Логотип Казан Утлары
Хикәя

Борылышта (хикәя)

Яз җиленә җәй сулышы өртелә башлаган бер көн иде ул. Агачлардан узып, күңел бөреләнгән, соңгы кар суларын күреп, йөрәк сагышланган, баш төртеп килгән үләннәрдәй җанда әллә нинди уйлар шыткан чак иде. Яз җитте, яз үтә, җәй килә... Бу мәңгелек агышта үзеңнең йомычка гына булуыңнан гаҗизләнеп кычкырып еларга да, шушы чиксез дәрьяда сәяхәт итә алу шатлыгыннан бар дөньяны яңгыратып көләргә дә белмәссең...

Менә шундый көнне без Малик абый белән юлга чыктык. Әле таң атмаган, Казан, шагыйрь әйтмешли, уянмаган иде. Хәер, алдыйм: безнең шәһәрнең йоклаганы да юк бугай аның. Иртәнге өчтә дә, әнә, урамнарда машиналар тыз-быз килә. 
− Өйләренә кайталардыр болар, − дип нәтиҗә ясады Малик абый. – Һәр юньле ир шулай иртән уянырга, юынырга, киенергә һәм өенә кайтырга тиеш! Мин генә ул менә җитмеш яшем дә тулмаган килеш һәркөн өйдә уянам...

Юл йөрергә Малик абыйдан да рәхәт кеше бар микән? Үзе әйтмешли, җитмешнең чабуыннан тотса да, яшьләргә биргесез әле: күңеле дә, күзе дә, сүзләре дә унсигездә аның. Ул – язучы кеше, аның да тегенди-мондые гына түгел, танылганы. Кая гына барса да, кочаклап алалар үзен, әби-бабайлар гына түгел, хәтта кызлар да күрешергә кул сузып килә...  

Бу юлы безнең Мордовиядә яшәүче татарлар янына юл тотуыбыз. Таң атты, кояш чыкты, яктылык офыкларны киңәйтте, сөйләшә-сөйләшә, Ульян каласын узып барабыз икән. Машина йөртүче Раил автозаправкага туктагач, Малик абый да яшьлектә калган мәхәббәте турында сөйләүдән өзелде:

− Каһвә эчеп алсаң ярар иде үзе...

− Монда кофе бар, − диде Раил. – Заманча автозаправка бу, теләсәң, ашап та чыгасың.

Урнашкан урыны искитмәле иде аның: без килгән яктан юл Ульян, Казанга китә, аз гына алдарак, икегә аерылып, берсе – Сызраньга, көньяк шәһәрләргә илтә, икенчесе сине Саранск, Мәскәү белән тоташтыра.

− Кара, кара, нинди шәп урынны сайлый белгән моның хуҗасы. − Малик абый үзенә хас хәрәкәтчәнлек, җитезлек белән автозаправканың дүрт ягыннан да урап килде. – Машиналар ташкын булып агыла! Борылышта!

Ул арада автозаправка бинасыннан Раил чыкты.

− Каһвәсе бармы? – Малик абый исеннән борыны кытыклангандай тутырып бер сулыш алды, сабыйларча кулларын угалады.

Раил иң элек аты-юлы белән сатучының җиде буын бабасын искә алды. Аннары тәмәке төтенен, ачу белән, кат-кат эченә йотты да: − Юньсез хатын! Кофесы да юк, кассасы да эшләми, бәдрәфе дә бикле. Аждаһа! Киттек! Гомерем булса, монда башка туктамыйм! Ууу!.. − Раилнең нерв җепселләре киерелеп тартылган, ул әрле-бирле йөренде, берьюлы ике тәмәке кабызды.

− Тукта, үзем кереп чыгыйм әле... – дидем мин.

Ике апа белән үскәч, хатын-кыз холкын бераз чамалыйм кебек. Ике абый белән үскән Раил аның нечкәлекләрен мәңге аңламаячак. Аның ачудан кан тамып торган карашын канәгатьлек белән күз уңыннан кичереп, эчкә уздым.

Җыйнак кына бинада юлчы өчен бар да бар: чәй дә эчәргә була, салат, камыр ризыклары да күренә, кофе аппараты да әллә кайдан сәлам биреп тора.

Әйе... Мул гәүдәле, озын буйлы кырык яшьләрдәге хатынның кәефе, чыннан да, юк бугай. Миңа ул, әле бер гаебем булмаса да, каш астыннан сөзеп карады. Болай ук яратмыйча караганнарын күптән хәтерләмим. Ниндидер мактау сүзе әйтергә телем әйләнмәде. Шулай да мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып:

− Исәнмесез, кофе ясап бирә алмассызмы икән? – дидем.

− Кофе аппараты ватылды, эшләми! Әйттем бит инде берегезгә! Нинди адәмнәр сез?

Имәнеп киттем, телем көрмәкләнде:
− Алайса, чәй дә ярый инде...

− Чәйнек эшләми!

− Кһм... − сабырлыгым әлегә җитәрлек иде, бу юлы да сер бирмәдем:

− Су бирегез инде болай булгач, зинһар...

Ул минем банк картасы аша түләргә җыенуымны күрде дә:

− Карта аша кабул итмим, аппарат эшләми! – дип кырт кисте.

Бу төксе, юан, шыксыз хатын турында ни уйлаганнарымны Малик абый белән бүлешергә дип кырт борылган идем, ишектән җырлый-җырлый үзе килеп керде.

− Киттек, Малик абый! Бу аждаһадан берни дә алмыйбыз, Раил хаклы...

Малик абый минем сүзләрне колак яныннан гына уздырды да «дошман»ның каршысына ук басып тезеп китте:

− Безнең Казанда гына матур хатыннар яши дип уйлый идем, менә кайда икән аның иң чибәрләре! Мондый борылышта, дөнья үзәгендә шундый сөйкемле кеше генә эшли ала. Син бит кояш кебек нурларыңны төрле якка таратасың: бу якка карасаң, җылың Ульян, Казанга китә, икенче тәрәзәңнән яктылык без барасы Саранскины яктырта...

Малик абый өтерсез-ноктасыз, паузасыз укларын очыртып кына тора, әмма хатынның йөзендә, күзендә үзгәреш юк. Мин авызымны учым белән каплап кеткелдәдем: кая инде ул без, яшьләр эретә алмаганны сиңа, җитмеш яшьлек картка, мыегы агарган агайга туң йөрәкне җылыту!

Мин ипләп кенә Малик абыйның терсәк турыннан тарттым да ишеккә таба ымладым. Шулчак Малик абый монологын сүзсез һәм хиссез генә тыңлаган хатын телгә килде:

− Сезгә нәрсә кирәк?

− Безгә берни дә кирәкми, синең ягымлы карашың, бер елмаюың җитә! Ә инде синең назлы кулларыңнан каһвә эчә алсак, без инде дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идек...

– Аппарат эшләми...

– Туктале, җаный, минем кулым алтын бит, төзәтим әле аппаратыңны, аннан соң гел дә ватылмас...

Малик абый сөйләнә-сөйләнә, витрина артына узды. Мин исә тәрәзәдән кайнаган ачуын төтен белән суытмакчы булып, әрле-бирле йөренгән Раилне күзәттем. Тартуын ташлап йөргән көннәре, инде бер айлап тәүлек саен тәмәке санын киметеп, биш-алтыга гына калдырган иде... Җилгә очты тырышлыклары... К

офе аппараты шыгырдап алды. Малик абый, кулын угалап, шатлыгыннан балаларча сикеренде.

– Әйттем бит! Үзем генә түгел, кулларым да алтын минем! – Үзе исә, күз кысып, миңа пышылдарга да өлгерде: − Розеткага тоташтырмагач, аппарат эшләми инде ул.

− Ниндие кирәк, американо, капучино, эспрессо? – Явыз хатын елмаймый, шулай да ысылдавы кими төшкән иде.

− Синең кулдан агу эчәргә дә риза без, кайсын телисең, шунысын бир...

Кофе әзерләнгән арада Малик абый аның исемен дә сорашып алды.

– Маша, – дип мыгырдап алды хатын.

− Ох, хороша Маша, да не наша! – Малик абый ничек кенә тырышмасын, хатынның йөзе аязмый әле. Казанны күргәне юк, татарны күргәне булса да, татарчаны ишеткәне дә юк икән. Шулай да кофесы әзер булды, Малик абый белән бергәләшеп эзли торгач, бәдрәф ачкычы да табылды, картадан акча кабул итү аппараты да кабынды, Ходайның рәхмәте...

Тәрәзә янында әрле-бирле йөренгән Раилне Малик абый кул изәп, күпме генә чакырса да, тегесе ишек бусагасыннан кабат атлап кермәде.

– Минем мондый сөйкемсез хатыннардан аллергия! Тешем дә сызлый башлады, − диде ул, йөзен чытып.

− Күпме яшәп, мондый каһвәне эчкәнем юк иде әле минем. Әгәр сине күрмәсәм, белми үләсе икәнмен. − Малик абый сүзләреннән Машаның бите тартылып куйды. Бәлки, йөзе тартышып куйгандыр, әмма мин аны елмаюга юрадым.

– Син һәрвакыт көлеп тор, сиңа елмаю килешә. Менә безнең кебек юлчылар синнән көч алып, илһам алып китә.

Вазифасына кермәсә дә, Малик абый Машадан Саранскига илтә торган юл турында кат-кат сорашты, тегесе исә, ни гаҗәп, шактый тәфсилле аңлатты. Саубуллашканда исә Малик абый Машаның йөрәгенә үк барып җитәрдәй сүз-сөңгеләрен очырды:

− Мин кире кайтканда да, һичшиксез, синең каһвәне эчәргә керәчәкмен. Гомумән, шушы юлдан үткән саен синең янга туктаячакмын, алай гына да түгел, борылышта Маша бар икәнен үлгәнче исемә төшереп торачакмын...

Раил һаман әрле-бирле йөренә, көнлек планын үтәгәч, тартырга тәмәкесе дә калмаган.

– Йөртүченең көеннән торырга кирәк. Тәмәке алып чыгыйммы? – ишеген ача башлаган Малик абый өлгермәде – машина, тәгәрмәчләрен чинатып, кинәт кузгалып китте. Малик абый тәрәзәне ачып, Маша ягына учыннан өреп мәхәббәт очкыннары очырды − тегесе дә кулын селкеп алды бугай.

Кояш күтәрелгәнгәме, әллә кофеданмы, шактый гына эсселәткән иде. Юл көньяккарак илткән саен табигать яшәрә, тәрәзәдән яшьлек-яшәрү исе ургылып керә иде.

Юлыбыз уңды, эшләр тәмамланды. Көн инде кичкә авышты, бик тиздән эңгер-меңгер төшәчәк. Кыбырсык Малик абыйның һич кенә дә кунып каласы килмәде, юлга әйдәде. Ял итәргә өлгергән Раил дә аны хуплады, шулай Казанга таба кузгалдык.

Кайту юлы ул инде һәрчак кыскарак сыман, караңгы төшсә дә, күңелдә ниндидер бер ашкынулы рәхәт халәт. Шулай Малик абый белән сөйләшеп барганда, сүзебезне Раил бүлдерде:

− Бензин салдырырга иде. Тагын теге борылышка җитәбез, − диде һәм иртәнге хәлләрне уеннан кичерепме, сүгенеп куйды.

− Ә, борылыш дисеңме! – Малик абый урынында калкынып алды. – Теге бала янына кереп чыгыйк. Автозаправка утлары ерактан ук балкып каршы алды. Якыная барган саен тәрәзәне каплап торган Машаның тулы гәүдәсе аермачык күзалланды. Безнең машинаны танып алуга, ул елмаеп, кул болгады. Малик абый әле машина туктар-туктамас борын ук, ишекне ачып төште дә кулларын җәеп, тәрәзәгә таба атлады. Кичкә Маша, сакчыллык йөзеннән, бина ишеген бикләп куя икән. Бензин салдыручыларга тәрәзә аша гына хезмәт күрсәтә. Малик абый белән күрешергә ул ишекне ачып йөгереп чыкканын сизми дә калды.

Алар кочаклашып күреште.

− Юлыгыз уңдымы, эшләрегезне башкардыгызмы? – диде Маша, кайгыртучанлык күрсәтеп.

− Син ясаган каһвәне эч тә, ничек уңмасын инде? − диде Малик абый. − Тәме көне буе авыздан китмәде.

Катгый тыелган булса да, Маша безне эчкә уздырды. Раил белән бәхәсләшми-нитми генә, машинага бензин да салдырдылар. Иртән шыксыз күренгән бина матурланган төсле, шул вакыт эчендә яңадан үзгәртеп корганнармыни! Эчке бер бүлмәдә кечкенә генә өстәл дә бар икән, Маша, сорап та тормыйча, шунда җыйнак кына табын корды. Шактый тулы гәүдәсен җитез генә хәрәкәтләндереп йөргән бу хатын үзе дә күзгә күренеп матураеп киткән төсле иде.

− Татарстанны бик мактыйлар инде, − диде Маша, безгә әле шоколад, әле печенье тәкъдим итә-итә. – Казан бик матур, диләр...

− Синең шикелле! – Малик абый шәһәр турында сөйләп китте. Мин авызымны ачып тыңладым: Машаның күзе кебек зәңгәр күлләр икән бездә, бөдрә чәче кебек куе урманнар шаулый, аның тавышыдай саф чишмәләр челтери, тагын әллә ниләр – Малик абый үз чагыштыруларына үзе дә шаккатып, тезде дә тезде генә.

Маша үзе Ульяновск янындагы бер авылда яши икән. Иң гаҗәбе: безнең Машабыз кинәт кенә татарчага күчте, чын исеме Марзия булып чыкты аның. Урыска кияүгә чыккан да Машага әверелгән дә куйган. Хатынның буасы ерылды, сөйли дә сөйли: бер дус кызы Казанга кияүгә чыккан, шунда кунакка җыенам, ди. Татарча китап-журналлар укыйсым килә, дигәч, Раил машинадан берничә китап та табып керде. И-и, аңа сөенгәннәре!

– Марзия, син татарча сөйләшкәндә, йөзең тагын да чибәрләнә! Гел татарча сөйлә син, яме, аппагым? – Малик абый кайдан табып бетерәдер хатын-кызларны эретә торган сүзләрне?  

Безгә китәргә кирәк иде. Маша-Марзиянең күзенә моңсулык йөгерде, ул инде Малик абыйга үзенең тормышын, күргән авырлыкларын сөйләргә, күңелен бушатырга өлгерде. Ире эчә, каенанасы явыз икән... Елап та алды, көлгәләде дә. Һәркайсыбыз белән җылы саубуллашты ул. Малик абыйга исә кәгазьгә төреп, сумсалар да тоттырды. Үзеннән бер башка озын Марзиянең күкрәгенә башын куеп торганда, Малик абыйның да күзендә яшьләр җемелдәп алды − әллә чын, әллә багана утларының чагылышы – аңламассың...

Машина кузгалгач, Раил икеләнгәндәй:

− Бу теге явыз түгел, игезәгедер, мөгаен... Кеше көн эчендә ул кадәр үзгәрә алмый! – дип куйды.

Малик абый аңа җавап итеп моңсу елмайды гына. Бераздан аның йокылы-уяулы тавышы ишетелде:

– Ул борылышта, чыннан да, әйбәт... Ә Машага, Марзиягә диюем, авыр сүз әйтмәгез. Көйләнәчәк аның тормышы... бүгеннән...

Мин каерылып, артка борылып карадым: артта тоташ караңгылык, шулай да борылышта, тәрәзәгә капланып, кемдер елмаеп тора сыман иде...