Логотип Казан Утлары
Публицистика

Йөрәге – тоташ сөюдән, күңеле җырдан тора

Галимҗан Гыйльман әсәрләре беренче җөмләләреннән үк укучыны тулаем җәлеп итүе белән үзенчәлекле булды, алар, гомумән, совет чоры укучылары ияләшкән системага сыймавы белән үк башка иде. Аның әсәрләре әкияткә охшаган яки мифларга әверелә, яңа тема, яңа идеяләргә нигезләнә. 

Ул  – татар реалистик, бигрәк тә социалистик реализм кысаларында тәрбияләнгән укучы өчен дә, аеруча шул кысаларда тәрбияләнеп, фикер йөртергә өйрәнгән тәнкыйтьчеләр өчен дә бик үзенчәлекле, фәлсәфи фикерле кабатланмас язучы. Татар әдәбиятының Фатих Әмирханнардан, Галимҗан Ибраһимовлардан килә торган үз реалистик традицияләре бар. Аның шул реалистик кысалардан чыгып иҗат иткән Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Мәхмүт Галәүләре бар. Димәк, безнең бүгенге чор татар әдәбияты үз йөзен өр-яңадан яулау алдында. Бүген татар әдәбиятында нинди язучы һәм ни рәвешле яңача, милли рухта ачыш ясый алыр икән? Гаяз Исхакыйлардан килгән хөрлек, миллилек байрагын дөнья әдәбияты алдында ничек күтәреп бара алыр икән дигән сорау туа. Чөнки нәкъ менә бүгенгедә безнең әдәбиятыбызның киләчәк йөзе формалаша. Шуңа да чорның сүз сәнгате казанышлары турында сөйләгәндә, һәрвакыт әйдәп баручы язучыларны барлыйбыз. Язучы Галимҗан Гыйльман – шундый әдипләрнең берсе. Язучылык эшчәнлеген лирик әсәрләр иҗат итүдән башлап җибәргән булса да, бүгенге укучылар аны татар әдәбиятының сыйфат, үсеш дәрәҗәсен билгели торган һәм мавыктыргыч катлаулы сюжетлы, борынгы мифлар рухында язылган «Албастылар» дилогиясенең, үзенчәлекле сюжетка корылган «Оча торган кешеләр», «Җанбалык», «Фәрештә», «Күрәзә» кебек повестьларның, күпсанлы хикәяләрнең авторы буларак беләләр. Бу әсәрләр «Тәкъдиргә юл» (2014) һәм «Ходай бүләге» (2016) дип исемләнгән җыентыкта урын алганнар. 

Г.Гыйльманның прозаик буларак дөньяга карашлары формалашып җитүе ХХ гасырның соңгы дистә елларында чорлар алмашуга туры килә. Нәкъ шушы дәвердә татар әдәбиятында милләтнең дәүләтчел үткәненә генә түгел, тагын да борынгырак катламнарына – ислам динен кабул иткәнче булган чорларга да мөрәҗәгать итү күзәтелде. Күпме генә баш тартырга, йөз чөерергә тырышсак та, милли-мәдәни мохитебезне яңа рух чолгап алды. Аның матур чагылышын без татар сүз сәнгатендә дә күзәттек. Мисалга сүз сәнгатебезнең эре һәм кыю адымнар белән мифологиягә, миф тудыруга, күпмедер дәрәҗәдә дини фәлсәфәгә борылуын алыйк. Мондый иҗади кыйбла табигый кабул ителде, чөнки дини мифология – ул бүгенге мәдәниятнең чишмә башы, кешелекнең килеп чыгышын, Галәм һәм Җирнең яратылышын аңлаткан карашларны, белемнәрне туплаган өлкә. Мифологиягә мөрәҗәгать итү татар халкының «тарихи аңы»нда сакланган архаик-нигез образларны, элементларны кабат өскә чыгаруга, аларны бүгенге укучының «исенә төшерүгә», хәтерендә кабат яңартуга ярдәм итә. Миф борынгы рухи мәдәниятне билгеләүче генә түгел, кешелек дөньясына бәяләмә бирүче система итеп кабул ителә, хәзерге сәнгатьтә әнә шушы аспектларны чагылдыручы художество алымы да булып тора. 

Г.Гыйльманның мифларга мөрәҗәгать итүендә татар мифларын җыю, туплау белән шөгыльләнүе дә зур роль уйный, бу аның икенче чор әсәрләренең корылышында ук сиземләнә. Әдип аңлы рәвештә әсәрләрендә ирреаль дөнья моделен торгызуны ике яклы, ике планда алып бара. Тышкы яктан караганда, ул әсәрне архаиклаштыруга кайтып кала кебек. Ягъни язучы әсәрен борынгы риваятьләр рухында борынгылаштырып сурәтли. Әсәрләренең эчке дөньясына кереп китсәк, язучының аңлы рәвештә генә түгел, интуитив рәвештә дә үз әсәрен мифологик модельгә коруын, борынгы мотивларны алып, үзенчә үстерүен, үзгәртүен күрәбез. Ул кулланган геройлар, образлар архаик фикерләүдә булмаска да мөмкин. Автор бары аларның тышкы формаларына охшатып, үз образын, үз мифын тудыра. Мондый характердагы әсәрләрне ХХ гасыр татар әдәбиятының буеннан-буена күрсәтеп чыгып булыр иде. Мисалга, Г.Исхакыйның «Зөләйха», «Локман Хәким», Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе», «Күктән сөрелгәннәр», Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» әсәрләрен һ.б. китерергә мөмкин. Совет чорындагы социалистик реализм методы мондый төрдәге әсәрләрне кабул итә алмады, чөнки аларда тормышны революцион үсештә күрсәтү, реальлелек юк, һәм алар укучыны үзенең яшәешенә үзе хуҗа икәнен аңлаган хөр фикерле кеше итәләр иде. Шуңа да совет татар әдәбиятында яшәешне экзистенциаль («экзистенция» – яшәү дигән сүз) яссылыкта сурәтләгән, нигезенә Яшәеш, Җиһан хакында дини-мифологик идеяләр салынган мондый әсәрләр юк дәрәҗәсендә булды. Г.Гыйльманның «Оча торган кешеләр», «Фәрештә», «Күрәзә», «Җанбалык» һ.б. әсәрләрен берләштергән сыйфат шунда: үзәккә фәлсәфи як (яшәеш фәлсәфәсеме ул, дөньяны танып-белү яки кабул итү рәвешеме), рухи кыйммәтләр һәм татар халкының ислам, мәҗүсилек белән бәйле образлары, фикерләре куелган, алар аша экзистенциаль идеяләр үткәрелгән. Әлеге әсәрләр гел реалистик буяулар белән генә сугарылган татар әдәбиятында яңа юнәлеш «метафизик реализм» юнәлешен формалаштырдылар. Метафизик реализм – Яшәешнең метафизик дәрәҗәсен ачуны үзмаксат итеп куйган, рухи эзләнүләрне нигез итеп алып, кеше күңеленең яшерен урыннарын, дөнья яратылышының серле, билгесез якларын үзенчәлекле итеп сурәтләгән алым. Әлеге алымның нигезе булып, реализм кала Һәм аңа «яшерен дөнья», «яшерен чынбарлык», «хакыйкый чынбарлык» дигән параллельләр өстәлә. 

Г.Гыйльман әсәрләренең беренче уртак сыйфаты миф тудыруда икәнен күпчелек галимнәр таныганнар иде инде, икенчесе исә – борынгы күзаллаулар тәэсирендә формалашкан «архетип»ларны күпләп һәм уңышлы куллануда. Архетипларны монда (грекчадан «башлангыч образ» дип тәрҗемә ителә) мәдәниятнең, аның башлангыч өлеше булган мифларның, халык иҗатының нигезендә ятучы борынгы гомумкешелек символлары дип аңларга кирәк. Бу образлар мәҗүсилек чорында аңның өске катлавында ятса, ягъни кешеләр һәр нәрсәдә Җир Һәм Күк белән бәйләнеш күреп, аларны символлар буларак кабул итсәләр, гасырлар дәвамында мәдәният үсеше алга китү сәбәпле һәм тарихи тәҗрибәләрнең кысрыклавы нәтиҗәсендә, әлеге образлар игътибар үзәгеннән төшеп калалар. Ләкин алар юкка чыкмый, кешенең «аңсызлык өлкәсе»нә күчә бара. Анда да тик кенә ятмыйлар, ә яңа чор фикерләвенә яраклашып, символикалылык аша мәдәнияттә чыгыш ясыйлар. Нәтиҗәдә, бүгенге чорга килеп җиткәндә, «кешелек хәтере» дигән өлкә төрле чорларның мәдәни казанышларын, фикерләү рәвешен, дөньяны күзаллавын туплаган катлы-катлы бинаны хәтерләтә. Менә шуларны немец галиме К.Юнг «коллектив аңсызлык» дигән төшенчә белән гомумиләштерә. Аныңча, «коллектив аңсызлык» дигән бу өлкә һәм аның һәр күзәнәгенә тиң архетиплар дөньяны кабул итү формасына да, кешенең үз-үзен танып-белүнең тарихи-поэтик юнәлешенә дә, миллилеген саклап калуының нигезенә дә нык тәэсир итә. Димәк, мондый төр әсәрләрнең язылуы юктан уйлап чыгарылган хикәят кенә түгел, ә ул язучы шәхесенең, дөресрәге, аңының «халәте», аның фикерләү, дөньяны күзаллау рәвешенең чагылышы, милләтен, милли сүз сәнгатен саклап калуның, үстерүнең бер чагылышы икән. 

Әгәр хәтерләсәк, Г.Гыйльманның ХХI гасыр башында матбугатта дөнья күргән «Албастылар» романы бүгенге татар әдәбиятын уятып җибәргәндәй итте. Әлеге әсәр татар сүз сәнгате «мичкәсендә» әле «дары бетмәвен» дә, укучыларның фәлсәфи эчтәлекле, кабатланмас образлы, яңа сурәт чаралары белән иҗат ителгән мондый төр әсәрләрне йотлыгып укуын, аларга ихтыяҗның югалмавын, сүнмәвен раслады. Моңа кадәр татар әдәбиятында бу юнәлештәге әсәрләр юк иде. Әлеге программ характердагы әсәре язучының иҗатын, аның татар әдәбиятында тотачак урынын шундук күз алдына китереп бастырды. Бу әсәр әкият-фантастика гына түгел. Бу әсәр – язучының күпме еллар татар әдәбиятын өйрәнеп, аны яңа дәрәҗәдә тәкъдим итү теләгенең матур чагылышы. Бүген тәкъдим ителә торган «Ходай бүләге», «Тәкъдиргә юл» кебек бәяннар, новеллалар, хикәяләр җыентыкларының Казык йолдызы. «Албастылар» әсәрендә эзоп (яшерен) теле белән әйтелгән рухи, милли, дини, гуманлылык афәтләре атап үтелгән җыентыкларда инде түзә алмаслык гаҗизлектән, милләте өчен ачынудан кычкырып әйтелгән. Милли яшәешне болай киң колачлау, язучы җанының халкы өчен Җир һәм Күк арасында бәргәләнүе җиңелме? 

Г.Гыйльманның «Албастылар» әсәрендә мифологик мотивлар дип күрсәтелгән мотивлар бугенге татар кешеләренең яшәеш асылына әверелмәгәнме? Без күрә торган чынбарлык чыннан да хакмы? Әллә без күреп-аңлап бетерә алмаган зур фаҗига – проблемалар бармы? Албастылар дөньясы кешедәге явызлыкның метафорасы булып тормыймы? Романның сюжеты үстерелеше дәвамында аны җиңү идеясе туарга тиешлегенә басым ясалмыймы? Болар гына түгел, автор татар әдәбиятында беренче тапкыр үзенчәлекле метафорик сюжет кора: егетнең Албастылар утарында нурлы җанны – Майяны күрүе, аны коткаруы; егетнең вакытлыча аңы югалу аның кешелек хәтеренә тоташу юлына басуы, егет реаль чынбарлык белән янәшә ирреаль пространствоның булуын, аның зурлыгын, чиксезлеген, серлелеген, аны ачып бетереп булмавын һәм анда керү юлын үзе генә белә. 

Әлеге мотивлардан түбәндәге фәлсәфи-җыелма нәтиҗә тудыра алабыз. Беренчедән, албастылар дөньясы бүгенге дөньяда кешелекне басып алырга тырышкан Кара көчнең тышка чыгуы буларак гомумиләштерелсә, икенчедән, чорның заман ахырына җитүе, явызлашуы аның шәхси яшәеш һәм көнкүреш проблемасына әверелүне дә искәртә. Шул ук проблемалар «Шартлау» әсәрендә инде ачыктан-ачык чаң кагу рәвешендә тасвирлана. 

Әдәби әсәр иҗат итүченең фантазиясе тормыштан алынган реаль картиналар белән яки уйлап чыгарылган вакыйгалар белән эш итүгә генә кайтып калмый; әсәр иҗат итүче мотивлар белән «фикерли», психологлар раславынча, бу мотивлар кешедә (һәр кешедә) генетик дәрәҗәдә салынган гештальтлар рәвешендә яши. Шушы гештальтлар – «рәсемле картиналар» бүгенге кешенең дә дөньяга карашын формалаштыра, аңа тәэсир итә. Димәк, мотивлар – кеше аңында, хәтерендә яши торган һәм аерым ситуацияне күзаллата торган, тотрыклы мәгънәләр җыелмасыннан торган мөстәкыйль фикер элементлары булып чыга. 

Г.Гыйльман борынгы мифологик, әкияти мотивларны «тергезеп», алар эчендә кечкенә сюжетлар хасил итә. «Албастылар» романындагы мотивлар эченә сыйган ситуациявакыйгаларны барлап яки анда катнаша торган персонажларны анализлап, мондый нәтиҗәгә килергә була: бу роман татар халык авыз иҗатында яратып кулланылган тылсымлы әкиятләрнең структурасын кабатлый. Моңа исә әсәрнең сюжетын кора-төзи торган мотив кебек мөстәкыйль берәмлек сәбәпче булган. Хәлимнең татар авылыннан чыккан бер батыр кебек дию-аждаһага каршы көрәшкә күтәрелүгә охшаш көрәшкә баруы сурәтләнә. Әкиятләргә хас мотивлар чылбырының «Албастылар» романында иҗади үстерелешен түбәндәге схемага салып була: бу дөнья тормышы (бүгенге татар авылы) – сәбәп чыгу – юлга кузгалу – икенче дөньяга (албастылар утарына) эләгү – сынау, шарт – (албастылар дөньясы турында) сер әйтелү – геройларның бер-берсенә ант бирүе – туган йортка кире кайту  – серне чишү – туганнары хәйлә кору – төп геройның хәйләне белми калуы – параллель дөньядан кайткан вәкилнең үлеме – геройның антка тугры калуы – фаҗигале (яки бәхетле) нокта. Димәк, романның халыкның милли фикерләве белән уртаклыгы бәлки шуңа да укучылар тарафыннан яратып укылуга сәбәпче булып торгандыр. Татар мифларына, татар әкиятләренә мөрәҗәгать итүнең максаты нидә? Әнә шул гаять тирән, гаять көчле катламга «төшеп», язучы татар халкының үзаңын куркаклык, сатлык, хыянәт, маңкортлык кебек сыйфатлардан арындырып, татар мифларында тасвирланган каһарманнар кебек кыю, батыр булырга өнди. Үз язмышы, тормышы өчен көрәшкә өнди. 

Албастылар язмышы хакындагы эпизод әлеге утарны характерлаучы явызлык сыйфатын алып ташларга мөмкинлек бирә. Әлеге повестьта Г.Гыйльман аллегорик мәгънәви метаморфоза куллана. Явызлык оясы булган албастылар, асылда, җир-ананың серләрен, сакраль сыйфатларын үзенә яшергән һәм кешеләрнең борчу-тыкшыну, басып алуларына үзенчә җавап кайтара торган җир-анага хезмәтчеләр генә. Явызлыкның асылы, пародокс кебек яңгыраса да, Табигатьтән түгел, кешеләрдән килә. Сихерче карчыкларга «сихер» саклануның бер чарасы булса, адәми затларда ул бәндәләрнең явыз «асылы» дәрәҗәсенә җиткән. 

«Албастылар» әсәрендә әдип «албастылар» образы ярдәмендә мәгънәви  символик уен куллана, ул әсәр идеясен ачучы төп категория: албастылар дөньясының коточкычлыгын һәм сихерлелеген алып ташлау белән кешеләрнең үз асылы хакындагы белемсезлек, аларның икейөзлелеге ачыла. 

Албасты дип аталган затлар яшәгән урынны авыл иткән «кечкенә кеше»ләр үзләренең Табигать-Космос алдында кечкенәлелеген, көчсезлеген аңламаганнар, үзләрен Җирнең төп идарәчесе итеп, аның үзәгендә яшим дип уйлаганнар. Романны укып чыккач, идея дәрәҗәсендә борчыган төп фикер – ул кешелекне, кешеләрне ана карыныннан читтә калган ярым туган бала хәлендә икәнебезне аңлау. Гүя без аннан чыкканбыз да, уй-акылыбыз белән аның турында онытканбыз. Табигать-ана белән бәйләнешебезне бары «аңсызлык өлкәсе»нә яшеренгән әнә шул мифологик мотивлар гына саклап, искәртеп тора. Язучы да укучыларны шушы элемтәне онытуын, Табигать-Кеше бәйләнешенең яшәеш өчен мөһим икәнен дәлилли. Әсәр герое Хәлим албастылар утарының серенә төшенергә омтылса да, үзе яшәгән мохитнең яшәеш серенә төшенә алмый, аны яхшы якка үзгәртә алмый, кешеләрнең аңына тәэсир итә алмый. Романда ментальлекне нигезли торган мифологик мотивларга нигезләнеп, автор рухи сафлык, җан-күңел азатлыгы, сафлыгы өчен көрәш темасына заманча караш ташлый. Г.Гыйльман иҗатында тудырылган «бүгенгенең мифологиясе» архаик Җирана һәм аның серле көчләренең «аңсызлык өлкәсе»ннән аңына күчә баруы, чыгышы белән Илаһияттән булган «күңел нурын» җуя баруы дәлилләнә. 

Матбугатта дөнья күргән роман, повестьларыннан күренгәнчә,  Г.Гыйльманның үзенә генә хас сурәтләү алымы бар. Бу – әдәби әсәрдә яңа дөнья, дөньяның үзенчәлекле моделен тудыру алымы. Әйтик, «Албастылар» әсәрендә ачыктан-ачык кулланылган мифлаштыру «Оча торган кешеләр»дәге яшерен мифлаштыру белән чагыштырып карарга мөмкин. Нәтиҗәдә, икесендә дә Г.Гыйльманның мифологик карашлардан «ерагаймавы», киресенчә, тагын да «якынаюы» күренә. 

Татар мифларындагыча фикерләү белән сугарылган әлеге романда вакыйгаларның үзәген тотып торучы төп урын бар. Без аны «вакыйга бишеге» дип атыйбыз. Монда вакыйга үстерелгән җир – Тау – хронотоп (Вакыт Һәм Пространствоның үрелеше) белән этносның үзара тәэсире һәм үзара бәйләнешен төшенү үзәге буларак чыгыш ясый. Кала-тау серле урын гына түгел, ә рухи кичерешләрнең, җан сафлыгының чишмә башы булган һәм аларны Илаһият белән бәйләп торучы урын. Кала-тау – дөньяның космик үзәге, Рух чишмәсе исә – яшәү һәм үлем елгасының типик образы. 

Һәр очракта да Г.Гыйльман әсәрләрендәге мондый урыннар үзенчәлекле маргиналь зоналар буларак кабул ителә. Һәм әсәрләрдә Җир кешеләренең аларның асылына төшенә алмавы, шуңа күрә аларга тискәре караш урнашуы, сихер, явызлык, убыр урыны дип аталуы күрсәтелә. Әмма әсәрләрнең ахырында бу оппозицион каршылык кешеләрнең дә, әлеге маргиналь зоналарның да асылын ачарга ярдәм итә. Үзләрен дөрес юлда, гадел гамәлдә, изге нияттә дип белгән кешеләр изгелек, рух, илаһият белән бәйләнештә торган һәм аларның җаннарын саклап торучы бу маргиналь урыннарга караганда явыз, начар булып чыгалар. Тормыштагыча. 

«Оча торган кешеләр» повестенда кулланыла торган Тау поэтик образы төрле халыкларның мифологиясендә дә бердәй чагылыш тапкан. Борынгы төркиләрдә Тау образы изге (сакраль) җир буларак кабул ителгән һәм ул Җир-Су культының бер өлешен тәшкил иткән. Әлеге образга нинди мәгънә салынган соң? Галимнәр фикеренчә, мифологиядә Тау галәм моделен чагылдыручы образ, дөньяның үзәге саналган (В.Топоров). Галәм күчәре менә шушы тау аша үтеп, югарыга таба дәвам итә һәм Казык йолдызының урынын күрсәтә. Тауның аскы өлеше җир асты дөньясын фаразлаган. Мондый тау өч дәрәҗәле итеп күзалланган. Тауның башы – Аллаһ урыны, уртада – Җирдә – адәм балалары яшәгән, тауның астына төрле рухлар хуҗа. Мондый бүленеш, күргәнебезчә, Г.Гыйльманның «Оча торган кешеләр» әсәрендә дә чагылыш тапкан. Тауның эчендәге мәгарәнең түбәсенә дә Җир белән Космосны бәйләп торучы Чулпан йолдызы ясалган. Язмышлары Чулпан йолдызы белән бәйле Сәүбән, аның әтисе, улы һәм Сәвия аны Тәңре-Алланың тәхете буларак кабул итәләр. 

Татар мифларында, гадәттә, тауның куышы булуы әйтелә. Кала-тауның да куышы сурәтләнә, аның аша өлкән Сәүбән дә, аның улы да икенче дөньяга – серләр дөньясына керә. Шушы урында татар язучысы Адлер Тимергалин иҗатында тау-мәгарә образлары искә төшә. Мәгарәгә алып керүче бу куыш серле генә түгел, куркыныч та. Бу куышны бары Сәүбән кебекләр генә белә, чөнки алар гына әлеге тау белән ниндидер бәйләнештә тора. Бу бәйләнешнең асылын эзләү әсәрнең буеннан-буена сузыла һәм бары ахырда гына ачыла. Нәкъ менә җаннары Илаһият белән бәйле затларга гына Тауның (Яшәешнең) яшерен куышы (эчке ягы) билгеле. 

Автор «Оча торган кешеләр»дә КЕШЕне төрле вакыт аралыгында мөстәкыйль яшәүче образ итеп карый. Моннан үткән – бүгенге – киләчәк кебек ВАКЫТның төп категорияләре хронологик тәртиптә итеп түгел, ә бәлки, бер-берсенә параллель агучыяшәүче күренешләр итеп кабул ителә. Балачак образы романда күпчелек кешеләрдә Җир тормышы шартларында уяна алмый калган Илаһият чаткысы булган РУХның метонимик чагылышы итеп карала. Әлеге Рух-балачак үзенең яшәү фәлсәфәсе белән реаль Сәүбәннән күпкә өстен тора.

Мондый сурәтләү стилендә без авторның «җан мифологиясен», ягъни дөньяны тою (кабул итү генә түгел!) рәвешен күрәбез. «Оча торган кешеләр» повестен укый башлау белән үк фәлсәфи фикерләрнең күп булуы күзгә ташлана. Хәтта вакыт-вакыт «вакыйга үстерелгәнме», «кайчан үстерелгән» дигән фикерләр дә онытыла башлый, чөнки автор укучыны яшәеш, аның мәгънәсе хакында уйланырга этәрә. Әлеге романда чагылыш тапкан онтологик карашлар әдипнең Җир тормышын ике яссылыкта каравын дәлилли: беренчедән, бу – вертикаль линиягә куелган Тудыручы  һәм Җир яссылыгы; икенчедән, горизонталь линиядә тасвирланган Чор һәм Гомер яссылыгы. 

Тудыручы һәм Җир – Җиһан метафизик вертикаленең үзәгенә җан-күңел категориясе куела. Монда дини-суфыйчыл әдәбияттан ук килә торган «Тәңрегә омтылган» күңел мотивы өстенлек итә. Бу яссылыкта «җан» яшәеш дәвамында, Тукайча әйтсәк, «төрле тап-тутларга өртелгән», әмма һәрдаим «югарылык белән типкән» субстанция рәвешендә күзаллана һәм гәүдәләндерелә. 

Г.Гыйльманның кайсы гына әсәренә тукталсак та, аның тирән дәрәҗәдәге экзистенциаль әсәр булуына шик калмый. Аларда бүгенге  кешелекнең яшәү рәвеше яктыртыла. Шушы яктан шәхсән «Оча торган кешеләр» әсәре күпмедер дәрәҗәдә икенче бер күренекле әдибебез Миргазиян Юнысның «Җәяүле философ» новелласына охшаш. Миргазиян Юныста цивилизациянең рухны үтерә торган казанышлары санап кителгән булса һәм герой шуннан арынуны рухи-җисми бәхет итеп тойса, Г.Гыйльмановта җәмгыять белән шәхес арасындагы каршылыкның нигез сәбәпләре эзләнелә, һәм автор аны табып, укучыга сәнгатьчә җиткерә. Бу – Күкләрдән, Илаһияттән «күндерелгән» җаннарның Җир кысаларында үз тиңнәрен таба алмыйча газаплануы. Нигә? Чөнки – Җирдә дөрес-гадел яшәлми. 

Төрле халәттәге образларны (Сәүбән һәм бала Сәүбән) һәм төрле чор буынны якынайту, очраштыру, аларны бәхәстә, каршылыкта күрсәтү бу геройлар арасындагы бәйләнешнең чынлыгын, зурлыгын, мөһимлеген ача, бер образның эченнән икенчесен чыгару һәм ирреаль «балачак» образының метонимик кысаларда рухи халәтне аңлатуы, әсәр ахырында автор кулланган метаморфоза-әверелү (геройларның әллә физик, әллә астраль дөньяда Җирне ташлап очып китүләре) борынгы чорларда булырга мөмкин вакыйгаларны гына түгел, ә киләчәкне дә фаразлый кебек. Бу исә поэтик күзаллау, поэтик фикерләүнең аерылгысыз чагылышы. Димәк, Г.Гыйльманның «Албастылар» әсәрендә генә түгел, ә «Оча торган кешеләр» әсәрендә милли-менталитетны формалаштыручы, тәшкил итүче мирас (үткән) һәм күрәзәчелек (киләчәк) үрелеп бирелгән. Мәңгелекнең шушы ике полюсы (ә бит ул безнең һәркайсыбызның чагылышы) Җиргә килү, яшәү серен, мәгънәсен ачыкларга тырыша. Аны бары тик киләчәккә үтеп, аннан бүгенгегә борылып карап кына аңларга мөмкиндер. Бүгенге татар әдәбиятында укучыны чаң кагып уята торган фәлсәфәләрнең мәҗбүрие шушы. Шуны аңлаган милләт белән генә без тарихыбызны дөрес, ихлас аңлый алачакбыз. Шуны аңлаган милләт кенә татарның үсеш стратегиясен, сәясәтчеләр кулына бирмичә, үзе әйдәп барачак, үз телен, динен, милли рухын саклап калачак. 

Г.Гыйльман әсәрендә чагылыш тапкан тормыш-чынбарлыкны шул рәвешле сурәтләү, әлбәттә, реалистик юнәлеш кысаларына сыймый. Әмма монда традицион ислам– мөселман фәлсәфәсе генә түгел, минемчә, бу әсәр мөселман платонизмы кысаларында карала алыр һәм тулырак шәрехләмәләр табар иде. Реалистик сурәтләүләр әсәрне тотып торса да, Г.Гыйльман вакыйгаларны чынбарлыктагыча бирүгә омтылмый, ул, фани дөньяның ахырзаманга таба баруын күрсәтергә омтылган кебек, символиклыкка мөрәҗәгать итә, мифлар кимәленә якын килергә тырыша. Ләкин шул ук вакытта аның әсәре илаһилыкны төп сурәтләү объекты итеп алган дип тә әйтеп булмый, бәлки, әсәр дә, автор да бары шул илаһилык эчендә генә карала алалардыр. Инглиз язучысы Айрис Мердокның кешелеккә карата әйтелгән: «Мы путники, застигнутые ночью врасплох, охваченные ужасом бытия» дигән сүзләрен Г.Гыйльманның әлеге повестенда Сәүбән образына карата да, тәүге экзистенциаль романы «Албастылар»ның идея-эчтәлегенә карата да эпиграф итеп кулланырга мөмкин булыр иде. 

«Албастылар» романы күпмедер дәрәҗәдә язучының иҗади эксперименты итеп каралган, кабул ителгән булса, аннан соң дөнья күргән повесть һәм хикәяләре әдипнең ныклы экзистенциаль карашларын чагылдыруын дәлилли алдылар. 2005 елда Г.Гыйльмановның «Китек ай», 2014, 2016 елларда «Тәкъдиргә юл» һәм «Ходай бүләге» повесть һәм хикәяләр тупланмалары басылып чыкты. Биредә әлеге җыентыкларга кергән әсәрләрнең экзистенциаль фикерләү параметрларын җыеп, аларны да бер системага салып карарга тырыштык. Китапка кергән әсәрләрнең төп идея эчтәлеге катлаулы: ул – тормышның мәгънәсен тану өчен кешенең яшәү максаты акыл белән кабул итеп була торган дөнья чикләреннән чыгарга тиешлек турындагы карашка тоташа. «Фәрештә», «Күрәзә», «Җанбалык» кебек повестьларда, хикәяләрендә дә фәлсәфи эчтәлекне тудыруга булышлык иткән төп нигез шундый. Бу әсәрләрдә дә авторның фәлсәфи карашлары өчен реализм методының тарлыгы үзен сиздерә, шуңа да вакыйгалар тудыруның яңа алымнарына мөрәҗәгать итү зарурилык булып чыга. 

«Ходайга юл» җыентыгына кергән повестьларның күбесендә яшәү һәм үлем кебек мәңгелек темалар өстенлек итә. Мисалга, «Җанбалык» әсәрен алыйк. Монда инсан яшәешенең асыл мәгънәсе һәм үлем темасы калку гәүдәләндерелә. Яшәеш темасын автор берничә яссылыкта ача. Иҗтимагый планда бу – авыл, аның кешеләре, Газиз карт белән Фатыйма карчыкның тормышы. Әмма биредә ул әдип өчен үзмаксат түгел, ул арткы планга чигә. Әсәрнең конфликты исә этик яссылыктагы яшәү фәлсәфәсенә күчерелә. Г.Гыйльман Газиз картның яшәве һәм аеруча үлеме – Җирдә яшәешнең төп аспектларын чагылдыручы категорияләр буларак күзаллана. Газиз картның тыныч һәм зирәк акыл белән кабул ителгән тормышы, үлеме, яшәүдә артык сабыр, талымсыз булуы, яшәүнең мәгънәсен аңлауда фикерләренең ачыклыгы, үлем каршысында бераз куркуга төшсә дә, аның котылгысызлыгын (!) һәм бөеклеген (!) аңлап, тыныч күңел белән кабул итүе – болар барысы да Сабан туе мәшәкатьләре белән мәш килгән, табигатьнең олуг үзгәрешләрен (көз җитү, яз, җәй фасылларының асылын) гадәти күренеш кебек кабул иткән һәм башка җан-җисемнәрне бары үз мәнфәгате өчен яратылган дип санаучы адәм балаларының кыланышларына каршы куеп сурәтләнә. Болай тасвирлауның максаты – Үлем каршысында Яшәешнең бөеклеген, матурлыгын аклау, ачу да, инсаннарның башкарган гамәлләренең абсурдлыгын (үлеп яткан Газиз картка кыздырган балык китерү һ.б. эпизодлар) раслау да булып яңгырый. Авылның көндәлек мәшәкатьләре табигый кебек кабул ителсә дә, без анда ныклы иман-инануның юклыгын, кешеләрнең күбесенә рух, җан тынычлыгы төшенчәсенең – ят, сүзләрнең һәм гамәлләрнең буш, файдасыз булуын да тоябыз. Шул рәвешле, әсәрдәге иҗтимагый контрастлык повестьның төшен тәшкил иткән этик аспектны (Яшәү этикасы, кирәк икән Үлем этикасы) яктырту аша җиткерелә. 

Этик яссылыкта Г.Гыйльманов өчен әхлакый критерийлар мәсьәләсе һәрдаим мөһим булып кала бирә. Җанбалык кебек беренче карашка фантастик тоелган образның гәүдәләндерелүе аша без яшәеш турындагы бөек һәм ахыргы хакыйкатьне таныйбыз, танырга мәҗбүр булабыз. Бу яктан караганда, Газиз карт бәхетле, чөнки ул илаһиятнең яшәеш белән бәйле серенә төшенеп, дөньядан уза. 

«Фәрештә» һәм «Күрәзә» повестьларында югары фәлсәфи мәгънәсендәге дөньяны кабул итүгә хезмәт иткән аң-акыл һәм яшәү, сайлау иреге төшенчәләре арасында каршылык җитешә. Беренчесе шәхеснең эчке асылын, сурәтен чагылдыручы категория булса, икенчесе яшәешне дәвам итү, хәрәкәткә китерү өчен әһәмиятле фактор итеп кабул ителә. «Күрәзә»дәге Рухия гадәти яшәештә күреп бетерә алмаган ирреаль яссылыкны әсәр дәвамында күзгә күренеп үскән, камилләшә барган аңы-акылы белән үлчәп, үзенә бирелгән җаваплы миссиядән – язмышларны алдан күрүдән баш тарта. 

«Фәрештә» әсәрендә шушы ук фәлсәфи мәсьәлә Үлем темасына бәйле рәвештә Йосыф образы аша ачыла. Кешелек сыйфатларын югалту эчке яктылыкны, нурны, рухи асылны югалту бәрабәренә ирешелә. Бомж кыйфәтле, тышкы асылыннан ваз кичү аша Йосыф эчке, рухи бөтенлеккә ия була. Рухи бөтенлекне формалаштыруга сәбәпче итеп бирелгән Бакый образы илаһилык белән яши һәм илаһилыкта эреп югала. Бакый фәрештә-пәйгамбәр итеп кабул ителә. Моны интуитив кабул иткән Йосыф та үзендә җан Һәм рух тынычлыгын тоя. Икенче бер герой Рәмиләнең элекке «мине» белән яңа формалашып килгән «мине» арасында көрәш туа. Аның үрнәгендә Җир тормышындагы хаосны бары тик көчле, бөтенлекле рухлы инсаннар гына җиңеп чыга, аңа каршы тора ала дигән фикер калдырыла. Бу повестьта да Яшәешнең хакыйкыйлыгы адәм баласының илаһияткә якынлыгы белән үлчәнә. 

Повестьта иҗтимагый пласт инсан образы аша ачыла. Яшәешнең төп фигурасы булган инсан категориясен монда Йосыф, Рәмилә, Фәүзия карчык, өлешчә Бакый образлары формалаштыра. Укучы өчен Йосыф Һәм Рәмилә кебекләр үз асылына кайтучыларның күңел диалектикасы, фикерләре әһәмиятле урын тота. Повестьта ачылган иҗтимагый, әхлакый-этик һәм психологик аспектлар Яшәеш категориясе тирәсенә «тупланып бирелгәннәр». Әсәрнең мәгънәви һәм композицион төзелеше шушы әһәмиятле төшенчәне ачуга корылган, шуңа да бу әсәрдә төп метод итеп реалистик тасвир тудыру алымы сайланган. Ныклабрак карасак, яшәеш белән бәйле фәлсәфи абстракцияләнгән ситуация юк та кебек; ул реалистик планда тасвир ителгән вакыйгалар артына яшеренгән. «Албастылар», «Оча торган кешеләр» әсәрләренең экзистенциаль яссылыгын кабул итүгә күнегә барган укучыны реалистик тасвирлау монда ялыктырмый, киресенчә, зур фәлсәфи мәгънәне ачуга корылган повестьның хакыйки асылын аңлаешлы итә. Шулай итеп, экзистенциаль фикерләгән әдипнең иҗади эзләнүләре бу юлы реализм алымы кысаларында сәнгатьчә тормышка ашырыла. «Фәрештә» әсәре дөнья һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне традицион тасвирлау белән экзистенциаль проблематика берлегендә җиткерә алган. 

Без бу язмабызда Галимҗан Гыйльман әсәрләрен фәнни яктан тикшерүне нигез итеп алдык. Максатыбыз да татар әдәбиятын үз әсәрләре белән югары баскычка күтәргән иҗатка хас булган һәм ХХI гасыр татар әдәбиятының йөзен, сыйфат үзгәрешен билгели торган яңалык-ачышларын барлау, әдипнең дөньяга карашларын ачыклау иде. Тикшерүче булсын, укучы булсын – аларның әдипкә куйган таләпләре зур. Яңаданяңа образлы, идеяле әсәрләр тудырып торган язучыдан без тагын да кызыклы, тирән фәлсәфәле, психологизмлы роман, повестьлар, хикәяләр көтәбез. Шул ук вакытта гади укучы буларак, миндә туган теләкне дә чорның танылган шәхесенә ишеттерәсе килә. Яшәешне Тудыручы-Алла һәм Җиһан вертикаленә салып үлчәгәндә, әдип күбрәк тормыш-хәятның ниндилеген, нәрсә икәнен күрсәтүгә ныграк әһәмият бирә, ә менә аның ни өчен бирелгәнлеген ачу читтә кала сыман. Без тормышның үзенә карап уйлаудан, яшәү максаты, мәгънәсе хакында уйланудан читкә киттек. Ә бит сәнгать ул формаларобразларның коры төзелмәсе генә түгел, ә нәкъ менә билгеле бер метафизик карашларны ачу-чагылдыру өчен кулланылган, нәтиҗәдә, артында тирән фәлсәфә яткан киң бер дөнья. Бүген татар кешеләренең күпчелеге абстракт, экспрессионизм рухында иҗат ителгән рәсем сәнгатен, фәлсәфи музыканы кабул итә, аңлый алмый. Моның башы әнә шул ХХ гасырның 30 елларында халыкны рухи тамырыннан – диннән аеруга барып тоташа. «Дин белән сәнгатьнең ни бәйләнеше бар?» дияр кайберәүләр. Асылда, сәнгать (музыкамы ул, рәсем, әдәбиятмы) бөтен тамырлары белән дини-фәлсәфи өйрәтмәләргә барып тоташа, дини-фәлсәфи тәҗрибәләргә таяна. Бу тәҗрибәне авторлар үзләренчә үзләштереп, үзгәртеп бирә алалар, ләкин алардан баш тарта алмыйлар. Фәлсәфи эчтәлекле сәнгать әсәрләре диннән баш тарткан, аерылган, денсез укучы, тамашачы аңына барып җитмәскә дә мөмкин, чөнки аларның аңында мондый образ-тәҗрибә (архетиплар) аң-акылның өске катлавына чыга алмый. Шул сәбәпле халык (укучы, тамашачы) мондый әсәрләр белән кызыксынмый, аны кабул итә алмый. Әмма талантлы әдип, рәссам бернигә карамый, туктамыйча, укучыны шушы яктан «уятырлык» әсәрләр язарга, үз иҗаты белән аның аңын үстерергә бурычлы. Бу – язучылыкның төп миссиясе, вазифасы. 

Г.Гыйльманның метафизик реализм кысаларында язылган, экзистенциаль проблемаларны яктырткан һәм онтологик карашларны гәүдәләндергән романнары, повесть һәм хикәяләре бүгенге татар сүз сәнгате кысаларында Шәрык Һәм Гареб синтезын матур итеп формалаштыралар, гасырлар дәвамында анык җавап табарга тырышкан яшәеш турындагы белемнәрне яңача дәвам итәләр. 

Бу җәһәттән милли менталитетның архаик нигезләрен сәнгать дәрәҗәсендә ачарга омтылуда ул итальян Умберто Эконы хәтерләтсә, яшәештә илаһилык белән бәйле билге-тамгаларны гади укучыга күрсәтүдә һәм аны исән-имин Тудыручысына кайтарып бирергә тиешлекне искәртүдә Җанны «чәй кашыгына тамызган өч тамчы зәйтүн мае» символына төргән аргентиналы Пауло Коэльега охшап куя, Яшәешнең гаять катлаулы, гомер озынлыгына тиң туктаусыз хәрәкәт иттерә торган «юл» булуын ачуда төрек Орхан Памук, һәр күренештән, вакыйгадан яшәү-тормыш өчен кулланма эзли торган япон Харуки Мураками белән дә чагыштырып карыйсы килүдән әдип өчен дә, татар әдәбияты өчен дә горурлык хисе туа. Яшәеш турындагы милли карашларны чагылдыруда Галимҗан Гыйльман аларның барысына берьюлы охшаган да, охшамаган да; талантының үзгәлеге, индивидуальлеге белән ул үзенең бары милли татар җирлегендә генә туа һәм иҗат итә ала торган, дөнья һәм кешелек масштабында фикер йөртергә, шул ук вакытта милли менталитетның катлаулы күренешләрен милли җирлеккә салып аңлата алган сәләтле татар рәссамы буларак танытты, исбатлады.  


Алсу ШӘМСУТОВА,

филология фәннәре кандидаты.