Логотип Казан Утлары
Хикәя

Соңгы Сабантуй (хикәя)

«Урал» колхозының чәчү алдыннан була торган гадәттәге гомум җыелышы быел озакка сузылды. Шуңа да алып баручы, барысын да исәпкә алып, җыелышны ябарга әзерләнде. Әмма шул вакыт җыелышларда дәшми утырган Солтангир абзый урыныннан торып басты, тамакларын кыргалап алды да сүз башлады:      

 – Кыхым, кыхым. Җәмәгать, дим, җәмәгать, бер тәкъдимем бар. Шуны әйтергә рөхсәт итегез.      

Җыелышны алып баручы Шәрәфетдин ризасызлык күрсәтеп:  

– Солтангир абзый, моңа чаклы ни уйлап утырдың? Болай да озакка сузылды. Гөлем белән карнайларга кайтасы да бар бит әле. Җыелышны ябарга вакыт. Нәрсә, инде таңга чаклы утырабызмыни?

  Гөлем белән Карнай авылыннан килгәннәр бераз шаулашып алды.  

 – Шулай шул. Инде күпме утырырга була?    

– Кайтасы да бар бит әле. Сезгә, яңгырчыларга, рәхәт тә бит, безгә дә кайтырга вакыттыр.      

Яңгырчылар авылдаш абзыйны куәтләп:    

– Кеше үз гомерендә ниндидер сүз әйтергә җыена. Нәрсә әйтергә тели икән, әйтсен.      

  Карнай авылыннан Чынтимер, гадәтенчә:  

– Бетмәс монда яңгырчыларның сүзләре. Кайтырга кирәк. Инде ярты төн җитеп килә. Таралышырга вакыт, – дип, утка утын өстәде.

 Әхмәт абзыйның тавышы барысын да басып китә. Шуңа да ул Чынтимерне тиз туктатты.   

– Монда Карнай авыл җыелышы гына түгел, гомум колхоз җыелышы. Кешенең авызын япма! Сөйләсен. Сөйлә, чордаш, сөйлә!  

Җыелышны алып баручы соңгы сүзне Солтангирга бирергә мәҗбүр булды:    

   – Әйдә, абзый, әйт сүзеңне. Тик озынга сузма. Кыскарак тот.  Чынтимер тагы уенын-чынын бергә кушып:  

 – Сүзеңне Өршәк елгасы кадәр сузма. Өршәк Уфага чаклы җитә, – диде. Халык тагы шаулашып көлешеп алды. Кемдер Рабиганың бәләкәй арбага ике бала утыртып, Өршәк буйлап, Алкин лагерена ирен ашатырга барасы барын да искә төшереп алды. Тагы көлештеләр. Писер вазифасын үтәп, барысын да язып утырган Тәлгать, халыкны тынычландырырга теләп, өстәлдәге буш графинны тимер ручкасы белән каккалап:  

– Нәүбәт, нәүбәт. Җәмәгать, әзрәк шауламый торыйк инде. Син, Чынтимер, кайткач Нәкыя белән командовать итәрсең. Сөйлә, Солтангир абзый, әйт сүзеңне. Кыскача гына булсын, – диде.    Җыелышны алып баручы канәгатьсезлек белдереп, Тәлгатькә карап алгаласа да, бер сүз дә дәшмәде. Кулын селтәп, Солтангир абзыйга сөйләргә кушты. Солтангир абзый тагы тамагын кыргалап:    

 – Кыхым, кыхым. Мин менә нәрсә әйтергә телим. Еллар әйбәт килергә охшаган, шулай бит, иптәшләр. Җир әзрәк җилләгәч тә, Ходай насыйп итеп, чәчүгә төшәчәкбез. Чәчүне тиз арада башкарып чыгарбыз дип өметләник. Ул эшне дә уңышлы тәмамласак, әзрәк тугарылып алырга кирәктер. Ягъни һәр бригадада буразна бәйрәме үткәрик. Инде күпме йомылып яшәргә була? Әнә, карамалылар да үзләрендә байтимерләр белән берлектә буразна бәйрәме үткәрергә җыеналар икән дип ишеттем.  

 Җыелыш бетте. Таралышыйк, туганнар, дигәнне көтеп, үзара гәпләшеп, гүләп утырган халык, Солтангир абзыйның тәкъдимен ишетеп, тып-тын калды. Шунда Баймый абзый Солтангирны куәтләп:

  – Э-е, теге, кем, Солтангир туган, дөрес әйтәсең. Нәрсәдер оештырырга кирәк. Сабантуймы, буразна бәйрәмеме шунда.     Шул сүзләрне ишеткән халык, кырмыска оясына таяк тыккан кебек тагы шаулаша башлады. Кемнәргәдер кызык булып китте. Һәркем үзенең сүзен, үз тәкъдимен әйтеп калырга тырышып кычкырышырга тотынды. Тәлгать халыкны тынычландырырга теләп, тагы өстәлдәге буш графинга тимер ручкасы белән сугарга тотынды.    

 – Нәүбәт, иптәшләр! Нәүбәт! Тавышланмый гына утырыйк.   Шунда түрдәге өстәл артында утырган колхоз рәисе, үзенең бәһасен белеп, җай гына урыныннан торды. Үзенең чем-кара күзләрен, куе кашлары астыннан, җыелышта утыручылар өстеннән йөгертеп, барлап чыкты. Алдында яткан кәгазьләр арасыннан ниндиендер алып укый башлады.

– Менә, иптәшләр, минем алда дүрт айда эшләнгән эш нәтиҗәләре язылган белешмә, эш кәгазьләре. Алда әйтеп кителгәнчә, әллә ни мактанырлык нәтиҗәләр булмады. Колхоз кассасына кергән керем дә чамалы. Шуңа да зур бәйрәмнәр оештырып, бәйрәм итәргә хуҗалыкның хәле юк. Ягъни мәсәлән, акча ягы такыр, – дип әйтергә өлгермәде, җыелыштагылар барчасы бергә Сабантуй үткәрергә кирәклеге турында гүли башлады. Рәис тә хәйләкәр, мондый гына җыелышларда халыкны тиз тынычландырырга өйрәнгән. Шуңа да кулын күтәреп, халыкның тавышын басарга тырышып, сүзен дәвам итте:

– Җәмәгать, бу турыда төптән уйларга кирәк. Өстәге түрәләр нәрсә әйтер. Рөхсәт итәрләрме, юкмы, шунысы да бар бит әле.   Шулвакыт мәңге җыелышларга йөрмәгән Хәйрулла урыныннан торып басты да:  

      – Итәрләр, итәрләр. Халык сорый, диярсез. Барча халык шулай тели. Үзегез беләсез, патша вакытында да без – гөлемнәр, Сабантуйлар үткәрә идек. Верхатин урыслары да, Өязебаш чувашлары да үз бүләкләрен күтәреп, безнең Сабантуйга төшә торганнар иде. Чамалыйсыздыр инде Сабантуйның ничек үткәнен. Яңгырчыдан Әхмәт абзый ул елны көрәшеп, сарык та алган иде әле. Патша вакытында үткәргәч, әле нигә үткәрергә ярамый ди ул?

– Хәйрулла абзый, син әллә кайчан түнтәрелгән патшаны мактап утырма. Себер киң. Үзеңне тагы Себер җибәрүләре дә бар. Аннан кайтканыңа ничә ел үтте әле? Монда патша да патша дип, Николай канечкечне мактыйсың, – дип, яңгырчылардан кемдер кычкырды.

Хәйрулла да бирешә торган түгел, ул тагы телен чарлап һәм сүзен бөтенләй икенче якка борып:  

– Мин ул Микулай канечкечне мактамыйм. Ул рөхсәт итмәгән заманда да Сабантуйлар үткәрә торган идек, дим. Син, туганым, теге, кем дип әйтим үзеңне, едрит-кудрит япунский... э-ээ, теге, ни, әниеңнең юылмаган сөлгесе кебек, юк-бар сүз сөйләп утырасың.

Хәйрулла чүт сүгенеп җибәрмәде. Үзенең кайда утырганын исләп, әйтәсе сүзләрен дә әйтмичә, чак тыелып калды. Баягы сүзләрне әйткән кешене кыска муенын боргалап, үрелеп-үрелеп арткы рәтләрдән эзләде. Һәм сүзен дәвам итеп:  

   – Әйе, Себер киң, чиксез киң. Аркылы-буйга йөреп чыктым. Себер дә татар җире икән. Кайсы почмагына барсам да, татар авыллары бар. Ызначит, Себер үзебезнеке – татарныкы. Анда барудан курыкмыйм. Анда китүдән курыксам, Верхатин урысларына кунакка йөрмәс идем.

  Арттагы рәттән теге бәндә һаман Хәйрулланы үртәп:  

– Алайса сөйләп җибәр, ничек итеп верхатиннарның сөлгесен колгага бәйләдең?      

   Яңгырчының бу бәндәсе Хәйрулла абзыйның Верхатин урысларыннан ничек итеп үч алуыннан хәбәрдар иде. Чөнки урыслар килгәч, зимләмир Хәйруллаларның имана җирләрен тартып алып, урысларга бирде. Хәйрулла шуның өчен җае чыккан саен тегеләрдән төрлечә үч ала торган булып китте. Әле абзарларын ут белән үрти, әле малларын урлый. Соңгы явызлыгы верхатиннарның иң бай исәпләнгән старостасының йортын басып, аның өеннән зур гына сандыгын алып чыгуы иде. Йортларын Хәйрулла басканын белмәсләр дә иде. Шул Сабантуй буласы җәйне Хәйрулланың бичәсе урыс сөлгесен, бүләк җыйганда, колгага чыгарып бәйләгән. Сабантуйда староста үзенең сөлгесен танып ала. Кем Сабантуй колгасына бәйләгәнен сорашып беләләр. Әллә ни тавыш күтәреп тормыйлар. Карамалы базарыннан кайтканда, Хәйрулланы сагалап торып, урман эчендә эләктерәләр. Верхатинга алып кайталар. Аның белән тагы кемнәр булганын, иптәшләре кемнәр икәнен белергә тырышалар. Хәйрулла әйтми. Шуннан каракны бик каты кыйныйлар. Тышта җилләп-давыллап, яңгыр коярга тотына. Үтердек дип уйлап, мәетне ни эшләтергә дә белмиләр. Сәке астына тыгып куеп булмый бит инде. Басурман мәетеннән тизрәк котылырга булалар. Бакча артларыннан гына аккан биек текә ярдан инешкә очыралар. Үзләре староста йортына кайтып, карактан котылу уңаеннан табын корып эчәргә утыралар. Хәйрулла инеш төбендәге ташларга бәрелми. Шунда ятып үскән таллар өстенә барып төшә. Яңгыр астында һәм тирән булмаган инеш суында аңына килә. Ничек итсә-итә, шуыша-шуыша кача. Һәм исән кала. Икенче көнне Хәйрулланың гәүдәсен якында гына булган каенлыктагы иске бакыр шахтасы эченә ташларга уйлыйлар. Тик Хәйрулла карактан җилләр искән. Шул атнаны ук каракны кыйнаучылар өйләрен юк-бар хакка гына сатып, тиз-тиләмән авылдан чыгып качалар. Эш моның белән генә бетми. Карак урыслардан үчен кайтарырга була, җил уңаен чамалап, Верхатин авылына ут төртә. Тик Аллаһның рәхмәте, җил тынып, яңгыр ява башлый. Авыл башындагы бер өй генә яна. Бу Хәйрулланың гына эше икәне ачыклана. Суд булып, каракны биш елга Себергә озаталар. Әмма революция булып, ул ике елдан авылга кире кайтып төшә. Сорау бирүченең каракка шул турыда исенә төшерүе иде. Хәйруллага бирелгән бу сорауны ишеткәч, җыелыш тынып калды.    

– Бәйләдем шул. Себердән курыкмаганга бәйләдем.

  Җыелышны алып баручы силсәвит рәисе җыелышның рәте китә башлаганын сизеп:    

    – Җәмәгать, тавышланмагыз! Колхоз рәисе үзенең сүзен әйтеп бетерсен. Аннан кычкырышырсыз. Син, Хәйрулла абзый, утыр урыныңа. Юк-бар сөйләп, баш катырма.      

 Колхоз рәисе:      

 – Шулай иптәшләр. Без буразна бәйрәме үткәрүгә каршы түгелбез. Бу турыда идарә әгъзалары белән аерым сөйләшергә кирәк. Иң тәүдә чәчүне вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгыйк. Бәйрәм качмас. Хәзер вакыт та соң, таралышыйк, – дип, сүзен очлады.    

Җыелышны алып баручы тиз чамалап алды һәм җыелыш ябык дип игълан итте. Ә халыкның кайберләре Солтангир тәкъдименең һавада эленеп калуына ризасызлык белдереп, үзара сөйләнә-сөйләнә, урамга агылды. Ә инде иртәгәсен «Урал» колхозында барча кеше кичә үткән җыелыш турында гәп куертты. Күпләре, чәчү беткәч, Сабантуй булачак дип хәбәр таратты. Җыелышта булганнар, әле бу сорау һавада эленеп тора, суга сәнәк белән язган кебек, диде.    

  Быел, картлар фаразлаганча, яз үз вакытыннан алдарак килеп, чәчүгә дә иртәрәк төштеләр. Чәчү уңышлы һәм вакытыннан алда тәмамланды. Шуңа да бәйрәм үткәрергә кирәк дигән сорау колхозчылар арасында яңарып һәм төрләнеп калкып чыга торды. Бу мәсьәләгә райондагылар да каршы килмәде шикелле. Һәм беркөнне сорау идарә утырышында каралып, Сабантуй, йә булмаса, буразна бәйрәме үткәрергә кирәк дигән карар кабул ителде. Тик шундый шарт белән: бәйрәмгә бүләкләрне халыктан җыярга. Хәбәр тиз арада хуҗалыктагы барча авылларга таралды. Һәр авыл үзенчә Сабантуйга әзерләнә башлады. Булачак урыны да билгеләнде. Ул урын колхоз үзәге булган Яңгырчы авылыннан районга бара торган юлның сул ягында, тау башындагы тигез болын иде. Сабантуй буласы көнне дә ачыкладылар. Ай ярым чамасы вакыт бар.  

Мәш килеп барча халык Сабантуйга әзерләнә. Гөлемнәрдән ике-өч кеше көрәшергә теләк белдерде. Йөгерү буенча бурзай Фазлыйны билгеләделәр. Ул каршы килмәде. Чөнки исеме җисеменә туры килә иде. Юкка гынамыни, ләкаб исеме «бурзай» бит. Карнайлылар бигрәк инде, үзара яшерен генә сөйләшүләр алып барды. Бүтән бригадалар серне белмәскә тиеш. Һәм көрәш буенча озын гәүдәле Хөснулланы көрәшергә күндерделәр. Хөснулла үзе Дим буендагы Илчегол авылыннан булып, Карнайдагы бер тол хатынга йортка кереп, шуның белән торып ята. Үзе авыл тимерчелегендә эшләп йөргән була. Самавырлар төзәтеп, шуларга торбалар, ямкә-кисәү, агач-мазар ясап көн күрә. Әле Яңгырчыдагы тол хатыннарда яшәп ала, әле кире шул Карнай авылындагы бичәсенә кайтып яши. Бөтенләй югалып торган чаклары да булгалый. Анда инде Илчеголына, элеккеге хатынына кайтып киткәндер, диләр. Үзенең төпле генә тамырланып яшәгән йорты да, гаиләсе дә юк шикелле. Басу читләрендә үсә торган пәри арбасы исемле үсемлек-үлән кебек, җил уңаена, авылдан авылга тол хатыннарда, кемдә атна, кемдә ай дигәндәй, тәгәрәп йөреп яшәп яткан чагы. Әйтүе буенча, Аллага шөкер, аңарга насыйп булган тол бичәләр сугыштан соң бөтен гомеренә җитәрлек. Менә шул озын, көче әллә ни булмаса да, ашауга һәм гәүдәгә таза күренгән Хөснулланы көрәшергә күндерделәр күндерүен. Тик ул үзенең төп шартын катгый итеп карнайлыларга белдереп, болай диде:

– Мин риза. Сезнең авылга Сабантуй батыры Карнайдан булды дигән данны һәм батыр исемен алып кайтырмын да ул. Бу бәхәссез. Тик миңа көн саен төшке ашка симез итле аш, бәрәңгеле майлы шурпа булсын. Ит-май ашамыйча көрәшеп булмый. Көн саен бер дистә күкәй. Ашау шулай итеп авыл өстеннән була. Сөт-катыкны әйтеп тә тормыйм. Анысы билгеле бит инде. Ашаган саен бер-ике стакан әче бал. Кинҗәбикә балы булмасын. Ул бал коя белми. Әнә теге очтагы Сәмига балы шәп, ул әйбәт коя.  

Менә шулай итеп, Хөснулла белән авыл халкы арасында яшерен килешү төзелде. Тик яңгырчылар белән гөлемнәр белмәсен. Булачак Сабантуй батырына бәйрәм көннәре башланды.

Булачак батырны ничек сыйламыйсың инде?! Күрше-тирә кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә тырыштырды. Ул каклаган каз, ул яңа суйган бәрән ите дисеңме, халык барысын да әзерләп, Хөснуллага ярарга тырышты. Бер атна-ун көннән булачак батыр иртәгә сыйланачак йортка кереп, үзен нинди ашлар, нинди сыйлар белән сыйларга кирәклеге турында әйткәләп, күрсәтмәләр биргәли башлады. Гел генә симез сарык ите дә туйдыра бит. Шуңа да әле пәрәмәч, әле кыстыбый белән пилмәннәр дә таптырды. Ул тавык шулпаларыннан туеп китсә, каклаган тана, каз ите пешерттерде. Бу яктан карнайлыларга җиңел иде. Чөнки ул заманда колхоздагы башка авыллардан аермалы буларак, аларга гына малларны икеләтә артык тотарга рөхсәт ителгән. Әмма бәрәңгеләре юк. Бердән, чәчмиләр. Икенчедән, бакчаны зурайтып, бәрәңге чәчәргә силсәвит җир бирми. Районнан рөхсәт юк. Шуңа да җыелышып май, сары май, эремчекләр төяп, яңгырчылардан ике капчык бәрәңгегә алыштырып кайттылар. Колга Хөснулла эшкә бик һәвәс булмаса да, ашау ягына бик тә таза ашый иде. Бер утыруда ике кешелек өлешне дә авырыксынмый ашап куя. Ашы тәмлерәк булса, тагы өстәтеп тә алырга һич тартынмый. Авырыксынып, кыенсынып тора торган вакытмы? Ул бит бу авылга күптән кулдан ычкынган Сабантуй батыры Карнайдан дигән данны кайтарырга җыена.  

 Вакыт шулай җайлап кына үтә торды. Сабантуй үткәрергә билгеләнгән көн дә якынайды. Кызлар Сабантуйга дип, тастымал-яулыклар чикте. Заманалар авыр булуына карамастан, ир-егетләр кәчтүм-чалбарларын яңартырга тырышты. Булдыра алганнары итек-сандали тектерде, дигәндәй. Ә безнең булачак «батыр» – колга Хөснулла, ай буе сыйланып, авыл буенча чиратта йөреп, бөтенләй симерде. Күзләре кысылып, хәтта бераз корсагы да бүлтәеп чыкты. Аш алдыннан стакан-стакан ярым Сәмига балы белән симез ашка юл ярып куя торган булды. Төшке аштан соң ике сәгатьләп черем дә итә әле. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, булачак батырга хәл керде. Наз һәм яратудан мәхрүм булган тол хатыннар өметләнеп, алдан ук аш-су әзерләп, Хөснулланы көттеләр. Тик беркем дә үз чиратын бирергә ашыкмады. Һәркем Сабантуй батыры исемен авылга кайтару өчен үз өлешен кертергә тырышты. Гөлемнәр дә тик ятмады. Бурзай Фазлый белән сөйләшеп куйдылар. Син, диделәр, ләкабеңә хилафлык китермә. Сабантуйда йөгерү буенча авылга беренчелекне син алып кайтырга тиеш, диделәр. Ул инде үз чиратында: «Тырышырмын, егетләр, тик яшьләрне узып булыр микән?» – дигән шиген дә белдерде. Гөлем тавында нефть эзләүче буровой эшчеләрен дәшмәскә булдылар. Сәбәбе гади иде. Анда төрле яктан җыелган кешеләр эшләп, күпчелеге – урыслар. Урысның Сабантуй батыры булганын кемнең күргәне-ишеткәне бар? Алар көрәшү түгел, сөлге дә тота белмиләр. Булмастай хәл бу. Икенчедән, Сабантуй батыры булып чит-ят калса, барча колхоз гынамы, барча тирә-як авыллар бот чабып көләчәк бит. Гөлемнәр үзләре булдыра алмагач, чит кавемне яллаганнар дип, бигрәк тә яңгырчылар күз ачарга да ирек бирмәсләр. Чөнки элек-электән Гөлем белән Яңгырчы арасында яшерен генә тарткалаш-ярышу бара. Кемнең бригадасы алда, кайсы бригадада халык яхшы эшли, дип, бер-берсеннән көнләшәләр. Моны колхоз җитәкчеләре дә белеп, ике бригаданы ярыштыра иде. Ә Карнайга килсәк, аларның бригадасы, Яшелкүл авылын бергә кушсаң да, бәләкәй бригада исәпләнә. Яңгырчы бригадасы иң зуры. Ул бригадага егерменче елларда Яңгырчыдан аерылып чыккан Ирекле авылы да керә. Ә инде Иске Гөлем бригадасы үзенә аерым. Алар да Карнай кебек бәләкәй бригада дип исәпләнә.    

 Менә Сабантуй буласы көн дә килеп җитеп килә. Яшьләр алдан ук мәйданын әзерләп куйды. Йөгерү-сикерү урыннарын ясадылар. Ун метр ук булмаса да, озын гына багана да утыртылды. Капчык сугышы һәм башка ярышлар өчен урыннар билгеләнде. Тик җәй башыннан ук ява башлаган яңгыр гына һаман туктамый. Бу яңгырлар киләсе уңышның мулдан буласына ишарәләсә дә, халык Сабантуйны ашкынып көтә иде. 

Менә шаулап-гөрләп яуган яңгырлар да үтеп китте. Җир әзрәк җилләгән көе халык Сабантуйга чыгачак. Шулай булды да.  

 Һәр бригада үзенә билгеләнгән урынга казан асты. Аллага шөкер, унар чиләк сыешлы казаннар бригада саен бар. Борыннарны кытыклап, Сабантуй мәйданына каен-имән утынының төтен исе таралды. Аш-су осталары мәш килеп, бәйрәмгә килгән халыкка аш әзерләргә тотынды.

 (Дәвамы бар)