Логотип Казан Утлары
Хикәя

Яглыйбай баһадир (хикәя)

Җиһанның яз кочагына чумган көннәре. Кояш нурларының җылы сулышына түзалмыйча, тау итәкләреннән, кытыклана-кытыклана, кар сулары йөгерә. Алар, куак төпләрендә сагышларыннан моңсу гына карала барган кар катламнарын көнләштереп, берсен-берсе куып узыша, энҗе бөртекләредәй җемелдәп, тау рухының серле авазларын еракларга яңгырата, эреле-ваклы ташлар аша уйнаклап үтеп, кабарынкы дулкыннар хасил итә. Ерганакларда бергә дәррәү кушылалар да боргаланып, ашыгып-ашкынып аккан мәгърур Терек елгасына барып тоташалар. Бу җанлы хәрәкәт бар дөньяны уята: агачларда бөреләр шыта, яшел хәтфә үлән күзгә күренеп, тау итәкләренә җәелә бара. Көньяктан искән йомшак җил биттән сыйпый, назлап чәчтән тарый, бу рәхәтлектән күз йомыла...

Кинәт бер көйгә салмак кына теркелдәгән ат туктап калды, сихри тынлыкны бозып, пошкырып куйды. Иярдә йокымсыраган килеш черем итеп алган Яглыбай баһадир да күзен ачты, бая гына табигать хозурлыгыннан изрәгән күңеленә шундук шом керде. Еракта шау-шулы авазлар яңгырый – Терек буендагы тугайда бихисап атлар, яугирләр...

Яглыбай туктап калган атын кузгатып җибәрде. Тынычлык ягылган йөзенә кабаттан кырыслык әйләнеп кайтты, бер мизгелдә ул кыю яугир кыяфәтенә керде. Хуҗасындагы үзгәреш атка да тәэсир итте, башын чөеп кешнәп алды да юырта башлады.

– Бу, мөгаен, соңгы сугыштыр, – дип уйлады эченнән генә Яглыбай баһадир. – Әле Кондырча елгасы буендагы канкоештан да яралар төзәлеп җитмәде.

Ул инде күп сугышлар кичкән, үлем белән ничәмә кат күзгә-күз очрашкан тәҗрибәле яугир. Олуг Олысны яклап, күпме тапкырлар аңа үз гаскәре белән яуга күтәрелергә туры килде. Кондырча елгасы янында күпме ир туганының гомере өзелде, үзе дә чигенгән чакта аздан гына үлми калды.
Туктамыш ханнан чапкын килгәч үк, Яглыбайның күңелен «бу соңгы сугыш булачак» дигән уй сызып узган иде. Кырыкка якынлашып килгән Яглыбай үзе генә дә инде ун ел Туктамыш белән Аксак Тимер бәрелешләренең үзәгендә кайный. Дистә ел элек Туктамыш хан Аксак Тимер кул астындагы Тәбриз каласын буйсындырганда да, Яглыбай баһадир гаскәр башлыкларының берсе иде. Инде менә хәзер дә ул сугышчылары белән нәүбәттәге канкоешта Туктамыш гаскәренең уң канатына басачак. – Илдә тәртип юк! – Яглыбай баһадир үз эченнән генә сукрануын дәвам итте. – Ыгы-зыгылар, тәхет бүлешүләр дәүләтнең тез астына ныклап сукты. Туктамыш та, тәхеткә килүдән башлап, гаугасыз көн күрми. Аксак Тимергә ни җитми? Мисырдан Кытайгача дөньяны яулап алмакчы, инде хәзер Дәшти Кыпчакны да сытып үтмәкче. Җир җитмиме бу җиһангирларга? Әнә, болын-тугайлар, иксез-чиксез далалар, чүлләр! Тау кирәкме – менә, күккә ашкан калкулыклар, биеклекләр! Су җитмиме? Күр, бу елга-күлләрне! Алар дөнья бүлешә, яу кырында иң гаярь ирләрнең җаны кырыла. Күңелләре таштан яралгандыр бу хакимнәрнең...

Әйе, җитми шул! Һәркемнең шәп җирдә яшисе килә... Кысыр чүлдә кемнең генә иза чигәсе килсен? Җиңүчегә бөтен дөнья рәхәте, ә җиңелүчегә – үлем; үлем бәхете тимәсә, коллык газабы.

Ике якның да төп көчен атлы гаскәр тәшкил итә, төп орышны табигать яңарган вакытка билгеләүләре юктан гына түгел җиһангирларның: таулардан әле кар сулары акса, түбәнлектә инде яңгырлар сибәли, тугайларда утлап йөргән атларга үлән ике көндә яңадан шытып та чыга.

Кондырча елгасы буендагы җиңүдән канатланган җиһангирның хәлиткеч сугышка ныклап әзерләнгәне, хас дошманы Туктамыш ханны тар-мар итүгә теше кыҗраганы, Тәхет илен төбе-тамыры белән корытырга ниятләгәне озынколаклар хәбәре аша ишетелеп торды. Шулай да андый зур канкоешлар үз гомерендә бүтән булмас дип өметләнә иде Яглыбай баһадир. Әмма Аксак Тимер инде күптәннән Туктамыш ханның сакчы гаскәрләрен тар-мар итеп, чигендерә-чигендерә, ил эченә керә бара. Сугыш котылгысыз иде...

***

...Ике көн инде сызгырып, уклар оча, яралы ирләр ыңгыраша, атлар пошкырына, туктаусыз кылыч чыңы яңгырый, һәркайда оран, шау-шу – мәхшәр купкан, диярсең. Яглыбай баһадир орышкан уң канат ике көн инде Аксак Тимернең сул канатын туктаусыз талкый, беренче көнне Аксак Тимернең гаскәрен таратып ташлап, аздан гына үзен әсирлеккә алмадылар. Әмма сугышчыларының саны ишле шул: ярабби, барысы да кырылып бетмичә, канкоеш тукталмасмы икәнни?!

Ул кичне Туктамыш хан гаскәрендә шомлы хәбәр яшен тизлегендә таралды. Имештер, уң канаттагы төп хәрби җитәкчеләрнең берсе Актау әмир Туктамыш ханнан Күнче угланны үзенә тапшыруны сораган һәм аның башын чабарга ниятләвен җиткергән. Күнче углан исә яуның беренче көнендә Аксак Тимер ягыннан үз Ватанына күчеп чыккан иде. Араларында нинди дошманлык яткандыр – анысын беркем әйтә алмады, әмма Туктамыш хан Актау әмиргә Күнче угланны бирмәгән, шәхси исәп-хисапларны орыштан соң ясарсыз дигән, имеш. Бу сүзләр гайбәт кебек таралса да, Актау әмирнең үз сугышчылары белән яу кырыннан китеп баруы, аңа тагын берничә әмир иярүе билгеле булды. Бу хәбәр Алтын Урда гаскәренең күңелен кара болыт сыман каплап алды.

Яглыбай баһадир гомер-гомергә уң канатта сугышты. Туктамыш ханнан иртәгәсен аңа сул канатта сугышырга дип фәрман килгәч, ул моны начарга юрады, пошаманга төште.

Кондырча елгасы янындагы сугышта да Аксак Тимер ничә төмән башлыгын сатып алып, үз ягына аударган иде. Хәйләкәр төлке бу юлы да үзенең пычрак алымнарын эшкә җиккән, мәкер тозагын корган икән. Яглыбай баһадирның ишеткәне бар иде: Аксак Тимер гаскәре инде менә таркала, чигенә башлый дип торганда, аңа дошман яктан хәрби җитәкчеләр яуны калдырып китеп бара, йә булмаса, сатып алынган кемсәләр сугыш байрагын төшерә дә, гаскәр башлыгы әсир төшкән дип уйлап, яугирләр коткыга бирелә, кача башлый.  

Таң сызылды. Җиһан тып-тыныч. Әйтерсең лә, гап-гадәти, язгы матур көн. Яглыбай баһадир бу төнне ут йотып, керфек тә какмый уздырды. Гомер булмаганны, бала чагының күңелле мизгелләре, егет чагындагы сөенечле вакыйгалар яу кырындагы дәһшәтле хәлләр белән алмашынып, бер-бер артлы күз уңыннан чиратлашып узып торды. Нәкъ шушы бәрелештәге сыман: дөньяның иң яшәргән вакытында күкрәп торган ирләр, тынсыз калып, җансыз гәүдәләре белән кичә генә ямь-яшел келәмдәй күзне иркәләгән, бүген исә ат тояклары таптап, актарып бетергән пычрак, кара җиргә авып төшәләр. Бер-берсе белән һич янәшә куеп булмый торган күренеш бу.  

Яглыбай баһадир күңеленнән якыннары, туганнары белән хушлашты, бәхилләште. Шулай да аның бу якты дөньяны җиңелүче булып, хурлык күтәреп кичәсе килми иде. Ул үз сугышчыларына күз салды: әле кичә дошманга ачудан ут кебек янган күз карашларында өмет чаткылары кими төшкән. Бүгенге орышның хәлиткеч булачагын һәркайсы яхшы аңлый.

– Тәкъдир тактасына язылганнан узып булмый! – дип уйлады Яглыбай баһадир. – Хәере белән генә бетсен!

Оран салдылар, Алтын Урда гаскәре – ике канат, маңгай – барысы бердәм һөҗүмгә ташланды. Яглыбай баһадир хәйләкәр Аксак Тимернең төп көчне ул җитәкләгән сул канатка юнәлтүен, нәкъ менә аның сан ягыннан кимеп калуыннан хәбәрдар икәнлеген белми иде. Сугышчыларына көч-дәрт өстәп, кулындагы сөңгесен югары тотып, Яглыбай баһадир үзе дә сугышка керде.

Орыш кичкә кадәр барды. Бер мизгелдә Яглыбай баһадир сул канатның тәмам бушап калуын, төркемләп-төркемләп чигенүен, дошманның күпсанлы гаскәре каршында үз сугышчылары белән генә калуын чамалап алды. Һәлакәт котылгысыз иде, үзләрен камап алган гаскәрнең зурлыгыннан, күплегеннән түбә чәчең үрә торырлык.

– Чигенмәскә! – диде ул, һәм качмасын өчен үзенең атын тимер чылбыр белән тышауларга боерды.

Сырты сынса да сер бирмәс, дошманына тез чүкмәс Яглыбай баһадирның тау кебек торуы сугышчыларны да дәртләндереп, хәлләндереп җибәрде. Тигезсез, аяусыз канкоеш башланды.

Аксак Тимернең уң канаты башлыгы Усман әмир Туктамыш ханның сул канатыннан бары Яглыбай баһадирның гына үз сугышчылары белән калуын күреп, яу кырына килде. Чигенмәс өчен атын тышаулап орышкан баһадирның даныннан каны кызды, үзе дә сизмәстән, шул тарафка томырылды. Яглыбай баһадирның очлы күзе җан сакчылары уратып алган Усман әмирне ерактан ук тотып алды – сукса тимер өзәрдәй таза ир туп-туры аңа якынлаша иде.

– Усман әмир! – Яглыбай баһадир, тавышын күтәреп, дошманына кычкырды. – Батыр булсаң, минем белән бергә-бер алыш!

– Мин синең сөягеңне көл итәм! Сүзем – сүз! – Усман әмир яшелле-күкле тавыш белән шыр акырып җибәрде, кылычын селтәнә-селтәнә, Яглыбай баһадирга ташланды. Көчләр тигез иде, әмма Яглыбай баһадир тәҗрибәлерәк, ул туктаусыз һөҗүм иткән Усман әмирдән оста гына сакланып, уңайлы мизгелне көтте. Кинәт... Яглыбай баһадирның чигенмәсен өчен тышауланган аты сөрлекте дә, авып төште, үзе белән бергә җайдагын да тәгәрәтте. Өстенә хәнҗәрен ялтыратып ташланган Усман әмирнең канлы карашын гына күреп өлгерде Яглыбай баһадир...

***

Яглыбай баһадирның гәүдәсеннән аерылган башы өчен коточкыч суеш башланды. Ахыр чиктә, сугышчылары Яглыбай баһадирның гәүдәсен кулларына төшерә алды – кара көбә киемнән, ак атларга атланган егетләр аны яу кырыннан алып чыкты.

Яглыбай баһадирның гәүдәсен читкә алып китү белән, Туктамыш ханның сул канаты да таркалып бетте. Бу җиңүе өчен Аксак Тимердән «баһадир» аты алачак Усман әмир дә, башкалар белән бергә, Туктамыш ханның чигенеп качкан гаскәрен эзәрлекләп китте.

Үлек тулы яу кырын, коркылдашып, кара козгыннар сырып алды. Гүя: «Курррык, курык», – дип кычкырган козгын тавышыннан куркып, тау итәкләреннән шаулап йөгергән кар сулары да тынсыз калды сыман, күкне сырып алган кара кошлар пәрдәсен ай да ачып керә алмады. Җиһанда тереклек бәйрәме түгел, башка тантана көтелә иде.

Кыр уртасында тышауланган атның үле гәүдәсе ятып калды. Ул исән чагында ук чигенмәскә хөкем ителгән иде...