Логотип Казан Утлары
Хикәя

Фотосурәт (хикәя)

Көннәрнең берендә, башкорт дустым бала чагымдагы фотосурәтне сорап шалтыратты:

– Нәмәкәй, кызыклы, үзенсәлекле булһын, һине башка яктан асып бирһен, – диде ул.

Балачактан минем нибары бер фотоальбом бар, анысы да яртылаш кына тулы. Биләүдә ятканы, мәҗбүриләгәнгәме – балалалар бакчасында уенчык тоткан килеш еламсырап басып торганы, беренче сыйныфка бару уңаеннан һәм...тагын берничә. Аларының да бернинди үзенчәлеге юк. Үзем ошаткан бер фотосурәт бар да барын, әмма ул «Сабантуй»да чыккан, инде саргылт төс сеңгән газетадан малайның йөзе аермачык танылмый да. Әтнә Сабан туенда төшереп алган мине фотохәбәрче агай. Малай-шалайларны үз янына чакырган да, кем дә кем ике потлы герне күтәрә, шуңа миннән бүләк булачак, дип шаярткан ул. Нигәдер ул мәйдан уртасына дәшкән малайлар еламсырап читкә киткән, мин исә ике потлы гергә чытырдатып ябышканмын да үҗәтләнеп, кузгатырга азапланганмын. Тешне кысып, бүләккә өметләнеп, көчәнеп төшкән фотосурәт шулай дөньяга таралган. Әмма аның сыйфаты начар, башкорт дуска җибәрүдән мәгънә юк. Ул теләгәнчә, җанлы, кызыклыны таба алмадым дип, альбомны шапылдатып япкан идем, тылсымлы әкиятләрдәгечә, бер фотосурәт шуып килеп чыкты.

Андагы таныш күренештән җир убылып киткәндәй булды, эчемә салкын йөгерде. Ул вакыйганы оныткан кебек идем югыйсә. Күрәсең, адәм баласының күңел төпкелендә хәтерне җыйнап саклый торган иң яшерен хатирәләр тартмасы бар. Ничек кенә онытырга теләсәң дә, тормыштагы бер генә мизгелнең дә очраклы түгеллеген исбатлап, әнә шул яшерен төенгә төйнәлгән истәлекләр калка да чыга, калка да чыга...

Ул күренешне фотосурәткә апам төшереп алганын хәтерлим. Көне-сәгатенә кадәр билгеле – тасмалы фотоаппарат аларын төп-төгәл сугып куя иде. Миңа унбер яшь булган ул чакта. Сабан туе мәйданы. Мин бер малайның биленнән кысып күтәргәнмен дә чөеп ыргытырга әзерләнгәнмен. Кулына кызыл тасма бәйләнгән хөкемдарның йөзе шөбһәле, канатын җәйгән тилгәндәй, ике кулын сузып, көрәшүче малайларга омтылган. Бер мизгел һәм көндәш малай аркасына килеп төшәчәк, тирә-якта: «Чистага китте!» – дигән хуплаулар ишетеләчәк.  Әмма... Бөтен гәүдәм калтыранып алды, әйтерсең лә, кабаттан шул мәйданга кайтып төштем.

...Безнең авылда сөлге тотып карамаган малай юк бугай. Ир-егетләр тирә-яктагы Сабан туйларында баш батыр кала, ике кешенең берсе – район, республика чемпионы. Өстәвенә, бөтенесе диярлек нәселләре белән көрәшче. Берәр әти кешенең яңа гына район Сабан туенда батыр калган малаен мактыйсы урынга:

– Мин синең яшьтә өч тапкыр районның баш батыры калган идем инде, – дип, бал мичкәсенә бер кашык дегет тамызып куюлары гадәти хәл иде. Шуңадырмы, каннары кызганда да, ир-егетләр: «Әйдә, сугышабыз», – дип түгел, «Әйдә, көрәшәбез», – дип, «хакыйкатьне» ачыклый иде бездә элегрәк.
Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, сәләтем әллә ни булмаса да, мин дә көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Дөресен әйткәндә, башкасы юк та иде. Сөлге тотарга өйрәнгәч, бераз ысулларына төшенгәч, төрле ярышларга йөри башладым, кайчак уңыш та елмаеп куйды.  

Малай кешегә көч-куәт белән ышаныч бергә иңә. Әле кичә генә борын сагызын агызып йөргән сыек кына буынлы малай-шалайны карыйсың да танымый азапланасың: кай арада беләкләрендә мускуллар пәйда булган, күрешкәндә үк, кулны ныгытып кысып ала, җилкәләре киңәйгән, тавышы да калыная төшкән үзенең. Иң гаҗәбе – күзгә туп-туры карап, бәясен белеп сөйләшә башлый. Бу үзгәреш көтмәгәндә, кисәк була. Нилектән, нәрсәдән ул – белмәссең. Сабан туена көрәшергә чыкканда, минем дә шундыйрак халәт иде. Вак-төяк турнирларда урыннар алгалап, ышаныч та арткан, аннары әллә кайдан ниндидер тылсымлы көч тыелгысыз өстәлеп торган кебек иде.  

Бездә көрәш көне буе бара иде ул чакларда. Яңа тәпи киткәннәрдән таякка таянган бабайларга кадәр сөлге тота. Минем ише малайшалайларны да, гәүдәгә, яшькә карап, әллә ничә төркемгә аералар. Көндәшләрне ачыклап бау тотканда, бүләк алуымны күзалдыма китереп, татлы уйга талдым: мин көрәшкән төркемгә көчле егетләр эләкмәгән иде. Жирәбәгә дә таныш булмаган кунак малае чыкты. Үзе миннән ярты башка озын, әмма сыек буынлы икәне әллә кайдан кычкырып тора. Кулына кызыл тасма бәйләгән «Ялагай» кушаматлы Айзат абый икебезне мәйданга чакыргач, ышанычым тагын да артты: көндәшем сөлге бәйләү җаен да белми икән.

Тик Айзат абый нигәдер көрәшне башларга ашыкмый, болай да алсу шома йөзе бөтенләй чия төсенә кергән, үзе исә кунак малаен иңеннән кочып тоткан килеш, трибуна ягыннан күзен алмый. Авызын колагына кадәр ерган тагын.

– Ник көрәштермисең, Айзат абый? – дип сорадым, аптырагач.

– Ашыкма, кабаланма. Салих Сафиуллович бу якка карамый бит әле. Малае көрәшкәнне күрсен инде.

Өстемә салкын су сиптеләрмени? Ирексездән, трибунага таба борылдым. Анда кәтәнә булса да, башкалардан озын күренгән түп-түгәрәк кабак башлы, тубал битле, келәй белән ябыштыргандай ясалма тоелган чем кара «Гитлер мыеклы» агайның канәгать елмаеп, өстәлгә таянып басканы күренде.

«Ялагай» Айзат табага төшкән мәче шикелле олы гәүдәсен алпан-тилпән китереп, үз чире тоткандай сикергәләп алды.

– Җә, җегетләр, махы бирмәгез, матур көрәшегез, – диде ул. Трибунадагы агай безгә читтән җитәкче итеп җибәрелгән кеше. Бер туганы зур урында утыра, төрле-төрле җирдә эшләп тә булдыра алмагач, элек-электән миллионер колхоз булган, аягында нык басып торган безнең авылга төрткәннәр моны. Алгарак китеп булса да әйтим инде: ул бер-ике елда безне тәмам бөлгенлеккә төшереп, башка хуҗалыкка күчте. Анда да сатарлык әйбер калмаган; ачудан бер комбайнчы үзен басуда тотып дөмбәсләгәч, ел тулар-тулмас качкан, диделәр. Шуннан соң нинди төшемле урынга куйганнардыр, миңа караңгы...

Без – малайларның да аңа үз ачуыбыз бар иде. Авылда атлар күп иде әле ул заманда. Көнебез әнә шул киртәләп алынган мәйдан эчендә утлап йөргән тайлар, атлар янында үтә. Аларның беришен җигәргә әзерлиләр, кайсыларындыр тиздән иткә озатылачагын да беләбез, әмма аларның санын киметмиләр, үрчетеп торалар. Һәр малай берәр атны ияләндерә, дускаен сыйларга өеннән ипи ташый. Минем дә «үз» атым бар, төсенә карап, исемен «Алмачуар» дип куштым. Кайсыдыр алтын куллы малай бауны катлы-катлы үреп йөгән ясады, аннан күреп без дә кабатладык. Үз атыбызны киртә буена чакырып алабыз да, «йөгән» кидертеп, туйганчы атланып йөрибез. Эчкә кереп атланырга куркыта, чөнки кызгылт яллы сары айгыр чит-ятларны күрсә, ыжгырып килә дә тибенә башлый. «Үз» атыбызга атлангач та, кешни-кешни куа әле ул. Безгә шул кызык, шунысы рәхәт. Малай кеше өчен моннан да күңеллерәк шөгыль, зуррак батырлык була аламы?

«Гитлер мыек» хуҗа булуга, атлар көнләп кырыла башлады һәм берике ай эчендә киртәләп алынган мәйдан бушап калды. «Алмачуар»ым да шул арада юкка чыкты. Аны эзләп тә таба алмаган көнне үксеп елаганым хәтердә. Кайчандыр атлар пошкырган, кешнәгән мәйданны алабута сырып алды, без ул якка карамыйча үтеп китәргә тырыша идек. Трибунадагы абзыйның симез чыраен күргән саен әнә шул атлы – күңелле чаклар искә төшә дә, ирексездән ачу кабара...

...Кем ничектер, мин көндәшнең биленә сөлге салуга, җиңәсемне яки җиңеләсемне белә идем. Була шундый малайлар: аягын сөйрәп кенә, мәйданга чыга, авыр уһылдап, сөлге урый, тыштан әллә ни көчле дә күренми, әмма сөлге тотуга, сулыш алмаслык итеп куырып ала, биле дә тимер кебек үзенең – кузгата да торган түгел. Монда инде күпмедер тартышып карарга гына өметләнергә кала, бер күтәрүдә үк аркага салдырмаска, хурлыклы җиңелмәскә тырышасың. Кайберләренең биле тал чыбыгы кебек, кысып алуга тартылып килә. Андый солы камырлары үзләре үк сөлгегә ияреп менәргә әзер торган сыман, баш аркан әйләндереп кенә саласы... Бу малай да шул төртсәң аварга торганнар кавеменнән иде. Безнең авылда бер алым да ясамыйча сөйрәлеп йөргәнне, озаклап көрәшкәнне яратмыйлар. Кунак малаен да ипләп кенә янбашка алып, җайлап кына баш аркан әйләндереп салырга ниятләдем.

Айзат абый сыбызгысын җиңелчә сызгыртып алуга, көндәшемне күтәреп тә алдым, чөеп тә җибәрдем. Тик, нигәдер, ул шапылдап өстемә килеп төште.

– Ашыкма, кабаланма, – диде Айзат абый шөбһәле тавыш белән. Үзенең карашы трибунада.

Шулай берничә тапкыр кабатланды: күтәреп ата торам, кунак малае өстемә ава тора. Мәйдан читеннән:

– Ялагай, ник төртеп төшерәсең күтәргәнне?

– Зоотехник буласың киләмени?

– Читкәрәк кит! – дигән тавышлар ишетелде. Бездә ирләр – гаярь: гаделсезлеккә күз йоммыйлар – сүзләрен маңгайга бәреп, турыдан ярып, чатнатып әйтәләр. Кемнең нәрсә кычкырганына хәтле аермачык ишетеп торам.

– Айзат абый, читкәрәк кит әле, атарга комачаулыйсың! – дидем, шартларга җитешеп.
Бу юлы малайны өстемә төшерергә исәп юк иде, тешне кысып, җан ачуым белән чөеп үк күтәрдем, аяклары чәбәләнә-чәбәләнә җилкәдән дә биегрәк узып китте хәтта. Әнә шул мизгелдә фотоаппаратның «черт!» иткәнен дә ишеттем. Шулвакыт ниндидер көч өстән басты да кунак малай бар гәүдәсе белән өстемә ауды. Торып баскач та, әле берни аңламадым, әмма «Ялагай» Айзат, трибунага карап, кунак малайның кулын күтәргәч, әллә нинди гарьлек бәреп чыкты. Сөлгене йомарлап, Айзат абыйның йөзенә аттым да Сабан туеннан кайтып киттем. Ниндидер күзачкысыз буран эченә килеп капкан халәттә идем. Бары «Гитлер мыек»ның ике кулын югары күтәреп чәбәкләвен, алтын тешләрен кояш яктысыннан да уздырып җемелдәтүен генә күреп калдым...

...Бу хатирәләрдән тизрәк котылырга теләп, фотоны ертып атмакчы идем дә ниндидер көч туктатты. Мин аны кабаттан альбомга, Сабан туенда үҗәтләнеп, гер күтәрергә тырышкан малай фотосурәте басылган газета артына яшердем. Иң кызыгы берничә көн узгач булды. Минем әсәрләрне укып барган, кайчандыр җитәкче урында эшләгән бер карт агай шалтыратты:

– Энем, син дә, мин дә белгән Салих Сафиуллович юбилеена үзе хакында китап чыгарырга тели. Бу эшне кем башкара ала икән дип, киңәш сораган иде дә, синнән дә кулай кеше юктыр, дидем. Начар кеше түгел, үзең дә беләсеңдер. Туганын урыннан алгач, аны да эшсез калдырдылар, тормышының көе китте инде. Ярдәм итик әле шуңа?

– Булдыра алмам шул, – дидем агайга. – Әгәр истәлекләр китабына кирәк, дисәгез, миндә аның малае белән төшкән бер фото бар, шуны бүләк итә алам...

Кабаттан ул фотосурәтне сорап шалтыратучы булмады. Ә башкорт дуска исә елмаеп төшкән бүтән фотосурәтне юлладым...