Буа (дәвамы (13))
Нюра белән Максим башта тыйнак кына утырсалар да, акрынлап ачыла, ияләшә башладылар. Нәсимә урысча бөтенләй дә белмәсә, Хәмидулла рәхәтләнеп тәрҗемә итә. Кичке якка Җиһангирны ияртеп, Зөбәйдә дә килеп җитте. Балалар акрынлап таныштылар, тел белән бер-берсен аңламасалар да, ишарә белән аралашырга тотындылар. Ахыр чиктә Җиһангир аларны урамга алып чыгып китте, һәм балаларның чыр-чу килеп уйнавы кояш баеп авыл дөм караңгылыкка чумганчы тирә-юньгә яңгырап торды.
Марфа Петровна карары белән мәктәп бинасында балалар йорты оештыруга керештеләр. Район үзәгенә барып, дөресе-ялганы белән колхоз рәисе егерме биш сәке, аларга мендәр-юрган кебек кирәк-яраклар алып кайтты.
– Азык-төлекне дә бирергә тиешләр, ләкин бу шартларда аны җиңел генә алып булмый. Йә, аптырамабыз, ярмаларыбыз бар, көн дә фермада сөт савыла. Егерме биш вак тамакны гына ничек тә туйдырырбыз, – диде Марфа Петровна.
– Ә сөт тапшыру планы? – Фазылҗан аңа кинәт гаҗәпләнеп карады.
Балалар килгәч тә, Марфаны алмаштырып куйдылар диярсең. Ул чебешләрен кадерләп җыеп утыручы тавыкка охшап калды.
– Йә план, йә норма буенча балаларга каралган азык-төлек. Азык-төлек бирмәсәләр, планны киметсеннәр.
– Тәрбиячеләр, ашчылар булырга тиеш бит биредә.
– Ашчы итеп Нәсимәне куябыз. – Фазылҗанның сискәнүле карашына Марфа Петровна игътибар да итмәде. – Тәрбиячегә Зөбәйдәне. Бер төнге каравылчы да кирәк булачак, анысына авылдан берәр әбекәйне син табасың. Аңладыңмы?
Фазылҗан башын какты. Яңа эшкә билгеләнү хәбәрен ана белән кызы башта ышанмыйча кабул иттеләр, мыскыл итәләр, көләләр дип уйладылар. Ләкин балалар белән шөгыльләнә башлагач, әлеге шикләр юк булды. Балалар йортын җылылык, мәхәббәт белән тутырды алар. Марфа Петровна көн саен кереп, нарасыйларның хәлләрен белешеп чыга. Ризыктан өзмәде, районнан да бар мөмкин булган нәрсәләрне талашып булса да алып кайта. Аларны Казаннан мәгариф наркомы вәкилләре дә тикшереп китте. Марфа Петровна һәркайда озата йөрде. Балаларның чисталыгына, сәламәтлегенә, йоклаган урыннарына, ашаган ризыкларына игътибар бигрәк тә зур булды.
– Ничә кеше эшли? – дип сорады нарком вәкиле.
– Өч.
– Нинди вазифаларда?
– Тәрбияче, ашчы, төнге каравылчы. Каравылчыбыз әби кеше, төнлә балаларга берәр нәрсә кирәксә, ярдәм итә ала, – диде Марфа Петровна.
– Ничә яшь инде ул әбигә? Кайда ул хәзер?
– Өендә, йоклый. Аның каравы төнлә йокламый. Әбиебезгә быел җитмеш тула.
– Җитмеш?!
– Унсигез яшьлекләр кайда икәнлеген үзегез беләсез, иптәш инспектор. – Марфа Петровнаның ачуы кабарды. – Әле ярый әбиләребез бар.
– Ник аны монда чакырмыйсыз? Миңа ул әбиегезнең санитар хәлен күрергә кирәк.
– Йоклый, законлы ялда дидем бит инде, – Марфа Петровна уфтанып куйды, бөтен кыяфәтенә «кайчан бетә бу?» дип язылган иде. – Санитар хәле бик шәп аның. Татар әбиләре пычракка батып йөрми, барысы да чиста-пөхтә. Бетләре дә юк.
– Балаларның кием-салымнарын, урын-җирләрен кем юып тора? Кер юучы штаты да булырга тиеш сездә.
– Әле тагын норма буенча бу балаларга колбаса, атланмай, яшелчә дә бирелергә тиеш. Ләкин, нигәдер, күргәннәре юк, районга барган саен, безгә кадәр килеп җитмәде, диләр. Тиешләр белән аптыратмагыз, иптәш инспектор! Безгә җибәрелгән егерме биш баланың барысы да исән-сау, тамаклары тук, өсләре бөтен. Киемнәрен, әнә, ашчы белән тәрбияче юа. Юалар, ашаталар, тәрбиялиләр.
Инспектор, дуамалланып ук баручы Марфа Петровнадан өркеп калып, башка сораулар бирмәде. Районнан килгән вәкил генә, килеп туган киеренкелекне бетерер өчен:
– Һай, уңган да инде ул безнең Марфа Петровна! Көн саен килеп, балалар өчен әле моны, әле тегене таләп итә. Ашатулары колхоздан, бу нык хуҗалык... – дип, сүзне шаяртуга борды.
Тик Марфа Петровнаның ачуы сүрелмәде. Әйтерсең, юк-барга бәйләнеп, бу түрәләр аны түгел, ул өзелеп яраткан балаларны рәнҗеттеләр. Кунакларга ул чәй дә тәкъдим итмәде, салкын гына озатты. Аннан балалар йортына кереп, Нәсимә белән Зөбәйдәгә рәхмәт әйтеп чыкты. Марфа Петровна авызыннан яңгыраган рәхмәт сүзләре аеруча кадерле иде...
Соңгы вакытта Марфа Петровна белән Хәмидулла арасындагы мөнәсәбәтләрдә күп нәрсә үзгәрде. Авылда калган карт-коры, аксак-чулак ирләр арасында Хәмидулла иң ныгы иде. Тырышлыгын, эшне җиренә җиткереп башкаруны да колхоз рәисе күреп тора. Тыштан белгертмәсә дә, эчтән ул аны үзенең теләсә нинди эштә иң ышанычлы кешесе итеп күрә башлады. Хәмидулла сер дә саклый белә. Үзе көчле хатын булгач, Марфа Петровна җебек, умыртка баганасы сыек кешеләрне бик үк өнәп бетерми иде. Андыйларны йә үз кирәгенә куллана, ничек теләсә шулай боргалый, йә кимсетеп, мыскыл итеп, чүпкә чыгара. Ул Хәмидулланың рухи көчен тоя, шуңа үзе дә сизмәстән, аның янәшәсендә үзен хатын-кыз итеп хис итә. Ул да кеше бит – киеренке хезмәттә тәмам алҗыды, таяныр, киңәш бирерлек бәндә аңа да кирәк. Үзе дә сизмәстән, Марфа Петровна нәкъ менә Хәмидулланы шундый кешесе итеп сайлады.
Зөбәйдә белән Нәсимәне балалар йортына эшкә билгеләгәч тә, Хәмидулла икәүдән-икәү вакытта колхоз рәисеннән турыдан сорады:
– Марфа Петровна, нигә син минем кызымны кимсетмисең, мәсхәрәләмисең, измисең? Таһир аңа күз төшереп йөргәнен беләсең бит.
– Беләм. Тик кызыңнан курыкмыйм. Мин мәхәббәткә ышанмыйм бит, Хәмидулла. Мин көчкә генә ышанам. Синең кызың Таһирны борган икән, димәк, ул аны беркайчан да үзенә якын җибәрмәячәк. Хатын-кыз кабул итмәсә, ир кеше берни дә майтара алмый. Таһир минеке генә, мин аны үземнән җибәрмәячәкмен. Ләкин синең Зөбәйдәгә караганда, күрше авылдагы чуваш кызларыннан күбрәк көнләшергә кирәк. Алар янына чаба алачак ул, синең кызың янына – юк. Кызың Таһир каршысында күренмәс стена салып куйды инде. Аны беркем дә җимерә алмаячак. Миндә көнчелек дигән хис юк. Гомумән, хис белән яшәргә ярамый. Уй белән, акыл белән яшәргә кирәк. Яисә синең кебек хезмәт белән. Калганы аның уйдырма гына, синең динең шикелле...
Юк, хисләргә ышана иде Марфа Петровна. Бәлки, Ходай аңа, Хәмидуллага бирмәгән шикелле, көнләшүне бирмәгәндер. Ләкин мәхәббәте булмаса, Таһирга ияреп, авылга кайтыр идемени? Бәгыре таш булса, балалар йортындагы нарасыйларны кайгыртып, райондагы түрәләр белән талаша-талаша, әле ризык, әле кием-салым юнәтеп йөрер идемени? Зөбәйдә сөйләгәнчә, кайвакытта колхоз рәисе аларга кергәләп чыга, балалар белән, «шалопай», «разбойник» дия-дия, күңелендә җыелып яткан ана назын чыгара. Хиссез кеше авыр сугыш чорында зур колхозны җитәкләп, планны тутырып, башка авыллардагы кебек хезмәткәрләрен бер башак өчен судка бирмичә яши алмый ул.
Көннәр арты көннәр үтте, авылда ир-атлар сирәгәя барды. Бер-бер артлы әле бер өйгә, әле икенчесенә моннан алданрак киткәннәрнең үлем хәбәрләре килә торды. Мәрхүмнәрнең якыннары, төн караңгылыгына ышыкланып, Хәмидулла янына киләләр иде. Авыл халкы мәрхүмнәрнең җәсәдләрен кайтаруны өмет итми, элеккеге мулладан якыннары рухына дога кылдырып, яу кырында ятып калганнарның җаннары тынычлануына гына өметләнә иде.
Яшьләрне олау-олау фронтка озата тордылар. Урамдагы радио тәлинкәсеннән көн саен Гитлерның җиңелү хәбәрен көтсәләр дә, шатландырырлык сүзләр һаман да яңгырамады.
Көзгә кереп барыш иде, вакыт соң. Кемдер Хәмидуллаларның ишеген сак кына шакыды. Хәмидулла ишек катына килеп, ачып җибәрде. Бусагада Гөлниса карчык – Таһирның әнисе басып тора иде. Гөлниса карчык тумыштан бөкре, шуңа да карамастан күп йөри, күп белә, күпне күрә.
– Сөбханалла, Гөлниса, әссәламегаләйкүм, түрдән уз, – диде Хәмидулла, ишекне киңрәк ачып, төнге кунакка юл биреп.
– Вәгаләйкемәссәлам, Хәмидулла, исәнме, Нәсимә сеңлем, – Гөлниса авырлык белән бусагадан узды, Хәмидулла күрсәткән сандык өстенә утырды. – Йәгез, бер дога.
Алар өчәүләшеп, дога кылдылар.
– Ни йомыш төште кара төндә, Гөлниса, бер-бер хәл булмагандыр бит? – Хәмидулла, гадәттә, үзенең янына хәвефле хәбәр белән генә килүләренә күнегеп беткән иде инде.
– Шөкер, әлегә берни булмады. Ләкин миңа күп калмаганлыгын сизәм, шуңа, бәхиллек сорарга дип, сезгә килдем. – Гөлниса күз читендәге яшен сөртеп куйды. – Безнең нәселдән сез шактый җәбер-золым күрдегез, безгә рәнҗергә дә, карганырга да хакыгыз бар.
– Гөлниса, бер дә карганмыйбыз...
– Каргансагыз да, гаеп түгел. Мин әйтим инде үз сүземне. Таһирым турында. Аны авылда иблискә тиң күрәләр, монысын да мин бик яхшы аңлыйм. Күрәсең, минем тәрбиям, денгә өндәвем җитеп бетмәгәндер. Барысы өчен дә тегендә баргач җавап тотармын. Ләкин бакыйлыкка күчкәнче, фанилыкта аңлашып китәсем килә. Таһирым ялгышты. Сүз дә юк, бик нык ялгышты. Ләкин аның барлык кылган гамәлләре үз явызлыгы белән түгел. Силсәвит булып эшли башлагач, районга чакырттылар. Соң гына кайтты. Салган, яшермим. Улым, ник кәефең юк, дим. Әни, мулланы сөрергә кушалар, ди. Сөрмәсәң, үзең китәсең дип әйттеләр, ди. Бөтен кәгазьләрне әзерләделәр, ниләр әйтәсен аңлаттылар, ди. Төне буе үксеп елап чыкты. Мин дә аның белән бергә еладым. Зөбәйдәгезне нык яратты. Икенче көнне районга барып, мулланың гаиләсенә тидертмәүне килешеп кайтты. Таһир булмаса, сезне үзгә кеше сөргән булыр иде. Күрше авылларны күрдегез бит...
– Гөлниса, без Таһирга ачу тотмыйбыз бит, күптән кичердек инде аны, – дип тамак кырды Хәмидулла.
– Мин барыбер әйтергә тиеш. Мин гүргә бушанып китәргә тиеш. Кызыгызны яратты, дидем бит. Корсакка узганлыгын белгәч, үрле-кырлы сикерде. Баласын үземнеке кебек үстерәм, дип бәргәләнде. Сезнең кызыгызны аңлыйм – әтисен сөргән кешегә ничек кияүгә чыксын инде ул. Ләкин шул вакытта кавышкан булсалар, Таһирым бу юлга кермәгән булыр иде. Мәчетнең манарасын кисүне дә өстән куштылар. Аның башы җитә торган эш түгел иде бу. Күрше районнардан урыслар китертте, безнең авылдашларга бу эшне кушсам, шунда ук мине бәреп үтерәчәкләр бит, диде. Аннан соң инде, Зөбәйдә белән кавышу мөмкин түгел икәнлеген аңлагач, мин баламны бөтенләй югалттым. Ул эчә башлады, адәм рәтеннән чыкты, күрше авылларга чуваш кызлары янына йөрде. Сезнең рәнҗешләр дә, мәчет каргышы да башын бутагандыр сабыемның. Марфаны ияртеп кайтты. Кеше күзенә күренергә оят бит миңа! Мин инде үз җәзамны исән килеш алдым, өемнән чыгарга җөрьәт итмичә, кеше күзенә күренүдән тартынып, фани дөньяда ук тәмуг утында янам. Ләкин баламны барыбер өзелеп яратам, ул бит минем бердәнбер сабыем...
еламый иде. Күрәсең, күз яшьләре кипкән, ә сүзләре мең тапкыр йокысыз төннәрдә эчтән генә кабатланган, күңеленә уеп язылган...
– Хәмидулла, Нәсимә, миңа, минем балам Таһирга бәхиллек бирәсезме?
– Соң бит, Гөлниса, икегез дә исән-сау бит...
– Минем көннәр санаулы, Таһирым да ул уттан исән кайтмас. Аны бит, җитәкче булгач, армиягә алмыйлар да иде, үзе теләп, кат-кат гаризалар язып китеп барды. Әллә аңа бөтен бу газапларны күтәрү җиңел, дисезме? Тәмуг кисәве буласын белде, үзе минем кулымда шуны кабатлап, кат-кат үксеп елады.
– Риза-бәхил, Гөлниса,– диде Нәсимә, күз яшьләренә буылып.
– Риза-бәхил, Гөлниса, – дип, Хәмидулла Гөлнисаның кулын учларына алды. – Икегегезгә дә риза-бәхил. Мин инде күптән ачу тотмыйм, язмыштан узмыш юк. Тәмуг кисәве дип ашыктырма, Аллаһы Тәгалә кичерүчән ул. Күңеле чиста бит, үзең әйтеп торасың. Аның ярлыкау соравын кабул итми калмас, иншалла. Ә мин Таһирның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, һәрвакыт догада булырмын.
– Кайтмаса, аңа үзенә җиңелрәк булыр, Хәмидулла. Бөтен кеше дә син түгел, кичерүчәнлек һәркемгә дә бирелмәгән. Марфага да ачуланма. Болай начар кеше түгел ул, аны да язмышы ботарлаган. – Гөлниса карчык урыныннан торды. – Ярый, хәзрәт, кайтыйм инде, вакыт соң...
– Гөлниса, бер генә үтенеч бар, ярдәм итә алмассыңмы?
– Нинди үтенеч?
– Марфа белән сөйләшеп булмыймы?... Зират өстен тәртипкә китерәсе иде. Тизәктән чистартып, коймаларын тотасы иде бит.
– Вәгъдә итә алмыйм, хәзрәт, ләкин кулымнан килгән кадәресен эшләрмен. Хуш, тыныч төннәр үзегезгә!
Атна ун-көн дә үтми, Марфа Петровна Хәмидулланы кәнсәләргә чакырып алды һәм, теләге булган кешеләрне оештырып, эштән соң зират өстен чистартырга рөхсәт бирде. Койма тотар өчен колхозның иске-москы такталарын кулланырга кушты. Кышкы суыклар җиткәнче авылның карт-корысы, бала-чагалар һәм әби-чәбиләр белән берлектә зират өстен тәртипкә китереп, матур гына койма белән уратып та алдылар. Ә инде беренче кар төшкән көнне авылга хәбәр килеп төште – рядовой Таһир Фәтхуллин сугышта күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән иде.
***
СС гаскәрләренең штурмбанфюреры Ганс Шахт хәзер инде кайчандыр Берлин сыраханәсендә клиентларның заказларын үтәгән барменга бер дә охшамаган иде. Ул буйга үсеп киткән, тумыштан ак чәчләре матур итеп артка таралган. Кителенә күз салсаң, шаккатмалы – нәфис буена туры китереп тегелгән кием, әйтерсең, аның төз сынына сыланып ук тора. Ганс җитәкчелегендәге айнзацтөркем солдатлары нацистлар кулына төшкән Киев шәһәренә кергәндә, биредә инде бәрелешләр тынган, җимереләсе җимерелгән, атыласы атылган иде. Айнзацтөркемнең төп максаты – Рейх кулына төшкән җирләрне кирәкмәгән элементлардан чистарту, тәртип урнаштыру, җирле халыкны яңа тормыш кагыйдәләренә күндерү. Тылда хезмәт итсәләр дә, Россия җиренә аяк басу белән айнзацтөркем вәкилләре биредә тыл да фронттан ким түгеллеген тиз аңлады. Советлар халкы бер дә бирешергә җыенмый, котырган эт төсле әле бер яктан, әле икенче яктан килеп бәйләнә. Урманнарда партизаннар күбәя башлады. Тыныч йоклау түгел, көндезен дә як-якка каранмыйча йөреп булмый иде.
Кирәксез элементлар икәү иде – коммунистлар һәм яһүдләр. Айнзацтөркем яулап алынган җирләрдә калган халыкны иләк аша үткәреп, эшкә яраклыларын Рейхка җибәрергә, йә булмаса урында үзләре тиеш дип санаганча язмышларын хәл итәргә тиеш иде. Коммунистлар белән яһүдләргә карата йомшаклык күрсәтергә ярамавы телдән яңгыраган инструкцияләрдә кат-кат кабатланды.
Совет дәүләте нимесләрне бөтен явызлыгы белән каршы алды. Киевка кергәч тә, көпә-көндез үзәк урамнарның берсендә каты шартлау яңгырады – коммунистлар, шәһәрдән чыгып китешли, кибетләргә, күпсанлы биналарга миналар куеп калдырган булган. Шактый гына нимес солдаты һәлак булды, имгәнүчеләр дә җитәрлек. Ганс Шахт җитәкчелегендәге махсус төркем гаеплеләрне эзләп табарга тырышты. Әйе, шартлаткычны совет гаскәриләре куйган һәм Киевтан чыгып киткән. Ләкин кемдер детонаторга басып, миналарны шартлаткан бит! Диверсион отряд шәһәрдән чыгып качарга тиеш түгел. Әмма беркем дә үз өстенә җаваплылык алмады. Бу мәсьәләдә уңышка ирешә алмагач, Ганс икенчесенә алынды. Ул да булса, шәһәрдәге яһүдләр өчен гетто төзеп, халыкны шунда туплау. Монысы әллә ни кыен эш булмады. Урамнарда белдерүләр элеп куйдылар, яһүдләргә билгеләнгән урынга килергә кушылды. Әйтелгән сәгатькә, төенчекләрен күтәреп, халык ташкыны агылды. Биредә картлар да, яшьләр дә, балалар да, гарип-горабалар да бар иде. Ганс – әлеге әтрәк-әләмнәрнең язмышларын хәл итәсе кеше...
Урамнан барганда, бер читтәрәк Ганс дүрт танкны күреп алды. Күрәсең, икесе яу кырында зыян күргән, аларны калган ике танк буксирга алган. Хәзер танкистлар туктап, иртәнге ашларын ашый иде. Аларның берсе СС офицерын танып алды:
– Штурмбанфюрер, Хайль Гитлер! – дип сәламләп, ул Ганс каршына атылып чыкты.
Дегеткә һәм тузанга баткан танкистның Вильгельм булуын Ганс тавышыннан гына аңлады, таныгач та рәхәтләнеп елмаеп җибәрде.
– Вилли, сәлам! Син дә биредәмени?
– Биредә, Ганс! – Вильгельм шатлыгыннан май кояшы төсле балкый иде.
– Сиңа форма бигрәк тә килешә!
– Син дә кимен куймыйсың, чын Рейх солдатына әйләнгәнсең дә куйгансың! Рейх дошманнарын тар-мар итеп буламы, егеткәй?!
– Була да, булмый да, – диде Вильгельм, чын күңелдән кәефе кырылып. – Танкка снаряд эләкте, хәзер менә төзәтергә алып барабыз. Беренче генә тапкыр снаряд эләкми дә үзе, моңарчы зыянлы түгел иде. Бусы хәрәкәт итү системасына зыян китергән... – Иң мөһиме үзең сау-исән, Вилли! Танк тимер генә ул, төзәтелер! – Ә син нинди хезмәттә?!
– Беләсең бит инде, мин ССка гариза биргән идем. Менә, хыялым тормышка ашты. Сезнең танклар эзеннән барып, калдык-постык дошманнарны юк итәбез, тормыш киңлеген әшәке элементлардан чистартабыз.
– Аңлашылды, – диде Вильгельм, янә кәефе китеп, нидер хакында бик нык уйланып.
– Ә мин Гудериан кулы астында хезмәт итәм.
– Кара әле, легендар генерал белән бергә! – дип, тел шартлатты Ганс.
– Сез кайларда фатирда?
– Фатирда түгел, без әле килеп кенә барабыз, механиклар урнашкан җирне табарга кирәк.
– Бәлки, кичкә очрашып, яшь чакларны искә төшерербез? Мин әнә теге бинада эшлим. – Ганс свастикалы кызыл әләм эленгән йортка төртеп күрсәтте.
– Килештек, Ганс, килеп чыгарга тырышырмын!
Ганс СС солдатлары озатуында юлын дәвам итте, Вильгельм иптәшләре янына юнәлде. Гансның юлы тимерчыбык белән әйләндереп алынган мәйданга килеп төртелде. Биредәге СС сакчылары аңа честь бирде һәм эчкә үткәрде. Ганс, ышанычлы адымнар белән атлап, геттоның коменданты утырган бинага юнәлде. Комендант аны сәламләп, күрсәтмәләр тыңларга әзер булуын әйтте. Ганс кулындагы күн чемоданыннан берничә бит кәгазь чыгарды һәм комендантка сузды.
– Бүгенге исемлек, колоннаны оештырыгыз, – диде Ганс, кискен итеп.
Комендант кушканны үтәргә ашыкты.
Вильгельм белән очрашу Гансның кәефен җибәрде. Вилли беркайчан да нацизм идеяләрен якламады. Гансның үз вакытында ССка язылуын да өнәп бетермәде. Сыраханәдә бергә эшләгәндә дә, гел бәхәсләшәләр иде бит алар. Ярый, Вильгельм солдат хезмәтендә, Рейх хезмәтендә. Ләкин аларның икесенең хезмәте ике төрле кебегрәк. Вильгельм хезмәте – мактаулы, ә менә Гансныкы... Каһәр төшкере уйлар! Юк, Ганс барысын да дөрес эшли! Ул нимес халкы дошманнары белән аяусыз көрәш алып бара. Һәм, әлбәттә, туган иле, газиз фюреры өчен ул ниндидер танк йөртүчесе белән чагыштырганда, биниһая күбрәк файда китерде!
Ул комендатурадан чыкканда, исемлектә аерып алынган яһүдләр инде колоннага тезелеп басканнар иде. Ганс аларны күздән кичерде. Үз куллары белән сайлап алды ул аларны. Балалар, хатын-кызлар, картлар, авырулар... Һәрберсенең һөнәренә игътибар итте – Рейхка файдасы тиярлек бәндә түгелме? Яшен, авырлыгын, табиблар куйган аерым искәрмәләрне кат-кат укыды. Болар арасында Рейхта берәр төрле хезмәт күрсәтерлек беркем дә юк иде.
Колоннадагылар агарынган, куркынган. Кемнеңдер баласы елап җибәрде. Кайсылары мыгырдый-мыгырдый, әллә дога укый, әллә саташып, нидер сөйләнә. Ләкин күпчелек яһүдләр тыныч, берни дәшмиләр. Алар инде, әйтерсең, үлгән. Гүя, җаннары иреккә, җәннәт нигъмәтләре өелгән урынга китеп барган да, биредә җилдә селкенеп торучы тәннәре генә басып калган.
– Киттек, – диде Ганс. Автоматчылар колоннадагыларга мылтыклары белән төрткәләделәр. Колонна кузгалды. Аларның аяк астыннан тузан күтәрелде. Колоннадан читтәрәк, сакчылары озатуында Ганс бара иде.
Яһүдләрнең колоннасын күреп калыйк дип, сугыш калдырган хәрабәләр арасыннан Киевта яшәргә тырмашучы кешеләр чыкты. Кайберләре яһүдләрнең болай мәсхәрәләнүенә шатлануын яшерми иде. Ганс колоннада баручыларга кычкырылган сүгенү сүзләрен ишетте. Дөрес, бу тамашага сүзсез генә, куркып карап торучылар да шактый. Алары күбрәк...
Вильгельм танкистлары төркеме әле урыннан кузгалмаган. Ганска янәдән аның яныннан узарга туры килде. Танкистлар арасыннан Ганс Вильгельмны күреп алды. Аның күзләре иптәшенә текәлгән иде. Ганс, ни эшләргә дә белмичә аптырагач, «сәлам» дигән төсле кулын күтәреп, чак кына болгады. Ләкин Вилли җавап бирмәде. Аның күз карашында меңләгән сорау язылган иде. Ул колоннаны, аны оештырып баручы Гансны борылышка кадәр текәлеп карап озатып калды – моны Ганс аркасы белән тойды...
...Шәһәр читенә килеп җиткәндә, борынга укшыта торган авыр ис китереп бәрде. Колоннадагы кешеләрнең аңына бу сәяхәтнең ни белән тәмамланасы аермачык булып килеп басты. Тыела алмыйча, үлемгә хөкем ителгәннәр елаша башладылар. Ганс борынын кулъяулыгы белән каплады.
Ниһаять, яһүдләр тиешле урында. Шәһәр читендә зур гына чокыр. Аның төбеннән яман каркылдап, карчыгалар өере күтәрелде. Сасы ис тә шуннан килә. Бер читтәрәк пулемёт урнаштырылган, аның артында симез нимес солдаты утыра. Яһүдләрне яр буена тезеп бастырдылар. Чокыр өстендәге коточкыч мохиткә кешеләрнең кычкырып елавы кушылды. Ганс, кулъяулыгын кесәсенә салып, тирән итеп сулыш алды. Тирә-юньне, барыннан да бигрәк кешеләрнең курку хисе басып киткән иде. Аны һәркем дә тоя алмый. Ләкин Ганс сизә. Кеше куркуы аңа илаһи бер көч бирә, үзе барган юлның дөрес икәнлегенә инандыра. Мәетләр белән тулып баручы чокыр читенә килгән яһүдләрнең котлары алынган икән – гөнаһларын таныйлар булып чыга. Гаепсез кеше тынычлыгын җуймый ул. Ә боларның намуслары чиста түгел. Димәк – алар дошман!
Ганс колоннаны янә бер тапкыр күздән кичерде. Төрле кыяфәттәгеләр җыелган. Әнә, чебиләп беткән яланаяклы балалар. Алар ихлас күңелдән елый, кечкенә учларына пычранып беткән шыксыз курчак-уенчыкларын кысып тотканнар. Әллә үзләрен шул нәрсәләр саклап калыр дип уйлыйлармы?! Хәер, ышыкланырлык башка кешеләре юк бит. Штурмбанфюрер, атып үтерергә алып барганда, балаларны әти-әниләреннән аерым йөртә. Сабыен тартып алгач, ата-аналар күндәм булалар, ни кушсаң, шуны эшлиләр. Мөгаен, яшәү мәгънәләре шул бала үрчетүгә генә кайтып калгангадыр. Чокыр янына җиткәч, аның төбендә яткан нарасыйларын күргән яһүдләр дә булды. Ганска тегеләрнең бәргәләнүен күзәтеп тору үзенә бер рәхәт иде.
Карт-коры, гадәттә, түзем. Еламыйлар, ялвармыйлар, язмышлары хәл ителүне сабыр гына көтеп торалар. Дөрес, аларга туры карамавың хәерлерәк. Аннан соң ул караш төшкә кереп иза чиктерә, үзеңне гаепле итеп тоя башлыйсың...
Урта яшьләрдәгеләре дә ризасызлык күрсәтми. Шыңшып басып торалар, бер-берсе белән кочаклашып бәхилләшәләр төсле. Бәхилләшсеннәр, гомерләре биш минутка кыскарса ни дә, биш минутка озайса ни...
Ганс пулемёт артындагы солдатка кыска гына әмер бирде. Пулемёт телгә килде. Дык-дык-дык иткән тавыш чыккан саен кешеләр, чалгы белән чабылган төсле, егылып, чокыр төбендә югала бардылар. Курку исенә бераз кан исе кушылды. Яңа кан хәтта мәетләр сасысыннан да көчлерәк аңкый икән.
...Бер мизгелдә барысы да хәл ителде. Пулемёт тынып калды. Аның көпшәсеннән төтен генә күтәрелә иде. Әле генә кешеләрнең җанын кыйган нимес гадәти эш башкарган сыман кул арты белән маңгай тирен сөртеп куйды. Бүгенгә беренче партия яһүдләр генә. Ганс аңа көне буена җитәрлек исемлек әзерләде. Барысын берьюлы китерергә ярамый, артык күп кешене авызлыклап булмавы ихтимал. Ә болай, кечкенә-кечкенә төркемнәр белән йөртү җайлы...
Ганс чокыр янына килде. Җирдә аунап ятып калган бер кулы өзелгән уенчык аюны тибеп төшерде дә, төпкә күз салды. Анда әллә нинди куркыныч рәвештә өсле-өсле мәетләр ята иде. Кинәт берсе селкенгән кебек тоелды. Ганс шунда ук кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды да, селкенгән төсле тоелган мәеткә атып җибәрде.
Конторага кайтып кергәч, Ганска яңа күрсәтмәләр килүен хәбәр иттеләр. Ганс, ашыга-кабалана, депешаны ачып укый башлады. Хәбәр бик кыска иде: СС гаскәрләренең штурмбанфюреры Ганс Шахт кичекмәстән Польшага кайтырга тиеш. Анда ул концентрацион лагерьда хезмәткә билгеләнә. Ганс елмаеп куйды. Ниһаять, тыныч, тук эшкә күчә, ничәмә еллар буе күрсәткән тугры хезмәтен ватаны тиешенчә бәяләгән! Вильгельм белән очрашасы барлыгын да онытып, Ганс җыенырга кереште.
Хәер, Вилли болай да Ганс янына килеп йөрмәде. Никтер барасы килмәде аның. Ә Киевның ерак бер чатында кара төнгә кадәр пулемёт тавышы ишетелеп торды. Ул үзенә генә мәгълүм булган үлем көен чыгара иде...
***
Берлинны һәр төнне диярлек бомбага тоталар иде. Сәгыйдулланың тормышы һәр көн диярлек кабатлана торган бер тәртипкә керде. Төннәрен Берлин метросына төшеп, күпчелек халык белән төн куна, өстә гөрселдәп ярылган бомбалар тавышына йокыга китә. Иртән торып, кечкенә генә бүлмәсенә кереп чыгарга өлгерә. Фрау Герда метрога төшеп азапланмый – әҗәле киләсе булса, кайда да куып тотар дип, өендә генә төн куна. Шуңа күрә иртән фрау Гердада кайнаган чәй, капкалап алырга коры-сары ризык булыр. Аннан соң сыраханәгә юнәлә. Биредә алар сыраханә хуҗасы Фридрих белән икәү генә эшләп калдылар. Башта Ганс үз теләге белән ССка гариза язып китеп барды, аннан соң Вильгельмны хәрби хезмәткә алдылар. Фридрих алар урынына кеше эзләп тормады, бөтен эшне икәү тарталар иде. Сугыш та үзенекен итте – сыраханәләргә йөрүчеләр күзгә күренеп кимеде. Радиодан көн саен Рейх гаскәрләренең туктаусыз җиңүләре, дошманнарны тар-мар итүләре турында матур хәбәрләр яңгырап торса да, хәлләрнең алай ук шатлыклы түгеллеген Берлин халкы бик яхшы белә иде. Кибет киштәләреннән кайбер төр продуктлар юкка чыкты. Социаль түләүләр киметелде. Ләкин аннан да куркынычрак нәрсә – Берлинда күпсанлы кулга алулар башланды. Кыска гына вакытлы очрашулар вакытында, табын янында чәй эчкәндә фрау Герда кемнең гестапо тарафыннан тоткарлануы, ниндирәк кеше булуы һәм башка нәрсәләр турында сөйләштергәли иде. Иң кызыгы – сүз бер дә яһүдләр турында гына түгел, нимесләр хакында да бара, полиция аларны әллә нинди гөнаһлары өчен җыеп, каядыр илтеп олактыра. Берлинның үзендә махсус төрмәләр ачылуы, аларның тоткыннар белән шыплап тулуы бу көннәрдә беркем өчен дә сер түгел иде...
1941 елның көзенең иртәсендә Сәгыйдулла, гадәттәгечә, таң белән Берлин метросыннан чыкты һәм үзе яшәгән фатирга юнәлде. Фрау Герда каһвә әзерләп көтеп тора иде. Алар, гадәттәгечә, әллә ни мөһим булмаган мәсьәләләр тирәсендә гәп корып алдылар. Фрау Герда үзе ишеткән яңалыкларны сөйләде, метрода ниндирәк хәлләр булганлыгын белеште.
– Анда бомба шартлаулар бик ишетелми, тыныч, юкка сез метрога төшмисез, рәхәтләнеп йоклар идегез, фрау Герда, – дип, инде меңенче мәртәбә искәртте Сәгыйдулла.
– Юк, инде миңа алай да үләсе, болай да үләсе. Имгәнергә генә язмасын... Бүген бомбалар бигрәк тә якында шартлады. Белмим, үлгән кешеләр бармы-юкмы икән...
– Зениткалар да эләктерә алмый тегеләрнең самолётларын... Гадәти, көндәлек сөйләшү иде бу. Бернинди яңалык та юк. Бәлки, бомбаларның якында шартлавы гына гадәти булмагандыр. Инглизләр Берлинның торак кварталларына тимичә, күбрәк промышленность объектларын утка тота иде...
Каһвә эчкәч тә, Сәгыйдулла бераз ятып торды. Үзенең урын өсте метродагы таш почмак түгел, әлбәттә. Соңгы айларда аның рәтле-юньле йокы күргәне юк, бәлки, фрау Герда хаклыдыр да... Фрау Герда белән сөйләшүне ул сыраханәгә килеп җиткәч, янә искә төшерде. Бүген төнлә Берлинга төшкән бомбаларның берсе аларның сыраханәсе урнашкан бинаны таш өеменә әйләндергән иде. Янгын сүндерүчеләр әле дә утны басарга маташа, кирпеч, такта арасыннан кап-кара төтен чыга. Өч катлы бинадан хәрабәләр генә калган. Сәгыйдулла янгын сүндерүчеләрнең җитәкчеләре янына килде.
– Исәнмесез, сез монда күптәнме? – дип сорады ул.
– Яңа килдек. Бүген өченче янгында без. Өчесе дә торак йортлар. Сәгыйдулла сыраханә хуҗасы Фридрихның шушы ук йортта, өченче катта яшәвен белә иде. Йортта аннан кала тагын берничә гаилә барлыгы да хәтерендә. Хәрабәләрне күздән йөртеп, ул таш астыннан калкып торган кулны күреп алды.
– Исән кешеләр бармы?
– Юктыр. Әлегә утны сүндерәсе бар, аннан мәетләрне эзли башлаячакбыз. Исән калучылар юктыр дип уйлыйм, снаряд йортның нәкъ уртасына төшкән. Биредә беркем дә котыла алмагандыр. Йоклаган килеш киткәннәр дә барганнар.
Фридрих та, фрау Герда сыман, бомбалардан качар өчен метрога төшмәде. Солдат киребеткәнлеге көчле иде Фридрихта. «Бер тапкыр сугышта яраланган кешене үтереп кенә була, насыйбым шул икән, җылы урынымда юрган ябынып йоклаган килеш үләсем килә», – дип аңлатты ул үзенең карарын. Теләге чынга ашуына Сәгыйдулланың бер генә дә шиге юк иде.
Фридрих Берлинда аның өчен ике якын кешесенең берсе иде. Менә ул да китеп барды. Фрау Гердага да күп калмагандыр. Җитмәсә, хәерчелек хөкем сөрә. Кая барып бәрелергә? Мондый шартларда Берлинда рәтле эш табып булуы икеле. Яше дә бар, милләте дә нимес түгел. Бер-ике көн уйланып йөргәч, Сәгыйдулла төенчеген җыйды да, фрау Герда белән бәхилләшеп, Берлиннан чыгып китте. Ул, бергә аралашып яшәгән Гыйльмулланы, Германияне ташлап киткән башка татарларны табарга дип, Франциягә юнәлде. Юлга чыкканчы, Вильмерсдорфка сугылды. Анда Гыйльмулланы Франциянең Нанси дигән шәһәрендә эзләргә кирәклеген әйттеләр. Әлеге шәһәр Германия чигеннән ерак түгел иде. Дөресрәге, элеккеге чигеннән, чөнки хәзер, чынлыкта, Франция территориясе Рейхның бер өлеше. Шуңа күрә чик аша чыгу да әллә ни зур авырлык тудырмады. Сирәк кенә очраган постларда Сәгыйдулланың документларын тикшерделәр, әллә ни төпченми генә кая һәм ник барганын сораштырдылар, җибәрә тордылар.
Нанси кечкенә генә борынгы шәһәрчек булып чыкты. Тар урамнар, элеккеге заманнардан калган архитектура, кара көзгә керүгә дә карамастан җылы һава Сәгыйдуллага бик тә ошады. Гыйльмулланы ул үзәк мәйданнарның берсендәге фермер кибетендә эзләп тапты. Алар бик җылы итеп исәнләштеләр. Гыйльми биредә бер французга ялланып эшли икән. Хуҗа дигәннәре – яше алтмышларга җитеп килгән симез гәүдәле кеше иде. Ул, Гыйльмулла Сәгыйдулла белән таныштыргач, француз телендә исәнләште һәм ихлас елмайды. Гыйльмулла хуҗасыннан дусты белән сөйләшеп, чәй эчеп алырга ризалык сорады, тегесе каршы килмәде. Алар фермер кибетеннән ерак түгел урнашкан каһвәханәгә кереп утырдылар. Тирә-юньгә татлы каһвә һәм яңа пешкән икмәк исе таралган иде.
– Биредә сугыш бара димәссең дә, – диде Сәгыйдулла, чын күңелдән гаҗәпләнү катыш көнләшеп.
– Карап торышка гына шулай шикелле ул. Чынында, сугыш бара, аяусыз сугыш.
– Бомбага тотылган биналарны да, җимерекне дә, үлем дә күрмәдем... Мин эшләгән сыраханәне инглизләр авиациясе килеп шартлатып китте, хуҗам да шунда үлгән дип беләм. Мин инде ике ел буе диярлек Берлин метросында төн кунам...
– Кайвакыт сезнең якка китүче самолётлар гөрелтесен без дә ишетәбез. Берлинны гына түгел, башка нимес шәһәрләрен дә утка тоталар алар. Ә биредә нишләргә? Кемне юк итәргә? Франция – оккупациядәге территория.
– Виши режимы Германиягә хезмәт итәргә ризалык бирде бит...
– Режим бирде, ә халык юк. – Гыйльмулла, як-ягына каранып, пышылдауга диярлек күчте. – Генерал де Голль, Англиядән торып, Францияне азат итү планын әзерли. Без һәр кич саен диярлек әле аның мөрәҗәгатьләрен, әле Черчилль чыгышларын тыңлыйбыз. Би-би-си кызыклы гына мәгълүматлар тапшыра. Нимесләр барысын да җиңде дигән сүз түгел, бирешергә ашыкма, дускай...
– Миннән ни файда ул? Бер башымны кая куярга белгән юк... Ничек уйлыйсың, Парижга барсам, берәр эш табып булырмы икән?
– Ә нигә Парижга? Ник безнең белән генә калмыйсың? Эше авыррак, әлбәттә, терлек карыйсы, май чабасы, кәҗә савасы, тегесе-монысы дигәндәй. Ләкин тамагың тук, яшәргә урыны җитәрлек. Кичә генә ике эш урыны бушады, минем хуҗам Франсуа булдыклы хезмәткәр эзли. Үзеңә кара, әмма мин сиңа монда калырга тәкъдим итәм...
Сәгыйдулланың йөзе яктырып китте, өметсезлектән алҗыган күңеленә җан керде. Каһвә эчеп бетергәч тә, алар кибеткә киттеләр. Гыйльмулла фермер Франсуага озын-озак нидер аңлатты. Ниһаять, тегесе елмаеп, башта Гыйльмулланың, аннан соң Сәгыйдулланың кулын кысты һәм французча такылдый башлады.
– Сине эшкә алырга ризалашты, рәхмәт әйтә аласың, – диде аз-маз французча сукалаган Гыйльмулла.
Сәгыйдулла революциягә кадәр төрле балларда, бай катлам очраша торган мәҗлесләрдә бераз француз сүзләрен өйрәнгән иде. Ләкин, бердән, алар инде шактый онытылса, икенчедән, мәҗлес лексиконы фермер белән аралашу өчен әллә ни уңайлы түгеллеген ачыклады. Шуңа да карамастан, киңрәк елмаерга тырышып:
– Мин сезгә чиксез рәхмәтлемен, – дигән җөмләне французча ерып чыгарга хәленнән килде.
Кичен алар бер иске машинага төялеп, фермага кузгалдылар. Ферма, чыннан да, шәһәр читеннән ерак түгел урнашкан булып чыкты. Ул зур таш бинадан торган төп утардан, берничә кечерәк сарайдан һәм сарык белән кәҗәләр абзарыннан гыйбарәт. Сарык-кәҗәләрнең баш саны меңгә якын иде. Сарайларда исә май чабу, сыр ясау җайланмалары урын алган.
Сәгыйдуллага төп утардагы күпсанлы бүлмәләрнең берсен бирделәр. Гаилә башлыгы үзенең хатыны, ике кызы, улы һәм килене белән йортның уң як өлешендә яшәсә, хезмәтчеләр өчен сул як бүленгән иде. Аларның аерым кухнялары, азык-төлек алу мөмкинлеге бар, шуңа күрә ашау кайгысын күрмисең дигән сүз. Хуҗалык эшләре сарык-кәҗәләрне карау, кәҗә саву, сөт эшкәртү, май чабу, сыр ясаудан гыйбарәт. Моның өстенә зур гына яшелчә бакчасы да бар, аны карап-эшкәртеп торасы. Көзге сезонга кергәндә, Франсуа өч хезмәткәрне генә калдырды: Гыйльмулла, Сәгыйдулла һәм бер французны. Кибет эшләрен Франсуа улы белән бергә алып барды, барлык кара эш шул өч хезмәткәргә йөкләнгән иде...