ТАУЛАРЫМ – МИНЕМ ОЧАР КОШЛАРЫМ...
Муталип Азнорон улы Беппаев (1949) – балкар шагыйре, Кабарда-Балкар республикасының халык шагыйре, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты.
Хәтер
Әнкәй!
Синең
Нинди сулар
Калган тынып йөзләреңдә...
Уяныр күк алар
Әгәр,
Яу кырында ятып калган
Әтиемне искә алып,
Яшьләр тулса күзләреңә.
Очрашу
Төн уртасы,
Кайтып киләм,
Төне буе көтеп аны.
Тротуарны кайта капшап
Арыган күз карашларым –
Гүя култык таяклары...
Күзләр, күзләр
Күзләремдә –
синең күзләр.
Синең күздә –
минекеләр.
Кинәт алар
икесе бер
Караш булып кушылдылар.
Афәт
Бетермичә
Җырлап җырын,
Ташлап суга
Канатларын,
Аккош үлде...
Сагышларга
Салып күлне.
Сискәнделәр,
Тетрәнделәр,
Каушадылар
Төнбоеклар.
Төренеп су
Гөлләренә
Аккош йоклар.
Бу афәттән
Күл соң нишләр?!
(Ә күңелдә
Якты хисләр...)