Буа (дәвамы 10))

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

***

Беломорканал 1933 елның язына таба тәмам оешып бетә язды. Аның йөзләрчә чакрымга сузылган трассасын таш, бетон белән ныгыту тәмамланып килә иде. Биргән бит Ходай адәм баласына көч һәм куәт! Бу якларда аяк астыннан балчык эзләп табу да зур уңыш бит. Кая көрәк төртмә – ташка юлыгасың. Әле ташы да нинди диген – сыер зурлыгындагылары да еш очрый. Андыйларын тимер казыкка кувалда белән бәреп, башта ваграк кисәкләргә ваталар, аннан берәм-берәм төяп канал төбеннән ярга менгезәләр. Кайбер бригадаларда сирәк-мирәк атлар бар, ташларның авырларын алар ташый. Ләкин газапның күп өлеше кешеләр җилкәсенә төште. Ташлар арасында күпме мәет күмелеп калганын, Сталин исемен йөртәсе бу бөек корылманы кемнәрнең өрәкләре саклаячагын да белә бу кешеләр...

Хәмидуллалар инде берничә атна рәттән авыр ташлар ташудан азат ителделәр. Аларның бригадасы шлюз төбен рәткә китерергә күчерелде. Бусы да бригадирлары Николайның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Шлюз үзе ниндидер алып мәете өчен казылган каберне хәтерләтә. Аның ике як стенасы, әйтерсең, күккә кадәр ашкан, ә ачылмалы ике капкадан турыдан-туры тәмугка кереп була сыман. Кешеләр биредә кырмыска төсле генә.

Төшке аш килгәч тә, бригада өскә менде. Шлюз янәшәсендә икенче бригада тоткыннары маташа иде. Алар тактадан сәхнәгә охшаш нәрсә коралар.

– Тагын мунчага барып, матур киенеп киләсе була, тагын концерт әзерлиләр безгә, – дип, тирә-юньгә ишетелерлек итеп кычкырды Петро һәм чын күңелдән көлеп җибәрде.

– Монда эш бетә, димәк, – дип көрсенде Николай. – Җайлана гына башлаган кебек иде, начальниклар белән дә танышып беттем. Хәзер безне яңадан таратырлар, яңадан берәр төрле икенче бөек төзелешкә җибәрерләр, каһәр.

– Бетмәде микәнни әле ул бөек төзелешләр?!

– Илебез зур бит. Төзисе дә төзисе. Бер бөек әйбер төзеп кенә куясың – икенчесе ишелеп төшә, – дип, бу юлы пышылдап пырхылдады Петро, ашаудан аерылмый гына.

– Баш сау булсын, Николай, түзәрбез, – дип көрсенде Хәмидулла. Салкын кояш астында салкын ташларга утырып, салкын баланда чөмергән арада сөйләнгән сүзләр шуның белән вәссәлам булды. Бригада янәдән шлюз төбенә, аны чүп-чардан чистартырга, тишек-тошыкларны ямарга төшеп китте.

Кичен лагерь пунктына кайткач та, Хәмидулланы чакыртып алдылар. Барактагылар аны усал күзләр белән озатып калды. Мондый карашның ни икәнен белә Хәмидулла. Начальство янына бары тик сатлыкҗаннарны, сүз йөртүчеләрне генә чакыралар. Ул үзе дә андыйларны нәкъ шундый караш белән озата иде. Ә бүген, менә сиңа мә, аның үзен чакырттылар. Берни аңламадым дип, җилкәсен сикертеп, ул Николайга күз салды. Николай исә, бар, аннан сөйләшербез дигән кыяфәттә барак ишегенә ымлады.

Лагерь пункты начальнигы урнашкан бина матур бүрәнәләрдән мүкләп эшләнгән. Эчкә керү белән борынга бал, чәй, мүк җиләге кайнатмасы, итле аш, тагын әллә нәрсәләрнең тәмле исе китереп бәрә. Аннан иләсләнгән төсле буласың. Ап-ак итеп акшарланган мичтә нарат агачлары шатыр-шотыр килеп яна, көйгән чәер бүлмәне үзенә күрә бер табигый хуш искә күмелә. Шушы илаһи гүзәллек, матурлык арасында тәбәнәк буйлы, чак кына симез гәүдәле, чатан бәндә утыра – лагерь пункты начальнигы. Дөресрәге, начальник эшли, ә Хәмидулла кебекләр утыралар. Утыручы күбрәк эшлиме, эшләүче күбрәк утырамы – монысын шайтан да аңлап бетерерлек түгел.

– Утыр, Тимерханов, утыр, – дип тәкъдим итте ничектер шикле итеп начальник. – Чәй эчәсеңме?

– Юк, рәхмәт, гражданин начальник, кичке ашта бик тәмле итеп ашаттылар.

– Тимерханов, син безнең «Перековка» газетасын бик яратып укыйсың, диделәр, шул сүз дөресме? – Начальник, әйткән сүзләренә ишарә итеп, төзелештә эшләүчеләр өчен махсус чыгарыла торган газетаны Хәмидуллага таба этәребрәк куйды.

– Укыйм дип... Карап чыгам инде. Әйбер төрергә дә ярап куя. Начальник Хәмидулланың көлемсерәп әйтүенә игътибар итми, тагын да йомшый төшеп дәвам итте:

– Син беләсең бит, каналармияче Тимерханов, безнең төзелеш эшләре тәмамланып килә. Шул уңайдан шлюз төбендә тантаналы митинг үтәчәк...

– Тагын яңа фуфайкалар таратасызмы?

– Юк, запаслар бетте, – дип, дөресен әйтүенә уңайсызланып, кинәт кызарып куйды начальник. – Анысы мөһим түгел. Митинг булачак. Башка лагерь пунктлары килә, оркестр, музыка, чыгышлар... Без уйлаштык та, син дә, Тимерханов, ул митингта чыгыш ясарга тиеш дигән фикергә килдек.

– Мин? – Хәмидулла чын күңелдән гаҗәпләнгән иде, шуңа хәтта урыныннан да торып басты. – Нишләп нәкъ менә мин?! – диде аннан, тынычлана төшеп. Аннан йә көләләр, йә ниндидер кырын эшкә тарталар – бусы көн кебек ачык.

Начальник урыныннан торып, кулларын артка куеп, чатанлый-чатанлый, кечкенә адымнар белән уңлы-суллы йөреп, тар бүлмәне үлчәргә кереште.

– Мин синең шәхси эшеңне өйрәндем, Тимерханов. Һәм, беләсең килсә, син безнең өчен иң кулай кеше. Оратор.

– Ни турында ораторлыйсы инде миңа?!

– Сине бу төзелеш ничек итеп үзгәрткәне турында!

– Соң, ничек дип... Шыр сөяккә калуым, билем чатнап авыртуы һәм бүксәм чыгу беркемгә дә кызык булмас бит, гражданин начальник.

Мондый сүзләрне начальник көтмәгән иде. Ул йөренгән урыныннан туктап калды, аннан чатан икәнлеген дә онытып булса кирәк, йөгереп барып, өстәл артына утырды. Карашы үзгәргән, күзләре усал.

– Син миңа монда контра сүзләрен сөйләмә, яме?! Әгәр аңламыйсың икән – барысын да аңлатам. Син элеккеге мулла бит?! Менә, чыгасың да, бирегә килгәч, Алланың юклыгына инандым, элек кешеләр мондый зур каналны төзи ала дип уйламаган да идем, дисең. Аңладыңмы?!

– Бер генә төзәтмәм бар, гражданин начальник. Мин Алланың барлыгына тагын да ныграк инандым. Алла сакламаса, бу кадәр кеше күптән монда кырылып беткән иде инде...

Начальникның күзләре акаеп чыкты. Ул акрын гына өстәл артыннан торып басты. Хәмидулла да торды.

– Сержант Петров! – дип кычкырды начальник, Хәмидулладан күзен дә алмыйча.

– Сержант Петров сезнең әмер буенча килде, иптәш начальник!

– Зек Тимерхановны ике тәүлеккә карцерга!

Хәмидулланы, эчке киемнән генә калдырып, яланаяк килеш таш идәнле караңгы карцерга кертеп яптылар. Биредә ятып түгел, утырып торырга да урын юк иде. Язга чыгу бәласе, идән урамнан кергән судан юпь-юеш, җитмәсә, боздай салкын. Утны кабызу-фәлән дигән нәрсә юк, биредә дөм караңгыда гына тоталар. Ике тәүлектән соң сакчылар аны сөйрәп баракка кертеп ташлаганда, Хәмидулла әллә үле, әллә тере иде.

Аны шунда ук барактагы иптәшләре күтәреп алды. Хәмидулланың карцерга җибәрелүен белгәннәр, кайткан төшенә болай да барлы-юклы паеклардан өлеш әзерләп торганнар. Агач ятакка барып сылану белән кемдер аңа кружка белән мич өстендә җылытылган баланда бирде. Кемдер кечкенә генә ипи кисәген сузды. Кызарынган ярымсукыр күзләре белән Хәмидулла моның Эрнест икәнлеген абайлады һәм елмаеп куйды. Сабаклары бушка китмәгән, егет тә ипи кадерен белә башлаган, димәк.

Икенче көнне иртән ничек кенә авыр булмасын, барыбер торырга туры килде. Бөтен тәне авырта, кыйнамасалар да, карцердан соң үзеңне изелгән төсле хис итәсең.

Тезеп бастыргач та, бүген аларга үзләре белән эш кораллары алып бармаска кушылды. Димәк, ниндидер башка вакыйга көтә. Бәлки, теге каһәр суккан митингтыр?!

Чынлап та, шлюз ягына, алардан кала, төрле яклардан, башка лагерь пунктларыннан тоткыннар төркемнәре агыла иде. Ниндидер машиналар йөргәне күренә, музыка тавышы ишетелә. Шлюзга якынрак килгәч, зеклардан торган тынлы оркестр уйнаганлыгы аңлашылды. Шлюз яны халык, дөресрәге, тоткыннар белән шыгрым тулы. Кызыл чүпрәкләргә язылган транспарантлар, Сталин рәсемнәре, кая карама – «даешь!» та «ура!».

Сәхнә ясаучылар бу юлы да барысын да җиренә җиткереп эшләгән – аннан-моннан җыештырылган такталардан трибуна гына түгел, дүрт якка дүрт каланча да әмәлләп куйганнар, алардан мылтык көпшәләре акаеп карап тора.

Бу юлы митингта сүзләр күп булды. Әле берсе чыгып мактанды, әле икенчесе. Үз хәле хәл, Хәмидулла аларның кемлегенә дә, ни сөйләүләренә дә төшенергә маташмады. Ниһаять, чираттагы чыгыш ясаучының исемен атагач, ул уянып киткәндәй булды. Сәхнәгә, гадәттә зарланудан башы чыкмаган Сашка менеп басты. Аларның бригадасыннан һәрвакыт сырхау, ач, бөтен нәрсәдән дә канәгать булмаган Сашка иде бу! 

– Каналармиячеләр! Минем гомер буе башым караклыктан чыкмады, – диде ул, барысы да ишетерлек итеп кычкырып һәм әледән-әле, дөрес әйтәмме дигәндәй, түрәләр утырган якка караштыргалап. – Беломор – Балтыйк су юлын төзергә җибәрәбез дигәч тә, мин биредән һичшиксез качып китәчәкмен дип карар кылдым. Ләкин төзелешкә килгәч, фикерем үзгәрде. Иптәшләр таптым, без бергәләп, шушындый зур, бөек төзелешне башкарып чыгарга сүз куештык. Хәзер инде мин бөтенләй икенче кешемен! Мин алга таба да бөек Сталиныбыз, бөек илебез өчен зур казанышларга ирешергә әзермен!

Сашка сөйләгән вакытта Хәмидулла янәшәсендәге «уголовный» җинаятьчеләргә күз салды. Алар бер отрядтан, Сашканы да бик әйбәт беләләр. Җинаятьчеләрнең үз төркеме, башлыклары Лёха Косой. Сашканың һәрбер әйткән сүзеннән соң Косойның йөзе карала бара сыман. Ниһаять, ул түзмәде, үзенекеләрен бер түгәрәккә җыйды да пышылдап, тиз генә нидер аңлатты...

Митинг тәмамланды. Тынлы оркестр марш уйнарга кереште. Кинәт шлюзның аргы ягында бер-бер артлы дүрт көчле шартлау тавышы ишетелде. Каналның Хәмидуллалар төзегән өлешен күлдәге судан аерып торган дамбаны шартлаттылар, күрәсең. Чөнки икенче мизгелдә үк яман тавышлар чыгарып, суда зур дулкын күтәрелде, ул юлындагы ташларны, төзелеш чүп-чарын як-якка чөереп, шлюзга таба ыргылды һәм ыңгырашып, плотинага килеп бәрелде. Түрәләр дәррәү кул чапты. Сталин исемендәге Беломор-Балтыйк диңгезе каналы шушы мизгелдән кулланылышка тапшырылган, димәк.

Кайтыр юлда Хәмидулла Сашканы күзәтте. Ул алдарак бара. Йөзе яктырган, авызында моңарчы мәңге күренмәгән елмаю. Егет аңа кызганыч булып китте.

Сашканы уголовниклар ничек урап алганын һәм ничек итеп як-якка таралышканын Хәмидулла абайламый калды. Сашканың кычкырган тавышы да ишетелмәде кебек. Хәмидуллаларның бригадасы узып беткәч кенә, арттан килүче конвой пычрак арасында аунап яткан «ялкынлы ораторны» шәйләп алды. Кемдер аның аркасына пычак кадаган иде. Үтерүчене тапмадылар, Сашка исә Беломорканал төзелешендә вафат булган дистәләрчә мең кеше исемлегенә чираттагы пункт итеп теркәлде... 

***

...Ап-ак төскә яңа гына буялган пароходның киерелгән бортына «Анохин» дип язылган. Ул, озын морҗасыннан кара төтен чыгарып, Повенец янына килеп җитте. Пароходның иң биек урынында, кулына төрепкәсен тотып, Иосиф Сталин, аның янәшәсендә хәрби һәм диңгез эшләре наркомы Климент Ворошилов, партиянең Ленинград обкомы һәм горкомының беренче секретаре Сергей Киров, ОГПУ башлыгы Генрих Ягода басып торалар.

– Бу – беренче шлюз, – диде Ягода, алга таба күрсәтеп. – Без биредән Беломор-Балтыйк каналына кереп китәчәкбез.

– Ә кая чыгачакбыз, иптәш Ягода?

– Су юлы турыдан-туры Ак диңгез белән тоташа...

Сталин елмаеп куйды һәм янәшәдәгеләрен табынга чакырды. Бокалларга шәраб салынгач, Сталин, канәгать булуын яшермичә, тост күтәрде:

– Кара диңгез нәрсә ул? Кечкенә бер тагарак кына. Балтыйк диңгезе нәрсә? Шешә, ләкин бөкесе бездә түгел. Менә, биредә, диңгез дисәң дә була, киң, бөтен дөньяга юл ача торган капка төсле. Биредә безгә зур флот булдырырга кирәк. Бу капка аша чыгып, без теләсә кемне, кирәк булса, Англияне дә, Американы да бугазлый алачакбыз! Иптәш Сталин исемендәге канал өчен!

Алар юл буе табыннан аерылмый гына каналны күзәтә килделәр. Бер мәлне Сталин Ягоданы чакырып алды.

– Генрих, чыннан да зур эш башкаргансыз, булдыргансыз, – диде ул, төрепкәсендәге төтен белән чебен-черки өерен өркетеп.

– Миңа алдынгы төзүчеләрнең исемлеген китерерсең, аларны бүләкләргә кирәк.

– Яхшы, иптәш Сталин.

– Үзеңне дә онытма, яме, – дип елмайды Сталин.

– Рәхмәт сезгә, иптәш Сталин!

– Аннан тагын, беләсеңме нәрсә? Бу төзелештә төрле кешеләр эшләде бит. Алары арасында ялгышкан, заманында тайгак юлга басканнар да булгандыр. Ләкин шуңа да карамастан, эшләгәннәр, төзегәннәр, тырышканнар. Минемчә, аларны да бүләкләргә кирәктер. Кайберләренә хәтта өйләренә кайтырга рөхсәт итәргә. Ә нәрсә?! Кайтсыннар, сөйләсеннәр күргәннәрен.

– Без моны да уйлап бетерербез, иптәш Сталин.

«Анохин» теплоходы Беломорканалны башыннан алып азагына кадәр урап чыккач, Ак диңгезгә махсус китерелгән хәрби флот вәкилләре белән очрашкач, Сталин Мәскәүгә кайтып китте. Лагерьдагыларга исә Илбашчы күзенә күренмәгән эшләрне тәмамлыйсы, тишек-тошыкларны ямыйсы, каналны төзеп бетерәсе бар иде...

...Авыр эш көненнән соң лагерьга кайткач, Хәмидулланы Николай бер читкәрәк чакыртып алды.

– Мин бүген гражданин начальник янында булдым, – диде ул, лагерь җитәкчелеге утырган йорт ягына ымлап. – Каналны төзегән өчен безнең отрядтан ике кешене иреккә чыгарачаклар. – Һәм Николай нәрсә әйтерсең дигән кыяфәт белән Хәмидуллага текәлде.

– Аларны кем билгели? – дип сорады Хәмидулла, кинәт кабынган өмет утыннан тәне кызыша башлавын тоемлап.

– Миннән тәкъдим, алардан карар чыгару.

– Һәм син?.. Кемнәрне тәкъдим иттең?

– Әлегә беркемне дә түгел. Иртән керергә кушылды. Мин күчтәнәчләр әзерләдем инде әзерләвен...

– Үзеңне тәкъдим итәсеңме?

Хәмидулла Николайга текәлеп карады. Гадәттә кырыс, күзләре төпкә баткан бригадирның йөзе үзгәргән. Яктырган дияргәме шунда. Димәк, аның да җанын өмет уты җылыткан. Николай, уңайсызланып, карашын читкә төбәде, аннан дәвам итте:

– Икенче кеше – син булачаксың.

– Нигә нәкъ менә мин?

Түземлеген югалтып, Николай тәмәке төпчеген читкә ташлады һәм бу юлы Хәмидулла аның күзләрендә өмет белән катыш югалып калу, курку, хәтта нәфрәт тә тойды. Бригадирның иреннәре калтырана, кулларын әйткән дә юк.
– Чөнки мин шулай хәл иттем, аңладыңмы?! Әллә син кеше язмышын хәл итү җиңел дип уйлыйсыңмы?! Мин моны сиңа әйтмичә дә начальникларга җиткерә ала идем. Ләкин белмим, никтер синең белән сөйләшергә булдым. – Николайның күзендә яшь тамчысы күренде, ул аны тиз генә сөртеп ташлады да үзен-үзе кулга алды кебек, тынычланды, кырысланды. – Мин шулай хәл иттем, бел шуны, шуннан артыгын сорама. Синең гомереңне булса да саклап калырмын. Яхшы кешеләр күптер безнең бригадада, ләкин күңел никтер сиңа күрсәтте. Син рәхмәт диген дә, бетте-китте...

– Рәхмәт, Николай, – диде Хәмидулла, үзенең дә күзләре юешләнгәнен тоемлап. – Рәхмәт, ләкин...

– Нәрсә ләкин тагын? – Николай, әйтерсең, хәзер Хәмидуллага ташланып, аны өзгәләп ташлаячак. – Нәрсә җитми сиңа?!

– Кызма әле, Николай. – Хәмидулла йөрәк түрендә берничә минут элек кенә кабынган өмет утының сүнүен, инде төтене дә калмавын анык итеп тойды. – Мине барыбер чыгармаячаклар. Сиңа рәхмәт, ләкин минем әлегә иреккә юлым ябык.

– Нигә тагын?! Көтәр кешеләрең калмадымыни?

– Бар, шөкер, һәм алар көтәрләр. Ләкин начальниклар мине барыбер иреккә җибәрмәс, син сорасаң да җибәрмәс. Үзең уйлап кара – мин сәяси маддә буенча утырам. Алай гына да түгел, күптән түгел карцерда булдым, анда эләгүемнең сәбәпләре акка кара белән язылган. Чыгармаячаклар мине...

Николай янә тәмәке көйрәтеп җибәрде. Хәмидулла әйткәнне ул болай да белә, әлбәттә. Ләкин ничәмә еллар буе иңгә-иң эшләп, бу татар агаен эштә дә, тормышта да күреп, бригадир аңа чын күңелдән ихтирам һәм хөрмәт хисләрен тоя иде. Бүгенге сөйләшү булмый торып, иртәгә бөтен лагерь алдында Хәмидулланы түгел, башкаларны, шул исәптән Николайны иреккә чыгарсалар, шушы татар мулласының күзенә ул – гади крестьян егете Коля ничек карый алыр?! Хәзер иңеннән зур йөк, зур гөнаһ, зур гаеп хисе төште. Алар берара дәшми утырдылар.

– Николай, ә икенче кеше итеп кемне әйтерсең соң?

– Синнән ишетәсем килә ул исемне.

– Миннән? Яхшы алайса. Эрнест.

– Ул да сәяси бит, – диде Николай, ишетелгән исемгә бер дә гаҗәпләнмичә.

– Аныкы җиңелрәк. Яшь бит әле ул. Менә ул исән кала алса, безнең икебезнең дә намусыбыз чиста булыр. Ә мин кайтырмын әле, өлгерермен.

Август аенда лагерь пункты тоткыннарын җыеп, биек мөнбәрдән боерык игълан ителде. Иреккә чыгарылучыларның исемлеге кыска булса да, анда Николай да, Эрнест та эләккән иде. Эрнест үзен атаганнарын ишеткәч, чак кына егылып китмәде. Аннан борылып, Хәмидуллага чын күңелдән елмайды. Хәмидулла да елмаюын яшермәде. Аның да шатлыгы эчкерсез иде. Бәлки, азат ителүчеләрнең кыска исемлегенә эләкмәгәннәр аны аңламас та, ә менә Хәмидулла белән Николай бер-берсен бик яхшы аңлый.

Николай белән дә, Эрнест белән дә саубуллашырга мөмкинлек бирмәделәр, аларны шунда ук гомуми рәттән чыгарып алып киттеләр, Хәмидулла бүтән аларны лагерьда күрмәде.

Октябрь аенда исә лагерь пунктын тараттылар. Башта җәяүләп, аннан поездда бик озак барырга туры килде. Килеп җиткәч кенә, Хәмидулла үзенең туган ягына шактый якынаюын, мари урманнарына җибәрелүен белде. Чәнечкеле тимерчыбык артында булса да, ниндидер ике йөз чакрым ераклыкта гына туган ягың көткәнлеген уйлап йокыга талу Хәмидулланың күңеленә үзгә бер рәхәтлек бирә иде... 

***

Шимбә көннәре сыраханә өчен бер яктан иң керемле булса, икенче яктан иң авыры иде. Адольф Гитлер хакимияткә килгәч, андый урыннарга йөрүчеләр саны бермә-бер артты. Моның үзенә күрә тирән мәгънәсе дә бар – нацистлар партиясе үзе үк сыраханәләрдә оешкан бит, Мюнхенда 1929 елда булган канлы вакыйгаларны да нацистлар үзләре үк «сыра путчы» дип атап йөртәләр. Шуңа күрәме, сыраханәгә кич саен, ә шимбәләрен бигрәк тә, көрән күлмәкле әтрәк-әләм кереп тула башлады. Кайдан килә диген, акчалары да кесә тутырып, туйганчы ашап-эчәләр, яңа, нацист җырларын кычкырып җырлыйлар. Ләкин бу шимбә иртәсе Берлинда башкаларына охшамаган иде.

Сәгыйдулла, гадәттәгечә, иртән торып чәйләп алды да юлга кузгалды. Тыкрыктан чыгу белән, ул урам тулы көрән күлмәкле егетләрне күреп алды. Берсе Сәгыйдулла янына йөгереп килеп:

– Яһүдме? – дип сорады.

– Юк, – диде Сәгыйдулла, һәм, инде күнегелгән гадәт буенча, калтыранган куллары белән кесәсеннән документын чыгарып күрсәтте. Көрән күлмәкле яшь егет аны озаклап өйрәнде дә Сәгыйдуллага кире сузды.

Атлаган саен бу күренешкә тап буласың. Урамда кемне күрсәләр, штурмчылар кешеләрнең документларын тикшерә. Ләкин аларга кирәкләре юк, күрәсең, кәефләре кырылып, документларны кире кайтарырга мәҗбүр булалар. Ниһаять, Сәгыйдулла үзләренең урамнарындагы ипи кибетенә килеп җитте. Аның каршында, бөерләренә таянып, ике штурмчы басып тора иде. Зур тәрәзәгә буяу белән алты почмаклы йолдыз ясалган, аның янәшәсенә зур итеп нимесчә «яһүд» дип язып куелган. Әйе, бу кибетнең хуҗасы яһүд, исеме Мойша, үзе хуҗа, үзе сата. Сәгыйдуллага ул кайвакыт ипине бурычка биреп тора иде.

– Сиңа ни кирәк? – дип, кырыс итеп сорады бер штурмчы, Сәгыйдулланың кибет каршында туктап калуын күреп.

– Яһүдме?!

– Юк, менә... – дип Сәгыйдулла каушап калуыннан кабалана-кабалана, янә документын күрсәтте. Бу штурмчы да аны бик озаклап өйрәнеп, кире кайтарды.

– Яһүдләрнең товарларын бөек Германиянең дошманнары гына сатып ала, шуны беләсеңме син?! – диде кырыс штурмчы.

– Әйе... Аңладым...

– Юлыңда бул!

Сәгыйдулла ашыга-ашыга, сыраханәгә таба атлады. Әледән-әле ул кергәләгән яисә беркайчан да бусагасын да узмаган кибетләр очрый. Аларның яһүдләрнеке икәнлеген моңарчы белми дә, уйлап та бирми иде Сәгыйдулла. Аннан соң, яһүдтән алдың ни дә, нимес яисә татардан алдың ни?

Сыраханәнең ишекләре ачык иде инде, гәрчә әлегә ул клиентларны кабул итмәсә дә. Бүген иртәнге яктан ук Фридрих та килгән. Нигәдер аеруча усал күренә. 
Барысы белән дә исәнләшеп, Сәгыйдулла өсләрен алмаштырды һәм эш урынына узды. Бераздан алар чәй эчәргә утырдылар.

– Урамнарда әллә нәрсә булып ята шунда, – диде Вильгельм, бүлмәдәге авыр мохитне бераз булса да таратырга маташып. Алар барысы да урамда ни икәнлеген болай да үз күзләре белән күрделәр, ә сүзне болай башлау хәлне тагын да катлауландырды төсле. Ганс кына, ниһаять, рәхәтләнеп елмаерга җай тапты.

– Яһүдләргә көн бетте, – диде ул, шатлыгын яшермичә.

– Яһүдләрдән сиңа ни зыян? – Вильгельм әллә чынлап, әллә уйнап гаҗәпләнде, Гансның нацистлар партиясенә шушы көннәрдә генә керүен бүлмәдәгеләр яхшы беләләр иде.

– Әй, аптыратма әле, Вильгельм, юк-бар сорауларың белән. – Ганс Вилли белән гадәти бәхәсләргә керү яклы түгел иде. – Ләкин безнең сыраханәгә бүген файда булачак, анысын мин бик яхшы беләм.

– Үлгәнче эшләячәкбез, – дип, канәгатьсезлек белдерде Вильгельм.

– Тагын бер атнадан эш тагын да артачак, – дип, кинәт сүзгә кушылды сыраханә хуҗасы.

– Ник алай, һерр Фридрих?

– Чөнки Ганс бездән китәргә карар кылды.

– Ганс? Кая?! Гансның йөзе тагын да яктырды.

– Мин СС сафларына керү турында гариза бирдем, һәм мине һичшиксез алачаклар! – диде ул, кинәт урыныннан сикереп торды һәм уң кулын алга ташлап:

– Хайль Гитлер! – дип кычкырды.

– Килешә, – диде Фридрих.

– Нигә СС, нигә СА түгел? Әнә, адым саен тезелгәннәр, күрмәдеңмени?

– СА – искелек калдыгы ул, – диде Ганс бик белдекле кыяфәт белән. – Ә яһүдләр – безнең дошман, Адольф Гитлерның «Минем көрәш» китабын укып кара, Вилли.

– СС яһүдләр белән көрәшәме инде ул? – Вильгельм барыбер тынычланмады.

– СС Германиянең дошманнары белән көрәшә, Вилли.

– Дошманнар белән көрәшер өчен нинди булырга кирәк соң?

– Минем кебек – сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы. Ариец, кыскасы.

– Ә мин ариецмы?

– Тыштан ариец. Эчтән – белмим. Тикшереп карарга кирәк.

– Ничек, ярыпмы?

– Кирәк булса, ярырбыз да, Вилли, борчылма син. – Ганс Вильгельм белән дәвам иткән бәхәскә ачуланмады, киресенчә, күңеле генә күтәрелә бара иде.

– Ә Сагди ариецмы соң? – дип, төпченүдән туктамады Вильгельм. Бу сүзләрдә Фридрих инде түзмәде, ике яшь әтәчне сүз белән чәкәләшүдән туктатты.

Вильгельмның соңгы соравы исә Сәгыйдуллага берничә көн буе тынгылык бирмәде. Чыннан да, нацистлар өчен Сәгыйдулла кем соң? Дусмы, әллә дошманмы? Моның өчен, күрәсең, Гитлерның «Минем көрәш» китабын укып чыгарга кирәктер, Ганс юкка гына шулай белеп сөйләшми, ул әлеге китапны яттан өйрәнгән диярлек. Ләкин Сәгыйдулла ул китапны сатып алырга теләмәде. Көпә-көндез кибетләре мәсхәрә ителгән Мойша, башка яһүдләрнең күз яшьләренә чыланган төсле тоелды аңа бу китап. Гәрчә, берничә мәртәбә кибеткә кереп, озаклап, затлы басмаларга карап торса да, кулына да алырга кыймады.

Ганс киткәч, эш, чыннан да, тыгызланды. Фридрих аның урынына өстәмә кеше алып тормаска булды. Киңәш-табыш итәргә, милләттәшләрнең хәлен белергә дип, Вильмерсдорфтагы мәчеткә Сәгыйдулла җәй башында гына барып җитә алды. Җомга намазыннан соң алар, гадәттәгечә, Гыйльми белән бер чәшкә чәй эчәргә дип, каһвәханәгә керделәр.

– Дөньяда ниләр бар? – дип сорады Сәгыйдулла.

– Ниләр барлыгын үзең күрәсең, ишетәсеңдер, шәт.

– Яһүдләрне кысалар...

– Кысалар гынамы соң?! – Гыйльми, бармак бөгеп санарга кереште. – Кибетләреннән товар алырга ярамый, яһүдләргә дәүләт эшендә эшләргә ярамый, адвокат булырга ярамый, тегесе ярамый, бусы ярамый... Җитәкчеләр чыгышларында ачыктан-ачык яһүдләрне дошманга чыгаралар. Геббельсның 10 май көнне ясаган чыгышын ишеттеңме?

– Юк, ул көнне китаплар яндырганнар дип кенә беләм, миндә радио юк...

– Яһүд язучыларының китапларын, алар белән бергә коммунистларныкын да.

– Мин яһүд тә, коммунист та түгел, куркыр нәрсә юк сыман.

– Иртәгә сиңа да килеп җитәрләр дип ышандырып әйтә аласыңмы? Юк! Мин дә әйтә алмыйм. Без икебез дә Россиядән, иртәгә коммунист ярлыгы таксалар, нишлибез? Берлинда гына да коммунистлар өчен берничә аерым төрмә ясалган, гестапо коммунистлар белән азмы-күпме бәйле кешеләрне шунда илтеп олактыра...

– Минем коммунист дусларым да, белешләрем дә юк, Гыйльми. Гыйльмулла Сәгыйдуллага ничектер сәер, балага караган төсле итеп карап куйды. Аннан, авыр сулап, пышылдауга ук күчте:

– Бер атнадан мин Франциягә. Әйдә минем белән.

– Анда хәерчелек ни дә, монда ни?

– Анда исән калып булачак.

– Нацистлар каршында гөнаһым юк, Гыйльми. Мин биредә калам. Сиңа исәнлек телим. Бераз акча юнәтә алсам, баеп китсәм, кунакка килермен. Йә син миңа.

Гыйльмулла ул көнне әле бик озак Сәгыйдулланы Берлиннан берәр кечерәк француз шәһәренә күченеп китәргә өндәде, аның кебекләр татарлар арасында шактый булуына ышандырырга маташты. Ләкин Сәгыйдулла күнмәде. Алар һичшиксез очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Әлеге очрашуга кадәр нәкъ сигез ел көтәсе иде... 

(Дәвамы бар)

 

Реклама