Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЛ-ЧУЛМАН ТӨБӘГЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ: ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ

Гарәбстандагы ислам 

Гарәбстанда ислам дине тарафдарларының урта гасырларда дәүләт белән идарә итү, икътисад, мәдәният һәм фән өлкәләрендә югары казанышларга ирешүе «мөселман цивилизациясе» дигән төшенчә барлыкка китерә. Урта гасырларда безнең борынгы төрки бабаларыбызның мәдәни һәм көндәлек тормышындагы яңарыш һәм алгарыш та, шиксез, ислам динен кабул итү – мөселман цивилизациясенә кушылу белән бәйле була. 

Гарәбстан ярымутравының Мәккә шәһәрендә 40 яшьлек Мөхәммәд пәйгамбәргә (570-632) 610 елда Коръән аятьләре иңә башлау һәм аның яңа динне дәгъватләүгә алынуы дөньяда ислам тәгълиматы һәм хокукы барлыкка килүнең башлангычы дип санала. Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдарлары белән 622 елда Мәдинә шәһәренә күченгәч, мөселманнар җәмгыяте тагын да зурая һәм көчәя. 

Мөхәммәд пәйгамбәр кыска гына гомерендә кешенең иманын һәм Аллага мөнәсәбәтен билгеләгән, төгәл ритуаллар тәртибендәге ислам тәгълиматын һәм дин хокукының гомуми нигезләрен булдыра. Үзеннән соң васыять итеп, ул иҗтимагый һәм икътисади үсеш дәрәҗәләре, тормыш һәм хуҗалык итү рәвешләре, телләре һәм горефгадәтләре ягыннан бер-берсеннән нык аерылып торган кабилә-халыкларга бер кавемгә берләшү кирәклеге хакында эчке үзаң формалаштырырлык дини күзаллау-концепция калдыра. Ул оештырган мөселман җәмгыятен әле салым һәм финанс системасы, кануннары һәм чиновниклары булган дәүләт дип әйтеп булмас. Мөселманнарның берләшүе дә, нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр шәхесенә бәйле: тирә-яктагы мәҗүси кабиләләрнең аңа биргән тугрылык турындагы антларына нигезләнә. Гарәбстанда яшәгән мәҗүсиләрнең ислам динен кабул итүләре, шулай ук, Мөхәммәд пәйгамбәр төзегән иҗтимагый берләшмәгә керү шарты һәм формасы була. 

Исламның Гарәбстан ярымутравында гына калмыйча, дөньякүләм күренешкә әверелүендә, дини дәвамчанлыкны тәэмин итеп һәм үстереп, өммәтне рухландырып, мөселман хокукы доктринасын булдырып, сәяси яктан көчәйтеп һәм мөселманнарны Җир шарында иң алдынгы, белемле һәм югары мәдәниятле цивилизация итеп коруда төп рольне Пәйгамбәр вафатыннан соң идарә иткән Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Гали хәлиф, шулай ук Өммәвиләр һәм Габбасилар хәлифәтләре җитәкчеләре уйный.

Мөхәммәд пәйгамбәрне дин кардәшләре дини тәгълимат таратучы Остаз һәм җәмәгать намазларын җитәкләүче Рухани, Сәяси җитәкче һәм Баш казый буларак таныйлар (Большаков О.Г. История халифата. Т.1. Ислам в Аравии. 570-633. М., 1989. С.187, 188). Шул сәбәпле аның вафатыннан соң мөселман җәмгыятендә сәяси җитәкче билгеләү мәсьәләсе туа. Бу катлаулы мәсьәлә мөселман җәмгыяте тарафыннан үз кулында дөньяви һәм дини хакимиятне туплаган яңа идарәчене – хәлифне – сайлау юлы белән хәл ителә. 

Әйтергә кирәк, хәлифкә хакимият Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан васыять итеп тапшырылмый. Пәйгамбәрнең үзеннән аермалы буларак, хәлифнең җәмәгать гыйбадәте белән җитәкчелек итүе дә сакраль мәгънәсен югалта, намаз уку тәртибен яхшы белгән һәрбер мөселман башкара торган эш булып китә. 

Беренче хәлифне сайлауда катнашкан мөселманнар арасында ике төрле фикер урнаша. Берәүләр Пәйгамбәрнең Гайшә исемле хатынының әтисе, эш-гамәлләре белән халыкта тирән ихтирам казанган Әбүбәкерне сайларга чакыралар, икенчеләре исә хакимиятне Пәйгамбәрнең кан кардәшенә – аның туганы һәм кияве Али ибне ӘбүТалибка тапшыруны хуплый. Шул рәвешле бүленгән ике төркем берникадәр вакыттан соң мөселман җәмгыятенең сөнниләргә һәм шигыйларга аерылуына сәбәп була. 

Исламнан ваз кичкән, без Мөхәммәд пәйгамбәргә ант иттек дип, яңа хәлифне танырга теләмәгән кабиләләргә каршы көрәшеп, беренче хәлиф Әбүбәкер хакимлеген бөтен Гарәбстан ярымутравына тарата. Гомумән, беренче дүрт хәлиф идарә иткән елларда яңа оешып килүче дәүләтнең чикләре тагын да киңәя, исламны күп халыклар кабул итә, диннең төп чыганагы булган Коръән текстлары туплана, системага китерелә башлый һәм Изге китапның бердәнбер текстын булдыруга зур көч сарыф ителә. Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре җыела, текстларның дөреслеген тикшерү һәм тәртипкә салу юнәлешендә хезмәт башкарыла. Бер үк вакытта, Госман хәлифтән башлап, дәүләттә төрле фетнәләр арта, шул сәбәпле соңгы ике хәлиф дин кардәшләре тарафыннан үтерелә.

Дәүләттә хакимият Өммәвиләр (661-750) кулына күчкәч, хәлифләрне халык тарафыннан сайлап кую гамәле юкка чыгарыла, хакимиятне тапшыруның яңа тәртибе урнаша: бу нәселдән һәммәсе 14 кеше тәхеттә утыра. Башкала Күфәдән Дәмәшекъ шәһәренә күчерелә.

Өммәвиләр хәлифәтенең чикләре байлык туплауны максат итеп куйган басып алулар хисабына нык киңәя: Төньяк Африка, Төньяк Һиндстан, хәзерге Испания һәм Португалия җирләре, Төркестан, Сәмәрканд, Урта диңгез утраулары, Сицилия һ.б. мөселманнар кулына күчә. 712 елда гарәпләр Сәмәркандка һәм Харәземгә, бер елдан Чәчкандкә (Ташкент) бәреп керәләр, 714 елда Фирганә үзәненә хуҗа булалар. Шул рәвешле, бу төбәктә ислам дине таралу өчен сәяси һәм хокукый нигез барлыкка килә. Яңа динне җирле кабиләләр арасында таратуда хакимият зур тырышлык куя. 737 елда Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән идарә итүче Мәрван Хәзәр дәүләтен җиңә, аның яһүд динендәге каһанын исламга китерә. 

Мөселманнар басып алынган илләрдә мәҗбүри исламлаштыру белән шөгыльләнмиләр, киресенчә, алар җирле халыкны җәберләмәскә һәм гадел идарә итәргә тырышалар. Яңа динне кавемнәр, нигездә, мөселман булмаган затларга дәүләт тарафыннан салына торган махсус салымнан (хараҗ) котылу өчен кабул итә (хараҗның күләме җыелган уңышның 1/3дән – 2/3 өлешенә кадәр була) (Махмутов М.И. Мир ислама. Казань, 2006. С. 135, 136). 

Хәлифәттә күпсанлы реформалар уздырыла. Яңа күренешләр дип, илдә почта хезмәтен кертүне, гарәп теленә дәүләт теле статусы бирүне, акча реформасы ясап, Сасанид һәм Византия тәңкәләрен гарәпләр суккан алтын динар һәм көмеш дирһәм белән алыштыруны, салымнарны кешеләрнең матди хәлләреннән чыгып билгели башлауны атарга мөмкин. 

Баш күтәргән шигыйларга каршы көрәш вакытында тәхеткә башка династия вәкилләре утыра. Габбасилар хәлифәтенең (750-1258) беренче идарәчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең агасының нәсел дәвамчысы Әбү әл-Габбас әс-Сафах була. Габбасилар идарә иткәндә, яңа җирләр яулап алу акрыная, хәлифәттән Испания (Андалузия) һәм Марокко аерылып чыга.

Габбасилар, дәүләт белән идарә итүне камилләштерү максатыннан, Ирандагы хакимият һәм финанс системасын куллана башлыйлар. (Бартольд В.В. Несколько слов об арийской культуре в Средней Азии // Бартольд В.В. Сочинения. Т. II. Ч.1. М., 1964. С. 328). Бу мөселман дәүләтчелегенең тагын да ныгуына китерә. 

Габбасилар хәлифәте заманында сөнни мөселман дөньясының тормышында мөһим булачак дүрт мәзһәб формалаша (X–XIII гасырларда – сигез, XVII–XX йөзләрдә – дүрт: Хәнәфиләр, Мәликиләр, Шәфигыйлар, ханбалитлар). VIII гасырның беренче яртысында Көньяк Гыйракта Ногман әбү-Хәнифә (696-767) тарафыннан нигезләнгән мәзһәб тәгълиматы Урта Азиягә, аннан Кече Азиягә, Идел буена, Һиндстанга тарала. 

Хәлиф Мансур 762 елда башкаланы Сүриядән Гыйракка – Багдад шәһәренә күчерә, шул сәбәпле Фарсы култыгы ягындагы җирләр, Иран һәм Һиндстан белән мәдәни һәм икътисади элемтәләр ныгый. Моның мөһим нәтиҗәсе булып, гарәп мәдәниятенең гарәп-бәдәви мәдәнияте генә булудан туктавы, ягъни аның үсешенә төрле мөселман халыклары мәдәниятләренең тәэсире көчәю тора. Һөнәрчелек һәм сәүдә кайнаган шәһәрләрнең саны арту, аларның, үз чиратында, гыйльми һәм мәдәни үзәкләргә әйләнүе хәлифәттә география, тарих, астрономия, медицина өлкәләренә караган күпсанлы хезмәтләр язылуга китерә.

Әйтергә кирәк, беренче вакытта фәнни белемнәр антик чор язма мирасы, шулай ук Иранда һәм Һиндстанда иҗат ителгән хезмәтләрне гарәп теленә тәрҗемә итү аша туплана. Бигрәк тә Мамун хәлиф (813-833) идарә иткән елларда тәрҗемә эше киң җәелә. Юнан (грек) фәлсәфи фикере нигезендә гарәп фәлсәфәсе барлыкка килә, юнан мантыйк фәне (логика) мөселман дин белеме формалашуга зур йогынты ясый. Тәрҗемәләр аша дөньядагы күпчелек белемнәрне туплаган гарәп телен өйрәнүгә ихтыяҗ арта, бу исә, үз чиратында, гарәп теленең төрле күренешләрен фәнни өйрәнүгә сәбәп була. Габбасилар хәлифәте кешелек тарихына фән, мәгариф, фәлсәфә, мәдәниятнең зур тизлектә үсеше белән кереп кала. (Фильштинский И.М. Арабская литература VIII – IX веков. М., 1978. С.7-8; Бартольд В.В. Культура мусульманства // БартольдВ.В. Сочинения. Т.6. М., 1966. С.163-173) 

Гыйлемнәрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү өчен, VIII гасырда Басра, Күфә, Багдад һ.б. шундый зур шәһәрләрдә фарсыча «әнҗемәиданәш», грекча «академия» дип атала торган, яннарында бай китапханәләре булган гыйлем мәҗлесләре һәм фән йортлары төзелә. (Мәрҗани Ш. «Мөкатдимәтекитабе «Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф»тан кыскартылган тәрҗемәләр // Мәрҗани Ш. Сайланма әсәрләр. Казан, 2018. 77 б.) 

Ш.Мәрҗани беренче дүрт хәлиф, Өммәвиләр һәм Габбасилар хәлифәтләре заманында мөселманнар ясаган кайбер ачышларны санап чыга: 800 елда Багдадта беренче аптека ачу, 469–650 елларда беренче җил тегермәне төзү, 660-661 елларда гарәп саннарын, 900–1001 елларда беренче шикәр куллана башлау, көпчәкләрне хәрәкәткә китерә торган механизмнар уйлап чыгару, шул исәптән, 760-761 елларда беренче механик сәгать эшләү, туп, дары, мылтык кебек кораллар уйлап табу, ефәктән, мамыктан, киндер сүсеннән кәгазь җитештерү, диңгез-океаннарда яңа утраулар ачу һ.б. (Мәрҗани Ш. «Мөкатдимәтекитабе «Вафиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф»тан кыскартылган тәрҗемәләр // Мәрҗани Ш. Сайланма әсәрләр. Казан, 2018. 78-80 б.) 

Гарәбстаннан читтәрәк ислам цивилизациясенең төбәк вариантлары барлыкка килә һәм мөселман язма телләре формалаша. Аларның уртак яклары дип гарәп графикасын, гарәп һәм фарсы сүзләрен күп куллануны күрсәтергә кирәк. Төрки тел мөселманнарның язма теленә әверелә. XII гасырда миссионерлар исламны тарату өчен дини әсәрләрне төрки телдә яза башлыйлар дип, В.В.Бартольд мисалга Әхмәд Ясәвине китерә. (Бартольд В.В. Культура мусульманства. С.193). 

Гомумән, методологик яктан караганда, Урта Азиядә, Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм соңрак Россиядә яшәгән татарлар тудырган мәдәният дөньякүләм ислам мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып, аны үз казанышлары белән баета. 

(Дәвамы бар)