Логотип Казан Утлары
Поэма

Коллык зинданы (поэма)

1

Минем янәшәмнән атлый Тукай...

 

Бу замана коллык заманасы:

Сукыр күзле, сынык кабыргалы... –

Кайда ышык күрсә – шунда туктап,

Тугарыла чегән табырлары.

Илне басып алган “кыргый көтү”

Бәхет бага өйдән-өйгә йөреп.

Килмәс бәхет күзгә бума яба,

Артларыннан кала этләр өреп.

Һәр таборның бар үз атаманы,

“Утым – ялкыным!..” –  дип аталганы –  

Янып көлгә калган өметне дә

Күз нурына төреп кайтарганы...

Безнең Илһамият ширкәтенең

Аты да юк, атаманнары да... –

Башын иеп тирән уйга талган

“Шагыйрь” диеп аталганнары да!

Чорга очар канат таратучы

Фәрештәләрне дә өркеткәннәр –

Чүп базына ябып үч алганда

Шигъри хисле милли Бөркетләрдән.

 

* * *

Баз хуҗаларына йоккан быел

Кыргыйлыкның тәмам азганы:

Кочаклашып дулый-дулый яна

Чүплек базы, үләт базлары.

Юк, эндәшми беркем гамъ алдында:

Санга сукмый “яну башламын...”

Хак алдында кан косудан куркып,

Мин дә авызымны ачмадым.

Тик үземә утлар капкач кына

Искә алдым бөек Тукайны.

Минем янәшәмнән атлый Тукай:

“Шөкер, диеп, хәтер котайды!..

Яна-яна корычланды дәрман,

Чыныктырып илһам хөрлеген.

Арча гимнын җырлап яматтылар

Шигъриятнең сынык өрлеген.

Шул уңайдан җәлилчеләрнең дә

“Сибелә чәчен” җилләр тарады:

Дөнья күләмендә кубарылып,

Үтте үлемсезлек парады.

Бу парадта һәркем үз тәкъдирен

Баш очында тота балкытып:

Киләчәкнең катгый күрәчәген

Шушы балкышлардан ал отып!

Шушы парад аша сукмак сузып,

Тоташ ханнар заманасына –

Йөрәгеңне терәү итеп куеп,

Сөембикә манарасына!

 

 

 

II

ЯВЫЗЛЫК

Горур Сөембикә-Ханбикәбез

Йөкләгәнме безгә гүр максатын?

Замангамы... –  

Кемгә сылтарга бу

Бакыйлашкан коллык гарасатын?!

...Явыз Иван?! –

Ул да бу дөньяга

Палач булу өчен тумагандыр...

Сәхрә тугаенда курай уйнап,

“Сибелә чәчәк” исен сулагандыр...

Мәскәү боярлары ләкин аның

Җан-сулышын санга санамаган! –

Кансызлыкка өйрәткәннәр аны,

Аерып алып затлы заманадан.

Аерым хуҗалыкның вакыты да

Кире якка ага, кире якка...

Бу кирелек тәкатеңне кортып,

Соңра баш идертә җиде ятка.

Кирәк исә, кайнар кан чарында

Кайрап бирә хәнҗәр, кылычын да.

Иманыннан, вөҗданыннан язган

Гомереңне тотып кыл очында...

Үлемгә тиң бу явызлык, әйе,

Һәрчак кылычланып калка юлга...

Кылыч йөзләренә баскан килеш,

Ялгап карагыз сез кылны – кылга!

Чал тауларын чорның арка кочып,

Юнәлегез ал таңнарга таба!..

Тауларым да, таңнарым да минем

Мәхәббәткә ядкәр булып кала.

Сөю бүләк иткән чулпыларым

Үрелеп кала гасыр толымында.

Юк, мин дусны түгел, дошманны да
Аунатмадым тарих корымында.

Җанда Аккош күле яралганда

Мин гүзәллек иҗат иттем бары –  

Илнең киләчәген сафландырып

Агымсулар аксын өчен ары...

Бүген дә мин Арча парчасыннан

Туй күлмәге җөйлим – йөзәрләгән...

Шуңа карамастан милләтемнең

Җан ярасы әле төзәлмәгән.

 

* * *

Бүгенгәчә әйе, татар халкы

Үз хаклыгын даулап тарих гизә.

Милли сабырлыкта гамь сугарып,

Төн күгендә яралы ай йөзә.

Көне-төне бер ялгыз эт шыңшый

Кисеп аударылган манарада.

Хаксызлык ул шыңшып, үксеп үрчи,

Эт кыяфәтендә ярала да.

Ә замана көн дә бәйрәм итә

Эт сөяккә барган көнне көйләп.

...Шушы көйме,

                           сугыш батырына

Җиңү көнне теләнәчәк теләк?

Шушы көйме илне сөрген сөргән

Зинданчының сөйкем-сөятмәге?..

Эт котырса колны чәйнәп ата,

Идел ярларында аунап ята

Эттән калган адәм сөякләре.

Шул ук ярдан кайта җиңү язы

Тукай язы белән култыклашып...

Шигъри яз шатлыгы беркайчан да

Йөрми иң башына мылтык асып.

Әмма быел “этлек” хәкимнәре

Яз шатлыгын тәмам оныттылар.

Дөнья иминлеген тарсынудан,

Гомум карантинга юлыктылар.

 

                        III

                ТАРИХ АҺЫ

...Тукай язын, бөек җиңү назын

Ялган кәрттән әллә оттыкмы без?!

Әллә җебегәнлек, юашлыкның

Аръягына барып чыктыкмы без?!

Әллә тарихчысын рәнҗеттекме,

Моң сугарып сагыш тармагыннан?..

Сагышланып, талып тармакланмый:

Тарих табиплары бар да уңган.

Коллык хурлыгыннан яраланган

Холыклары гына кыргый, кырыс:

Ялгыш кул чукларын сыйпасаң да

Хәрәкәткә килә сөңге – кылыч...

Шуңамы соң, явыз үч яралтып

Җир йөзенә ява яла, ялган?!

Быел да бит, шул үч сырт кабартып

Тукай тупсасында туктап калган,

Һәр тукталыш саен, адым саен,

Коллык хурлыгына дәва юллап,

Сыртланнарга күтәрелә Тәкъдир,

Тәре явы узган чорлар буйлап.

Меңгә түнтәрелә тарих аһы

Гөнаһ томанында томаланып...

Тәреледән хаклык таҗы даулый

Тәмуг төпләрендә дулаган ут.

Таҗы булгач, тәхете дә кирәк, –  

Дөнья тулы телсез, өнсез имгәк...

Йөрәк-бәгырь кара канда кайный:

Айный тарих, сансызлыктан айный.

Әмма илгә ирек вәгьдә иткән

Ирен читләренә кутыр чыга.

Шау кутырдан торган сырхау гавәм

Гүргә кермәс өчен тыпырчына.

Тыпырчына тәхет караклары

Зират капкасына маңгай терәп...

Явыз, шыл моннан! – дип:

                                           капка төбен

Сырып ала меңәрләгән өрәк!

 

* * *

Ихтиярлы инсан күрә, таный:

Өрәкнең дә, хәтта, Вөҗданы бар!..

Вөҗданына кер кундырмый торган

Шигьри кавырсынлы үз җаны бар!

Шулай булгач, бердәм җавап бирик:

Җиңү таңы быел нидән сула?

Минем “Тукай” атлы әрнешемдә

Ватан сугышлары һәлак була.

Шагыйрьләргә тиеш дан байрагын

Кара канга мана угры-убыр:

– Иминлеген томан белән тунап,

Илен-көнен җәһәннәмгә кудырт! –

Кудырт ерак монгол даласына,

Пычак кадап йөрәк ярасына...

Далаларга сыймас яла ява

Без кичергән еллар арасына.

Без күзләгән аккош күлләренә

Балкыш урынына бака ява.

Минут саен алышына һава

Бу афәткә табарсыңмы дәва?

 

* * *

...Күл тондырып бака бакыруы

Аккош моңын теткеләрдә тетә...

Ләкин, аккош, күлен ташлап китми:

Җитәкләшеп без килгәнне көтә.

Пычаклылар, әмма, көтә белми,

Җырлый белми чиртеп язмыш кылын...

Нәсел тамырыңны корта Тәкъдир,

Җырын түбәнсетсәң сагышлының.

Язмыштагы мондый аянычны,

Ихтимал, син белмәгәнсеңдер дә,

Шуңа күрә генә без көткәндә,

Күл буена килмәгәнсеңдер дә?!

Әйе, отты быел “Ихтимал”ның

Килмәү-белмәү өчен тартышканы:

Ил ярасын юды аккош каны –

Сызылып аткан чакта җиңү таңы.

 

IV

ТОРГЫНЛЫК ГАРЬЛЕГЕ

 

Җиңү язларыннан дан яуганда,

Ятим язмышларга кан сауганда,

Бума зәхмәтеннән сугылыпмы,

Нәфес казасына юлыгыпмы,

Аккош назын, бөек

                                Тукай язын

Шагыйрьләрдән тарсындылар быел.

Шуңа күрә, ахры, шуңа күрә,

Бар шатлыкны йоткылыкка сөрә

Күкрәктәге тыелгысыз “Уел!”

Тарихчыларны да эзәрлекли

Торгынлыкка кадакланган канун:

– Тәре юллыгыннан күтәрел дә,

Үләт сарган коллыгыңа табын! –

Тик “Азатлык, хаклык” – дигән сүзне

Ычкындыра күрмә ялгыш та син... –

Кичә салган богавыңны ки дә,

Башыңны и шушы язмышка, син!

 

* * *

...Иелмәгән башны балта чабар,

Еланы да, Чаяны да чагар.

“Эше яраксыз!..” –  дип табылганга,

Чагылганга кем сокланып карар?

Кем исбатлар минем оста сынчы,

Тылчы, тимер юлчы булганымны –

Җиңү язы белән, ихласыннан –

Сыйпап сөял баскан кулларымны?!

Көрәш, җиңү моңы бу томанда

Күпме яшәр болай томаланып?

...Эзәрлекли моңны ничә гасыр

Тәмуг төпләрендә дулаган ут!

 

* * *

Җир кешесе сылтый бу хәвефне

Яумый узган шомлы яңгырларга... –

Шигъриятле, гөлле тугайларга

Язлар килалмыйча каңгырганда.

Сынык кабыргалы чегән, әмма,

Хәлне башкарачак сынландыра:

Ерак тарихлардан иңрәү откан

Коллык аһы җанны сызландыра!

Һәм халыкның хәтер сайлыгында

Үрчи дөньякүләм күремсезлек...

...Таҗлы иңрәүләргә җигелгәндә

Күремсездән без өметне өздек...

 

V

ЯМАНАТЛЫ ЯЗМЫШ

 

Әйе, газиз халкым!

                                 язмышыңнан

Уфтанасың газапланып, әрнеп...

Заман әрнешендә ат уйната
Оятсызлык вә акылсызлык, гарьлек!

Бу гарьлеккә, мондый вәхшилеккә

Кемнең бу кадәрле түзгәне бар?!. –

Һәр татарның уйчан маңгаенда

Кансыраган тояк эзләре бар!

Яманатлы язмыш

                              һәммәбезнең

Хәтеренә үз тамгасын уйган.

Шуңа күрә бүген фани дөнья

Кыйбласын да, иреген дә җуйган.

Җуелып, коелып калган шул җәмгыять

Көне-төне ап-ак битлек җөйли.

Төптән кубырылган “кара көчек”кә

Шыпырт кына җиңү көен көйли.

Шигьрият тә кап-караңгы гүрдә

Үкси җәсәденә ләхет көрәп...

...Бу дөньяда чегән булып чегән

Татар шагыйреннән бәхетлерәк!

Чегән милләтенең моң ургылын

Үләт томанына алыштырмый.

Күз-яшьләрен күрсәтүдән куркып,

Чыраена битлек ябыштырмый.

Кәрттә откан япа-ялганын да

Кыргый табор чын табышка юрый.

Буй-сынының сынык-саныгын да

Аллы-гөлле ефәк белән урый...

Ә без, барыбыз да шәпмә-шәрә! –

Йонын кыркып алган сарык сыман.

Тәкать корта халык

                                   телефоннан:

Сарык хәлен сорап балыкчыдан.

Ә сугышта һәлак булганнарның

Даны өрәк куенында җилә.

Минем исә, карурманга кереп,

Аю булып үкерәсем килә.

Минем исә, куенымда – куян!

Муеныма елан асылына...

Йәгез, кайсыгызга гашыйк булыйм –

Кереп асылыну фасылына?!

Кемгә бүләк итим Аккош күлен,

Мәхәббәтнең назлы бу аенда?..

Күлебез дә, телебез дә безнең

Баканыкы инде – тулаемга...

Һәм без үзебез дә,

                               тиздән, ахры, –

Адәми зат булып саналмабыз,

Илне баскан чүплек базларыннан

Бер-беребезне эзләп табалмабыз.

Сугыш тылчысының моңы тынса,

Күкләрнең дә өрлекләре сынар!..

Таланып вә мыскылланып калган

Шигъри Җиһан моңа ничек чыдар?!

Кайчан, ничек, кемнәр савыктырыр

Үләт үзләштергән ил иреген?

Шуңа җавап тапкан илдәшемә

Җаннарымны ярып бирер идем...