922 елда Багдад хәлифе әл-Мөкътадирдән килгән илчелек
Яңа җирләргә күченгән болгарлар, җирле кабиләләрне берләштереп, сәяси нигездә туплана башлыйлар. Әмма Х гасыр башында Идел-Чулман төбәгендә яшәүче болгарлар әле дә Хәзәр каһанлыгына бәйле булып, салым түлиләр. Әлтәбәр (буйсынган кенәз дигәнне аңлата) Алмыш ибн Шилкинең улы каһан сараенда яши, тәрбияләнә, олы кызы анда хатынлыкта була. Әлтәбәр, олы кызы үлгәннән соң, Хәзәр каһаны сәяси буйсыну билгесе итеп хатынлыкка кече кызын сорагач, аны җирле кенәзгә кияүгә биреп, Габбасилар хәлифәте башкаласына ислам динен өйрәтергә һәм таратырга голәмә һәм кирмән төзү өчен акча җибәрүләрен үтенеп, хат юллый.
Хәлифәтнең рәсми кәгазьләре арасында Идел-Чулман буйларына илчелек җибәрү турындагы хәбәр сакланмаган. Чөнки 920-921 еллар хәлифәт өчен бик катлаулы вакыт булып, хөкүмәт эчке проблемаларны хәл итү белән мәшгуль була. Икмәккә бәяләр югары булу сәбәпле, 920 һәм 921 елларда Багдад шәһәре халкы баш күтәрә. Яңа уңыш икмәген кайтарту өчен хәлиф башкаланы икмәк белән тәэмин итүгә җаваплы вәзирне шәһәрдән җибәрә. Ул Болгарга илчелек китеп бер ай үткәч кенә әйләнеп кайта. Илчелек, Алмышка бүләккә дип, дәүләт казнасыннан традицион бүләкләр: парчадан тегелгән бәйрәм киемнәре, төрле кыйммәтле көнкүреш һәм бизәнү әйберләре алып китә. Ләкин юлга акчасыз чыга. Бу вакытта казнада йә акча булмый, йә юлның авыр һәм куркыныч икәнен күздә тотып, мондый зур сумманы биреп җибәрергә шикләнәләр. Ахыр чиктә Саусанәр-Расси җитәкчелегендәге илчелек Болгарга акчасыз килеп җитә. (Большаков О. Исламский мир в VII – начале XIII в. // История татар с древнейших времен. Т.2. С.543).
Багдад хәлифе әл-Мөкътадирдән 922 елның 22 маенда килгән илчелек һәм аның сәркатибе Әхмәт ибн Фадлан[1] турында күренекле совет ислам белгече Олег Большаковның фикере игътибарга лаек. Аныңча, бу вакыйга болгарларның үзләренең рухи сюзерены итеп хәлифне тануларын һәм Идел төбәгенең мөселман дөньясы белән тыгыз элемтәләре булуны раслый (Большаков О. Исламский мир в VII – начале XIII в. С. 522).
Чыннан да, Ибн Фадлан килгәнче Идел-Чулман буенда көн күрүче болгар кабиләләренең ислам дине белән танышлыгы, кайберләренең Мөхәммәд пәйгамбәр дине тарафдары булуы түбәндәге чыганаклар һәм тарихи фактлар белән раслана.
1. Төбәктә 901-909 елларга караган «Җәгъфәр ибне Габдулла» дип язылган болгар акчасы һәм хәлифәл-Мөкътафи (902-908), самани әмире Исмәгыйль ибн-Әхмәд һәм Җәгъфәр ибне Габдулла исемнәре сугылган тәңкә табылу әле Багдадта илчелек килгәнче Алмыш әлтәбәрнең һәм аның якыннарының ислам динен тотканлыгын раслап тора (Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: духовная культура. Домонгольский период. X– XII вв. Казань, 1990. С. 78).
2. Фарсы милләтеннән булган гарәп географы Ибне Рөстә 903-925 елларда язган китабында болгарларның Алмыш исемле патшасының ислам динен тотуын, шулай ук күпчелек халыкның да мөселман булганын, торак урыннарында мәчетләр һәм мәктәпләр төзелгәнлекне, аларда имамнар һәм мәзиннәр барлыгын язып калдырган (Гараева Н. Ибн Русте // История татар с древнейших времен. Т.II. Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. С. 702).
3. Ибн Фадлан үзе болгар кабиләләре арасында очраткан мөселманнарны болай тасвирлый: бәрәнҗәрләр кабиләсе (Төньяк Кавказдан, Хәзәр каһанлыгыннан килгән кабилә) вәкилләре, саннары белән якынча 5 мең кеше чамасы ир-ат һәм хатын-кыз, агачтан салынган мәчетләре бар, шунда гыйбадәт кылалар. Намаз укый белмәгәнгә, Ибн Фадлан аларның бер төркеменә намаз сүзләрен өйрәтә, шулай ук Талут исемле болгар кешесен һәм аның гаилә әгъзаларын ислам диненә күчерә, ике Коръән сүрәсен ятлата.
4. Ибн Фадлан, шулай ук, аларның, җәен төнлә караңгы төшмәү сәбәпле, намазны биш тапкыр түгел, ә дүрт тапкыр гына укуларын хәбәр итә, ягъни төбәктә яшәгән яки башка җирләрдән килгән ислам галимнәре, фәтвә чыгарып, ислам ритуалын башкаруны Урта Идел төбәгендәге табигать үзенчәлекләрен исәпкә алып көйләгәннәр.
5. Мәзиннең намазга чакырып әйткән азанында, хәлиф әл-Мөкътадир сараендагы шәфигый мәзһәбеннән аермалы буларак, икамәне ике тапкыр, хәнәфи мәзһәбендәге, төгәлрәге, Урта Азиядәге кебек әйтү, дини һәм мәдәни йогынтының чыганагын – Урта Азия белән сәүдә бәйләнеше аша кергәнен раслап тора.
6. Багдадтан килгән илчелекнең Алмыш һәм кабилә башлыклары белән тантаналы һәм рәсми очрашулары атнакич хәлифнең ике байрагы җилфердәве астында әлтәбәргә бүләк итеп иярләнгән ат, җилкәсенә савад салу һәм башына төрбән чорнаудан, илче тарафыннан хәлиф әл-Мөкътадирның, вәзир Хәмид ибн әл-Габбасның хатларын укудан гыйбарәт була. Хатлар укылгач, Ибн Фадлан әлтәбәргә һәм аның хатынына, җыелган халыкка күрсәтеп, ислемайлар, кием-салым, энҗеләр тапшыра. Тантаналы чара аш мәҗлесе белән тәмамлана. (Гараева Н. Ибн Фадлан // История татар с древнейших времен. Т.II. Казань: Изд-во «РухИЛ», 2006. С. 730, 732, 736).
7. 1135-1136 елларда Болгарда булып киткән гарәп сәяхәтчесе Әл- Гарнати «Болгар тарихы» исемле кулъязма укыганлыгын хәбәр итә. Анда Болгар исеме «бәлагъ», ягъни «гыйлемле кеше» сүзеннән килеп чыккан, соңрак гарәпләшеп,«болгар»га әйләнгән дип язылган була. Китапта бу төбәктә ислам дине тарала башлау тарихы да яктыртыла. Имеш, Бохарадан килгән бер мөселман сәүдәгәре куркыныч авыру белән чирләп киткән болгар падишаһын һәм аның хәләл җефетен дәвалап терелтә; хаким, сәламәтләнгәч, әйткән вәгъдәсен үтәп, яңа дин кабул итә, аның артыннан халкы да Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтенә әйләнә; яңа дин кабул иткән төбәккә гаскәре белән Хәзәр каһаны килеп, болгарларны үзенең рөхсәтеннән башка ислам динен кабул итүдә гаепли һәм каты бәрелештә болгарлардан җиңелеп, кире кайтып китә. (Путешествие АбуХамидаал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131–1153 гг.). /Публикация О.Г.Большакова, А.Л.Монгайта. М., 1971. С. 781). Биредә нәкъ менә Урта Азиядән килгән сәүдәгәрнең миссионерлык эшчәнлеге турындагы фикер игътибарга лаек.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Алмыш әлтәбәрнең үз исемен гарәпчә язып, акчалар сугуы, Габбасилар хәлифәте башкаласына илче җибәрүе, иң беренче чиратта, сәяси мөстәкыйльлеккә омтылуның кире кагып булмаслык дәлиле саналырга лаек. Бер үк вакытта акчаның Х гасыр башында сугылуы төбәктә шәһәрләрнең күптән булганлыгын да раслый.
Ибн Фадлан язып калдырган күзәтүләр ярым күчмә тормыш алып барган болгарларның гореф-гадәтләрендә, хорафатларында һәм рухи тормышларында мәҗүси күзаллауларны бик ачык күрсәтә. Ягъни болгарлар ислам дине таралуның башлангыч халәтендә торганнар, дия алабыз.
Х гасыр уртасында Болгар каласында булган әл-Истаһри Болгар һәм Сувар шәһәрләрендә һәммәсе 10 мең ир-ат яшәгәнлекне, шәһәр халкының мөселманнар булуын, икесендә дә агач мәчетләр эшләүне теркәгән (Большаков О. Ал-Истахри – Ибн Хаукаль // История татар с древнейших времен. Т.II. С. 751).
Ислам кабул итүнең мөһим элементы дип, киемнең үзгәрүен күрсәтәләр. Ибн Рөстә һәм Гардизи үзләренең язмаларында болгар киемнәренең мөселманнарныкына охшаганын теркәп калдырганнар.
Бу сәяхәтчеләр, шулай ук, болгарларның каберлекләре дә мөселманча булганлыкны хәбәр итәләр (ЗаходерБ.Н. Каспийскийсвод сведений о восточной Европе. Т. II. Булгары, мадъяры, народы Севера, печенеги, русы, славяне. М., 1967. С.33).
Археологлар фикеренчә дә, X гасыр ахыры – XI йөз башында Болгар җирләрендә мәетләр мөселманча җирләнә башлый, ягъни хакимият һәм руханилар күмү йоласын тулысы белән контрольгә алган дип әйтергә мөмкин (Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: духовная культура. Домонгольский период. X–XIIвв. Казань, 1990 С. 80). Дөрес, табигать шартлары еш кына, бигрәк тә кыш нык салкын булган елларда, күмү йоласына үзгәрешләр керткән. Аерым елларда туң нык тирән булу сәбәпле, мәетне вафатыннан соң икенче көнне үк җиргә иңдерү мөмкин булмаган. Шул сәбәпле 1135-1136 елларда Болгарда яшәгән гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатиның кыш азагында үлгән улы мәете өч ай чамасы үткәч генә җиргә иңдерелгән (Кобищанов Ю.М. Начало исламской цивилизации в Северной Евразии // Очерки истории распространения исламской цивилизации. В 2 т. Т.1. От рождения исламской цивилизации до монгольского завоевания. М., 2002. С. 46).
Идел буе Болгар дәүләте һәм аның казанышлары
922 елда Идел буе болгарларының Габбасилар хәлифәтеннән килгән илчелекне кабул итүе оешып килүче яшь дәүләтнең беренче халыкара акты, ягъни халыкара субъект булып танылуы иде. Без болгарларның Хәзәр дәүләтенә тагын күпме вакытлар салым түләп яшәгәннәрен әйтә алмыйбыз. Сәяси бәйлелекнең өзелүенә халыкара вакыйгалар, хәзәрләрнең сугышларда җиңелүе сәбәп була. Хәзәр дәүләте 965 елда Киев кенәзе Святослав гаскәре тарафыннан тар-мар ителгәч һәм хәлсезләнеп таркалгач, Идел буе болгарларына мөстәкыйльлек алу өчен җирлек туа. Дөрес, бу елларда әле төбәктә ике сәяси үзәк саклана: Болгар һәм Сувар. Якынча 976 елда Сувар җирләре Болгарга буйсындырыла, акча да Болгарда гына сугыла башлый.
985 елда дружинасы белән көймәләрдә елга буйлап белән түбән Иделгә юл тоткан Киев кенәзе Владимир Хәзәр каһаны гаскәрен тар-мар итә. Шушы вакыйгадан соң Идел буе Хәзәр дәүләте Харәземгә бәйлелеккә төшә һәм анда яшәүче күчмәннәр ислам динен кабул итә. Шул ук елны Киев кенәзе Болгар гаскәрен җиңә. Әсирләрне караганда, Добрыняның Владимирга, болгарларның барысының аякларында күн итекләр булуга ишарә ясап, болар безгә салым түләмәс, безгә чабата кигәннәрне табарга кирәк дип әйтүе теркәлеп калган. Бу сугыштан соң Киев кенәзе болгарлар белән, мөстәкыйль булуларын танып, тынычлык турында килешү төзи. (Кобищанов Ю.М. Күрс. хезмәт. С. 51, 53). Бу датаны Болгар әмирлегенең туры хокуклы дәүләткә әйләнүен раслаучы факт дип бәяләргә мөмкин. Рус елъязмаларында аларның 986 елда кенәз Владимир чакыруы буенча ислам дине белән таныштыру өчен Киев каласына барулары хакында хәбәр сакланган (ФахрутдиновР.Г. Күрс. хезмәт. С. 37-38, 82).
XII гасырда Болгар дәүләте тагын да ныгып, үз составына Бортас җирләрен (бүгенге Пенза төбәге) кертә. Шул рәвешле, Көнчыгыш Европаның эре дәүләтенә әверелгән Болгар әмирлегенең төньяктагы чикләре Мишә һәм Казансу елгалары, көнбатышта – Сура елгасы ярлары, көньяк-көнчыгышта – Җаек елгасы, көнчыгышта Агыйдел елгасы белән билгеләнә. Көньякта Түбән Идел буйларына, ягъни элеккеге Хәзәр каһанлыгы җирләренә кадәр җитә (Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш. Булгарская цивилизация на Волге. Казань, 2011. С. 21-22). Мәхмүт Кашгарый 1074 елда язган «Диванелөгатәт-төрк» исемле хезмәтендә Каспий диңгезен Болгар диңгезе дип атый (Фахрутдинов Р.Г.Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.С. 57).
Башлап Болгар дәүләтенең географик яктан бик уңайлы урнашуын, шуңа күрә халыкара сәүдә системасының үзәгендә булуын әйтеп китү мәслихәт. Болгарга Харәземнән сузылган кәрван юлы һәм Идел су юлы – халыкара Бөек Ефәк юлының тармаклары булып тора. Кытайдан Урта Азиягә китерелгән тауарлар Харәзем аша Болгар дәүләтенә килеп ирешә.Әл-Масуди болгарларның, сәүдә итеп генә калмыйча, бу кәрван юлларын саклаулары һәм сәүдәгәр кәрваннарын озата барулары хакында язып калдырган (Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг. Статьи, переводы и комментарии. Харьков: Изд-во Харьковского гос.ун-та им. М. Горького, 1956. С. 29).
Аңа янәшә диярлек сузылган сәүдә юлы моңарчы Кытайдан Сөгыдкә (Согдиана, хәзерге Үзбәкстан һәм Таҗикстан җирләре), Каспий диңгезенең көньяк яры буйлап Алгы Азиягә чыгучы юл белән, Кавказ һәм Дәрбәнд шәһәре аша, Хәзәр каһанлыгы башкаласы Итилгә килсә, хәзер Идел елгасы буенча Болгарга җиткән. Хәзәр каһанлыгы Х гасыр ахырында таркалгач, Каспий елгасына кадәр Идел бассейны болгарлар күзәтүенә күчә.
Болгар шәһәре янында, Идел буенда җәйге чорда халыкара сәүдә үзәге булып, Ага Базарда чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр көймәләрдән генә алыш-биреш иткәннәр һәм алып килгән тауарлары бәясенең уннан бер өлешен салым итеп Болгар әмиренә түләп, казнаны баетканнар.
Болгарлар Түбән Иделдән су юлы белән килгән сәүдәгәрләрне төньяк өлкәләргә үткәрмәгәннәр, үзләре Киев Русе җирләре аша – югары Иделгә, шуннан Ак диңгезгә, Ак диңгездәнБалтыйк буена һәм Скандинавиягә кадәр барып тауарлар алмашканнар. Бүгенге фәндә Киев Русе, Балтыйк буе һәм Көнбатыш Европада болгар акчалары тупланган 60-ка якын хәзинә билгеле. Шул исәптән, Швециянең Һотланд утравында шундый 16 хәзинә табылган. Болгардан кыйммәтле җәнлек тиреләре базарына алып баручы Кама юлы һәм Болгардан Киевкә кадәр сузылган кәрван юлы да Бөек ефәк юлының тармаклары саналган (Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш. Күрс. хезмәт. С.66, 67).
Сәяхәтче әл-Мөкаддәси Х гасырның икенче яртысында Болгардан Харәземгә җибәрелгән тауарларны атый. Аннан күренгәнчә, чит төбәкләргә кондыз һәм сусар мехлары, куян, кәҗә, сарык, мөгезле эре терлек тиреләре, урман чикләвеге, ау этләре, киптерелгән һәм тозланган балык, бал, табылган мамонт сөякләре, шулай ук киездән, кеш яки сусар тиресеннән тегелгән бүрек-башлыклар, тимер ук очлары, сугыш киеме, мәшһүр, «болгари» исеме белән Көнчыгышта танылган иләнгән кәҗә тиреләре, мәрсин балыгының йөзү куыгыннан эшләнгән келәй һ.б. озатыла. Болгарлар, шулай ук, күрше илләргә чит төбәкләрдән килгән кылычлар, гәрәбә, кайбер кыйммәтле җәнлек (кеш, ас, кара төлке) тиреләре, төньяктан кайтарылган морж мөгезләре дә сатканнар, кәнизәкләр һәм коллар славяннар яшәгән җирләрдән китерелгән.
Х гасыр башында Идел-Чулман буйларындагы болгарларда кышкы чорда сала-калада яшәү, җәйге чорда тирмәләрдә сахра буйлап күченеп йөрү кабул ителгән була. Аларның хуҗалык нигезен игенчелек тәшкил иткән. Әйтик, 1024 елгы ачлык вакытында күрше Суздаль кенәзлегеннән славяннар Болгарга килеп, көймәләргә төяп, ашлык алып китәләр: ягъни илдә чит төбәкләргә сатарлык икмәк җитештерелгән. Күрәсең, Хәзәр каһанлыгында яшәгәндәге иген игү тәҗрибәсе яңа урында тагын да киңрәк җәелгәндер. Язма чыганакларда теркәлгән һәм археологлар тапкан бөртекләрдән күренгәнчә, төбәктә күбрәк бодай, тары, борай, шулай ук арпа, солы, борчак, тары, ясмык, сабан арышы иккәннәр. Терлекчелекнең нигезен атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар һәм кәҗәләр асрау тәшкил иткән. Кыйммәтле җәнлек, сарык һәм кәҗә тиреләрен эшкәртеп, югары сыйфатлы, чит иллләргә сатарлык товар җитештергәннәр (Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш. Күрс. хезмәт. С. 47).
Археологлар Болгар әмирлеге җирләрендә 170 шәһәрлек барлыгын ачыкладылар. Проф. Ф.Ш.Хуҗин кырыкка якын шәһәр исемен атый. Башкалалары Болгар һәм Биләрне дәүләт җитәкчеләре төзегән булса, Сувар, Өшел калалары, Муром һәм Юлау шәһәрлекләре кенәзлек үзәкләре буларак корылган. Алабуга, Казан кебек кирмәннәр дәүләтнең чик буе сак пунктлары итеп төзелгәннәр. Башкалаларның, шәһәр-кирмәннәрнең үсеп чыгуы сәүдә, һөнәрчелек йогынтысында яки хәрби максатларны күздә тоткан дип фаразлана (Хузин Ф.Ш. Күрс. хезмәт. С. 74-79).
XI гасыр башында славяннарның һөҗүмнәре ешайгач, башкала Идел буенда урнашкан Болгар шәһәреннән илнең эчке өлешендәге Биләргә күчерелә. Яңа башкала Киев Русендә «Бөек шәһәр» исеме белән таныла. Сәбәбе – Биләрнең ул заман өчен бик зур мәйдан: 620 га җир биләве. Шул исәптән, «тышкы шәһәр»нең мәйданы 490 га булып, ул 10 чакрым озынлыктагы өч кат агач дивар, «эчке шәһәр» (130 га), шулай ук, ике кат вал һәм чокырлар белән әйләндереп алынган була. Археологлар «эчке шәһәр»дә күп генә җәмәгать биналары булганын ачыкладылар: хан сарае, аның янындагы 2300 кв. метр мәйдан биләгән җәмигъ мәчете, гыйбадәтханә янында кирпечтән салынган ике катлы баш рухани яшәгән йорт; мәчетнең икенче ягында – аксөякләр күмелгән мавзолей. Болар Биләр шәһәренең ислам мәдәнияте үзәге булуы хакында сөйли.
Шәһәр һөнәрчелегендә металл кою һәм эшкәртү мөстәкыйль тармак булып, дәүләтнең матди үсешен һәм икътисади көчен билгеләгән. Тимерне җирле казылмалардан тапсалар, никельне Көньяк Уралдан китергән рудадан аерып алганар. Болгар тимерчеләре авыл хуҗалыгы, хуҗалык кораллары, кылычлар, ук очлары, хәрби балталар, сөңгеләр җитештергәннәр. Зәркәнчеләр алтыннан һәм көмештән хатын-кыз бизәнү әйберләре эшләү белән дан тотканнар. Аның аерылгысыз өлеше булып, кыйммәтле ташларны эшкәртү торган.
Шәһәрләрдә чүлмәкләр җитештерү, пыяладан савыт-саба эшләү алга киткән. Сөякләрдән кисеп, хуҗалык өчен кирәк-ярак хәстәрләү, кирпеч сугу, йортлар салу шәһәр хуҗалыгының аерылгысыз өлеше булган (Хузин Ф.Ш. Күрс. хезмәт. С. 80-217,218-236-254).
Болгарда ислам мәдәнияте
Гомумән алганда, Идел-Чулман төбәгендә ислам мәдәнияте үсешен ике яссылыкта карарга мөмкин. Беренчесе – Габбасилар хәлифәтендәге һәм башка мөселман илләрендәге мәдәни казанышлар белән танышу, андагы белемнәрне турыдан-туры файдалану һәм шул нигездә болгар ислам мәдәниятен үстерү. Турыдан-туры кабул ителгән казанышларга каен тузы һәм пергамент урынына Урта Азиядән китертелгән кәгазьне киң куллану һәм гарәп имласының рун язуын кысрыклап чыгаруын атарга мөмкин. Бигрәк тә чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр гарәп язуының киң таралуына уңай йогынты ясаганнар. Казылма табылдыклар Бохара, Сәмәркандта киң таралган озынча тоткалы балчыктан эшләнгән казан капкачларының Болгар шәһәрләрендә күпләп табылуын, биредә Урта Азиядән килгән сәүдәгәрләр колонияләре булганын дәлилли, археолог Т.А.Хлебникова XII гасыр болгар керамикасы җитештерүдә һәм бизәүдә Урта Азия технологиясе киң кулланылганлыкны раслый: димәк, Болгар шәһәрләрендә Урта Азиядән килгән һөнәрчеләр дә күп булган. (Кобищанов Ю.М. Күрс. хезмәт. С. 499). Ислам дөньясында тупланган гамәли белемнәр, бигрәк тә математика, геометрия, физика, астрономия, химия өлкәләрендәге казанышлар шәһәрләр, кирмәннәр һәм җәмәгать биналары төзегәндә, киң кулланылган. Таштан шәһәрләр һәм йортлар баштарак, күрәсең, чит илләрдән килгән архитекторлар һәм осталар тарафыннан корылганнар.
Икенче юнәлеш, хаҗ кылудан тыш, белем алырга омтылган болгар егетләренең ислам дин һәм мәгариф үзәкләрендә белем туплап, үзләре күренекле галимнәргә әверелүдән гыйбарәт. Аралашу, фән һәм мәдәният теле булган гарәпне һәм әдәбият теленә әверелгән фарсыны камил белү аларның мөселман цивилизациясендә олы хөрмәткә лаеклы фикер ияләре булып танылуына юл ача.
Кызганычка каршы, Болгар чоры гыйльми-дини мирасыннан бүгенге көнгә кадәр бик аз күләмдә мәгълүмат килеп җиткән. Мөселман дөньясында үзләрен аерымлау һәм туган илләрен билгеләү өчен Идел-Чулман төбәгендә туып-үскән һәм язмыш җилләре белән ерак илләргә китеп яшәгән интеллектуаллар «әл-Болгари» тәхәллүсе алганнар. Тарихчылар шуның буенча аларның Идел-Чулман төбәгендә туып-үскән галим-голәмә икәнен ачыклыйлар. Проф. Г.М.Дәүләтшин күрсәтүенчә, энциклопедист галим Ибраһим Йосыф әл-Болгари Шәрык шәһәрләренең берсендә белем эсти. Болгар шәһәре казые (1006 елда исән була) Әбел Галя Хәмид бине Идрис әл-Болгари Бохара, Нишапур, Нәсеф галимнәреннән сабак алган була. Таҗеддинәл-Хәсәнибне Юныс әл-Болгари исемле табиб Гыйракның Мосул каласында белем ала һәм яши. XI йөзнең икенче яртысы – XII йөзнең беренче яртысында яшәгән башкала казые, «Болгар тарихы» исемле хезмәт язган Йакуб ибне Ногман күренекле Нишапур шәһәре дин галиме Мөхәммәд әл-Җүвәйнинең (1028–1086) шәкерте буларак билгеле Ш.Мәрҗани кулланган чыганакларда «имамнар шәехе»Хуҗа Әхмәд әл-Болгари телгә алына. Тәсаувыф гыйлеме тарафдары булган, Идел-Чулман буйларында үз тарикатен төзегән Хуҗа Әхмәднең «Тарикатьәл-Болгария», «Фәваидәл-Болгария», «Җәмигъ әл-Болгария» исемле хезмәтләре аеруча мәшһүр саналганнар. Солтан Мәхмүд бине Сәбәктәгинәл-Газнәви (967-1030) Әхмәд әл-Болгарины үзенең остазы, шәехе дип таныган. (Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәните тарихы. Казан, 1999. 260 б.).
Безнең көннәргә килеп ирешкән хезмәтләрдән, Сөлəйман бине Даудəс-Саксини-Сувариның күләмле «Зөһрəтəр-рийазвəнөзхəтəл-колубəл-мираз» («Авыру йөрәкләрне (калебләрне) сөендерүче бакча чәчәге») (XII гасыр) китабы Болгарда исламның, аның йола-гадәтләренең, ритуалларының, иманның, әхлакның ничек аңланылышын күрсәтә, үз халкына мөселман булып яшәү нигезләрен аңлата. Яки мәшһүр болгар табибы Таҗеддинәл-Хәсәнибне Юныс әл-Болгари 1220-1221 елларда әйтеп яздырган «Әт-тирйакәл-кәбир» (Зур тирйак) исемле хезмәт төрле авырулардан дәвалау яки профилактика өчен универсаль дарулар ясау техникасы белән таныштыра. Бу ике трактат болгар галимнәренең һәм рухани, һәм төгәл-табигыять фәннәреннән алга киткәнлеге, мөселман цивилизациясе белән бер дәрәҗәдә хезмәтләр язуы турында сөйли.
Болгар мәдәнияте ирешкән иң олы казанышлар арасында Кол Галинең 1233 елның 12 маенда (630 ел, рәҗәб аеның 30ында) язып тәмамлаган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы аерым бер урын тота. Бу ядкарь татар тарихының барлык дәверләрен буйлап, ХХ гасыр башына кадәр халкыбыз өчен милли әдәби, гыйльми-фәлсәфи, дини-мәдәни чыганак, рухи идеал булып кала. Аның язылу факты татар язма теленең, мәдәниятенең гаять зур үсешкә ирешү күрсәткече дия алабыз.
Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: ислам динен кабул итү ярымкүчмә тормыш алып барган болгарларга сәүдә һәм мәдәни элемтәләр аша иң алдынгы һәм яңа технологияләр белән танышу һәм алгарышны тәэмин иткән кыйммәтле мөһим социаль мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра. Идел-Урал төбәгендә Болгар дәүләте (әмирлеге) оешу шулай ук ислам тәгълиматы йогынтысында бара. Шул ук вакытта дәүләт структуралары да төрле кабиләләрне бер дини идеология тирәсендә берләштерү һәм күндәмлек тәрбияләү максатында яңа динне тарату юнәлешендә эшлиләр. Бу өлкәдә мөһим рольне эре ислам шәһәрләрендәге фән үзәкләре һәм уку йортлары, халыкара икътисади элемтәләр һәм мөселман илләреннән килгән сәүдәгәрләр, голәмәләр, һөнәрчеләр һ.б. һөнәр ияләре уйный. Ислам дине XI – XII гасыр болгар иҗтимагый аңында һәм тормышында сыйфат үзгәрешләренә нигез булып, зур бер тарихи-мәдәни алгарышка, яңарышка китерә.
1236 елда Болгар әмирлеге монгол-татарлар тарафыннан тар-мар ителгәч тә, дини-мәдәни мирас югалмый, Идел-Чулман буйлары Алтын Урда дәүләтендә дә ислам төбәге булып кала.
[1]XIX гасырда тарихчыларга Габбасилар хәлифәтеннән болгарларга җибәрелгән илчелек сәркатибе ибн Фадлан «Рисаләсе» М.Х. Френ тарафыннан өйрәнелгән «Йакут сүзлеге» аша таныш була. Бу материалны Ш.Мәрҗани үзенең «Мөстафадәл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) исемле хезмәтендә файдалана һәм татар укучысын әлеге тарихи чыганак белән таныштыра.
Тәүге тапкыр дөньякүләм масштабта фәнни җәмәгатьчелеккә «рисалә»нең тагын да тулырак текстын ирештерү миссиясен Идел-Урал төбәгендә үскән икенче бер мәшһүр галим Зәки Вәлиди башкарып чыга. Тарихчы 1923 елда бу кулъязманың борынгырак һәм тулырак вариантын Иранда, Мәшһәд каласының «Имам Риза раузасы» китапханәсендә табып ала, чыганакны анализлый, мәкаләләр язып, фәнни әйләнешкә кертә, 1939 елда алман телендә китап нәшер итә. 1935 елда СССР Фәннәр академиясе гозерен үтәп, Иран хөкүмәте Мәшһәд кулъязмасының фотокүчермәсен Мәскәүгә бүләк итә. Шушы күчермә нигезендә А.П.Ковалевский текстны русчага тәрҗемә итеп, 1939 елда Ленинградта бастыра, 1956 елда дөнья күргән икенче басманы автор үзенең күләмле тарихи-этнографик мәкаләсе белән баетып чыгара.
Бу китапта нигездә 922 елда Идел буенда яшәгән болгарлар ислам динен кабул иткәннәр дигән фикер уздырыла һәм ул совет тарих фәнендә ныклап урнаша (Гараева Н.Ибн Фадлан. С. 714-715).