Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыштан да олы бернәрсә юк... (1)

Кыя

Сынды тотка. Ауды терәк.

Дүрт кыйбламы дүрт ягым?

Арлы-бирле, бәрелеп-сугылып,

Зиһнем чуалган чагым.

Батам-калкам... Як-ягымда

Шаулы, болганчык агым.

Шул агымда сүз әйталмый,

Исемем югалган чагым.

Җисемем кыя. Зиһенем җыям.

Калды соңгы бер адым  –

Шул кыяга исемем уеп,

Җисемем уалган чагым...

 

Шундый дөнья

 

Яшь киленгә әйтте бер карт әби :
«Мин һәрвакыт мондый булмадым...»
Сөендерде килен гамьле сүзе белән :
«Мин дә мәңге матур булмамын...»
Аянычы байтак бу дөньяның,
Кемдер йөри аннан тик көлеп.
Әйтерсең, ул бар дөньяга хуҗа,
Яшьлек матурлыгы мәңгелек.
Бер мизгелдә җимерелә, кайчак,
Гамьсез, имин хыял дөньясы.
Агып китә, тик, ишелеп килми,
Бөртекләп бит аны җыясы.
Җыелыр ул, тагын җыелыр ул,
Вакыт бит ул көндә агыла.
Өстән генә көлеп карамасаң,
Батып аккан җаннар ягына.
Мин дә җыйдым. Имин тормыш кордым.
Ник исемә төшә соң һаман:
«Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем...»

«Мин дә картаермын берзаман...»

 

 

***

Көннең була шундый мизгелләре –

Томан кебек серле яктылык

Төшкә керә. Тормыш катып кала,

Бөгелә дә төшә яссылык.

Галәмнәрне айкый минем зиһен.

Раббым куйган чикләр эченең

Башы-ахыры юк. Ә калганы

Төшенә дә керми кешенең.

Хыялдагы камил дөнья анда,

Эреп аккан Вакыт диңгезе,

Тормыштан да олы бернәрсә юк,

Ә Мәхәббәт аның нигезе.

 

***

Син көньяк дип йөргән тараф

Кемнеңдер бит төньягы.

Ике яклы, җиде катлы –

Ач күзеңне – дөнья бу.

Кем туздыра безнең газиз,

Туган үскән ояны?

Ачык авызыңны яп та,

Ач күзеңне, дөнья бу.

Иман белән бозык нәфес

Җан түренә сыямы?

Чабаталы түрәләр юк,

Ач күзеңне, дөнья бу.

Тешләп-тешләп телгәләнгән

Телеңне кем тыямы?

Без җайлаган, без майлаган,

Без сайлаган дөнья бу!

Сайланганнар су эчкәндә,

Сайлаганнар боз ялый.

Кемдер сайладым дип уйлый,

Шундый кызык дөнья бу.

Күпме фәрештә канатын

Таптый шайтан тоягы.

Дүрт ягың дүрт кыйбла түгел,

Кыйбласыз, чүп дөнья бу.

Илаһи моң, хыялый җан,

Чүп җиһанга сыямы?

Кулда каләм, алда Галәм,

Ач күзеңне, син ясаган

Серле, гүзәл дөнья бу!

 

Сак булыгыз!

 

Сыгылам да, йомылам да карап,

Эткәләнгән көннәр ягына.

Кузгалабыз. Кемдер утырмады…

Сак булыгыз! Ишек ябыла!

Үпкәләшә, төрткәләшә белмим.

Керә белмим кеше хакына.

Чыгасылар, чыгып беттегезме?

Сак булыгыз! Ишек ябыла!

Кайтып булмас дуслык-кардәшлекнең

Яшьлектәге ихлас чагына.

Киртә ватып булыр иде, ләкин,

Сак булыгыз! Ишек ябыла!

Ә шулай да, өзгәләнгән йөрәк,

Кайтыр көнен инде сагына.

Керәселәр, кереп беттегезме?

Сак булыгыз! Ишек ябыла!

Борылам да карыйм, елап яткан,

Язылмаган сүзләр ягына.

Фәкыйрь, мескен кавем… Бетә хәлем…

Сау булыгыз... Ишек ябыла…

Генераллар килә каты куллы,

Имин тормыш, тәртип сагына.

Иңбашына йолдыз кунган саен,

Кем өчендер ишек ябыла...

 

 

***

Типкәләнгән торып басар беркөн,

Сыйпалганга берни кирәкми.

Бөркет түгел, затсыз үләт кошы,

Кайчак, чукып китә йөрәкне.

Минем тормыш тулган савыт кебек.

Утырмадым. Әләк язмадым.

Мин чайкалам һаман уртасында

Сыгылмалы такта басманың.

Ялган белән чынны күрә белеп,

Тапталмаган юлга авышып,

Мәдхияләр җырлый белмәгәннең

Ишетелми кала тавышы.

Ишет, Раббым, безнең доганы да,

Бу дөньяны кирәк җайларга,

Түрәләргә иман, вөҗдан кайтар,

Хак, туры юл күрсәт байларга!

 

Татар язмышы

 

(Яшьтәш туганым гомере буена Чиләбе өлкәсендә шахтада эшләде. Шалтыраткан саен, сагынам дип елый)

Туган якка кебек, күпме болыт

Зәңгәр күкне иңләп агыла.

Юк бәхетен эзләп,

Баш күтәрми эшләп,

Туган ягын татар сагына.

Язмышларны уйган,

Җанны кыйган,

Төзәтмәслек артта хаталар.

Дөнья айкап йөргән

Кайбер исәр башлар

Туган җиргә кайтып яталар.

Кайтып яту – соңгы, сирәк бәхет.

Узды татар авыр юлларны.

Чит җирләрнең еллар чоңгылына,

Елый-елый кереп югалды…

Йомыла да куя вакыт күзе,

Гомер түгел, Галәм өзелә.

Кара чоңгыл йота, дөнья бетә,

Үзе дә юк була, эзе дә.

Җан иясе дөнья буйлап килә,

Киек Казлар сызган Юл аша.

Җан кыела – юкка чыга галәм,

Дөнья елый, кемдер еласа.