Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гел яхшыга юрасын тик кошлар

Төштән соң
Төш вакыты узган инде. Тәрәзәдән
башны сузып күз ташладым үзәннәргә.
Өянкеләр яфрак коя берән-сәрән,
кыргый гөләп ярга ятып өзгәләнә.

Елга тып-тын. Кичке кояш чумып чыккан.
Сулар алсу. Бурлат төсле кайбер төше.
Җил дә исми. Хисләремне үзенә йоткан
дөньяларның төштән соңгы әверелеше.

Әллә ниләр эшләнмичә калган сыман.
Яфрак ята сукмакларга – үкенечләр.
Мин киткәндә әрәмәләр арасыннан,
иярепләр китәр төсле сары төсләр.

Мин юрамыйм
алга таба инде берни...
Шундый көлке, шундый төлке – күрәзәче!
Мин тик күрәм – офыкларда шәфәкъ дөрли,
һәм төшемдә соңгы ярым үрә чәчен...

 

***
Нигә эндәшмисең?

Сизәсеңме
Бер сүз яралганын тып-тын гына?
Тик ул
ничек ярала соң?

Әнә
Нидер
шартлый галәм бушлыгында...
Шәраб эчеп сәрхуш булган шагыйрь
Тәүбә итеп башын игән түбән, –
Сөю хакында сүз әйтер өчен
Вакыт җиткән!
Шушы сүзләр туган:
"Күз яшьләре тамган көйгә,
Әрнеп,
Яза Тәңре кеше тәкъдирләрен..."

Буш далада бер калкулык калыр,
Күмеп китәр аны ачы әрем.

 

***
Аһ, син көз!
Күңел үзгә...
Тезләнәсе килә сары яфракларда...
Үз кешеләр ерагая бара,
Күңел төшә, бәлки, ятракларга?


Аһ, син көз!
Төсләр үзгә...
Кып-кызыл ла Миләш тәлгәшләре.
Мин Өрәңге булып басып торам,
Һәм озатам көзге кәләшләрне.

 

Аһ, син көз!
Син тик сүз лә...
Син бары тик фасыл!
...ул үтәчәк.
Кызыл керфекләре тибрәнә дә,
Күзен кыса миңа бер гөлчәчәк.

***
Кара болыт йөзә иртәдән үк...
Үтәр әле, ачылыр күк йөзе.
Җил исәр дә, үзе белгән якка
Алып китәр бездән юеш көзне.

Әле менә яңгыр сибәләде...
Ачылмады инде, ачылмады! -
Баш өстендә һаман кара болыт,
Керфегемдә – якты тамчылары.

 

***

Яз килгәндә әллә нишли иде,
Күңел диимме соң, йөрәкме?
Безне дөнья дәшми кайгырырга,
Шыпырт шатланырга өйрәтте.

Тик яз быел башкачарак килде,
Һавасы да гүя кургашын,

Гел яхшыга юрасын тик кошлар,
Канатлары нурга уралсын.

Йөрәк минем әллә нишли әле,
Аксап ала кайчак,

Хәтергә
Миннән йөз чөергән бер яр килә,
Их, хәтерне бер җилләтергә!

Ләкин җилләр шундый шыксыз быел,
Яз кояшы шундый караңгы,

Һич чыгасы килми дөньяларга.


Чыгарга да, диләр, ярамый...

 

***

Ындыр артындагы инеш
Көмеш сызык кебек кенә.
Кичәгедәй... нәкъ шул килеш.
Су да шул ук – киребеткән.

Чак күренгән бер көймәгә,
Яшел коймадан үрелеп,
Кул изәдем иртә белән...
Үтте
томанга төренеп.

Гөләп
үкседе тын гына,
Яшел
коймага беректе.
Кояш чагылды чыгында –
Елмаю сыман ирекле!

Кич белән китәрмен моннан.
Көймә туктар, утырырмын.
Инеш томаны ябынган
Төш кебек онытылырмын.

 

Ачыгавыз

Әбиләрдән сабыйларга кадәр

Бар да җырлый. Сәхнә – шыгырым!

Җырның ертыгы юк. Ләкин шунысы –

Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?

 

И биибез аннан. Искитмәле

Көйләр ишетелә якында.

Кеше кубызына бии-бии

Төшеп кала бугай акыл да.

 

Ул чибәрлек ярышлары тагын!

Нәни кызыйлар да мисс-мисс-мисс.

Әниләре гайрәт биреп тора –

Королева булсын! Һәм бик тиз.

 

“Воскрес!” – дип котлап күршеләрне,

Күкәй буяп, шәмнәр кабызып...

Ифтарларда авыз ачабыз без,

Юкса күптән ачык авызлы.

 

Күңел күзе генә йомык бары,

Денең ни дә аңа, җирең ни...

Бар дөньяга мәшһүр ачык авыз –

Тик тел генә анда күренми.