Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшьлеккә гашыйк әдип

Мәкаләмнең исемен шулай дип язып куйдым да уйга калдым. Яшьлек – кеше тормышының иң гүзәл, ашкынулы, романтик чоры. Шуңа күрә кулына иҗат каләме алган затларның һәрберсе гомер таңына кагылышлы хатирәләрен, назлы хисләр кичергән мизгелләрен кәгазь битләренә түкми кала алмыйдыр. Кешене образлы фикерләүгә этәрүче көчләрнең берсе дә гомергә җитәрлек хис чыганагы булган мәхәббәт бит. Аның яшьлек чорындагысы аеруча нәфис, кайнар, дәртле булганлыгы белән гомер юлыңның барлык борылышларын яктыртып тора, кешене затлы тойгылар белән илһамландыра. 

Ләкин кеше табигать баласы гына түгел. Ул бер үк вакытта социаль яшәешнең үзен әйләндереп алган мохитендә аңа гына хас күңеленә, холкына, эчке инануларына бәрабәр урын били, шул ноктадан җәмгыять белән бик күп мөнәсәбәтләргә керә, үзе дә шуларга хәленнән килә торган нәрсәләрне өсти. Кулында иҗат каләме тотучы бу җәһәттән аеруча киң мөмкинлекләргә ия була. 

Сиксән яшьлекләр буыны егерменче гасырның кырыгынчы елларыннан башлап, гаять катлаулы хәл-әхвәлләр кичерде. Башларыбызның күрәчәге әле яңа гасырга тагын да хәтсез булып калган икән. Без моны аерым бер шәхес – язучы Рәфкать Кәрами иҗатында да күрә алабыз. Узган ел 1941 елда туганнар сиксән яшьлекләр капкасын ачып кергәннәр иде. Быел кеше гомеренең менә шушы шактый биек үрен кырык икенчеләр үтә башлады. Алар арасында күңеле белән генә түгел, үзенең тышкы кыяфәте белән дә җегәрле булып күренгән Рәфкать кордашыбыз да бар. 18 февральдән ул да сиксән яшьлекләр исәбендә йөри башлый. Һай, бу гомернең, бармаклар арасыннан коелган ком кебек тиз генә үтә торуына исең китәрлек. 1992 елның 14 февралендә Актёрлар йортында бу каләмдәшебезнең илле яшьлегенә багышланган кичә уздыруыбыз төштә генә булган кебек хәтергә эләгеп калган. Бәлки, үзем башлап йөргәч, оештыру мәшәкатьләре белән дә мәшгуль булгангадыр? Айрат Арсланов, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләловларнең оста укулары белән язучы каләменең сәнгатьчә камиллеге тамашачыларга зәвык белән ачып бирелгәнгәдер? Ихтимал, моң алиһәсе Флёра Сөләйманова кебекләрнең кичәне җыр белән бизәүдәге маһирлыклары дә сәбәп булгандыр? Ул кичәнең кайбер катнашучылары инде бакыйлыкка күчәргә дә өлгерделәр. Тормыш исә дәвам итә. Гомеребезнең түгәрәк саннары да бер-бер артлы үз нәүбәтләре белән тула тора. Сигез дистә ул инде уен эш түгел. Элек алтмыш яшьне бик зурга санап йөрткәннәр. 

Миңа шулай тоела: Рәфкать Кәраметдин улы тормыш юлы башында, ихтимал, язучылык юлыннан кереп китәрмен дип гамьләнмәгәндер дә. Әмма шул ук вакытта күңел түрендә матурлыкка гашыйклык, рухи камиллеккә омтылу булганлыгы бәхәссез. Шулай булмаса, ул – авыл малае, нигә шул вакыттагы күпләрне ымсындырган механизаторлыкка, агрономлыкка, ветеринария белгечлегенә тартылмаган? Сарман районы Рангазар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган үсмер өчен, шул юлларны сайласа да, табигый булыр иде. Юк, ул Алабуга мәдәни-агарту мәктәбенә бара, һәвәскәрләрнең музыкаль җитәкчесе һәм баянчы булуга өстенлек бирә. 

Сүз уңаеннан, әлеге урта-махсус уку йорты турында, берничә җөмлә белән генә булса да, җылы сүз әйтәсе килә. Әле Казанда мәдәният институты ачылганчы, биредә бик күпләр чын мәгънәсендә сәнгать һәм мәдәният кешеләре булып әзерләнеп чыктылар. Газиз Сөләйманов, Әхмәт Хәйретдинов, Гәрәй Әгъләмов кебек затлы остазлар тәрбияләгән кадрлар, клубларда һәм мәдәният йортларында гына түгел, республикабызның профессиональ коллективларында да талантлы иҗатчылар һәм башкаручылар булып танылдылар. Галим Мансур Хәсәнов, театр артистлары Илүсә Саттарова, Фәез Бәдриев, Рөстәм Муллин, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина исемнәре янына тагын бик күпләрне өстәргә булыр иде. Республика радиосында диктор булып эшләгәндә, мин үзем дә Гәрәй Гыйлемхан улыннан алган белем-күнекмәләрдән күп файда күрдем. Р.Кәрами дә – шушы игелекле уку йорты шәкерте. 

Ул да баштарак туган районы мәдәният йортында баянчы булып эшли, авыл клубы мөдире дә була. Эшен дә ярата, талантлы яшьләр белән аралашудан тәм-ямь дә таба, әмма… Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, әбием сүзләре белән әйткәндә, ул вакытларда да бик тә хөрти иде. Моны үземнән дә беләм. Ник дигәндә, илленче еллар ахырында үзем дә авылыбыз клубында хезмәт иттем. Әҗере нибары 360 сум иде, 1961 елда акча алышынганнан соң – 36 тәңкә. Бу – авыл кешеләренең хезмәт көне дип аталган таякка эшләп йөргән вакытлары. Шуңа күрә «кесә тутырып» акча алуыма көнләшеп караучылар да булмады түгел. Әмма яшь кеше ул акча белән генә нәрсә эшли ала? Безнең Рәфкать тә тормышның рухи өлкәсеннән аның тимертомырлы, мазутлы-дегетле ягына күчүне мәгъкуль күрә – Әлмәткә – нефтьчеләр тарафына юл тота. Монда хезмәтен гади эшче булудан башласа да, тора-бара нинди дә булса белгечлек алуны максат итә – электрик һөнәрен үзләштерә. Таза-сәламәт егетне армия хезмәте дә чыныктыра. Күпләрне ымсындырган Хәрби диңгез флотында кырыс чынбарлык мәктәбе уза. Гомеренең яшьлек таңы дип аталган беренче чорын, әнә шундый баскычлар аша үткән Рәфкать, ниһаять, Татарстаныбызның башкаласы Казанга килә. Ул инде гәүдәгә, килеш-килбәткә дә, күңел дөньясы җәһәтеннән дә чыныккан ир-ат булып өлгергән. Мондый егеткә өстән-өстән генә шомартып эш итү хас түгел, кайда авыр һәм катлаулы – аңа шундый урыннар кызыклы булып тоела. Югыйсә ул беренче белгечлеге буенча, берәр клубта һәвәскәрләр белән эшләү юлыннан да китәргә мөмкин иде. Юк, аңа ирләргә хас җир җимертеп, тир агызып эшли торганы кирәк. Шул омтылыш аны Казаныбызның төньяк-көчыгыш кырыенда җәелдерелеп килүче зур төзелеш – Органик-синтез заводын күтәрүчеләр янына алып килә. Чөнки инде хәзер аның монда яраклы техник белгечлеге дә бар, ул үзен биредә чын мәгънәсендә хезмәт кешесе итеп раслый ала. Шул ук вакытта үз алдына куелган бурычлар өчен генә түгел, төзелешнең гомуми барлыгы белән гамьләнүче, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдәге ачыклыгы һәм таләпчәнлеге, шәхес буларак җитдилеге аны алгы планга чыгара – ул төзелешнең профсоюз оешмасы җитәкчелегенә лаек дип табыла. Меңнәрчә кешедән торган коллективта мондый җитәкче булу өчен кырык җирдә кырылып ятучы эшләрнең үзәген табу, шул төп юлдан тайпылышсыз эзлекле бара белү кирәк. Тормыш Рәфкатьне шундый җитәкче итеп тәрбияли. Моңа исә әйләнә-тирәдәгеләрнең күңел дөньяларын, ниләр белән сулаганнарын, эшкә-тормышка карашларын белмичә, өйрәнмичә ирешеп булмый. Бу хактагы уйланулары әкренләп, күңелдән кәгазьгә күчә бара. Ул үзе көн дә аралашып, хезмәттәш, фикердәш булып яшәгән кешеләр турында мәкаләләр, ә инде каләме бераз шомара төшкәч, очерклар яза башлый. Сан сыйфатны барлыкка китерә дигәндәй, тора-бара каләм очыннан хикәяләр дә төшә башлый. Читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлавы да аның карашларын киңәйтеп җибәрә (Юкса, ул инде бу яңа мохиттә инженерлык сукмагына да кереп китәргә мөмкин иде. Юк, һаман да гуманитарлыкның тарту көченнән арылып китә алмый). Бу хәл аның укучыларга үз сүзен әйтүгә булган теләген тагын да көчәйтеп җибәрә. Шуның белән яшәешенең тәкъдир тарафыннан билгеләнгән эзенә кайтып төшүе тәэмин ителә – ул рухи катламда яшәү юлына кабат килә һәм инде бу юлы гомерлеккә. Мәскәүдә өч еллык Югары әдәби курсларда укуы да аның әдәби иҗатны төп кыйбла итеп каравын раслый иде. Хикәяләр артыннан «Дүрт кешелек каюта», «Кичке уйлар», «Капитан Хәкимов» кебек повестьлары аның сүз сәнгате өлкәсенә кыклап килгәнлеген күрсәттеләр. 

Язучы – каләм көче белән яңа дөнья тудыручы. Ләкин ул, бик теләсә дә, үзе үткән юлдан, көн иткән даирәсеннән, тормыш тәҗрибәсеннән аерылып бетә алмый. Бу – Р.Кәрами иҗатында да шулай (Бары тик «Каргышлы этаплар» романы гына моннан чыгарылма дип карала ала). Аның нефтьчеләр арасында, армиядә, төзелештә үткән еллары нигездә үзедәй яшьләр арасында, алар тормышы белән яшәп үтә. Бу тәэсирләр исә иҗаты өчен гомер буена җитә дияргә була. 

Мин үзем аның иҗатына Оргсинтез заводын төзүчеләр турындагы трилогиясе языла һәм укучыларга җиткерелә башлагач игътибар иттем кебек. Бу җитмешенче еллар ахырына туры килә. Исеме дә романтиклыкка ишарә иткән «Очар кошлар белән янәшә» дигән беренче кисәге (1978) күңелне үзенә бәйләп куйды. Аннан соң әсәрнең икенче, өченче кисәкләрен дә көтеп алдым. Ихтимал, алар бүгенге укучыны дулкынландырган нәрсәләргә күпмедер туры килеп тә бетми торганнардыр. Әмма ул елларның күп кенә якларын танып-белү җәһәтеннән бу әсәрләрнең әһәмияте әле дә җуелмаган. Ник дигәндә, алар шул чорларда хакимлек иткән идея-эстетик таләпләрне исәпкә алып иҗат ителгәннәр. Кеше күңеленең яхшылыкка, әхлаклылыкка омтылышы, шул юлдагы маҗаралар мохитендә сурәтләнгән хәл-әхвәлләр бервакытта да искерми. Тәрбия мәсьәләләренә игътибар кимеп, кешене кесәсендәге акчасына карап бәяләү гамәле урнаша килгән бүгенге заманда да инженерның, укытучының, табибның, икмәк пешерүченең эшен ничек башкаруына битараф түгелбез. Димәк, хезмәткә караш – кешенең ниндилеген күрсәтүче ачкыч булып тора. Р.Кәрами трилогиядә нәкъ шушы нигез-фикерне үзәккә куя да. 

 Әсәрнең үзәгендә унҗиде-егерме яшәр Гөлүс исемле егет язмышы торса да, автор бу героеның үсеш-үзгәреш юлын шактый катлаулы хәл-әхвәлләр барышында һәм күпләр белән багланышларда тасвирлый. Бу хәл исә сюжетның тармаклануын тәэмин итә, димәк, әсәр тукымасына күп кенә язмышлар чигелә. Яшьлек – төсләр балкышыннан, ашкыну-канатланулардан, мәхәббәткә кагылышлы тирән кичерешләрдән башка була алмый. Р.Кәрами әсәрләрендә боларның барысы да бар, нәкъ менә шулар укучыны мавыктыра да.

Автор, әлеге унъеллыкларга хас булган «коммунистларча хезмәт», «социалистик ярыш», «комсомол намусы» кебек сүзтезмәләрне кулланса да, алар әсәрдән килеп чыкканча, кешеләрнең эш-хәрәкәтләрендә әлләни урын ала алмыйлар, бәлки, формаль нәрсәләр икәнлекләре ул елларда ук әллә кайдан күренеп тора, һәрхәлдә авторның объектив сурәтләвеннән шул аңлашыла. Бу инде җәмгыятьтә әлеге ялтыравыклы күренешләргә булган карашларның үзгәрә бару галәмәтләренең үзләрен сиздерә башлаган чор иде. Р.Кәрами моны шулай ук сизгер тотып ала алган. Мәсәлән, әсәрдә сурәтләнгәнчә, төзелеш идарәсе җитәкчесе Ислам Мәхмүтов өчен дә фирканең әһәмияте кими башлаган. Әйтик, әлеге җитәкченең оешмадагы бюро утырышына соңга калып килүе аның бу өскормага салкын мөнәсәбәтен күрсәтә. Коллектив алдына үтәве мөмкин булмаган бурыч куеп маташкан өстән килгән партия вәкилен сүгеп ташлавы әле бер-ике ел элек кенә коточкыч гамәл булып бәяләнер, шуңа җөрьәт иткән җитәкче, фронтлар аша үткән зат булса да, ике аягында басып кала алмас иде. Мәхмүтов исә белер-белмәс акыл сатучыга әнә шундый «көферлек» белән җавап бирә.

Әлбәттә, бу рәвешле тәртәгә тибү эзсез генә калмый, шул ук көнне трестта, шушы хәлгә бәя бирү өчен фирканең тагын да югарырак органы – комитет утырышы чакырыла. Мәхмүтовның хаклы икәнен белсәләр дә, аңа шелтә чәпелә. Эш аның белән генә дә бетми. Главка начальнигы Кабышевны да әлеге баш күтәрүчене тәртипкә чакыру эшенә тарталар. Тик аның Мәхмүтовны кыздыруы өстән кушу буенча гына булганлыгы әллә каян күренеп тора. Ул дөресендә әлеге җитәкченең эшне яхшы белүен, коллективта абруе зурлыгын, бу очракта хаклы икәнлеген күреп тора. Чөнки бу матавыклар бер карьеристның Мәхмүтов урынын алырга омтылуы сәбәпле килеп чыгуын чамалау кыен булмый. Ахыр чиктә Мәхмүтов идарә башлыгы буларак сакланып калына. 

Р.Кәрами биредәге шуңа охшаш хәл-әхвәлләрне нечкәләп белә. Бигрәк тә урта һәм түбән буын җитәкчеләренең тиешле әзерлекләре булмау, сызымнарны грамоталы укып, дөрес итеп төзи алмаулары, ваемсызлык аркасында брак җибәрүләре, бер төзегәнне җимереп, яңадан күтәрүләре, кешеләрне ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр итүләре, тик торуларның булуы, өстәп язулар – болар һәммәсе бездәге «планлы» хуҗалык итүнең гадәти «өстенлекләре» икәне күренә. Шуңа тагын, төркемнәргә берләшеп, урлашу, агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыйк дип, әшнәләнүләрне дә өстәсәң, хәлнең тагын да катлаулы булуы раслана. Төзелеш җитәкчелегенең бюрократлашуы шул дәрәҗәгә җиткән, корылмадагы иң җаваплы һәм нечкә эш – реакторны урнаштыру вакытында түрәләр һәм белгечләр киңәшмә уздырып утыралар. Бездә һич кирәкмәгәнгә сүз боткасы болгату эш эшләү, дип атала иде шул. Бу каләмдәшебезнең чынбарлыгыбыздагы тискәре якларны рәсми идеологиягә каршы барып күрсәтүенә сокланырга гына кала. Романның «эш сызыгы» әнә шундый уйлануларга этәрә. 

Заманында Р.Кәрами бу циклын социаль заказ белән язган, дигән сүзләрне дә ишеткәләргә туры килде. Мондый хөкем чыгару әлеге әсәрләрне тәфтишләп укымаудан, күзгә бәрелеп торган урыннарын да күрмәмешкә салынудан гына килә иде. Менә без күрсәтеп үткән шул заманга хас узынулар һәм җитәкчелектәге валюнтаризм күренешләрен искәртү үзе генә дә Р.Кәрами каләменең фирка кубызына тибрәнмәгәнен күрсәтә иде. Ихтимал, аңа сурәтләүдә колачлылыкның җитмәве бераз комачаулык та иткәндер. Әмма авторның авыл яшьләренең шәһәрләшә бару хәрәкәтен, тормышта үз урыннарын табу юлындагы эзләнүләрен күрсәтеп бирүне максат итеп тудырган әсәреннән төзелештә инкыйлабый хәлләр куеруын җәелдерүне күрергә теләү үзе табигый булмас иде. Һәрнәрсәнең үз җае, үз урыны бар. Шуңа күрә биредәге хезмәт мәйданында үз урыныңны табу, булдыклылыгыңны раслау, мәхәббәт, гаиләле булуга омтылыш мәсьәләләренә бәйле сызыкларның уңышлы гәүдәләнеше трилогиянең тәэсир көчен арттыра. Һәркем ярата, ләкин үзенчә ярата. Зиннәт белән Тәскирә арасындагы гашыйклык отыры көчәя генә барса, Гөлүс белән Миләүшә яшьлеккә хас үпкәләшеп алулар аша да үтәргә тиеш булалар. Татар егете Илфирнең Ярославльдән килгән рус кызы Галяга өйләнүенең нигезендә дә мәхәббәт ята дип уйларга кирәк. Әмма хатынының «татарча телсезлеге, гореф-гадәтләребезгә илтифатсызлыгы» да күренеп кала. Алга таба бу пар ничек яшәп китәр иде – билгесез. Илфирнең якын-тирәдәгеләрнең гомерен саклап калу бәрабәренә һәлак булуы моңа чик куя. Аның батырлыгын Р.Вәлиевнең «Яшисе килә» повестендагы Рифкать Миргазизов каһарманлыгы белән янәшә куеп карыйсы килә. 

Яшьләр арасында да төрлесе бар. Кешеләргә акыл өйрәтеп, тол калган Халидәне күңел ачу максатларында файдаланучы комсомол сәркатибе Әзһәм, хезмәт урыныннан файдаланып, яшь кызларны мәсхәрә кылучы Җиһангирлар, үз рәхәтлекләреннән баш тартып, башкалар өстенә кояш чыгарырга сәләтлеләр дияргә өмет юк. Димәк, әхлаклылык белән гамәл үзара шулкадәр керешкәннәр, алар еш кына бер-беренең алшарты булалар, кеше холык-фигыленең асылын тәшкил итәләр. 

Р.Кәрами боларны гыйбрәтле язмышлар мисалында күрсәтеп биргән. Шуларны җанлы гәүдәләндерүдә табышлар булмаса, әсәрләрнең сәнгатьлелеге нык кимер иде. Әле болай да анда очеркны хәтерләткән, төзелеш нечкәлекләре белән мавыгылган урыннар очрап тора. «Ашкыну» дип аталган икенче кисәге, мәсәлән, шул сәбәпле, гомумән, авыррак укыла. Әмма бу әле иҗат тәҗрибәсе җитмәүдән килә иде. Заманында мин әлеге әсәргә багышланган бәяләмәмне авторга тормышны кыюрак, тирәнрәк һәм сәнгатьлерәк сурәтләүдә уңышлар теләп тәмамлаган идем. Аннан соңгы иҗатында Р.Кәрами каләме бу юнәлештә сизелерлек камилләште, дип раслый алам. Монысы – иң мөһиме.
 

Язмабызның тар мәйданында каләмдәшебезнең бай иҗатын иңләүне максат итү колач җитмәслек мәһабәт тирәкне кочагыңа сыйдырырга азаплану кебек кабул ителер иде.  Р.Кәраминең каләм тибрәтүче буларак тагын бер бәхете бар, аның иҗатына, көне-сәгате белән дигәндәй, башлангыч чорыннан алып, Г.Әпсәләмов, Б.Камалов, Т.Нурмөхәммәтов, М.Вәли-Барҗылы кебек остазлар игътибар итеп бардылар. Алда искә алынган повестьлары өстенә «Сагышлы кояш», «Ындыр тулы кибән», «Мәхәббәт бураннары», «Йөрәкне ут алган» һәм башка әсәрләре хакында һәм уңай һәм тыенкырак фикерләр мәйданга чыга торды. «Өзелгән чәчәк» дигән хикәяләр җыентыгы исә аның бу жанрда да уңышлары шактый саллы булганлыгын раслады. Боларны искә алып кына үтеп, Р.Кәрами иҗатында, кайсы җәһәттән карасаң да, аерым урын алып торучы романы турында сүз кузгатасы килә. Ул да булса «Каргышлы этаплар» (баштагы исеме «Каргышлы юллар») романы хакында. Мин аңа карата язган бәяләмәмне «Миллионнарның берсе турында кыйсса» дип атаганмын. Бу очраклы түгел. Белгечлеге буенча тарихчы булган Р.Кәрами әсәрне нык әзерлек белән язган. Романда утызынчы еллардагы фаҗигаләрнең аянычлылыгын дәлилләгән бик күп мәгълүматлар тупланган. Шулар арасында күңелне иң тетрәткәне менә будыр: 1935 елдан алып сугыш башланганга кадәр булган 5-6 елда илебездә 19 миллион 840 мең кеше кулга алынган, шуның 7 миллионы һәлак ителгән. Әлеге бәхетсез кешеләрнең кем булуларын тәфтишли башласаң, исең китәр: хәрби һәм гражданлык өлкәсе җитәкчеләренең, төрле белгеч-инженерларның, галимнәрнең, язучы-шагыйрьләрнең, башка иҗат кешеләренең иң талантлылары, иң эшлеклеләре! 9 Май бәйрәме көннәрендә уйлап куям: илнең барлык тармаклары, шул исәптән армиясе дә кансызландырылган безнең ил кешелек тарихындагы иң явыз көч булган фашизмны ничекләр итеп җиңә алды икән? Сугыш кырларында өстенлек алуыбыз ничә миллион корбаннар бирелү бәрабәренә дип, әле бүген дә кистереп кенә җавап бирә алмыйбыз бит. Автор укучыларын әнә шулар турында уйландыра. 

Р.Кәрами әсәрендә гап-гади тормыш алып баручы кешеләрдән ничек итеп «халык дошманнары» ясалуын күреп торабыз. Мотаһир Нәбиуллин дигән кешене кулга алырга килгән «кара козгын»дагы явыз бәндәләр, аны өйдә туры китермәгәч, шундый ук исемле Фәрукшин дигән фамилияле кешене төрмәгә алып китеп ябалар. Ягъни аларга, баш саны булгач, шул җиткән. Бер-беренә карата кайнар ярату хисләре белән яшәүче ир белән хатынны бер дә юкка һәлакәткә дучар итәләр. Мәхәббәт җимеше булган малайлары ятим кала. Ун елга сузылган мәхшәрнең бөтен ачысын башыннан кичергән Мотаһир, бәхеткә, кешелек сыйфатларына зыян китерми. Рухын бөтен итеп сакларга аңа мәхәббәте көч бирә. 

Болар Р.Кәрами туганчы булган хәлләр. Ягъни бу гаделсезлекләрне ул үз башыннан кичермәгән. Ләкин язучылык таланты аңа үзе күрмәгәннәрне дә булганынча, җан тетрәтерлек итеп сурәтләргә ярдәм иткән. Романда җан тетрәткеч итеп гәүдәләндерелгән хәл-әхвәлләр укучыны биләп ала, ул Мотаһир кебекләрне язмыш тагын нинди ярларга алып чыгар дип хәвефләнә. Автор каһарманнарының күңел дөньяларын ачып бирүнең төрле ысулларын файдалана. Вакыйгаларның башланып китүен сурәтләгән сәхифәләр, ягъни сюжетның төенләнеше аеруча тетрәндерә. Гаилә әле генә мунчадан кайткан. Ир белән хатын һәм өч яшәр малай. Парланган, эсседән изрәгән тәннәренә сихәт бирә торган чәй эчәргә генә ниятләгәндә, өйләренә, кулларында наганнарын уйнатып, милиционерлар бәреп керә. Менә шушы контрастлык бу көтелмәгән хәлнең киеренкелеген үтә көчәйтеп җибәрә. Һәм шушы халәт укучыны китапның соңгы битен ябып куйганчы дәвам итә. Тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы романнан алган тәэсирләрне менә ничек язып куйган иде: « Аны чын әдәбият әсәре буларак, онытылып, бирелеп укыйсың. Алга таба, бәлки, үз чорыбыз тормышыннан да менә шушындый әйбәт роман иҗат итәр безнең бу язучыбыз?» (Вәли М. Каргышлы еллар... // Казан утлары. – 1996. - № 8. – Б. 174). 

Р.Кәрами бу өметне аклады. Егерме беренче гасырга кергәч, әдәбиятыбызга тагын 
бер трилогия тәкъдим итте. Ул «Олы юл да сикәлтәле» дип атала. Аның баш герое Габделнур, сугыш елларында туып, аннан соңгы унъеллыкларда дөньяга күзен ачкан, тормыш юлыннан атлап киткән чор буыны егете. Безнең күз алдына ул үзенең холыкфигыле, бигрәк тә менә нәкъ алтмышынчы елларда формалашкан күңел дөньясы белән килеп баса. Укучы шуннан соңгы дәверләрне аның күзаллавы аша һәм бәяләве эзлеклелегендә кичерә бара. Халкыбызның сәламәт яшәү мохитендә тәрбияләнгән егетнең уйланулары, теге яки бу хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәте ачык аңлаешлы. Шуңа күрә укучыларыбызның хәзерге буыны трилогия белән танышудан үзенә күп мәгънә таба, ачышлар ясый, параллельләр үткәрә. Яшьрәкләргә исә әсәр егерменче йөзнең икенче яртысы чолганышындагылар күңелендә барган хис-кичерешләрне аңлауның билгеле күләмдә ачкычы булып хезмәт итәчәк. Әйтергә кирәк, алар бер дә тискәре нәтиҗәләргә килмәс, күңелләрен Габделнурларның кордашларына карата уңай карашлар белән баетырлар, әхлаклы яшәешкә, игелеклелеккә кеше үз кул көче, әйләнә-тирәдәгеләргә игелекле мөнәсәбәт күрсәтүе ярдәмендә ирешергә тиеш дигән уй белән калырлар. Ник дигәндә, әсәрдә тәрбия үрнәге бирүнең мөмкинлекләре бик иркен файдаланылган. Габделнурдан кала Шәмсун, Дөбәрис, Фәнсит (исемнәре дә исемнәре!) һәм башка яшьләр тормышларын намуслы юл белән матурлау омтылышлары белән яшиләр. 

Шунысы да бар, хәзерге вакытта матур әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен кире кагучылар да очрап тора. Әйтик, безнең илдә шагыйрь булып танылган берәү хәзерге вакытта Израильдә яшәсә дә, әсәрләрен рус телендә иҗат итә. Ул, укучылары белән очрашу, китапларын бастыру мәсьәләләрен хәл итү өчен, еш кына Россиядә дә була. Бер кайтуында радиодан да чыгыш ясады. Аның бер җөмләсе мине уйландырды. Үзен каләм әһеле дип йөрткән бу әфәнде: «Әдәбият һич тә тәрбияләргә тиеш түгел», – диде. Алай икән, нигә әсәрләреңне кешеләргә тәкъдим итәргә? Язганда ук нинди дә булса фикереңне, карашыңны башкалар белән бүлешүне, аларга тәэсир итүне күздә тотмаган китабыңның җәмгыятькә нигә кирәге бар? Р.Кәрами исә, җитди әдәби традицияләрдә иҗат итүче буларак, язучының халык алдындагы җаваплылыгын бик яхшы аңлап эш итә. 

Укучыга шактый катлаулы, уңай һәм тискәре сыйфатлары белән тәкъдим ителгән Габделнур образы автор иҗатында гына түгел, тулаем әдәбиятыбызда нинди урын алыр? Моңа кистереп кенә җавап биреп булмыйдыр. Чөнки бу образны бәяләүгә бер үлчәм белән генә якын килү шактый кыен, Габделнур күз алдына бөтен каршылыклары белән килеп баса. 

Тәүге адымнарын намуслы рәвештә башлаган, яшьтән үк чын сөюнең тәмен аңлаган, шул ук вакытта үзенә карата хыянәтнең ни-нәрсә икәнлеген күргән, шуның ачысын бөтен күңеле белән татыган, тора-бара интим мәсьәләләрдә шактый тотнаксыз булып киткән Габделнур тормыш диңгезендә үз-үзен ничек тотар да кайсы ярга килеп бәрелер дип, укучы һаман әсәрнең эченәрәк кереп баруын сизми дә кала. Төп герой юлында очраган яшьләрнең һәрберсе турында диярлек холык-фигыльләренә хас гамәлләрен, яшәү рәвешләрен, авторның аларга карата булган мөнәсәбәтенең тәфсилле күрсәтеп барылуы да заман кешеләренең аерым-аерым гына түгел, бәлки, гомуми сыйфатларын да ачарга ярдәм итә. Тагын да дөресрәге, әсәр алтмышынчыҗитмешенче еллар яшьләренә хас яшәү рәвешенең чынбарлыктагы шактый камил чагылышы булып чыккан. Г.Ибраһимовның «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» дигән мәгълүм сүзләре әсәргә мәгънәле эпиграф булып хезмәт итәр иде. 

Чыннан да, Габделнур безнең буын кичкән баскычларының барысын да табигый рәвештә һич авырсынмый уза. Тормыш борылышларының һәр этабының кызыклы якларын таба, аларны мөмкин кадәр романтикларча күтәренке күңел белән җиңеләйтергә омтыла. Акыл утырткан егет буларак, иптәшләре арасында абруй казанган. Юк, ул фәрештә түгел, кеше кыланганнардан ул да читтә калмый. Рәхимсезлек күрсәткән бәндәләргә шундый ук юл белән җавап бирерлеге дә бар. Үзенә кул күтәрергә җөрьәт иткәннәрне гомерләренә онытылмаслык итеп тәпәләп ташларга да хәленнән килә. Хокук белгечлеге алырга хыялланып та, халкыбызның үткәннәре белән кызыксына башлавы аны тарихны өйрәнү юнәлешенә алып кереп китә. Төзелештәге куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Шәйгазамов кебекләрнең очраган саен күңеленә халкыбыз өчен яну кебек затлы фикер орлыклары сала торуы да эзсез калмый. Ул бәян иткәннәр «университет курсында, лекция һәм семинар дәресләренең берсендә дә юк. Алар аның өчен яңалык иде. Әллә кайчан юкка чыккан Урарту, Ассирия дәүләтләре, Рим империясе тарихын укып-ятлап «койрык» калмасын дип тырыша, ә үз халкы тарихы... читтә кала бирә». Болар совет чорында тарих фәненең асылын күрсәтә торган яклар. Мондый шартларда Шәйгазамов дигән элекке офицер әле алтмышынчы-җитмешенче елларда ачыктан-ачык сөйләшергә ярамаган нәрсәләр турында да яшь коллегасы белән, ышаныч күрсәтеп, күңелендәгесе белән уртаклаша. Шул ук вакытта аны кисәтергә дә тиеш таба: «Бөтен белгәнеңне һәрчак әйтмә, әмма һәрчак ни әйтергә икәнен бел!»

Шулай да Габделнурларның аңлы яшьлеге «җепшеклек чоры» һәм шуннан соңгы елларга туры килде. Хәзерге либераллар «торгынлык чоры» дип атаган бишьеллыклар дөресендә илнең ныгуы, халыкның тамагы туйганчы ашау мөмкинлеге тудырылган, иртәгәге көнгә хәвефләнүе булмаган дәвер иде. Бу исә кешеләрнең күңел дөньясында, үз-үзләрен тотышларында да күренә. Эшлиләр, төзиләр, бер үк вакытта шәхси тормышларын да җайлап баралар, бушлай фатирлар алалар, хезмәт баскычларыннан күтәреләләр, балалар үстерәләр, уку, медицина ярдәме бушлай... Габделнур да, өйләнеп, үз куышын булдыра, шәһәр үзәгендәрәк тагын да яхшырак фатир алуга ирешә. Тормышы түгәрәкләнә, эшнең дә тынычрак, төшемлерәк булганына урнаша. 

Шул рәвешле, уңган-булган, белемле, татар җанлы бу кеше үзгәртеп кору елларына тормышы түгәрәкләнгән, җаны тыныч булган гап-гади йорт-җанлыклы кеше булып килеп керә. Яңа шартларда да аның күңелендә әле сизелерлек үзгәрешләр күренми. Казанга кунакка килгән әтисен Мәрҗани мәчетенә җомга намазына алып килә килүен, тик аны эчке якка кертеп җибәреп, әлегә үзе ишекнең тышкы ягында кала. Шул ук Шәйгазамовның яңа чорда беренчеләр рәтендә хаҗ сәфәренә китүен күреп, дөнья үзгәрешенең үз даирәсенә шактый ук якын килгәнен дә абайлый. Әмма укучы Габделнурның күңел тынычлыгы артык бозылмавына игътибар итми калмый. Дөрес, утыз ел табынып яшәгән партиясе дә таралгач, аптырап кала калуын. «Хәзер нәрсәгә табынырга? Алда ни көтә?» дигән сораулар аның да аңына барып җитә. Җавабын да таба шикелле: «Бәлки, үз халкың турында борчылырга вакыт җиткәндер?» Шуларга өстәп әйтеп куясы килә: болай акрын кыймылдаса, гомер юртагыннан читтә салулап калырга да мөмкин бит! Әлегә Габделнур кайнар митингларга йөрүче, өздереп чыгышлар ясаучы, халыкны үзе артыннан барырга өндәүче түгел. Ләкин башына мөстәкыйль рәвештә шундый уйлар килгән икән, тора-бара ул да гомуми агымнан читтә калмас, милләтебез гамьнәренең асыл мәгънәсен аңлый торган кеше булырга мөмкин дип ышанасы килә. 

Әйе, олы юлның да төрле борылышлары, сикәлтәләре була. Габделнур да яңа борылышларда халык белән бергә булыр кебек. Аның сыман күп нәрсәләрне яңача аңлый башлаучылар, шуңа омтылучылар күбрәк. Тормыш барышы мондый хәрәкәтнең көннән-көн киңрәк җәелүенә китерә. Бу беренче карашка үзен сиздерми торган аң хәрәкәте кешеләрнең үзләрен дә күп яктан үзгәртә. Р.Кәрами шушы барышны эзлекле бирүе белән бик әһәмиятле эш башкара. Аның тулаем иҗатын да егерменче гасыр татар яшьләре дөньясындагы үсеш-үзгәрешләрне эзлекле рәвештә бөртекләп, сәнгатьчә өйрәнүгә багышланган дип әйтергә буладыр. Димәк, каләме белән ул заманыбызны образлы танып-белүгә даими өлеш кертеп яшәгән дигән сүз. Бу инде иҗади шәхес өчен аз түгел. Моның алга таба да дәвам итүен теләргә генә кала.