Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыштан да олы бернәрсә юк... (2)

 

Әйтелмичә калган сүз

 

Кайчакларда шулай була икән  –

Әкрен генә поезд кузгала,

Ерагая ара, бер-береңә

Әйтеп өлгермәгән сүз кала.

Мин сизендем, ләкин аңламадым,

“Түз, сикермә, – дидем, – йөрәк, түз!”

Бәргәләнде вокзал почмагында

Син әйтәсе миңа кирәк сүз.

Син аңладың  –  поезд кире килмәс…

Йөрәгемне уйды карашың.

Нигә шулай авыр икән үтү

Күңел белән күңел арасын?

Инде тормыш поезд кебек чаба,

Ә бит ничек әкрен кузгалды.

Бик үкенеч: гомер  почмагында

Әйтелергә тиеш сүз калды.

Мин вокзалда. Борылам да карыйм,

Пышылдаган аваз колакта.

Өзгәләнгән, телгәләнгән бер сүз

Елап карый миңа ерактан.

 

 

***

Шигъри күңел шундый була инде,

Хыяллана юкны бар итеп.

Кемдер кул болгый дип, мин сөенәм,

Ул тәрәзә юа, бары тик.

Якты көндә, җылы язлар җиткәч,

Кемдер тәрәзәсен юганда,

Мин кемгәдер кирәк ахры диеп,

Туктап калам, кайчак, урамда.

Пыялада тап юк. Ә сылу кыз

Карый миңа, көлә аптырап.

Тәрәзәңне юсаң, җанга рәхәт,

Яшәү ямьле, дөнья яктырак.

 

Лепелдәмә йөрәк, без ялгыштык,

Ул тәрәзә юа, бары тик.

Нишләтәсең, тормыш бит ул үзе,

Хыяллану юкны бар итеп...

 

Без ишектә торабыз

 

Без төрлебез төрле заманнан бит,
Ерагая һаман арабыз.
Барысын да күрдек, барысын да үттек,
Без ишектән чыгып барабыз.
Күпне белгән кебек, өстән генә көлеп,
Аңламыйча карап торасыз.
Шырпы гына сызып, янып-пешеп, кызып,
Учак дөрләп китми чырасыз.
Барысын да тышка чыгармыйбыз,
Күзгә күренмидер ярабыз.
Әле хушлашмыйча, бер дә зарланмыйча,
Без ишектән чыгып барабыз.
Теләмәдек түгел, ләкин, сөйләмәдек,
Без ишектә басып торабыз.
Дөнья бозык бүген, сезгә кызык түгел,
Беләсегез килсә, сорагыз.
Ишек ачык инде, бер җылыда,

Бер салкында басып торабыз.
Шырпысы да сына, очкыны да сүнә,
Тик, кабынмый бүген чырабыз.
Беләсегез килсә, күңел күзе белән,
Китапларны ачып карагыз.
Барысын да белеп, өстән генә көлеп,
Без ишектән чыгып барабыз.

 

***

Китмә ерак! Артка таба

Бер борылып карамый.

Калдыр, зинһар, ахыр чиктә,

Кул сузарлык араны.

Тукта! Кара! Адашасың!

Алда-артта караңгы.

Узып китмә, һич югында,

Күз күрерлек араны.

Кара! Тыңла! Дәшмиләрме

Тибрәтеп тын һаваны?

Узып китмә, кирәк сүзне

Ишетерлек араны.

Барыбер бер туктыйсы бит

Ямар өчен яраны.

Узып булмас вакыт җитәр,

Чиксез ерак араны.

Бер югалгач, югала юл,

Араларга карамый

Югалтасы түгел иде

Кул җитәрлек араны...

 

Тик догада булыгыз

 

Язмышыгыз ачы булса,

Авыр булса юлыгыз,

Алла ярдәм бирер беркөн,

Тик, догада булыгыз!

Алдыгызда таулар булса,

Давыллы булса диңгез,

Алла ярдәм бирми калмас,

Тик, догада булыгыз!

Абынып та, ялгышып та,

Юлыгыздан уңыгыз.

Намаз укып, тәүбә кылып,

Тик, догада булыгыз!

 

***

Кулларыңны тотып, карап күзләреңә,

Үптем сине хыялымда яңа гына.

Хыялымда калганнарын күрсәң, әгәр,

Чалтыратыр идең берне яңагыма.

Әгәр, Раббым, балык тоту гөнаһ икән,

Нигә кармак тоттырасың балыкчыга?

Әнә тарта алтын балык калкавычны,

Инде тагын яңакларым кызып чыга...

Җан иясе тере итеп яратылган

Ярау белән ярамауның чиге кайда?

Кайчак, сирень көзгә кергәч чәчәк ата,

Кайчак, әле үлгән Адәм кире кайта.

Кулларыңны тотып, карыйм күзләреңә,

Син дә карап торасың да, елмаясың...

Каян табыйм, яратса да ярамаган,

Яшәтсә дә яшәтмәгән чик арасын?..

Елмаясың... Аңлыйсыңдыр барысын да...

Һич югында, уйнап кына бераз карыш.

Яратсаң да ярамаган көннәр аша,

Яраса да булмас якка узып барыш...

Ярый белән ярамыйның уртасында

Яшәү белән үлем ноктасы да бардыр.

Үпкән-кочкан татлы мизгел бик тиз уза,

Ачы тәүбә газабына урын калдыр...

 

***

Әйтте ишәк: түтәлеңдә

Һаман чәчәкләр күрәм.

Нинди файда? Йолкып ташла,

Үссен печән, чүбүлән.

Кемгә кирәк бу матурлык,

Нәрсәгә мәдәният?

Мал-туар тук – менә шунда

Социаль әһәмият.

Утлап йөри сыер, сарык,

Утлый кәҗә тәкәсе.

Чыбыркы биргән ишәккә

Үзәктәге тәтәсе.

Йолкып аткан гөлләр ята

Юл читендә чирәмдә.

Хәзер куам мин аларны,

Кирәкләрен бирәм дә.

Тик, һәркемнең юк үзәктә

Чыбыркылы тәтәсе.

Хәтерлим, чаба каршыма

Теге кәжә тәкәсе...

Тагын хәтерлим, күзләрдән

Очты ут бәйләм-бәйләм...

Менә шундый әһәмият,

Менә шундый зур бәйрәм.

Чәчәк үсми, күзләр күрми,

Нинди нәтиҗә дисәк,

Баш күтәрми утлап йөри

Сарыклар, сыер, ишәк...

Күпме чүп-чар әһәмият

Социаль булып үскән –

Ишәкләр тук, имгәкләр юк,

Гөлләр тапталып беткән.

 

 

Җиңү байрагы

(Җыр)

 

Җиңү байрагының юл башында

Брест кирмәненең канлы-яшьле таңы.

Ким-хур түгел, киң, зур булып анда

Татар каны акты, татар каны.

Газинурдай күп гомерләр аша

Үтте Җиңү байрагының юлы.

Александр атлы Матросов та

Шакирҗан бит, газиз татар улы.

Батырларча яу кырында түкте

Күп гомерен, соңгы көчен татар.

Моабитта аккан татар каны

Җиңү байрагының төсендә бар.

Рейхстагка байрак алып менгән,

Гази Заһитовның исемен,

Беркем белми, хәтерләми инде,

Җиңү көне бүген! Җиңү көне

 

Бер залимнән икенчесен яклап,

Татар каны күпме түгелгән.

Тик, шулай да, Җиңү Көне бүген!

Ләкин, нидер җитми күңелгә...