Буа (ахыры)

(Романны башыннан укыгыз)

***

1945 елның гыйнварында Освенцим-Аушвицкә канонада тавышлары якынайганнан-якыная башлады. Бу – авиация һөҗүме түгел, бу – туплар иде. Димәк, лагерьдагылар инде күптән сөйләгәнчә, Кызыл Армия бу якларга килеп тә җиткән. Моның дәлиле булып, чәнечкеле тимерчыбык аша Гитлер армиясенең качуын күрергә мөмкин. Көне буе йөк машиналары, җигүле атлар көнбатышка таба ашыга. Аларны танклар, ярым-йорты дивизияләр узып китә.

Көннәрнең берендә лагерьны каты шартлау тетрәтте. Тоткыннар чыгып карагач, озын морҗалы крематорийларның берсе җимерелеп төшүен күрделәр.

Нимесләр ашык-пошык лагерьдан китәргә әзерләнәләр иде. Аягында басып торган тоткыннарны төркем-төркем җәяүләп алып чыгып, каядыр югалалар. Лагерьдан бары тик исән-сау кешеләр генә китәргә тиеш, авырулар, гарип-горабалар биредә кала. Ләкин нимесләр барлык тоткыннарны да көнбатышка таба куа алмады. Вакытлары бетте.

Көннәрнең берендә блоктан чыккач, Таһир шаккатты. Тып-тын. Каланчаларда беркем дә юк. Моңарчы электр тогы йөргән чыбыклар хәзер инде гүләми, көчәнешсез калган. Лагерь буйлап тоткыннар нидер эзләп, иснәнеп йөри.

Таһир кулындагы кызыл свастикалы бәйләвечне сүтеп, читкә ыргытты, күсәкне дә ташлады. Лагерь эченәрәк узды, үзгә бер блокка керде. Биредә шактый кеше бар иде әле. Совет гаскәрләрен аның капо булуын белмәгәннәр янында көтеп тору хәерлерәк.

Блоктагылар үз көнен үзләре күрергә калган. Таһир да уртак хезмәткә карусыз кереште. Блоктагы мичне ягар өчен утын җыеп керделәр. Өшеп беткән бәрәңгедән кәлҗемә пешереп ашадылар. Совет армиясе инде биредә, кул сузымы арада иде. Таһирга көтәргә һәм үзенекеләр белән очрашкач, дөрес сүзләр табып сөйләшергә генә кирәк...

...1945 елның гыйнвар азагында Польшаның Освенцим дип аталган борынгы шәһәре янәшәсендә совет гаскәрләре сәер корылмаларга тап булды. Нимесләр ашык-пошык ташлап чыгып киткән зур бер территория чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган, аның эчендә бараклар, химик препаратлар җитештерүче заводлар, солдат казармалары һәм башка биналар урнашкан иде. Ә иң куркынычы – берничә лагерь системасында ачлыктан, авыр хезмәттән тәмам имгәнгән, шыр сөяккә калган дистәләрчә мең кеше табылды. Соңрак лагерь тирәсендә берьюлы йөзләрчә мәет күмелгән каберлекләр ачыкланды. Ярымҗимерек корылма исә нимесләр качып китәр алдыннан шартлатылган крематорий булып чыкты – шундагы мичләрнең авызында күпме кеше көлгә әйләнгәнен ачыклыйсылар алда иде әле.

Авыр сугыш бәрелешләрен, канкоешны үтсә дә, мондыйдан капитан Хәмит Тимерхановның да йөрәге әллә нишләп китте. Нимесләрдән соң калган мәет өемнәрен дә, асылган кешеләрне дә, соңгы казыгына кадәр яндырылган авылларны да күп күрде ул. Ләкин адәми зат үзенә тиң икенче адәми затны мондый хәлгә төшерер дип, башына да килмәде. Тере мәетләр – аларның хәтта сөйләшергә дә хәлләре юк. Сөяккә чатырдап ябышкан тире – анда ни хисабына җан тора икән?! Ач күзләр, күбесе мондый шартларда яшәүдән акылдан шашкан, хайвани инстинктлары гына калган. Госпитальдә йөргән вакытта Хәмит кешенең теләсә кайсы ерткычтан куркынычрак икәнлегенә янә инанды. Ерткычлар үз тиңнәренә беркайчан да тими. Һәрхәлдә, аларны мондый ук дәрәҗәгә төшерми...

Совет гаскәрләре килгәч корылган госпитальләрнең берсендә дәвалануга Таһир да яткырылды. 

Совет гаскәриләре тоткыннан азат ителгәннәргә медицина ярдәме күрсәтү, ашатудан соң, кемнең кем булуын да ачыклау эшенә керештеләр. Кызыл погонлы кешеләр, аларның палатасына дә кереп, һәрберсеннән мәгълүмат җыеп чыктылар. Болары тоткыннарны азат иткән солдатларга да, йомшак күңелле табибларга да ошамаган, маңгай астыннан сөзеп карыйлар, текәлеп торып күзәтәләр, карашларында җылылыкның әсәре дә юк. Боларны Таһир яхшы белә, ул алар белән күп аракы эчте. Ләкин ул чакта Таһир алар ягында иде. Ә хәзер кем ул? Ватанын сатып, пленга бирелгән коммунистмы? Таһир янә янәшәсендә генә куркыныч йөргәнлеген тоемлады. Аны ничәмә тапкыр коткарган бәхете бу юлы да саклап кала алырмы? Күпме газап аша исән калгач та, менә хәзер генә тормыш сукмагы өзелмәсме?! Шул сораулар белән бимазаланып, ул йоклап китте...

...Таһирның яшь чагы. Ул үзенең өендә сәкедә ята, өстенә җылы юрган ябылган, баш астында мамык мендәр. Тәрәзәдән күзне авырттырырлык яктылык нуры сирпелеп керә. Ишек ачылып китте, бусагада әтисе күренде. Улы янына якын килеп, кырыс итеп аңа карады да борылып чыгып китте. Аннан соң әнисе пәйда булды. Гөлниса карчык, елмаеп, башыннан сыйпады, ул да чыгып китте. Таһир янә ялгызы калды. Тәрәзәдәге нур көлтәсе сүрелде, ахыр чиктә өй эче дөм караңгылыкка күмелде. Таһир, караңгыда калуына куркып, сәкедән төште, капшана-капшана, лампа табып алды, калтыранып, кабызып җибәрде.

Өстәл янында бер бәндә утыра иде. Ул кап-кара киемнән, башындагы озын чәчләре дә кап-кара, дулкын-дулкын булып иңнәренә төшә. Бәндәнең җыйнак кына кара сакал-мыегы бар. Ә күзләре исә янып торган ике ут ноктасы сыман. Күрәсең, лампа уты чагылганга шулайдыр, дип уйлап алды Таһир.

– Утыр, Таһир, – диде бәндә, кулын салмак кына күтәреп. Тавышы гырылдап, тамак төбеннән чыга, кайтаваз булып ишетелә. – Утыр, сөйләшик.

– Син кем? – Таһир иреннәре кибүен тойды.

– Мин – син, син ул – мин.

– Нигә соң син шундый кап-кара?!

– Чөнки мин – синең Чагылышың, синең Чын Йөзең.

– Минем чын йөзем кара түгел.

Тегесе гырылдап көлеп җибәрде. – Әйдә, вакыт үткәрмичә, сөйләшик. Күрәсеңме, мин ничек ябыктым?

Таһир үзенә күз салды. Ул инде бер дә бала түгел, ә хәзерге халәтендәге тоткын иде.

– Соң, мин дә ябык бит...

– Дөрес әйтәсең. Мин синең чагылышың дидем бит инде. Минем ашыйсым килә. Исән калыр өчен, Таһир, миңа ризык кирәк. Мин ризыклы булсам, син дә яшәячәксең. Син ачлыкның нәрсә икәнлеген аңладың бит.

– Нинди ризык?!

– Җан. Чиста, саф, тапланмаган җан.

– Каян алыйм мин аны? – Моңарчы андый җаннарны син миңа күпләп бирә идең. Хәзер дә тырышып кара. Юкса – үлем. Икебезгә дә.
Кара киемнәр кигән бәндә, урыннан атылып торып, аңа ябышты. Таһир аның озын тешләрен, ямьсез борынын, саргылт тән тиресен якыннан ук күреп, коты очты. Ул кычкыра башлады. Күршесе аны төрткәләп уятмаса, төшендә килеш үк үлеп китәр төсле тоелды Таһирга.

Иртәнге аштан соң госпитальгә кызыл погонлы ике солдат керде. Аларның берсе, ишек катына басып, фамилияләрне атый башлады. Солдатның кулындагы исемлектә Таһир да бар иде. Үзенең исемен ишеткәч, ул хәле китүен тоемлады.

Аларны кораллы солдатлар озатуында госпитальдән алып киттеләр. Урам буйлап барганда, Таһир ялга туктаган танкистларны күреп алды. Егетләр, көлешә-көлешә, нәрсәдер турында гәпләшәләр. Таныш тавыш ишетелгән төсле булды. Таһир, атлавын акрынайтып, шул якка төбәлде. Танк янындагы дүрт кеше арасыннан, ниһаять, үзенә кирәген эзләп тапты. Эченә җылы йөгерде. Менә бит ул, аның кан дошманы, биредә!

– Вакыйф! – дип кычкырды Таһир.

Күзләрен төбәп карап торган кеше кымшанмады, аның дәшкәненә игътибар итмәде, ләкин йөзендәге елмаю шунда ук юкка чыкты.

Таһир, колоннадан чыгып, кызу-кызу атлап, танк янына юнәлде. Аларны озата барган солдатларның берсе җикеренеп кычкырса да, борылып та карамады.

– Вакыйф, – диде ул, теге егет янына якын ук килеп. – Менә очраштык...

– Сез миңа нәрсәдер әйтергә телисезме? – дип, урысча сорады танкист.

– Ник кыланасың, синең исемең Вакыйф бит.

Ул арада кызыл погонлы солдатларның берсе килеп җитте.

– Ни булды монда, иптәшләр?

– Белмибез, бу кеше ниндидер ят телдә эндәшә...

– Ни әйтәсез сез аларга? – дип, Таһирга борылды солдат.

– Менә бу кеше... Ул минем танышым... Ул куркыныч җинаятьче... Вакыйф аның исеме...

– Исемегез ничек, иптәш старшина? – Солдат танкистка борылды.

– Старшина Сергей Трифонов!

– Күрдегезме?! Колоннага кайтыгыз!

Үзен көткән төркемгә барганда, Таһир танкистка берничә тапкыр борылып карады. Юк, ялгыша алмый ул! Аның каршысында Вакыйф басып тора иде! Бераз олыгайган, чәчләре чаларган. Әйе, вакыт һәм сугыш кешене үзгәртә. Ләкин йөз чалымнары, тавышы – алар барыбер саклана бит. Соңгы тапкыр борылганда, ул танкның башнясына ясалган номерга күз салды. Номерны һичшиксез истә калдырырга кирәк иде...

Кайчандыр нимесләр хуҗа булган бинада бүген совет гаскәриләре урнашкан. Таһир, чираты җиткәч, кабинетка керде. Стеналардан Гитлер рәсемнәрен алып ташлаганнар, аның урынында кадак караеп тора. Ә мебельләр шул ук – СС офицерлары эшләгән бүлмәдә портреттан кала берни дә үзгәрмәгән кебек. Өстәл артында симез гәүдәле хәрби кеше утыра. Ул бусагадан атлап кереп, үрә катып калган Таһирга бер генә караш ташлады да өстәл читендәге өемнән бер папканы тартып чыгарды.

– Тәк, исемегез?
– Таһир Солтан улы Фәтхуллин!

– Званиегез?

– Рядовой!

– Кайда һәм кайчан пленга чыктыгыз?

– Пленга чыкмадым мин, мине пленга нимесләр төшерде...

– Кайда һәм кайчан?!

– 1941 елның 7 ноябрендә... Мәскәү янында...

– 7 ноябрьдә үк?! Менә сиңа мә!

– Без парадтан соң позицияләргә кайттык, төнлә нимесләр һөҗүм итте. Мин бер танкны яндырдым, икенчесе өстемә менде...

– Өстеңә үк?! Минем каршымда өрәк басып тора икән алайса! Хәрби кеше симез бармаклары белән теге папкадагы кәгазь битен тартып чыгарды.

– Монда ничек исән калдыгыз? Сатылыпмы?

– Сатылмадым... Мин коммунист бит...

– Ә, коммунист икәнлегеңне искә төшердеңмени? Коммунистларны нимесләр беләсеңме, нишләтәләр? Стенага терәп аталар! Сине ник атмадылар?

– Парадтан соң документларны кире бирергә өлгермәделәр, ә мин нимесләргә коммунист икәнлегемне әйтмәдем...

– Монда нимесләргә хезмәтче булганга исән калган син!

– Мин ватаныма хыянәт итмәдем. – Таһир бугазына төер килеп тулганын тойды. – Ләкин чын хыянәтчене атап бирә алам. Хәрби кинәт кызыксыну уянган кыяфәт белән Таһирга карады. Бераз йомшарган төсле булды.

-Йә, әйтеп кара.

– Бирегә килгән гаскәрләр арасында бер танкист бар, ул 1933 елда безнең авылда фетнә чыгарып, качып киткән кеше. Аның чын исеме Вакыйф, ләкин ул үзен старшина Сергей Трифонов дип атады. Мин таныдым аны. Бик хәтәр җинаятьче, Сталинга каршы яла яккан кеше ул...

Бу юлы хәрбинең йөзендә чынлап торып гаҗәпләнү рәвеше иде. Ул сүзсез генә Таһирга карап торганнан соң, ишеккә таба кычкырды:

– Иванов!

– Тыңлыйм, иптәш майор!

– Капитан Тимерхановны табып монда алып кил әле. – Аннан янә Таһирга борылды. – Хәзер, барысын да ачыкларбыз.

Тимерханов ишектән кергәч тә, Таһир аның белән таныш икәнлеген шунда ук искә төшерде. Ул, аңа кулын сузып, елмаеп, татарчалата мөрәҗәгать итте:

– Иптәш капитан, рядовой Фәтхуллин! Хәтерлисезме? Парад, аннан соң землянкада кәгеп утырдык, шул вакытта һөҗүм башланды?!

Капитан бераз уйланып торды, аннан шулай ук елмаеп, үзенә сузылган кулны кысты.

– Ә, хәтерлим, әлбәттә! – Янәшәдә майор булганга, капитан Таһирга урысча җавап кайтарды.

Таһирның кыяфәтен күздән кичергәч, йөзендәге елмаюы югалды. Капитан майорга борылды.

– Чакырдыгызмы, иптәш майор?

– Сез нәрсә, әллә танышмы?
– Таныш, иптәш майор, таныш. 1941 елгы парадта бергә катнаштык, бергә нимесләр белән сугыштык.

– Менә бу... Бу гражданин әйтүенчә, сездә күсе пәйда булган бит. – Нинди күсе тагын?

Таһир яңабаштан Вакыйф турында сөйләп бирде. Кызыл погонлы хәрби дә аңа мөнәсәбәтен үзгәрткән иде, шуңа бу юлы иркенләп, тозлап-борычлап, булганына булмаганын да өстәп сөйләү мөмкинлеге туды. Ике хәрби аны бүлдермичә тыңладылар. Бәян тәмам булгач, кызыл погонлысы Таһирга:

– Сез китә аласыз. Иванов! – дип кычкырды да, Таһир артыннан ишек ябылгач, Хәмиткә борылды.

– Нәрсә әйтерсең, капитан?!

– Нәрсә дияргә дә белмим инде, иптәш майор. – Хәмитнең йөзе каралды, ул тирән уйга батты.

– Ялгышкандыр бу кеше. Трифонов Сталинградтан алып бирегә кадәр килеп җиткән хәрби, ул үзенең хак юлдан баруын канлы бәрелешләрдә раслады.

– Андыйлар арасында сатлыкҗаннар да булгалый, капитан.

– Мөгаен, Фәтхуллинның башы киткәндер. Мондый мәхшәрдә дүрт ел яшәп, теләсә кем акылдан шаша ала...

– Анысы мөмкин, бик мөмкин. Ләкин! – Майор шап итеп симез учы белән өстәлгә китереп сукты. – Ләкин, капитан, сигнал бар икән, без тикшерергә тиеш. Гаеп итмә, яме. 


Эпилог 

Зөбәйдә өйгә кергәч тә, мич каршына ашыкты. Вак йомычка, чыраларны утын астына куеп, Никита Хрущёвның озын доклады басылган гәҗитне салды, шырпы сызып, ут тергезеп җибәрде. Җиһангир булмагач, ялгызына авыр, колхозда эштә вакытта өе суынырга өлгерә. Улы район үзәгендә укуда, ялларга гына кайтып киткәли. Барлык өй хезмәте, каралты-куралар, юклы-барлы терлекләр бер Зөбәйдә җилкәсенә калды.

Мичтәге утыннар шатырдап яна башласа да, толыбын салырга ашыкмады – йорт җылынганчы шактый вакыт үтә. Чәйнеген, кичәдән пешергән шулпасын җылытырга куйды. Бер башына күп кирәкми, кайнар ризыкны ике көнгә бер генә әзерли. Хәер, анысы да тамагыннан үтми.

Ут алгач, эленгеләрне япты, өй эченә бераз гына булса да кот керде кебек. Толыпны да салырга мөмкин.

Зөбәйдә, мич артына кереп, тәһарәт алды, яшерен почмактан намазлыгын чыгарды. Тәрәзәдәге эленгеләр аша кеше-кара күзе үтмәгәнлегенә инангач, намазга басты.

Һәр көне менә шулай үтә иде аның хәзер. Вакыт, ялгызлык, авыр хезмәт, аннан да бигрәк кайгы-хәсрәт йөзенә мәңге төзәлмәслек эзен салса да, яшь чагындагы матурлыгы, нуры югалмаган. Башына төшкән бәлаләрне сабырлык белән җиңеп яши бирә. Инде әнисе Нәсимә дә гүр иясе...

Намаздан соң табынга утырыйм дисә, ишек кактылар. Кем булыр икән бу? Әллә инде янәдән колхоз рәисе Таһир исереп килеп җиткәнме?! Соңгы тапкыр керүендә дә Зөбәйдәнең бөтен күңел тынычлыгын алды, әллә ничә төн буе йокламаслык итте. Әшәке, бәгырьгә кадала торган сүзләрне ул мөртәт таба белә шул! Зөбәйдә ишек келәсен сак кына күтәрде. Чоланда караңгы иде.

– Кем бар? – дип сорады ул.

– Мин бу, Зөбәйдә. Мин – Вакыйф...

Ничәмә дистә ел ишеткәне юк иде аны Зөбәйдәнең. Тавышы бераз гына үзгәргән, ирләр кырыслыгы кергән, ләкин бу – өзелеп сөйгән, төшләреннән чыкмаган Вакыйфының тавышы иде!

– Вакыйф... – дип пышылдады Зөбәйдә.

Аннан, шатлыгын һәм җан ачысын бергә кушып, кычкырып җибәрде:

– Вакыйфым!!!

Вакыйф бусагадан атлап керде. Нык ябыккан, таушалган, җыерчыклар белән чуарланган. Күзләре генә элеккечә калган – шул, яшьлегендәге караш!

Алар берара дәшми генә бер-берсенә карашып тордылар. Зөбәйдә беренче булып аңга килде, акрын гына якынаеп, иренең иңнәрендәге карларны сыпырып төшерде, бүреген салдырды. «Вакыйфым, җаным, бәгырем» – дия-дия пышылдап, елап җибәрде. Иреннәр иреннәргә тартылды. Ике газиз җанның күз яшьләренә чыланган әче һәм шул ук вакытта татлы үбешү иде бу. – Нигә син кайтуыңны хәбәр итмәдең? Колхоздан ат яллап, Буа станциясенә барыр идем, – диде Зөбәйдә, бераз тынычлана төшкәч.

– Җиһангир белән бергә каршылаган булыр идек...

– Минем менә шушылай кайтасы килде. Китмәгән төсле. Сине борчыйсым килмәде. Башта үзең белән генә күрешергә теләдем... – Өсләреңне сал, әнә теге сандыкта Җиһангирның кием-салымнары, сиңа ярарга тиеш алар, – дип, Зөбәйдә, ашыга-кабалана иренә хезмәт күрсәтергә ашыкты.

Вакыйф, мич артына кереп, җылы су белән юынды, төрмәдән чыгып, юлда узган вакыт эчендә шактый үсәргә өлгергән сакал-мыегын кырды. Чатнаган көзгегә күз төшергәч, үзенә-үзе шатланып куйды – болай матур гына күренә тагын үзе!

Ул арада Зөбәйдә табын корган. Шулпа исе борынны кытыклый, кара көнгә дип саклап торган урыннан бал да чыгарылган. Вакыйф, ач икәнлеген күрсәтмәскә тырышып, мөмкин булганча ашыкмый ашарга тырышты. Сөйләшергә шактый сүз җыелса да, берсе дә аны-моны дәшмәде. Озакламый өйдә ут сүнде... ...Вакыйф изрәп китүен тойды. Тәне генә түгел, җаны да моңарчы белмәгән ләззәт дәрьясына чумды. Менә ул үзенең туган өендә, кочагында мәңгелек мәхәббәте Зөбәйдә, алар икесе бергә бер җылы юрган астында... Беркая да чабасы, беркемнән дә качасы юк. Урамда буран түбә такталарын дөбердәтә, мичтә шатырдап утын яна, шундый җылы, тыныч, рәхәт! Бәхет менә шушы түгелмени! Һәм бер мизгел өчен мәңге иза чигәргә мөмкин.

– Җиһангир бигрәк үсеп киткән, – диде ул, түшәмдәге бер ноктага төбәлгән көе.

– Сиңа тартым. Буе да, килеш-килбәте дә. Киребеткәнлеге дә...

– Анысы әйбәт! Киребеткән булмасам, кайта да алмас идем, холкым гына коткарды. Хатларда барысын да язарга ярамаганлыгын беләм, йә, сөйлә, авылда, дөньяда ниләр бар?
– Ниләр дип... Таһир сугыштан соң колхоз рәисе итеп билгеләнде. Хәзер дә ул җитәкче. Вакыйфның йөрәге кысылды. Шушы көнгә кадәр төрмә газапларын кем аркасында күрүен Зөбәйдәгә әйтергәме-юкмы? Белмәсә, хәерлерәк булыр. Вакыты җитмәгән, анысын да ирештерер.

– Таһир каһарманмыни?

– Каһарман. Сугыш батыры. Медале дә бар. Аны кая барса да калдырмый, түшенә тагып йөри. Үзе әсирлектә дә булган.

– Әсирлек гаеп түгел, сугыш бит...

– Аңлыйм... Тик күрше авылларда әсирлектән кайткан ирләрне тикшерүчеләргә йөртеп бимазалап бетергәннәр, рәтле эш бирми интектерәләр, ә моңа – колхоз рәисе урыны.

– Булдыклы кеше, димәк. Безнең төсле имгәк түгел. Сиңа бәйләнмиме?

– Юк, миннән курка бит ул. Кайткач та, күрше авылдан хатын алды. Ике балалары үсеп килә. Тормышы түгәрәк.

– Эчәме?

– Эчә. – Зөбәйдә көрсенеп куйды. – Бер көнне исерек килеш өйгә килгән. Әллә ниләр сөйләп бетерде, хәмердән башы алмашына бугай инде. Имештер, әсирлектә минем әтинең энесе Сәгыйдулла абый да булган. Бергә тоттылар, ди.

– Бик мөмкин. Дөнья түгәрәк, кайда кем белән очрашканыңны белми дә яшисең. Ул очрашу хәерлегә дә булырга мөмкин, хәтәргә дә, – диде Вакыйф, Освенцим лагере янында Таһир белән күрешүләрен исенә төшереп. Бер карасаң, меңнәрчә чакрым ераклыкта авылдашыңны табу зур бәхет шикелле. Тик Вакыйф өчен ул дистә елга якын төрмәдә утыру белән тәмамланды...

– Абыйны сатлыкҗанлыкта гаепләде, нимесләргә хезмәт итте, диде.

– Тик, нигәдер, туган ягына Сәгыйдулла абый түгел, Таһир гына әйләнеп кайта алды... Ышанма син аңа, Зөбәйдә. Гомере буе ялган белән яшәүче кеше бит ул. Тик ялган мәңге дәвам итә алмый.

– Беләм, Вакыйфым. Кеше газаплары, күз яшьләре, әрнү-борчулары залимнәр тарафыннан корылган ясалма буа эченә җыела да җыела. Ләкин ул буаның да чикләре бар. Һәм, вакыты җиткәч, аннан чыккан ерганаклар ташу булып агып китәчәк. Ул ташуны беркем дә туктата алмас. Дөреслек шул чакта һичшиксез ачылыр!

– Син шул вакытны без күрә алырбыз дип уйлыйсыңмы?

– Мин моңа ихлас күңелдән ышанам!

Вакыйф Зөбәйдәне ныграк кочты.

– Мин сине һәрвакыт төшләремдә күрә идем, Зөбәйдәм-бәгърем...

– Мин дә...

– Безнең беренче төн... Ул меңнәрчә кат кабатланды, бетмәс саташуга һәм шул ук вакытта чиксез ләззәт чарасына әйләнде... Зөбәйдә кыяр-кыймас кына сорарга җөрьәт итте:

– Вакыйф, син минеке генәдер бит?

Вакыйф Зөбәйдәнең күзләренә текәлде. Сәер сорау иде бу. Шул ук вакытта табигый һәм урынлы. Бер генә мизгелгә зиһенен чуалтып,Сталинград янындагы хәрби госпиталь, санитарка Валентина хатирәләре килеп төште.

– Синеке генә, җаным... Шайтан коткылары булды, тик мин бирешмәдем. Без инде беркайчан да күрешмәбез дигән уйлар да кергәләде. Ул вакытта мин, күзләремне йомып, бергә кичергән назларны искә төшерә идем.

Зөбәйдә тынычланып калды төсле.

– Син Аллаһы Тәгалә, динебез хакына зыян күрдең, ул үзе сиңа бөтен сынауларны да җиңеп чыгарга көч биргәндер.

– Бер генә дә шигем юк. Ә мәчетнең ае? Ул исәнме?

– Исән. Мин аны ышанычлы урынга яшердем, беркем дә таба алмаячак. Ә вакыты җиткәч, туган авылыбызда мәчет салынгач, без аны синең белән халкыбызга кайтарачакбыз.

– Ул көннәрне дә күрә алырбызмы икән?!

– Әлбәттә. Синең кайтуыңа беркем дә ышанмады – бер мин генә көттем, һәм менә син минем янымда. Бу Ходайның могҗизасы түгелмени? Кешелек мәңге имансыз булып яши алмаячак, аның барыбер азагы була.

Вакыйф, ирексездән, елмаеп куйды.

– Дин кайтып, мәчет ачсалар, анда да мулла итеп Таһирны куярлар инде, – диде ул, усал мәзәгеннән тыела алмый пырхылдап көлеп.

Зөбәйдә бу сүзләргә бер дә аптырамады.

– Анысы да булырга мөмкин. Тик иман беренче нәүбәттә күңелдә булырга тиеш. Ә имансызлар барыбер җәзасыз калмас. Ахирәт бар бит әле. – Зөбәйдә Вакыйфка ныграк елышты. – Әтинең әйтеп калдырган бер васыятен үтәмәдем. Лагерьдан кайткан вакытта ул мари урманнарында Абдай атлы бер кешедә сыену урыны тапкан, төн кунып чыккан. Саубуллашканда, әтием, рәхмәтемне ничек җиткерим дип сораган. Абдай, дөньялар тынычлангач, кунакка чакырырсың, дигән. Шул агайны эзләп табып, гаиләсен безгә дәшәсе булыр...

– Анысын да эшләрбез, җанкисәгем.

– Ял ит инде, йокла, йөрәк маем...

Әче җил дулаган тавышка тибрәлеп, Вакыйф белән Зөбәйдә татлы йокыга чумдылар. Әйтерсең, буран аларның газапларын, кайгы-хәсрәтләрен күмеп китәргә маташа. Ә иртән... Иртән яңа көн башланачак. Җиргә яткан хәтфә кардай ак, якты һәм чиста. Анда инде явыз залимнәр дә, канлы хаиннар да, мәкерле бәндәләр дә, сугыш-җәберләр дә булмас төсле. Хәсрәт һәм гаделсезлек буасын бары тик сабырлык һәм вакыт кына җимерә алачак...
 

Тәмам.

 

Реклама