Мин бәхетле - ил бәхетле булса

Яңарасы иде, агарасы...

Ак карларда эри төн карасы,

Төзәлә күк Җирнең җан ярасы.

Ак карларга охшап, безгә дә бит

Агарасы иде, яңарасы.

 

Яңарасы иде, арынасы

Күңелләрне сарган сагышлардан,

Моңа кадәр һәрбер туар көнгә

Бәхет юрап күпме ялгышкан бар...

 

Офыклар да бер ачылыр әле,

Көн яктырыр, болыт бер таралса.

Тик әлегә илдә буран дулый,

Без барасы юлны карлар баса.

 

Шул карларны ерып еллар кичик,

Карамыйча юллар уравына.

Кыйбла – туры, Иман тулы булса,

Адашмабыз язмыш буранында.

 

Яңа елда хәсрәт-кайгылар да

Әверелсен карга – ак тузанга.

Хыял кебек ымсындырып безне

Болытлардан өстә йолдыз яна.

 

Күчсен аклык һәммә күңелләргә,

Килсен шатлык һәммә кешегә дә!

Ходай кушып, Яңа елда күктән

Бәхет иңсен безнең ишегә дә!

Бәхет иңсен барча кешеләргә!

 

 

Мең яшә!

Йөзъяшәр «Казан утлары» журналына

 

Син мәңгегә килгәнсеңдер, татарның үзе сыман.

Синең асыл битләреңә халкымның җаны сыйган.

 

Гарәп, латин, кириллны да хәтерең белә, таный...

Бер гасырлык аксакал син, йөз яшь тутырган сабый.

 

Тәүге саның чыккан көнне әйткәннәрдер: «Йөз яшә!»

Син элек тә, син бүген дә безнең белән янәшә.

 

Уздың каралмый, таралмый караңгы еллар аша.

Синең аша безнең язмыш чорлар белән тоташа.

 

Халкым сиңа үткәннәрдән, киләчәктән эндәшә:

«Йөзең саклап Йөз яшәдең, хәзер инде Мең яшә!»

 

 

Өмет

Хастаханә... Ап-ак диварлары...

Ничәнче кат керде төшемә.

...Кем ул анда кара пәрдәләрне

Күтәрә дә тагын төшерә?

 

Яктыра да тәрәз, тагын сүнә...

(Ник сүнәсең? Сүнмә, гел яшә!)

Хастаханә шушы тәрәз аша

Җиһан белән гүя сөйләшә.

 

Янәшәдә генә Идел ага,

Болыт йөзә күктә агарып.

Бер кайгысыз кошлар агачларда

Уйный әле һаман, шаярып.

 

Яр буеннан парлар үтеп бара,

Бала-чага таган атына.

Тәрәз аша хәбәр җибәргәндәй,

Төпсез күктә йолдыз атыла.

 

...Ә палата ап-ак... чиста, тынлык...

Оҗмахы да шундый булмасын...

«Сәгатең бор. Туктамасын, улым...

Ә аннан соң... дару юлларсың...»

 

Хастаханә... Ап-ак диварлары...

Бүген тагын керде төшемә.

Кем ул анда кара пәрдәләрне

Күтәрә дә тагын төшерә?!

 

 

 

Татар мөһаҗире

Күпме татар, чит җирләргә китеп,

Тирләр түккән, даннар казанган...

Канатларым канап каерылса да,

Аерылмады җаным Казаннан.

 

Төп Ватаным чөнки шушы җирдә,

Яшәсәм дә әллә кайларда...

Татар булып пешеп җитәр өчен

Казаннарда кирәк кайнарга.

 

Адашмадык язмыш юлларында,

Давылларда сынып аумадык.

Без яңадан илле, җирле булдык,

Без Казанны кабат яуладык.

 

Мин бәхетле – ил бәхетле булса,

Халкым булса азат, тәхетле.

Мин милләтем – татарларым белән

Бергә чакта гына бәхетле!

 

 

Женева күлендә

Кай илдә, кай җирдә булмадым! –

Һәммәсе уелган күңелгә.

Сагышлы җанымны чайкадым

Саф сулы Женева күлендә.

 

Бу илнең җире саф, суы саф, –

Ләкин ул минеке түгел лә...

Язмышым язылган Казанда,

Иделдә һәм Кабан күлендә.

 

Болакның болганчык сулары,

Иделнең каралган ак ташы...

Женева күленең саф суы

Җанымда Иделгә тоташты.

 

Рәссам

Әйдә рәсем ясыйм әле –

Булсын бер кызык.

Томаны ак кәгазь булыр,

Яңгыры – сызык.

 

Аннары сине ясармын

Яңгыр эчендә,

Ә күлмәгең яшел булыр –

Урман төсендә.

 

Күз ясармын, зәңгәр буяу

Табалсам әгәр, –

Чөнки синең күзләрең бит

Сагыштай зәңгәр.

 

Тын калырмын, күзләреңдә

Күренгәч яшьләр.

Шул чагында йөрәгемдә

Яшеннәр яшнәр.

 

 

Тегермән

Илем хаста,телем аста...

Ни калыр оныгыма?

Тегермән ташы әйләнә,

Тик чыкмый оны гына.

 

 

«Әтисез» бала

Көтелмәгән бер дәвамы булып

Мәхәббәтсез корган чатырның,

Карында ук йодрык төя-төя

Ул әтисен, гүя, чакырды.

 

 

Соңгы сүзем...

Мин дөньяга татар булып килдем,

Татар булып яшим, яшәрмен!

Газраилем миңа сүз катканда,

Туган телдә аңа дәшәрмен...

 

 

Мәҗүси

Мин, кыйбламны эзли-эзли,

Берүзем җир буйлап барам.

Язлар белән яшелләнәм,

Кышлар белән чал агарам.

 

Оҗмахым да – бу тормышым,

Тәмугым да – бу тормышым...

Әкиятләргә ышанырга,

Табынырга күп тырыштым.

 

Барып кердем урманнарга,

Килеп чыктым киң кырларга...

Сызгырмадым урманнарда,

Ашыкмадым җыр җырларга.

 

Оста барда, телең тый, ди...

Телем тыйдым, тургай барда.

Бәхет керсә төшләремә,

Куркып яттым уянырга.

 

Сокландым мин имәннәргә,

Сокландым мин усакларга...

Агачларны бергә җыеп,

Их, бер кысып кочакларга!

 

Мин нарасый бала бугай...

Шаман кебек шашып көлдем,

Барып чыктым җир читенә...

Очрамады миңа үлем.

 

Очсам – күгем, йөзсәм – күлем,

Иярләнгән атым көтә...

Бер мәҗүси бала кебек –

Табынам гел табигатькә.

Реклама