Логотип Казан Утлары
Публицистика

Маҗара тәрҗемәсе яки тәрҗемә маҗаралары

Марат Кәбировның үсмерләр өчен язылган «Убырлар уянган чак» исемле маҗаралы әсәре төрек теленә тәрҗемә ителде1. Бу эшне Төркиядә яшәүче милләттәшебез Алсу Камалиеваның шәкертләреннән берсе Алп Әрән Дәмиркая башкарды. Татар телен югары дәрәҗәдә үзләштергән Алп Әрәннең бу беренче генә тәрҗемәсе түгел инде: моңа кадәр аның тарафыннан Әмирхан Еникинең әсәрләре төрекчәгә «аударылып», Истанбул нәшриятында «Бер генә сәгатькә»2, «Онытылмас минутлар»3, «Система колы»4 исемнәре белән  өч китап булып басылды, шулай ук Ә.Еники иҗатына багышланган монографиясе5 дә татар әдәбиятын сөючеләргә матур бер бүләк булып иреште. Анкарадагы Гази университетын бетергән, диплом эшен татар теле буенча яклаган, бүгенге көндә исә Бартын университетында укытучы яшь галим татар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе яза, актив эзләнә, каләме җитез һәм шома. 

М.Кәбиров әсәренең тәрҗемәсе басылып чыгу шатлыгын Алп Әрән бәй интернетта үзе бүлеште, миңа исә китапның электрон вариантын җибәрде. «Убырлар уянган чак» текстын Марат Кәбировның рәсми сайтыннан (www.maratkabirov.com)  алып тәрҗемә иткән дип аңладым, чөнки бу хәл автор өчен дә бер сюрприз булганга охшый: «Бу елның тагы бер сөенече. Казанышым дип булмый, чөнки бу китап чыксын өчен мин бер төк кыл да кыбырдатмадым. Алп Әрәнгә рәхмәт! Аның гаиләсенә, якыннарына шатлыкбәхет телим. Бу китап бездә ничектер күләгәдәрәк калды бугай. Төркиядә, бәлки, укучылар күбрәк булыр. Һәрхәлдә, мин шуңа өметләнәм», дип язды М.Кәбиров узган елның 30 декабрендә фейсбуктагы сәхифәсендә. Төркиядәге нәшриятлар, гадәттә, китап тәрҗемәләрен бастырганда, автор хокукларын яклау максатында, язучыдан рәсми рөхсәт алалар, бу очракта андый рәсмилек сакланганмы, белмим, авторның шатлыгына караганда, әлеге мәсьәләдә нинди дә булса аңлашылмаучанлык юк кебек. 

атар әдәбиятының, аеруча бүгенге көндә язылган әдәби әсәрләрнең, төрекчәгә тәрҗемәләре, ни кызганыч, юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә Алп Әрән кебек татар теленә гашыйк яшьләрнең Төркиядә барлыгын белү генә җитми, аларның иҗат осталыгын, камиллеген үстерү дә бик әһәмиятле. Шул максаттан, бу язмамда  «Убырлар уянган чак» әсәренең татарчасы белән төрекчәсен чагыштырып, икесе арасындагы четерекле урыннарга һәм кайбер хаталарга кагылып китәргә булдым. Ник яшерим, төрекчә тәрҗемәсе чыкмаса, бәлки, повестьның6 оригиналын укымый да калган булыр идем, төрек аркадаш аркасында М.Кәбиров әсәрен Яңа ел ялларында укып чыгарга мөмкинлек туды. 

Марат Кәбировның бу әсәре бүгенге әдәбиятыбыз өчен яңа бер жанрда язылган: хәзерге заман балаларының мавыгып карый торган кино-мультфильмнарда яки компьютер уеннарында курку хисе уята торган кан эчүче вампирлар турында әле татарча әсәрләр юк иде дип беләм. Дөнья курку әдәбиятының (литература ужасов) классик алымнары кулланылып, татар җирлеге һәм гади татар авылы кешеләренең вампирлар һөҗүменә дучар булуы, күп кенә кеше һәм хайванның һәлак булуы сурәтләнә. Язучы татар укучысына дөньякүләм «вампир әдәбиятының» күренекле авторларын да санап үтә: авыл китапханәсенә кергән баш каһарман Илһам киштәдә Энн Райс, Ричард Матесон, Брайн Стейбелфорд һ.б.ның вампирлар турындагы романнарын күрә. Төп геройларга сүз әйтерлек түгел, гади, типик образлар бирелгән: Уфадан авылга ялга кайткан ундүрт яшьлек Илһам һәм әфган сугышында аяксыз калган, протезлар белән йөрүче, элегрәк салгалау гадәте дә булса да, вампирларга каршы аек акыл белән көрәшә белүче батыр Һидият. Убырларның авылга ияләшүен, көннән-көн көчәя баруын тасвирлап, язучы халыкның явызлык каршында бердәм булмавын, куркып калуын, шуның аркасында рухи һәм җисмәни кырылуын, аерым шәхесләрнең коточкыч шартларда да үз мәнфәгатен генә кайгыртуын, кайберәүләрнең убырлар килгәнче үк «вампирлашу» процессын ачып сала. Әдип, «Үзенең канын эчә торган кануннарны халык үзе кабул итә...» кебек сәяси көнүзәк темаларга да кагылып, укучысын уйланырга мәҗбүр итә. 

Әсәрнең китап булып басылып чыгу-чыкмавы турында берни белмим, чөнки мин дә аны М.Кәбировның интернет сайтыннан алынган вариантта укыдым, тик текст белән танышкан чакта миндә мондый бер тәэсир калды: әгәр повесть китап булып басылып чыккан булса, нәшрият редакторы һәм корректоры тексттагы хәреф, басма, грамматик һәм стиль хаталарын төзәткән булыр иде, интернет вариантта исә шактый гына ялгышлар күзгә ташлана, андый урыннар очраганда, төрекчә тәрҗемәне махсус алып карадым, әле ярый, хаталар тәрҗемәгә әллә ни йогынты ясамаган, дидем. Әгәр чагыштыру урынлы булса, шундый сорау туа: Әмирхан Еникинең лирик өслүбле әсәрләрен эшләгәннән соң, тәрҗемәчегә Марат Кәбировның биредә кулланган теле шактый чуар һәм кимчелекле булып тоелмады микән? Ник дисәң, текст кирәкле-кирәксезгә рус сүзләре белән чүпләнгән, «ябеште» кебек әдәби нормадан тайпылган формалар, даими кабатланып, укучыга көчләп тагыла, тагын да аянычлысы: әсәрдә сүгенү сүзләре дә урын алган. Мәсәлән, «анаңны» гыйбарәсен геройлар повестьта 27 (!) тапкыр әйтә, әле алай гына да түгел, дүрт-биш урында ул «анаңны фәлән итим» рәвешендә «тулыландырыла». Әсәр үсмерләргә адресланган, дидек, әйе, бүгенге көндә зур егет булырга хыялланучы кайбер балалар мондый гыйбарәләрне еш куллануны мода дип саный, язучы да аларның сөйләмен типиклаштырырга омтыла дип уйлыйк, ләкин вампирларга каршы көрәшкәндә булса да, ике сүзнең берендә персонажлардан әшәке сүз әйттерү чама-чикләрне узып китә кебек. Төрки халыкларның сүгенү сүзләре, нигездә, бертөрле булганга, төрекчә тәрҗемәдә дә югарыдагы гыйбарәләрнең күбесе шул ук формада кала. Моннан тыш, «шайтан алгыры» гыйбарәсе – 59 (!), «шайтаныма» – 4 тапкыр очрый, төрек телендә бу форма кулланылмаганлыктан, Дәмиркая аны «ләгънәт төшсен» (lanet olsun) кебек гыйбарәләр белән алмаштыра. Никадәр генә маҗара белән укучыны мавыктыру максат ителмәсен, әдәби әсәрнең тәрбия һәм әдәбе беренче урында булырга тиештер, минемчә. Югыйсә сүгенү чире яшь укучыга да, моңа кадәр андый сүзләрне авызына алмаган Илһамга йоккан кебек, йогачагы шиксез: «Һәм үзем дә сизмәстән, нәкъ Һидиятчә итеп сүгенеп куйдым: – Анаңны...» – ди бит әнә Илһам да. 

Вампирлар һөҗүменнән тар-мар булган авылның дәһшәтле халәтен тасвирлау өчен язучы кара буяуларны, жанр таләбенә туры китереп, куе гына бирә («Беларусь» трактор арбасына төялгән җәсәдләр, койма рәшәткәләренә кигертелгән адәм башлары, кан күлендә яткан кеше әгъзалары, алардан килгән сасы ис һ.б.). Боларны күреп укшыганкоскан геройларның хәле ышандырырлык булса да, натуралистик сурәтләр арасында «клуб почмагында сиеп торучы ир-атлар», геройларның унитазга «печ итүләре» кебек зәвыксыз эпизодлар, бер дә мөһим булмыйча, урынсыз кебек тоела. 

Сүгенү-ачулану сүзләреннән башка да, текстта тәрҗемәче өчен таныш булмаган бихисап сүз бар, боларның кайсысы шивә (диалект), кайсысы авторның үз «иҗаты» (кыйрату, аңдып тору, мәрәкә, ныкыштым, өңрәеп торган ишек, ялтлау, базнат итми, трусигымның җимасы һ.б.), кайсысы жаргон (туфта, хана, шестёрка һ.б.), кайсысы русчадан кереп «бозылган» сүзләр (яшник, персидәтел, жалкы, бар хутына акыртып, адәм страмы  һ.б.). Рус теленнән алынмаларны (фляга, вспышкалы фотоаппарат, штепсель, розетка, плафон, люстра, гримёрка, запас, штакетник, реликвия, кремация һәм тагын әллә ниләр!) төрек теленә аударыр өчен никадәр көч сарыф итәргә кирәклеген тәгаенләгәндер Дәмиркая... Егетнең русча сүзләрнең күпчелеген, нигездә, дөрес тәрҗемә иткәнен күреп шатландым, хәтта «белизна шешәсе» кебек, сүзлекләрдә табылмас матавыкларны да «дөрес чишә» алган, мөгаен, ул бу мәсьәләдә Татарстаннан килеп, Төркиядә яшәүче татарлардан ярдәм алгандыр, дигән фикер туа. 

Инде хәзер игътибарыбызны төрекчә тәрҗемәдәге кайбер маҗараларга, Дәмиркаяның үз табыш һәм югалтуларына юнәлтик. Моны яшь тәрҗемәченең эшеннән гаеп эзләү өчен түгел, ә бәлки, аның филологик осталыгын арттыру һәм татарчасын камилләштерү максатында гына эшләвемне тагын бер кат искәртеп куям. Әсәрнең исеме төрекчәдә «Вампирлар уянганда» дип бирелгән, убыр образы төрек мифологиясендә очрамый, вампир сүзе исә бар дөнья балаларына таныш, автор үзе дә бит әсәр башында ук вампир сүзен кулланып, «Шүрәле урамына убыр ияләшкән, диләр бит. Бампир дип әйтәләрме әле...» дип, укучысын алдан хәзерләп куя. Шулай да тәрҗемәче китапның беренче битләрендә төрек укучысы өчен Шүрәле һәм убыр турында астөшермәдә берәр белешмә биргән булса, зыян итмәс иде. Югыйсә алга таба Алп Әрән бу төр астөшермәләр белән уңышлы гына эш итә. 

Русчадан кергән әллә нинди төшенчәләрне, нигездә, дөрес итеп төрекчә бирә алган Алп Әрәннең ялгышлары, нигездә, татарча сүзләрдә очрый. Иң зур һәм оригиналга хилафлык китерүче хатасы  «картый» сүзе белән бәйле. Башкортстанда туып-үскән Марат Кәбиров үз әсәрендә бар кеше дә аңлап җиткерә алмаган бу сүзнең этимологиясен баштан ук әйтеп үткән булса, яки аның урынына киңрәк таралган «карт инәй» сүзен кулланган булса, тәрҗеман, әлбәттә, бу урында абынмас иде. Ул картый сүзен «бабай» дип бирә һәм бөтен текст буенча тәмле коймаклар пешерүче, оныгын иркәләп сөюче карчык дәдә (бабай) булып бара: гәрчә Илһамның икетуганы булган Айрат әбисенә «нинәй» дип эндәшә, ул чакта тәрҗемәдә дә нәнә (әби) сүзе чагылып китә, ләкин ул картыйдан аерым башка бер шәхес кебек аңлашыла. Текстта бер урында картыйга исеме белән дә дәшәләр әле, ләкин Дәмиркая аны «күрмәмешкә салыша»: Наилә исемле кызның муенындагы эзнең убыр тешләвеннән булмавын ачыклаган картыйга, кызның әнисе Хәдичә: «Рәхмәт инде, Фатима түткәй», дип мөрәҗәгать итә. Төрекчә вариантта исә бу рәхмәт «абзыйга» адреслана. «Иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы да карчык түгел иде бу» җөмләсендә, әйтик, аның хатын-кыз булуы тәгаен белдерелсә дә, тәрҗемәдә үҗәт рәвештә «бабакаем» диелә:  Bize sabah kuymak pişirip karnımızı doyuran güzel dedeciğim değildi. 

Картый пешергән коймак та, нишләптер, тәрҗемәче тарафыннан ялгыш аңлатыла (татар халкын шул кадәр яраткан бу егетне бер генә татар кешесе дә коймак белән сыйламаган микәнни? дигән сорау туа), ул аны астөшермәдә «гөзләмә» (күзләмә) дип билгели, гөзләмә исемле камыр ашын төрекләр, кыстыбый камыры кебек, юка итеп җәелгән чи камырның эченә төрле эчлек (яшел үлән һәм эремчек, пюре, фарш һ.б.) куеп, кызган коры табада пешерәләр. Текст эчендә «куймак» (төрекләр бу сүзне ишеткәч, мәгънәле итеп елмаеп куялар) дип бирелгән «коймак»ны әгәр «пиши» (pişi), кашык белән салып пешерелгәнгә «кашык түкмәсе» (kaşık dökmesi) дип, яки «белен» аңламындагы krep сүзләренең берсе белән аңлаткан булса, дөреслеккә якынрак булыр иде. Картый табадан коймак ала иде җөмләсенең тәрҗемәсендә дә «бабай» бу ризыкны табадан түгел, кәстрүлдән алган итеп бирелә.
Тәрҗеман кайбер сүзләрнең, мәсәлән, изү (түш), туган апа,  калай түбә, балавыз, әрсез һ.б., мәгънә яки үзенчәлекләрен белеп бетермәгән һәм башкача биргән. Төрек телендә дә очрый торган «бәндә» сүзе нигәдер тәрҗеман өчен четерекле тоелган һәм тулысынча ялгыш аңлашылган, бер урында аны «кеше ашаучы» (yamyam) дип язса, Бу бәндәнең мазага тиюенә түзәр әмәл юк иде  җөмләсендә ул «бәдән» (гәүдә) булып киткән һәм Bu bedenin kimseye kul olacağı yoktu (Бу гәүдәнең беркемгә дә кол булачагы юк иде) дип «аударылган». Икенче урында автор бәндә сүзе янына адәм синонимын да куйгач та, тәрҗеман бәдән сүзенә «тугрылыклы» калган: Менә шушы бәндә, беркем теләмәгәндә, беркем сорамаганда килеп чыккан шушы адәм, ничәнче кат инде минем юлыма аркылы төшә. İşte, şu beden! Bir kez olsun benden bir şey istemeyen, bana bir şey sormayan şu âdemoğlu! (Менә шушы гәүдә! Бер генә тапкыр булса да, миннән берни теләмәгән, берни сорамаган шушы адәм баласы!) дип, авторның әйтергә теләгән фикерен аңлый һәм төрекчә җиткерә алмаган. Көтүе белән үтерелгән сарыклар турында сүз барганда исә, тәрҗеман, ни кызганыч, сарыкларны көтүче белән бергә үтерелгән итеп сурәтли. Бу төр гыйбарә һәм җөмләләр әдәби тәрҗемәнең эчтәлегенә әллә ни тәэсир итми, оригинал белән чагыштырып карамаганда, төрек укучысы аларга бик игътибар итмәс кебек. Ләкин кайбер нюанс һәм детальләр, баш каһарман Илһамның характерын ачу өчен кирәкле булганга, тәрҗемәдәге төгәллек бик тә әһәмиятле. Мәсәлән, язучы булган әтисе турында даими рәвештә хөрмәт белән искә алган үсмер егет, канын вампир-Нәфисә имгән вакытта да әтисенең сүзләрен хәтерләп, кешелеген югалтмый кала. Шуңа күрә балачагында улы Илһамны кайчакта «бәргәләп тә алган» әтисенең тәрҗемәдә «кыйный иде» дип тасвирлануы ялгыш. Язучы, Болай гына, әтиләрчә генә дип, бу урынны тагын да йомшартырга омтылса, тәрҗемәдә исә «Һәр әти кебек» (Her babanın yaptığı gibi) дип гомумиләштереп куела. 

Ике текстта кулланылган мәкаль-әйтемнәргә аерым тукталу урынлы булыр. Алп Әрән бәй татарча әйтемнәрне төрекчә вариантлары белән бирергә омтылган, аларны таба алмаган очракта тасвир юлын сайлаган, кайчакта бу уңышлы гына чыккан, кайсыбер урында исә мәгънәгә хилафлык килгән. Мәсәлән: Мулла песиләре кебек  гыйбарәсе «муллалар каршында хөрмәт белән башын иеп торган шәкертләр кебек» аңламындагы төрекчә әйтем (mollaların karşısında el pençe divan duran şakirtler gibi) юлы белән аңлатыла. Яки Мин аның киенүенә карап: «Кошларга хана инде,» – дип уйлап куйдым җөмләсен бик матур гына итеп: Кыяфәтенә карагач, кошлар айва ашады инде, дип уйладым (Kıyafetine bakınca şimdi kuşlar ayvayı yedi diye düşündüm), төрекләр яратып куллана торган айвайы йимәк фразеологизмы авыр хәлгә төшүне аңлата. М.Кәбировның гади генә әйткән урыннарын, Дәмиркая кайчак бизәп, төрекчә әйтемнәр кулланып бирә һәм әсәрдәге экспрессияне тагын да арттыра. Мәсәлән: 

Ә мин нәкъ уртада басып калам… İki arada bir derede kaldım

Акырма әле шулкадәр! – «Kulağımın zarını patlattın be!» һ.б. лар. 

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: һәр эштәге кебек, әдәби тәрҗемәдә дә осталык тәҗрибә белән килә, Алп Әрән Дәмиркая, тәрҗемә өчен шактый катлаулы булган «Убырлар уянган чак» әсәренә алынып, үзе өчен бик күп яңа сүз һәм гыйбарә «ачкандыр», сүз байлыгын һәм осталыгын арттыргандыр, дип уйлыйм. Яңа китап басылып чыккач, төрекләрнең әйтә торган матур теләген монда татарча да әйтим: ике китапның  да укучысы  күп булсын, ә укучысы булган китап берничә тапкыр яңадан басылачак. Бу язмада күрсәтелгән кимчелекләр китапларның яңа басмаларында искә алыныр, әлбәттә. Татар әдәбиятында тәүге тапкыр вампир темасына язылган «Убырлар уянган чак» әсәренең авторы Марат Кәбировны да, аны төрек укучысына таныткан Алп Әрән Дәмиркаяны да уңышлары белән котлыйм.

1 Marat Kebirov. Vampirlar Uyandığında. Çeviren: Alp Eren Demirkaya. Istanbul, Paradiğma Akademı. 2021. 256 s.

2  Emirhan Yeniki. Bir Saatliğine. Çevirmen: Alp Eren Demirkaya. Istanbul, İdeal Kültür yay. 2021. 156 s.

3  Emirhan Yeniki. Unutulmaz Dakikalar. Çevirmen: Alp Eren Demirkaya. Istanbul, İdeal Kültür yay. 2021. 177 s.

4  Emirhan Yeniki. Sıstemın Kölesi. Çevirmen: Alp Eren Demirkaya. Istanbul, İdeal Kültür yay. 2021. 138 s.

5  Alp Eren Demirkaya. Emirhan Yeniki’nin Hikayeciliği. İstanbul, Hiper yay. 2020. 276 s.

6 М.Кәбиров үз сайтында әсәр турында болай дип яза: «Дөнья әдәбиятында убырлар хакында язылган романнарның чиге-чамасы юк. Хәтта иң күренекле дигәннәре генә дә ике йөзгә якын. Ләкин татар әдәбиятында моңа кадәр бер язучының да бу темага тотынганы юк иде әле. Татар әдәбиятының вампирлар турындагы беренче романы...» Күләме һәм сюжет эшләнеше буенча мин бу әсәрне роман дип түгел, повесть дип атарга булдым.