Буа (дәвамы (14))
Фермада яши башлавына атна-ун көн үтмәгәндер, кичке якта кемдер Сәгыйдулланың ишеген какты. Вакыт инде соңга авышкан, шактый гына караңгы төшкән. Бусагада Гыйльмулла басып тора иде.
– Киен, – диде ул ни дә булса сорарга урын калдырмаслык тавыш белән. Сәгыйдулла ашыга-кабалана киенде. Алар урамга чыктылар. Көзге төн дөм караңгы булса да, амбар читендә кемнеңдер шәүләсе шәйләнде. Якынрак килгәч тә, Сәгыйдулла моның Франсуа булуын абайлады. Хәтта караңгы төндә дә Франсуаның чиктән тыш җитдилеге сизелә иде. Сәгыйдулла, ни булса шул булыр дигәндәй, кушканны тыңларга кирәк дигән карарга килде. Алар басуга таба кузгалдылар. Бик озак кына дәшми-тынмый бардылар. Ниһаять, алда куаклык күренде. Куаклык эченә кергәч, Франсуа дөм караңгыда җирне капшап, нәрсәдер эзли башлады. Аннан соң кечкенә генә капкачны күтәреп атчы.
– Аяк асларыңа карап кына төш, – дип пышылдады Гыйльмулла. Аяклары белән баскыч табып, базның таштан корылган диварларына тотынып, Сәгыйдулла Франсуага иярде. Аның артыннан Гыйльмулла төште. Ул базның капкачын акрын гына япты. Франсуа шырпы сызды, стенада эленеп торган керосин лампаны табып, элдереп җибәрде.
Бу – стеналары борынгы ташлар белән ныгытып эшләнгән шактый иркен баз иде. Өстәл, берничә урындык. Өстәлдә зур чемодан тора. Франсуа чемодан янына килеп, ачып җибәрде. Аның эчендә электрон җайланма шәйләнде. Франсуа ашыкмый гына чыбыкларны тоташтырырга кереште. Аның бармаклары бу гамәлләрне күнегелгән, автомат рәвешендә башкаралар иде.
– Мине яхшылап тыңла, Сәгыйдулла, тыңла һәм исеңдә калдыр. Теге очрашуда әйткән идем бит – Франциянең яңа режимы нимесләргә бирелсә дә, бу илдә Гитлерга буйсынырга риза булмаганнар бик күп. Аларның берсе мин, Франсуа һәм хәзер син дә дигән сүз. Без – каршылык күрсәтү төркеме вәкилләре. Генерал де Голль Англиядән торып, безгә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бу хакта беркем дә бернәрсә дә белергә тиеш түгел! Мин сиңа үземә ышанган төсле ышанам. Мине сатмассың дип өметләнәм. Безнең эшебезне сата күрмә. Бер генә сүз ычкынса да, синең дә, минем дә башым бетте дигән сүз. Зинһар өчен, моның белән уйный күрмә! Аңладыңмы?!
– Аңладым!
– Франсуа хәзер безнең янәшәдәге координатларны хәбәр итәчәк, без Ла Маншның аргы ягыннан күчтәнәч көтәбез. Чемодан эчендәге җайланма теркелди башлады, Франсуа үзенә генә мәгълүм булган телдә серле хәбәрләр җибәрә иде. Сәгать ярым чамасы вакыт узгандыр, ул, булды дип, ике татар егетенә таба борылды һәм җайланманы яңадан сүтеп, чемоданга тутырды. Аннан лампаны сүндереп, кире өскә менделәр. Агачлыкта торган көе көтәргә керештеләр. Гыйльмулла белән Франсуа дөм караңгы күк йөзен күзәтәләр иде. Сәгыйдулла да аларга ияреп карады, ләкин күзләре генә авырта башлады, ул берни дә күрмәде. Кинәт һавадан двигатель тавышы ишетелде. Аларга таба самолёт якынлаша иде. Сәгыйдулла төнге һавада аның шәүләсен күреп калды. Агачлык өстеннән очып китеп, ул юлын дәвам итте, аның артыннан өч парашют ачылып калды. Франсуа белән Гыйльмулла басуга ыргылдылар, Сәгыйдулла да иярде.
Өч парашютка әрҗәләр беркетелгән. Алар ашык-пошык парашютларны җыйдылар, әрҗәләрне куаклыктагы базга илтеп урнаштырдылар. Парашютлар да шунда калды. Янә базга төшеп бикләнгәч, Франсуа зур чүкеч ярдәмендә әрҗәләрнең берсен ачты. Аларның ни өчен шундый авыр булганлыгын шунда гына аңлады Сәгыйдулла – һавадан төшкән әрҗә мылтыклар белән шыплап тутырылган иде. Калган икесендә патроннар булып чыкты. Бүгенгә эш тәмам дип, Франсуа кайту ягына ымлады...
***
1941 ел Советлар иле өчен зур сынаулар чорына әйләнде. Көзгә нимес гаскәрләре инде Мәскәү янына ук килеп җитте. Вермахт «Тайфун» операциясен башлады – исеменнән үк күренгәнчә, дошман көчле бер ташкын булып, Кызыл Армияне изеп-сытып ташларга ниятли иде.
Октябрь башында Сталин Ленинградтан армия генералы Георгий Жуковны чакыртып алды. Алар Сталинның фатирында очраштылар – илбашчыга салкын тигән иде. Жуков, фатирның кунак бүлмәсенә килеп кергәч тә, бөтен мөмкин булган урын – өстәл, кәнәфиләр, хәтта тәрәзә төпләрендә карталар җәеп салынганын күрде.
– Исәнмесез, иптәш Башкомандующий! Генерал Жуков сезнең әмерегез буенча килеп җитте!
Сталин, аны баштанаяк күзләп чыгып, ияген кагып кына исәнләште. Аннан өстәлдә ятучы карта янына чакырды.
– Менә карагыз. Биредә хәлләр аеруча катлаулы. – Ул бармагы белән Вязьма тирәсенә төртеп күрсәтте. – Көнбатыш һәм Резерв фронтлары командующийлары миңа рәтләп, берни аңлатып бирә алмыйлар. Ә дошманның кайларда һөҗүм иткәнлеген, безнең гаскәрләрнең ни хәлдә икәнлеген белми торып, бернинди карар да кабул итеп булмый. Хәзер Көнбатыш фронт штабына барып, бөтенесен дә җентекләп өйрәнегез һәм миңа аннан шалтыратырсыз. Көнме, төнме – шалтыратыгыз, мин көтәм.
– Аңладым, иптәш Сталин! – диде Жуков һәм ишеккә борылды, ләкин Башкомандующий аны туктатты.
– Ничек уйлыйсыз, иптәш Жуков, якын арада нимесләр Ленинградка яңа һөҗүм башлармы?
– Юктыр дип уйлыйм. Дошман зур югалтуларга дучар булды, калган танкларын Ленинград яныннан каядыр үзәк юнәлешкә күчерде. Бүгенгә калган гаскәрләр белән яңа һөҗүм мөмкин түгел. – Ә Гитлер Ленинградтан күчергән танкларны кайда кулланырга мөмкин?
– Мәскәү юнәлешендә дип уйларга кирәк.
Сталин Көнбатыш фронты картасына күз ташлады.
– Алар инде хәзер үк Мәскәү юнәлешендә бугай, – диде ул әллә үзенә, әллә Жуковка.
– Китәргә рөхсәт итәсезме, иптәш Сталин?
– Ә? Әлбәттә, барыгыз, иптәш Жуков, барыгыз!
Жуков киткәч, Сталин үзенең фатирына Берияне чакыртып алды. Берия кергәч тә, койрыгын болгаган маэмай төсле ялагайланып, илбашының сәламәтлеге турында сораша башлады. Тик Сталин берни дә дәшмәде, төрепкәсен генә бертуктамый тарта бирде.
– Яков турында хәбәрләр юкмы? – диде ул, уйларын бүлеп. Берия каушап калды. Яковтан хәбәрләр әле җәй көне үк килүдән туктады. Нимеслар тылына берничә махсус хәрби төркем дә җибәреп карадылар, ләкин берсе дә Сталинның олы улы турында ни тере, ни үле хәбәрен алып кайта алмады. Әледән-әле Яков нимесләр ягына чыккан, Гитлерга хезмәткә күчкән дигән имеш-мимешләр килгәләп торды. Тик Сталин аларның берсенә дә ышанмады. Андый түгел иде Яков. Әтисен дә, Ватанын да сата торган түгел иде.
– Безнең кулда бернинди мәгълүмат та юк, тиздән чираттагы диверсион төркем җибәрәбез. Берлиндагы агентура да бернинди фактлар да таба алмады, – диде Берия, маңгаеннан кинәт бәреп чыккан тирне сөртеп.
– Мәгълүмат юк икән, димәк, Яков та юк дигән сүз, – диде Сталин кинәт боегып. – Күңелем сизә – Яков инде мәрхүм. Күрәсеңме, Лаврентий, бу сугыш мине дә аямады.
– Алай димәгез әле, иптәш Сталин, өмет бар бит.
– Нинди өмет?! Минем улым Гитлер белән әшнәләшкән дигән өметме? – Сталин Бериягә куырып карады.
– Юк ла инде...
– Әлегә кадәр миңа бер фоторәсем генә алып кереп күрсәттең – нимес шинеле кигән Яков рәсеме. Сиңа нимес шинеле кидерсәң, син дә сатлыкҗан инде алайса?! Аннан соң, Яков түгел ул, аңа охшаган кеше генә.
– Тулысынча килешәм, иптәш Сталин...
– Имештер, радиодан тавышын ишеткәннәр, минем Яков совет солдатларын нимесләр ягына аударырга маташа икән... Юк сүз! Теләсә кемнең тавышын яздырып, шатыр-потыр плёнка шатырдавын өстәсәң, теләсә кем дияргә мөмкин, беркем дә танымаячак! – Аннан соң Сталин тынычлана төште. – Диверсион төркемнәр җибәреп, кеше аптыратмагыз. Күңелем сизә – Яков инде мәрхүм. Ходай насыйп итсә, сугыштан соң каберен табарбыз. Юк икән – юк... Минем Яков та бүген яу кырында сөякләрен черетүче меңләгән совет солдаты белән бертигез, шушы җиребез өчен башын салган намуслы солдат. Шуңа күрә, Лаврентий, бу инде минем өчен шәхси сугыш та. Безнең бирелергә хакыбыз юк, аңладыңмы?!
– Аңладым, иптәш Сталин...
– Ә хәзер китә аласың...
Сталин янә уйга батты. Өлкән улы вафат. Ул аны үзе генә белгән кырыс ярату белән яратты. Яков акыллы, намуслы, бик нечкә күңелле бала иде. Ул зур батырлыклар кылырга сәләтле, Иосифны, туган илен сата торган кеше түгел. Моңа аны Сталин өйрәтмәде, аның канында тумыштан бар иде ул сыйфатлар. Чөнки Яков әнисенә охшаган. Беренче хатыны Екатерина да шундый иде. Като дип йөри иде аны Иосиф. Иосифны ул яшерен эшчәнлеккә чыгып киткән вакытларда, кулга алынган чакларда да сабырлык белән көтте, иренә тугрылыгын югалтмады. Кызганыч, иртә китте, Като аңа бүген, бу авыр көннәрдә чын-чынлап терәк булырлык кеше иде...
Яковны искә төшергәч, Сталин өстәл тартмасын ачты. Бу тартмада бары тик балаларына кагылышлы документлар гына ята. Алар арасында кызы Светлананың хатлары да бар. Кызы хәзер Куйбышевта, эвакуациядә. Әтисенә бик еш яза ул. Менә хәзер дә, аның хатын кулына алгач, Сталин мыек астыннан елмаеп куйды.
«Минем сөекле әтием, кадерле шатлыгым минем, исәнме, ничек яшәп ятасың, кадерле секретаришкам? Мин монда әйбәт кенә урнаштым. Эх әти, бер генә көнгә Мәскәүгә кайтасы иде!»
Телефоннан да шалтыратып бимазалый аны кызы. Нимесләр безне җиңә алмас бит, әти, дип сорый. Шул чакларда Сталинның бәгыре өзгәләнә. Кызын тынычландыра, ә үзенең йөрәгендә курку. Ә нимес җиңә калса? Сталин тарихка халкын коллыкка тапшырган җитәкче булып кереп калачакмы? Сталинның үзен, аның кызын, әле исән икенче баласын нинди язмыш көтә?! Иле, якыннары язмышы өчен курка иде илбашы. Үзәкләргә үтеп, төннәр буе йокы бирми торган курку иде ул. Барысы өчен дә җаваплылык бары тик бер аның өстендә. Куштан Берия дә, калганнары да, әгәр дөнья тетрәнүен сизсә, шунда ук качып, юк булачаклар. Болай да коткы таратучылар шактый. Имеш, Сталин Мәскәүдә юк, имеш, аны инде күптән үтергәннәр, дигән гайбәтләр әледән-әле чыккалап тора.
Сталин Бөек Октябрь революциясенә багышланган парадны һичшиксез үткәрәчәк. Генераллар моңа каршы, тик аларның эше – иминлек тәэмин итү. Ләкин ул – Сталин, туган иленең түреннән чыгып, бөтен дөньяга көр күңелен, җиңүгә ышанычын күрсәтергә тиеш. Дошманнар шартласын. Ә ул көрәшәчәк. Яковның якты истәлеге хакына, кызы һәм улының киләчәге хакына, исәбе инде санап бетергесезгә әйләнеп баручы мәрхүмнәр хакына...
Тик парадка кадәр тагын бер мөһим эшне башкарасы бар. Беренче чиратта Сталинның үзе өчен. Ул Власикны чакыртып алды.
– Николай, берничә көнгә булса да, Светлананы Куйбышевтан бирегә кайтарып тору мөмкинлеген табарга кирәк.
– Иптәш Сталин, бүгенге вазгыятьтә бу шактый куркыныч дип уйлыйм, мин Сезне дә Куйбышевка китәргә өндим, анда барысы да әзер.
– Мин беркая да китмим. Ә минем кызымны исән-имин килеш алып кайтып, кире илтеп кую – синең солдат бурычың. Үтәгез! Светлананың хатын кире тартмага куйганда, аның икенче бер кәгазьгә күзе төште. Бусын Берия китергән иде. Сталинның улы Василий «батырлыклары» хакында донесение. Сталин аны янәдән, инде ничәнче мәртәбә, йөрәге сыкрап укып чыкты.
«1941 елның 8 сентябреннән 9ына каршы төндә, һава тревогасы вакытында иптәш Василий бер кызны утыртып, аэродромга килде һәм машинасы белән ангарга кереп туктады. Автомеханик иптәш Тарановка самолёт моторын кабызырга кушты һәм самолётта һавага күтәрелергә рөхсәт таләп итә башлады. Вакыт төнге беренче унбиш минут, җитмәсә, үзе исерек тә. Василийны тынычландарып, һавага күтәрелү мөмкин түгеллеген аңлаткач, ул: «Алайса мин йокларга ятам, бомбага тота башлагач уятырсыз», – диде. Аңа полковник Грачёв кабинеты бүлеп бирелде, ул шунда машинада килгән кыз белән төн кунды».
Сталин, җирәнеп, әлеге донесениене кире тартмага ташлады. Оят һәм хурлык! Өч баласы – өчесе өч төрле кеше, өч төрле характер, өч төрле язмыш. Василий бөтенләй дә өметсез, эчә, теләсә кем белән чуала, иптәшләрен һәм бер көтү кызларны аның дачасына да алып кайтып, ничә тапкыр күңел ачып ятканнар, бүлмәләрне дуңгыз абзарына әйләндергәннәр. Шулай да, Сталинның Василийны да югалтасы килмәде. Василий батыр, ләкин башсыз, уйлап тормый-нитми, утка барып керә торган. Шуңа күрә әтисе улын Хәрби Һава Көчләре штабына урнаштырды. Тагын бер баласын югалту аның өчен күтәрмәслек авырлык булачак, ә аңа әле иле турында, дошманны тар-мар итү хакында да уйларга кирәк...
15 октябрь көнне Сталин Мәскәүне эвакуацияләргә боерды. Бөтен төп дәүләт учреждениеләре һәм илчелекләр ашыгыч рәвештә Идел буена, Куйбышев шәһәренә күчерелә башлады. Метро эшләүдән туктады. Шәһәрдә мәхшәр купты. Әле анда, әле монда талаулар, кибетләрне һәм складларны басып чыгу турында хәбәрләр килә торды. Мондый хәлне туктату өчен, Мәскәү тулысы белән НКВД карамагына тапшырылды. Радиодан Сталинның Мәскәүдә калуы, исән-имин килеш Башкомандующий вазифаларын башкаруы турында хәбәр иттеләр.
Шәһәрдәге барча халык саклану корылмалары төзүгә юнәлтелде. Ә нимес гаскәрләре исә якынайганнан-якыная бара... Сталин барлык төп биналарга, күперләргә шартлаткычлар урнаштырырга әмер бирде. Әгәр башкаладан чыгып китәсе булса, ул Мәскәүне Гитлерга хәрабәләр хәлендә генә калдырачак.
Светлана Мәскәүгә октябрь азагында гына кайта алды. Ул кабинетка килеп кергәнче, Сталин ут йотып торды – башкаланы нимесләр янә бомбага тоталар, берничә зур бинаның шактый зыян күрүен хәбәр иттеләр. Светлана ишектән атылып кергәндә, Сталин Дәүләт Оборона Комитеты әгъзалары белән киңәшмә үткәрә иде.
– Әти-и! – дип, ерактан ук йөгереп килеп кочаклап алды ул Иосифны. Иосиф аның башын күкрәгенә кысты, чәчләреннән кыяр-кыймас кына сыйпады. Аннан, үзеннән аерып, кызының ике иңбашына ике кулын салды.
– Йә, бөтенләй буйга җиткәнсең! Светанка, син бераз көтеп тор, минем кичектергесез эшләрем бар, бушагач та сөйләшербез.
Светлана, зур бүлмәнең икенче башындагы кәнәфигә утырып, өстәл артына җыелганнарны күзәтә башлады. Барысы да үтә җитди. Әтисе чак кына ишетелерлек тавыш белән әмерләр бирә, кулындагы төрепкәсе белән зур картаның әле бер ноктасына, әле икенчесенә төртеп күрсәтә. Башкалар аны дикъкать белән тыңлый, әйтелгәнне теркәп баралар.
Ниһаять, бөтенесе дә чыгып киткәч, Сталин аның янына килеп утырды һәм елмаю тулы күзләре белән кызына текәлде.
– Әти, мин сине шулкадәр сагындым! – диде кызы, янә аны кочып алып.
– Мин дә, кызым, мин дә... Син ачуланма инде, син шалтыратканда, мин кайвакыт җавап бирә алмыйм, эшем бик күп. Чәй эчәсеңме?
– Юк, рәхмәт, юлдан килгәч тә ашаттылар мине. Әти, мин монда гына калыйм әле, Куйбышевта бик күңелсез миңа...
– Ник, Куйбышевта танышырлык кешеләр юкмыни? Яңа шәһәр, үзгә балалар....
– Юк, – диде Светлана. – Анда эвакуацияләнгәннәр өчен аерым мәктәп оештырганнар, минем кебекләр күп анда. Барысын да диярлек беләм мин.
– Алай икән, – дип, кашларын җыерды Сталин. – Менә бит ничек кыланалар! Имештер, хөкүмәт, мәскәүләр килгән, аларга аерым мәктәп китереп бирегез! Власикның эшедер инде бу!
Светлана дәшмәде. Сталин исә, кызып китүенең бер дә юкка булуына оялып, янә елмайды.
– Әти, ә нимес безне җиңмәсме?
– Юк, әлбәттә! Сине әтиең дошманнан һичшиксез саклап калачак, мин сиңа сүз бирәм! – Сталин, честь биргәндәй, кулын чигәсе янына күтәрде.
– Яков турында берәр сүз ишетелмиме, әти?
– Дөресен әйтәм, кызым, без Яковның кайдалыгын әлегә белмибез. Әмма мин аны коткару өчен кулымнан килгәннең барысын да эшлим. Абыең исән, ул нимес ягына күчмәгән, безгә бары тик сабырлык белән көтәргә генә кирәк. Теләсә ни сөйләгәннәргә ышанма – абыең нимесләргә хезмәт итәргә ризалык бирмәс. Монысын мин тәгаен әйтә алам.
Светлана моңсуланып калды.
– Миңа Куйбышевта бик авыр...
– Кызым, озакламый мин сине Мәскәүгә алып кайтачакмын, бу хакта да сүз бирәм. Безгә дошманны башкаладан куып җибәрергә кирәк, әтиең хәзер нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә. – Сталин күзләре яшьләнгән кызын кочаклап, күкрәгенә кысты. – Көчле булыйк, кызым, без бу афәтне дә җиңәчәкбез, ышан миңа. Ә хәзер бар, Николай абыең озатып куяр, миңа эшләргә кирәк...
6 ноябрь көнне Иосиф Сталин Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына багышлап, Мәскәүдә зур тантаналы җыелыш үткәрде. Советлар иле башкаласы өчен бу иң авыр, иң катлаулы көннәр иде. Шәһәр бушап калган, барлык дәүләт учреждениеләре, институтлар, гражданлык хезмәте белән шөгыльләнүче оешмалар кайсы кая – Куйбышев, Казан, Түбән Новгород шәһәрләренә, ә кайберләре хәтта Урал аръягына ук күчерелгән. Чит ил дипломатлары, дәүләт хезмәтен алып баручы төп оешмалар үзара «икенче башкала» дип йөртелгән Куйбышев шәһәрендә. Биредә шулай ук пропаганда чаралары, радио-телевидение хезмәткәрләре дә сыену урынын тапты. Куйбышевның үзендә Иосиф Сталинга ставкасы белән тыныч эшләү өчен барлык шартлар да тудырылды. Шәһәр эчендә хәтта бункер да ясалды – тирән җир катламы астында бомбалардан курыкмый яшәргә, эшләргә мөмкин.
Мәскәү үзе ташландык шәһәрне хәтерләтә иде. Аның өстендә, бомбардировщикларга комачаулык итү өчен, аэростатлар эленеп тора. Мавзолей, Кремль, тарихи һәм идеологик әһәмияткә ия булган биналар, һәйкәлләр махсус күз буяучы япмалар белән капланган. Бу – дошман авиациясенә каршы тору өчен эшләнә.
Көзге чор якынлашу белән нимесләрнең басымы көчәя генә барды. Разведканың кайбер мәгълүматларына ышанганда, Гитлер 7 ноябрь көнне, коммунизмның җиңелүен игълан итеп, Кызыл Мәйдан аша үзенең свастика суккан гаскәрләрен үткәрергә җыена иде.
Шул ук вакытта фронтта төшенкелек очраклары турында да хәбәрләр килеп тора. Мәскәү бушап калгач та, янәдән аннан Сталин да китеп барган дигән сүзләр чыгуы турында донесениеләр бар иде. Мондый вакытта халык алдына чыгып, аларны җылы сүз белән куәтләү, өмет чаткысы бирү бик дөрес булыр дип уйлады Сталин. Башта революциянең 24 еллыгы уңаеннан тантаналы кичә, икенче көнне исә Кызыл Мәйданда парад уздырырга дигән тәкъдимне дә ул кертте. Тантаналы җыелыш оештыру белән азмы-күпме җиңелрәк булса да, парад тәкъдименә генераллар кискен каршы төште. Ләкин Сталин аларның фикерен кайтара алды. Генераллар килештеләр. Кая барсын, ди, алар? Сталинның аргументлары да катгый иде – бердән, сугыш кырындагылырның күңелен күтәрергә кирәк, икенчедән, ноябрь башында бераз суыклар башлану, аннан да бигрәк ишеп яуган кар нимесләрнең тизлеген нык киметте. Авиациягә дә башкаланы утка тоту кыенлашты. Шулай да, дошман инде биредә, Мәскәүнең читендәге йортларга ук килеп терәлгән, аның үлем исе аңкып торган сулышы әллә кайдан тоемлана...
6 ноябрь кичендә Иосиф Сталин ике вагоннан гына торган махсус поезд белән Мәскәүнең «Маяковский» метро станциясенә килеп төште. Аның белән бергә поездда Дәүләт Оборона Комитеты әгъзалары Анастас Микоян, Лазарь Каганович, Лаврентий Берия, Вячеслав Молотов, Георгий Маленков, Семен Будённый һәм Мәскәү советына караган тагын берничә вәкил бар иде.
Метро станциясе зур бер залга әверелгән. Тигез рәтләргә урындыклар тезелгән, анда – чакырылган кунаклар. Сталин килгәнне күргәч тә, алар урыннарыннан сикереп торып, залны көчле алкышлар белән шартлар дәрәҗәгә җиткерделәр. Сталин, чак кына кулын күтәреп, «ярый, рәхмәт инде» дигән кыяфәт белән аларны сәламләде.
Зал бик матур һәм купшы иде. Идәнгә озын келәмнәр җәелгән. Каршы як юлда ишекләре ачылган озын состав тора – анда табыннар корылган, тантаналы җыелыштан соң, банкет шунда үтәчәк. Станциянең бер башында биек трибуна. Ул кызыл комачлар белән уратып алынган, чәчәкләр белән бизәлгән. Артта Ленинның зур гына бюсты, аның артында Сталин портреты. Сталин үз портретының Ленин фонында зуррак булып тоелуына игътибар итте. Вак кына нәрсә кебек, ләкин барыбер күңелле...
Сталинның чыгышы кыска, ләкин үтемле булды. Сугыш башланганнан соң бу аның беренче тапкыр моның кадәрле халык алдына чыгуы иде. Ул үзенә карата мәхәббәт һәм соклануның бер дә кимемәвен тойды. Аңа ышаналар, аңа таяналар, өмет тулы күзләр аңа таба төбәлгән. Димәк, ул дөрес юлдан бара. Димәк, ул тарихка Ватанын дошман кулына калдырып качкан куркак бәндә булып түгел, ә җиңүче, халыкны азат итүче буларак кереп калачак. Димәк, дошман белән көрәшендә ул ялгызы түгел, аның ярдәмчеләре биредә, шушы залда, аннан читтә, яу кырында, басуларда, завод станоклары артында.
Зал аның сүзләрен дәррәү кул чабып кабул итте. Чыгыш тәмам булгач та, кечкенә генә концерт программасы тәкъдим ителде. Соңыннан тантанага чакырылучылар озын составта оештырылган банкетка агылдылар.
Сталин банкетта озак утырмады – Дәүләт Оборона Комитеты әгъзалары һәм генераллар белән ике вагонлы составка утырып, Кремльгә кузгалды. Анда төне буе эшлисе бар – 7 ноябрь иртәсенә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында парад билгеләнгән, аңа соңгы әзерлек мәсьәләләрен карап бетерергә кирәк...
***
...Таһирны сугышка алгач та, аннан-моннан өйрәтү үткәрделәр дә, канлы бәрелешләр барган иң кызу урыннарның берсенә ташладылар. Биредә аның кебек яу кырының ни икәнен белмәгән чиле-пешле солдатлар. Сугыш бик каты бара, нимесләр һаман да басып киләләр, алар көннән-көн артка чигенергә мәҗбүр. Берәр ай үтмәгәндер, Таһир үзенең броньнән баш тартып, фронтка китүенә үкенә дә башлады. Колхозында эше дә тыныч, көмешкә белән аракы да күпме кирәксә – шулкадәр бар. Монда исә көн саен үлем белән күзгә-күз очрашасың. Яу кырыннан кайткач та, мәрхүмнәрне күмәсе.
Командирларының аларны көн саен ачыктан-ачык үлемгә ташлауларын Таһир яхшы аңлый иде. Кулларындагы мылтыклары нимесләрнең бертуктаусыз ут чыгарып атучы автоматлары белән чагыштырганда, чүпкә дә яраксыз. Аларда пулемётлар да, ут белән яндыра тоган кораллар да бар. Һәм, әлбәттә, танклар. Алары үкереп, өскә килә, берни турында да уйланырга, аңышырга ирек бирми. Таһир ике айлап катнашкан гражданнар сугышы белән чагыштырганда, бусы җәһәннәм төсле булып чыкты.
Шулай да Таһир өчен сугышның да отышлы ягы килеп чыкты. Түшендә медаль ялтырый. Исән-имин өенә кайта алса, барысын да көнләштереп йөриячәк. Әнисе дә чиксез шат, Марфасы да...
Медаль алуының тарихы болайрак булды. Алар, Таһир фикеренчә, чираттагы мәгънәсез атакага җибәрелде. Башта урман эченнән бардылар, анда әле түзәрлек. Аннан соң ачык урынга килеп чыктылар. Иелә төшеп йөгергән җиреннән Таһир үзләреннән соң калган окопларда нимесләрнең пулемёт көпшәләрен абайлады. Совет гаскәриләре күренү белән алар телгә килде. Мылтыгын кысып тотып, Таһир бер агач төбе артына барып ятты.
Пулемёт тавышына танклар чылбырының шалтыравы да кушылды. Аларның батальонындагы солдатлар күзгә карап кырыла башлады. Мондый шартларда атакага баруның файдасы юк иде.
Таһир, шуышып, урман куышына таба юнәлде, бераз агачлыкка кергәч торып ук басты. Бер наратка терәлеп уйга батты. Теге якта үлем. Аннан командирларына да, үзенә дә мәгънә юк. Бу якка йөгерсә дә, ахыры хәерле бетмәс. Дезертирлыкта гаепләрләр. Ул гаепләү – ялан басуда нимес пулясыннан үлү түгел. Ни булса шул булыр, кире кайтырга кирәк.
Ул янә иптәшләре киткән якка борылып карады. Бер пулемётның тыны беткән, ул урнашкан окоп тирәсендә аның батальоны солдатлары кайнаша. Димәк, дошманны өлешчә куып чыгара алганнар. Тик икенче яктан танклар белән пехота килә, элеккеге позициядә озак тора алмаслар. Борылып чабыйм дигәндә, каршысына әллә кайдан гына комбат килеп чыкты.
– Тукта! Син нәрсә, боерыкны оныттыңмы әллә?! Атакага, солдат! – дип кычкырды комбат, кулындагы револьверын болгый-болгый. Таһир аның сүзен тыңларга гына уйлаган иде, саташкан нимес пулясы сызгырып үтеп, комбатны аягыннан егып салды. Таһир аның өстенә иелде. Комбат ыңгыраша, башы яраланган. Тиз генә бинт чыгарып, яраланган урынны кысып бәйләде дә, комбатны аркасына күтәреп, элеккеге позицияләргә, сугыш барган җирдән кире якка йөгерде.
Үзенекеләрне күргәч тә, ул бар көченә кычкырып җибәрде:
– Комбат яраланды, санитаркаларны чакырыгыз!
Солдатлар, йөгереп килеп, аңа ярдәмгә ашыктылар. Комбатның гомерен саклап кала алдылар. Ике атнадан соң яу кырында күрсәткән батырлыгы, командирын коткарганы өчен аңа бөтен солдатлар каршында медаль тапшырдылар.
Таһир башка язмыш белән качышлы уйнамады. Комбатлар һаман да яраланып тормас. Аннан соң сугыш һөнәренә күнегә төште, нимесне бик үк җиңеп булмаса да, кайвакыт уңышка да очрыйлар иде.
Ә теге медаль исә Таһирга бик кирәк булып чыкты. Ул вакытта алар, чигенә-чигенә, Мәскәүгә үк килеп терәлгәннәр иде...
Кайчан да булса Мәскәүне күрермен дип башына да китермәгән иде. Ноябрьнең салкын көннәренең берсендә Таһирлар ротасыннан берничә кешене сайлап алдылар һәм өс-башларын тәртипкә китерергә куштылар. Мәскәү янында бик каты канлы бәрелешләр барган вакыт иде бу, шуңа да үзләрен фронтның алгы сызыгыннан алып китү бик гаҗәеп тоелды Таһирга. Окопларда калган иптәшләре дә аларны ниндидер көнчелек һәм хәтта үпкә белән озатты.
Таһирны иптәшләре белән йөк машиналарына төяп, башкалага таба юнәлделәр.
Мәскәүнең хәлләре мөшкел иде. Әле анда, әле монда юлларда бомбалардан калган зур-зур чокырлар ыржаеп ята. Ярым җимерек йортлар да шактый күренә. Эчкә үткән саен, күз буяучы сеткалар белән капланган биналар күбрәк очрый. Вакыт кичкә авышканга, шәһәр дөм караңгылык эчендә утыра. Урамда эт тә юк. Аларның каршысына әледән-әле йөк, кешеләр төягән машиналар очрый тора – корал кирәк-яраклары, ә иң мөһиме, кешеләр фронт сызыгына таба, аяусыз үлем уты уйнаган якка таба китеп югала.
Йөк машинасы ике катлы бина янына килеп туктады, аларга арбадан төшәргә кушылды. Солдатлар тезелешеп баскач, алар каршына өлкән лейтенант формасындагы яшь кенә егет чыкты.
– Солдатлар! – диде ул көр тавыш белән.
Ноябрьнең салкын һавасында битләре алсуланып киткән, җитди офицер формасы кисә дә, әле аның япь-яшь егет икәнлеге бу алсулыктан тагын да ныграк тоемлана төсле.
– Иптәшләр! – Өлкән лейтенантның тавышы йомшый төште. – Сезгә җитди һәм шул ук вакытта бик мактаулы бурыч йөкләнәчәк! Озакламый сез тигез стройлар белән парад маршында узып, бөтен дөньяга совет солдатының көрлеген, көчен, ныклыгын, ихтыярын күрсәтергә тиеш булачаксыз. Бу – бик җитди бурыч. Ләкин сезнең аны намус белән үтәп чыгачагыгызга һич тә шигем юк! Совет хөкүмәте нәкъ менә сезне – канкоешлы сугышларда үзенең батырлыгы белән Ватанына мәхәббәтен раслаган кешеләрне сайлап алды. Бу олы ышанычны җиренә җиткереп үтәгез! Парад маршы белән узуга, сезне янәдән фронт, дошман белән күзгә-күз очрашу көтә. Ләкин сез ул көрәштә инде бөтенләй башка кешеләр булачаксыз. Казармадан чыгу тыела. Командасыз йөрү тыела. Бу минуттан сез минем карамакка күчәсез. Мин өлкән лейтенант Хәмит Тимерханов булам!
Егетнең татар кешесе дә икәнлеген белгәч, Таһирга аеруча рәхәт булып китте. Татарлар яу кырында бик күп, алар белән гәпләшәләр, сөйләшәләр. Ләкин парадка татар кешесе кул астында чыгу Таһирга бигрәк тә зур дәрәҗә төсле тоелды. Фамилиясе генә бераз килешсезрәк...
Аларны казармаларга урнаштырдылар. Биредә элек мәктәп булган, күрәсең, бер диварда көрән такта эленеп тора, икенчеләрендә төрле бөек шәхесләрнең портретлары. Һәрбер класс солдатлар белән шыплап тулган. Тәрәзәләр тышка яктылык чыкмаслык итеп ныклап капланган.
Кичке ашка өч төркемгә бүленеп бардылар. Өстәл артына утырып, тыныч шартларда ашау рәхәтен күптән күрмәгән иде Таһир. Аш ашаганда, теш арасында ком шыгырдамаган көнне дә күрәсе бар икән!
Солдатлар идәндә йокладылар. Иртән аларны янә тәмле аш көтә иде, аннан соң мәктәп каршындагы мәйданда парадка әзерлек башланды.
Хәмит Тимерханов солдатларга зур түземлек белән Кремльнең кайсы ягыннан керәсе, ничек атлап барасы, стройны ничек тотасы икәнлеген аңлатты.
Бер мәлне Мәскәү өстендә сиреналар тавышы гүли башлады. Алар, әйтерсең, һәрбер почмактан, һәрбер тишектән үкерәләр иде.
– Подвалга! – дип кычкырды өлкән лейтенант, кая йөгерергә кирәклеген күрсәтеп.
Соңгы солдат кереп беткәнче көтеп торып, үзе азактан гына черек бәрәңге, кишер исеннән сасыган мәктәп подвалына узды. Өстә, дөнья, әйтерсең, меңләгән самолёт гөрелтесенә күмелде. Йөзләрчә бомба ярылудан тимер-бетон белән эшләнгән подвал, мәктәп бинасы бии үк башлады. Октябрь бәйрәме алдыннан совет халкына Гитлерның «бүләге» иде бу... Ул көнне совет армиясенең һаваны саклау гаскәриләре Мәскәү өстендә нимесләрнең 250ләп самолётын санады. Ләкин шәһәр эчендә төзелгән күпсанлы ялган мавзолейлар, фанерадан торгызылган биналар, күз буяучы сеткалар аркасында Геринг лётчиклары чын Кремльне, чын мавзолейны барыбер таба алмады. Ә икенче көнне иртән иртүк, самолётларга һавага күтәрелергә мөмкинлек бирмичә, ишеп кар ява башлады. Бу – 7 ноябрь иртәсе иде...
Ап-ак кар һавадан коелды да коелды. Таһир башка солдатлар белән бергә төне буе йокламады.
Төн урталары булгандыр, барысына да җыенып тезелеп басарга кушылды. Һавада нык киеренкелек тоела. Өлкән лейтенант әмерләрне тыныч кына әйтә, моңарчы булган көр һәм каты тавышы, әйтерсең, каядыр югалган. Ул тезелеп баскан солдатларны күздән кичерде, строй аша йөреп, һәрберсенең килеш-килбәтен тикшереп чыкты. Аннан, тәртип икәнлеген күргәч, колоннаны урамга таба әйдәде.
Урамда солдатларны йөк машиналары көтеп тора иде, шуларга төялделәр. Мәскәүнең урамнары ябалак-ябалак кардан, әйтерсең, яктырып киткән. Машиналар Кызыл Мәйдан янына килеп туктадылар. Солдатлар төз рәтләр булып тезелеп, Мәйданга, мавзолей каршына кереп басты. Кызыл Мәйдан кызыл комачлар белән бизәлгән. Зур-зур рәсемнәрдән Ленин һәм Сталин, әйтерсең, бирегә җыелган солдатларны, тезелеп баскан техниканы дикъкать белән күзәтәләр. Мәйданда тагын берничә игътибарлы күзәтүче бар – төрле почмакларда зенит җайланмалары урнаштырылган, аларның көпшәләре күккә текәлгән, янәшәләрендә кырыс кыяфәтле тупчылар кайнаша.
Озак басып торудан Таһирның аяклары ойый башлады. Мылтык көпшәсенә бәс кунган иде инде, суык акрынлап, аякларга үтеп кермәкче була. Җил ак карны өермә итеп күтәрә. Ләкин беркем дә урыныннан кымшанмый. Барысы да көтә. Ноябрьнең түбәннән үк йөзгән карлы болытлары кояш нурларына үтеп керергә ирек бирмәсә дә, караңгылык акрынлап, эңгер-меңгергә күчте, аннан яктыра да башлады.
Башнядагы курантларның даң-доң суккан тавышыннан Таһир сискәнеп китте. Эчтән генә, Кремль сәгатенә кушылып саный башлады. «Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез...» Еракта торган мавзолейга күз салды – аның өстендә кешеләр басып тора иде.
Кинәт ат тояклары тавышы ишетелде. Ул тавыш, Кремль диварларына бәрелеп, рикошетлаган пуля сыман бөтен тирә-юньне басып китте. Алдында торган иптәшләренең иңнәре аша Таһир кара атка атланган, папаха кигән озын мыеклы кешене шәйләде.
«Маршал Будённый», – диде янәшәдә кемдер.
Будённый каршына икенче бер атлы ашыга иде. Алар, мавзолей каршында туктап, честь биреп, рапортка керештеләр. Будённый рәтләргә тезелгән частьларны сәламләүгә күчте. Менә ул Таһирлар төркеме каршына килеп, аларны да сәламләде. Таһирны ике нәрсә бигрәк тә сокландырды – Будённыйның ике якка тырпайган озын мыеклары һәм түземсезлектән бер урында биеп торган чем-кара аты. Шул вакытта үзенең авылда калган Буцефалы искә төште. Таһир, күпсанлы халык арасында гына була торган ныклы бер экстазга бирелеп, Будённый сәламләве тәмамлану белән, дөньяны дер селкетерлек «Ура!» кычкыруга кушылды.
Сталинның тавышы Таһирга гына түгел, аны тыңлаган барча кешеләргә дә ышаныч көче бирә иде. Ул тыныч кына, ләкин үзенең көченә һәм хаклы икәнлегенә инанган рәвештә, бик тәэсирле итеп сөйләде. Илбашы Совет дәүләтенең авыр хәлдә калуы белән беррәттән, инде ныклап, аякка басуын һәм дошманны тар-мар итәчәген бер генә мизгелгә дә шикләнми әйтә алды.
– Нимес илбасарларын тулысынча тар-мар итү өчен! Нимес оккупантларына – үлем! Безнең дәһшәтле Ватаныбызны, аның азатлыгы, аның бәйсезлеге мәңгелек булсын! Ленин байрагын күтәреп – алга, җиңүгә! – дип, чыгышын тәмамлау белән, оркестр парад маршын уйнап җибәрде.
Солдатлар марш астында урыннарыннан кузгалды. Таһир мылтыгын кысыбрак тотты, башын югарырак күтәрде. Мавзолей яныннан узганда, ул Сталинны күрде кебек. Сталин хәтта, елмаеп, аңа кулын да болгады сыман. Димәк, алар җиңүгә ирешәчәк, димәк, ул җиңүгә ирешәчәк!
Таһир Кызыл Мәйданнан якты уйлар һәм тыныч киләчәккә ышаныч белән чыгып китте. Алда аны янәдән, аяусыз иттарткыч төсле, сугыш афәте көтә иде...