«Мин сөйләшәм илем белән...»

Ау көне

Мин күрдем теп-тере мәетләр тутырган
Урамнар, мәйданнар, залларны.
Беркем дә терелтә алмасын, әфсенләп,
Беркем дә бүгеннән аларны.

Мин күрдем мыскаллап намусын өләшкән
Олысын, кечесен... Мин күрдем.
Һәм шунда җанымда яшәгән сабыйны
Үз кулым белән үк үтердем.

Боларны күрмәсен! Белмәсен! Йөрмәсен!
Фаш итеп Җиһанга йөрәген!
Югыйсә, килә дә сорыйлар, килә дә:
«Син әле ничек соң үлмәдең?!»

Мин күрдем Теп-тере мәетләр илендә
Кояшның кап-кара көйгәнен.
Кемнәрнең еларга теләп тә, юк, елый
Алмавын, кемнәрнең көлмәвен.

Урамнар, мәйданнар, залларга кергәндә
Ургылып шәүләләр кап-кара,
Яхшырак күрмәвең!
Белмәвең!
Йөрмәвең –
Әйләнеп канлы чи ярага!

Шул канлы эзеңнән килерләр,үрерләр
Күләгәң элмәкле үремгә.
Теп-тере Мәетләр илендә–
Мин күрдем –
Һаман да уйныйлар Үлемгә.

Кайдадыр йөрәкнең тибеше иштелсә,
Быргылар яңгырый:
– Ау Көне!
Шуңа да. Шуңа да. Шуңа да. Шуңа да.
Аңарчы үлүең хәерле.

Үп-үле Мәетләр Илендә.

 

 

Төнге дихотомия

В списке не значится,
И значит, не молится.
Zемфира

Я знал двух влюблённых, живших
в Петрограде в дни революции
и не заметивших её.
Борис Пастернак.

Мин сөйләшәм синең белән.
Дөнья тетри. Дөнья тына.
Ул шулкадәр ялган хәзер.
Ул шулкадәр үзе чын да.

Мин сөйләшәм синең белән.
Илләр тына. Илләр тетри.
Һәм кешеләр хыялыннан
Баш тарта да берни көтми.

Мин сөйләшәм синең белән.
Язга күчә кыштан көннәр.
Урамнарда фетнә исе.
Болар кем дә,
Болар кемнәр?!

«Исемлектә исеме бар».
Ул да – Аның улы ласа.
Кызы ласа ул да – Аның.
Мәмләкәтне курку баса.

Нәфрәт баса. Йодрык төйнәп,
Урамнарга чыга яман –
Ул бик таныш...
Бездә әле
Кан хәтере исән һаман.

...ә аннары йөрәгеңнең
Тибүеннән уянам да,
Кулларыңның җәннәтендә
Акыл җуйган бу дөньяга

Ышанамын өр-яңадан.
Пышылдыймын:
«Хәтерлимсең...»
Бу дөньяда син яшисең.
Ә син миңа
Кадерлесең!

Мин сөйләшәм синең белән.
Мин сөйләшәм илем белән.

 

 

Ышанма
 

Ышанма акка да.
Ышанма карага.
Ышанма ышаныр
Кешеләр калганга.

Бу илдә. Бу җирдә.
Ышанма. Ышанма.
Хәтерлә Күк барын
Йөрәгең пошканда.

Хәтерлә кер барын
Кешеләр җанында.
Кемнәрнең торуын
Дөреслек сагында.

Ышанма чынга да.
Ышанма ялганга.
Һәркемнең яшәве
Үлемгә ялгана.

Кем ничек көзгегә
Карыйдыр,
Мин белмим,
Берүзе калганда.

 

 

Ватан

 

Безнең аша нинди яулар уза?
Нинди яулар аша узабыз без?
«Ник көннән-көн, – дисең, – бу Ватанның
Тәне җансыз? Эчкән суы тәмсез?»

Кояшына күтәрелеп карап,
Ант китерә антын тотмаганнар.
Мәйданнарда шамакайлар бии.
Өстәлләрдә – буп-буш тустаганнар.

Кемнәр алар?!
Кабыргаңа кадәр
Кулын тыгып, ник алалар җаның?
...Онытырга теләп..
Онытырга
Җәйләүләрдә колын көткән чагын...

Онытырга теләп –
Ник җирсетә
Кендек каны сеңгән дымсу туфрак...
Шул туфракка казык какканнарга
Җан яктысы җитәрме бер чыраг?

Кабыргаңа кадәр кулын тыгып,
Умыралар...
Үкси читтә Хәтер:
Офыгыннан алып офыккача
Бу Җиһанның – тигәнәкле кабер.

Умыралар...

Син үлмисең барыбер.

 

 

Күрәсең...
 

Бу дәһшәтле илдә адәмнәр
Ни хакына, белмим, җиңәләр,
Ни хакына, белмим, үләләр –
Уннар түгел, йөзләр, төмәннәр.

Ни хакына, белмим, яшиләр,
Йә, аркылы тешләп, дәшмиләр –
Телләрен һәм иман...
Үзләрен:
«Тик бүгенгә, – диеп, – түзәмен...»

Ә аннары... Тынлык шартлый да,
Әверелә канлы давылга.
...Бу дәһшәтле илнең каһәре,
Күрәсең, нәкь үзе кадәрле.

 

 

Шадра

 

А просто мне петь не хочется
Под звон тюремных ключей.
Анна Ахматова

Күрәсеңме, карлар шадра-шадра.
Күрәсеңме, иңнәрендә – тамга.
«Мин бу илнең улы түгел!» – дисең.
Сүзләреңнән серкә тама җанга.

Күрәсеңме, кулларында богау,
Беркем белми: кем – йоклый, кем – уяу.
Эзләреңә зарыккан ул шәһәр
Картада бер төртке – кара буяу.

Без бер төртке – ялган беркетмәдә.
Юкса беркем, беркем беркетмәгән:
«Яшә,–  диеп, – сула бу һаваны!
Ул тик никтер бераз... күкертләнгән...»

Күрәсеңме, таңга кадәр, таңга
Күгебездә бер үк йолдыз яна...
«Мин бу илнең кызы һаман!»– димен.
Һәм ятимлек умырыла җанда.

Тукмарлардан тукмарланган илдә
Изүләрен ачканнарның җилгә
Мин йөрәген тыңлыйм:
Тибәргә әле,
Тибәргә әле
Рөхсәтме бу Җирдә?

Тибәргә әле
Рөхсәтме бу Җирдә?!
Тибәргә әле...

«Мин бу илнең улы түгел...»– дисең.

 

 

***
Я-га

Исән чакта көтмә сүзнең
Яхшысын да, яманын да,
Әверелә күрмәс өчен
Кешеләрнең ялганына

Һәм – колына.
Юк, орынма,
Ялгышып та ымнарына.
...Нәрсә җитә чык йөгергән
Үләннәрне тыңлавыңа!

Алар – ихлас!
Алдашсын дип
Яратмаган Кодрәтләре.
Яшәвенә шөкер итеп,
Леп-леп тибә йөрәкләре...

Исән чакта көтмә берни.
Ә аннан соң – бөтенләй дә!
Ышансыннар нокталарга.
Ышансыннар өтерләргә.

Язмышыңның дәфтәрендә
Укысыннар үз язмышын.
Мин дә шулай сөйдем, диеп,
Мин дә шулай, дип, ялгыштым.

Риясызлар! –
Син кал шулай,
Сибелеп кал хәрефләргә...
Ә үзеңнең барлыгың да
Онытылсын!

(Кадерләргә).

 

 

***


Бу шундый яз булыр! Шундый яз!
Кашыклап йотардай! Һәр көнен!
Йөрәгем шомланып үбәмен
Күзләрең...
Һәр керфек бөртеген...

Бу шундый яз булыр! Шундый яз!
Акланыр безнең бар ярсулар!
Һәм сүзләр табылыр –
Кичерер!
...Кешеләр тик исән калсыннар.

 

 

Псалом

 

Син – дога.
Син – төсләр догасы.
Учларым – манма Җир! Манма Күк!
Төрәмен җилләрнең бүзенә
Йөрәкне –
Ачылган яра күк.

Син – йола.
Гасырлар буена
Яшереп саклаган... ятлаган...
Тамасың тир булып – бәйгене
Калдырып җилдергән атлардан.

Син – ирек.
Бөркелеп, бөркелеп,
Агасың үзәннәр өстеннән.
Уятып
Онытып өлгергән
Иң тәүге борынгы төшемнән.

...һәм анда –
Өрфия Тынлыкта –
Кемнәрдер көй көйли.
Ул көйдән
Син һәм мин яралган.
Һәм Җиргә
Беренче Ярату йөгергән.

Төс булып!
Хис булып!
Без булып!
Нурыннан –
Җиһанга саркылган –
Күзләрем камаша.
Шулкадәр...
Шулкадәр бизгәннәр
Яктыдан.

 

 

Тәхетле уеннар

Резеда белән Ландышка

Тәхетле уеннар илендә
«Бәхеткә» уйныйбыз –
Син һәм мин.
Озата барабыз һәрберсен:
«Ул иде милләткә, – дип,– хадим».

Еламый. Әрнеми. Тын гына.
(Бу яшәү әйләнде шундыйга).
Күсәкле уеннар илендә
Башкача, ахрысы, булмый да.

Кем-кемгә ни тиеш? Кемгә-кем?
Кем хакын бирмәгән – бигайбә!
...мин төреп саламын йөрәкне
Давыллар түшәгән биләүгә...

Ләхетле уеннар илендә
«Бәхеткә» уйныйбыз–
Син һәм мин.
Без, бәлки, исән дә калмабыз...
...Бездән соң калырмы Җир имин?!

БӘХЕТЛЕ КЕШЕЛӘР ИЛЕНДӘ?

 

 

Тереләй
 

Тереләй йөрәген күмәргә
Күп кирәк түгел, юк, кешенең.
Бу илдә гомердән гомергә
Йола ул –
Шуңарга төшендем.

Үлемнән кайтарып алырдай
Сүзләр бар.
Әйтүе, һай, читен.
Канатын киереп очмасын...–
Ызанлап алабыз җир читен.

Күкләрне! Галәмне!
Мөһерләр
Сугабыз килгән бер йөрәккә.
Кала сын! Кала моң! Кала тын!
Нур кала –
Тылсымлы! –
Бүләккә.

Бу илдә кешеләр тереләй
Әйләнә җаны юк өрәккә.
Һәм берни.
Һәм берни.
Үзгәрми.

(Чарасыз).

Әнә шул.
Йөдәтә.

 

 

***

 

Мин сүзләрнең көчен беләм.
Мин сүзләрнең үчен беләм.
Шуңа дәшмим.
Иеләм дә
Күзләреңнән генә үбәм.

Сәлам бирәм яңа көнгә.
Яңа төнгә бирәм сәлам.
Безгә барсын кичергәндер,
Күчергәндер инде Галәм.

Кешеләрнең шатлыгын да.
Газабын да.
Барсын! Барсын!
Синдә минем кадерем бар...
Күм дә җиргә –
Чәчәк ярсын...

Һәм юаныч җаның тапсын...
Җирнең зары... чиктән ашкан...
«Әйдә, – диләр, – башлыйк, әйдә,
Әйдә, башлыйк... яңабаштан...»

Мин хисләрнең... көчен беләм.
Мин хисләрнең... үчен беләм.
Шуңа дәшмим.
Елмаям да
Күзләреңнән генә үбәм.

Беркем дә юк.
Синнән.
Күркәм.

 

 

***


Я остаюсь до конца.
Диана Арбенина

Сүзләреңдә синең акчарлаклар
Канат кага һәм яңгырлар ява.
Мин упкыннар аша атлыйм... атлыйм...
Алар бары тирәнәя бара.

Тирәнәя бара күз төбендә
Күләгәләр. Маңгайдагы сырлар.
Һәм ышаныч җуеларак көн дә.
Ул бөтенләй... булмаган да сыман.

Булмаган да сыман без... икебез.
(Онытулар, бер әйләнеп кайтып,
Җан соравын онытмаска кирәк –
Без кемнәрне таптык һәм югалттык).

Сүзләремдә минем – ефәк җиле.
Кан хәтере– хәнҗәрләрдә калган.
...Йөрәгемә төреп саклар идем.
Саклап булмый сине, юк, багалмам...

Саклап булмый!!!

 

 

***


Син очасың.
Җиргә язлар килә.
Син очасың.
Җиргә килә көзләр.
Янәшәдә кала иң гадиләр.
Алар белән кирәк түгел сүзләр.

Карашлар да җитә. Янәшәдә
Кемдер елый. Кемдер көлә. Үлә.
Син очасың.
(Туктый гына күрмә!)
УЛ барын да
Бездән яхшы белә.

Син очасың.

 

Бүләк


Төшкә әверелгән өнемме син?
Өнгә әверелгән төшемме?
Күз карашы җитә таныр өчен
Йөрәгеңә якын кешеңне.

Тик хушлашыр өчен... еллар кирәк.
(Дәваламый еллар нигәдер!)
Син һаман да әле миндәдер күк.
Мин һаман да әле– синдәдер.

Уянам да Төннең күзләренә
Күз тутырып карыйм:
– Исәнме...
Һәм тутырып карый, керфек какмый,
Тәрәзәләр – Җиһан күзләре.

Барга әверелгән юклыгым син.
Юкка әверелгән барлыгым.
(Бер пышылдау җитә...
Бер пышылдау!)
...Мин, бәхетле булсын, диеп, сине
Бүләк итеп
Җиргә
Калдырдым.

 

 

Ак кыя


Син көткән кичерү бардыр ул –
Карларның дивары артында.
Кичерү– үзеңне онытып,
Кичерү – ярату хакына.

Берәү дә гаепле түгелен
Аңлаудан елмаеп – яп-якты!
Баш тартып мәңгегә сүзләрдән:
«Ул тапты аны» йә «югалтты».

Мин көткән кичерү бардыр ул.
Бардыр ул язның бер таңында.
Һәм ачсаң иң түрге ишеген,
Табылыр хәтта үз җаныңда.

...ә аннан биербез кинәнеп
дулкыннар кайткан да сыенган
Дәһшәтле Ак Кыя* ярында.
______________
*Кырымдагы тау

 

 

Сулышлап
Наш город пахнет любовью.
Диана Арбенина

Мин аның утларын сүндерәм.
Пәрдәләп аламын дөньясын.
Һәм яшим мизгелдә гомерне.
Син мине сулышлап тоясың.

Мин сине тоямын сулышлап.
Сулкылдый чигәдә йөрәгең.
Мин аның җөйләрен сыпырам.
Мин аның ярасын үбәмен.

Һәм шундый үтәли күрәмен.
УЛ безне күргәндәй үтәли.
Кемнәрнең килгәнен, киткәнен.
Вәгьдәсен, иманын үтәми.

Бәхетен алмашып. Саташып.
Хәнҗәрләп, тураклап җилләрне.
Онытып бөтенләй азакта
Ни өчен яшәргә килгәнне.

Мин шуңа утларны сүндерәм.
Биләүләп алам бар дөньясын.
Гарасат үткән бу гасырда
Кешеләр наз тоеп уянсын.

...син мине сулышлап тоясың.

 

 

Мин анда чәчәкләр үстерәм


Икебез өчен дә бер үк Күк.
Мин анда чәчәкләр үстерәм.
Һәм көләм синең һәр сүзеңнән.
Һәм йөрим болытлар өстеннән.

Икебез өчен дә бер үк Җир.
Ул Җирдә юк алыш, юк сагыш.
Юк чикләр. Юк читләр. Юк бикләр.
Бомбалар. Атом-төш нурланыш.

Икебез өчен дә бер үк Җан.
Тора ул мең төсле төсмердән.
(Һәм безне беркем дә сөрмәгән!)
Мин анда чәчәкләр үстерәм.

 

 

Sanctum


Бер монда һәркем дә үзенә.
Һәм Аңа–бердәнбер.
Кадерле.
Ул сиңа нәкъ үзең күтәрер
Язмышны бирә һәм... хәтерне.

Ул сине бары син узалыр
Юллардан әйдәкли –
Атларга.
Һәм берни сорамый алмашка.
Җаныңны нибары сакларга.

Кешеләр күргәне– ул нәрсә?!
Ак дияр кайсыдыр...
Кем– кара...
Хак белән нахакның арасы
Көннән-көн... көннән-көн юкара...

Бик гади югыйсә бәһасе:
Йөрәгең арумы,
Кайтканда,
Күзенә карарлык –
Тутырып?
...Җир Күккә...
Күк Җиргә...
Айкала...

Бер монда һәркем дә үзенә.
Һәм Аңа– бердәнбер.
Кадерле.
Ул сиңа нәкъ үзең сыярдай
Язмышны бирә һәм... каберне.

 

 

Имин
 

Вот мы пришли – мы танцуем с Богами.
Борис Гребенщиков

Без керәбез буп-буш калган шәһәрләргә.
Диварлардан
Күләгәләр куба.
Бии.
Йә, моңаеп, сузылалар – офыккача...
Күләгәләр безне озата, озата йөри.

Мәңге яшь һәм бик борынгы
Йөрәгеңнең,
Йөрәгемнең
Ярасыннан
Тозны юып,
Талгын гына
Диңгез көйри.
Тирбәләбез
Дулкынында,
Күккә карап,
Күзне йомып.

«Монда– оҗмах!»– дигәннәргә
Елмаябыз.
Кыялардан
Күтәрелә күксел томан.
Кая барсам, каян кайтсам,
Мин бу Җирнең...
Мин бу Җирнең
Уртасында
Басып торам.

Безнең аша үтә әнә,
Кәрван-кәрван,
Яугирләре, әсирләре, әмирләре.
Бар да – чып-чын!
Бар да – ялган!
Адәмнәрнең –
Алышынып тора бары
Әмерләре.

Тәңреләре.

Мин бу юлы, юк, китермим,
Юк, китермим мин бу юлы
Вәгьдә-иман.
Син бар.
Мин бар.
Җир бар.
Күк бар.

Имин Җиһан.

                        Чуфут-Кала, Кырым Казан

Реклама