Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (2))

(Романны башыннан укыгыз)

2

Туганда, туйларда әйтелгән матур теләкләр кабул булганны күрсәтеп, Буранбай ай үсәсен көн үсте. Тиз арада кырыгы да җиткән, дип уйлады Муса, хатыны шул көнне бәйрәм итү турында сүз чыгаргач. Аның Бешене кулына аласы, рәхәтләнеп, бер сөясе килеп китте, тик бишеккә таба барганын күргәч, Айҗи җиңеннән тартып туктатты:

– Күзен ачып ятмаган булса, уята күрмә, төнлә начар йоклады. Алсаң, арча ботагы салырга онытма. Буранбай кичтән бирле тынычсыз иде. Таң алдыннан гына йокыга китте. Әллә айның тулган чагы булганга инде. Күкнең түндүк турысында яп-якты йолдыз яна иде. Ай читтәрәк торса да, нуры төшмәсен дип, бишек япмаларын да әледән-әле рәтләде Айҗи. Баланы үз янына алып салып та карады. Күтәреп тә йөрде.

– Күз тигәндер, узар, борчылма, – дип тынычландырды хатынын Муса. – Үзем дә гел яратып карыйм. Ата-ананың күзе ныграк та тия әле ул!

Айҗи, мәктәптә укыганда – бала-үсмер вакытында – ырымнарны артык санга сукмаган урысы-татары, башкасы белән аралашса да, гореф-гадәт куучан иде. Иренең малаена кирәгеннән тыш исе китүен өнәп бетермәгәнлеген сиздерде:

– Беләсең бит шуның ярамаганлыгын, һаман бишеге тирәсендә бөтереләсең. Кич димисең, төн димисең, балага исем белән дәшәсең. Яман көчләр шуны гына көтеп тора ул. Кирәгеннән тыш дип... Белә дип... Бердәнбер малае бит бишектә Мусаның! И, бу гадәтләр, үз балаңны мактама да, рәхәтләнеп бер яратма да, исемен дә тиеш чакта гына әйт. Чип-чиста күлмәген дә эттән соң гына кидер. Бераздан эзе дә калмаячак әле борынгы ышануларның, гадәтләрнең. Татарда боларның берсе дә юк. Аларда дин көчле, белем көчле. Үзләренә, гамәлләренең нәтиҗәсенә ышаныч көчле. Шулай булмаса, җәһәннәмнән бу якларга күченерләр, заводлар салырлар, кибетләр ачарлар идемени?! Алай дисәң, урыс-улактан качкан инде алар. Алар менә артларыннан ук килеп тулды...

Гореф-гадәтнең дә яхшы ягы бар. Ул нәселне – нык, балаларны дус, ата-ананы хөрмәтле итә. Ыруын белгәннең – кабере, нәселе сөйгәннең кадере бар. Шунысы гына: бу катлаулы заманда кем гадәт-йолаларның барысын да үтәп бетерсен, нинди эш башкарса да, бар ырымны ничек итеп истә тотсын. Элекке хәсрәтләр генәмени хәзер кеше башында?!

Көннәр тиз үтсә дә үтә икән! Әле кайчан гына бишек туен уздырганнар иде. Нәселләрендә иң озак яшәгән Зейнура карчык салды аны арчадан ясалган, киез белән түшәлгән, ак япма ябылган тирбәлгеченә. Барысы да баланы әбекәй кебек озын гомерле булыр дип теләде, юрады. Буранбайны бишеккә салганчы, кырык кашык су белән юганнар иде, инде менә аңа кырык тамчы тозлы су сирперләр йә шуны юынасы суына салырлар, өстенә кырык калдыктан тегелгән курак66 ябарлар. Сүзнең иң кирәклесе, бәхеткә илтә торганы миндә, дигән кебек кукраеп, Казан мулласы килер. Озын чапаннарында бутала-бутала, чалмасын рәтли-рәтли, йортка узар, тамагын кыра-кыра сәламен бирер, сәдаканы мул алгандагы кебек кушучын сузып, һәрберсе белән күрешеп чыгар. Аннан азан әйтеп, Буранбайны Бешегә әйләндерер. Җенишбәк карт баланың карын чәчен алыр да аны үзе генә белгән бер изге урынга күмәр. Давыл да, ком бураннары да ияртеп очырмас, этләр дә казып чыгармас. Көрүндүк – аеруча күңелле, балаңны башкаларга курыкмыйча, сөенеп күрсәтә торган бәйрәм. Аның Бешесе, менә без дә дөньяга килдек, сез кемнәр, әйдә, сез дә миңа күренегез дигән сыман, бар кунакны, үзенә бирелгән һәр бүләкне күзәтеп, матур җиһазланган һәм арчадан ясалган бишегендә ята бирер.

Кыргызда, су буенда яшәгәч, дым сеңдерми торган арчаның кадере зур. Бөек Чыңгыз хан яткан бишек тә, аның Ыссык-Көл сулары качырган мәгарәдәге табуты да – арчадан, имеш... Муса моңа әллә ни ышанмый. Күмүчеләрне-яшерүчеләрне үтереп бетергән булсалар да, шул юкка чыгаручылардан кем дә кем барыбер белгәндер, исендә калдыргандыр, улына, оныгына сөйләгәндер. Картлар, Җәнишбәк тә, бигрәк тә каенатасы Кунанбай менә ышана. Үсмер чакларында дуслары белән бергәләп эзләп тә маташканнар. Ханның үзеннән калдырмаган бар байлыгы шул табутта дип кызыккан әтисе, моны белеп алган Усубалы карт бик нык ачулангач кына, аны табу уеннан кайткан. Йөземә – кара тап, нәселгә – оят, ыруга хәсрәт китерерсең бу эшең белән, дигән бабасы.

Кызыллар Алладан да, мулладан да курыкмый. Аларга Тәңре дә юк, потлар да. Тапса, алар табачак. Хәерче тормышта яшәгәннәрне ачлыктан коткарырга качырылган казна гына җитәр микән?! Чыңгыз хан малның гаиләсенә, нәселен сакларга кирәгеннән артыгын җыймаган да, үзеннән артканын ятимнәргә, толларга тараткан, халкының тормышын кайгыртуга тоткан. Әле дә ярый агасы Багланның да, Мусаның да тормышын тамырдан кырып бетерә алмады баскак кызыллык. Бешенең кырыгын Усубалы токымына тиң итеп уздырырлык көче калды әле аның!

Бешенең кырыгы дигәнгә табигать бөтенләй яшәреп бетте, җылының чыны килде. Инде менә йорт ишекләре киң ачылып, төенчек-төенчек бүләк күтәргән туган-тумачаны табынга дәшәр. Кунакларның үзләрен дә Айҗи хәстәрләгән бүләкләр, җәй эссесеннән хәл бирәчәк куырма чәй, кырык майлы кабартма, ә күн капчыкларның төрлесендә – сабаларда, турсыкларда – әчкелтем-татлы кымыз көтәчәк. Җәйләүдә колынлы бияләрдән әнисенең аны сөеп үстергән куллары сауган сөттән ул. Елкы мае белән йомшатылган, майландырып җибәрелгән, куе сөт белән тәмләтелгән кымыз чәркәләргә күбекләнеп, ирендә-телдә татырга теләк уятып агар. Күрше йортларда малайлар күп, аларга таратырга дип, кырык чәлпәк хәзерләнер. Җитмәстәй булса, тагын-тагын пешерерләр.

...Муса күз алдыннан шушындый хыялларга баткан сәгатьләрне, баласы туган көннәрне, үскән айларны-елларны, улына кагылышлы бәйрәмнәрне – аяк бавын кисүләрне, тагын бер кат барысын да табынга чакырган сөннәт туйларын – шулар белән килгән шатлыкларны исенә төшерде. Бу бәйрәмнәр, аларны көтүләр, хәзерләнүнең сөенечле мәшәкатьләре... – гомер үзе гел бер төслерәк барыр кебек иде... Көтмәгәндә генә, ул бөтенләй башка борылыш алды. Баладан исән калган, бөтенләй өзлекмәгән Айҗины кургак учук67аяктан екты. Бала туйлары сөеклесенең өчлекләре, җиделекләре, кырыклары68 белән кушылды... Ярый әле, хатын Бешене имчәктән аерган иде. Айҗины күрсәтергә шәһәрдән барып алынган табиб:

– Хатыныгызда бу авыру электән булып, беленмичә торып, бала тапканнан соң көчәеп китмәде микән? – диде. Бу сүзләр Мусаны уйга калдырды.

– Алай түгелдер, – дигән булды ул. – Бер сизелмәсә, бер сизелер иде. Малай да нык кебек. Кургак учуклы хатыннарның угыллары-кызлары чирле кыяфәттә, хәлсез туа, дип ишеткән бар.

– Элегрәк йөткергәләмәгәч тә... Белмим шул. Үпкә инде ул кургак учук вакытында да, салкын тигәннән дә чирли, кабара. Алайса кайчан да бер салкынны нык тидергән хатыныгыз. 

– Нәрсәдәндер өзлеккән микәнни?

– Безнең эш, дөрес, хәзер инде сәбәбен ачыклау түгел. Хастасыннан даруын табу. Болай гына уйлануым. Мине чакырырга соңгарак калгансыз кебек...

Муса бу сүзләрдән миңгерәүләнеп китте. Нык кына авырса да, әле Айҗие исән иде, әле торып йөргәли, бер-бер көнне тәмам рәтләнер дигән өмет сүнмәгән иде. Табибны да шул өметне ныгытыр өчен генә китерткән иде ул каладан. Муса хатыннан тарафын аерып торган орогон чи69 янына килде, сак кына күтәреп, хатын-кыз ягында яткан Айҗига карады. Бешене тапканда да, шунда үлем белән тартышкан иде ул. Җиңгән иде бит үлемне, җиңгән! Берни дә булмаган шикелле яшәп киткән, баласын имезгән, йорт эшләренә дә вакыт тапкан иде. Шулчак Муса күңеленә Айҗиның сирәк-мирәк йөткергәләве килде. Әллә хәзер генә шулай тоеламы соң бу? Шикләнгәнгә... Үзеңнең саклый алмавыңны акларлык сәбәпләр эзләгәнгә... Шулайдыр!

Муса чины төшерде, кабат табиб каршысына атлады. Саквояжын кулына тоткан, аска карап уйланып тора иде. Аның ни әйтергә белмәгәнлеген, чарасызлыгыннан шулай ук үзен гаепле тойганлыгын аңлады. Тиешлесен кулына тоттырды да хатыны янында Җидегүлне калдырып, атында өенә озатып куйды. Аннан атны әкрен генә юыртып, юл буена Айҗи турында уйланып кайтты. Аны югалту куркынычы бөтен йөрәген тамыры-ние белән йолкып тоткан, бугазыннан ук алган кебек иде. Күлмәк изүләрен чишеп җибәрде, үзен барыбер тын җитмәгән кебек хис итте. Их, яшәсен иде дә бит Айҗи...

Кайчандыр, малае тугач, шул хакта күрше кышлаклар да ишетелерлек итеп оран салган иде Муса. Инде бу юлы чыдарлыгы калмагач:

– Калдырма, Айҗи, улыңны ятим калдырма, Айҗи! – дип кычкырып җибәрде.

Бешә-Буранбай туганда, аңа әле күбесе йокыдагы кешеләр түгел, авазны тотар таулар да берничек җавап бирмәгән иде. Артыннан кемнеңдер:

– Син мәллә, Муса?! Ни булды? – дип сораганын ишетте. Борылды. Зөһрәнең әтисе Габдулла абзый каядыр барган икән дә кайтышлый алдындагы юлчының артык ашыкмаган атын куып җиткән.

– Кемлегеңне бераз чамалаган идем анысы, – диде ул. – Йөзеңнең төсе качкан: бер-бер хәл булмагандыр бит?

Алга таба Муса белән Габдулла абзасы, ике атны янәшәрәк тотып, кычкырып булса да, ишеттереп, сөйләшкәләп кайттылар. Күптән очрашмаган танышын Муса чәйгә чакырып караган иде дә, мондый авыр вакытыңда яхшы түгел, күрешкән чак булыр әле, дип кермәде. Габдулла артыгын бетерешмә, хәсрәтләнеп кенә, үлгән кешене кире кайтара алмыйсың, сәламәтлегеңне генә югалтасың, дип хушлашкач, атын юырттырып, үз юлы белән китеп барды.

Кайчандыр үлеп гашыйк булган Зөһрәнең әтисе иде Габдулла карт. Элегрәк аны күргәндә, күңеле дулкынланып алган, балачак, яшьлек дустын сагынып-сагынып куйган чаклары еш булды. Зөһрә кебек Айҗие Мусаның татар кызына мәхәббәтен әкренләп оныттырды. Инде аннан башка һичкемгә күз чите белән генә дә яратып карый алмаган бер вакытта ялгыз калачак иде ул! Бешесе ятим калачак иде. Әтиле ятим барыбер ятим инде ул... 

Күңелгә шик төшмәгәндә, кайбер нәрсәләр игътибарга алынмый да икән. Инде менә Айҗи йөткергәләгән дә кебек. Баладан соң ныклап рәтләнеп тә бетмәгән шикелле. Әйе-әйе, вакыт-вакыт йөткерде бит ул! Ул хатынының бу эшен Ыссык-Көл ягыннан кинәт исеп куйган дымлы җил аркасында дип уйлый иде. Юк инде, һич алай булмаган! Кешегә салкын тими торамыни?! Кышкы көннәрдә, югары җәйләүләргә менгәч, күкрәкне кисеп искән җилләрдән шулкадәр туңасың – һавадагы кошлар кебек түбәнгә, җиргә атылырдай буласың. Май эретеп ясалган үләнле, шулпа кебек куе чәйләр генә коткара, эчеңәчә үтеп җылыта.

Яман уйларны ничек кенә куарга теләсә дә, авыруының сәбәпләрен юкка чыгарып барса да, Муса кайдадыр, кайсыдыр көнне өзлеккән бит инде Айҗи барыбер, дип уйлады. Йортлар арасында күлмәкчән генә йөргәләгәнме, ул югында бик үк сакланмаганмы, мал-туар карарга чыккач туңганмы?.. Баланы авырдан китерү аны бик бирештергәнме?..

Озак та үтмәде, Муса каралтысында яңа ясалган ак киездән тагын бер йорт корылды. Айҗинең соңгы тирмәсе иде ул. Аның түбәсеннән, хәсрәтле үлем хәбәрен сөйләп, кайгы әләме күтәрелде. Туганнар, аксакаллар, авыл агасы, таныш-белешләр – барысы шунда агылды. Ул көннең кошоклары70, өкүрүкләре71 Муса күңеленә таш булып утырды. Кәфенләү вакытларында да, җеназада да чыдады, мулла сүзен дә тыңлап, мондый көнне кыргызга хас булмаганча сабыр калырга тырышты Муса. Инде дә мазардан кайтканда, зур атасы яшьлегендә оста жоктоочы72 саналган, әмма күптән бу эшләрдән ваз кичкән Усубалы, янәшәсендә чайкала-чайкала, хәсрәтле тавыш белән аңа ишетелерлек кенә сыктарга тотынгач, түзмәде, үзе дә газаплы кычкырып җибәрде. Хатынын елап-җырлап искә алудан йола тыйса да, Муса бераздан, зур атасының «келин» дигәннәрен Айҗига үзгәртә-үзгәртә, күз яшьләре белән күңеленнән генә көйләргә кереште:
Кытайдың жолу беш мойнок, Айҗи-и-и...

Асманда толуп турган ай ак, Айҗи-и-и...73

Мазардагылар кышлакка кергәндә үк, ачы кайгы авазлары җил белән килеп-килеп китә иде. Алар Усубалылар тирәсенә якынайган саен, әле генә Айҗине юган, кәфенләгән йорттан да, башка тирмәләрдән дә тагын да ныграк ишетелә башлады. Мәет чыккан йорттан да ямьсез җир юк икән, дип уйлады Муса. Ул да, мазарстаннан кайтучы башкалар да йортның сул ягына киттеләр. Аннан барысы Айҗи алдында аңа булган соңгы соклануларын белдергән кебек бил бөгеп, үзләренең хәсрәтләре хакында үзәк өзәрлек үкерергә тотындылар. Аларның тавышы астында кошокчы хатын74 сүзләре инде әллә ни аңлашылмый да, тоташ елауга кушылып-кушылып китә иде.

Мусаның тамагы кипте. Эчәргә су китерделәр. Мондый чакта сусынны кызлар әле берәүгә, әле икенчесенә касәләрдә алып килгән эчемлек кенә басарлык түгел иде. Муса әледән-әле йотылып-йотылып эчте. Инде тау иңсәләрендә дә һич кысылмаган күкрәге авыртканны тойды. Тын җитмәгән кебек булды. Тагын да тирәнрәк сулыш алып карады. Һава үзгәргән идеме, буылу хисе узмады. Күлмәк изүен тартып-тартып бушаткандай итенде.

Берзаман бар тавышлар тынды. Мулла барысын дога тыңларга чакырды. Хәергә дигән акчалар, жыртышлар75 таратылды. ...Нәрсә булса булды, Муса аягына яңа баскан, имчәктән кайчан гына аерылган Буранбай-Бешесе белән генә яшәп калды. Хатыны яткан, измә кирпечтән салынып гөмбәзләнгән кабер янында ул шулай бөтен тормышын күз алдыннан кичерде. Күзенә яшь килде. Ир кеше булгач, сер бирергә теләмәде, эченә йотып җибәрде.

Айҗиның мөселман таләпләрен санга сукмыйча, кыргыз гадәтенчә, диварындагы таш плитәгә уелган сынына бик озак, бөтенләйгә хушлашкандай карап торды ул. Чәчләре дә, күзләре дә чем-кара иде Айҗиның. Толымнарын әнә икегә бүлеп үргән. Башы – ябулы. Текәлеп карый торгач, һәйкәлдәге сурәт нигәдер хатынына тартмаган кебек тоелды. Кемне, кемне генә хәтерләтә соң әле, дип уйлады, тиз генә исенә төшерә алмады.

Бераздан Мусаның башына китереп суккандай булды. Туктале, тач Зөһрә, Зөһрә ич бу! Мусаны өшәнчек алды. Коты очты. Бик куркыныч хәбәр ишеткән чактагыдай коты очты! Инде ул гына исән булсачы! Зөһрә дә үзенә, чыннан да, кай ягыдыр белән тартым Айҗие кебек бу якты дөньялардан китеп бармасачы. Муса яхшы булса да, теленә кинәттән килгән теләктән имәнеп китте. Аңа әле татар кызының Айҗига кадәр үк вафат икәнлеге хакында хәбәр килеп ишетелмәгән иде. Бу уйларның ул юктан гына тумавын әле аңлар хәлдә түгел иде.

Борынгы каберлекләр белән түшәлгән мазар өстендә бер төркем чарылар76 бөтерелә. Әллә аны кызганып, әллә аңа усалланып, кар да кар килә алар. Тауларында кары бар, урманында чары бар, дигән борынгылар. Төрлечә аңларга була бу сүзләрне. Карганы уйлап әйткәннәрме, әллә урман эчендәге чытырманлыкларнымы, урманлы тауларны кисеп аккан су буйларындагы агачлыкларнымы, башкасынмы... Ничек кенә булмасын, матур тормышның ямьсезлекләр белән аралашып килгәнен аңлата ул. Бер карасаң, нурлары, яктысы бәбәгеңне аркылыга кисәр кояшлы түбәләрдә эссе булырга тиеш кебек, чынлыкта кар ята. Урманны гүзәл кошлар сайравы белән күз алдына китерәсең, еш кына сине нурсыз, карашлары ук куркыныч каргалар каркылдап-чарылдап каршы ала. Бәхетле көннәрдән генә үрелер кебек иде Мусаның тормышы. Ул тормышка карлы җил узды, күгеннән эссесе югалган кояш карый.

Бешесе бик кечкенә. Аңа әни кирәк. Аңа хатын-кыз җылысы кирәк! Мусага инде бу кирәкми... Ул маллары-көтүләре янына җәйләүгә китәргә әзер. Ул киек кошлар, җанварлар, узганы, Айҗие турында гына уйлап яшәргә әзер... Аңа улы Бешене тапкан Айҗидан башка кем дә кирәкми! Малайга ана җылысы кирәк. Бик кирәк! Апасы еракта. Гаиләсе ишле. Иренең холкы корырак. Аның үз ягы ятимнәре дә җитәрлек. Тормышлары артык җиңелдән түгел.

Әти-әнисе картая. Ялгыз калган зур атасы алардан да картрак. Барысын да, теләсәләр, Айҗиның елы узуга ук мондагы йортына алып кайтыр да караштырып торуны агасы кулына тапшырыр. Буранбай Багланнар белән ике йорт арасын тигезләп үсәр. Аңа да кул астына керерлек, ныгып киткәч ярдәмләшерлек малай кирәк. Бешене үзе белән тауларга алып китсә, көтүче генә булып калыр. Аның укуы, һөнәр алуы яхшы. Бу заманда кеше рәтендә белемсез көн итү авыр. Чолпон-Атада, Балыкчыда, башка җирләрдә дә бер дигән мәктәпләр бар. Үзебезгә якын телдә, татарча укыса да буласы, урысныкын белсә дә, зыяны тимәс.

Бу елны, аймакта бергәләшеп көн итү өчен, җирне бергәләп эшкәртүче кооперативлар төзергә, кешеләрне кышлакларга күчереп утыртырга керештеләр. Байларга көннең алга таба бөтенләй бетәсе аңлашылды. Усубалыларга иң яман вакытлыр килде дигән сүз бу. Җир идәнле, ваклаган салам белән кызыл балчык кушып изелгән саманнардан төзелгән йортлар, кемнедер сөендереп, моңарчы тиешмәгән матур тормыш вәгъдә итеп, кемнәрнеңдер тынычлыгын алып, күңеленә, алга таба язмышым нинди булыр, дигән кебегрәк шом салып, тигез урамнар ясап, бер-бер артлы тезелә башлады.

Муса Бешене бик ярата, әмма Айҗисез кышлакта, инде башкача көн итәргә керешкән кышлакта яши алмый. Яши алмый! Ул япь-яшь хатынының якты дөнья белән хушлашуын беркайчан да кабул итмәячәк. Бергә торган йортларында күңеленнән Айҗие китми. Бешене күрсә дә, Айҗи искә төшә. Мусаның, нигә үз яныңа алдың син аны, Ходаем, дип газапланып бер утырганында атасы Женишбек:

– Жаратканга акарат кылба77, – дигән иде. Имеш, Алланың язганнарын аңлап һәм буйсынып кабул ит. Әйтергә генә җиңел. Үз башыңа төшсә, барыбер аптырап, гаҗизләнеп, сорау арты сорау белән, Аның каршысына барасың. Сине тынычландырырлык җавабын күңелеңә иңдерер дип көтәсең.

Баглан, ыгы-зыгылар, күрәләтә талаулар дәвам итеп, монда көн итүләр кыенлашса, калага китеп барырга уйлап тора. Һөнәрләре күп аның. Ул китәр дә! Муса инде кала тормышын бөтенләй яратмый. Ә бит, татарларга карап, кайчандыр шунда яшәүгә кызыккан иде. Аңа хәзер саф һавалы, яшел тугайлы, сулары нәҗесләнмәгән таулар кирәк. Ул тауларда үзен кош кебек, ат кебек тоя.

Әйе-әйе, Айҗи да булмагач, көне-төне аны уйлаткан урыннардан качарга кирәк Мусага! Кыргыз бер урында гына яши алмый. Күчмәнлек – аның канында! Ул – табигать баласы. Балыклар, кошлар кебек гел хәрәкәттә, дөнья гизүдә булырга тиеш. Бабайлар белеп әйткән: үлгәннәр генә бер урында кала! Айҗи турында да әйткәннәр икән бит алар... Муса килер дә китәр, килер дә китәр, Айҗи рәсемнәр белән бизәтеп ясалган йорты эчендә кала бирер. Килүен көтеп кала бирер...

Инде хәзер сәер дә: бала чагында Токмак татарларының тормышына бик тә кызыгып кайткан иде ул. Аннары да, барган саен, гел алар кебек торырга, урысча яхшы сөйләшергә, белем алырга, тегеме-бумы һөнәргә өйрәнергә хыялланды. Менә бит боларны балачак, яшьлек юләрлеге кебек кенә, әмма хәсрәтсез чагым иде, дип сагынып искә ала. Бервакыт үзен ымсындырып торган дөньялар, еракларга әйдәкләгән хыяллар хакында сүз кузгаткач: 

– Без – кыргызның болай да хәлле кешесе, сиңа ни җитми? – дигән иде әтисе аңа. – Агаң, әнә, укыды, барыбер мулла булмады.

– Соң ул... Аны теләмәде дә! Син кушканга укыды!

– Ә менә сиңа кушмыйм. Ялгышканымны аңладым.

– Миңа җиткәч кенә... – дип, авыз эченнән мыгырдады Муса.

– Акыл карт башка да бер керә. Тагын да шул. Абыеңны кара. Исем кушасы булса да, баланы сөннәтләргә кирәксә дә, читтән мулла чакырабыз. Акча түгеп, нәрсәгә укыткан мин аны?!

– Зыяны тимәс, – дип каршы төшкәндәй итенде Муса.

– Файдасын әле күргән юк. Зыяны шул: укырга тоткан акчасы.

– Аның каравы йөз төрле һөнәре бар...

– Булмагае! Ау белән балыктан башкасын сөймәгәч! Гомер балык ашамаган безнекеләр. Тау кешесеннән, дала кешесеннән, диңгез эченнән яралгандай, су буеннан кайтып керми торган балыкчыга әйләнеп бетте. Мусаның кәефе төште. Борылып китеп барганда, әтисе тагын эндәшеп туктатты:

– Теләсәң, яхшы җирдән укымышлырак кыз алырсың. Тормышың андый белән күңелсез булмас. Балаларыңнан кеше ясарсыз. Кеше ясагач... Хәзер күреп торасың... китә дә бара балалар. Тагын да зуррак кеше булам, дөнья күрәм дип китә. Шул тынгысызлык башына җитә дә күпләрнең. Кыргыз бергәлектә көчле, ыруы белән нык. Син – минем яраткан улым. Карап торган төпчегем. Инде атаң сүзен аяк астына салып таптамассың – янымнан китмәссең.

Каршы төшәргә, үзе уйлаганны куарга да булгандыр. Ата сүзен сүз итте, һәм барысы да ул теләгәнчә килеп чыкты да. Ә бит мулла булмаганына һич үкенми. Бар ягы белән серле, гүзәл күренгән татар кызына кызыкканга килгәндер инде ул хыяллар аның башына үсмер чагында, егет булып килгәндә.

Аның үзенә өйләнергә теләген ишетмәгән Зөһрә сайлаган кешесе белән яши микән? Хыялында кыргыз килене, Муса хатыны булу бар иде микән? Аның гаилә коруга бәйле өметләрен сизми дә калгандыр ул...

Яшәсен, үзенчә яшәсен кайчандыр авызыннан сулар китерерлек кызыктырган Зөһрәсе. Юк, Зөһрә! Сау булсын. Балаларының, иренең кадерен күрсен. Ул каберташта күзенә күренгәндәй булган татар кызының да аннан бик еракка, кайтмаска киткәнлеген дә, моның сәбәпләрен дә белмәгәнгә шулай уйлый иде. Әнә шуңа күрә гомерендә ике генә кызга күз аткан Муса Айҗи белән Зөһрәне үзара янәшә куйды. Бу көндәге әлеге эшенә соңыннан үзе дә аптыраячак иде.

Мусаның гүзәл Зөһрәдән бер дә ким булмаган, укый-яза да белгән, гореф-гадәтне дә куймаган Айҗие инде юк, дип уйлады ул, кайтып-кайтып. Аңа яшәргә дә яшәргә иде әле. Мусаны сөендереп, баласына сөенеп. Нигә, нигә генә бер дә гадел түгел бу дөнья?! Нигә сакламаган аны Умай-ана, нигә яшәтмәгән аны Күкләр?! Тирмә тулы тумар иде. Хатынының үзенә дә никадәр бүләк итте ул аларны! Мәгънәлеләрен, бик уйлап, сайлап, эшнең остасы ясаганнарын. Ник берсе дә саклый алмаган икән соң?! Хатынын күмәргә килгән хәзрәткә дә зарланды Муса. Ямьсез кәҗә сакалын учлап-учлап куючан мулла аңа, шуны да белмисеңмени дигән кебек сәерсенеп карады:

– Кешене тумар түгел, дога саклый. 

Айҗи гарәпчәне су кебек эчә, бишвакыт намазын калдырмый иде. Сорый белеп сорамады микән әллә Алладан?! Әллә соң Аның янында да яхшы кешеләр бик кирәкме? Әллә тормышның киләчәк бәхетсезлекләреннән саклап калдылармы кызыл өрек кебек пешкән чагында Айҗиен?..

Мулла сүзенә үртәлеп, Муса бер очратканында:

– Синең һаман укырга кушып торган догаң да с-с-сакламады! – дип ысылдады. – Шул тумарга табынуымны артка чигергәнгәдер әле ул!

Мусаның дорфа кыланышына, татарлар салкын канлы буладырмы, ярый әле танышы кызып китмәде, тыныч кына:

– Анысы язмыш аның, – диде. – Тәкъдир. Анда язганны күреп бетергәнче яши адәм баласы.

– Мин – кара кеше. Укысам, каләм тотсам да, синең бар китабыңда язганнарны белмим. Мин Ходайга да, тумарга да ышанам. Айҗигә шундый язмыш тигәнгә кайсысына үпкәлим? Муса үзенең көтелмәгән авыр соравын биргәндә үк җавап ала алмасына ышанган иде.

Мулла озак кына уйланып торгач:

– Ходайның язганнарын, сорап, кайчак үзгәртеп тә буладыр, гомереңне озынайтып булмас. Тәкъдирдә язылганын күреп бетергәч китә кеше... Бер әйттем дә инде. Өзгәләнүдән файда юк. Хатыныңа синнән инде дога гына кирәк. Аны шуннан калдырма. Кемгә дә килә мондый хәсрәтләр... Бер-бер артлы килә.

Бу җаваптан качу кебек тоелды Мусага.

– Тәкъдирне кем язган соң, – диде ул. – Синең телеңнән төшмәгән Алла түгелмени?

– Тәкъдир ул – сынау гына. Шул сынаулар вакытында кеше булып калсаң, бакыйлыкта әҗере килер. Калмасаң – җәзасы. Ул чагында инде үзеңнән башка һичкемгә үпкәли алмыйсың. Бер көнлек дөнья хәлләре ныграк борчыймы сине, мәңгелекнекеме?..

Ачуын китерсә дә, хак сөйли иде мулла. Иң кадерле кешесен югалткан Мусага башкача ничек әйтә ала иде соң ул?! Аның шундый үпкәле, кызган көне дип, гомер бакый таныган Алласыннан ваз кичсенме?! Менә бит Ходайга, ихластан әйткәндә, чын-чынлап ышанган Муса да әти-бабасы табынган потларыннан һаман баш тарта алмый. Аларны тану бала чагыннан башына, канына сеңдерелгән аның, күңеленә әнкә сөте белән кергән.

Их, ничек теләгән иде Муса ир бала!

– Өй иясе, ил иясе кирәк, дип теләгән идем мин! – дип әйтеп куйды Муса яныннан китә башлаган муллага. – Ничекләр ялварып сораган идем аны Ходайдан. Үпкәләп тә булмый аңа. Ярамый да.

– Соң?.. Әнә бит, ул чагында теләгәнең кабул булган! Булган. Ник башка теләкләрен онытып торды соң Муса шул ара?! Дога укып, дога артыннан ялварып сорамады. Бешемне тигез әти-әниле ит, димәде.

– Елан елында сугышлар-ызгышлар булыр дип курыккан идем мин, – дип, сүзен дәвам итте Муса. – Анысы менә, тормыш гаугасыз, ыгы-зыгысыз, хәсрәтләрсез узмаса да, фаразлаганымнан яхшырак килде кебек.

– Бу заманга яраклы акыл бирми ырым-ышанулар. Күңелеңне алардан кайтарыр, үпкәләтер өчен әйтмим. Үзем алга куйганны сөйлим. Мин Хода язганны көтеп, кичереп, шуңа шөкерана кылып яшим.
Мулла болай гына тыныч сөйләшәме? Аның да киләчәге Мусаныкы кебек чынлыкта томанлы микән? Ул әнә китте. Кая барасын, ничек яшисен белгән адәм кебек бик ышанычлы атлап китте. Китте дә түзмәде, һаман да аның сүзләрен уйлый иде булса кирәк, туктап, Мусага тагын бер борылып карады. Аннан, кулын изәп:

– Бар кайт, тынычлан, Муса! Исән яшә! – дип кычкырды.

Ни көтә Мусаны алга таба – билгесез. Төрле куркыныч сүзләр ишетелеп тора. Бу гарасатлардан исәннәр генә калсачы инде нәсел-нәсәбе, анасының йөз төсен саклаган Буранбай-Бешесе!

Алай да... Баласы туганда, юктан гына чыкмаган давыл-зилзилә. Бу көннәрдән хәбәр булгандыр ул. Буран очыртып алып килде дә алып китте кебек Мусаның бәхетен. Яраткан кешесен... Шунда аның күңеленә Казан мулласы сөйләгән гыйбрәтле бер хәл килде. Җәбраил фәрештә бервакыт, пәйгамбәр янына килеп: «Әй, Мөхәммәд, күпме телисең, шулкадәр яшә, әмма барыбер үләчәксең. Кемне теләсәң, шуны ярат, әмма аның белән барыбер аерыласың», – дигән икән.

– Бәхетнең кайсысы да, өеңә ишелеп кергән кебеге дә мәңгелек түгел, кайчан да бер юкка чыга, – диде мулла. – Яшьлек тә мәңгелек түгел, хәтта картлык та. Мәхәббәт кеше исән чагында ук узарга мөмкин. Ахирәт бәхете генә – мәңгелек.

Айҗины гомер яратачак иде Муса. Шул мәңгелеккә дә бергә китеп, анда да бергә яшәячәк кебек иде. Мәхәббәтнең мәңге яшәрлеге бер дә булмыймыни соң?! Ә нигә кеше аны эзли, табарга тырыша? Менә ул тапкан да кебек иде...

Елан елын, борынгыларга ияреп, юньлегә юрамаган Муса. Инде алдагы кырык бере дә шулай килерме? Баласы нәкъ уникегә җитәсе... Укны туры аткан, атны җиңел җиккән, ярышта һичкемне уздырмаган егет булыр инде Беше ул вакытка. Алла кушса! Тәкъдире Айҗи белән уйнагандай шаяртмаса... Бәхетле генә була күрсен. Бу теләкне Муса, улы туганнан бирле көн саен булмаса да, атнага бер әйтмичә калмый торган иде. Ир кеше хатыны үлгәндә, кошок әйтергә дә, артыгын еларга да тиеш түгел. Мусаның күзләрен тагын яшь басты. Аңа киңәеп агарга ирек бирмәс өчен сикереп, атына менде дә килгән юлыннан кире китеп барды. Ул әле кыргыз йортына алдагы елан елларында киләсе канлы-яшьле кайгы-хәсрәтләрдән дә, улының бик яшьли дөм ятим каласыннан да хәбәрсез иде... 

(Дәвамы бар)

66 Курак – корама.
67 Кургак учук – коргак очык – чахотка (туберкулёз).

68 Өчлек, җиделек, кырыгы – мәрхүмне искә алу ашлары.

69 Орогон чи – ураган чи – чигә бизәк төшереп ясалган каплавыч.
70 Кошок – сыктау – хатыннарның тирмә эчендә җырлап хушлашуы.

71 Өкүрүк – ирләрнең тирмәнең тышкы ягыннан газаплы үкерүләре, кычкырып елаулары.

72 Жоктоочы – сыктаучы.

73 Кытайның юлы биш муйнак*, килен, ааай... Күктә тулып торган ай ак, килен, ааай...(*муйнак – тау сырты аша узучы юл, үткел).

74 Кошыкчы хатын – махсус чакыртылган сыктаучы.

75 Жыртыш – өзеп бирелгән тукыма.

76 Чары – карга.

77 Яратканга хәкарәт кылма (Дөньяга китерүчегә ачу итмә).

(Дәвамы бар)