Логотип Казан Утлары
Хикәя

Лаләләр (хикәя)

Бүлмә кысан иде.

Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә.

Шәкерт акшарланган дивардагы уемтыктан уймак кадәр пыяла савыт чыгарды. Көнгә таба борылып, каш турысына күтәрде. Төбәлеп бакты.

Риваяти Фәрһаднең йөрәк суты сыман кырмызы буяу!

Аны, май кушып, шушы куелыкка, шушы җетелеккә, шушы бербөтен камиллеккә җиткергәнче, никадәр бөҗәкне сытып он итәргә кирәк икән? Игътибар илә карасаң, арада үлеп өлгермәгәннәре дә бихисап, диярсең: буяу кымшана, буяу тере иде...

Шәкерт, аякларын шәрекъчә бөкләп, идәнгә утырды. Тезләренә ләүхен1  салды. Катыргыдагы тонык сызыклар буенча караташын батырып уздырды. Аннары каурый каләмгә үрелде...

Әмма палас өстенә сузылган бармаклар һавада эленеп калды. Үзе дә искәрмәстән:

– Каң-каң! – дип куйды ул.

Ашыкмыйча гына урыныннан торды. Чуарланган челтәр янына барып басты. Тәрәзә ачты. Йөзенә кайнар коры җил агымы бәрелде.

Җилдән тозлы тәм килә иде... Шәкертнең карашы нәрсәдер эзләгән шикелле офыкларны капшады. 

Яңадан бер хәтереннән кичерде ул: анда, ил-суларның аръягында, кош очып җитмәс ераклыкта, бөтенләй башка дөнья бар...

Анда бөтенләй башка тормыш кайный.

Үз ыгы-зыгысында.

Ансыз гына.

***

Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр.

Кирәксез нечкә хисләрне җаннан кагып, егетләрчә саубуллаштык. Билгеле, барысы да имин сәфәр теләде.

Иң ахырдан Аида белән күзгә-күз орыныштык. Аида – үзгә шул. Идарәдәге башка хезмәттәшләр кебек түгел.

Беркемгә охшатмыйча, йөрәгеннән өзеп озаткандай, муеныма сарылды:

– Миңа Бохарадан кояш, тәмлүшкә һәм... алсу чәчкә алып кайт, яме?

Аның кайнар тыны баш миен эретерлек иде. Һушым, тамырын җуйган люстрага бәрабәр, идәнгә чәчрәде. Кочактан чыгуга өшеп киттем.

– Килештекме?

– Моңа җавап та бирәсемени әле? – дидем, исәнгерәгән халәттә. – Ым кагуың да җитә.

– Хуш.

Аиданың татарчасы шактый нык иде:

– Бу – хушлашу гына түгел бит?

– Юк.

– Әйе алайса?

– Әйе.

Шулай аерылыштык.

Минем, аэропортка юнәлгәнче, өйгә чабып, чүпрәк-чапрак җыясы, паспортны табасы, чырайны шомартасы бар иде.

Тамак төбе дә ничектер кымырҗап, кипшереп торамы соң?..

Тәүге мәртәбә очкычка утыруым лабаса!

Юл аягына, дип кенә инде.

***

Димәк ки...

Республика Шиһабетдин Мәрҗанинең олуг юбилеена әзерләнә иде.

Ел дәвамында башкарыласы эшләр аерым планга тупланды. Бусы яхшы иде, әлбәттә.

Әмма, гадәттәгечә, күләм артыннан куып, чараларның эресе-вагы, кирәксезе-кирәге – һәммәсе дә шыплап тутырылды аңа. Мин, дәүләт хезмәткәре буларак, бусын да начар дип әйтә алмыйм.

План шунда ук тормышка ашырыла башлады.

Мәшһүр мәгърифәтченең биографиясе, цитаталары, сурәтләре тупланган панно эшләнде. Гыйнварда ук. Календарьлы, затлы, саллы итеп. Башта, һиммәтле һәдия кебек, сырлана-сайлана, җитди адреслар буенча гына таратылды ул. Аннары ел ахыры җитәрәк экономиянең кирәгеннән артык экономияле булуы ачыклангач, бюджет оешмаларына да өлеш тиде.

Ул көннәрдә республика яңа юбилейга әзерләнә иде инде... 

Хәер, вакыйгаларны ашыктырып җибәрдем бугай.

Сүз башына чигенеп әйтәсе килгәнем шул: әлеге планда Бохараның «Әмир Гарәп» мәдрәсәсенә истәлек тактасы кую да каралган иде. Мәрҗани хәзрәтләре анда бик озак еллар буе белем эстәгән.

Бусы – яхшы.

Әмма нәрсә ул Бохара?

Ничек ул Бохара?

Кайда ул?

Аны арыш ипиенең өстенә ягып ашыйлармы, астынамы, дигәндәй...

Киңәшмә вакытында берничә маңгайга төртеп:

– Сез!.. Ачыклап кайтыгыз, – диделәр.

Безнең эштә командировкалар еш тәтеп тормый. Бигрәк тә чит илгә. Бигрәк тә хөкүмәт хисабына. Шуңа күрә бу йөкләмәне, ничектер, сукранмыйча, хәтта үзенә бер энтузиазм белән кабул иттек:

– Баш өсте!

***

Аэропорт эчпошыргыч зур иде.

Без өчәү – бик кечкенә.

Берәү – министрлыктан, берәү – Диния нәзарәтеннән, берәү – мин.

Әйе, өчәү.

Табышып бетәрбезме, дип борчылдым.

Бәхетемә, озак та үтмәде, ишек түрендә Рафаэль күренде. Исәнләштек.

Бераздан чалма-чапанга төренгән хәзрәт җитеште.

Исәнләштек.

Делегация җыелып бетте.

Җөмләдән, Рафаэль – аның җитәкчесе иде.

Кая барганымны белми бара торгач, мин урманга кереп адашкан сарык хәлендә калдым. Кайсы як – уң, кайсы як – сул? Мәгърип кайда, мәшрикъ кайда? Ас? Өс? Юл ничек? Очраклы рәвештә «яшел коридор»га тарыгач та, эчкәре узарга базмадым. Тупланып җитүебезне көттем. Белер-белмәс юл күрсәтү Ленин бабайга гына килешкән.

Өчәүләп паспорт тикшертергә бастык.

Шунда хәзрәт, аңкавына нидер атып, авызын каплады.

– Элек тел астына үлән салып йөри идем, – диде, кабаланып. – Бусы куәтлерәк нәрсә. Юкса, баш мие түнеп бетми...

Аның сүзләре шактый дөнья күреп өлгергән мине дә сискәндерде. Төсем үзгәрүеннән сәерсенепме:

– «Драмина», – дип өстәргә кирәк тапты ул. Кулында чуар дару кабы үсеп чыкты. – Биеклектә чайпалуны авыр кичерәм...

Тутырып:

– Дурак! – диде эчке тавыш.

Хәзрәтне чик аша авырсынып кына уздырдылар. Тегеләй күз тектеләр, болай. Елмаерга куштылар, каш җыерырга. Профилен карадылар, анфасын...

Ахырдан аңа тиешле «Хәерле юл!» да, иясенә ияреп өлгермичә, минем чырайга бәрелде.

Хәер, үзем дә бераз таптаныбрак тордым. 

– Сәфәрегезнең максаты?

– Командировка, – дидем.

– Ялгызмы?

– Юк. Делегация белән. Хәзрәт яңа үтте әнә...

Шушы төштә чал дөнья чак кына тәшвишләнеп алды. Тикшерүче ханым, шаять:

– Сез дә... хәзрәтмени? – дип аныкларга теләгәндер.

Мин аны:

– Сез дә... делегациядәмени? – дип аңладым.

Ул исә, гомумән, көтелмәгәнчә, кыскартып:

– Сез дә... мени? – дип сорады.

Бу вакытка минем тамак төбе кипшереп тормый иде инде...

Һич каушамыйча:

– Әйе, – дидем, иркен сулап.

Ханым сары май шикелле эреп китте. Авызы ерылды. Нишләптер. Алсу мөһер сугылган паспорт учыма шуып керде.

– Рәхим итегез! Хәерле юл! Ышанычлы кеше булуым йөземә чыккан, күрәсең.

***

Карап торышка очкыч – канатлы электричка икән!..

Шундый ук кәнәфи. Шундый ук багаж киштәсе.

Әмма электричкадан аермалы буларак, монда юл буе билет тикшереп йөрмиләр. Һәм, ихтимал, «куян» ишеләрне ишектән куып та төшермиләрдер.

Җирдән кубу халәте искиткеч иде.

Бәдәнемне ташлап, биеклеккә җанымны гына алдым гүя.

Гарешкә ашкандай. Тфү – өч тапкыр!..

Җиңелчә баш әйләнде. Авырлык җуелды.

Авышып менү сәер иде. Кәкре каенга терәтелгән сыман.

Колак эчендә нидер сынды. Әүвәл – берсендә, соңыннан – икенчесендә.

Озакламый ап-ак томанга чумдык.

Аяк астында иксез-чиксез юрган кабарынып чыкты.

Аның ертыклары аша яктылык, йортлар, биналар шәйләнде.

Мин, ниһаять, Җирнең тарту көченнән арынып, аклык, тоташ аклык эчендә калуымны аңладым.

Калак сөякләре авыртып куйды.

Канат урыны.

***

Очкыч Ташкент аэропортына төшкәндә, кояш баеган иде инде. Бүген монда кунсак, иртәгәсен Бохарага кузгаласы.

Аңарчы минем төнге шәһәрне күрәсем килде.

Бәлки, берәр кумырыкта яшь Такташка тарылыр?

Яшь, дип... Картлык аңа орынмаган да.

Әллә орынганмы?

Бәлки, кабер авызына тәмам чаларган, тузган, янган хәлдә барып аугандыр ул? Андыйлар гомерлеккә җитәсе коры-сарыны берәмтекләп тота белми. Олавы белән утка томырып көл итә. Шул вакытта дөнья беразга гына булса да яктырып ала.

Юк, миңа Такташ очрамаячак.

Чынбарлыкның күзенә карап яшәргә кирәк.

Такташ Казанда. Такташ үле.

Рафаэль, эш күплегенә сылтап, номерына посты. Калган икебез (ике эшлексез, димәк) җилләнеп кайтырга уйладык.

Ишекнең ябылуын ишетүгә:

– Әссәлам! – диде хәзрәт.

– Вәссәлам! – дигән җавап иреште.

Урам, төн пәрдәсен этеп, яңа танышларын шәһәр түренә озатты. Ташкент җылы иде.

Мондагы гыйнварны авыз тутырып гыйнвар, дисәң, шул мизгелдә үк безнең Шүрәле үзен Кар кызы дип игълан итәчәк, көт тә тор!

Агачлар шау бөредә.

Өрфиядәй һавага салкынча язгы сафлык сеңгән.

Һәр тараф – пөхтәлек.

Машиналар күп түгел. Алары да юл йөрү кагыйдәләрен санга сугып бетерми икән. Хәзрәтне берәү зебрасы-ние белән бергә бәреп китә язды. Сүз уңаеннан, шунда мин аның сүгенүгә хирыслыгын ачыкладым.

Гарәпчә – тозлап-борычлап!

Мин ул телне әлләни белмим үзе. Бөтенләй белмим хәтта. Әмма башны түмәр салырга әзермен: андый интонация белән салават укымыйлар.

Без Эчке эшләр вәзирлеген арттан урап уздык. Космонавтлар монументына кагылдык. Хыялга тиң Зәңгәр гөмбәзләр бульварын кичтек. Аңардан соң уңга каерып, күпмедер баргач та, Туран әмире Аксак Тимер хозурына килеп чыктык. Гайрәтле иде ул, бөек иде. Мәгърур иде!

Тимурилар музееннан сулга салуладык.

Отыры күз алдында Олы Мәҗлес, Хөкүмәт биналары калыкты. Мөстәкыйльлек мәйданына аяк басып карадык. Аның иркендә без татарга да рәхәт иде...

Һич уйламаганда, Шәрәф Рәшидовның бил буе сынына юлыктык. Мин тулар-тулмас хәтер сандыгын капшадым. Совет Үзбәкстаны җитәкчесе. Брежневның якын дусты.

– Мамыктан үзенә аркан үргән кеше, – дип өстәде хәзрәт. – Монда әлегәчә шәхес культы чәчәк ата, диләр.

– Белмим.

Хәлбуки, шушы һәйкәл янында Аксак Тимернең аты да горуранәрәк күренә иде...

Без кайтырга борылдык. Икенче мәртәбә гөмбәзләр бульварыннан үттек. Бу юлы – алдын-артын бутап. Композитор Юныс Рәҗәби барельефына җиттек. Шунда озын, иркен һәм яп-якты проспектны капыл караңгылык өзде. Ары таба куе төнне ерып атладык.

Озакламый «Шәрекъ» сүзенә тезелгән хәрефләр балкышы күзне кырды.

Безнең отель иде бу.

***

Иртәгәсен әче таңнан торып, юлга кузгалдык. Уртак вагонга туры килсәк тә, билетларны аерым-аерым юнәткәнгә, өчебез өч урынга арка терәдек.

Алар икесе алгарак урнашты.

Мин юл буе йокы исереклегеннән арына алмый изаландым. Һушым җыелган саен борын төбендә хәзрәтнең чалмасы уйнады. Аны тануга, кыйбламның җуелмавына куанып, кабаттан сүнә бардым.

Рафаэль дә ориентир булырдай югыйсә. Мәгълүматлы. Тыныч. Төпле. «Җиде кат үлчә...» мәкале танышмы икән аңа? Юктыр, мөгаен. Ул һәрвакыт сигез тапкыр үлчи. Һәм беркайчан да кисми. Чөнки бер киселгәннең кире ябышмавын яхшы белә. Аның белән эш кыру җиңел. Чабуыннан ычкынмасаң, аждаһаның авызына тереләй кереп, арт шәрифеннән исән-имин чыгасың.

Ләкин ул хәзрәттән кыскарак. Мин аны биек терәүле утыргычлар арасыннан таба алмадым.

Сыңар күзем чалмада булса, икенче сыңары – тәрәзәдә иде. Анда – сап-сары, кайбер урыннары хәтта агарып калган коры басулар...

Буй-буй канаулар ерылган...

Анда – җиләк-җимештән сыгылып төшәчәк шәрә үсенте-куаклар... Анда – арматурадан корылган койма-капкалар...

Озакламый йөзем сабаклары сарылып, аларны җәннәт капусы итәчәк.

Анда – чалыш чагылышым.

Гүзәл пейзажны бозып тора.

***

Безне вокзалда ук каршы алдылар.

Күрештек, таныштык.

Туризм департаменты егетләре икән. Яшьтиләр үзе.

Куш авыздан:

– Xush kelibsiz! – диделәр.

Имгәтелгән татар теле колакны сыдырып узды. Ят хәрефләр шулай тәэсир иттеме? Үзбәкстан утызынчы елын ышанычлы адымнар белән яңалифкә күчү юлында иде.

– Саумысыз! – дидек, урыс имласында.

Ары таба алар үзләренчә әйткәнне без үзебезчә ишетергә күнектек.

– Хаким урынбасары Шәһрияров сезне өйләдән соң көтә, – диделәр.

Аңарчы вакыт бар иде әле.

Иң беренче эш итеп, иңдәге йөктән арынасы, өстәге сәфәр тузаныннан кагынасы, чайканып аласы килде. Букча төбендә аунаган кәчтүм-чалбарны хуш тәнгә үтүкләп кигәч тә, фырт кияү төсле ясанып-сибенеп, теләсә кая барырга ярый иде.

Борынгы шәһәрнең күз алмасына тиң «Күгелдаш» отеленә урнаштык.

Атаклы мәдрәсәнең адашына.

Алар бер-берсеннән кул сузымы ераклыкта гына иде.

Ләб-и-Хаус мәйданында.

Без моны соңрак белдек, билгеле.

Гыйнвар – бу яклар өчен буш, иписез вакыт булып чыкты. Туристлар өере майга таба гына ябырылачак әле. Хәзер суык, диләр: термометр ун градус җылы күрсәтә.

Миһман2  йортлары, чәйханәләр, базарлар – барысының да! – кышкы аю ише, уйкулы-уяулы хәлдә, бармак суырган чагына тарыдык.

Бохара кеше-карага тансыклаган иде.

Безне отельдә гуманитар ярдәм сыман кабул иттеләр...

Күңел тулды.

Букча бушады.

Иң ахырдан муенга галстук тагылды.

Хәзерләнеп беттек.

Без чыкканчы, егетләрнең берсе эзен суыткан иде инде. Икенчесе, үзен Җиһангир дип таныштырганы, ресепшендагы күн көрсиеннән купты:

– Чәйлибезме?

Йөрәк астында нәрсәдер хуплап, тавыш бирде.

Тар урамнар аша үтеп, Хуҗа Насретдин һәйкәленә якынлаштык. Каршыда – исеңне җуярлык манзара ачылды.

Ләб-и-Хаус!

Ясалма сулык тирәли укмашкан пулатлар ансамбле.

Борынгы китаплардан кагып төшерелгән тере әкият, тере могҗиза!

Бохара – тулаем шундый иде.

Надир Диванбәге ханәкәсе3 кырындагы ресторанга кереп сыендык. Өстәлгә сый-нигъмәт бөялде: өресе мәмрәп торган шурпа, кыздырылган ит, ирен тиюгә эрегән кәбаб, пылау – буларын сулауга миңгерәрсең, валлаһи! Табагы белән җиләк-җимеш. Тәм-том. Чәйнектән елга урынына агылган чәй.

Бераз алга күчеп, икърар итим: без биредә кадер-хөрмәттән өзелмәдек. Сәгате җиттеме – һәрвакыт, һәркайда ачык чырай, мул табын булды. Мин берничә тапкыр түш кесәмә үрелеп карадым. Әмма хәзрәт, кулыма суккандай караш атып, ихлас ниятемнән кайтарды:

– Куй, шәрекътә шулай гадәтләнгән! Рәнҗетерсең...

Аннары, койрык маеның ахыргы кисәген шәштән суырып:

– Кунак – хуҗаның ишәге, – дип өстәде.

Хәзер өстеңә атланып йөрсәләр дә, сүз әйтә алмыйсың инде. Боларда «чәйләү» мондый булгач, «ашау» нинди икән соң? Тууыннан бирле диета саклаучы Аида күз алдыма килеп басты. Мин аның куркыныч төшенә үтеп кердем гүя. 

***

Хушланганнан соң хакимияткә киттек.

Батырҗан әкә Шәһрияров безне ишек төбендә үк каршылады, түрдән уздырды. Сохбәтләштек. Бик җылы, җанлы әңгәмә оешты.

– Шиһабетдин Мәрҗани – бөек шәхес, – диде ул.– Эшнең безгә караган өлешен кызу тотарбыз. Документлар тиз арада хаким өстәленә ятар.

Татарстан, татар халкы, аерым алганда, «Ак барс» командасы турында матур-матур фикерләр ишеттек. Авызыннан болай кош очырган кешенең сөйләме, һичшиксез, нәрсәдер сорап тәмамланырга тиеш иде. 

Һәм – үтәли бактым!

Йомгаклар алдыннан ул, кабыгына яшеренмичә:

– Бездән өстәмә ярдәм кирәкме? – дип, җанын ачты.

Рәнҗетмәс өчен генә дә баш кагарсың.

Юкса, нинди ярдәм тагы? Иң югары катта хуплау тапкан килеш! Татарстан, әлбәттә, барлык чыгымнарны үзе күтәрәчәк. Сынчысын да табачак, язуын да төшерәчәк, тактасын китереп урнаштырачак та. Әйткәндәй, текстны өч телдә язарга карар кылынды: үзбәкчә, урысча, татарча (латин имласында). Ләкин «Әмир Гарәп» зур. Җитмәсә, ЮНЕСКО мирасы.

– Тышкы яктан мәдрәсә диварына кадак кагарга ярамый, – диделәр.

Казанда бу мәсьәлә җиңел хәл ителер иде...

Без формализм яклы түгел.

Монда исә күнәргә туры килде.

Батырҗан әкә:

– Җиһангир – күзем-колагым, – дип саубуллашты.

– Аны тулысынча сезнең ихтыярга тапшырам. Үзе шунда ук хезмәткәренә борылды: – Кунаклар чәйләгән идеме? Бертавыштан:

– Әйе! – дидек.

– Хушыгыз алайса.

– Рәхмәт!

Күктә эри барган кояшның кайнар нуры йөрәк тамырына тамды. Күңелнең иң караңгы почмагы да яктырып китте. Бөтен буыннарга җылылык таралды. Истирахәт хисләрдә чайкалган көйгә күкрәк киерәсе килде.

Хәзрәт:

– Сөбханәкә Тәгаләнең биргәненә шөкер! – дип җөпләп куйды. Без данлыклы «Әмир Гарәп»кә юнәлдек. Мәдрәсә мөдире хәбәрдар – ул делегацияне көтеп тора иде инде. Татар тотып карамыйча ышанмый. Истәлек тактасы куелачак урынны бергәләп ачыкларга, тәгаенләргә килештек. Мәрҗани турында сүз бара лабаса! Монда ордым-бәрдем эш йөртергә ярамый. Без беренче очраган нүешкә разый түгел.

Бусы хәл ителгәннән соң, тактаның якынча үлчәмнәрен исәпләп, сызымнарын сызып, кайтыр юлга кузгалырга да мөмкин иде. Аңарчы беркадәр күчтәнәч-һәдия җыеп өлгерсәк, яхшы.

Без Бохара өстеннән кояш белән бергә югалырбыз.

Саба җилләре уянганда, эзебез дә калмас.

Яңа көн безне юксыныр.

***
Бохара-и-Шәриф!

Бу могҗизаның чынбарлык булуына мәңге төшенеп җитмәслек! Мондый корылмаларны кеше кулы торгыза аламыни?

Хәзрәт кичерсен: илаһның шатлыклы күз яшеннән яралган шәһәрдер бу! Югыйсә сулуга кабарлык матурлыкларны тагын ничек аклап, ничек аңлап булсын? 
Мин аның чеметемен дә тел белән сурәтләүдән гаҗиз.

Бохара – таштан язылган шигырь.

Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк. Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең!

Илаһи хозурлык!

Па-и-Кәлән мәйданына аяк басуга берничә гасыр артка чигерелеп куясың гүя. Аннары әкренләп кенә, бүгенеңә кайта башлыйсың. Һәр адым – бер чор.

Саманилар, Шәйбанилар, Аштарханилар, Мангытлар дәвере... Әнә риваяти Сиявуш, үгез тиресен телеп, Арк кальгасының чикләрен билгели...

Әнә Бохараны аударган Чыңгыз хан әгъла4 Кәлән манарасы каршында тораташ басып тора. Манара – биек! Карашың – очына җитмәслек! Өскә төбәлгәндә, җиһангирның очлымы төшеп китә. Җиз башлыгын күтәреп алырга дип, җиргә иелә ул һәм... үзе дә искәрмәстән аһ итә:

– Син мине тезләндердең түгелме соң, Бохара?..

Әнә Йәмән әмире Габдуллага мәдрәсә корыр өчен Гобәйдулла хан өч мең фарсы әсирен коллыкка сата...

Әнә Шиһабишәкерт «Күгелдаш» көтепханәсендә «Вафийәтел-әсляф» рисаләсенең5 тәүге җөмләләрен кәгазьгә төшерә...

Бу туфрак изге суфыйларның, әүлияләрнең сөяге белән ашланган.

Монда һәр калкулыктан яктылык, гыйрфан тарала!

Илаһи мөкатдәслек!

Фани дөньяга килеп, Бохараны күрми китү – сукыр килеш туып, кояшны күрми яшәүгә бәрабәр.

Мин Җир йөзендә моннан да гүзәлрәк урын барлыгына ышанмыйм.

Бохара – гыйффәтле шәрекъ шаһинәсе!

Мин башымны җуеп гашыйк булдым аңа. 

(Дәвамы бар)

1 Ләүх – такта.

2 Миһман – кунак.

3  Ханәкә – суфыйлар торагы.

4 Әгъла – бик яхшы, матур.

5  Рисалә – әсәр, китап.

* Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Хикәя» номинациясендә  1 урын алган әсәр.

(Дәвамы бар)