Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ул мине шигырь белән дуслаштырды

Классикның сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк, без, асылда, барыбыз да «Казан утлары»ннан борынлап чыктык. Шәхсән, мин үзем әлеге басма белән октябрят чагында ук таныш идем. Озак еллар дәвамында безнең өйгә биш-алты исемдә газета-журнал килеп торды. Юкса әти-әни дә уку йортлары тәмамлаган, укымышлы инсаннар түгел иде. Шулай да өйгә матбугат алдыруны саваплы гамәл дип санаганнар, күрәсең. Мин бәләкәй чагында «Казан утлары»н әле әни генә укый иде. Билгеле, ул проза әсәрләрен генә үз итә, кызыклы, гыйбрәтле урыннарын әтигә дә укып күрсәтә. Әти, хәреф таныса да, укырга бик атлыгып тормый, чөнки бетмәс-төкәнмәс колхоз эшеннән арып кайта. Әнинең әдәбият дәресен ара-тирә мин дә тыңлаштыргалап утырам, колакка моңарчы дәреслекләрдә очрамаган, бөтенләй таныш түгел исемнәр дә чалынып китә: Аяз Гыйләҗев, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуруллин... 

Ә бер әсәрне әни аеруча дәртләнеп укырга кереште. Әти дә, җанланып китеп, «дәресен» бик бирелеп тыңлый башлады.

Соңыннан аңлашылды: аларның шулай мавыгып укыганы, әлбәттә, М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте булган. Үз балачаклары, үз яшьлекләре турында да укып кинәнгәннәр, мәрхүмкәйләрем... 

Чоланның аулак бер почмагына әрдәнәләп өелгән журналларны тора-бара мин үзем дә актарып, укыштырып утырырга ияләнеп киттем. Шунысы кызык: мине, нишләптер, шигырьләр ныграк кызыксындырды, чөнки үз күңелемдә дә шигырь калыплап карыйсы килү теләге уянып маташа иде. Сәер теләк, билгеле. Югыйсә моңарчы шигырь белән бернинди дә алыш-бирешем юк иде шикелле. Һәм мин журнал сәхифәләрендә исем шәрифләрен ишетеп тә белмәгән өр-яңа шагыйрьләр галәменә юлыктым: Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Ренат Харис, Рәшит Әхмәтҗанов, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев... Нәкъ менә алар мине шигырь белән дуслаштырды да бугай... 

Без студент чакта «Казан утлары»нда әсәрең басылу бик олы дәрәҗә санала, галиҗәнап Әдәбият хадимнәренең кул арасына керә башлавыңны аңлата иде. 

Беренче курста укыганда, хәлфәбез Зәет Мәҗитов безнең төркемдә махсус курс алып барды һәм барыбызга да үз күңеленә хуш килгән берәр яңа әдәби әсәргә яки китапка рецензия язарга кушты. Мин Рәдиф Гатауллинның әле генә дөнья күргән «Йолдыз җиле» (1976) дигән китабы турында белгәннәремне яздым да Зәет абыйның кулына тоттырдым. Озак та үтмәде, укытучыбыз: «Сине Рәдиф абыең «Казан утлары»на чакыра», – дип, мине тәмам өнсез итте. Бактың исә, ул, үземә әйтмичә генә, теге язманы журнал редакциясенә илтеп биргән дә, аны бастырып чыгарырга ук уйлаганнар икән. 

Ә менә «Казан утлары»нда шигырьләрем беренче тапкыр дүртенче курсны тәмамлагач кына дөнья күрде. Аннан соң тәүге китапка да ерак калмый инде... 

Һич онытасым юк: фәнни җитәкчем, шигырь теориясе буенча татарның иң күренекле галимнәреннән берсе, профессор Хатыйп ага Госман диплом темасы буенча сөйләшүгә нәкъ менә минем шигырьләр шәлкеме басылган «Казан утлары»н кыстырып килде. Ул чакта хәлфәбез эленке-салынкы гына укып йөргән шәкертенә цезура белән цензураның аермасын бик яхшылап төшендереп биргән иде...