Логотип Казан Утлары
Шигърият

Табылсын якуты вакытның

***

Кыл урта.

Кара төн, әйтерсең,

урынын җәяргә иренеп,

ак мендәр күпертеп куйган да,

чәйнеген тергезә үрелеп.

Дегеттәй каһвәле чынаяк...

Тез чәнчеп, тәрәзә төбендә...

Мин йоклыйм дияргә өлгермим,

төн дәшә йолдызлы күгенә!

Йолдызлар тынлыгы. Кара төн.

Җем дә җем күз кыса һәр тараф...

Йолдызлар санаучы җүләрләр

Ят аңа. Таш кала битараф.

Каһвә бар. Тәрәзә төбе һәм...

(ярый ла тәмәке пыскытмыйм!)

Сагыну...

Йолдызлы, маэмайлы

җандагы авылны кузгатмый

ничекләр түзәсе?..

Кыл урта –

Бу йокы кая соң, йә Газыйм.

Сүнегез, таш кала утлары!

Авылның ак шәмен кабызыйм.

Кыл урта.

Тәрәзә төбе һәм чынаяк.

Каһвәсе суынган.

Ап-ак шәм “Чәпе-чөп” кафельгә.

Такта чәй чокчынам шкафымнан...

 

***

Төннәр озын, име, көне – кыска,

декабре – кара, кары – ак.

Җәннәт җимешләре алдый алмый

күз алмасы тулы туган як.

 

Ак кар яткан ак урамнан туңып,

яңгыратып көлеп җиһанны,

кар кызыдай кайтып килсәң иде

сизмичә дә тәпи туңганны!

 

Суган-сарымсаклы пилмән исе –

чолан сайгагына бас кына...

Мин клубтан кайтам. Бит кызышкан,

итек-бияләйләр боз менә.

 

"Әй наныем, озак булдың, – диеп,

әбекәем чыккан, ут элеп:

– Кайтканмы? – ди.

– Әйтмим! – дигән булам,

Күзләр яна прожектор булып!

 

Никтер искә төште...

Еллар – йомгак,

язмыш үзе – бальзак романы.

Бар галәмем Яңа Әлем булган,

чепалгышын[1] ашыйм Грозныйның.

 

Ә җан иске, ничек туган – шундый:

бик самими үзем, усал да.

Эт каешы түгел, тик тисәләр

Этләшкәннән калмас мыскал да.

 

Йөрәк яралары күп түгел, тик

күңел киштәләре йозакта.

Дөнья өйрәтмәде диеп булмый –

Авызлар да пеште кайчакта...

 

Ничек хәлең?
Син исән бул, яме!

“Чана юлы төште”, дигән бул...

Юллар ерак, бары җанда гына

туган якка дәшә көртле юл...

 

Балачак нигезе

1

Чык суыгы төшкән – күшектерә,

тешең тешкә тимәс, һай, бик салкын.

Капка баганасы терәтергә

– Мин әле бу, мин бу, мин! – дим, – кайттым.

 

Үги кебек басып торам, үксеп...

Көтсәң дә син – көтмәгәндәй инде!

Такталарын сүтеп алганнар да

яңа “күлмәк-калфак” көтә өйне.

 

Безнең өйне! Балачагым өен!..

Бүрәнәләр мине танып дәшә!

Кер наныем!” дияр иде дә соң,

монда идән безнеке дә, түшәм...

 

Тунаганнар әнә бура өйне...

Такта батмый, профнастиллар көтә.

Алмагачлар, ирга төптән кисек.

...Ә мин нишлим – минем тыным бетә.

 

2

Яңа хуҗа. Чылбырда эт. Яңа гараж.

Чолан ягын, әнә, тышлаганнар таштан.

Безнекеләр: тәрәз, гөл чүлмәге, лапас,

тавык кетәклеге. Тавыклары качкан...

 

Балачагым нигезендә үги булып,

җиде яттай басып торам өнсез-тынсыз.

Кочып юатырга әбекәем дә юк.

Бакчабыз да – гараж! Ирга, алмагачсыз...

 

Капка баганасы исән! Кул тоткасы

миңа егылмаска калган терәкмени.

Мин ят түгел монда! Түгел! Кендек каным

Тамган нигез өчен, шиксез, кирәкмен мин!

 

3

Ятлар ут кабызган тәрәзләрдә

минем өчен күпме яшәү яна.

Балачагым чырык-чырык килеп

чәй чөмерә анда, кәнфит каба...

 

Кулдан-кулга йөртеп “пәп” итәләр,

Иң татлысы әүвәл миңа башта,

Сыртка кояш төшкәнче үк йоклау –

Мин бит онык! Миңа бар да бата!..

 

Мин Гөлем дә, мин наныем анда...

"Тор, товарищ, чәй суына ату..."

Капка баганасы тота күрсен, –

коймак белән чәй эчәргә кайттым...

 

Чәй суынган икән. Мине көткән

пар күзләрем, юкса, янда кебек.

Болытлардан таган төшкән әнә:

Тормыш – бәхет, тормыш – бары күбек...

 

***

Ярлары юылган дөньяның

юарга тырышып карасын,

дулкыннар котыра-котыра

и ялый кан типкән ярасын...

Әй диңгез!

Иртәнге биштә дә

акылың шагыйрьләр тирәсе...

Тынычлан димим лә, мин дә – шул.

Тукран күк чукыйк соң чигәсен

дөньяның.

Ә аңа барыбер...

Ярлары ашалган, юылган...

Кыйммәтләр шәүләсен иш иткән

тез башы кутырлап кубылган...

Ишекләр күптәннән ачылмый,

Кешелек кешене иш итми...

Нинди яр?!

Җәйләрдән көзләргә

бирерлек бер кушуч наз җитми...

Ярлар юк.

Күбекләр гел өстә...

Дулкыннар әй бәрә мамыкны,

дулкыннар яр ашый һәм җанны...

Уяныйк!

Табылсын якуты вакытның!..

 

***

Фальшь сәхнәсе бу. Софитларның

Утларыннан күзләр камаша.

Куяннары, әнә, урын эзли,

Филләр көтә цирк-тамаша.

 

Заманы бит шундый – мишурасы,

төчелеге тешкә сылана.

Ялтыравык таккан монафыйкълар

Мәрьям-ана булып кылана.

 

Ярый әле битлекләре кәттә

Дегетне дә кәрәз итәрлек.

Көннәр кигән кара күлмәкләрдән

ак төннәрнең исе китәрлек...

 

Фальшь сәхнәсе бу... Тыңла гына –

балга манып нотык сөйлиләр!

Ярый әле күпләр былбыл кошның

карга икәнлеген белмиләр...

 

[1] Чепалгыш – чечен халкының милли ризыгы.