Әдәби берләшмәләрдә
Әдәби берләшмәләрдә
Биектау районы – татар мәдәниятенә, әдәбият-сәнгатенә бик күп мәшһүр шәхесләр биргән төбәк. Композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров; артистлар һәм җырчылар Ситдыйк Айдаров, Галләм Саттаров, Азат Аббасов, Асия Харисова, Клара Хәйретдинова, Рауза Хәбибрахманова, Нариман Гарифуллин; язучылар Галимҗан Мөхәмитшин, Габдулла Шәрәфи, Хәй Вахит, Солтан Шәмси, Ләлә Сабирова, Ирек Сабиров, Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев... Хәсәнгата Габәши, Галимҗан Баруди, бертуган Һади һәм Садри Максудилар, Садретдин Назиров кебек дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, меценатлар...
Җитәкчеләр арасында Биектау районыннан чыккан күпләгән шәхесләрне санап үтәргә мөмкин.
Район Үзәк китапханәсе каршында бу төбәк авылларында яшәүче, күңелләрендә шигырь рухы яшәгән иҗатчыларны бергә туплаган «Каләмдәшләр» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Шулар арасыннан берничә талантлы каләм әһеленең иҗат җимешләрен “Казан утлары”н укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Фирая Абдуллина
Мамадыш районының Иске Комазан авылында туган. 1985 нче елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Биектау районы Мәмдәл авылына укытучы булып килә. 36 ел Мәмдәл урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Ике китап авторы.
***
“Назларыңны бүләк итсәң,
Үлсәм – үкенмәс идем!” –
Өзелеп яратмасам,
Мин болай димәс идем.
Назларыңны татыдым да,
Инде килми үләсе,
Килә сиңа сыенасы,
Онытылып сөясе.
Бераз гына күрми торсам,
Килә кабат күрәсе,
Иңнәреңә үреләсе,
Иренеңнән үбәсе.
Беркемгә дә сөйләмәгән
Серләремне сөйләсе,
Болыннардан чәчәк җыеп,
Чәчләреңә сибәсе.
Сиңа гына хисләремнең
Иң кайнары, иләсе,
“Үлсәм – үкенмәс идем”ем
Булган тукран тәүбәсе.
Зөһрә Хәкимуллина
Биектау районы Мүлмә авылында туган. Мүлмә урта мәктәбен тәмамлагач, Казан кооперация техникумында белем ала. Олы Битаман сельпосында хисапчы булып эшли. Олы Битаман авылында яши.
КАРА КҮЛМӘК
Ялгызлык – кара күлмәк,
Күп гомер кигәнемә.
Бәясе чиксез кыйммәт –
Алмаштым сөйгәнемә.
Үлчәмен җилләр алган,
Изүен төннәр уйган.
Тукыма-төймәләре
Оешкан сагыш-уйдан.
"Кулларың тик тормасын !" –
Җиңнәрем сызгандырган.
Ялгызлык караңгысы
Күпләрдән кызгандырган.
Иркенрәк итәк-чабу,
Чикләми адымнарны.
Тик... саксыз кабалану
Бизәми ханымнарны.
"Тегүче" нигә димен
Корычтан иткән җөен?
Шартлаган көнен җөйнең
Көтепләр йөргән көем.
Анадан-тума калып,
Атасым килә салып!
Әй, язмыш – оста кырыс! –
Кабатлый: "Ныграк тырыш !"
Гомәр Гыйниятов
1954 елның 18 гыйнварында Биектау районының Кондырлы авылында туган. Кондырлы башлангыч, Суыксу сигезьеллык, Дөбьяз урта мәктәпләрендә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанда “Теплоконтроль” заводында эшли. 1990 елдан туган авылында, аннары Суыксу урта мәктәбендә укытучылык хезмәтендә.
Өмет уты
Кичкә кырын эштән кайтып киләм,
Тирә-якны сарган караңгы.
Шугалакта ялгыз фонарь яна.
Әле дә ярый шул ут бар әле.
Мәктәп уты биш ел элек сүнде,
Клуб уты сүнде бу елны.
Өстәгеләр бераз уйлый микән
Шул утларсыз яшәү кыенны?
Шугалакта ялгыз фонарь яна,
Тирә-якны сарган караңгы.
Тик күнелдә өмет уты сүнми –
Әле дә ярый шул ут бар әле!
Әхмәдуллина Диләрә
1956 елның 9 гыйнварында Биектау районы Сая авылында туган. 1973 елда Әлдермеш урта мәктәбен тәмамлый, Сая авылы мәдәният йортында, Сая башлангыч мәктәбендә укытучы, китапханәче булып эшли. 1996 елдан – Биектау Үзәк балалар китапханәсендә, соңыннан район Үзәк китапханәсендә директор урынбасары булып эшли. “Каләмдәшлар” иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
Йөрәк җылы эзли
Көзге җилләр җылы эзләгәндәй,
Тиле йөрәк көтә җылылык.
Җавап бирмәделәр синең хисләр,
Минем мәхәббәткә торырлык.
Мәхәббәттән йөрәк кайнап торса,
Җылыта хәтта көзге җилләрне.
Салкын карашларың өшеттеләр,
Көзге җилдәй минем хисләрне.
Хисләремнән көлеп йөрер булгач,
Нигә йөрәгемне яуладың?
Хыянәтнең нәрсә икәнлеген,
Еллар үткәч кенә аңладым.
Гөлнар Ибраһимова
1958 елның 29 июнендә Ямаширмә авылында туган. Казан дәүләт университетында югары белем алганнан соң Биектау районы Каенлык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Сабырлык
Әйтә иде әнием сабый чакта,
Бу сүз җанга уеп салырлык:
“Авыр чакта, балам, кыен чакта,
Ходай бирсен сиңа сабырлык”.
Төрле вакыт булды дөнья булгач,
Азмы-күпме килде авырлык.
Безне дә бит саклап калды һаман
Әнә шушы олы сабырлык.
Үсеп, кеше булу өчен җирдә,
Әти-әнигә без сарылдык,
Түздек, үстек, кеше булыр өчен
Ярдәм итте безгә сабырлык.
Ел артыннан еллар уза торды,
Инде бездән гыйбрәт алырлык,
Һәм әйтерлек: ярый әле бездә
Яши әле, яши сабырлык!
Ринат Сабирҗанов
1965 елда Казаклар авылында туган. Башта туган авылында сигез класс укыгач, Дөбьязда урта мәктәп тәмамлап, 1982 елда ул Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1987 елдан туган авылына кайтып, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Авыл советы рәисе булып сайлана. 1998 елдан башта район мәдәният бүлеген җитәкли, хәзер район советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Сагынганда
Сагынганда хатлар язам сиңа,
Хатлар гына басмый сагышны.
Хатлар алгач, җан кисәгем минем,
Йөзләреңдә синең шатлыкмы?
Хатларымны бизим чәчәкләп
Йөрәгемнән чыккан сүзләрдән.
Үзем язам, үзем сине уйлыйм,
Агыла моң зәңгәр күзләрдән.
Хатлар язам сиңа утырып,
Сагышлардан күңел тулганда.
Сагыну бит ул кайгы түгел,
Сагынырлык кешең булганда.
Мәнзума Сибгатуллина
1962 елның 30 сентябрендә Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Күкшел авылында туган. 1984 елдан Биектау районында яши, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Шигырь китабы авторы.
***
Сүкмәгез көзнең яңгырын,
Туңмагыз җилләрендә.
Туган якны калдырганның
Моң-зар ул иңнәрендә.
Тәрәз артында сызгыра,
Сагындым дия-дия.
Кайтыр идем туган якка
Башларым ия-ия.
Моң булып күз яше тама,
Йөрәк ала талпынып.
Мичкә яккан ак пәрдәле
Җылы өйне сагынып.
Көзге ачы җилгә чыгып,
Кошларны озатыйкчы.
Туган якларга бер кайтып,
Күңелне юатыйкчы.
Рәзинә Гыймадиева
1995 елның 15 июлендә Мәмдәл авылында туган. 2013 елны Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керә. Мәмдәл авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Хәзер Биектауда яши, бер яшьлек баласын бага.
Кышкы авыл
Урамда кыш... Ап-ак карлар ява,
Бар табигать акка төренә.
Зифа буйлы бөдрә каеннарның
Җиң очлары гына күренә.
Шул ак карга күмелеп авыл йоклый,
Рәхәт табып кышкы айлардан.
Мондый ачы зәһәр суыкларда
Җылы ала алар кайлардан?
Авыл йоклый... Бары буран гына
Өшетергә теләп җаннарны,
Бар көченә котырып, борын чөеп,
Әй туздыра ап-ак карларны!
Алисә Сәгыева
1995 елның 17 августында Биектау районының Сая авылында туган. Әлдермеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлап, Казанда укытучы булып эшли.
Күңелем Тукай белән сөйләшә
Сибгат Хәкимгә ияреп
Дөньяга ямь өстәп язлар җитсә,
Хыял белән өмет берләшә.
Хисләр ташып, кулым каләм алсам,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
Яз кояшы назлы нурын сипсә,
Күгәрченнән күктә гөрләшә.
Ак кәгазьгә кайнар яшем тамса,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
Яшь йөрәккә дөрләп ялкын тулса,
Каләм белән хисләр көрәшә.
Авырлыклар очрап туктап калсам,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.
Апрель җиткәч сайрар сыерчыклар
“Туган тел”не миңа көйләшә.
Һәр яз киләм шагыйрь һәйкәленә,
Күңелем Тукай белән сөйләшә.