадан бераз артка калды, төенчеген шунда яшерде. Кичтән аны алып Эрнестка тапшырасы гына.

Тоткыннарга якынаю җае төш вакытларына гына мөмкин булды. Хәмидулланы күрү белән Эрнест та аңа табарак авышты. Алар бер-берсенә карамый, эшне туктатмый пышылдап кына сөйләшеп алдылар.

– Иртәгә кичке аштан соң барактан чыга аласыңмы?

– Җидедән соң була.

– Мине тимерчыбыкның бу якка якынрак урынында көтәрсең, – диде Хәмидулла, һәм, тачкасын тотып, баштанаяк эшкә чумды.

Кич җитте. Эш тәмам икәнлеге игълан ителде. Төзелештәгеләр, озын чиратка тезелеп, кайнар аш алырга әзерләнделәр. Хәмидулла исә, башкаларга белгертмәскә тырышып, акрын гына теге агачлыкка таба китте. Аннан төенчекне табып алды. Караңгы иде. Хуҗалык корылмалары тирәсендә генә ут яна, тоткыннар яшәгән бараклар дөм караңгыда утыра, бары ике төштә генә солдатлар учак тергезгән. Монысы әйбәт, аны беркем дә күрмәс. Хәмидулла ач икәнлеген дә онытты. Ул баракларга таба атлады. Чәнечкеле тимерчыбык янына килгәч тә, бер багана артына аркасы белән елышып утырды. Көтәргә кирәк.

Ниһаять, кыштырдаган тавышлар ишетелде. Хәмидулла караңгыда кемнеңдер аңа таба килүен абайлады.

– Эрнест! – диде ул, пышылдап.

– Мин, – дип җавап кайтарды Эрнест.

Хәмидулла тимерчыбык аша кулындагы төенчекне сузды. Ялгыш эләгеп китеп, тимерчыбык аның кул аркасын шактый тирән итеп тырнап узды, кан агып чыгуын ук тойды ул. Ләкин кулын төшермәде. Теге яктан төенчекне кабул итеп алдылар.
Хәмидулла Эрнестка әллә нинди җылы сүзләр әйтәсе иде, егетнең күңелен күтәрерлеген тапмады.

– Рәхмәт! – диде егет, пышылдап кына һәм баракка таба атлады. Аннан кинәт Хәмидуллага таба борылды. – Алла чыннан да бар икән ул. Алла булмаса, без кабат очрашмас идек. Син, бәлки, аның фәрештәседер...

Хәмидулла да урыныннан торды.

– Туктагыз! Атам! – дигән тавыш аны сискәндереп җибәрде. Учакларның берсе яныннан ике солдат аларга таба йөгерә иде. Бер-бер артлы ату тавышлары яңгырады. Халык ашап утырган яктан хатын-кызлар чырылдавы ишетелде. Хәмидулла Эрнестның гөрселдәп җиргә ауганын күреп калды. Икенче мизгелдә ниндидер кайнар әйбер аның да күкрәгенә килеп керде. Авызыннан шаулап кан бәреп чыкты. Хәмидулла мулла, соңгы тапкыр чиксез галәмгә күз салды да җиргә барып төште.

Трассадагы гадәттән тыш хәл хакында хәбәр иткәч, Григорий Афанасьев шунда ук ТАССРның Эчке эшләр буенча халык комиссары Абдулла Габитовка шалтыратты.

– Исәнмесез, Абдулла Гыйсмәтуллович! – диде ул, комиссар белән үзен тоташтыргач та.

– Исәнме, Григорий Давыдович! – Безнең трассада күңелсез хәл килеп чыкты әле...

– Әйе, миңа хәбәр иттеләр. Нинди тәкъдимнәр бар?

– Артык тавышын чыгармаска иде. Болай да күңелсез вакыйгалар шактый.

Халык комиссары дәшми торды, аннан көр тавышы белән:

– Григорий Давыдович, ничек әйтсәгез, шулай хәл итәрбез, бер дә борчылмагыз, – диде. Аннан инде рәсми булмаган тонда:

– Сугыш барысын да тигезләр... – дип өстәде.

Габитовтан соң Шакир Әхтәмов белән сөйләшеп алдылар. Мулланың мәетен кичекмәстән туганнарына бирергә килешенде. Алар инде райкомга килеп тә җитәргә өлгергән икән. Әхтәмов мәрхүмнең туганнарын тынычландырырга сүз бирде. Ике кешенең гомере өзелү бернинди аерым рапортларга да кертелмәде, аларны җитештерү белән бәйле рәвештә вафат булганнарның озын исемлегенә өстәп куйдылар да оныттылар...

...Хәмидулланы бөтен авыл белән күмделәр. Фазылҗан ничек кенә өркетмәсен, мулла белән бәхилләшми беркем дә ул көнне төшкә кадәр эшкә чыкмады. Җеназа намазын урамда бөтен ир-атлар катнашында укыдылар. Мулланы җирләгәч тә, Нәсимә, Зөбәйдә һәм Җиһангир әле бик озак зират өстендә тордылар. Кичке якта өйгә кайткач та, елаудан шешенеп беткән Нәсимә кызын кочаклап алды.

– Беркемгә дә рәнҗемик, кызым, – диде ул. – Барчасына да риза-бәхиллегеңне бир. Бүгенге догаларын гафу үтенү дип кабул ит. Язмыштан узмыш юк, алар да, без дә гаепле түгел. Әтиең һаман түзем, сабыр, кичерүчән булырга өндәде, аның сүзләре – безгә васыять ул. Бернигә дә карамастан, Ходай биргән кадәр гомерне барча булган көчеңне эшкә җигеп яшәргә кирәк, дия торган иде. Онытма шул сүзләрне. Безгә яшәргә кирәк...

1942 елның кара көзендә тагын ике Язмыш Китабы язылудан туктады. Тагын ике җан күккә ашты...

(Дәвамы бар)