Буа (дәвамы (4))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Кичке якта, Ганс вәгъдә иткәнчә, сыраханә халык белән тулды. Төнгә таба кунаклар тагын да күбәйделәр. Зур залдан кухняга аларның шаулашып утырулары, сыра тулы бокаллар зыңгылдавы төн буе яңгырап торды. Аннан соң нимес җырларын суза башладылар. Халык инде таңга да күп калмады дигәндә генә таралышты. Фридрих вакыт соң, дөресрәге иртә булса да, көндәге гадәт буенча кассадагы акчаларны санады.

– Егетләр, бүген сезгә премия! – диде ул, эш тәмам булгач һәм башта Ганс, аннан Сәгыйдулла, аннан Вильгельмгә акча сузды.

– Чыннан да, шәп эшләдек бүген.

– Гитлер тулысы белән хакимияткә кереп беткәч, безнең эшләр тагын да әйбәтләнәчәк әле, – дип елмайды Ганс.

– Барысын да каян беләсең син? – Вильгельм иптәшенең сүзләренә ышанырга ашыкмаса да, Ганс аңа үпкә белдермәде.

– Эх, Вилли, Вилли! Менә син һаман минем белән бәхәсләшәсең, ә?! Әйбәтләнә дим икән, димәк, әйбәтләнәчәк. Менә, бүген Гитлер Рейхсканцлер була дидем – өстенә бастым бит, күрдеңме? Син аның «Минем көрәш» китабын укымагансыңдыр, шәт?

– Юк...

– Ә мин укыдым, анда...

– Мин дә укыдым, – диде тәмәкесен көйрәтеп Фридрих.

Хуҗа буларак, аның кемне дә бүлдерергә хакы бар иде.

– Кызык китап. Син, Ганс, партия әгъзасымы?

– Керергә исәп бар...

– Ә син, Вилли?

– Әти әйтә...

– Әтиең әйтсә, хак әйтә инде. Укыдым мин ул китапны. Кызык китап. – Фридрих көрсенеп куйды, аннан Сәгыйдуллага караш ташлады. – Менә мин үзем сугышта булдым, Сагди. Тик без урыслар белән сугышмадык. Без французлар һәм инглизләр белән сугыштык. Сез теге яктан кыстыгыз кысуын, ләкин мин ул якта булмадым, мин көнбатыш фронтта идем. Ә Гитлер хәзер нимес өчен яхшы тормыш көнчыгышта, шул җирләрне барып басып алырга кирәк, ди. Ул синең туган як, урыс җире булып чыга түгелме соң?

Дүртесе дә тынып калды. Фридрих ни турындадыр уйлана иде.

– Нимескә яшәр өчен урын кирәк, ди Гитлер. Тик ул җирдә башка кеше яши икән, аны ничек тартып аласы соң? Ничек икәне билгеле – корал белән. Сугыш булачак дигән сүзме бу? – Сөйләшү тәмамланганына ишарәләп, Фридрих урыныннан торды. – Ә минем өчен сугыш тәмам, җитәр...

Сәгыйдулла, Ганс, Вильгельм Берлин урамнары буйлап өйләренә таралыштылар. Дөресрәге, Ганс белән Вильгельм үз өйләренә, ә Сәгыйдулла кеше почмагына кайта иде. Кайткач та, ул әле озак кына боргаланып, Фридрихның сүзләрен кабат күңелендә яңартып ятты. Ә чыннан да сугыш чыкса, нишлисе? Кем булачак ул бу сугышта? Берлинда яшәгән татарлар белән очрашып, гәп корасы булыр дип, Сәгыйдулла йокыга талды. Тагын берничә сәгатьтән аңа янәдән сыраханәгә, нимесләр өчен чучка сосискалары пешерергә барасы иде...

...Әхмәдия мәчетенә Сәгыйдулла берничә көннән соң гына килә алды. Берлинның Вильмерсдорф дигән өлешендә урнашкан әлеге мәчеткә төрле милләттән булган мөселманнар йөри. Араларында татарлар да бар. Күбесе беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Россия империясе яклы сугышып, әсирлеккә төшкән кешеләр. Хәзер инде алар әсир түгел, Германияне яңа ватаннары итеп кабул иткән халык. Сәгыйдулла шундыйларның берсе – Гыйльмулла белән әледән-әле аралашып тора. Гади, нечкә күңелле, түзем һәм тырыш Гыйльмулла, алдан сөйләшкән төсле, Сәгыйдулла килгән көнне мәчеттә булып чыкты. Өйләдән соң алар ерак түгел урнашкан каһвәханәгә кереп, бераз гәпләшеп утырырга карар кылдылар.

– Гыйльми, син безнең татарлар белән күп аралашасың, алар соңгы яңалыклар турында ни уйлый?

– Нинди яңалыклар ул, Сәгыйдулла?

– Национал-социалистларның хакимияткә килүен әйтүем...

– Укымышлы кешеләр әйткәнчә, татарларга аларның зыяны тимәячәк, Сәгыйдулла. Алар бит коммунистларга каршы, ә без коммунист түгел. Без яһүд тә түгелбез. Ләкин, минем кайбер танышлар Франциягә күченү хәстәрен күрә башлады. Нидәндер куркалар бугай.

– Франциядә тынычракмы икән?

– Франциядә һәрвакыт тыныч, Сәгыйдулла, анда булып кайткан кешеләр мондагыдай хәерчелек тә юк дип сөйли. Үзең ни уйлыйсың?

– Ни уйларга да белгән юк. Нимесләр үзләре дә аны-моны аңышып бетермәгән бугай, аларда да бертөрле генә фикер юк шикелле.

– Анысы хак... Ә бездә, Россиядә, хәлләр мөшкелләнә дип сөйлиләр. Җирләрне талыйлар, мулла-попларны атып үтерәләр, имеш...

Гыйльмулла көрсенеп куйды. Сәгыйдулла да уйга батты. Димәк, аның абыйсының да башына җитәчәкләр...

Алар әле бик озак сөйләшеп утырдылар, үткәннәрне искә төшерделәр. Теге якта калган Ватан турында килгән сирәк яңалыкларны ишетү Сәгыйдулланы бер дә шатландырмады. Гыйльмулла татарлар күпләп яшәгән Вюнсдорфта тора, шуңа күрә аның аралашу мөмкинлеге дә күбрәк, рус телендәге эмигрант газеталары да кулларына еш эләгә икән. Гыйльмидән Сәгыйдулла туган ягы турында бер генә яхшы хәбәр дә ишетмәде. Унҗиденче елда ук башланган канкоеш, күрәсең, туктарга да уйламый, каршылык уты дөрләп янып, йөзләрчә мең кешенең башына җитә. Ул утта аның якыннары, ул яраткан кешеләр дә булмас дип, кем генә әйтер?!

Гыйльми белән аерылышкач та, Сәгыйдулла Франциягә күченү турында алай да уйлап карады, болай да. Ләкин, ахыр чиктә, кайда яшәсә дә, бөтен җирдә дә хәерче килмешәк булачакмын дип, инде бер төпләнгән урында – салкын, шыксыз, нацизм чиреннән бәргәләнә башлаган Берлинда калырга карар кылды... 

***

Европаның бер почмагында булачак диктатор хакимияткә килеп маташканда, Советлар илендә икенче диктатор инде тулы көчен җыйган иде. Күпмедер дәрәҗәдә язмышлары, дөньяга карашларында уртаклык булган ике җитәкченең бер-берсенә ябышуларына санаулы еллар калып бара. Бу еллар эчендә сәер дуслык та, кан дошманлык та булачак...

Иосиф Сталин Зубаловодагы дачасында уянып китте. Гадәттәгечә, өстенә шинель ябынып йоклый иде ул. Диван янәшәсендәге итекләрен киде, кулына «Герцоговина Флор» пачкасын алып, папирос тәмәкесен төрепкәсенә тутырды, тартып җибәрде. Тарту аны тынычландыра да, уйларга да ярдәм итә иде. Иртә баштан тәмәке тарту авыррак анысы, ләкин җанга барыбер рәхәт тоела. Ул янәдән кичә төне буе йокы бирмәгән уйларына әйләнеп кайтты.

Күптән түгел узган Пленум әле дә хәтерендә. Быел ул югары трибунага чыгып, Советлар иленең, димәк, үзенең ирешкән уңышлары турында күкрәк тутырып әйтә алды.

– Бездә илне индустриализацияләүнең нигезе – кара металлургия юк иде. Хәзер ул бар! – Зал алкышларга күмелә, Сталин, Пленум вәкилләренең шатлыклы алкышларын бүлмичә, трибунадан читкәрәк китеп, рәхәтләнеп елмая. Аннан кулы белән җитәр дип ишарәләп дәвам итә: – Бездә тракторлар промышленносте юк иде. Хәзер ул бездә бар. – Янә алкышлар. Сталин, алкышларга күмелеп, залдагыларга һәм бөтен илгә, ниһаять, автомобиль промышленносте, станоклар төзү, химия промышленносте, авиатөзелеш булдырылуын исләренә төшерә. Зал экстазда Юлбашчыны сәламли, һәр җөмлә саен урыннарыннан сикереп торган делегатлар артында, мылтыктан аткан тавышлар чыгарып, урындыклар дөберди. Пленум Сталинның тулы триумфы белән тәмамланды.

Докладын әзерләгәндә, Сталин һәрбер бүлеккә мул итеп, Ленин хезмәтләреннән цитаталар тутырды. Картлач Иосифны яратмады, үлеме алдыннан Сталинны кырыслык, кешелексезлектә гаепләп васыять тә язып калдырды. Дөрес, ул васыять турында сирәк кешеләр генә белә. Сталин күңелендә Ленинга карата мәңгелек үпкә урын алды. Әмма үлекләр белән сугышмыйлар. Ленинның инде мавзолейдан торып чыгасы юк. Шуңа күрә хезмәт ияләренең иң нечкә күңел кылларына да үтеп керер өчен Сталин Ленин лозунгларын үз кулына алып, байрак итеп күтәрде.

Мәетләрдән түгел, исәннәрдән куркырга кирәк. Иң зур дошманы – Троцкий исән. Чит илдә Сталин өстеннән рәхәтләнеп, әшәке эчтәлекле мәкаләләр язып ята. Хәзерге акылы булса, Иосиф, әлбәттә, Троцкийга Төркиягә чыгып китү җаен бирмәс иде. Ләкин ул вакытта партиядә фикер төрлелеге артык зур иде шул. Троцкийга әлегә куллары җитми, ләкин иртәме-соңмы, ул чүпне тамыры белән йолкырга кирәк. Җитмәсә, Сталинның янәшәсендә үк дошманнар күп. Алар Троцкийга тиңдәш түгел, әлбәттә, тик шулай да... Зиновьев, Бухарин, Каменев элеккеге гөнаһларын танып, тугрылыкка ант эчсәләр дә, теләсә кайсы вакытта аңа Юлбашчыга каршы борылырга мөмкиннәр...

Сталин ванна бүлмәсенә кереп юынып чыкканда, табында инде иртәнге аш пәйда булган иде. Юлбашчы өстәл артына утырды. Чәйгә җиттем дигәндә, ишектә Власик күренде.

– Хәерле иртә, иптәш Сталин, – диде ул.

– Хәерле иртә, Николай. – Сталин тән сакчысына мыек астыннан гына елмайды.

– Нәрсә, Николай, урамда салкынмы?

– Салкын, иптәш Сталин, ат катмалы суык.
– Утыр, чәй эч. – Власик, шинелен дә салмый, урындык читенә утырып, икенче чәшкәгә чәй ясады. – Нәрсә, Николай, Кунцевода эшләр ничек бара?

– Сезнең якын дачагыз төзелешендә барысы да планлаштырылганча, иптәш Сталин. Барлык эшләр дә тәүлек буе күзәтү астында...

– Совет кешеләренә ышанычыгыз юк, димәк, иптәш Власик? – Сталин тән сакчысына сөзеп карады.

– Ә нәрсә, совет төзүчеләре иптәш Сталин дачасының нигезенә бомба куеп калдырыр дип куркасызмы? Сталин янә төрепкәсен кабызып җибәрде, урыныннан торып, бүлмә буйлап атлап китте.

– Тәртип булырга тиеш дип уйлыйм, иптәш Сталин.

– Нәрсә соң ул – тәртип, иптәш Власик? Мылтык көпшәсе астында иптәш Сталинга дача төзү – тәртипмени? Генрихның солдатлары булмаса, эш бармыймы? – Власик үзе дә Генрих Ягодага буйсынганга, тән сакчысына уңайсыз булып китте.

– Дошман бит ул эчтә генә түгел, тышта да булырга мөмкин... – Власикның солдат миендә шушыннан да шәбрәк җавап табылмады.

Сталин шаркылдап көлеп җибәрде.

– Читтәге дошманнар – алар да совет кешеләредер бит, Николай, ә?

– Анысы шулай инде, иптәш Сталин.

– Фәлсәфәче түгел син, Николай.

– Солдат мин, иптәш Сталин.

– Әйе, солдат. – Сталин, сүзсез калып, бәс каплаган агачларга текәлде. – Кунцеводагы дачаны тизрәк төзеп бетерергә кирәк. Монда һава юк, буылам мин. Һәм, иптәш Власик, күрәсеңме теге агачларны?

Власик Сталин янына килеп, ул күрсәткән якка күз салды.

– Менә аларны сирәкләргә кирәк. Җәйгә шаулап үсәчәк алар, анда берәр дошман кереп, мине сагалап тормас дип кем әйтә ала? Ә мин сезнең ише солдатлар төзелеш алып барганда, Кунцевога тиз генә күчә алмам бугай...

Өстенә тунын, киез итеген, колакчынлы бүреген киеп, Сталин Власик озатуында урамга чыкты. Ишек төбендә аларны машина көтә иде. Сталин, утырырга ашыкмады, шофёр белән исәнләште. – Менә, иптәш Власик, халык миннән көләдер инде, – диде ул, шофёр да ишетерлек итеп. Аннан шофёрның үзенә үк эндәште. – Син дә көләсеңдер әле, иптәш Соловьев.

– Нигә алай дисез, иптәш Сталин?! – Власикның куркудан йөзе үк үзгәрде, Хуҗаның болай сүз башлавы, гадәттә, бер дә хәерлегә түгел.

– Менә мин, иптәш Власик, съездда үзебезнең промышленность, шул исәптән автомобиль җитештерү барлыкка килүе хакында сөйләдем, миңа зал аягүрә басып, кул чапты. Шул ук вакытта иптәш Сталинның чит ил машинасында йөрүен совет кешеләре бик әйбәт беләләр бит. – Иосиф Виссарионович, җирәнгән кыяфәт чыгарып, үзен көтеп торган Паккард машинасын күздән кичерде. – Совет иле Политбюро өчен машина җитештерә алмыймыни?

– Әзерлибез, иптәш Сталин, Ленинградта...

– Кайчан әзер булачак соң ул?

– Быел сезнең хозурга тәкъдим итәчәкбез, иптәш Сталин.
Сталин төрепкәсен кабызып, Власикны бераз йөреп килергә өндәде.

– Василий турында тагын начар хәбәрләр ишеттем, Николай...

– Тәртибе белән бераз проблемалар килеп чыккан шул, мин кичә мәктәп директорында булдым, сөйләштек, Василий белән дә сөйләштем.

– Катырак сөйләшергә кирәк, Николай. Юкса, иптәш Сталинның улы тәртипсез үсә дигән сүзләр чыгачак бит. – Бераз дәшми торып, Сталин янә дәвам итте. – Укуда да бик әллә кем түгел ул... Светанка да үсеп җитә, быел җиде яшь тулачак, – диде ул, кинәт кенә кызы Светланага күчеп. Үзенчә яратып, аны Сталин Светанка дип йөртә иде. – Светанка мәктәпкә дачадан йөреп укый алмаячак. Шуңа күрә Мәскәүгә күчәргә туры килер, бирегә ялларга гына килә торган итеп. Дөресен әйтим, минем үземнең Кремльдәге фатирга кайтасы килми. – Янә тынлык урнашты, аяк астында кар шыгырдаганы гына ишетелә. – Ә Кунцевоны тизләтергә кирәк, юкса, Зубаловода тынчу... Һава җитми монда, кешеләр артык күп...

Власик берни дәшмәде, салдофон булса да, ул тормышчан, кешелеклелек мәсьәләләрен бик төптән аңлый иде. Алар машинага утырдылар.

– Ә мәктәпкә, иптәш Власик, иртәгә үземә кереп чыгарга кирәк булыр, – диде Сталин әллә Власикка, әллә үз-үзенә һәм янә уйларына кереп чумды...

...Надежда Аллилуева белән Иосиф революциягә кадәр үк танышты. Беренче күрүендә әле Надежда мәктәпне дә тәмамламаган кызчык кына иде. Иосиф исә аннан 23 яшькә олырак. Ул инде беренче хатыны Екатеринаны җирләргә өлгергән, тормышның ачысын-төчесен, төрмә-сөргенлекне узган революционер.

Беренче хатыныннан яшьли ятим калган Яковны мәрхүмәнең туганнары тәрбиягә алды, ә Иосиф исә үзенең бөтен вакытын, уй-фикерләрен большевиклар эшенә багышлады. Екатерина җан тәслим кылганнан соң инде бүтән гаилә кормам дип уйлаган иде Иосиф. Тормышында хатынкызлар булмады түгел, әлбәттә. Ләкин гаиләле килеш көрәш алып бару, патша шымчыларыннан качып йөрү авыррак. Гаилә аның идеологик эшенә комачаулый гына. Әмма Надеждага күзе төште, күңеленә дә кереп калды бугай. Надежданың әтисе дә революционер, шуңа Иосиф аларның Петроградтагы фатирларында еш кунакка әйләнде, берара яшәп тә алды. Надежда Иосифка соклануын яшермәде, кайвакыт кичләрен табынга утыргач, Иосифның Туруханск өлкәсендә сөргенлектә күргәннәрен сөйләгәнен авызын ачып тыңлап утыра. Күзләрендә башта чиксез хөрмәт һәм ихтирам тоемланса, соңрак кайнар хис чаткылары да күренә башлады. Акрынлап, алар якынайдылар, еш кына кичләрен икәүләп, урамга һава суларга чыгып китә торган булдылар. Надежданың әти-әниләре Сергей һәм Ольга алдында исә хисләрен күрсәтмәскә тырыштылар. Хәер, холкы белән кырыс Иосиф хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләрдә дә артык җебеп китә торган кеше түгел, үзен үтә җитди, Надеждадан өстенрәк тотты. Бусы – Кавказ тәэсире дә, Иосифның үз гаиләсендәге тәртипләр нәтиҗәсе дә. Әтисе Виссарион салган баштан әнисен кыйнаганнары әле дә исендә. Виссарионның ничек итеп үлгәнен дә тәгаен белүче юк, усал телләр генә аның исерек баштан килеп чыккан чәкәлештә җан тәслим кылганын әйтә. Ә әнисе бүген дә исән...

1918 елда Иосиф, ниһаять, Надеждага тәкъдим ясады. Бу хәбәрне Сергей белән Ольга чиксез шатланып кабул иттеләр. Рәсми язылышып, гөрләп, туйлар үткәрер чак түгел иде. Аллилуевларның Петроградтагы фатирларында гаилә әгъзалары гына җыелды. Ольга табынны мул итеп, Кавказ гадәтләре буенча әзерләгән. Өстәлгә итле ризыклар, шәраблар чыкты. Беренче тапкыр әнә шул көнне Надежда Иосифның җырлаганын ишетте. Көр, нык тавыш һәм шул ук вакытта тирән сагыш белән башкара иде Иосиф грузин җырларын...

Иосифны партия Царицынга юллагач, Надежда да аның белән бергә китте. Ул инде, яшьлегенә карамастан, партия эшләренә аз-мазлап төшенә башлаган иде. Царицындагы тормыш балдан-майдан гына тормады. Гражданнар сугышының иң авыр чаклары. Иосиф көне-төне эштә. Аннан арып, йончылып кайта. Җитмәсә, бу – Совет власте өчен катлаулы чорларның берсе. Иосиф усал, ә Надежданың исә назланасы килә. Иосифның кәефе юклыгын күреп, Надежда кайвакыт чыгырыннан чыга торган булды. Баштарак Иосиф моны кызның яшьлегенә сылтаса да, соңрак характер үзенчәлеге, ә бәлки, авыру ук булуын аңлады. Чыгырыннан чыккан вакытта Надежда бөтенләй үзгә кешегә әйләнә, теләсә нәрсә кычкыра, савыт-саба, йорт әсбапларын тар-мар итәргә керешә. Нәкъ менә Царицында Иосиф беренче тапкыр хатыны авызыннан үзенә карата әйтелгән «үтерүче» сүзен ишетте...

Надежда гаилә эшләрендә шактый булдыксыз икәнлеген күрсәтте. Еллар узу белән дә, ул гаилә учагын саклаучы тырыш хатынга әйләнмәде. Бер-бер артлы туган Василий белән Светланага карата да әни кеше салкын иде. Сөйләшүләре тәмле тоелса да, чынында күңеле коры булып чыкты. Шул ук вакытта Надежданы каты күңелле дип әйтергә дә тел әйләнми. Аларның өендә Иосифның беренче хатыныннан туган улы Яков яши башлагач, Надежда күтәрелеп, бер авыр сүз әйтмәде. Әле сабый чагында ук ятим калып, Политбюро карары белән Иосифка беркетелгән, аның үги малаена әверелгән Артем да Надеждадан караңгы чырай күрмәде. Дөрес, ул вакытта аңа инде өй мәшәкатьләре, бала тәрбияләү белән чикләнергә туры килмәде. Сталиннарның гаиләсендә хезмәтчеләр барлыкка килде. Балалар белән тәрбияче шөгыльләнә, аш-суны аерым кеше пешерә.

Надежданың институтка укырга керүен Сталин яратып бетермәде. Аның фикеренчә, әни кеше гаилә белән маташырга, өй буенча хезмәт күрсәтергә тиеш, ә Надежда исә иренең эшенә тыкшына, ил белән идарә итүгә кысылырга да күп сорап тормый.

Абхазиягә ялга баргач, аларга кунакка Лаврентий Берия килде. Ул кичне матур гына утырдылар, Бериядән кала табынга Абхазия җитәкчесе Нестор Лакоба да чакырылган иде. Надеждага бу өч чын Кавказ ир-аты янында баштарак кызык кебек тоелды. Ләкин берәр сәгать табында утырганнан соң, ул кинәт сикереп торып, бүлмәдән атылып чыгып китте.

– Ни булды, Коба? – дип сорады Нестор Лакоба.

– Зыян юк, хатын-кыз бит, аңламассың аларны, – дип, сүзне шаяртуга борырга маташса да, Иосиф гарьлек һәм ояттан җир тишегенә кереп китәргә әзер иде. Ләкин түзде, сер бирмәде.

Кунаклар соң гына таралышты, шактый күп шәраб эчелгәнгә, өчесе дә нык кәефле иде. Лакоба белән Берия киткәч, Сталин йокы бүлмәсенә күтәрелде. Надежда табында нинди киемнән булса, шулай йөзе белән мендәргә капланып, җәелмәгән урын өстендә ята. Иосиф сәкегә утырып, хатынының чәчләрен сыйпарга үрелде, ләкин тегесе кинәт сикереп торып, аның кулын читкә алып ташлады. Надежда бу мизгелдә куркыныч иде. Кып-кызыл күзләре акайган, йөзе шешенеп беткән.

– Татька, – диде Иосиф. Надежданы яратып, икәүдән-икәү калганда, ул шулай атый иде. – Татька, сиңа ни булды?

– Миңамы? Миңа берни булмады, ә менә син ни эшлисең?! – Надежда, тәмам чыгырыннан чыгып кычкыра ук башлады.

– Аңламадым...

– Берия! Кемең ул синең?! Нигә ул миңа шундый майлы күзләре белән карап утырды? – дип ябырылды хатыны. Дөресен әйткәндә, Сталинның бер генә тапкыр да хатынын Бериягә карата көнләшү турында уйлап та караганы булмады. Лаврентийның Сталин хатынына күз төшерүе аның башына да килми иде.

– Татька, син ни сөйлисең?! Лаврентий – Кавказда минем иң ышанычлы кешеләремнең берсе!

– Әһә, иң ышанычлы, димәк! Син бирегә миннән башка ял итәргә килгәндә, ул ышанычлы кешең сиңа нинди себеркеләр ташый соң? Миңа охшаганнарнымы, әллә миннән яхшыракларнымы?!

Надежда, тәмам дулап, бөтен тирә-юньгә яңгырап торырлык итеп кычкырырга тотынды. Шау-шуга сак хезмәткәрләре үк йөгереп килде, ләкин Сталин аларны бүлмәгә кертмәде, барысы да яхшы дип, кире борып җибәрде. Бу кичтә ул икенче тапкыр оятыннан кызарды.

– Надежда, син акылыңнан шаштыңмы әллә? Ниләр сөйлисең, ни кыланасың? Сакчыларны аякка бастырдың, иртәгә аларның күзләренә ничек күренербез? – Хәзер инде чыгырыннан чыгу чираты Сталинда иде. – Син миңа кай яктан килеп бәйләнергә белмисең, һәрбер итәккә көнчелегең белән бөтен тормыш көчен аласың, җанымны суырасың!

– Син ил җитәкчесе булгач та, хатыныңны алдаларга ярый дип уйлыйсыңмы? Йә, әйт, бу Берияң белән ничә себеркене үз кулыгыз аша үткәрдегез?!

Ул мәлне Сталинның беренче тапкыр нервлары түзмәде һәм ул чалт итеп, хатынының яңагына сукты. Башта Надежда тынып калды, аннан соң акырып елап җибәрде. Икенче мизгелдә ул, әллә ниләр кычкыра-кычкыра Иосиф өстенә ташланды. Әгәр кулларын вакытында эләктереп алмаса, Надежда, һичшиксез, Иосифның битен тырнап бетерәчәк иде. Көчле куллар кысып алгач, куркынган Надежда беразга тынсыз калды. Сталин аның яшь тулы күзләренә текәлеп карап торды да бар көченнән сәкегә таба төртеп җибәрде. Шунда ук капылт кына борылып, бүлмәдән чыкты, ишекне тыштан ачкыч белән бикләде һәм ял дачасындагы китапханәгә төшеп китте.

Биредә ул төнге икеләргә кадәр китаплар укыды, туктаусыз төрепкә тартты, һәм инде офыкта кояшның беренче нурлары күренә башлагач кына, шундагы диванга бөгәрләнеп ятып йоклап китте.

Әлбәттә, алар икенче көнне дуслаштылар, бер-берсеннән гафу да үтенделәр шикелле. Дөресрәге, Надежда гафу үтенде. Ул инде тынычланган һәм, әйтерсең, кичәге хәлләрне оныткан. Иосиф онытмады. 

Соңрак мондый хәлләр бик еш кабатлана торган булды. Мәскәүдәге фатирларында да, Зубаловодагы дачада да, Надежда, балалар, туганнар, чит-ят кешеләр, хезмәтчеләр һәм сакчылар ишетә дип уйлап тормый, олы тавышлы гаугаларны ешрак куптара башлады. Берничә тапкыр моңа чик куяр өчен аерылышырга уйласа да, Иосиф, ахыр чиктә, түзәргә карар кылды. Вакыт узар, акыл керер, тынычланыр.

Соңгы гауга узган елның көзендә, 7 ноябрь демонстрациясеннән соң килеп чыкты. Бәйрәмнең икенче көнендә аларны Климент Ворошилов үзләренә кунакка чакырды. Бирегә шулай ук хатыннары белән Вячеслав Молотов, Сергей Киров, Михаил Калинин да килгән иде.

Ул көнне Надежда иртәдән үк үзен сәер тотты. Бернинди сәбәпсез башта Василийга бәйләнде, имештер, ул начар укый, аларның гаиләсен мәсхәрә итә. Василий мондый бәйләнүләргә күнеккән, чынлап та начар укый, шуңа шелтәләргә әллә ни исе китмәде. Аннан соң чират Иосифка күчте. Күптән түгел Иосифның үзе генә Кара диңгез буена ялга баруын исенә төшерде.

– Син бит үзең барырга теләмәдең, – дип гаҗәпләнде Иосиф.

– Мин барырга теләмәү ул әле синең теләсә нәрсә эшләргә хакың бар дигән сүз түгел!

– Һәм нәрсә эшләдем инде мин?

– Әйттеләр, сөйләделәр, борчылма.

Сталин кырысланды, хатынын каты итеп, кулыннан тотып алды:

– Ниләр уйлап таптың тагын? Кем, нәрсә сөйләде?! Надежда авызын кыйшайтып, чыннан да нидер белгән кыяфәт белән усал елмайды гына:

– Мин барысын да белеп торам, миңа синең турында барысын да сөйләп торучылар бар, кадерлем. Шуңа күрә алдыңны-артыңны карап йөр.

Сталин бар көченнән Надежданы этеп җибәрде, аннан көзгегә таба борылды:

– Климент янына мин үзем генә барам.

– Ничек үзең генә? Сталин хатынына усал караш ташлады. – Мондый халәттә мин сине кеше арасына алып чыга алмыйм...

Кинәт Надежда елап җибәрде. Сталин кымшанмады. Иренең салкынлыгын күреп, ул үзе аны килеп кочаклады:

– Гафу ит мине, Иосиф, мин үзем белән ни булганлыгын белештермим. Минем башым бик нык авырта, кайвакыт чыдап булмый. Мин сине бик нык яратам, сине беркем белән дә бүлешергә теләмим!

– Син мине беркем белән дә бүлешмисең. Ә бу туктаусыз гаугалардан мин туйдым. Үзең беләсең, минем өстә зур йөк, мин аны үзем генә тартам. Тирә-яктан мине күпме дошман әйләндереп алган, син дә әледән-әле өсти торасың. – Ул хатынын үзенең кочагыннан аерып, күзләренә текәлеп карады. – Моның чиге булырга тиеш, аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм, – диде Надежда, мышкылдап. – Бәйрәмнәрдән соң миңа табибка күренергә кирәк, бу баш авыртуларын үзем генә җиңә алмаячакмын... Ә син мине яратасыңмы?

Сталин хатынын кочаклап үпте.

– Яратам, әлбәттә, Татька! – Аннан кул сәгатенә күз салды. – Болай елашып торсак, Климентка соңга калабыз. Әйдә, тиз генә битләреңне ю да киен.

Ворошиловларның өендә барысы да тынычланган төсле тоелды. Табындагы ир-атлар үзара сөйләшүгә кереп чумды. Надежда кич буе Молотовның хатыны Полина Жемчужнаядан аерылгысыз булды, алар үзара көлешә-көлешә гәп кора бирделәр. Молотовны Сталин хөрмәт итсә дә, Полинаны бик үк өнәп бетермәде. Әллә тегесенең кире холыклы яһүд хатыны булганга, әллә үзенең хатыны Надежда белән артык якынлыгы өчен яратмады.

Чираттагы тост әйтелгәндә, инде шактый шәраб эчелгән иде. Табындагылар бокалларын күтәрделәр, Полина белән Надежда гына сөйләшүдән туктамады. Сталинга, әлбәттә, бу хәл ошамады.

– Әй, син, эч әйдә, – диде ул, хатыны ягына мандарин кабыгы тондырып. Бу граната ташлау белән бер булды. Надежда урыныннан сикереп торды. Күзләре ут кебек яна, алар нәфрәт белән Иосифка текәлгән. Иосиф айнып китте – әлеге карашның ни аңлатканын ул яхшы белә, хәзер гауга чыгачак. Табындагылар, әле Сталинга, әле Надеждага карап катып калдылар.

– Мин сиңа әй түгел! – дип кычкырды Надежда һәм, өстәлдәге бокалны алып, идәнгә томырды. Бокал чәлпәрәмә килде, Надежда җил-җил атлап, бүлмәдән чыгып китте. Полина Жемчужная «Наденька!» дип кычкыра-кычкыра, аны туктатырга ашыкты.

Табында бер мизгелгә тынлык урнашты. Иосиф берара нишләргә дә белмәде. Аннан үзен кулга алып, бокалын югары күтәрде:

– Бөек Революциянең 15 еллыгы өчен!

Табындагылар әлеге сүзләргә дәррәү кушылды, бераздан күңелсез вакыйга онытылды кебек. Сталин гына аз сүзлегә әйләнде, ул бертуктаусыз нидер уйлый, кашлары җыерылган, һәм бер-бер артлы тостлар әйтә-әйтә, шәраб эчә бирде.

Өйгә ул төнге уникедән соң гына кайтты. Надежда йокы бүлмәсендә иде. Аягын да салып тормыйча, Сталин аның янына үтте. Хатыны җәелмәгән урын өстендә бер ноктага текәлеп утыра.

– Надежда, бу ни дигән сүз? – диде Иосиф кырыс тавыш белән. Хатыны урыныннан сикереп торып, күзләрен акайтып, Сталинга таба атлады.

– Мин синең хезмәтчең түгел. Мин – коммунист. Синең мине кыерсытырга хакың юк, ишеттеңме?!

– Әгәр син болай...

– ...Нишләтәсең? Төрмәгә ташлыйсыңмы?! Бәлки, стенага терәп аттырырсың?! Синең кулларыңнан кан исе килә бит, беләсеңме син шуны, юкмы?! Син мине дә, бөтен илне дә кыерсытып, интектереп яшисең! Синең өчен син үзең генә бар, башкаларны теләсә нишләтергә, сытып үтерергә дә ярый дип уйлыйсың!

– Җитәр, Надежда...

– Ә, җитәрмени?! Бәлки, сиңа да җитәр?! Менә хәзер кара төнгә кадәр син кайда йөрдең?!

– Мин Климентларда идем.

– Климентлардан син унбердә чыгып киттең, миңа Полина әйтте. Йә, кайда йөрдең, дим?!
– Булды, Надежда!

Ләкин Надежда тынычланырга уйламады да. Ул, каһәр сүзләрен кычкыра-кычкыра, иренә ташланды. Тик Иосиф аны эләктереп алып, сәкегә таба җилтерәтте һәм тиз генә бүлмәдән чыгып та китте. Надежда аның артыннан ташланды, әмма Иосиф инде кабинетына кереп бикләнергә өлгергән иде.

Ул төндә Иосиф, гадәттәгечә диярлек, кабинетындагы каты диванда йоклады. Иртән исә аларның бүлмәсендә Надежданың мәетен табып алдылар. Ул абыйсы чит илдән алып кайтып биргән пистолеттан үзен-үзе атып үтергән иде...

Надежданы югалткач, Иосифның күңеленең бер кыйпылчыгы кителеп төшкән төсле булды. Хатынын соңгы юлга ул кешеләрдән тартынмыйча, елап озатты. Һәм аның җәсәде каршында бүтән беркайчан да гаилә кормаска сүз бирде...

Татьканы сагынып искә алса да, вакыт-вакыт хәтеренә өйдә булган гаугалар әйләнеп кайткалый. Бигрәк тә соңгы төнне әйткән сүзләре йөрәгенә шырпы булып кадалды. Надежданың башы авыртуын да белә, ләкин бу барыбер аны аклый алмый. Надежда – хатыны, димәк, терәк, аңлаучы буласы кеше. Аеруча авыр чакларда, бүлмәсенә бикләнеп, ялгызлыкта шәраб эчкәндә, ул Надежданы онытырга, аның хатирәсен тапларга маташты. Инде тәмам исергәч, кулына төрепкәсен тотып, көзге каршына килеп, ул мыек астыннан елмаеп, үз-үзенә:

– Иосиф, Надежданы яклама, ул сине сталыкҗан төсле ташлап китте, – дип әйтә торган булды. Надежданың абыйсы Павелны да күңелендә гаеплеләр рәтенә кертте. Чөнки нәкъ менә Павел сеңлесенә чит илдән пистолет алып кайтып бүләк иткән, ә Иосиф бу хакта берни дә белмәгән. Бер яктан, хатын-кызларда кечкенә пистолетның булуы гадәти хәл. Икенче яктан, Павел сеңлесенең бераз сәеррәк икәнлеген белә бит. Пистолеттан Иосифка аткан булса? Йә булмаса балаларга?! Фаҗигадә гаепле кешеләр исемлегенә Сталин Полина Жемчужнаяны да кертте. Полина Ворошиловлардан Надежда белән чыгып китте бит, алар озак кына сөйләшеп йөргәннәр. Ниләр әйткән икән Полина Надеждага? Бәлки, нәкъ менә Полинаның сүзләре соңгы этәргеч булгандыр? Сораулар, сораулар, сораулар...

Иосифның якыннары гына артык сораулар бирмәде. Надежданың туганнары хәтта кияүләрен акларга да тырыштылар бугай, һәрхәлдә, гаепләмәделәр. Хәзер дә алар зур гаилә булып, Зубаловода бергә яшәп яталар. Һәм шуңа күрә Кунцеводагы дачаны тизрәк төзеп бетерергә, Надежданы хәтерләтүче диварлардан, бүлмәләрдән, кешеләрдән качарга кирәк...

Поскребышев, гадәттәгечә, эштә иде. Әйтерсең, ул Сталинның кабул итү бүлмәсендә төн кунып яши.

– Ничек хәлләр, иптәш Поскребышев? – дип, кул биреп исәнләште Сталин.

– Рәхмәт, иптәш Сталин, барысы да әйбәт. Сталин кул сәгатенә күз салды:

– Иптәш Ягода керсен. 
– Яхшы, иптәш Сталин.

Генрих Ягода тәбәнәк буйлы, авыру йөзле, борыны астында тар гына мыеклы бәндә иде. Бүлмәгә керү белән ишекне япты һәм пышылдап диярлек Сталин белән исәнләште. Сталин аның белән үзе килеп күреште һәм киңәшмәләр өстәле янына чакырды. Ярты сәгатьләп сөйләшкәннән соң Сталин, урыныннан торып, төрепкәсен кабызды һәм кабинет буйлап арлы-бирле йөренә башлады.

– Беломорканал төзелеше сезнең системада бит, иптәш Ягода? – диде ул, тәрәзә аша каядыр еракка текәлеп.

– Әйе, иптәш Сталин.

– Быел әзер буламы инде ул?

– Әзер була, иптәш Сталин.

– Зур төзелеш инде бу, әйеме, иптәш Ягода?

– Бик зур, иптәш Сталин. Каналның озынлыгы 227 чакрым. Сезнең исемне йөртер өчен лаеклы объект дип саныйм.

– Минем исемне йөртер дә, ләкин чит илләрдә аның аркасында минем исемнең дәрәҗәсе төшә. Советлар Союзы көчле дәүләт, әмма халыкара сәхнәдә дә безнең ил дәрәҗәле, мәртәбәле булырга тиеш. Юкса, кайбер матбугат чаралары язуынча, Сталин исемендәге каналны көчләп куып китерелгән тоткыннар төзиләр икән. Тоткыннар гына түгел, коллар дип тә өстиләр. Безгә бу ялгыш фикерне төзәтергә, чын күңелдән хезмәт итүче совет халкының батырлыгын бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк. Мин менә ничек уйлыйм. – Сталин, бер мәлгә тынып калып, төрепкәсенә тәмәке өстәде. – Менә мин ничек уйлыйм, иптәш Ягода. Көннәр җылынгач, Беломорканал төзелешенә язучылардан торган экспедиция оештырырга кирәк. Бездә әйбәт язучылар күп. Максим Горькийны гына алыйк. Аның халыкара мәйданда дәрәҗәсе зур. Аннан башкалар да җитәрлек. Толстой, Зощенко, Катаев. Минемчә, бу мәсьәләне Политбюро утырышына чыгарып, язучылар исемлеген раслап, берничә көнгә аларны төзүчеләр белән яшәтергә, Беломорканалның уңай якларын күрсәтергә кирәк. Аннан соң без матур гына итеп җыентык чыгарып, аны башка телләргә дә тәрҗемә итә алыр идек. Ничек уйлыйсыз, иптәш Ягода?!

– Әйбәт фикер, иптәш Сталин.

– Әйбәт фикерләрне ычкындырмагыз, иптәш Ягода. Әйбәт фикер – Троцкий шикелле, хәзер чыгып ычкынырга мөмкин. – Ягода куырылып килде. Лев Троцкийның Төркиягә китүен Сталин кичерә алмый, һәм, күрәсең, әле дә гаепне аңарда – Ягодада күрә.

Сөйләшү тәмамлануын аңлап, Ягода Сталинның кабинетыннан тиз генә тавыш-тынсыз чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

Реклама