Буа (дәвамы (12))

(Романны башыннан укыгыз)

***

...Сәгыйдулла күрше бүлмәдәге радионың каты тавышыннан уянып китте. Кичә шимбә булганга, шактый соңга кадәр эшләргә туры килде, шуңа бүген бераз йоклап алырмын дигән иде, насыйп булмаган икән. Фрау Герда радионы моннан ике еллап элек алды, ләкин беркайчан да болай акырта торган гадәте юк иде. Сәгыйдулла ишек артыннан ишетелүче сүзләргә колак салды. Аңлашылды, Геббельс чыгыш ясый. Пропаганда министрының тавышына Берлинда яшәүчеләр күнегеп бетте инде.

Сәгыйдулла, халатын киеп, гомуми бүлмәгә чыкты. Ишекне ачу белән Геббельс әйткән сүзләр аермачык ишетелде. Кинәт аларның мәгънәсенә төшенүдән башы әйләнеп китте. Ишек бусагасында катып калып, Геббельсның һәрбер сүзен йота иде ул. Радиодан аерылып, фрау Герда Сәгыйдуллага борылды. Нимес әбисенең күзләрендә яшьләр ялтырый.

– Сагди, сугыш, – диде ул, аннан ышанмасаң үзең тыңла дигәндәй, радиога ымлады. – Германия Россиягә һөҗүм иткән...

Бу вакытта вермахт гаскәрләре Советлар җирен рәхәтләнеп изәләр иде инде. Балтыйк диңгезенә гросс-адмирал Эрих Рёдер җитәкләгән хәрби диңгез флоты – нимесләр телендәге Кригсмарине суднолары кереп тулды. Күкне генерал-фельдмаршал Герман Герингның меңләгән самолётлары каплап алды – анысы Люфтваффе. Җирдә исә, арттан килүче пехотага юл чистартып, Панцерваффе танклары үкерә. Гудериан, Клейст, Гот, Гёпнер, Манштейн җитәкләгән танк төркемнәре үз юлларындагы бөтен нәрсәне тар-мар итә. Алар артыннан җимерелгән ныгытмалар ыржаеп кала. Әле анда, әле монда совет солдатлары, оборона тотып, нацистларга каршы торуны дәвам итәләр, ләкин бу аерым утраучыклар гына. Аларның башына җитәргә дип, нимес пехотасы ашыга...

***

Политбюро әгъзаларын янәдән Сталин кабинетына җыйганда, вакыт төшкә авышкан иде. Бүлмә ару гына тәмәке төтененә чумарга өлгергән.

– Укыгыз, – диде ул, Политбюро әгъзалары өстәл янына утыргач. Молотов, кулындагы кәгазьне алып, тавышын баса төшеп, текстны укырга кереште. Укып бетергәч тә, Сталин һавага чираттагы төтен болытын җибәреп, Молотовка эндәште:

– Ахырын үзгәртергә кирәк, иптәш Молотов, каләм ал да болай дип яз. – Ул янә тәрәзә каршына килеп басты. – Хакыйкать безнең якта. Дошман тар-мар ителәчәк. Без җиңәчәкбез.

– Дөрес сүзләр! – Каганович, гадәттәгечә, кирәксә-кирәкмәсә куштанланусыз булдыра алмады.

– Сез ничәдә чыгыш ясарга телисез, иптәш Сталин? – дип сорады Калинин, каршындагы кәгазьгә нидер теркәргә әзерләнеп.

– Мин? – Сталин Политбюро әгъзаларына таба борылды. – Ә нигә мин чыгыш ясарга тиеш?

– Соң, иптәш Сталин, сез коммунистлар партиясе һәм совет хөкүмәте башлыгы бит...

– Менә шуңа күрә минем бүген чыгыш ясавым дөрес булмас, – диде Сталин. – Иптәш Молотов безнең мөрәҗәгатьне радиодан укыса, шул җитәр.

– Ләкин...

– Без әлегә кадәр фронттагы хәлләрне ахыргача белмибез. Барысы да ачыкланып беткәч, мин төпле һәм конкрет белдерү белән чыгыш ясаячакмын. Ә хәзергә без бу бурычны иптәш Молотовка йөклик. Уникедә сезнең тавышыгызны радиодан ишетермен дип өметләнәм. – Сталин каршы төшмәслек итеп әйтте. Политбюро әгъзалары, бу сүзләрнең ни аңлатканын төшенергә тырышып, урыннарыннан торды, сәер бер хис белән ишектән чыктылар.

***

Төшке ашка чакырып, кыңгырау яңгырау белән Сәкинә, станок артыннан торып, завод ашханәсе ягына юл алды. Ләкин урамда аларны ашханәгә түгел, ә заводның төп мәйданчыгына борып җибәрделәр. Бирегә шулай ук башка цехлардан хезмәткәрләр агыла иде. Димәк, берәр төрле митинг-мазар оештырылачак. Әбәт вакытын гына киметмәсеннәр, ни теләсәләр шуны сөйләсеннәр, түзәрбез дип уйлап алды Сәкинә.

Мәйдандагы төп трибунага директор үзе менде. Сирәк була торган хәл, димәк, чыннан да зур кунаклар килгән бүген. Ләкин завод директоры янында бернинди кунак та күренмәде, үзе дә ул әле генә начальствоның кайнар кулына эләккән кеше төсле кабалана, йөзеннән нур качкан. Үзе тирәсендә йөгерешкән кешеләрдән әледән-әле нидер сорый, тизрәк маташырга куша. Ниһаять, зур динамиклар шатыр-шотыр килә башлады, аннан соң мәйданга радио тавышы сибелде. Башта музыка яңгырады, аны үзәк радиода берәр төрле зур җитәкче чыгышы алдыннан куялар иде.

Левитан сөйли башлады. Ул тышкы эшләр буенча халык комиссары Вячеслав Михайлович Молотов мөрәҗәгать ясаячагын игълан итте.

– Гражданнар һәм гражданкалар! – диде Молотов тавышы. – Совет хөкүмәте һәм аның башлыгы иптәш Сталин кушуы буенча мин сезгә хәзер яңгыраячак белдерүне җиткерәм. Бүген, иртәнге сәгать дүрттә, Советлар Союзына бернинди дәгъва да белдермичә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм ясап, күп урыннарда безнең чикне бозды, Житомир, Киев, Севастополь, Каунас һәм кайбер башка шәһәрләребезне үзләренең самолётларыннан утка тотты, ике йөздән артык кеше һәлак булды һәм яраланды...

Аннан соң Молотов авызыннан чыккан сүзләрне Сәкинә инде аңламады. Акылы белән кабул итәрлек хәлдә түгел иде ул. Күз алдына хәрби форма кигән улы Хәмит килеп басты. Ул бит армия хезмәтендә, Мәскәү янындагы частьтә! Хәзер аны сугышка ташлаячаклар! Язмыш Сәкинәдән бердәнбер улын да тартып алырмы икән?!

Тыела алмый, Сәкинә үксеп елап җибәрде. Акрынлап, завод хезмәткәрләре арасында да елаучылар күбәйде. Ир-атлар гына тынычлыгын югалтмады, «Безнең армиябез көчле, күз ачып-йомганчы юк итәчәкбез», – дигән сүзләр белән бер-берсенең күңелен күтәрергә тырыштылар.

Молотовның чыгышыннан соң завод директоры, бер стахановчы трибунадан ялкынлы сүзләр сөйләде. Хәрби завод булгач, хәзер аларга икеләтә көч түгеп эшлисе була. Сәкинәнең яшьле күзләре алдында исә форма кигән улы гына тора... Бу сугышның яман булачагын ул әниләргә генә хас тоемлау хисе белән аермачык итеп аңлады...

Улы белән күрешергә насыйп булмады Сәкинәгә. Сугыш башланып, озак та үтми, ул эшләгән заводны Ленинградтан эвакуацияләделәр. Югары класслы хезмәткәр буларак, Сәкинә дә эвакуацияләнүчеләр исемлегенә эләкте. Озын-озак юллар үтеп, Сәкинә беренче һәм соңгы мәхәббәтенең Ватанына – Татарстанга килеп җитте. Биредә, Казанның Дәрвишләр бистәсе дип аталып йөртелгән почмагындагы салкын баракта яңа тормыш башларга туры килә иде. Үзенең кайда төпләнүен хәбәр итеп, Ленинградта калган күршеләренә берничә тапкыр язды, улыннан хатлар килсә, Казанга җибәрүләрен үтенде. Ләкин хатлары җавапсыз калды...

***

Хәмидулла тагын бер мәртәбә төенчекләрен барлады. Бөтен әйберләрен дә җыйды кебек. Хәер, нинди малы булсын инде аның? Юлда ашарга дип яшереп җыелган сохари, кашык-тәлинкә, тагын ниндидер вак-төяк. Аннан, көрсенеп, тирә-ягына күз салды. Шушы баракта сигез ел гомере үтеп китте бит! Сигез ел гомер – сигез тапкыр сикерү түгел, сиксән төрле газап күрде аның башы...

Лагерь тоткыны «стажын» исә намус белән ун елга ук тутырды. Күрде аның башлары, күпне күрде, бәлки, артыгын да күргәндер. Ләкин язмышына буйсыну, барлык газап-михнәтләрне дә насыйбы итеп кабул итү, туган ягында газиз хатыны белән баласы, кечкенә оныгы көтүен тою аңа яшәү көче бирде. Бүген инде менә бу тормыш белән бәхилләшәсе, үткәннәргә кире кайтасы...

Хәмидулла, авыр сулап, барактан чыкты һәм лагерь аша җитәкчелек бинасына юнәлде. Бүген иртәнге ашка да бармады ул. Лагерь үзе бушап калган – бригадалар күптән инде урман кисәләр. Ә аңа иреккә чыгасы...

Лагерь начальнигы янына эләгү авыр булмады Хәмидуллага – ишек төбендә чиратка тезелгән кешеләр юк иде. Ул, әйберләрен ишек катында калдырып, кабинет бусагасын атлады.

– Гражданин начальник, мин килдем, – диде Хәмидулла, төз басып торырга тырышып. Ләкин тыныч кына тору ничектер килеп чыкмады. Барлык бүгенге көн аңа төш сыман тоела иде. Лагерь башлыгы, башын күтәрми генә Хәмидуллага карап алды һәм аны күрмәгән дә сыман кабат каршындагы кәгазьләргә чумды. Сабырлыгын җуя башласа да, Хәмидулла дәшмәде, түзде. Өстәлдә ул таушалып беткән папканы абайлап алды. Бу нәкъ менә аның «эше» иде... Ниһаять, начальник, каршындагы кәгазьләрне читкә этәреп, Хәмидулланың папкасына үрелде.

– Тәк, – диде ул, ялкау кыяфәт белән анда беркетелгән кәгазьләрне актаргалап. – Аңлашылды. Троцкист, димәк? – Һәм янә маңгай астыннан гына Хәмидуллага караш ташлады. Хәмидулла дәшмәде. – Троцкист, – диде үз-үзенә начальник. Аннан, ниндидер кечкенә генә кәгазь алып, әледән-әле папкага күз салгалап, ниләрдер язарга кереште. Хәмидуллага лагерь начальнигы махсус вакыт суза төсле тоелды. Тоелса да, янә дәшмәде. Ни әйтсен? Тизрәк бул, дисенме? Әллә үзен кулга алганчы, дөньяда Троцкий барлыгын белмәгәнлеген дә әйтсенме? Дәшмәвең кулайрак.

Ниһаять, лагерь башлыгы теге кечкенә кәгазьне тутырып бетерде. Тагын бер кат папкадагы мәгълүмат белән чагыштырды. Аннан кәгазьне Хәмидуллага сузды.

– Транспорт бирә алмыйбыз – кайту ягын үзең кара. Кайткач та, яшәү урыны буенча хисапка басасың. Монда кире эләгәсең килмәсә, озакка сузма. Хокукларыңны без торгыза алмыйбыз, анысын, кирәк булса, кайткач карап бетерерсең. – Начальник әлеге сүзләрне әйткән вакытта Хәмидулла кулындагы кәгазь кисәге – аңа ирек бирүче кәгазь кисәге! – ут кебек янган төсле тоелды. Тизрәк әйтеп бетерсен дә бу каһәр суккан урыннан чыгарып кына җибәрсеннәр! Хәмидулланы ишеткәндәй, начальник ишеккә таба кычкырды:

– Петров!

Ишектә мылтык тоткан хәрби күренде.

– Тыңлыйм, иптәш начальник!

– Гражданинны озат, ул бүгеннән ирекле.

– Яхшы. Минем арттан атлагыз. Төш булдымы бу, өнме? Чынбарлыкмы, уйдырмамы? Мамык төсле йомшап киткән аякларына чак-чак баса-баса, Хәмидулла теге Петров атлы егет артыннан иярде. Егет тә түгел, малай-шалай гына ул. Ләкин бу малай-шалай аңа хәзер Гайсә пәйгамбәр шикелле күренде. Менә бит ул – Хәмидулланы читлектән иреккә алып чыгучы! Күпме көткән көне килеп җитте, ул көн ябык гәүдәле чандыр Петров озатуында килгән икән! Һәм ул Хәмидулла артыннан лагерь капкасын шартлатып ябып калачак!

Кырык газап аша узса да, лагерьдан исән-имин чыгып китү Хәмидуллага иң газаплысы булып тоелды. Ләкин әлеге газап та озакламый артта калды. Урманга кереп югалганчы, Хәмидулла соңгы тапкыр артына борылып карады. Чәнечкеле тимерчыбык, мылтыклы каланчалар белән уратып алынган дөнья белән бәхилләште. Ходайдан бүтән беркайчан да бу дөньяга кайтармавын ялварып, белгән догаларын укый-укый, Хәмидулла юлга кузгалды. Кайтыр юлга.

Туган авылының кай якта икәнлеген Хәмидулла эчке тоемлау белән генә чамалый иде. Мари урманнарының үзләреннән шактый еракта икәнлеген белә, ләкин, һәрхәлдә, бу җирләр Беломорканал белән чагыштырганда, кул сузым гына арасы.

Юлда Хәмидуллага бернинди атлы да, җәяүле дә очрамады. Ул туктамый, ашау-эчүгә вакыт әрәм итми, алга атларга карар кылды. Юлы әле дә булса урманнан чыга алмый, әйтерсең, менә хәзер арттан этләр өрүе ишетелер, әйтерсең, аны менә-менә эләктереп алырлар шикелле тоела иде, шуңа күрә ашыгырга, лагерьдан мөмкин булганча ерагаерга кирәк.

Инде караңгы төшкәндә, Хәмидулла урман аланында берничә йортны, аларның тәрәзәсендәге утны абайлап алды. Боларга кереп кунаргамы, әллә урманда гына төн чыгасымы? Җәйге төн булуга карамастан, мари урманнарында караңгы төшү белән бермә-бер салкынайта. Салкыны ярар, аңа күнегелгән. Аю яисә бүре килеп чыкса, нишләр? Тоткыннар урман кискән җиргә ерткычлар көпә-көндез килеп йөриләр иде бит. Инде иреккә чыктым дигәннең икенче көнендә җанвардан ботарланып үлү бик үк күңелле булмас. Шуларны уйлап, Хәмидулла урман аланындагы кечкенә генә авылга юнәлде һәм беренче өйнең тәрәзәсен какты. Аны гына көткәннәр диярсең, ишектән мылтык күтәргән агай атылып чыкты.

– Кем бар? – дип кычкырды ул Хәмидуллага марича. Сигез елы юкка узмаган – бу якларда яшәп, Хәмидулла мари телендә дә аз-маз сукаларга өйрәнеп өлгерде.

– Төн кунарга кертмәссезме икән, караңгыга калдым, – диде ул, ишек ягынарак килеп.

Аның каршысындагы кеше карап торышка Хәмидуллага яшьтәш кебек, мылтыгы булса да, явыз бәндәгә охшамаган. 

– Кайдан буласың? – диде тегесе, мари сүзләрен ишеткәч, йомшый төшеп.

– Мин... Мин моннан ерак түгел туганнарга кайткан идем, кичекмәстән китәргә кирәк булды...

Ишек бусагасында, күрәсең, агайның карчыгы күренде, аның кулында керосин лампа иде.

– Кем бар анда, Абдай? – дип сорады ул, лампасын күтәрә төшеп. Ире хатынының кулыннан лампаны алды.

– Кем дә юк, Пайрам, бар, кер, чәй куй, – диде ул, кырыс кына кырт кисеп.

Пайрам дигәне шунда ук өйгә кереп китте. Абдай исә, кулыннан мылтыгын җибәрми, керосин лампаны арлы-бирле йөртеп, Хәмидулланы күздән кичерде.

– Аңлашылды. Качкынмы син?

– Юк... Мин...

– Кыяфәтеңә кара, нинди кунакка кайткан туган буласың, ди, син? Синең төрмәдән чыкканың әллә кайдан күренеп тора бит! Хәмидулла Абдайны алдалап булмаячагын, бәлки, алдаларга кирәкмәгәнлеген дә аңлады.

– Әйе, мин лагерьдан. Ләкин мин качкын түгел. Менә, кирәк булса, документым да бар...

– Документыңны чыгарып азапланма. Исемең ничек?

– Хәмидулла...

– Син мари түгелмени?

– Юк, мин татар...

Абдай берара дәшми торды, башта мылтыгын, аннан лампасын төшерде.

– Әйдә, кер, Хәмидулла, бер төнгә кунак булырсың, – диде ул шактый йомшаган тавыш белән.

Өйгә узгач та, Абдай аңа кайда өстен салырга, букчасын кая куярга күрсәтте.

– Пайрам, чәеңне куй, дим!

Минем хезмәттәш дустым кунакка килгән бит, танымый да торам. – Абдай Хәмидуллага күз кысты. Хатын-кызга артыгын белмәү яхшырак, янәсе.

Алар табынга утырдылар, Пайрам бәрәңге, ипи чыгарды. Абдай кайдандыр болганчык сыекча салынган шешә алып килде. Зур кырлы стаканнарны тутырып, әлеге сыекчаны салды. Хәмидулланың борынына сасы ис бәрде. Белә ул моның ни икәнлеген – көмешкә. Нишләргә соң? Эчәргә ярамый бит аңа.

– Нәрсә, дустың белән чәкешергә дә ояласыңмы хәзер? – дип Абдай шаркылдап көлеп җибәрде һәм стаканын күтәрде. Хәмидулла кушылмый чара тапмады. Көмешкәне бераз гына йотып куйды ул. Анысы да җитә калды. Кинәт башы әйләнеп китте, эченә кайнар күмерләр салган төсле булды. Әчкелтем тәмне бетерер һәм ашказанындагы ялкынны басар өчен Хәмидулла тиз генә бәрәңгегә үрелде.

– Эчүнең ни икәнлеген син бөтенләй оныткансың, ахрысы, Хәмидулла, – дип, башын чайкап куйды Абдай һәм үзенә янә тутырып салды.

– Мин сине кыстамыйм, шулай бераз йотып куйсаң җитәр.

– Сиңа да күп кирәкми, иртәгә таңнан юлга чыгасың бар, – дип үз сүзен кыстырды читтән ут янып карап торган Пайрам.
– Өйрәтмә, хатын, мин ни эшләргә икәнлеген үзем белермен. Шактый гына салып алгач, Абдай, тәмәке тартыйк дип, Хәмидулланы урамга чакырды.

– Марича каян беләсең? – диде ул, төнге караңгылыкны тәмәке уты белән тишеп.

– Мин бит сигез ел биредә...

– Сигез... Срок... – Абдайның кинәт тавышы үзгәрде. Моңарчы булган көр күңелле, үз-үзенә ышанган агайның эзе дә калмады.

– Ә сине ничек чыгарып җибәрделәр?

– Ничек дип, срогым тулды бит...

– Сугыш дип тә тормадылармы?

– Сугыш? Нинди сугыш?!

– Бүген Германия безгә һөҗүм итте.

– Германия?! Без дуслар бит!

– Кемгә дус, кемгә дошман... Менә шулай, сугыш башланды.

– Мин белмәгән идем...

– Димәк, иртүк чыгарып җибәргәннәр үзеңне. Безнең авылда да аны-моны белүче юк, мин үзем станциядә эшлим, шуннан гына ишетеп кайттым.

– Монда тимер юл станциясе бармыни?

– Әйе, Казанга барып була, Чувашия ягында ул. Тик сиңа анда тыгылырга киңәш итмәс идем. Хәзер анда энкавэдэ кереп тулды, бөтен кешенең документларын тикшерәләр. Лагерьдан азат ителгәннәрне кулга алалар, диделәр. Яңадан. Гитлер безгә ныклап ябышкан, күрәсең, бик каты кыланалар. Син үз ягыңа басу юллары белән кайтырга тырыш, кеше күзенә артык күренмә. Мин иске киемнәремне, юлга ризык бирермен, калганын үзең карап бетер.

– Ничек бәхилләтим сине, Абдай?!

Абдай шаркылдап көлеп җибәрде:

– Бу заманалар бетеп, дөньялар тынычлангач, бер кунакка чакырырсың, яме? Әйдә, керик, юкса Пайрам теге шешәне яшереп куярга мөмкин, ә ул яшергәнне табам, димә. Эчмә син, теләгең юк икән – эчмә, мин үзем генә дә маташтырам аны. Син янәшәдә генә утырып тор...

...Алар кара төнгә кадәр утырдылар, иртән исә Абдай Хәмидулланы атына утыртып, олы юлга чыгарды, аз-маз кая барырга кирәклеген аңлатты да, бетмәс-төкәнмәс мари урманнары эченә кереп югалды...

Иртән-иртүк Нәсимә Зөбәйдәләргә ашыкты. Бибисара карчык үлеп киткәнгә ике елдан артык вакыт узган, аның вафатыннан соң йорт ничектер бушап калды, җылысы киткән төсле тоела иде. Зөбәйдә әнисен үзләренә күченеп яшәргә өндәп караса да, Нәсимә килешмәде. Көн саен диярлек килеп, Җиһангирның хәлләрен белеп торса да, кичләрен һичшиксез үз почмагына, үз өенә кайтып ята торган булды. Иртәләрен дә башта кызы белән оныгы янына ашыга. Җәйнең кызу печән өсте көннәре булуга да карамастан, иртәсен дә, кичен дә вакытын таба Нәсимә. Ул килгәндә, кызы белән оныгы инде торганнар, чәйләре әзер иде, Зөбәйдә Нәсимәне табынга чакырды. Сүз иярә сүз чыгып, әле анысын, әле монысын сөйләштеләр. Сөйләшүләре әлеге дә баягы Таһир явызлыгына барып тоташа иде. Хәтта өйләнеп, гаиләгә охшаш нәрсә корып җибәрүе дә аны үзгәртмәде, йомшатмады.
Берничә ел элек Таһир авылга яшь килен белән кайтып төште. Аны ул кайдадыр Казан тирәләрендә тапканлыгын авылда чышын-пышын килеп сөйләштеләр. Язылышуын да шунда язылышканнар, имеш, төп йортта туй-мазар уздырып тормадылар. Рәиснең хатыны шунда ук партия оештыручысы урынына билгеләнде. Аңа барча кешеләр, шул исәптән Таһир да Марфа Петровна гына дип эндәшергә тиеш иде. Марфа Петровна төрле чаралар үткәргәндә, урысча гына сөйләшә, үзенең стажлы коммунист булуын һәр очрашу саен кайта-кайта бәян кыла.

Марфа Петровна юан гәүдәле, симез битле, озын буйлы, таза бәдәнле хатын иде. Карап торышка ул Таһирдан олырак күренә, чынында да шулай булып чыкты. Шактый кырыс холкына карамастан, Марфа Петровна кичләрен салып алырга һәм урамга ишетелерлек итеп урысча җырлар җырларга ярата. Авыл халкы арасында ирле-хатынлы Таһир белән Марфаның шешәдәшләр булуы турында күп сүз таралды. Өстәвенә, Марфа Петровна, кешедән оялмыйча, кара яндырып, тәмәке тарта иде.

Нәсимә белән Зөбәйдәгә карата Марфа Петровна коры, кырыс, ләкин түземле булды. Дөресрәге, һәммә кешегә дә шундый мөнәсәбәттә иде партия оештыручысы. Кайвакыт басуга килеп, ызан буена басып, кемнең ничек эшләгәнен карап торырга ярата. Күн тужуркасының төймәләрен ычкындыра, тәмәкесен тартып җибәрә, берәрсенең ялкаулануын күрсә, катлы-катлы итеп сүгенеп тә куя. Нәсимә белән Зөбәйдә беркайчан да тел-теш тидерерлек урын калдырмый тир түгәләр, шуңа аларга бу тозлы-борычлы сүзләр кагылмады. Киресенчә, Таһир кайвакытта җыелышларда Тимерхановларны тиргәргә керешсә, кырыс Марфа Петровна: «Гаепләрен намуслы хезмәт белән юалар, тимә аларга», – дип, ирен курыкмыйча кеше алдында бүлдерә иде. Ә Таһирда ана белән кыз үзләренә карата сакланучы явыз үч барлыгын җаннары-тәннәре белән тоемлыйлар. Авыр эшкә билгеләве дә шуның нәтиҗәсе. Эшенә түзәрләр, балага гына зыяны тия күрмәсен, шунысы куркыта...

– Әби, – диде кинәт Җиһангир, – ә бабай кайчан кайтып җитәчәк? Нәсимәнең күзләре дымланды, ләкин ул яшь аралаш булса да елмаерга тырышып, инде буй җитеп баручы оныгын кочаклап алды:

– Юлда ул, улым, юлда, менә-менә кайтыр. – Аннан кызына борылып, «ышаныгыз миңа, зинһар» дигән кыяфәт белән өстәде. – Күңелем белән сизәм, ул инде бик якын, бераз гына сабыр итик. Күпкә түзгәнне азга түзәрбез...

...Авылына якынлашуын Хәмидулла тәмле печән исеннән үк тоемлады. Хәлләре бетеп, озак юлдан аяклары кырылып сызланса да, еракта таныш түбәләрне, әрәмәлекләрне күргәч, ул атлавын тизләтте. Авыл зиратына җиткәндә, инде тәмам караңгы төшеп бара иде. Зиратны ул танымады. Йа Хода, кайчандыр әйләндереп алынган читәннәр җимерелеп беткән, зират өстендә терлекләр йөргәнлеге күренеп тора, әле анда, әле монда сыер тизәкләре аунап ята!

Төенчеген калдырып, Хәмидулла әти-әнисе җирләнгән якка атлады. Аларның каберлегенең читәне дә, башкаларныкы шикелле үк, кыйшайган, ләкин баулар белән булса да маллар кермәслек итеп бәйләнгән. Күрәсең, Нәсимә кулыннан килгәнчә карап тотадыр. Хәмидулла, әти-әнисе кабере янына утырып, дога укырга кереште.

Караңгы төшсә дә, авылы үзгәргәнлеге күзгә бәреп тора. Мәчетне ул, әлбәттә, тапмады. Нәсимә бу хакта табышмак телендә язып җибәргән иде. Авырлык белән булса да, Хәмидулла мәчетнең туздырылуын аңлады...

Авылга якынайган саен Хәмидулла акрынрак атлый иде. Күңелендә бушлык сизелә. Хыялың тормышка ашкач, һәрвакыт шулай була бит. Хыялланасың, теләгәнеңә ирешәсең, ә күңелдә исә «алга таба ни соң?» дигән сорау кала...

– Кайлардан килә бу юлаучы?!

Хәмидулла сискәнеп китте. Артына борылса, ат җигеп Нәгыйм абзый кайтып килә икән, арбасында шалтыраучы бидон тавышларын да ишетмәгән.

– Нәгыйм кордаш, исәнме! – диде Хәмидулла, чак кына ишетелерлек итеп.

Нәгыйм, атыннан төшеп, Хәмидуллага якынрак килде.

– Кем соң син? – дип сорады ул, күзләрен чекерәйтеп карап, аннан йөзе үзгәрде.

– Йа Ходай, Хәмидулла хәзрәт, син түгелме соң бу?!

– Мин, Нәгыйм абый, мин бу...

– Әстагъфирулла, зираттан өрәк чыктымы дип торам. Әйдә, утырыйк, дога кылыйк, – Нәгыйм, куш кулларын тотып, юл читендәге чирәмгә утырды да догасын пышылдый башлады. Хәмидулла аңа кушылды, амин иттеләр.

– Карале, хәзрәт, сине дә исән килеш күрер көннәр бар икән бит! Йә, утыр әйдә арбага, Нәсимә янына кайтарып куям.

Авыл читендәге кечкенә кыйшайган өйгә җиткәч тә, Нәгыйм атын туктатты.

– Менә шушында яши хәзер Нәсимә, – диде ул, ниндидер гаепле кыяфәт белән, әйтерсең, мулла хатынын аның әмере белән бирегә күчергәннәр. Аннан кинәт күңеллеләнеп китте.

– Хәзрәт, мин башта кереп сөенче алыйм инде, ә?!

– Нәгыйм, рәхмәт, ләкин син каршы булмасаң, мин үзем генә керим инде, яме. Аннан соң, синең бу тирәдә йөрүеңне дә ошатмаска мөмкиннәр... Сөенче күчтәнәче миннән булыр.

– Ә, ярый алайса, – диде Нәгыйм, кинәт боегып. Ул Хәмидулланың әйберләрен алып, арбадан төшүен көтеп торды да юлга кузгалды. Аның арбасындагы бидоннар шалтыравы тәмам ишетелмәслек булганчы Хәмидулла өйгә керергә кыймый басып торды. Ниһаять, тәвәккәллек җыеп, ишекне ачты. Өй түрендә, ишектән күзләрен алмый, аңа текәлеп карап, Нәсимәсе басып тора иде. Агарган чәчләре иңнәренә сарылган, нык ябыккан, йөзе җыерчыклар белән чуарланган, тик күзләре, күз карашы – һаман да шул, аның кочагына унсигез яше дә тулмас борын кергән Нәсимә...

Таңга кадәр сөйләшер сүз, гәпләшер гәп бетмәде. Нәсимә йөгереп барып, кызын һәм оныгын чакырып килде. Инде кояш күтәрелергә күп калмаган вакытта дүртесе бер йортта татлы йокыга талдылар.

Хәмидулла ишекнең дөбердәп ачылуыннан уянып китте. Гадәттә, надзирательләр шулай барак ишеген тибеп ачалар иде. Мич башыннан тиз генә сикереп төшеп, кем бар икәнлеген карарга ашыкты, хатыны белән кызы да уяндылар. Бусагада Таһир басып тора иде. Ул берара Хәмидулладан күзен алмады, аннан соң эчкә узды.

– Кайттыңмы, Хәмидулла хәз... Гражданин Хәмидулла?! – диде ул, әйтерсең, Хәмидулладан кыенсынып.

– Кайттым, Таһир энем, шөкер, исән-сау гына.

– Колхозга керерсең бит?

– Керми кая барыйм, керәм, әлбәттә. Тик районга барып, кайбер кәгазь эшләрен бетерәсе бар.

– Анысын беләм. Мин ни, кисәтергә тиеш... Зинһар, дин белән уйнама инде син, Хәмидулла абый, – диде кинәт тавышы үзгәргән Таһир. – Арты хәерле булмас, болай да күрдең...

– Күрдем... – диде Хәмидулла, көрсенеп.

Кинәт ишек янә ачылып китте һәм өйгә юан гәүдәле хатын-кыз атлап керде. Ул башта Хәмидуллага, аннан Таһирга усал караш ташлады.

– Нәрсә, контра, кайттыңмы? – диде ул, урысчалатып.

– Гафу итегез, сез кем буласыз?

– Минме?

– Бу безнең парторг, Марфа Петровна, – дип аңлатты Таһир. – Минем хатыным, – дип урысча өстәде.

– Безнең авылның иң куркыныч халык дошманы син ул, димәк?! – диде Марфа Петровна. –

Гафу итегез, ләкин мин...

– Беләм мин синең кемлегеңне. Контрреволюционер, троцкист, террорчы! Менә нәрсә, контра, мин сиңа бер генә әйтәм, икенче тапкыр кабатламыйм, яме? – Марфа Петровна урындыкка барып утырды, аякларын киң җәеп, ике тезенә ике куллап терәлде. – Син мулла булгансың бит, моны онытырга кирәк. Бер авыз сүз муллалык ишетсәм, кире җибәрәм, бу юлы кайтмаслык итеп. Икенчедән, мин ни кушсам, шуны эшлисең. Бу авылда мин хуҗа. Калганын яши-яши аңлашырбыз. Мин синең кебекләргә юл куя торган кеше түгел. Хатының белән кызың яхшы беләләр – эш кешесен мин хөрмәт итәм. Ялкауларны җенем сөйми. Килешеп эшлибез икән – башың сау булачак. Кирегә сукаласаң, халыкны котыртсаң, үзеңә үпкәлә.

– Мин колхозга керергә дә, намуслы хезмәткә дә риза.

– Риза икән, килештек. Районда документларыңны ясатканда, каршылык чыкса, мин ярдәм итәрмен. Колагыңа киртләп куй – синең срок тутырып кайтуың ул әле гаебең бетте дигән сүз түгел. Кырын эшләрең белән гомерлеккә гаепле булып калдың. Колхоз хезмәте аша бурычыңны кайтарырга туры киләчәк, шылдымы?

– Аңладым, гражданка парторг.

Марфа Петровна белән Хәмидулланың карашлары очрашты. Хәмидулла үзенең күзләрендәге сагышның сәбәбен аңлый, ләкин нигә менә Марфа Петровнаныкы да аныкына охшаш?!

– Миңа гражданка, димә. Мин Марфа Петровна. Таһир, киттек әйдә, иртә баштан кешенең башын әйләндереп йөрмик. Сугыш дөньяны бик нык үзгәртте.

Хәмидулла колхозга керде, кушкан эшләрне үти башлады. Җитәкчеләрнең аңарда кайгысы калмады. Рәис белән парторг тыз-быз районнан колхозга, колхоздан районга чаптылар. Планнар, йөкләмәләр артканнан-артты. Сугыш акрынлап, авылдагы кешеләрне үзенең канлы кочагына чакыра торды. Повесткалар күмәк исемлек рәвешендә килә башлады. Озату да күмәк иде. Чираттагы чакырышларның берсе белән фронтка Таһир да китеп барды. Аның урынына колхоз рәисе дә, парторг та булып Марфа Петровна берүзе калды...

Әллә сугыш афәте тәэсир итте, әллә яшь ир-атларның фронтка китүе йогынты ясады, әллә Таһирны озату уйланырга мәҗбүр итте, ләкин Марфа Петровна ничектер басылып, тынычланып калды. Тәмәкесен дә тарта, көмешкәсен дә эчә, әче итеп сүгенүдән дә туктамый, ләкин боларның барысын да, әйтерсең, ничектер җылырак, кешелеклерәк итеп кылана иде җитәкче хатын. Хәмидулла да аның дуамаллыгына күнде. Аннан соң, Марфа Петровна Хәмидулланың булдыклы, кулыннан эш килә торган ир икәнен күрде. Хезмәт кешесен барыбер хөрмәт итәсең, элеккеге мулланың тырышлыгы җитәкче хатынның күңеленә хуш килде. Хәер, башка колхозчыларга да артык нык каныкмый. Икенче яктан, каныгырга вакыты да юк инде – районнан кайтып керми, тегесен әзерләү, монысын әзерләү планы белән башны катыралар.

Җәй азагына авылга егермедән артык бала-чага килеп төште – аларны җигүле атлар белән Казаннан ук алып кайттылар. Бу – Ленинградның балалар йортыннан эвакуацияләнгән сабыйлар иде. Үзенең баласы булмагач, болар белән маташу Марфа Петровна өчен тагын бер шөгыльгә әйләнде. Балаларның күпчелеге сүгенү һәм гамәлләр ягыннан Марфаның үзен дә уздыралар, шуңа күрә тәрбия эшләрен ныклап үткәрергә материал җитәрлек иде монда. Сабыйларны, йортларының иркенлегенә карап, икәүләп, өчәүләп, авыл халкында урнаштырдылар. Ике сабый – җиде яшьлек Нюра белән алты яшьлек Максим Хәмидуллаларга тапшырылды. Марфа Петровна балаларны бүлү белән үзе шөгыльләнә иде, кичке якта тарантасына утырып, нарасыйларны Хәмидуллаларга китерде.

– Кара аны, Хәмидулла, бу – урыс балалары, аларны исламга өйрәтеп ятма тагын, – диде ул, авызын кыйшайтып елмаеп. – Православныйлар, үз диннәреннән яздырып, өстеңә гөнаһ алма, диюем.

– Үзләре белер инде, Марфа Петровна, мин андый нәрсәгә кысылмыйм.

– Тагын халык котыртасың дип ишеттем...

– Анысы ни белән тагын?!

– Имештер зират өстен чистартырга, читәнен тотып алырга кирәк дисең, мал кертү ошамый икән...

– Мин генә түгел, бөтен халык ул хакта сөйли, Марфа Петровна. Мәрхүмнәр җәсәде бит, әрвахлар өстендә терлек нәҗесе аунап яту бер дә дөрес түгел. Болын бетмәгән, ә читәнен бөтен авыл халкы дәррәү күтәрелеп, колхоз малына зыян салмый гына акрын гына эшләр идек...

– Артык масая башладың әле, картлач, – дип черт итеп төкереп куйды колхоз рәисе. – Ул зиратыңны миңа кадәр үк терлек кертеп таптатып чыгарганнар иде, миңа кеше гөнаһысы кирәкми. Ләкин синнән башка бу мәсьәләне беркем дә күтәргәне юк, шуңа күрә тик кенә утыр, телеңне тый, зират мәсьәләсен оныт, яме. Сукбай булып йөрмәсен бу балалар, хезмәт белән тәрбияләгез.

Марфа Петровна тәмәкесен җиргә ташлап, кирза итеге очы белән җиргә батырды да тарантасына утырып, дөбер-шатыр авылга таба төшеп китте.
 

(Дәвамы бар)

 

Реклама