Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яу сындырмас дус-ише күп булганы

Бәхтехуҗа Сәләхетдин улы Ишмөхәммәтов (1948) Казакъстан ССРның Гурьев өлкәсе, Диңгез (хәзерге Курмангазый) районында, Кошалак авылында туган. Туган авылында урта белем алганнан соң Башкортстанга килеп, Уфа нефть институтында югары белем алган. Туган ягына кайтып, белгечлеге буенча төрле эшләрдә булып, фәнни хезмәт белән шөгыльләнеп, соңыннан иҗтимагый эшчәнлек, депутатлык һәм хакимият башлыгы вазифаларын башкара. Казакъстанның энергетика һәм минерал ресурслар министры, Көнбатыш Казакъстан һәм Атырау өлкәләре хакиме, Казакъстан Республикасының Парламент Мәҗлесе рәисе булып тора.

     Бәхтехуҗа Сәләхетдин улы әдәбиятка гашыйк кеше, үзе дә шигырьләр яза. Шигырьләрен ул «Казан утлары» журналы укучылар хөкеменә тәкъдим итәргә карар кылган. Без аларны татарчага аударып, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, кадерле укучылар.

 

Бәхтехуҗа Ишмөхәммәтов

Куана бел

Ни сөенеч – бар азат ватаныбыз!

Артта калды иңнәрне баскан коллык!

Күккә ашып җилферди байрагыбыз,

Башка илләр белән тигез ил булдык!

 

Сөен шуңа – бар шәрәфле телебез!

Бабаларның безгә изге мирасы!

Югалтмыйча безгә аны, кадерләп,

Гасырларга саклап алып барасы!

 

Ни сөенеч – бар киң иркен җиребез!

Дала, үзән, таулар, диңгез, күлебез!

Мактанабыз бар дип бабаларыбыз,

Аларга тиң варисларын күрегез!

 

Сөен шуңа – хәзинәләр иле без!

Дөньяда иң бай илләрнең бере без.

Хуҗалары булыйк шушы байлыкның,

Чәчәк атсын күкрәп туган җиребез.

 

Ни сөенеч – тынычлыкта яшибез,

Ишек ачык – кунак булып керегез!

Дуслыктан да кадерлерәк берни юк,

Күршеләргә һәрчак ачык түребез!

 

Тарихыбыз ята төптә, тирәндә,

Җитте вакыт пәрдәләрен ачарга.

Озак йөрдек сәясәттә адашып,

Саташып һәм алданып гел юк-барга.

 

Йөрмәсәк тә һичкемгә “күз алартып”,

Берәүләргә куйдык без “тоз ялатып”.

Онытмаслык иттек безнең холыкны,

Артыбыздан сөйләп йөрмәсләр артык.

 

Сөен шуңа – без өстәрәк барыннан,

Акылга без юл бирәбез иң алдан.

Күп кыенлык күреп үстек, чыныгып,

Кирәк чакта шуңа да без түзем, нык!

 

Тор еракта холкы яман затлардан,

Корткыч йөрер һәрвакыт чыгып алдан,

Рәнҗесә варисларга әгәр берәү,

Әйтер, бу дип, сөемнән сынык калган.

 

Чыкмасак та япа-ялгыз юлга без,

Юлдаш өчен тугры дус булганбыз.

Олы күчнең эчендә бер күч булып,

Ил бәхете өчен җиргә туганбыз.

 

Якты булыр киләчәге халкымның,

Сүнмәгәндә ут-учакның ялкыны.

Аллаһының күзе дөрес хәләлгә,

Юл ачар ул ак ниятле адәмгә.

 

Адашмыйча гына бәндә яшәмәс,

Юлын табар рухы көчле булганда.

Үсеп җиткәч, ана булыр кыз бала,

Буйга үскәч, уллар булыр догада.

 

Куана бел, онытма син шуларны:

Яу сындырмас дус-ише күп булганны.

Хөрмәт күрер хөрмәт итә белгәннәр,

Яхшылыктан яхшы туар, дигәннәр.

 

Без казакъбыз            

Без казакъбыз, үзгәбез башкалардан,

Тарихыбыз уелып ташта калган.

Сорасагыз, әйтер җиде бабасын,

Очратып урамда, яшь баладан.

 

Без казакъбыз, урта яшьтән узмаган,

Кыз биреп, килен алып, туй туйлаган.

Саклаган гореф-гадәтен, ничә кат

Кичсә дә башыннан михнәтле заман.

 

Без казакъбыз, чит-яттан ятсынмаган,

Иң беренче эш итеп хәл сораган,

Белмәсә дә керүченең ниятен,

Кунак итеп кымыз белән сыйлаган.

 

Без казакъбыз, куанган кунагына,

Булса да көн-күрмеше урта гына.

Җан биргәнгә Ходай җүнен бирер дип,

Шөкер иткән барына, булганына.

 

“Җаным өчен малым корбан булганда,

Корбан булсын вөҗданым өчен җаным.” –

Халкы өчен садака иткән җанын,

Гадәт иткән шуны горур казагым.

 

Дошман күреп, ят җиренә басмаган,

Дошманга да дустай күреп караган.

Баш очында әҗәл басып торса да,

Дошманына юлдашын ташламаган.

 

Без казакъбыз, дошманыннан качмаган,

Курку белмәс бабалардан көч алган,

Дошманнардан җирен, ватанын саклап,

Башын салган, яшь килеш ятим калган.

 

Без казакъбыз, бәһасез мирасыбыз,

Мәңгегә калдырган безгә бабалар.

Урман, сулар, дала, чүл, биек таулар,

Халкымның рухы кебек бөек алар!

 

 

Төркиләр без

 

Кышлак саен ыру – тур, каз, аш, кой, моң...

Төп атабыз булды бездә кабилә.

Төрки кардәш халыклар шул заманнан

Милләт булып төзеде бер гаилә.

 

Варислары – тибет, казакъ, түрктер.

Меңләгән ел яу булып җан саклаган.

Яшәгәннәр кыз алып, кыз бирешеп,

Аралашып шулай ерак чаклардан.

 

Төркиләр без, төрки кардәш һәм телдәш,

Берәү белсә шуны, берәве белмәс.

Төрки телдә сөйләшсәк тә үзгә без,

Аерыла бер-береннән милләтебез.

 

Аргы казакъ төркиләре, сиуңнулар,

Авар, телеут, эфталит, угор-болгар.

Шәрык – гареб арасында аралашып,

Төрки телдә аңлашып дус яши болар.

                                                   

Күктөректән таралып тармакланып,

Безнең көнгә җитте кыпчак, угыз, карлык.

Тарихчылар берәмтекләп безне җыйнап,

Яшибез без булып уртак төрки халык.

 

Өч гасырда берләштереп даланы,

Кытайга да сала алган, ясак-салым,

Хинган белән Кара диңгез арасында
Төзегән ул Олы Түрек каганатын.

 

Таный дөнья Котлук белән Төнүкүкне,

Билге кахан, Күлтәгин күк ирйөрәкне.

Мәртәбәле бу төрекләр үлгәннән соң,

Ун ел үтеп, билегеннән түрк китте.

 

Күктөрекләр шул чагында өскә чыгып,

Тарих дала ташларында тамгаланып,

Елъязмаларда язылып Кытайдагы,

Музейларда калды торып тасмаланып.

 

Казакъның да тарихын без белми үстек,

Чыгалмадык чылбырыннан көнкүрешнең.

Бәйсез булып яшәгән бу утыз елда
Артта калды, үткәннәрдә бөтенесе.

 

Укып белдек тарихның бирге ягын,

Кем башлаган казакъның туфрагын.

Искесен дә белү кирәк тарихның,

Тот исеңдә һәрчак шуны, туганым!

 

Тарихыбыз

                   

Бик еш кына бүлгәлиләр казакъны,

Төркиләрнең тарихын язган чакта.

Кардәшләрне аерып бер-береннән,

Чыгаралар уйлап күпме сафсата.

 

Ни эшлисең, йөрибез белеп барын,

Кабалалы чорлар артта калганын.

Тиешме без ышанырга, күңелдә

Яшәсә дә бу тарихка шик-шөбхә.

 

Әнес ага, кылып олы изгелек,

Файдаланып кытай елъязмасыннан,

“Күк түркләр” турында зур хезмәтен

Мирас итеп безгә язып калдырган.

 

Барлык түрк кавеменә багышлап,

Чал тарихның төшеп тәмам төбенә,

Койшыгара ага “Олы каганат”

Дигән китап бүләк итте иленә.

 

Ундүрт яшендә сатылып коллыкка,

Солтан булып бөек Мисыр илендә,

Бибарстай бабабызның онытылмый,

Яши даны бүген халык телендә.

 

Дөнья белә Чыңгызханның кемлеген.

Мәгълүм булды инде бүген аның да, –

Исбатлады тарихчылар чыгышын, –

Безнең баба икәнлеге хакында.

 

Йөреп чыккач далаларын казакъның,

Чагыштырып Идел белән Кигәшне,

Бөек Хәзәр каганатын Гумилёв

Язып чыкты Урысның дип көндәше.

 

Мурад Аджи язды төрки кавемнең

Көнчыгыштан дөнья буйлап күчешен.

“АЗиЯ”сын язды Олжас агабыз,

Казагымның шул күчешкә өлешен.

 

Казакъның без чын тарихын белмәдек,

Һәр язганны кабул иттек дөрес дип.

Борынгы чор, урта гасыр, СССРда

Ни булганын инде хәзер дөреслик.

 

Тарих өчен язылган күп хезмәтне

Атап үттем берәмтекләп, исемләп.

Күлтәгиннең, Төнекүкнең кемлеген

Укысын да, белмәгәннәр белсеннәр.

 

* * *

Ят итмәдек без һичкайчан һичкемне,

Җиребез күк иркен безнең күңлебез.

Сынатмадык, кичеп күпме гасырлар,

Тирән калды чал тарихта эзебез.

 

Гаепләделәр безне «төрки»лектә,

Тәнкыйтьләде кайбере «туран» дип тә.

Артыбыздан күзәтте кайсыбере,

Гаепләп безне читтә тора дип тә.

 

«Пантюркизм» дигән нәрсә берзаман
Бозды кардәш белән кардәш арасын.
Дошманлашып тәмам кайчак үзара,
Тәгәрәтте аска тарих арбасын.

Дөнья гизеп йөри торгач җан саклап,
Барып чыккан Төркиягә бер заман.
Җир читенә җиткән барып казагым,
Үрчеп-артып дөнья буйлап таралган.

Чын якын дус күренер кыен чакта,

Кем белән дус-туган булып яшәргә,

Мәгълүм булды кемлеге бар тарафка –

Чит җирләрдә яшәгән кардәшләргә!

 

Китә язып йөрсә дә баш әйләнеп,

Агаеңның яхшы белдек кемлеген.

Күбекләнде шул вакытта кабарып,

Бергә үткәрдек гомернең күп көнен.

 

“Шәркый”, “Гарби” дип чыкты тагын даны,

Куркулы булдык бөтен барлыгыннан,

Һич оныткан юк “Мәскәүның суллыгын”,

Һәм “НАТОның уңлыгын” бер ягыннан.
 

Оран салып, кирәк дип дуслыгыбыз,

Яу эзләдек армыйча тирә-яктан.

Ничек бергә йөрмәкче кош ауларга,

Чын-дөреслекне адәм тапсын кайдан?
 

Угызлар, скиф, саклар, һуннар-гуннар,

Тәңре, Һомай, баксы, шаманизм,

Борынгы түрк, монгол, манчыжурлар,

Онтылмаслык итеп тирән салган эзен.
 

Дәште-кыпчак дип аталдык бер вакыт,

Кыргыз-кайсак дигәне дә без идек.
Күпме халык туган булып дөньяда,

Гасырларны кичеп бүгенгә килдек.
 

Тамырына тарихның балта чабып,

Туганлыкның җимерелгәч терәге,

Бер-берсенә туганнар кайта табып,

Үз исемен атый әмма сирәге.
 

Шуннан бирле күпме еллар үтсә дә,

Күпләр үзен борынгы дип йөртсә дә,

Танырга һич теләми кемдер һаман

Казакъ белән төрекнең туганлыгын.
 

Күреп ата йортыбызның уртаклыгын,

Карап безнең динебезгә, телебезгә,

Күпме генә тырышса да алга таба,

Сез чит кавем дия алмас һичкем безгә.

 

Астанамның ак кары

Шыгырдый ак кары Астанамның,

Яшь каламның, гаҗәеп башкаламның.

Халкымның ап-пак, таза теләгедәй,

Күк сибә өскә үзенең ак карын.
 

Башлангычы белән Илбашы Нур аганың,

Алла бирде казакъка сораганын,

Котылдык гомер сөрүдән буйсынып,

Телик инде илнең имин булганын.
 

Җилферди биектә күк байрагыбыз,

Ялтырап түбәдә нуры чагыла.

Тапшырды ил тәкъдирен тарихына,

Киләчәкне төзүче кыз-улларына.
 

Таң калып күпме кунак килгән безгә,

Шатлык ташый, сыймый күкрәгебезгә.

Калкыды шах кала булып Нур-Солтан,

Күтәрелде биеккә иңсәбез дә.
 

Ак кар ява, коела йолдыз булып,

Ел үтеп, артта калыр тагын бу кыш.

Яңа ел килә куанычлар алып,

Яңгырый һәркайда котлау-алкыш!

 

Рафис Корбан тәрҗемәсе