Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗат казаны

Журналыбыз бер гасыр буе каләм әһелләренең иҗат җимешләрен җиз иләктән уздырып, редакцияләп, халкыбызга тәкъдим итә. Бу ифрат җаваплы эш. Чөнки һәр әсәрнең артында автор тора. Ул кайнар уй-кичерешләре белән сугарган хезмәтенең халыкка шул кайнарлыгы белән барып җитүен тетрәнеп көтә. Айлар, еллар буе күңелендә кайнаган уй-хисләрен салган әсәренә әз генә саксыз кагылу да язучының йөрәгенә кадала. Редакция әсәрләргә нинди генә югары идея-эстетик таләпләр белән якын килсә дә, минемчә, журнал авторлар белән чын иҗади мөнәсәбәтне саклап кала алды. 

Бусы язмамның түбәтәе булыр. Яланбаш та бик әйбәт, дисәгез, түбәтәен салдырырсыз. Әмма ташлый күрмәгез. Җир йөзендә гигант таулардай матди һәм рухи байлыкларны исраф итүгә, җимерүгә эчем янганлыктан, мин бала чагымнан ук ипи валчыгыннан алып, сыңар сәдәфкә кадәр сак карыйм. Карун икәнсең, димәгез. Безне – сугыш елы балаларын тормыш шуңа өйрәтте һәм исән калдырды. Кешеләрнең кайнар тире белән тудырылган әйбергә хөрмәт белән карау, һәр нәрсәне чамалап кына, әрәмшәрәм итмичә тоту, ертылса – ямау, өзелсә – бәйләү, сынса – ялгау, купса – беркетү кебек күренешләр безнең өчен язылмаган закон иде. Хәзер генә ул кием-салымны берничә киюгә болгап ату, ризыкны ашап бетермичә түгү, тузарга да уйламаган тормыш кирәк-яракларын чүплеккә озату бүгенге тормышның беркемне дә гаҗәпләндерми торган атрибутларына әверелде. Ә түбәтәйне салдырып куйсагыз, мин аны киләчәктә җай чыкса, бер язмама «кигерермен».

Инде төп сүзгә күчик. Туган авылым Олы Чакмак җидееллык мәктәбендә укыган чак. Бер көнне дәресләр беткәч,  бишенче, алтынчы, җиденче сыйныф балаларын иң зур бүлмәгә җыйдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизә апа Гайнетдинова (җырчы Ләйсән Гыймаеваның әбисе) калын гына журнал тотып керде, безгә аның турында сөйләде. Бу «Совет әдәбияты» журналын минем күргәнем бар, сугыш афәтләрен кичеп исән-сау кайткан Сабир абзый гел шул журналны укып утыра иде. Анда М.Бубенновның «Ак каен» романы басыла башлаган икән. Без шул романны кычкырып укырга тотындык. Беребез аруга, икенчебез укуны дәвам итә. Ул мавыктыргыч шөгыль безне дөрес һәм тиз укырга да, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны бөтен тирәнлеге белән кабул итәргә дә өйрәтте. Мондый укулар ничә мәртәбә булганын хәтерләмим. Тик шунысы бәхәссез, без сугышның ни дәрәҗәдә дәһшәтле икәнлеген аңладык, әтиләребез кебек, колхозын калдырып, кулына корал алган Андрейның фашистларга каршы аяусыз көрәшен күз алдыбызга китердек.  Шуннан бирле «Совет әдәбияты» минем ай саен көтеп ала торган кунагыма әверелде. Чөнки бу вакытта мин мәктәп китапханәсендәге әдәби китапларның шактыен укыган, сүз сәнгатенең тәмен тоя башлаган идем инде. Урта мәктәпне тәмамлаган елда (1958) минем тәүге хикәямә район газетасы оештырган конкурста беренче урынны бирделәр. Бу вакыйга минем «язучы булырга» дигән яшерен хыялыма канат куйды, иҗатка ныклап тартылдым. Ә сөекле журналым кунак кына түгел, киңәшчемә, аерылгысыз юл күрсәтүчемә әйләнде. Язучыларыбызның иң яхшы иҗат үрнәкләрен, әдәби хәрәкәтнең барышына, аерым әсәрләргә багышланган тәнкыйть мәкаләләрен көне-сәгате белән китереп җиткерүче басманы башкача бәяләп тә булмый. Әсәре журналда дөнья күреп, аңа «табадан төшү»гә үк тәнкыйть тә игътибар итсә, язучы икеләтә шатлык кичерә. Минем дә андый дулкынландыргыч вакытым булды. 1992 елда «Казан утлары»ның 10,  11 нче саннарында «Таң җиле» романым дөнья күрде. Ике ай узуга, ягъни 1993 елның гыйнвар саныннан журнал «Безнең тормыш. Безнең әдәбият» исеме астында дискуссия башлап җибәрде. Ул Фоат Галимуллинның «Гыйбрәтләр алсак иде...» дигән зур мәкаләсе белән ачылды. Күренекле тәнкыйтьченең романны үзенә хас тирәнлек белән анализлавы, әсәрнең төп идея-проблемасын баш герой Нуриасманың тормыш рәвеше, эш-гамәлләре аша гаҗәеп әтрафлылык белән ачып бирүе мине чиксез сокландырды. Тәнкыйтьтәге әлеге образны нәкъ мин уйлаганча, гомерем буе гади татар хатынын күңелемдә кадерләп йөрткәнчә аңлаткан иде. Дөньяны туфан суыдай баскан ялганнан безне бары тик Нуриасма кебек мәңге чигенмәс, хакыйкать өчен гомерләрен бирергә дә әзер торучы вөҗданлы татар гына коткара алачак. Ләкин, минем уйлавымча, алар артык күп түгел. 

Ф.Галимуллин әлеге мәкаләсендә соңгы елларда журналда басылган шактый әсәрләрне тикшереп, аларны югары идея-эстетик категорияләр бизмәненә сала һәм язмасын түбәндәге юллар белән төгәлли:

«Күрәбез, соңгы елларда татар прозасында җәмгыятебезнең хәл-әхвәле төрле яклап һәм шактый үтемле яктыртыла. Иң мөһиме – шул мохитнең кешегә тәэсире сәнгать чаралары ярдәмендә өйрәнелә...

Хәзергә әле без каләмдәшләребезнең тәнкыйть белән мавыгып китүләрен дә күреп торабыз. Шулай да әдәбиятта тәнкыйть рухы үзмаксат булып әверелмәсен иде. Безгә бүгенгебезне, киләчәгебезне яхшырак, кешелеклерәк итәргә булышса гына, аның мәгънәсе булыр. Язучының каләме барыннан да элек шуңа хезмәт итәргә тиеш.

Ә сез ничек уйлыйсыз?»

Дискуссиядә чыгыш ясаган авторлардан Г.Тавлин «Иман яңартканда» (№ 2), Ә.Низаметдинов «Кузгалды уйларым...» (№ 3), С.Шәрипов «Хакыйкатьнең ачысы» (№ 3), К.Тимбикова «Энҗеле калфак» (№ 4), Р.Фәизов  «Алда яктылык күренә» (№ 6), Р.Сибат «Борчулар һәм өмет янәшә» (№ 7), Ф.Бәшир «Исә җилләр» (№8) үзләренең мәкаләләрендә минем романга киң тукталып, аңа уңай бәя бирделәр, кайбер концепцияләрем белән бәхәскә дә керделәр. Мин кинәт үсеп киттем. Бу һич тә әллә кем булдым дигән сүз түгел. Язганнарыма тагын да җитдирәк карарга кирәклекне бөтен барлыгым белән, һәр күзәнәгем белән аңлау дигән сүз иде бу. Киләчәктә мин ирешелгән биеклегемнән югарырак күтәрелергә тиешлегемне аңладым һәм шушы бурычка тугры калырга тырыштым. Роман турында журналның зур сөйләшү оештыруы аның китап булып кабат-кабат басылуына уңай йогынты ясамыйча калмагандыр. Татарстан китап нәшрияты аны 1993 елда – 3000, 1994 тә – 20000, шул елны Башкортстанның «Китап» нәшрияты 3000 тираж белән чыгарды.  Халык соравы буенча мин аны 2011 елда үз хисабыма 2000 тираж белән бастырып, тагын укучыларыма юлладым. Бәхетле китап булды ул! Әмма шушы сүзләрне язгач, ул чакта журналның проза бүлеге мөдире булган Тәүфикъ Әйдигә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Тәүфикъ бик таләпчән, үз фикерен дәлилли белә иде. Аның белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, мин әсәрне идея-композицион яктан шактый камилләштерүгә ирештем дип уйлыйм. «Бәхетсезләр бәхете» трилогиямне (2001, 2005, 2007), шактый повесть, хикәяләремне журналга әзерләгәндә, Камил Кәримов белән иҗади аңлашып эшләвебез дә минем өчен осталык мәктәбе булды. Журналны «иҗат казаны» дип атавым юкка гына түгел. Ул казанда кайнау университетта, әдәби курсларда алган белемнәрне конкрет әсәргә әверелдерү тәҗрибәсе булып, өлкән әдипләр иҗатында кала, аларның әсәрләре аша яшьләргә күчә. Журналның бер гасырлык эшчәнлеге турында уйланганда, аның татар телен, культурасын, милләтен үстерү һәм камилләштерүдәге ролен һәр язучы үзенчә тоя, аңлый. Моның өчен илебез тарихын, төзәтә алмаслык ялгышлар, дәһшәтле еллар, үсеш-яңарыш дәверләре аша үтәргә, тормыш белән әдәбиятның мөнәсәбәтен җентекләп күзәтергә, өйрәнергә кирәк.