Укучыларыбыз иҗаты. Шигырьләр
Дуска
Кемдер эзли миндә сердәш,
Ә кемнәрдер күрә көндәш.
Кирәк түгел лә, энекәш!
"Марсель" диеп, туган телдә
Купшыланмый гына эндәш!
Мин фәкыйрьне санап тиңдәш,
Кайберәүләр сорый киңәш.
Берни яшермичә сөйләш –
Шул вакытта гына сүзем
Синең сүзгә булыр көйдәш!
Кемдер күрә миндә дошман,
Дустым булып йөри тыштан,
Явызлыгы баштан ашкан,
Эх, анаңны корт чаккыры –
Кирәк түгел миңа куштан!
Кылган эшең, hәр гамәлең,
Әйткәннәрең булса ихлас –
Кабат әйтмәм, тыңла, ышан:
Әрәм түгел синең өчен
Үземдәге соңгы ыштан!
Очам әле...
“Бер төшәрсең җиргә", – дисәң дә,
Очам әле, очып булганда;
Дускайларым хөрмәтләгән чакта,
Иңнәремдә канат тойганда!
"Шагыйрьләр күп, язма", - дисәң дә,
Котып җилләредәй иссәң дә,
Язам әле – язып булганда,
Илһам кошы җанга кунганда.
Иҗат күген гизгән канатка
Агуланган угың тиеп тә
Очып туймам, офык биек лә -
Җитмәс анда җитез киек тә!
Учагыма туфрак сипсәң дә,
Хөсетеңнән көеп кипсәң дә.
Корыч йозак
Озак чаптым, урау юллар аша,
Текә кыяларга менгәнче,
Ак болытлар арасында йөзеп
Йолдызлардан таҗым үргәнче!
Җирдә яшәмәм дип, гел ашкынып
Үз-үземә нык сүз биргәндә,
Мөлдерәмә тулган хис чайпалып
Түгелде дә бәгырь күгеңә,
Оя корды йөрәк түреңә...
Үрсәләнде күңел кошың, күрәм,
“Эләктем” дип шигъри тозакка,
Йөрәгемне мин йөгәнли беләм:
Бикләп тотам корыч йозакка!
Тик шунысын анык әйтә алмыйм,
Түзәрсеңме үзең озакка...?
Агач кашык
Әтәчләнмә, кабаланма,
Иртә бит чаң кагарга.
Паровоз алдыннан нигә
Кирәк сиңа чабарга?
Үз үзеңне күккә чөеп,
төк(е)рек чәчеп мактанма,
Чын татарга тыйнаклык хас –
халык бар бит мактарга!
"Өстем бөтен, тамак тук" дип
мәҗлес саен кикермә.
Авыз тулы кан булса да,
Адәм барда төкермә!
Ул гамәлең бер әйләнеп
үз башыңа кунмасмы?
Халык түзем, тик шулай да
Сабыр-касә тулмасмы?
Күктә бары пәйгамбәрләр!
Очынма(ә)ле! Ашыкма!
Тормыш үзе күрсәтә ул,
Чүмечме син, кашыкмы?!