Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алтын Урда дәүләтендә илсам мәдәнияты (башы)

Алтын Урда дәүләте оешу

Алтын Урда дәүләте оешу Чыңгыз исемен алачак Тимучин яугирнең күчмәннәрне берләштереп һәм буйсындырып, 1206-1220 елларда күрше кабиләләргә һәм дәүләтләргә Монгол даласыннан яу чабуыннан, шул исәптән Төньяк Кытайны, Харәземшаһлар мәмләкәтен, Урта Азияне, Иранны, Кавказ арты төбәген буйсындыруыннан башлана. Кавказ тауларын кичеп, монгол гаскәре Кыпчак даласына чыга, биредә 1223 елның 31 маенда Калка суы буенда славян һәм кыпчак  хәрби көчләре берлеген тар-мар итә. Ләкин Идел-Чулман  төбәгенә таба хәрәкәт иткәндә, Болгар яугирләре корган тозакка эләгеп, җиңелә һәм чигенергә мәҗбүр була. Тарихи чыганакларда монголларның зур булмаган хәрби көчләре 1229 елда Җаек буенда болгар гаскәрен җиңүләре, ә 1232 елда бу төбәккә таба килүләре, ләкин Бүләр шәһәренә барып җитмәүләре хакында кайбер хәбәрләр бар.

Чыңгыз хан үзе төзегән империя җирләрен автоном өлкәләр рәвешендә улларына идарә итәргә бирә: үзәк олыс – Көньяк-Көнчыгыш Себер, Монголия һәм Төньяк Кытай үзендә кала (соңрак Үгәдәйгә бирелә. – И.З.), Иран биләмәләрен – дүртенче улы Тулуйга (соңрак улы Һөләгү идарә итә), Мавәраэннәһер (Амудәрья белән Сырдәрья арасы, Бохара һәм Сәмәрканд калалары) һәм Җидесу өлкәсен – Чагатайга; Харәзем һәм Иртеш елгасыннан көнбатышка таба җәелеп киткән Көнчыгыш Кыпчак даласын олы улы Җучига тапшыра (Госманов М. Алтын Урда: тарих һәм мирас // Мирас. 1993. № 8. 39 б.). Җучи Иртеш буена килеп төпләнә, әмма 1227 елда үлеп китә, алты айдан соң Чыңгыз хан да фани дөньяны калдыра. Идарә дилбегәсе, Чыңгыз хан фатихасы белән, аның улы Бату кулына күчә.

1236-1242 еллардагы Көнбатышка яу чабу нәтиҗәсендә Җучи Олысына яңа  биләмәләр өстәлә. 1236 елда баскыннарга буйсынырга теләмәгән Идел буе Болгар дәүләте тар-мар ителә, шәһәрләре яндырыла, халкы кырыла. 1237-1238 елда Бату бер-бер артлы аерым-аерым яшәп ятучы славян кенәзлекләрен буйсындыра, 1240 елда Киевне ала, Венгрия, Польшага яу чаба. Каракорым каласында олуг хан Үгәдәй үлгәнен ишетеп, 1242 елда Идел-Чулман буйларына кайта.

Җучи Олысы аның 14 улы арасында бүленә, алар үзләренең беренче идарәчеләре дип Батуны таныйлар (Сафаргалиев М.Г. Падение Золотой Орды. Саранск: Мордовск.  кн. изд-во, 1960. С.43). Әйтергә кирәк, Бату беренче башкала итеп, 1243 елда гаскәре яндырган Болгарны сайлый һәм Идел елгасы буендагы бу шәһәрне тергезү өчен зур көч куя. Соңрак Бату Түбән Иделгә, хәзерге Әстерханнан ерак булмаган урында Сарай әл-Мәхрүсә (археологиядә – Селитренное шәһәрлеге) исемле яңа кала нигезли. Аны Алтын Урда башкаласы итеп, туганы Бәркә (1257-1266) төзеп бетерә. Үзбәк хан 1330 нчы елларда хәзерге Волгоградтан түбәнрәк урында Яңа шәһәр – Сарай әл-Җәдидне төзи (Царево шәһәрлеге).

Күчмәннәрдәге тәртип буенча, Җучи Олысы уң һәм сул «канат»ларга бүленә. Кайбер чыганаклар буенча Җучи олысындагы канатлар арасындагы географик чик Җаек елгасы буенча уза. Елганың көнчыгыш ярындагы җирләр Урда Иҗәннеке (Күк урда), аның мәркәзе Балхаш күле янында урнаша (соңрак башкала Сырдәрья елгасы буендагы Сыгнак шәһәре була), ә көнбатыш яры ягы Бату биләмәләре итеп рәсмиләштерә, бу җирләр Ак Урда (Алтын Урда) дип атала (Трепавлов В.В. Степные империи Евразии. Монголы и татары. М.: Квадрига, 2015. С.203). Дәүләтнең күпчелек халкы күчмә тормыш алып бара, күпчелек җирләре дала зонасына туры килә, шул сәбәпле гарәп һәм фарсы чыганакларында Дәшти Кыпчак дип тә исемләнә.

Чыңгыз хан улларының олыслары арасында Җучи Олысы иң зурысы санала. Ул көнчыгышта Иртеш елгасыннан көнбатышта Дунайга кадәр, Көньякта Кара һәм Каспий диңгезенең төньяк ярларыннан башлап, Себер ягыннан төньякта Арктикага кадәр сузыла дип әйтергә мөмкин  (Сарафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск: Мордовск. кн. изд-во, 1960. С.28)[1].

Бату яулаган җирләр барысы да Бөек Монгол империясенеке санала. Җучи Олысы ханының олуг ханнан бәйлелеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: 1) аның кандидатурасын олуг хан раслый, 2) салымнарның зур өлеше Коракорымга озатыла, 3) хәрби походлар вакытында үзәккә гаскәр җибәрелә, 4) тәңкәләр олуг хан исеме белән суктырыла.

Тора-бара Евразиянең иксез-чиксез киңлекләренә җәелгән империя белән идарә итү кыенлаша, ә төбәктәге ханнар аерымлану юнәлешендә адымнар ясый башлыйлар. Бәркә якынча 1260 елдан Каракорымга салым түләүне туктата. Ул  1257 елда – Җучи йорты тамгасын куеп, 1259 елны – үз исемен, 1262 елда Җучи тамгасы белән, соңгы Багдад хәлифәсе ән-Насыйр ли-дини-Ллаһ исемен язып, тәңкәләр суктыра башлый (Усманов М.А., Измайлов И.Л. Ислам в улусе Джучи // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.3. Казань, 2009. С.604) – бу гамәл ачыктан-ачык Монгол дәүләтенә буйсынмауны күрсәтә. Хәлифә исемен куеп, тәңкә суктыруны галимнәр Бәркәнең мәҗүси Монгол дәүләтенә каршы ислам дине идеологиясен куярга омтылышы дип бәялиләр (Усманов М.А. Этапы исламизации Джучиева улуса и мусульманское духовенство в татарских ханствах XIIIXVI вв. // Духовенство и политическая жизнь на Ближнем и Среднем Востоке в период феодализма. М..: Изд-во «Наука», гл. ред. вост. лит-ры, 1985. С.181).

Бәркәдән соң Алтын Урда тәхетенә мәҗүси диндәге Мәнгү-Тимер (1266-1280) утыра. Ул тәңкәләрне үз исеменнән суктыра, Европа илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга сала, Үгәдәй һәм Чагатай олыслары белән Бәркә заманында бозылган мөнәсәбәтләрне яхшырта. Мәнгү-Тимер хан вакытында Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт булып аерылып чыга. Ә 1269 елда хәзерге Кыргызстанның Талас үзәнлегендә узган монгол корылтаенда Чыңгыз уллары Җучи, Чагатай һәм Үгәдәйнең нәсел дәвамчылары үзләре идарә иткән олысларның чикләрен билгелиләр, Дөньяның сәяси картасында биш яңа дәүләт пәйда була: Җучи Олысы, Чагатай Олысы, Үгәдәй Олысы, Кобылай Олысы һәм Һөләгү Олысы, ягъни Илханнар дәүләте.

Төбәкләрнең чикләре Монгол дәүләтендәге хәрби идарә таләпләреннән, ягъни һәр урынның күпме гаскәр бирергә тиешлегеннән чыгып сызыла: төмәннәр меңнәргә, меңнәр йөзләргә бүленә. Салымнар һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләр хакимият уздырган җанисәп нәтиҗәләре нигезендә йорт башыннан җыела. Чыганакларда 1246–1259, 1273 һәм 1287 елларда булган халык санын алу турында мәгълүматлар сакланып калган.

Хан дәүләт белән диван – берничә кабилә җитәкчеләреннән, үзенең уллары, туганнарыннан торган дәүләт советы – ярдәмендә идарә итә. Хакимияттә төп рольне төрки-монгол кабиләләре вәкилләреннән торган гаскәрнең башлыгы – бәкләр бәге һәм гражданлык идарә җитәкчесе – вәзир башкаралар. Үзәк хакимият көчле чакта алар хан тарафыннан билгеләнә торган булганнар.

Дәүләтнең хуҗалык нигезен монголлар яулап алган төбәкләрдә электән килгән кәсепләр дәвам итә. Алтын Урдада игенчелек, бакчачылык мәйданнары табигать (урман, урман катыш дала, дала) һәм климат зоналарына бәйле үсеш ала.

Ислам дине белән танышу чоры

М.Госманов Алтын Урда дәүләтендә ислам таралуның өч этабын аерып чыгара. Беренче этап – монголларның ислам дине белән таныша башлаулары, икенче этап – исламны рәсми дәүләт дине дип игълан итү, Үзбәк һәм Җанибәкнең яңа динне актив тарату еллары һәм өченче этап – XIV гасыр ахырында Алтын Урда халкының исламлашу чоры (Усманов М.А., Измайлов И.Л. Ислам в улусе Джучи. Күрс.хезмәт. С.600).

Алтын Урда дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итүнең алшартлары дип түбәндәге факторларны атарга мөмкин.

Дин иреге. Алтын Урдада төрле дин вәкилләре яши: мөселманнар, католиклар, несторианнар һәм правослау динен тотучылар, буддистлар, традицион дин тарафдарлары – мәҗүсиләр һ.б. Бу кавемнәргә һәм аларның элиталарына карата Чыңгыз хан керткән кагыйдә кулланыла: буйсыну, салымнарны вакытында түләү һәм җәмәгать тәртибен саклау хисабына үз диннәрен ирекле тотарга рөхсәт ителә. Мөселманнарга карата дин иреге, бер яктан, хәнәфи мәзһәбе дәүләт дине булып танылгач та, башка мәзһәб тарафдарларына һәм голәмәләргә хәерхаһлы мөнәсәбәт саклануда, икенче яктан, суфи тарикатьләренә карата түземле сәясәттә чагылыш таба.

Монголларның төркиләшүе. Монгол дәүләте рәсми язу өчен уйгыр алфавитын кабул итә. Чыңгыз Йорты вәкилләре канцелярияләрендә язу-сызу тулысынча диярлек укымышлы уйгырлар, бахшилар кулында була. Моңардан  тыш, монголлар составларында төрки кабиләләре булган найманнар, кәрәитләр белән якыннан аралашып яшәгәннәр. Моңа дәлил итеп, М.Госманов Бәркәнең һәм аның сараендагы чиновникларның төркичә аралашуын китерә (Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV – XVI вв. Казань: изд-во Казан. ун-та, 1979. С. 98, 100).

1236-1242 еллардагы Көнбатыш походта катнашкан гаскәриләр Монголиягә кайтып киткәч, Җучи уллары үз карамагындагы азсанлы кабиләләр белән кала: дәүләттә сан ягыннан җирле төрки кабиләләр һәм халыклар өстенлек итә. Кыпчак даласыннан тыш, күп гасырлык утрак тормыш традицияләре булган һәм хуҗалык нигезен игенчелек яки бакчачылык тәшкил иткән Харәзем, элекке Идел буе Болгар дәүләте җирләре, Кырымның көньяк яр буйлары, Түбән Идел, Төньяк Кавказда Терек елгасының югары һәм урта агымы бассейны, Прут һәм Днестр арасындагы төбәк кебек, нигездә, төрки халыклар яшәгән урыннарның мәмләкәтнең төп икътисади төбәкләренә әверелүе, шул җирләрдә зур-зур шәһәрләр үсеп чыгу, аларның һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренә әверелүе төркиләшү процессын тагын да тизләтә. Ярты гасырдан монгол телен куллану даирәсе тарая, йөз елдан соң ханнар һәм сарай хезмәткәрләре тулысы белән төркиләшәләр (Госманов М. Алтын Урда: тарих һәм мирас. Күрс. хезмәт. 39 б.). Кыпчаклашу, бер телдә аралашу, язма телнең бер булуы, менталитетның охшашлыгы һ.б. сәбәпләр ислам динен кабул итүгә уңай шартлар формаштыра. Бер үк вакытта исламлашу монголларның төркиләшүен тагын да тизләтә.

Югары шәһәр мәдәнияте формалашу. Тарих фәнендә археологик табылдыкларга һәм язма чыганакларга нигезләнгән Алтын Урда мәдәниятен шәһәр мәдәнияте һәм күчмәннәр мәдәнияте симбиозы дигән фикер өстенлек итә. Шушы уңайдан, Җучи Олысында  шәһәрләренең үсеш этапларын барлап үтик:

XIII гасырның 40 нчы еллары – монгол гаскәре тарафыннан  җимерелгән калаларның торгызылуы;

XIII йөзнең 50 нче елларының беренче яртысыннан – XIV йөзнең 20 нче елларына кадәр – яңа шәһәрләр нигезләү һәм аларның акрынлап үсүе;

XIV йөзнең 20-60 нчы еллары – Үзбәк һәм Җанибәк ханнар идарәсендә шәһәр төзелешенең чәчәк атуы;

XIV гасырның 60 нчы елларыннан башлап – шәһәр төзелеше туктаган заман. Биредә 1395 елда Аксак Тимернең Туктамыш гаскәрен җиңеп, шәһәрләрне җимергәнен аерым билгеләп үтү мәслихәт. (Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII – XIV вв. М.: Наука, 1985. С.78).

1236 елгы яудан соң элеккеге Идел буе Болгар дәүләте җирендәге күпчелек шәһәрләр торгызылмый, төбәк «шәһәрләр иле» булудан туктый. Алтын Урда чоры төбәк тарихында, нигездә, Болгар һәм Биләр калалары телгә алына. Урта гасырларда ислам мәркәзләре булып, шәһәрләр саналганын исәпкә алганда, 1236 елда ислам институтларына көчле удар ясалганын танырга тиеш булабыз.

Барлык заманнарда да шәһәр төзү дәүләт өчен бик кыйммәтле проект саналган. Ханнар яңа шәһәрләрне ялан кырда, ягъни элек калалар булмаган дала зонасында төзиләр. Шәһәр төзергә урын сайлаганда, төп критерий булып аның сәүдә юлында, алыш-биреш һәм яшәү өчен уңайлы җирдә урнашуы торган. Фәндә җәмгысе 110 Алтын Урда шәһәренең урыны билгеле. Яңа шәһәрләр төзү алар тирәсендә утрак тормыш алып баручы төркемнәрнең яшәү ареалы киңәюгә сәбәп булган. 

Моңардан тыш, урта гасыр карталарында билгеләнгән, ләкин бүгенгәчә урыннары ачыкланмаган тагын өч дистә кала (нигездә, Идел, Дон елгалары, Каспий диңгезенең төньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш ярлары, Кара диңгез һәм Арал диңгезе ярлары буенда урнашкан) була.

Тәңкәләр суккан шәһәрләр исемлегендә Сарай, Сарай әл-Җәдид,  Харәзем (Үргәнеч), Гөлестан, Болгар, Бүләр, Алак, Кырым, Каф, Хаҗитархан, Урда Базар, Бәк Базар, Үкәк, Сарайчык, Мухшы, Шәһәр әл-Җәдид, Маҗар каласы бар. Болар иң зур калалар һәм эре ислам дине үзәкләре саналган. Халыкара диңгез сәүдә үзәге булган Венеция шәһәре картографлары бертуган Франциск һәм Доминик Пициганиларның 1367-1373 елларда төзелгән картасында билгеләнгән Бинҗәмин, Төмән, Аккирмән дә шундый эре һөнәрчелек, сәүдә һәм идарә үзәкләрен буларак танылган (Егоров В.Л. Күрс. хезмәт. С.139).

 Ханнар Урта Азия һәм Гыйрак калаларында хөкем сөргән шәһәр тормышына йөз тоткан. Алтын Урда шәһәрләре, бер яктан, Урта Азиядәгегә охшаш мәчет-манаралары, мәдрәсәләре, югары катлам вәкилләренең бизәкле таш йортлары, полихром мозаика һәм майолика белән тышланган җәмәгать биналары, агач йортлар, икенче яктан, алар белән янәшә корылган күчмәннәрнең тирмәләре белән күзаллана. Шәһәр мәдәниятен буйсындырылган халыклар – Урта Азиядән, Ираннан, Мисырдан, Гыйрактан китертелгән төзүчеләр, галимнәр, астрономнар, дин белгечләре, шагыйрьләр – булдыра (Федоров-Давыдов Г.С. Искусство кочевников и Золотой Орды. Очерки культуры и искусства народов Евразийских степей и золотоордынских городов). М.: «Искусство», 1876. С.118, 119, 120, 121).

Нәкъ менә шәһәрләр ислам динен тарату урыннары саналган, монгол элитасы тарафыннан ислам шәһәрләр дине дип кабул ителгән. Бу караш, үз чиратында, күчмәннәр вәкилләре булган монголларда шәһәрләр динен кабул итүгә тискәре караш формалаштырган (Иванов В.А., Злыгостев В.А., Антонов И.В. Южный Урал в эпоху средневековья (XV – XVI века н.э.). Уфа: ВПО Башкирский гос. университет им. Акмуллы, 2013. С.175).

Мөселман сәүдәгәрләр катламы формалашу. Алтын Урда дәүләтенең иң зур керем чыганагы чит илләрдән килгән сәүдәгәрләрдән җыелган салым булу сәбәпле, мөһим сәүдә һәм транспорт артериясе саналган Идел елгасы ярларында ханнар яңа шәһәрләр коралар. Күчмәннәр сәүдә белән шөгыльләнми, шуңа күрә бу һөнәр утрак тормыш алып баручы  мөселманнар һәм чит ил сәүдәгәрләре кулында туплана. Сәүдәгәрләр хан һәм дәүләт элитасы вәкилләре белән якыннан аралашкан, йогынтылы булганнар. Алар акчаларын, бигрәк тә, шәһәрләрдә мәчетләр, мәдрәсәләр төзүгә, гомумән, мөселман инфраструктурасын булдыруга сарыф  иткән. Ислам дине Алтын Урдада дәүләт диненә әйләнгәнче, шәһәрләрдә ислам институтлары, нигездә, сәүдәгәрләр иганәсе хисабына яшәгән. Әйтик, 1260 елда Болгар шәһәрендә җамигъ мәчете төзелеп бетә (Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы.  Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. 251 б.). Аны төзүдә төп иганәчеләр сәүдәгәрләр булуы шик уятмый. Ислам дине дәүләт дине булгач, дәүләт эшлеклеләре дә ислам дине институтларын төзүгә һәм ныгытуга матди ярдәм иткәннәр.

 

[1]Җучи Олысының «көнчыгыштагы чикләре Иртеш елгасының югары һәм урта агымыннан, Алтай таулары буеннан башланып, көньякта Балхаш күленең көнбатышына таба борылган, хәзерге Казакъстанның көньяк өлкәләре аша узып, Арал диңгезен урап һәм Үргәнеч-Харәземнәрне эченә алып, Каспий диңгезе янындагы Кара бугазга килеп терәлгән. Аннары чикләр, Дәрбәнд шәһәре тирәсеннән Кавказ таулары буйлап Кара диңгезнең төньяк өлкәләрен эченә алып, Дунай елгасына кадәр сузылган. Моннан соң алар, кырт борылып дигәндәй, хәзерге Польша җирендәге Люблин шәһәре яныннан узып, өлешчә Белорусия җирләре аркылы кичеп, Бөек Новгород биләмәләрен әйләнеп иңләп, Урал аша Себергә сузылган һәм Обь елгасы буендагы чикләрнең көнчыгышта  калган очы белән ялгана», дип төгәлләштерә М. Госманов (Госманов М. Алтын Урда: тарих һәм мирас // Мирас. 1993. № 8. 46 б(.)

 

(Дәвамы бар)