Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакый Урманче хатирәләре

Хатирәләр... Хатирә – ул кешенең үткәне, шәхси тарихы. Кеше – үзе үк   хатирәләр тупланмасыннан торган кечкенә генә тарих. Ул бик бай һәм бик ярлы булырга да мөмкин. Кызганыч, без аларны еллар узу белән онытабыз, хатирәләр кеше белән юкка чыга, югала. Якыннарыңның да хәтерләре барлык истәлек-хатирәләрне саклап бетерә алмый. Аларны кәгазьдә теркәп калдырганда гына, ул киләчәк буыннарга барып ирешергә мөмкин. Ирешмәгәннәре дә шактый...

Хатирәләр дәфтәре әдәбиятта төрле формада, төрле вариантта яши. Кемдер аны мемуар, автобиографик әсәр, көндәлекләр, хатлар тупланмасы рәвешендә тәкъдим итә. Бакый Урманче аны тәрҗемәи хәл һәм хатирә итеп күзаллаган, 1960 еллардан башлап, үткән көннәренең хатирәләрен әкрен генә төрле кәгазь битләренә теркәп барырга тырышкан. Шактый еллар көндәлекләр язу белән дә шөгыльләнгән. Ләкин аларның күбесе сакланмаган, сакланганнары да тулы түгел, яисә кисәк-кисәк кенә. Шунысы кызык: үзе күргән, аралашкан кешеләре хакында исемлек төзи, шуның нигезендә истәлекләр итеп, хәтерен яңарта барган. Булачак, язылачак “Хатирәләр”енең керешенә Урманче түбәндә ният-сүзләрне язарга тиеш тапкан. Керешнең исеме “Хатирәләр – хатирәләр...” дип аталган. Хәзер керештәге сүзләргә игътибар итик: “Төрле үзгәрешләр белән кичергән гомеремдә байтак шәхесләрне очратырга, байтак вакыйга вә хәлләргә шаһид булырга, җәмгыятьтә күренекле урын тотып, дөньяда нинди булса да эз калдырган затлар белән сохбәт-әңгәмәдә булындым. Шуларны кәгазьдә индереп калуны күңелем теләде.

Монда исеме аталган шәхесләрнең күбесен күрдем, мәҗлестәш булдым. Кайберләре белән үзем күреп, таныш булмасам да, якын туганнары аркылы таныш булдым. Бу хатирәләрдә документ фәлән белән исбат ителүләр юк. Ләкин (ялгыз) фәкать озын колактан ишетелеп кенә язылган хакыйкый нигезе, риваясе булмаган сүзләрне теркәүдән сакландым.

Үзем күргән, үзем туры әңгәмәдә булып алынган хәбәрләр, вакыт-хисап даталары аз китерелде. Чөнки зиһенем цифрлар-рәкымнарга бик буйсынмас – саран булды.

Яшьләр вә урта яшьле зыялыларны югалтып сөйләшкәндә, күптән түгел генә узып киткән вакыйгаларны, күптән түгел генә дөнья куйган халкыбызның культурасына хезмәт иткән затларның исемнәрен дә белмиләр.

“Исә җилләр, / Күчә комнар, / Бетә эз...” /

Эз бетмәс дип яздым.

Бер үк архивларда казынып йөргәнем юк, булдыра да алмыйм. Ул миллионнарны туздырып, тәрбия итеп, соңыннан үзенең туфрагына әверелгән изге-мөкатдәс җирнең бавырында нинди генә аң вә тойгылар сеңмәгән! Йа Хода!..

Кайберләрнең исеме генә аталган, кайберләре хакында мәгълүматымның чынбарлык нигезенә, ышанычлы ташлардан саналган булуына нык инанып, киңрәк информация бирергә тырыштым. Вә Аллаһ игълам билсавап”, - дип яза.

Б.Урманче үзенең хатирәләрен әдәби әсәр буларак, күз алдына китермәгән, әлбәттә. Ул бары аерым-аерым шәхесләрне барлау, язмасында язганча, үзе белгән кадәрле вакыйгаларны әйтеп калдыруны максат иткән. Шул ягы белән башка төрле мемуарлардан аерыла да инде ул.

Мемуар әдәбият хакында сүз кузгалтканмын икән инде, азрак тарихына да тукталып үтү кирәктер. Татар әдәбиятында мемуар әдәбиятка, нигездә, ХХ гасырның 50-60 елларда игътибар ителә башлаган. С.Кудашның 1957 елда “Хәтердә калган минутлар” һәм 1964 елда “Яшьлек эзләре буйлап” мемуарлары татар һәм башкорт әдәбиятында тарихи вакыйга буларак кабул ителде, 60 нчы елларда З.Бәширинең “Замандашларым”, 70-80 нче елларда Г.Тавлинның “Афәт”, И.Салаховның “Колыма хикәяләре” һәм башкаларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Ләкин болар, югарыда искә алынганча, әдәби әсәр жанрына карыйлар.

Мемуар әдәбият яисә теләсә нинди язмада вакыйга, шәхесләргә фәкать үзенең шәхси мөнәсәбәтен генә белдерә ала. Ул күп очраклар субъектив характерда була, вакыйгаларның тасвирланышы хакыйкатькә туры килсә дә, фактик яктан төгәллеккә дәгъва белдерә алмый. Шул сәбәпле, мемуар әдәбият, яисә мемуар стилендә язылган башка язмалар да аңа дәгъва кылмый. Б.Урманченың истәлек-хатирәләре дә шулар рәтендә каралырга тиеш.

Б.Урманченың шәхси архивында әлифба тәртибенә салынып, кулъязма хәлендә сакланган истәлек-хатирәләре бар. Аларның кайберләре акка күчерелгән, кайберләре каралма яки аерым кәгазь кисәкләрен уйланылган вариант, йә шәхес хакында берәр җөмлә белән язып кына үтелгән. Искә алынганча, иң элек ул шәхесләрне барлап, исемлек тә төзегән. Ул исемлек шактый зур һәм күләмле. Бу урында татар, рус һәм башка төрки мәдәнияткә танышрак кайбер фамилияләрне генә атап үтәрмен. Исемлектә ХХ гасыр башы һәм 70-80 нче елларда танылган шәхесләр дә бар. Ш.Мөхәммәдьяров, Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, Н.Гасрый, М.Солтангалиев, Галимҗан Идриси, Габделбарый Баттал, Лотфый Исхак, Ш.Әхмәдиев, соңрак дәвернең күренекле шәхесләре: Байназар Әлминев, Х.Якупов, Л.Фәттах, Н.Җиһанов, Н.Рахлин, Латыйф Хәмиди, Д.Лопатников, М.Хомяков, А.Григорьев, А.Шевченко, төрекләрдән: Назыйм Хикмәт, Мостафа Сөхби, Әнвәр паша, казак һәм үзбәкләрдән Д.Кунаев, Җамбул Җабаев, Әхмәт Жобабаев, Сатпаев һ.б.

Болар кыскача гына атап үтелде. Шәхси архивтагы кулъязма истәлекләр ХХ гасырны иңли. Истәлек язмалар арасында күренекле шәхесләр белән янәшәдә Б.Урманченың язмышында, тормышында мөһим роль уйнаган кешеләрне дә күрергә мөмкин, әлбәттә. Туганнары, якын дуслары, якын тирәдәге дин әһелләре, мәдрәсәдә бергә укыган шәкерттәшләре, очраклы рәвештә танышып киткән кешеләр дә хатирәләргә теркәлеп калган. Кыскасы, әгәр дә хатирәләрнең кулъязмасы китап итеп нәшер ителсә, ХХ гасыр, гомумән, рәссамның замандашлары хакында тагын да тулырак мәгълүмат белән танышу һәм аларга бөтенләй башка яктан ачылган, башкача якын килергә, яңача фикерләргә ярдәм иткән булыр иде.

 Укучыга тәкъдим ителәчәк истәлек-хатирәләрне ике өлешкә бүлергә туры килде. Беренчесе, Б.Урманченың шәхесен, тәрҗемәи хәлен өстәмә чыганаклар белән тулыландыру максаты белән һәм рәссамның йөргән җирләре, тормышында мөһим роль уйнаган вакыйгалар, шәхси фаҗигасен ачарлык материалларны рәссам ничек язган булса, шул хәлдә, ягъни авторның стилен саклап, укучыга ирештерү. Дөрес, аларның кайберләре азрак үзгәртелеп, Б.Урманченың җәмәгате Ф.Әхмәтова тарафыннан төзеп бастырылган “Баки Урманче и татарская культура” исемле китапта “Гомернең беренче хатирәләре”, “Мөхәммәдулла бабай”, “Агыйдел”, “Ак беретлы кыз” кебек язмалары һәм “Соловки һәм казакъ дуслар” исеме белән басылган әңгәмәсендә өлешчә чагылып үткәннәр. Мин ул чыганакларны тулырак бирүне максат итеп куйдым. Сәбәбе ачык: Урманче ХХ гасырның дәһшәтле вакыйгаларын үз күзләре белән күргән, шул фаҗигаләрне үз җилкәсендә татыган, шул гарастлардан Аллаһның ярдәме белән исән кала алган, иҗатында югары үрләргә ирешә алган шәхес. Бу материаллар рәссамның тәрҗемәи хәлендәге мөһим детальләрен тулыландырыр дигән өметтәмен.

Хатирәләрнең икенче өлеше – Б.Урманче язмышында, яисә иҗтимагый тормышта азмы-күпме роль уйнаган аерым шәхесләр хакындагы истәлек-хатирәләрдән гыйбарәт. Алар да рәссамның шәхси язмышындагы аеруча әһәмиятле вакыйгаларны, ХХ гасырның олуг шәхесләре белән таныштырганда, Урманченың аралашу даирәсен, гасырның фаҗигале тарихын ачуда ярдәм итә алыр дигән уйдамын.

Кереш мәкалә авторы һәм кулъязма текстларны басмага әзерләүче Зөфәр Мөхәммәтшин

                           Солдатка алыну. 1916 ел

Май аеның матур көннәренең берсендә Тәтештәге солдатка алу комиссиясе Габделбакый Идрисевне (призыв исемлегендә шулай язылган иде) гаскәрләргә алырга яраклы диеп тапты һәм 3 көн эчендә озатачакларын, шунлыктан һаман китәргә хәзерләнеп торуны агяһландырды.

Әткәй мәрхүм бик кайгылы хәлдә, ләкин күз яшьсез, пароходка утырып, өйгә китте. Минем белән безнең авылдан янә берничә егет, шулар арасында Газиз Миңлегали угылы да бар иде. Газиз миннән өлкәнрәк булса да, минем белән бер елны каралды. Ул Казакъстанда балалар укытып, берничә ел каралырга кайтмыйча торган иде. Шулай Казакъстан даласында посып, гаскәрләргә бармый калган кешеләр булды бит. Бер-ике көннән соң, безне пароходка төяп, Самарага, аннан эшелон белән товар вагоннарында Оренбург ягына алып киттеләр.

Даланың иң матур, чибәр чагы иде. Язгы тором. Җир йөзе яшел утка һәм чәчәкләргә капланган. Казак даласы: төзлек, тигезлек, киңлек. Офык еракка-еракка киткән. Ара-тирә кечкенә генә берничә тирмәдән торган казакъ авыллары күренә. Төяләр, куй көтүләре, станцияләрдә бушлык. Чалкар, Казалы кебек станцияләр сирәк.

Акмәсҗед-Перовскийга[1].  1916.

Төркестан тимер юлының станцияләре үзләренең корылышы-төзелеше һәм буялышы белән аерым характерлы кыяфәттәләр. Алар хәзер дә әле һаман шул рәвештә Акмәсҗед-Перовский шәһәренең  станциясендә шул рәвештә иде. Станциянең алгы ягында, гадәттәгечә, асфальтланган перрон-платформа. Станция бинасының арка ягында кечкенә генә баг сыман агачлык-куаклык, тир-ягында тузан. Поезддан төшкәч, безне шул агачлар астына һәм станциянең ике ягындагы рәшәткә коймалар янында урнаштырдылар. Күбрәк татар егетләре булып чыкты. Казан һәм Сембер губернасы халкыннан иде. Бер-ике [көн] шундагы тузанда аунагач, безне кабул итә торган солдатлар һәм офицерлар килде. Алга музыка командасы булган хәлдә, дәртле маршлар тавышы белән гаскәри лагерьга киттек. Безнең аяк астыннан тузан күтәрелеп бара иде.

Шәһәр чигенең түбән ягында Сырдәрья  буенда өченче укчы Себер полкының (3-й Сибирский стрелковой полк) лагеры урнашкан иде. Мине 4 нче батальонның 2 нче ротасына, 2 нче взвод, беренче бүлеккә урнаштырдылар. Юындыру булмады кебек. Гомумән, анда мунча керү минем хәтеремдә калмаган. Бераздан зур таслардан шти һәм карабодай боткасы белән сыйладылар. Лагерь саманнан[2] корылган бик күп бараклардан тора иде. Баракның ике башында ишек. Уртасында баштан башка ике якка да чыга торган. Ике катлы куш сәке-нар (нары) ясалган. Боларның такталары ышкыланмаган да (гомернең урта чагында мондый сәкеләрдә янә ятарга туры килде бу фәкыйрьгә. Бусы Соловки лагеренда тиде). Һәр баракта бер рота. Идәне җир, түбәсе камыштан. Сырдарья белән бараклар арасында зур мәйдан: барлау һәм бүлек җыелышлары чагында шул мәйдан бөтен полк тезелә, иртәнге-кичке барлау чагында “Боже, Царя Храни”ны[3]  җырлый идек. Полкның командиры полковник Норкевич, ротаның командиры Казанский, взвод командиры прапорщик Козловский иде. Аның ярдәмчесе һәм бүлек командирлары һәммәсе диярлек украиннар иде. Новоселов һәм Рожков берсенең фамилиясе исемдә калмаган. Өйрәтү яхшы ук тәртипле бара иде. Ашау-эчү дә вакытлы иде. Ләкин гаскәри киемнәрне безгә тиз бирмәделәр. Лагерьның батыш ягында бөтенләй чәнечкеле ут белән капланган дала иде. Шул далада практик уен ясала. “Тезлән!” дигәндә тезләнергә, “ят!” дигәндә ятарга туры килә. Бу рәхимсез үләненең чәнечкеләре шытырдап тезгә, ботка керәләр иде. Шул шартларда киемнәр тиз тузды, керселеп бетте[4]. Безгә иске, ямаулы солдат киемнәре бирә башладылар. Июнь аеның ахырында булса кирәк, безне урамга чыгарып, сафка куйдылар. Монда бер батальоннан артык кеше иде. Хәтта ике батальон булгандыр. Шалама киемнәрне салдырып, яңарак, бөтенләй яңа булмаса да, яхшы юылган, ямалган киемнәр, арка капчыгы һәм мылтык бирделәр. Без[не] сугышка җибәрәләр икән дип куркыштык, чөнки безгә бернәрсә әйтүче юк. Ләкин безне эчке фронка җибәргәннәр икән. Августта булса кирәк, Скоблев-Маргилан[5] шәһәрендә туктадык. Корбан гаете вакыты булса кирәк. Безнең бүлек гает вакытында гает укыла торган мәйданны әйләндереп алып, гает намазы вакытында саклап тордык.

Бу казакъ-кыргыз-үзбәк гыйсъянының[6] иң кызган вакыты иде. Безнең белән монда Урал казачийлары да бар иде. Алар да гает намазы укучыларны саклауда катнаштылар. Күңелдә авыр-авыр тойгылар. Бу шәһәрдән тиз киттек. Тукталдык Әндиҗанда. Анда борыннан калган землянка-казармалар бар икән. Шуларда урнаштык. Анда бик күп солдат бизгәк белән чирли башладлы. Гаҗәп, мин Урал тайгасында алган иске бизгәгем булуына карамастан, монда ул чир яңармады. Иммунитет, ахры.

Казакъстан, Кыргызстан далаларына җибәрелгән бүлекләр дала халкын талап йөргәннәр, келәмнәр, ястыклар төяп кайттылар. Алардан бер үлгән кеше булмады.

Сентябрьнең 28 – 29лары булса кирәк, Әндиҗаннан безне бүлекләп, күпләрне казакъ далаларына гыйсъян басарга җибәрлеләр. Без бер кечкенә бүлек Әндҗанның тимер юл станциясен сакларга калдык. Станция янында зур гына чәйханә бар иде. Анда тимер юл эшчеләре арасында татарлар да бар иде. Хәтта Күл Черкененнән дә бер егетне очраттым. Алар туган иле хакында сөйләшергә яраталар, сагыналар иде. Кавын-карбыз өлгергән вакыт, көзге айлар, һичбер вакыйг булмады[7]. Үзбәкләр гаҗәп тыныч яшиләр иде.

Кышын безне Акмәчеткә кайтардылар. Ноябрь-декабрь  айлары бик суык булды. Декабрьдә ни өчендер Казалы[га][8] илтеп, анда берничә көн суык казармада яшәгәннән соң, Хукандка китереп төшерделәр. Бу декабрьдә булса кирәк, чөнки февраль революциясенә кадәр шәһәр белән яхшы танышкан идек инде. Безне
Әфган багдагы казармаларга урнаштырдылар. Минемчә, безнең бүлек бер зурайтылган ротадан торса кирәк. Рота особого назначения, яисә «стрелковой» рота[9]. Хәзер хәтеремдә яхшы сакланмаган. Ротаның командиры бер яшь поручик иде. Бик гаскәри тәртип яраткан булып кылана, һәм ни өчендер сугыш вакытында һәрбер офицер гади хаки төстә[10] киенеп йөргәндә, ул купшыланып, татулык заманында киелә торган кызыл кырпулы картуз[11], соры драп шинель киеп йөри иде. Безнең вазифа шул ук афган багда[12] 7 – 8 казарма-баракка урнаштырылган немец офицерларын саклау булды. Болар чын алман түгел, Австрия гаскәрләреннән сугыш башлангач ук әсир төшкән чехлар, словаклар булды, ахры.

1917 елның февраль революциясе Хуканд дәверенең иң истә калырлык вакыйгасы булды. Бу вакыйга мине тәмам шаштырды. Хукандта тәмам җылы яз көннәре башланган иде. Революция алдыннан кызык бер вакыйга булды. Хукандка сугыш трафияләре поезды килгән иде. Монда төрле трафияләр, байраклар, штандартлар, кораллар бар иде. Без группалап, карарга бардык. Поезд тирәсендә байтак халык җыелган иде. Күбрәге, әлбәттә, тимер юл хезмәтчеләре булса кирәк. Шәһәр халкы да булгандыр. Бервакыт шәфкать туташы формасында бер ханым вагон алдына чыгып, берникадәр сөйләгәннән соң, халыкка “Боже, Царя храни!» гимнын җырлага тәкъдим итте. Һич җырлаучы булмады. Аннан соң ханым “поездда карт генерал сезнең патриотик тавышыгызны ишетәсе килеп утыра” дип җырларга кушты. Ләкин җырлаучы булмады. Ул вакыт без солдатлар группасы таралып киткән иде инде. Хәтеремдә дөрест калган булса, бу карт генералның фамилиясе Селиванов[13] иде.

Шул көннәрне патша төшерелгән дигән хәбәр килде. Бөтен гарнизонны Ходаяр хан сараеның курасына җыйдылар. Гарнизон башлыгы булса кирәк, бер йасавыл[14] сүз әйтте. Революциянең нинди революция икәнен аңлатырга тырышты. Законодательная власть[15] белән Исполнительная власть, монархия белән республика арасындагы аерманы аңлатырга тырышуы хәтеремдә калган.

Революция башланды: агитаторлар йөри башлады. Безнең бүлеккә социал-демократлар исеменнән Рубинштейн (ихтимал,  башкачарак булгандыр, ләкин ...штейн), социал-революционерлардан (СР) Литвак атлы[16] бер кеше килде.

Комитетлар оештыру китте. Бер рота комитеты сайладык. Рәисе бер прапорщик, бик сөйкемле офицер, педагоглардан булса кирәк. Комитет секретаре итеп, мине сайладылар. Шәһәргә йөрергә ирек ачылды. Мин Хукандның татар мәктәбен табып алдым, анда җыелышлар да була. Шунда яшьләр белән таныштым, кайсылары белән яхшы ук дустлык та багланды. Революция хәйран күтәренке иде. Болар арасында ике гимназиядә укучы кыз да бар иде. Берсе Мәрьям Әхмәтҗанова, икенчесе Зөһрә (фамилиясе хәтеремдә калмаган), яшьләрдән төрле мәктәпләрдә укучылар һәм төрле фирмаларда хезмәт итүчеләр.

Мөхәммәтҗан Бисеров (Мәмәт)[17] бер зур (Вогау түгел микән) фирмада эшли иде. Аңарда мин берничә рәт кунакта булып, кунып та калган идем. арабызда дустлык хасил булган иде. Октябрь революциясеннән соң, бу кеше Төркестан революциясенең президенты булды. Шул вакыт  Ташкентка “Шәрык проезды” белән[18]  Казаннан барган Маһирә Юнысова белән өйләнештеләр. 1921 ел Мәскәүдә каникулга барган чагымда Мөхәммәтҗан рабфакта укып йөри иде. Аннан соң ул югары белем алып, Үзбәкстан наркомы булып эшләде. Соңыннан Иранда консул булып эшләгән дип ишеттем. 1937 елларда юк ителә. Бер угыллары бар икән. Ул да авыр елларда вафат булып, Маһирә ялгыз кала. Кыен гомер сөреп, 1950 елларда абзасы Гали Юнысов өендә вафат. Мөхәммәтҗан Бисеров Әҗе авылында туган. Гаҗәп һәйбәт егет иде.

Кәрим Бакиров[19] – бу егет Казалының Бакировлардан. Әдип Кәбир Бәкер, артист, соңыннан Ташкент хокук профессоры Фатыйх Бәкерләрнең[20] туганы. Бер зур фирмада хезмәттә. Приказчик иде. Укымышлы, һәйбәт егет. Мин Тәтештә эшләгәндә һәм Глазовта аның белән языштык. Гомәр Әлмөхәммәтов[21] бар иде. Иске шәһәрдә яшиләр иде. Бу бик җитди, уйчан егет иде. Казанда булган. Казан сәнгать мәктәбенә керергә тырышкан. Якшәмбе курсларына йөргән сыман хәтердә калган. Дөрест хәтерләгән булсам “Ялт-йолт” журналына  рәсемнәр ясаган. Аның нинди хезмәттә булганнын белмим. Ул егерменче елларда ук вафат. Бу кешенең исеменең дә, фамилиясен дә дөрест хәтермдә калдырдым микән?

Бисеровларда коммерческое училищеда укчы бер егет бар иде.

Зур сәүдәгәрләрдән Газинның  (?) угылы (исеме хәтеремнән чыккан) гимназиядә укый иде. Болар мәшһүр Юнә авылыннан (Мәскәү юлында Торбеево станциясеннән ерак түгел). Революциядән соң, ул егет МВД органнарында эшләгән дип ишеттем. Акыллы һәм сабыр егет иде.

Юныс (фамилиясен оныттым) Ташкентта мәшһүр миссионер нигезләгән “Учительская семинария”дә укый[22] иде. 1919 елны ул Казанда командирлар курсында укуда булды. Шуннан соң язмышын белмим.

Мәктәп мөгаллимнәре белән аралашырга тугры килмәде. Җыелышлар мәктәп бинасында була иде. Мәктәп бер катлы, зур гына өй. Ходаяр хан сараеннан ерак түгел иде. Яңа шәһәрдә.

Май аенда булса кирәк, дамелла Галимҗан Баруди Хукандка килде. Мин күрештем. Мәктәпнең күршесендә Садыйк байның зур бакчалы өе бар иде. Ул багда мулла белән бер гайри рәсми очрашу булды. Яшь ханымнар да бар иде. Дамеллага кызык-кызык сораулар бирделәр. Барысына да бик оста җавап бирде. Янында сәркатибе Салих[23]  бу кеше миңа “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән таныш иде. Дамелланың (Барудиның) ятлау сәләте, ис-кодрәте икәнне сөйлиләр иде. Ләкин бу юлы мине тануына хәйран калдым. Күрешеп, кулын үптем. “Мулла Идрис угылымы?” – дип, сорау бирде. “Әйе”, - дидем. Мин аның дәресләрендә бары өч-дүрт тапкыр гына булган идем. Бөтен сыйныф арасында, башка аның белән күрешкәнем юк иде. Казаннан еракта һич көтелмәгән шәриэтта, солдат киемендә күреп тануы мине таңга калдырды. 

 Мәрьям Әхмәтҗанова белән безнең арада бер дустлык тойгысы да нурланып киткән иде. Мин адрес та алган идем. Һәм берничә тапкыр хат та яздым. Соңгы хатында ул Назир Төрәкулов белән өйләнешкәннәрен язган иде. Аннан соң без Мәскәүдә 1921 елда күрештек. Ул вакыт Назир Мәскәүдә Шәрык халыклары уртак нәшриятының директоры булып билгеләнгән иде. Назир белән берничә тапкыр күрештек, арабызда бер дустлык та хасил булган иде. Ләкин гаилә кора алмадылар. Назир бик акыллы, киң белемле кеше иде. Мәрьям җиңел акыллы, тотнаксыз хатын булып чыкты, ахры.

Өлкәнрәк кешеләрдән Хөсәен Крымов[24] бар иде. Бу кеше Хукандтан Мәскәүдә уздырылган мөселманнар съездында делегат итеп җибәрелгән булуы хәтеремдә калган.

 Бу юлларны язган чакта күңелем ул вакытта Хукандта сәяхәт итә.  Шәһәр икегә бүленгән. Вокзалдан чыккач ук, яңа шәһәрнең төзек урамнарыннан барасы. Монда күбрәк ике Европа стилендә салынган өйләр, төрле банклар, Фирганә сәүдәсе тота торган бүлекләре. Шәһәр урамнары яхшы, ару. Урамда фәйтуннар (күбрәк пар ат җигелгән) еш очрый. Ходаяр ханның чиниләр белән бизәлгән,[25] Төркестан стилендә төзелгән сарае да яңа шәһәр эчендә калган. Анда ерак түгел “Урда” дигән елга иске шәһәр белән яңа шәһәрне аерып тора. Күперне кичкәч, иске шәһәргә аяк басасың. Шул елга тирәсен “урда” дип атыйлар. Моның сәбәпләре бардыр, әлегә төшенә алмадым.

Ул вакыт иске шәһәр белән яңа шәһәр арасында ерма бик зур иде. Иске шәһәрдә киң урамнар, проспектлар юк. Берничә киң мәйдан бар. Ул мәйданнар олуг мәсҗед, мәдрәсәләрнең каршында. Күчәләр[26] бик тар. Башка Төркестан шәһәрләрендәге кебек тәрәзәләр, ишекләр урамга чыкмый. Ялгыз саманнан ясалган диварлар һәм күчәдән хавлыга уздыра торган[27] капкалар. Күчәдән хавлыга кергәнче, нинди өйгә керәчәгегезне күз алдына китерә алмыйсыз.

 

Ахыры киләсе санда.

 

[1] Акмәсҗед-Перовскига -  Б.Урманче искә алган Акмәсҗед-Перовский шәһәре бүгенге көндә Казакъстан Республикасының Кызылорда өлкәсенең административ үзәге. Патша Россиясе Урта Азияне яулап алынганга кадәр Ак Мәсҗед исеме белән атап йөртелгән. XIX гасырның 40 – 50 елларында Оренбург губернасы генерал-губернатор граф (1855)  Василий  Алексеевич Перовский (1795 – 1857) идарә иткәндә, аерым алганда, 1839 – 1840 елларда Хива ханлыгына уңышсыз һөҗүм ясый. 1853 елда Кокандка поход оештыра һәм шәһәрне штурм белән яулап ала. 1854 елда Коканд ханы белән Россия файдасына Россия империясе белән килешү төзелә. Перовский хөрмәтенә Ак Мәсҗед шәһәре Перовскийга алыштырла, ул шул исем белән 1922 елга кадәр яши. 

[2] Саманнан – саламнан.

[3]“Боже Царя Храни”не – патша Россиясенең дәүләт гимны. 1833 – 1917 елларда җырланган. 1833 елда рус патшасы Николай Iәмере буенча язылган.

[4] Керселеп бетте – керләнеп, каралып бетте.

[5]Скоблев-Маргилан –  Б.Урманче бу урында хәзерге Үзбәкстан республикасының Фирганә шәһәренең элеккеге исемен искә төшерә. Коканд ханлыгын патша Россиясе генералы М.Д. Скоблев гаскәре басып ала. Шәһәргә Иске Маргиланнан 12 чакрым ераклык төзелеп, Яңа Маргилан исеме белән беренче хәрби генерал губернатор Скоблев тарафыннан 1876 елда нигез салына. 1907 – 1924 елларда Яңа Маргилан шәһәре Скоблев исеме белән йөртелә. 1924 елдан шәһәр Фирганәгә үзгәртелә.  

[6] Гыйсъянының – баш күтәрүчеләрнең, каршылык күрсәтүчеләрнең.

[7] Вакыйг булмады – очрак булмады.

[8] Казалы[га] – Б. Урманче бу урында хәзерге Казахстан республикасының Кызылорда өлкәсенең Казалы районы үзәге Казалы шәһәрен күздә тота. Шәһәргә 1853 елда нигез салынган, 1867 елдан шәһәр статусы алган. Тимер юл станциясе бар.

[9] Рус сүзләре кирилл хәрефләрендә язылган.

[10]Хаки төстә – яшел төсле хәрби кием. 

[11] Кызыл кырпулы картуз – кызыл юка картуз.

[12]Афган багда – ташланган бакчада.

[13]Селиванов – Андрей Николаевич Селиванов (1847 – 1917), рус армиясе генералы.

[14] Йасавыл – патша сараен караучы, патша кортежен атучы офицер. Бу урында бары «офицер» мәгънәсендә генә килә.

[15]Законодательная власть – рус сүзләре кирилл хәрефләрендә язылган.

[16] Литвак атлы – бу урында Моисей Ильич Литваков (1875 – 1938), яһүди революционеры, сәяси эшлекле, тарихчы, әдәби тәнкыйтьче күздә тотыла кебек.

[17] Мөхәммәтҗан Бисеров (Мәмәт) – Мөхәммәтҗан Гариф улы Бисеров (1898 – 1938), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1921 – 1937 елларда Үзбәкстанда җитәкче урыннарда эшли. Сталин репрессиясе корбаны.

[18] Ташкентка “Шәрык проезды” белән – Б.Урманче Мәскәүдә укый башлаган елында бер төркем студентлар белән Ташкентка сәяхәткә баруын искә ала кебек. Ул шул хакта кыска гына хатирәсен теркәп калдырган. Бу урында сәяхәтнең максатын аңлау өчен хатирәдән кыска гына өзек тә тәкъдим итәм “...Менә шушы оренбуглылар белән 1921 елның маенда без Ташкентка каникулга киттек. Ташкент, Төркестан революциясенең мәркәзе, анда барыр өчен Мәскәүдән аерым пропуск – чит илгә барган кебек алырга кирәк иде. Габделбарый Сөләйманов бармады. Димәк, юлга чыктык. [....] Мортазин, Гөлчәһрә Мортазина, Абләзин, Габделхәмид Беркутов, мин. Ләкин бишебездән дүртебез генә Ташкентка барып җиттек. Мортазин Орскка (?) барып җиткәндә, ваба йогыштырып чирләде. Гөлчәһрә үзе генә Ташкентка килеп, ул шулай итеп Ташкентта калды да. Ләкин заман шундый иде: һичбер вакытка артык тирән эз калдырмый җанда. Һәрбер көтелмәгән хәлгә күнегелгән заман иде. Авырлык өстенә авырлык килеп тора, яңа вакыйгалар, авырлык һәм хафалар үткәнен оныттырып баралар иде. Ташкентта янә бер төрле хафалар чыкты. Оренбурглар кайда барып төшкәннәрдер, хәзер хәтеремдә юк. Әмма мин Шәһид абзый Әхмәдиевне эзләп, Уратүбә күчәсенә Дом Советовка киттем. Юлда бераз чирләгән идем. Инде кич иде. Мин көчкә ул өйне табып, электән таныш булганлыктан Шәһид абзыйга юлыктым. Аның белән әшнәлек безнең әле 1919 елларда Казанда ук башланган иде. “Хәзергә урынлаш, ял ит, иртәгә сөйләшербез”, - дип ул мине Мәхмүд Бөдәйлегә тапшырды. Мәхмүд мине Гомәр Әлмөхәммәтов гаиләсенә кунак итеп урынлаштырды. Иртәгесен Шәһид ага белән мин мәгариф комиссариатында очраштым. Мин Мәскәүдә РСФСР мәгариф комиссариатының шәрык бүлегеннән кайбер йомышлар үтәр өчен командировка да алып килгән идем. Шунлыктан мин ул командировканы мәгариф комиссариатында теркәп, шуның буенча үземнең вазифамны да үтәргә тиеш идем. Шәһид Әхмәдиев миңа башка бер вазифа йөкләргә булды. Минем катгый рәвештә кабул итмәвемә дә карамастан, каһәрләп, мәгариф комиссариатының сәнгать бүлегенең башлыгына урынбасар итеп куйды. “Җирле халыктан анда эшләрлек кеше табып булмый, монда килгәч инде эшләргә, кулдан килгән хезмәтне кызганмаска кирәк...” - диде. Ул вакыт бу бүлекнең башлыгы Мордвинов иде. Мордвинов та әле өлкән кеше түгел. Вакытлы рәвештә укуын ташлаган студент иде. Соңыннан ул кеше Мәскәүгә кайтып, корылыш институтын тәмамлады һәм архитектура академиясенең президентты булды. Мәскәүдә аның проекты белән салынган берничә йорт-өй бар. Шуларның берсе Горкий урамының мәркәзгә якын башындагы зур корпус”.

[19] Кәрим Бакиров - Кәрим Бәкернең шәхесен ачарлык нинди дә булса мәгълүмат юк. Б.Урманченең шәхси архивында кечкенә генә истәлектә Бакировлар белән танышу хакында хәбәр бар. Хатирәләрдән аңлашылганча, Ул Кәбир Бәкер һәм Фатыйх Бакировларның туганы. Бу урында шул язманы тәкъдим итәм. “Бакировлар. 1921 елда таныштык Кәбир Бәкер белән. Фатыйхны күптән белә идем. Кәрим белән Хукандта 1917 елда таныштык”.

[20] Хокук профессоры Фатыйх Бәкерләрнең – монда күренекле журналист, драматург Кәбир Бәкернең (1885 – 1944) бертуган энесе, Казанда артист буларак, Ташкентта яшәгәндә галим, хокук фәннәре докторы, профессор Фатыйх Бакировны (1889 – 1879) искә төшерә. 1967 елда Казанга килгәндә, график портретын ясаган. Ул “Альбом, 1982” һәм “Альбом, 1997”дә басылган.

[21] Гомәр Әлмөхәммәтов – Гомәр Камал улы Әлмөхәммәтов (1895 - 1937), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Сталин репрессиясе корбаны.

[22] Мәшһүр миссионер нигезләгән“Учительская семинария”дә укый – Ташкент укытучылар семинариясе 1879 елда ачыла. Монда күренекле рус ориенталисты, тарихчы һәм этнограф галиме, миссионер Николай Петрович Остроумов (1846 – 1930) күздә тотыла. Ул 1879 елд Төркестан укытучылар семинариясенең беренче директоры итеп билгеләнә.

[23] Сәркатибе Салих – Б.Урманче Салихтан соң фамилиясен язар өчен урын калдырган. Автор фамилиясен исенә төшерә алмаган, күрәсең. 

[24] Хөсәен Крымов – Х. Крымов хакында азмы-күпме мәгълүматны Б.Урманче хатирәләреннән алырга мөмкин. Ул аның хакында болай яза: “Хукандта зур игътибарлы кеше иде. Татар халкы аны Беренче корылтайга сайлап җибәрде. Коммерсант-маклер кеше булды, ахры. Хукандта танышканның соңында 1921 елда Мәскәүдә очраштык. Татар халкының зур җиңелүләрдән соң җәбер күреп, үзенең көнен кайгыртып, җәмгыятькә хезмәт итү вазифасында, онытылган сималарның берсе иде. Матур кыяфәтле, гади, ләкин килешле киенгән, салмак табигатьле. Ул вакыт 1917 ел. Хәзерге акылым булса яхшырак танышкан булыр идем. 1921 елны ничек күрешкәнбездер, Мәскәүдә иде, мине чәйгә чакырды. Мин Казарменныйда тора торган заман... 1917 дә Февраль революциясе көннәрендә татар мәктәбендә булган татар әһлиясенең җыелышында булгандыр.

[25] Чиниләр белән бизәлгәнчинаяк кирпечләр, кафельләр белән бизәлгән.

[26] Күчәләр – урамнар.

[27] Хавлыга уздыра торган – ишек алдына, койма белән әйләндереп алынган урынга уздыра торган.