Гөнаһлы бер көн (хикәя)

Гомеребез көннәрдән тезелгән – чылбыр кебек. Һәр буыны – көн арты көн – тач бер төрле, койган да куйган. Кайсын гына, аерып алып, хәтердә калдырырсың икән?

Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында.

...Җәйге ялда авылда яшәп яту. Профессорга да каникул эләккәли. Авылда икән, авылча яшисең. Кояш белән торырга күнегелгән. Кояшның беренче нуры ачык тәрәзә пыяласына карый да шуннан чагылып, тәмле җылысы белән битне сыйпый. Шундый иркәләүгә ничек уянмыйсың да күзләрне ачып, кояшка сәлам бирмисең, торып, хәрәкәтләнә-языла башламыйсың инде. Әссәламегаләйкүм, кояш, рәхмәт уятуыңа; исәнме, көнебез! Тышта бераз салкынча, тик бу тәннән йокыны тәмам куалап чыгарып бетерерлек кенә; кояш җылысы инде хәрәкәтләнергә дәрт-көч бирә. Әнә бит сиңа кадәр дә инде уянганнар, торганнар, көн итә башлаганнар: ап-ак тузы кояш нурыннан тагын да балкып киткән каенның сабыр яфраклары да селкенешеп, үзенә бер моң чыгара; шуларны сәламләп, карлыгачлар сызгырып үтә, чыпчыклар күңелле сөйләшеп-черкелдәшеп, җим эзли. Бакчада, әнә, башка кошлар да хәрәкәттә – сайрашалар. Анда безгә дә эш җитәрлек: помидор сабакларын бәйләп бетерәсе бар, алмагачларга терәк куясы.

Тик шуларның берсенә хәзер үк тотынырга миңа нидер каршы тора. Уянгач ук, үземдә эчке бер дулкынлану тоя башлаган идем шикелле, шул түгелме соң бу? Ә-ә-ә, искә төште: кичтән үк бер ният беркетеп куелган иде бит – бүген себерке җыюның соңгы көне – июльнең унбере.

Чәй эчеп, мотоциклны караштырып, аны өйдәгеләр уянмасынга капка төбенә этеп кенә чыгарганда, кояш инде ишегалларында, урамда да үз булып алган, сиздермичә генә төшкән чык бөртекләрендә дә җемелди башлаган иде. Себеркене чык кибеп бетәр-бетмәс мәлдә җыю хәерле. Җәһәтрәк атлыйк, матай! Гомумән дә, себеркене урманга барып, эчкәрәк кереп җыярга тырышам. Анысы юл буендагы агачлыкларда да, хәтта үзебезнең бакча башында да каен җитәрлек. Юк инде, мунча себеркесен андый агачтан җыярга кул күтәрелми. Мунча бездә иң чиста, иң сихәтле, изге бер урындыр, ә себерке аның хасияти нигезе, иң кадерле, тылсымлы даруны да алыштыра алмый торган шифасыдыр.

Шуңа күрә дә без аны машина-техника газы-пычрагы белән нәҗесләнгән юл кырыйларында үскән каеннардан түгел, кеше-кара күзе еш төшеп торган урыннардан читтәрәк табып җыярга омтылабыз. Нишләмәк кирәк, каен яфраклары да тереклек ияләре бит, төрле ис, тәмгә бик сизгер, башка кардәшләренә, кешеләргә зыян салынмасын дип, алар әшәке ис-тәмнәрне дә үзләренә сеңдерә. Ә шифага дип җыйган яфракларның андый булмавы хәерле. Шуңа күрә дә, әйдәле, матай дус, ничек тә газлы юллардан читтәрәк, урманның эченәрәк керергә тырышыйк. Хөрәсәнләнмик!

Менә машина юллары инде тәмам ерагаеп, урман эчендә дә үҗәт гөмбәчеләр, җиләкчеләр генә җәяү керә торган тар сукмакларга килеп җиттек. Матай тынсыз калды, газ бөркүдән туктады. Миңа әле яшь каенлыкка кадәр шактый керәсе. Касканы, җылы киемне салып, бишеккә куйдым, бау төргәге алдым. Бишектәге кечкенә балтага үрелдем...

Чү, тагын баягы сәер дулкын сорау булып, тәнгә таралды: «Нәрсәгә сиңа балта? Кирәк дисәң, пәкең бар. Гомер-гомергә себеркене сындырып йә пәке белән җыйдың...» Шулай да балтаны кире куймадым: кем урманга балтасыз керә?

Төрледән-төрле ылыслы-яфраклы куакларны ерып, кул, битләрне тырната-тырната яшь каеннар рәтенә көчкә килеп чыктым. Беренче каенга күз салуым булды, аһ димәмме: яфракларының лепердәп торган көннәре үтеп бара бит, чебен-черки кәкәеннән төссезләнә дә башлаганнар. Быелгы җәйнең гадәттәгедән кызурак килүен истән чыгарганбыз, ахрысы. Күпме юл үтеп килеп тә, коры кул белән кайтырбыз микәнни? Болардан сихәтле себерке тү-тү инде.

Өметсез шайтан гына, ди, бәлки, куерак, дымлырак төшләрдә безгә язганнары да калгандыр? Иренмик, эзлик әле. Менә бит икенче рәттә, яшь чыршылар арасында дымсурак та, чебен-черки дә хакимлек итми – алар чыршы-чәер исен өнәп бетерми, күрәсең. Тик аның каравы ара-тирә күренгәләгән каеннарга да монда – чыршылар арасында көн юк, алар бик кәй, нәзек. Булмады бу, вакыт әрәм итеп йөрүгә генә кайтып калды, ахрысы. Яшь чыршылыкның зур урманга тоташкан җиренә кадәр генә сугылыйк та кире борылырбыз.

Менә бит! Күрче, нинди каен каршына килеп басканбыз.

Ике чыршы арасында берүзе, тегеләрне иңнәре белән як-якка эткән кебек җәелеп утыра. Үзе шактый биек, үзе куе, бөдрә. Карале, бу бит иртәдән бирле мине тынгысызлап, вәсвәсәләндереп, дулкынландырып торган каен түгелме соң?! Вакыт үтә, әрәм булам, тизрәк өзегез дип сабырсызланып утырадыр. Ул мине үзе чакырып алгандыр, мөгаен. Миңа насыйп каен бит бу! Җитмәсә, нинди сөйкемле – үзе чиста, яфрагында ник бер кара нокта, тап булсын. Җиңелчә чык әле кибеп тә өлгермәгән. Алардан тәмле, хуш ис бөркелә сыман.

Якын ук килеп, яфраклар белән битне сыйпыйм. Ничек шундый сусыл-дымсыл, саф булып саклана алган бу сылукай? Ике чыршы дусты уртасында булгангадыр. Шулар инде аны кояшның үтәли кызуыннан да, чебен-черки зәхмәтеннән дә коткара алган. Тагын биткә тидерәм. Рәхә-ә-әт! Тәмле-е-е! Болардан бәйләнгән сихәтле себерке дөньяның тагын бер генә почмагында да табылмас.

Йә-ә, нигә төчеләнеп, миңгерәүләндең әле; тизрәк шуларны себерке итәргә! Пәке чыгарып, ботакларны себерке буе гына итеп кисә дә башладым. Комсызлык әрсез, көчле иде – астагы ботакларны тунап та бетердем.

Өстәгеләренә дә үрелеп караган идем дә, буй җитми. Кәүсәне бөгәргә талпынган идем дә, юк инде, юанайган. Ә яныннан китәсе килми – очына кадәр себерке бит бу, бер ботагы әрәм булмас иде. Нишләргә?

Тагын, тагын каенны төбеннән очына кадәр комсыз караш белән үлчим. Күңел сизә: баш бер карарга килергә җыена-җыенуын... Сылукайны тагын бер әйләнеп чыкмакчы булам, тик теге ягында – куе ябалдашлы чыршылар. Терәлеп үк торалар, чәнчиләр. Ай-яй, кысканнар алар сине, каен. Бу бит фәкать чыршылар рәте, ничек эләккәнсең син монда? Син бит биредә бөтенләй ят. Ике-өч елдан алар сине барыбер «кочакларына алып»... буачаклар... Артык син монда!

Менә нинди явыз карарга әзерләгәнмен икән үземне шул арада. Балтага үреләм. Кул күтәрелергә теләми дә кебек, үз гомеремдә себеркегә дип төптән бер генә агач та екканым булмады. Нинди генә гөнаһ шомлыгы бүген мине миңгерәүләтте икән? Балта кулга эләктеме, ул үз эшен эшләми калмас. Дүрт-биш бәрүдә кәүсә өзелеп тә чыкты, зәгыйфь кенә гөрселдәп авып та төште. Аны яткан хәлдә күрмәс өчен биш-алты кизәнүдә ботадым да, ап-ак гәүдәне кап-кара чыршылар астындагы куак-үлән күләгәсенә кертеп тә салдым.

И-и-и, куркак бичара, яшердең, янәсе. Ә үзең әле акланырга нигез эзләвеңне дәвам иттерәсең. Яшерә, янәсе. Кем күрсен аны монда, кем керсен? Керсә дә колач җитмәслек, эшкә ярарлык бер дигән каен, наратлар егылып, киселеп, череп яткан, шуңа беркемнең исе китмәгән бу урманда кем генә аны күрер икән. Тәртәгә дә ярамаган, утынга кисәргә дә кызыктырмаган таяк кисәген кем кызганып, аны кискән бәндәгә нәфрәтен белдереп, аны гөнаһлы дип танып маташыр икән. Үзем шулай дим, ә үзем барыбер үземне гаепле саныйм, ник димәсәң, менә бит акланып маташам: «бер каены киселүдән мондый зур урманга нинди зыян, барыбер эшкә ярарлык зур каен булып үсәргә язмаган иде аңа», дип, каен гәүдәсеннән карашны тизрәк алырга, кабат карамаска теләп, мышкылдап куям.

Андый чакта күңелнең тәмсез боламыгына куерып китмәскә хәрәкәт ярдәмгә килә – себеркелекне берничә көлтә итеп бәйләп, җәһәт кенә мотоцикл бишегенә илтеп төягәч, аның тәмле исе борынны иркәләгәч, авырлыгы беләкләрдә тоелып, тәнгә рәхәтлек биреп таралгач, күңел шомы-пошаманлыгы шактый таралган, тәртәгә керә башлаган иде.

Җитмәсә әле... Соңгы көлтәне илткәндә, бер ачык акланны үткәндә аяк астында кара җиләк куакларына дикъкать ителде дә, инде шактый күтәрелгән кояш нурында аларның ишле булуы чагылып, көлтәне җиргә куеп, эре-эре җиләкләргә үрелдем. Үзем кабам, үзем комсызланып, тирә-якка күз атам. Бәй, болар бит бер чемченү белән генә бетәрлек түгел ләбаса! Бәй, бәй, күрче, бөтен алан бит шундый җиләкле, һәр төп куакның авырлыгы учка ук тоела, ишле икәне күзгә үк бәрелә. Тизрәк җыясы, җыясы килә. Тик авыз да, учлар да тиз тулды. Кәрзин-фәлән алмаган идем шул, и-и-их.

Ярар инде, нишләмәк кирәк, төп максат бит җиләк түгел, себерке. Шулай булгач, аны тизрәк, кояшта пешеп тәме кимегәнче, өйгә менгереп җиткерергә кирәк. Җиләк әлегә качмас...

Теләк-ният белән хәрәкәтләнү кешене вәсвәсәгә бирелүдән коткара. Без дә себеркелекне төяп, исән-сау менеп җиттек. Җиләс, күләгәле лапаста коры палас җәеп, шунда ташып тараттык. Мунчаладан баулар кисеп әзерләп куйдык та, җайлы утыргычка урнашып, себеркегә дигән ботакларны көйләргә дә тотындык.

Елына бер көтеп алып, тәмләп, ләззәтләнеп башкарыла торган тагын башка эшне белмим дә бугай. Моңа мөкиббәнлек, аны шулай тәмләп-яратып башкару безгә нәселдән килә, ахрысы. Бабайның ничек-ничек бәйләгәнен ел да күзәтергә туры килә иде. Күптән таныш, күнегелгән-җайланган хәрәкәтләре – үзенә бер көйләнгән механизм, диярсең. Башта зуррак, җәплерәк ботаклардан кечкенәрәген, себерке буена чамалап, аерып алыр, аны артык яфрак, читят, тырпайган чыбыкчыкларын сыдырып ташлап, себерке-себерке итеп укмаштырып, бер рәткә сала башлар; салган берен ике-өч тапкыр тотып-тотып, авырлыгын, зурлыгын кулга, карашка үлчәп-чамалап, сыйпап куяр.

Аннары инде һәр себеркене бәйләү манзарасы. Ул да менә болай итеп, учына төкергәндәй итәр дә юешләп куйган мунчала бау белән үзенә махсус себерке төене дигән элмәк белән кысып торып бәйләп тә куяр. Бер кочак себеркене шулай бәйләп куйгач, торып, аларны түмгәк янына чиста чүпрәккә салыр да һәр себеркенең тотмасын-сабын үткен балта белән бер сәлтәнүдә керт итеп кенә чабып та куяр. Аннары инде парлап-парлап бәйләп, һәр парны янә кулдан, күздән кичереп, сыйпап алыр да лапасның буйдан-буйга сузылган киртә киштәсенә бер-берсенә тияр-тимәс кенә итеп элеп тә куяр.

И-и-их, ул себеркеләрнең бөтен лапаска, бөтен йортка үзенчәлекле хуш ис таратып, атна буе кибеп торулары! Бүген дә шулай булыр, иншалла. Менә бит безне дә көне буена сузылачак шундый тәмле эш көтә. Без дә аны бабайдан өйрәнеп калган шул нечкәлекләрне үтәп, тирләп-пешеп булса да, җиренә җиткерербез. Аннары инде кыш буена, бала-чага, туганнар, хөрмәтле дуслар белән мунчада шул себеркеләрнең сихәте белән ләззәтләнербез...

Ул арада өй эченнән дә хәрәкәт пәйда булды – песи балалары белән уйный-уйный, Кәримә онык күренде. «Хәерле иртә, бабай»ны әйтеп, «Алла куәт бирсен»ен дә онытмыйча, якты йөзенә елмаю таратып алды. Елмаюы кызыксынулы иде, карашы минем хәрәкәтләргә, аннан да бигрәк инде себерке рәвешенә кереп көнҗәлә-көнҗәлә тезелешеп киткән себерке бәйләмнәренә төште.

– Бабай, нишлисең?

– Күрмисеңмени: тире җыеп, күн эшлим бит.

– Юк ла, себерке ясыйсың.

– Себеркене шәһәрдә генә ясыйлар, ә авылда бәйлиләр.

– Бәйләмисең бит, бәйләргә җыясың...
– Үзең беләсең, ә үзең сорыйсың, һәй сине... – дип, мин аны себеркелек белән урап, кочаклап алдым.

– Ничек, тәмлеме, чабынасың килеп киттеме?

– Ю-у-ук, урманга барасым килеп китте, алып барам дигән идең... Дигән идем шул, каладан кайтканына атна-ун көн үтеп тә китте бугай инде, һаман җай чыкмый, ә менә аның бабасына да кисәтү ясавы күңелгә ята – табигатькә тартылган бала бигрәк сөйкемле була шул.

– Бүген менә себеркене бәйләп бетерик инде, озак ятса яфрак бит ул кыза башлый, шуннан тәме дә сүрелә, төсе дә ямьсезләнә, иеме?

Бала сүрән генә башын какты. Ул арада чишмәдән су алып менеп килгән нәнәсе дә, чиләк, көянтәләрен болдыр буена куеп, безнең янга килеп җитте. «Хәерле иртә», дип тәмләп исәнләште, балакай аның янына килеп, «Нәнә-ә-әй» дип кенә сузып, итәгенә сарылды. Карчыгым Уфа тирәсе татар авылларыннан булып, инде әллә кайчаннан Казан артында төпләнеп калып, сөйләмендәге аерымлыклар күптән шомарса-бетсә дә, балаларга мондагыча «әби», «дәүәни» сүзләрен әйттермичә, үзләрендәгечә «нәнәй»гә күнектерә.

Ул инде минем яфракка урап кочаклап алганны көтеп тормады, үзе себеркелеккә уралып, озак кына тын алып, иснәп торды. Ул да урманны, җиләк-җимеш җыюны, себеркене, мунча чабынуны миннән ким яратмый, туганда, фәрештәләр аны да мунчада себерке белән сыйпап киткәннәр, күрәсең. Шушы уртаклык, күңел бердәйлеге безне гомергә бәйләп куйгандыр. Менә әле дә мин аның яфракларга уралуыннан, шуларның исен әллә нинди хушбуйлар иснәгән кебек мөкиббән китеп иснәвеннән тәм табып, дулкынланып тордым. Аны да ләззәтләндерерлек, хуш китерерлек нидер эшлисем килеп китте, үземнең дулкынлануымны аңа да җиткерәсем килде. Шунда мин кулларымны аңа таба суздым, кара җиләк җыйганда каралып беткән бармакларымны җәеп җибәрдем.

–Ай-яй, хәйләкәр, үзе генә төшеп, рәхәтләнеп менгән, каралган авызыңнан ук чамалаган ием инде, ише бармы соң?

Беләм инде: тавышы шундый гозерле чыктымы, карашы үзенчә кызыксыну белән тула барамы – димәк ки, күңелендә бер теләк кабынып китте, димәк, бетте, аны сүндерермен, димә; бу юлы ул – җиләккә бару теләге.

Кәримә дә сүзнең ни-нәрсәдә икәнен тоемлап алган иде, икебезгә берьюлы карый алуы, гозерле-таләпле тавышы менә бәреп чыгам дип торганын чамалап, мин җайлап урнашкан урынымнан кымшана башладым:

– Ярар, сезнеңчә булсын, җыена торыгыз; төргәкләрне бераз тараткалыйм да, мин әзер, кузгалырбыз, – дидем.

...Бу тирәләрне яхшы белгән карчыгымны кая барырга дип өйрәтеп торасы юк – авылда аны «урман корткасы» диләр. Үзем бер мәлдә капылт кына «теге алан»га тартылган идем дә тукталып калдым, ялт кына шәрә яткан каен кәүсәсе күз алдында пәйда булды, тән салкыннан бөрешеп алды, киресенчә, аннан каршырак якка атладым. Тик күпме йөрсәм дә, башка тирәдән юнь күрмәдем, әллә күземә җиләге дә гадәттәгедән ваграк булып күрендеме шунда, теге аландагы җиләкләр күз алдына килеп, үзенә тартып торды.

«Әй, нигә ул кадәр нечкәртергә, каен янында ук түгел бит инде; булса да соң, – дип, барыбер теге аланга барып егылдым. Шул «егылудан» ике-өч сәгать буе «тураймадым» да: җыйдым да җыйдым, бар икән әле үземдә көч-гайрәт, дөресен әйткәндә, хатын-кыздан кай җирем кайтыш, барыбер карчыгымныкыннан ким булмаска тиеш дигән үҗәтлек үзенекен итте. Башта иелеп җыйдым, аннары – бил ойый башлагач, утырып җыйдым – мүк йомшак, чыбык-чабыгы да көрпә астындагы кебек кенә.

Рәх-ә-әт бит! Җиләк бөтен вәсвәсәне дә, күңелне әледән-әле тырнап куярга теләгән борчуны да этәреп тора. Уңга карасаң да, сулга карасаң да  – тагын ни кирәк. Бармакка тиюгә үк бөтен тәнгә салкынча рәхәтлек тарала: тәмам тулышып, пешеп җиткән бөртекләр мәмрәп тора, җитмәсә берьюлы берничәне өзеп алып, комсызлыкны басып, канәгатьләнәсең, каян керә алсын монда күңелгә чит-ят пошаманлык, вәсвәсәләр. Тәмле бер халәттер! Шулай да монда да дөнья бөтенләй үк түгәрәк түгел икән: билгә рәхәт булса да, озак утырудан аяклар оегандай булды, тәнгә җайсызлык таралып, күңелне бимазалый. Картлык инде бу, ә нигә ятып җыймаска, кем моны аңламас икән? Ике түмгәк арасы, җитмәсә, гәүдәгә ятарга көйләп куйган диярсең, мүкнең йомшаклыгы-ы-ы! Җиләге дә янәшә генә – караш биеклегендә, кул сузымында гына, ерак үрелеп, кулларны җайсызлыйсы түгел. Җый да җый. Өстәвенә әле җанны тибрәтеп ала торган шигъри манзара: кайбер җиләк өстендә энә күзедәй генә чык бөртеге дә җемелдәп китә, хәтта шулардан, гадәттә, кара җиләктән чыкмый торган нәфис бер хуш ис тә килә сыман.

Мондый манзаралардан тәмам тулыштым, күрәсең, җиләк җыюдан ук туктап, җәелеп чалкан яттым. Караш – биеккә-биеккә, күкнең чиксез киңлегенә төбәлә, ә анда бөдрә-бөдрә болыт көнҗәләләре, салмак кына, үз саллылыкларын саклап кына хәрәкәтләнәләр. Карт каенның очында, аның яшел шәльяулыгы чуклары арасында алар нәфис нәкыш булып сурәтләнә.

Кояш үзе күренми, шулай да аның мәрхәмәтле җылысы һәр агачны, аның һәр яфрагын, хәтта шул ботаклар арасында сузылган үтә дә нәзек пәрәвез җепләренә эленеп торган энҗе бөртекләрен иркәли, җылыта кебек. Шулар рәтендә менә безнең тәнне, йөзне, иреннәребезне, кашларыбызны, карашыбызны да. Дөнья шундый тыныч; моны бөтен гәүдә-тән, күңел белән тоясың, хәтта яшәешнең үзеннән аерылып ойый барасың кебек, менә-менә төнәлеп тә китәрсең.

Тик акыл-уй гына мондый мизгелдә дә битарафлыкка бирелми икән. Ул айнык икән. «Туктале, тик торганда, каян килде әле безгә берьюлы шул чаклы рәхәтлек, ләззәт, әллә ни көч куймыйча, бушка түгелме ул? Җитмәсә әле бүген инде беренче тапкыр да түгел, себерке җыйганда, без инде мондый ләззәттән исерә язган идек түгелме?.. «Арзан мал» дигәннәре шушы түгелме икән? Ә андыйны безнең нәсел беркайчан да хуп күрмәде, ят күрде. Мондый фикерле баш белән инде чалкан ята алмыйсың, йөзтүбән әйләнергә, җиргә, түмгәкләргә ачык күз белән карарга мәҗбүрсең. Бу көтелмәгән муллыктан исереп үк киттем, ахрысы. Кирәкмәс иде безгә берьюлы шулкадәр муллык, бәхет. Кирәкмәс иде! Костыра күрмәсен тагы...

Туктале, шул сәбәпле мин үзем турында артыгын уйлап-хисләнеп киттем түгелме, кайда икән әле безнең «кызлар»? Хәер, җиләк очрамаса, синең янга килербез, дигәннәр иде, димәк ки, аларга да очраган дип, үземне аклагандай иттем итүен, шулай да ихластан уйлап та куйдым: очраса да, болай ук түгелдер, интегеп йөри күрмәсеннәр тагы.

Шулай мин-минлегемне җиңеп, комсызлыкка авызлык салып, торып утырдым да «Ау-у-у, сез кайда-а-а-у-у?» дип кычкырып җибәрдем. Әллә ни ерак та түгелләр икән, икесе берьюлы җавап тавышы да җибәрделәр...
Утырган килеш карагач, күк йөзе дә икенчерәк, киңрәк-колачлырак күренде. Ягымлы якты каурый болытлар аның кыйбла ягында гына хакимлек иткән икән, ә бу ягы – безнең тирәләр шактый каракучкыл, куера төшкән, дымсу болытлар авыр гына хәрәкәтләнә. Яшь чыршыларның очы авыр салкын дулкын кебек чайкала. Әллә салкыны монда ук килеп җиткән инде? Әллә хәрәкәтләнмәгәнгә инде? Шуңа күрә мин «кызлар»ны аягүрә басып каршы алдым. Алар җиләккә бик мантымаган икән, минем «хуҗалыкны» күреп, тел шартлата-шартлата җыярга ябырылдылар.

Гаҗәеп бер хәл: ниндидер сәер бер көч бүген мине кадерлеләремнән аерырга, ялгызымны гына калдырырга тели кебек: миңа алар белән бергәләп, бу кишәрлектә җыеп бетерергә, шуның белән бисмилла әйтеп кайту ягын карарга, җыенырга кирәк иде дә, юк бит, моннан да ишлерәк, искитәрлерәк алан булмасмы дип, разведка ясарга урманның эченәрәк, куе караңгылыкка ук кереп киттем.

Эчкә кергән саен караңгылык өстәлә барды – бая күзәткән чыршының энәдәй үткен очлары бөтенләй күренми, куе кара болыт аларны кисүдән шомлы бер гүләү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара иде. Чыршыларның очлары гына түгел, бөтен гәүдәләре чайкала, авыр дулкын китереп бәргән саен, тоташ бер гүләү шул ташкын дулкынның шавы кебек күңелгә шом сала бара иде.

«Разведкага» кул селтәргә генә калды. Кире борылу күңелгә яңа бер шом булып бәрде: кергәндәге яктылык караңгылыкка әйләнгән, тирә-як бөтенләй чит-ят булып тоела, аланның кай төштә калганын чамалау кыенлашкан иде. Һич уйламаганда-көтмәгәндә, агач очларыннан эре-эре тамчылар коела башлап, алардан берничек тә яшеренеп-сакланып булмый иде. Яр буенда ятканда, бик көчле гарасат әллә ничә катлы йорт биеклегендә дулкын тавын өскә бәргән кебек монда да күк йөзенә кара болыт дулкыны нәкъ безнең өскә томырылып, үз суыннан үзе бушанырга тотынды. Бер агач, бер ябалдаш коры калмаслык итеп, өскә су ишелә дә ишелә. Ни куе кебек тоелган карт чыршы астында да аңа ышыклануның бернинди мәгънәсе калмады – табигать кочагында мондый «душ» астында калган юк иде әле. Өстә нинди кием кисәге, җеп бар, барысы да чыланып бетеп, су инде нәрсәгәдер сеңеп тормыйча, өстән чиләк белән койгандагыдай шыбырдап агып тора иде.

Бу гарасат күренешенең тышкы хасиятенә туры килерлек эчке сулышы, тыны, тавышы да барлыкка килгән иде: әлеге ишелеп, томалап, чиләкләп дигән сыйфатларының тавышы да үзенчәлекле ритмлы, аһәңле, гөрселдәү, дөбердәү, шыкылдау, ухылдау кебек тавышлар ишетелә башлады; ниндидер хәвефләр хәтердә яңара иде. Ләкин бу шомлы тавышлар әле еракта барган гарасатның чагылышы, кайтавазы гына булган, аңардан тәндә, җанда пошаманлык, шом гына булган, чын курку булмаган икән. Менә җил кинәт көчәеп китеп, тирә-юньдәге иң караңгы, иң юеш болытларны укмаштырып, бөтен дөнья караңгы бер упкынга әйләнде дә, менә шушы караңгылыкны хәтерләп калыгыз, менә шушы яктылык белән чагыштырып, хәтерегезгә уеп куегыз, дигәндәй, күз явын умырып алырлык яктылык бөтен тирәне нәкъ урталай ярган кебек сызылып китте дә моңарчы ишетелмәгән, колакларны болай ачыттырмаган каты дөмбердәү тавышы бөтен тәнне, гәүдәне, янәшәдәге агачларны, бөтен хәятны җиргә иңдерерлек, сеңдерерлек итеп гөрселдәп җибәрде. Колаклар, бөтен баш зыңлап китте, чәнчеп, томаланып торды, хәтердә әллә кайчан әби генә әйткән дога сүзләре искә төшеп, шулар авыз эчендә тулып, тышка чыга алмыйча тамакка тыгылып торды, тын кысылып, бөтен тән калтырый башлады. Аңда «мәхшәр әллә шушы була микән», дигән уй яндырып-сызылып китте.

Тән хәрәкәтсез калганда да, акыл исә, табигать кушканча, мондый мәлдә дә уйларга мәҗбүр иде: шушындый мәхшәрне табигать, бәлки, махсус – үзен-үзе чистартырга – зәгыйфь үсемлек, агачлардан, тереклек ияләреннән арынырга, чираттагы сынау сыйфатында үткәрәдер. Тереклек сыйфатында ул адәм балаларын да сыныйдыр, зәгыйфь кешеләрдән дә шулай котылу җаен табадыр. Сыный димәктән, адәм балаларын ул бүтән балаларыннан аермалы буларак тәни-матди ягын гына түгел, рухи сынау да үткәрә. Куркыту, өркетү белән ул синең эчеңдәге пычракларны кысып чыгарырга тели түгелме? Килеш, әле генә җаныңны урталай яргандай ишетелгән яшен камчысының сызгыруында син: «Хатаңны таны, үкен, үкен, чистарын, чистарын!» дигән нәсыйхәт ишеттең бит! Әллә кайчангы кимчелек, тайпылышларыңны, гөнаһларыңны да искә төшермәкче булдың түгелме? Ул гамәлләреңне син бик ачык күзалладың бит. Нигә шүрлисең, кабатла, кабатла! Нәрсә дидең? «Табигатькә карата комсыз син!» дидең, «Бушка алырга яратасың: нигә кирәк иде япь-яшь каенны егып ташларга?» дидең; «Нигә кирәк иде җиләккә шулай ачкүзләнеп ябырылырга, үзең үстергән диярсең, тагы кемдер килеп тәм тапса, сиңа ни зыян?» дип, берничә тапкыр кабатладың. Әле дә таны: син үз-үзеңне әллә кемгә саныйсың, артыграк яратасың. Әле дә менә ялгызың, ә кайда хатының, кайда оныгың, аларга да мондый мәхшәр татлы түгелдер; нигә аларның хәлен белергә ашкынып тормыйсың? Юньсез син!

Җанны талый торган мондый уйлар, вәсвәсә кешене хәрәкәтләндерергә тиеш, югыйсә аның андый хәсрәтле уй белән буылып, тынсыз калу, йөрәгенә кан саву ихтималы бар. Табигый ки, мин дә бер урында булса да, таптанырга тотындым, атлап китәргә теләдем. Чыршы ботаклары арасыннан башны тыгуга муенга янә яңгыр суы коелды, чүгәләргә мәҗбүр булдым, шулай да мүкәләп булса да, алга ыргылырга үземдә көч таптым. Атларга! Хәрәкәтләнергә!

Безнең шулай хәрәкәтләнергә азаплануыбызны табигать үзе дә тоеп-сизеп алып, хупламакчы булды, күрәсең, коточкыч кара болытларны яшен камчылары белән ялт-йолт селтәнеп, әле кушып, әле өзгәләп, аларны колак тондыргыч гөрселдәүләре белән туйганчы бутап, болгатып бетерде. Табигать безнең колак, күзләрне, бөтен тән, акылны шушындый тетрәндерүгә күнектерергә тели, ахрысы дигәндә генә, күк йөзе кинәт тынычлана башлады.

Без инде яңгырны туктаганга санап, селкенергә тотындык. Бездә инде җиләк кайгысы юып төшергәндәй төкәнгән иде. Бер кул белән кәрзинне ничек тә соңгы тамчылардан капларга, шул ук вакытта икенче кул белән бит, муеннардагы тамчыларны сыпыра-сыпыра, тездән сулы канау буйлап мотоцикл калган болын ягына карый лаштыр-лоштыр атларга тотындык.

Сулы канауны сикереп кенә болын ягына чыккач, артта калган урман бик караңгы, ә болын инде бик тә якты, күзләрне чагылдырырлык булып тоелды. Өйдә душ бүлмәсеннән якты зур бүлмәгә килеп чыккандагы кебегрәк хис кичерелде. Монда яңгыр бөтенләй тынган иде инде.
Шуңа күрә дә хәрәкәттә – бәрәкәт дип, кием-салымны сыккаларга, әйбер-сәйберне җәһәтрәк җыеп, урнаштырырга, машинаны көйләргә тотынып, кызларга урманны чыкканчы җәяү тәпили торырга куштым.

Тавышы гөрелдәгән, хәрәкәттәге машина иптәш, терәк инде ул. Аңа ышаныч зурдан. Әйдә әле, матай дус, бу күңелсезлекләрне онытырлык итеп гөрелди-гөрелди, әллә нинди пычрак юллардан да елдыртып кына кайтып җитик! Шулай дип, нык ышаныч белән рычагка басып җибәрәм. Тагын, тагын! Шулай өч тапкыр басудан артмый, кабынып китә торган иде. Нәрсә булган? Мондый чакта үтәргә тиешле барлык йола-тәртипләрне үтәп, тагын басам... пышыйк...; тагын... Бу яңгырда әллә нинди свечаларга да су керми калмагандыр, дип чын белгечләр кебек свечага ябыштым. Улым чит илдән алып кайткан бик тә кадерле-кыйммәтле свеча кайчаннан бирле яшерелеп ята иде, чыгармый хәл юк. Тәртибенә китереп, борып куйдым. Зур ышаныч белән янә рычагка басам, бернинди шиксез басам. Пырт, пырт.. тагын, тагын...

Бу юлы инде бөтен тәнгә кайнарлык бәрә, маңгайга тир тамчылары тибеп чыга. Кикрик бераз шиңә. Кнопка, рычагларны тегеләй дә болай әллә ни әтәчләнмичә, шикле-ышанычсыз гына боргалыйм, баскалыйм. Техник тәҗрибәң булмау, коралыңны кызык өчен генә айга бер кулланып матавыклану нәтиҗәсе инде бу. Һәвәскәр шуннан артыгын каян белсен, булдырсын ди.

Бик каты ыргылып карасак та, матай җансыз иде – чыш-пыш та итмәде; өстенә чәчрәгән пычрак судан таплар гына артты. Җан ачысы белән сүгенеп, юеш үләнгә лып итеп утырырга гына калды. Юештә озак утырып буламы? Җитмәсә, ике пар күз нишләргә белмичә, аптыраулы карап торганда. Бу юлы ышанычлы өмет дигән таянычыбыз да килмичә тора әле. Әмма өметсез һич тә ярамый. Торып бастым да гайрәтләнеп, матайның мөгезенә кабат ябыштым:

– Киттек! – дидем, гайрәт белән матайны алып та киттем. – Әнә авыл күренеп тора, шуңа җиткәнче туктау юк!

Акыллылар да шул! Карчыгым шундук арттан этә башлады. Хәлне әле тәмам төшенеп бетмәгән Кәримә безнең арттан бераз килде-килде дә ике куллап, бишек артына тотынып этәргә тотынды.

Комлы юл бетеп, кызыл балчыклысы башлангач, хәл тагын да мөшкелләнде: әле генә ташу булып аккан юл эзе лыч юеш, суы чәчрәп тора, җитмәсә, хәтәр тая да әле. Барыннан да җәфасы моңарчы юлны тракторлар, КамАЗлар салып, колея итеп катырган, юл читләренә мотоциклныкы сыеп бетми, бишек көпчәге кантарлы күтәртмәдән тыракларга мәҗбүр. Ә этеп менүчегә бигрәк тә җайсыз, Кәримә балакай абына да сөртенә, җитмәсә аяк киеме дә шома табанлы икән, тая да китә, тая да китә.

Күрдек инде күрмәгәннәрне шушы биш чакрым арада, кыскасы, сөйләп кенә бетерерлек түгел, һәр адым, һәр борылыш, һәр чокыр, үтеп киткән һәр трактор турында шулай гарьләнеп сөйләп булыр иде. Хәтер дигәнең барысын да теркәп барган.

–  Әйдәле, җәмәгать, кызлардан да көчле кеше бармы бу дөньяда, әйдәү-ү-ү...

Чыннан да гайрәт бар икән үзебездә; әллә матай да безнең белән теләктәш булып, ыргылып алдымы; алгы көпчәк асфальтка килеп төртелде ләбаса!

– Әйдә, әйдә, каты җиргә басабыз бит, асфальт ул инде пычрак түгел. Әйдә, әйдә... менә менә, басабыз бит!..
Минем сул аяк та көпчәк белән бергә каты асфалтька басты, җир аңарга нык терәк булып бөтен гәүдәне, аннары бөтен матайны алга ыргылырга көч бирде. Менеп җиттек бит! Алты аяк, өч көпчәк, ниһаять, асфальтка чыгып бастык! Ура-а-а!

Өстән әллә нинди таулар төшкән кебек булды; юл читендәге күлдәвеккә төшеп, кул, битләрне, галош, балтаны юып мендек, ял итеп утырдык, ләззәт кичердек – аяк асты каты, пычрак түгел, авыл да күренә башлаган, әле үргә таба байтак тәпилисе булса да, асфальт асфальт инде ул. Күз барыбер спидометрга карамый түзә алмый: әле өч чакрым менәсе бар. Теге өмет дигән юаныч янә күңелне кыбырсытып тора: ә бәлки, кабыныр, селкенеп менеп, берәр нәрсәсе үзгәрмәде микән? Аннары соңгы тапкыр борганда, свечаның резбасы өзелгәнен сиземләгән идем, тик тәмам шундый карарга гына киләсе килмәгән иде, хәзер менә ачкычларны алып, свечаны кабат борып чыгардым.

Й-а-а Хода, чыннан да резьба өзелгән булган шул. Хәзер инде авылга кадәр тәпиләүдә бернинди шик юк.

– Ял иттекме, кызлар, кузгалабызмы, аякларны селкетәбезме?

– Ә миңа аякларны утырган килеш селкетергә ярыймы? – ди Кәримә.

–Утыр, утыр, алҗыгач, торып басарсың, – дим дә кузгалып та китәм. Нәнәй дә этә. Матай җиңел генә элдертә, ә Кәримә аякларын селки-селки авызын ерып, тик елмаеп бара.

Озын үр башланганчы берара ул төшеп ала – матай үзеннән-үзе элдертә, арттан йөгерәсе килмичә Мөнҗия дә менеп атланды. Барыбер чабабыз, мин дә менеп атландым. Шә-ә-п! Тик тамаша озакка бармады, үр төшү бетте, алда менәсе үр генә калды, ике ярым чакрымлык!

Ул арада күк йөзе ничектер сүлпәнләнгән кебек тоелды, салкынча, кискен җил исә башлады. Күтәрелеп карасак, алда нәкъ авыл өстендә куе болытлар каплаганын шәйләп, хәтта тукталып калдык. Күк күкрәгән, гөрселдәгән тавыш ук ишетелде. Барыбыз берьюлы сулыш алудан туктаган кебек булдык. Әле кайчан гына кичергән мәхшәрле минутлар искә төшеп, бөтен тәнне калтыратып җибәрде.

– Җәйге яңгыр шулай әйләнеп йөри инде ул, бер тирәдә бөтерелүчән,– дип куйды Мөнҗия Кәримәнең аптыраулы карашына җавап биргән сыман.

– Тагын шулай каты ут чыгарып яшенләр микән?

– Җәйге яңгыр шундый була инде ул; бәлки, үтеп китәр әле, читтәнрәк әйләнде бугай;

– Ә мин инде, үзең әйтмешли, шүрләмим, без инде курку дәресен үткән, әйеме, нәнәй,– дип, Кәримә нәнәсенә сыена төште.

Бу минутта мин аларны юатырга кирәк санасам да, тырышсам да, бүген иртән ясаган гөнаһымны янә искә төшереп, аның өчен теләсә нинди җәза алырга, иң авыр кыенлыкларны да баштан кичерергә әзерләнә башлаган идем...    

                            Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

Реклама