Ут капканда, чыгып йөрәгеңнән...
***
Бу шәһәрдә син телеңне җуйдың
Һәм югалттың ихлас йөзеңне.
Танырсыңмы икән, көзгеләрдән –
Ун ел элек булган үзеңне?
Салкын җилләр алып китте булыр
Күңелдәге милли көйләрне.
Балаларың синең үсеп җиткәч
Тик чит телдә генә сөйләрме?
Йөрәгеңнән синең төшеп калган
Хәтереңнең алтын тартмасын
Бер сагынып, искә алырсың да,
Эзләп-эзләп кире тапмассың.
Бу шәһәрдә – тарихыңны җуйдың,
Нәселеңне өздең тамырдан,
Кемнәргәдер иярергә теләп...
Үкенерсең инде ахырдан.
«Кемгә кирәк соң ул?», дия-дия
Әлифбаңны таптап, ташладың.
Мирасыңны, дәүләтеңне җуеп,
Чит милләттә яши башладың.
Ә бары да кызык башланды күк:
Ике телне кушып уйнадык.
Тик уенны өзә алмадык шул,
Вакытында нокта куймадык.
Кышкы буран курай моңы белән
Колакларга үтеп сызгырды.
Юк колакны түгел, ә үзәкне
Уй камчысы белән сыздырды...
***
Төн элпәсе лепердәсә таң атканда,
Сызып-сызып юлын ярса кояш нуры...
Һичбер бәндә күрмәгәндә киләчәген,
Кем соң белә кайсы юлы булыр туры?
Кемнең хаклы, кемнең ялган икәнлеген,
Бүген түгел, әйтә алыр вакыт бары.
Белеп булмас сөенченең бәясен дә,
Ни нәрсәгә алышасын аһ вә зарның.
Таң сызылып аткан чакта – ике мизгел:
Төн алышыр көн белән дә, килер якты.
Тормышта да бер ишекләр ябылганда,
Икенчесе ачылуын белү яхшы.
***
Шырпылардан корган ханлыгыңа
Ут капканда, чыгып йөрәгеңнән,
Бирешмәскә, янгыннардан чыгып,
Көл астыннан яңарырга өйрән!
Ефәк канатларны җил өзгәндә,
Чыгармыйча торса кыяларың...
Син онытма күңел төпкелендә
Кыяр кыймас якты хыял барын!
Әйтер сүзләреңне җир йөзендә
Аңлар адәм бетсә, булса кыен.
Таянырлык кеше калмаганда
Үз көчеңә һәм Ходайга сыен.
Еллар буе ярган юлларыңны
Буран-давылларда кар капласа...
Син тагын да тирән(е)рәк итеп,
Өр яңадан, өр яңадан яса!
****
Чемер-чемер килә хәтер,
Уйлар хәзер башка төстә.
Күңелдәге борчуларга
Вакыт китә утын өстәп.
Мизгелләрне югалтканда,
Алмаш булып кала хисләр.
Таң арты таң узып китә,
Узыш алып бара кичләр.
Агып китә, диңгез булып,
Вакытыбыз тамчылары.
Җыерчыклар уер өчен
Әзер аның камчылары.
Тик шулвакыт дәва да ул,
Яраларга дару да ул.
Өметләрен өзгәннәргә
Бер таяныч табу да ул.
Мөмкинлекләр ташкыны да,
Өр-яңадан башлар өчен.
Зөбәрҗәткә әйләнерлек
Гади генә ташлар өчен.
Хыялларны җитәкләүче,
Җилкәләргә куеп канат.
Бик кадерле һәр минуты,
Тик кайтарып булмый кабат.
***
Җитмәде үҗәтлек, кырыйдан күзәттек.
Тиешен алмадык – оялдык.
Башкалар мәҗлестә йорт түрен бизәсә,
Урныбыз булды тик өй алды.
Дәшергә курыктык, кыймадык, ничектер.
Уңайсыз шикелле, кем белсен…
Кыюлар, әрсезләр заманны күтәрер...
Күзәтеп торучы – кем соң син?
Чүт кенә җитмәде, кермәдек чутына,
(Нигә соң? Кирәкме чуртыма...)
Башкалар тиешен алганда умырып,
Утырдык күзләрне томырып.
Китереп бирсеннәр, дәшсеннәр, имештер...
Алмадык лаеклы өлешне.
Шуңа да башкага таҗлары килешсә,
Безгә эт бүреге килешле…
Таләпләр
Күп кирәкме кыз-кыркынга бу заманда?
Йорт, машинаң, чибәрлегең булса – җитә…
Һәм, әлбәттә, бер егерме яки илле
Меңләп акча салоннарга-фәлән китә.
Күлмәк-киемнәрнең шәбен алып торсаң,
Ай саен бер чит илгә дип план корсаң,
Чәчәк бәйләмнәре белән кайтсаң өйгә,
Бар тормышың салган булсаң җайлы көйгә.
Хатын-кызга хөрмәт белән карап торсаң,
Ярдәм итсәң кирәк чакта, үзең белеп.
Риза булып чыгар алар кияүгә дә,
Яшәрсез сез шатланышып һәм дә көлеп.
Егетләрнең исә хәзер таләп әзер –
Чибәрлегең, буй-сыныңа карар алар,
Һәм яшең дә егермедә булса яхшы –
Бар дуслары көнләшсен, дип карап ала!
Өстәвенә тыйнак кирәк, сабыр кирәк,
Булгач булсын йомшак күңел, изге йөрәк.
Һәм тагын бер нәни генә искәрмә дә –
Риза булсын дөя түгел, энәгә дә...
Сүз әйтмәсен соң кайтканга эштән арып –
Шулай яши Россиядә бөтен халык.
Шат күңелле булсын һәрчак, шаян булсын,
Ә кулыннан бөтен эше килеп торсын!
Һәм туктаусыз барысы да сукраналар –
Берсе ялкау, берсе юан, йә хәерче…
Йә Ходаем, бәхет бир син барсына да,
Һич булмаса акыл яки... көзге бирче…
***
Ясалма теш. Ясалма каш. Ясалма тел.
Үзе татар – ә теле юк. Ела йә көл.
Һәр җөмләсе чалыш-чолыш, хәзер бата!
Кайда синең, балакаем, анаң-атаң?
Кем өйрәтте сөйләшергә, кайда телең?
Авызыңда бәлеш пешә, әллә белен?
Гасырларда бар нәселең телне белгән!
Шушы тарих бетәрмени синең белән?
Вакыт узып, ясалганнар юкка чыга.
Телең бетәр, тик оятың ничек чыдар?
COVID
Бар дөньяны тезләндерә алды.
Курку салды һәрбер йөрәккә.
Бу вакыйга ялгыш дисезме сез?
Ә минемчә, бары кирәккә.
Хәрәкәт тә җирдә туктап калды.
Алыш-биреш юлы өзелде.
Бәхетеңне кәҗә сөзсә, диләр,
Күпләр өчен, ахры, сөзелде.
Бөекләрне җиргә төшерде дә,
Сүзсез итте оста телләрне.
Тагын кем бар буйсындыра алган,
Шәһәрләрне түгел, илләрне?
Һәр кешене тигез итте дә ул,
Биетте дә тик бер кубызга.
(Кемнәргәдер гомер кирәк түгел,
Куркытадыр бары "сыбызгы"...)
Кемдер хәзер акча санавында,
Ә кемнәрдер гомер сорады...
Ходай кулында бар тормышыбыз:
Вирус – бары Остаз коралы.
***
Ризык тәме бетү бәламени?
Беләмени кеше тормыш тәмен?
Деликатес-фәләннәргә генә
Алыштырдык бит без яшәү ямен.
Уйландырмый, юандырмый хәзер
Хисләр түгел хәтта ачышлар да…
Югалабыз кебек берәм-берәм
Табыш алу өчен ярышларда.
Исләр түгел, хисләр югалганда,
Бар дөньясы хәзер ак-каралы.
Сабантуйда ярыш урынына
Экраннарда бара ат парады.
Тәннәребез беркөн савыгыр да.
Дөрли-дөрли яшәп китәрбезме?
Әллә инде шулай югалышып,
Берәм-берәм китеп бетәрбезме?
«Яшь җилкенчәк», диеп башбаштаклар
Муенына богау салырсызмы?
Мин баш тартсам төссез көннәремнән,
«Юләр!» диеп, карап калырсызмы?
«Әйдәгез!» дип, кабат тәкрарласам,
Куркытырмы сезне билгесезлек?
Яшәү яме өчен көрәшкәндә,
Бәя күрсәткече бары тизлек.
Төн
Төнге шәһәр утларында
Тамчы-тамчы хәтер яна.
Тәрәзләрдән өмет тулы
Күзләр генә йолдыз санар.
Төнге шәһәр утларында
Үткәннәрен барлый кеше:
Нәрсә өчен яшәлгән дә,
Һәм янылган кемнәр өчен.
Төнге шәһәр утларында
Фикерләрдән яңгыр ява.
Бу уйлардан баш әйләнә
Һәм суларга җитми һава.
***
Үзем сайлаган ялгыш ул,
Үзем сайлаган юллар.
Гасырлар узгач, иректән
Баш тарта хәтта коллар.
Мин сайлаган язмыш түгел,
Бары тик яшәү генә.
Еш булса, кеше ышанмый
Ачы күз яшьләренә.
Мин теләгән тормыш түгел,
Бу – бары тик кысалар.
Тик алар, богау шикелле
Муеннан ук кысалар.
Мин сайлап алган ялгышмы,
Мәҗбүриме – кем белә?
Мин, әйтерсең котыптагы
Адашкан бер көңгерә.
***
Болытларны җепкә бәйләдем дә,
Шар ясадым нәни күңелемә.
Кояш мине таган атындырды,
Җыр җырладык себер җиле белән.
Яфракларга менеп утырдым да
Очып йөрдем һаваларда бүген.
Йолдыз галәмнәре – җирем булды,
Диңгез иде минем зәңгәр күгем.
Сизмичә дә шунда калганмын бит
Кыңгыр айда йоклап киткәнемне.
...Еллар узып кына онытканмын
Мин – табигать кызы икәнемне.
***
Ләззәтләнеп газап чиккән чакта,
Теләгәндә ялгыз калырга...
Кирәк икән: «Корбан түгел!» – диеп,
Тормышыңны кулга алырга!
Бәхет ишелгәнен көткән чакта,
Күз яшьләре белән, көзләрдә...
Кирәк икән иң беренче итеп
Ул бәхетне үзең эзләргә.
***
Алтын-көмеш, байлыкларың
Ташып торса, чиксез булып.
Нигъмәтләрең һәм сыйларың
Торса әгәр тулып-тулып.
Киштәләрдә сыгылса да
Күлмәкләрең бәрхет-бәрхет...
Бер нәрсә дә кирәк түгел,
Булмаганда ихлас бәхет.
***
Канатлар юк. Һичбер кеше
Кошлар кебек очмас...
Тик җаннарда безнең ут тизлеге,
Күңелләрдә – космос!
***
Читлектәге алтын күбәләгем,
Ирек сорап, һаман, башын иде.
«Бу төрмәдә сиңа – мөстәкыйльлек,
Ни телисең, шуны эшлә», – дидем...
***
Яктылыктан сукырланган чакта,
Ачыладыр күзләр, беләсең...
Үзең теләп алган бәхетеңнең
Түләвен дә үзең бирәсе…
***
Үткәннәрне җирләп кайткан чакта,
Ташлар куеп, хәтер зиратына,
Син онытма: беркөн Бүгенең дә
Килеп басар шулар чиратына.
***
Юлдан язганнарны сүкмик әле.
Ялгышканнар – үзе газапта.
Кемнең хаклы, кемнең – түгеллеге
Тик билгеле булыр азакта.
***
Зәңгәр томан күтәрелеп, җәелгәндә,
Арлы-бирле йөри булыр ике бәндә.
Берсе шуның ялгызлыктан тилмерүче,
Икенчесе – кешелектән туйган мәлдә.
***
Күперләр җимерелгәндә,
Таш ташыр йортка халык.
Утырамын бар дөньяга
Таң калып, хәйран калып.
***
Кемгәдер охшарга тырышып яшәлгән,
Кемгәдер бары тик ошарга.
Кызыгып яшәлгән затларга, үрләргә,
Канатлы ирекле кошларга.
Һәм кайтып үземә кабаттан бүген мин
Башкача карадым тормышка.
Никадәр үзем бар, никадәр сүзем бар,
Никадәр эзем бар икән бу торышта?
***
Ни әйтергә сиңа, күңел дустым?
Кәеф күтәрерлек юк сүзем...
Бу дөньяда сине күтәрерлек
Кеше бары берәү. Ул – Үзең.
Сине яклар кеше – үзең генә.
Кимсетерләр, рәнҗетерләр,
Җитсен бары түзем генә.
Аңламаслар, санламаслар,
Дәшми торсаң – таптарлар да.
...Ә исемең өскә чыкса:
«Безнеке!» - дип
Күкрәк кагар урыслар да,
Чуашлар да, татарлар да…
***
Кемгә кирәк синең матурлыгың?
Кемгә кирәк синең батырлыгың?
Кемгә кирәк синең җиңүләрең,
Уңыш өчен иза чигүләрең
Күңелеңдә тыныч булмаса?
Кемгә кирәк синең ялтыравың?
Ике тиен өчен калтыравың?
Кемгә кирәк синең алтын-көмеш?
Алга чыгам, беренчелек, имеш...
[Бу җәмгыять сине алдап йөртә,
Кирәкмәгән ишекләргә кертә.
Кысаларга сине кертеп куеп,
Читлегенә куа, этә-төртә.
Күңел-кошың синең, адашыпмы,
Белмим инде, бәлки, саташыпмы,
Ризалаша булган барына.
Һәм оялый елга ярына...]
Кемгә кирәк синең моңсу җырың,
Борчуларың синең кемгә соң?
Очып китәр булып талпынырсың,
...Әмма соң.
***
Дөньяны, илләрне гизүдән
Туктамас идем мин, Кош булсам.
Суларны туктаусыз иңләрмен –
Балыклар янына кушылсам.
Чүлләрне, күлләрне узармын,
Чиксезлек булырмын агымда.
Биермен, җырлармын, уйнармын –
Ирекле Җил булган чагымда.
Сабыйлар битеннән иркәләп,
Чәчләрен үбәрмен, яратып.
Тик назлы, шифалы нурларым –
Кояшның җылысын таратыр.
Тылсымлы күперләр ясармын,
Җир белән тоташыр һава да.
Мин – яңгыр булсаммы, иптәшләр...
Яңгырда шифа бар, дәва бар...
Әмма мин адәми зат кына,
Уйларда, хыялда талпынам...
Мөгаен, фикерләү көчедер –
Табигать яраткан ялкыным.
Кош булсаң әгәр дә, беләсең –
Дөньяны, илләрне гизәсең...
Тик сөйләп тә бирә алмагач,
Тәҗрибә вә гыйбрәт нигә соң?
***
Йолдызлар сипкәндә сихерен
Җирдәге ихласлар җанына,
Аларга лаеклар табылып,
Вак(ы)тында килерме янына?
Күзләрен мәхәббәт өткәндә,
Зиһене өстенлек алырмы?
Гашыйклар мең булыр, тик алар
Үзенә лаегын табармы?
Тиң белән узармы тормышлар,
Иңгә-иң булырмы үзләре?
Бары да хыялдай, дигәндә,
... Ни әйтер самими күзләре?
Язмышта буламы ялгышлар?
Әллә соң бары да язылган?
«Тиң түгел!» –дип әйтер башкалар,
Ә йөрәк түрендә ул гына:
«Ул гына тиң!», диеп язылган.
Парларын табалган ярларның
Арасы елларда сыналыр.
Йолдызлар сихерен сипкәндә,
Бәхетле көннәре саналыр.
***
Туктатыгыз хисләр тулы җырларымны,
Югалтыгыз хиссез узган чорларымны!
Кесәдәге йолдызларны коегыз да,
Күтәрегез аегызны коегыздан!
Аңлашылмас уйларымны таратыгыз –
Үткәннәргә генә илтә пар атыгыз.
Күкрәктәге дулкын шавын бераз тыеп,
Утырыгыз көймәләргә, булса сыеп!
Утырыгыз тезелешеп, сөйлим хәзер...
Авазларым, иҗекләрем – бар да әзер.
Мин башлармын, ә дәвамы сезнең кулда!
Хәрефләрне алыгыз да җыеп юлдан...
…«Үткәннәргә бәя бирергә», дип тумадык.
«Җырларымны туктатыгыз», дидем – булмады…