Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ТАВЫШЫ

Шушы елның 26 сентябрендә шагыйръ, публицист, җурналист Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 85 ел тулды. Татарстан радиосы фондында урын алган бер интервюсында ул үзе турында: «Әгәр ХХ гасырның 90 нчы еллары булмаса, бу дөньяда Мидхәт Миншин да булмас иде», - дигән сүзләре сакланып калган. Дөрес, инде аңа кадәр дә ул татар журналистикасында да, әдәбиятта да үз урынын тапкан, үз сүзен халыкка җиткерә алган әдип иде. Шулай да, үзе әйткәнчә, аның талантының чәчәк ату чоры нәкъ менә 90 нчы елларга, Татарстанның дәүләти статусын күтәрү, татар телен гамәлгә кертү өчен көрәш барган бер заманга туры килде. Татарстан радиосының хәбәрләр һәм сәяси тапшырулар редакциясе баш мөхәррир буларак, ул шушы көрәшнең рупорына әверелде. Аның «Яңа атна» тапшыруында ясаган кайнар публицистик чыгышларын халык та, җитәкчеләр дә көтеп алалар иде.  Нәкъ шушы елларда Мидхәт Миншинның әдәби каләме дә активлашты. «Күпер» исемле публицистик поэмасы, «Каргыш» дигән шигъри бәяны, «Үлгәннәргә берни кирәкми» драмасы, «Хуҗа Насретдинның Казанга кайтуы» сатирик шоу-тамашасы, «Муенга асылган таш» повесте әдәбият мәйданында вакыйга буларак кабул ителде. Шушы елларда композиторларыбыз Мидхәт Миншин шигырьләренә йөздән артык җыр иҗат итте. Аларның байтагы хәзерге вакытта радиобыз фондында саклана, тыңлаучыларыбыз тарафыннан көтеп алына.

         Хәзер сез тыңлаячак язма «Иделдә яз» дип атала. Аның темасын Мидхәт ага безгә үзе тәкъдим иткән иде. Әңгәмә аның җырлары белән чиратлашып бара. Биредә Мидхәт Миншинның дөньяга карашы да, уй-хыяллары да, борчылганнары һәм өметләнгәннәре дә чагылыш таба. Әлеге язма 2009 елның апрелендә эфирга чыкты. Шул ук елның декабрендә әдип арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аның иң соңгы күләмле әңгәмәсе менә шушы язмада саклана.