Гел яхшыга юрасын тик кошлар (дәвамы)

Карак
Бер каракны ябып куйганнар, вәт!
Полковникмы шунда, генералмы
Утыз миллион, имеш, ришвәт алган...
Безнең халык бик канәгать калды.

Өен күрсәттеләр – идрит-кудрит!
Бәдрәфе дә футбол кыры шае.
Унитазы алтын... Күргәннәргә
Йөрәк өянәге булмагае.

И нәфрәтләнде халык унитазга,
И сөенде аннан: шәп эләккән!
Вак иләктән үткәрделәр аны,
Хаклык көтеп якты киләчәктән.

 

 

Сайлаудан соң
Сайлау узып китте тагын.
Кемдер алды алачагын,
Кемдер бирде бирәчәген,
Ачыклады күрәчәген.

Сайлау булды, Җайлау булды,
Майлау булды сөртеп канат.
Сайлау участокларына
И китте халык юргалап.

Сөенеп, гүя сабыйлар,
Сайлыйлар, күрче, сайлыйлар!
Без дә, дип, дөнья тоткасы,
Безне дә санга саныйлар.

Ә заман кемнең заманы?
Күрербез Ходай язганны, –
Әнә тагын чакырганнар
Безгә дип... Олег Газманны.

 

 

 

Куар-код

Кая барып бәрелергә
Белмәгән чаклар була.
Юллар бикле, тел йозаклы,
Күзгә ком җиле тула.

Яфрак астына керсәң дә,
Анда – тышта бер тавыш
Ят телдә майтлап сүгенә...

(Кечкенәдән үк таныш.)

Тышауланган аяк белән
Тик таптанып торасың.
Кычкырасы килә хет бер...
Тик ничек кычкырасың?

Бүтәннәрнең тыны да, дип,
Чыкмый әнә, шым бул син!
Сулама, тышка да чыкма, –
Бар тишегең йомылсын.

Качасы килә дә ансы...
Булмый яңадан туып.
Тик тор! – дим, кая качсаң да,
Куар-код тотар куып.

 

***

Көз җитүен мин, ниһаять төшендем.

Ашыга-ашыга киенделәр кешеләр

Һәм агачлар акрын гына чишенде.

 

***
Ни көтәм? Авызда ачы тәм.
Аяк тавышларын ишетәм.
Кара кайгы, янә мылтык тотып,
Килеп керер кебек ишектән.

 

***

Укмашканнар безгә каршы барча...
Кочак җәйгән идек туганнарча
Без бергә дип... Алар чукмар тоткан
Таркатырга безне парча-парча.

 

***
Җәйрәп ята аста үзәнлек,
Чыдап булмаслык хөр гүзәллек!
Искә төште илдә тиң чаклар,
Хәлләр шундый безнең... түзәрлек...

 

***
Бу болыт кая бара соң?
Туктарга юктыр чарасы...
И койды әллә кайларда,
Чыланды күзең карасы.

 

***
Сулар кибәр җирдә, уалыр таш,
Тик җылы сүз калыр безгә юлдаш.
Чатнар күктә кояш, югалыр баш,
Канат җилпер ул сүз – ишетүче булмас.

 

***
Татлы истәлекләр биләмәсендә
Ышыкландым сагыш күләгәсенә.
Кып-кызыл гөл булып шытты шигырем
Чүп-чар сүзләремнең чүмәләсендә.

 

***
Танымадым авылым урамын –
Хәзер ул нәкъ Рәми язганча тын.
Өч-дүрт бала үтте. Телләре ят.
Оятымнан өнсез-телсез калдым.

 

***
Әвәләндекме балчыкның үзлесеннән, –

Йөзебезгә нинди сагыш эзе сеңгән?
Киек кошлар әллә кая таралышты,
Ә буш басу оеп ята көз исеннән.

 

***
Ком күченә, гомер тиз кичелә,
Сагынырсың моңсу бер кичеңдә
Син мине дә... Кабатланмас бу мәл,
Көзге челлә булыр, көзге челлә.

 

***

Йөрәк бүтән татлы әрнемәс дип

Кул селтәгән идем. Вакыт – табиб.

Кара чәчләрендә адаштым бит!

Коткарыр тик әҗәл, вакыт табып.

 

***
Юлдан яздым тагын, түзмәдем –
Күз нурыңны эчте күзләрем.
Гомер көзләрендә юлыктым да
Сулкылдадым ялгыз, гүзәлем.

 

***
Бердәнберем, дидем... Тел әйтә...
Син бердәнбер түгел, әлбәттә.
Әнә күктә Зөһрә йолдыз яна,
Ул да ялгыз түгел, гадәттә.

 

***
Мин, ахры, тауда туганмын,
Башка гомердә... Юандым
Төшемдә күреп. Эзләмә! –
Суларга төшеп югалдым.

 

***

Яктылыгы да сыек,

Соры, сүрән һәм боек.

Нинди оран ди монда?! –

Сүз дә әйтмиләр кыеп.

 

***

Нидер үтте өйнең түбәсеннән,

Күләгәсе күзне үбә сыман.

Йөз яшерде хәтта тәрәзә дә…

Яшь саркыды керфек арасыннан.

 

***

Кар диңгезен кузгатты җил, алды дулап,

Әйтерсең лә бар дөньяны тотты тулгак.

И чайкалды еракларда, чак күренеп,

Әллә җилкән, әллә адашкан бер куак.

Реклама