Логотип Казан Утлары
Тәрҗемә

Йөрәк таныла тибеше белән

Баһаветдин Әнвәр улы Аджиев (1950) – күренекле кумык шагыйре, драматург һәм тәрҗемәче. Ул Дагстанның халык шагыйре Әнвәр Аджиевның улы. Гамзат Цадаса исемендәге институтның филология факультетын тәмамлаганнан соң Махачкаладагы Кумык театрының әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. Аның “Тал сыбызгы” дигән беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы “Тере ташлар”, “Вакыт кыңгыравы”, “Бәләкәй космонавт”,  “Таш көзге”, “Нарын-Кала” һ.б. китаплары дөнья күрә. Ул 1980 елдан бирле СССР һәм Дагстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Баһаветдин Аджиев күп кенә драма әсәрләре авторы. Шулай ук төрле халыклар язучыларының әсәрләрен кумык теленә аударган тәрҗемәче. Аның шигырьләре 2017 елда Рафис Корбан тәрҗемәсендә татар телендә “Дуслар җыры” дигән җыентыкта дөнья күрде.

Дүртьюллыклар

* * *

Бик кадерле минем өчен бу мәкаль,

Син дә тырыш аны отып калырга:

“Тот исеңдә, дошманыңның дошманы

Бер көн мөмкин синең дустың булырга!”

* * *

Юләр булма, дустым, һәрчак бел шуны:

Дошманы бар һәркемнең җир йөзендә.

Әгәр дустың әверелсә дошманга,

Монда гаеп түгел микән үзеңдә?

* * *

Кемдер тиздән туар, кемдер тиздән үләр.

Авыр көннәрдә дә кал син шагыйрь булып.

Һәркемнең үз чоры, үз нәмзәте җирдә,

Кыштан соң яз килер – син онытма шуны.

* * *

Хатын-кыз еш кына күбәләккә охшый,

Һәм көзгесе белән еш хыянәт кыла.

Менә уйла шуннан: өйләнергә микән,

Әллә яшәргәме буйдак булып кына.

* * *

Бернәрсә дә кинәт булмый,

Төрле хәлләр төшә башка.

Иң мөһиме, тырыш, туган,

Башыңны син югалтмаска!

* * *

Куркыныч түгел мөҗәһит тә, абрек та –

Гайбәтче бар, чын явыз бар кара йөзле.

Бер пуля бер кешенең тик гомрен өзә,

Йөз кешене егып сала гайбәт сүзе.

* * *

Икмәк ул бөтен нәрсәгә дә баш,

Начар булалмый икмәк бер чак та.

Начар шул – кайсы чамадан тыш тук,

Алла барлыгын оныта хәтта.

* * *

Әмер биреп булмый һәрчак горур сүзгә.

Син ашыкма аны уйламый әйтергә.

Һәр әйткәнең хәдискә тиң дисең мәллә?

Кертергә дә мөмкин сине сүз кабергә.

* * *

Шигыреңне син тегәсең ак җеп белән.

Әкиятләргә ышанырга син ашыкма.

Буталып син хыялларың җепләрендә

Шигыреңдә салма зыян  чынбарлыкка.

* * *

Ирнең бәхете – аның Ватаны,

Бу хакта һәркем әйтәчәк сиңа.

Ә кем Ватанын бер кат сатса да,

Ватаны җәза бирәчәк аңа.

* * *

Халык бәхете дип гел сөйләнә,

Төкерек чәчә мактап тауларны.

Баксаң, үзенең хәзергә кадәр

Юк икән лә бит яклар Ватаны.

* * *

Аксакалның киңәшенә салмадым колак.

Сүзләренә аның бары карадым көлеп.

Бар уйларым, хыялларым шул вакыт миннән

Читкә качып гаеп булды кыргый ат кебек.

* * *

Әгәр хакимлек изсә халыкны,

Күпкә куркыныч дарга менүдән.

Йа Хода, кайчан котылыр халык

Илгә баш булган шундый чирүдән?!

* * *

Зирәк акыллы, намуслы затка

Хөрмәт, ихтирам булмаган җирдә,

Селәгәй агып торган этнең дә

Урыны була еш кына түрдә.

* * *

Саранга килсәң, заяга булыр,

Капчыгыңа ул бер телем салмас.

Тик сине күргәч, сүзе күп булыр,

Капчыгыңа да сыеп беталмас.

* * *

Шундый бер кеше белән мин таныш:

Кесәсе буп-буш, ә үзе кеше.

Ә ишәк калыр гел ишәк булып,

Алтыннан япкан булса да түше.

* * *

Бөтен нәрсәң дә бар кебек болай,

Акчаңны тавык чүпләп бетермәс.

Ләкин намуссыз булсаң, яныңа

Хәлең белергә беркем дә кермәс.

* * *

Йөрәк таныла тибеше белән,

Агач таныла җимеше белән.

Яңгыр шыбырдый, ерткыч ырылдый,

Кеше таныла тик эше белән.

* * *

Карга карганың күзен чукымас,

Бай хәерченең күзенә бакмас.

Хәерче байга төкерер дә, тик

Байның күзеннән тамчы яшь акмас.

* * *

Һәрвакытта да колдан кол тумас,

Бөкрегә дә дан килә беркөн.

Күңелең белән булсаң син мескен,

Колга әйләнеп китү бик мөмкин.

* * *

Койган кылыч – ул бары тик кылыч кына,

Кынында ул тик ятачак тыныч кына.

Беркемгә дә сугыш белән бармаячак,

Илне генә сугышлардан саклаячак.

Атланаул

 

Синнән биектә тау да йолдызлар –

Тереклек суын бөрки йөзеңә.

Кумык мәркәзе син – Атланаул,

Тартып торасын һәрчак үзеңә.

 

Син мөселманның Мәккәсе кебек,

Киләбез сиңа күз яше түгеп.

Ирчи* Казакның син туган аулы,

Галәмнең якты кояшы кебек.

 

Кабере дә юк монда җырчының,

Кыялар гына хәтерли аны.

Атасын җуйган сабыйлар кебек,

Тын гына елый агачлар сагънып.

 

Кыю һәм горур мондагы халык, –

Туктатыр чабып барган атны да.

Ирчи Казакка һәйкәл торачак

Мәгърур басып таулар алдында.

 

Аул күзендә шатлык яшьләре.

Халык күзеннән ташып аккан ул

Яшьне чыгарган Ирчи Казакның

Кубызыдыр син – Атланаул.

 

Вакыт дип, эш дип, эзләмә сәбәп,

Ташла да барсын, чык, туган, юлга,

Кумыкның җанын аңлыйсың килсә,

Кил кунак булып Атланаулга.

*Ирчи – җырчы (Җырчы Казак – кумык шагыйре).

                   * * *

Нык түгел тормыш, күрәсең көлдән

Әвәләгәндер Аллаһы безне.

Мине һәрвакыт сагалап тора

Үлем, вакыт һәм Аллаһның күзе.

 

Вакытның һәрчак гариплегемне

Миңа белдереп торуы кирәк.

Вакытка карап, кайчак, мәңгелек

Булуын белеп торуым кирәк.

 

Кайчак ишетсәм үлем сулышын,

Сизсәм иңемә басып килүен,

Искә төшерәм туган аулымны, –

Һәм мине читләп үтә үлемем.

 

Аллаһы яши һәм мәңге яшәр

Минем йөрәктә, мине өркетеп..

Мин ансыз, белмим, ни эшләр идем,

Без Аллаһ белән икәү бербөтен.

 

Кар аклыгыннан балкыган таулар,

Кумык шатлыгы булган ак дала...

Мине һәрвакыт саклап яшәтә

Үлем һәм вакыт, һәм тагын Алла.

                   * * *

Матурлыгыңа синең таң калган,

Кыю лачын мин, сылу аккошым.

Булырмын синең батыр киявең,

Ә син – ярәшкән иркә кәләшем.

 

Син – иксез-чиксез тирән океан,

Мин – сиңа гашыйк исәр бер бәндә,

Ишкәкләр белән дулкыннар ерып,

Шул океанда йөзәм көймәдә.

 

Карашларыңнан өметләремә

Яктылык иңә, бакчы күземә.

Синең уенчак бу карашларың

Вәгъдә итәләр тик бәхет кенә.

 

Көмеш кыңгырау булып яңгырый

Бар тирә-якка синең тавышың.

Гомер буена сөешеп туймас

Гашыйклар итсен безне кавышу.

 

Мәңгелек булсын безнең язмышлар,

Нәсәбемнең син бер бизәге бул.

Бер вакытта да ташламам сине.

Ватаным тели безгә изге юл.

 

 

    Мин төш күрдем

 

Мин төш күрдем, мин бер агач имеш,

Чүл комында тамыр җибәргән.

Ак болытлар керде минем төшкә,

Күрдем якты балачагым язын...

Уянсам – кар ява чигәмдә.

 

Мин төш күрдем – имеш мин бер инеш.

Хыялымда – чуму тирәнгә.

Йолдызларга очкын чәч(е)рәтеп,

Акканымны күрдем ташкын булып...

Уянсам – кар ята чигәмдә.

 

Мин төш күрдем – мин бер диңгез имеш,

Дулкын ерып йөзә җилкәннәр.

Балачагым кораблары йөзә,

Акчарлаклар суда тирбәлә.

Уянсам – кар ява җилкәмә.

 

Мин төш күрдем – мин бәхетле идем.

Каян килгән бу чал чигәмдә?

Агач, елга, диңгез, тормыш – бар да, –

Ак җилкән дә, томан, болытлар да...

Ак кар ята бөтен тирәмдә.

               * * *

 

Иҗатчы бүләк иткән

Изге китап ул – гомер.

Кемдер акылга таман,

Йә зирәк була кемдер.

 

Шөһрәт сөйсә, иманы

Бар дип булмый һәркемнең.

Халкы бәхетсез икән,

Бармы бәх(е)те хакимнең?!

 

Аһ, бу гарип дөньяда,

Шәфкать көтеп догадан,

Курыкмыйча Алладан,

Үзен алладай күреп,

Әмма Кыямәт көнен

Исенә дә алмаган

Бу кешегә ни дисең?!

                  Кумыкчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе