Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамыр кайда – шунда танырлар

***

Танымаслык булып үзгәрдем күк...

Авылыма кайтсам – таныйлар!

Әниемне  әле  хәтерләгән

Күрше-күлән, апа, абыйлар

Таныйлар бит, күрче, таныйлар!

 

Үзгәрәбез әниләргә охшап...

(Ә минем кыз – нәп-нәкъ атасы!)

Аһ!

Үзен үзе танымаса берчак,

Авылы юк аның  кайтасы...

 

Шәһәре бар... туган, бәлки, газиз...

Мин сайлаган инде (ни уйлап?!),

Гомер иткән, ләкин  үз итмәгән.

Һәм үкенгән. Хәер, бик соңлап...

 

Танымаслык булып үзгәрдем күк...

Авылыма кайтам – таныйлар!

Саламы ул, олы каламы ул,

Туган җирдә икән тамырлар.

Тамыр кайда, шунда танырлар...

 

Яшәү

 

Таң белән кузгалам мин юлга,

Аллангач җитәсе офыклар.

Караңгы иңгәндә  тукталам,

Ял алам,

Офыклар һаман шул – ерак, ал...

 

Төннәрен уйланам, моңланам,

Юл ярам хыялга иң кыска.

Таң белән кабаттан кузгалам,

Ал офык ымсыта – соң нокта...

 

***

Тәүге күкрәү җир күкрәген

тетрәндергән саен,

хәтер урамында тәгәрәп лә ауный

балачагым...

Әнә,

маңгай чәчен төзәтә-төзәтә,

оялчан елмаеп,

аны яшьлегем күзәтә...

Бер салып, бер киеп күзлеген,

кулъяулыгын йомарлаган бүгенгем

сиздермичә генә

яшен сөртә... бугай...

Нәкъ шулай!..

 

Әйе,

ел саен яз белән җәй очрашкан мизгел

җан күгемне бизи.

Ел саен йөрәк түзми,

кабалана-кабатлана,

шигъри сүз эзли...

Иң-иңен, тәүге күкрәүләргә тиңен!

 

Аһ,

Быел яз да табылмады…

Алда язлар тагын бармы?!

Бармы тагын?!

Белүче – Ул!

Иң-иң сүздә… бәлки –

Ярлыкагыл, ярлыкагыл...

 

***

Урамда

Өч төстәге песи баласы булып,

Адашкан бәхет йөри...

Кемдер чыгарган куып,

Бәлки, качкандыр үзе,

Хуҗасының холкына түзми.

 

Чакырмадым аны өйгә,

Җылытмадым алып куйныма.

Песи асрау мәшәкатеннән курыктым,

Әллә... бәхетле булудан?

 

***

Сүнеп барган учак – төнге күкнең

Йолдыз-күмерләрен актарып,

И эзлисең, күңел… Ни эзлисең?

Мең югалткан халәт, мең табып…

 

Тапкан чаклар күптән истән чыккан,

Тик югалту аңга уелган.

Җидегәннең җиде йолдызыннан

“Аю” эзләп гомер узылган.

 

Йолдызга тиң җаннар атылганда,

Сөенә-сөенә теләк теләнгән.

Ник сыңары кабул булсын икән...

Көлгән  Илаһ денсез келәүдән.

 

Сүнеп барган учак – ил күгенең

Соңгы күмерләрен актарып,

И эзлисең, күңел… Ни эзлисең?

Мең югалткан халәт, бер табып…

 

Әрнү

 

Әрни ярам. Тән ярасы.

Җан ярасын оныттырып хәтта.

Керфек очларыннан  яшь сытыла,

Ыңгырашып, күзем йомган чакта...

 

Әрни ярам. Җан ярасы.

Тән ярасын оныттырып хәтта.

Каләм очларыннан моң сыгыла,

Ыңгырашып, сүзем җуйган чакта...

 

***

Чәчәк кую Тукай һәйкәленә...

Йа Ходаем, шундый суыкта?!

Күрәләтә гөлне үтерү бит!

Тантаналы төстә. И сыктар

Тукай җаны бу төн кызганудан

Аяк очындагы кәнәферне...

Ялантәпи бозда басып торган

Балачагы булып ул рәнҗерме?!

Әллә инде

Соңгы язы булып ул әрнерме,

Ютәленә буылып?!

 

Чәчәк кую Тукай һәйкәленә...

Урамда кыш.

Дөнья шундый суык...

 

 

Сөйләшү

 

- Син кайларда, кызым? Ни эшлисең?

- Шәһәр буйлыйм. 

Шундый рәхәт бүген урамда!

 

- Хәзер, хәзер тәрәзәгә киләм...

Йа Алла!

Күз ачкысыз буран ласа тышта!

Юл-сукмакны ничек табасың?

 

- Синме соң ул бу сорауны биргән?..

Күпме еллар «тукып» киләсең ич:

Үз сукмагың үзең саласы!

 

- Ярый, ярый... Җилгә каршы атлап

(Ә мин беләм шулай икәнен),

Йөз-кулыңны өшетә күрмә, зинһар.

Чамалар чак (!)

Яман, әй лә, заман-җилнең каян искәнен...

Муеныңда җылы шәлъяулыкмы?

Тулмасын кар, куеныңа кереп.

Йөрәгеңне сакла, бәгыреңне,

Бәгърең, димен, бозланмасын берүк!

Ишетәсеңме, кызым!

 

- Әй лә, әни! Сине аңлар өчен сүзлек кирәк.

Аңлатмалы!

Монда – урам, ә урамда – буран!

Һәм дә суык... кулкатмалы...

 

- Әһә! Рәхәт, дигән идең...

 

- Бияләй кигән идем...

Шалтыраттың... Салдым...

 

- Рәхмәт... телефоның алдың...

Бар да яхшы булыр...

Синең белән җаным...

 

 

Үкенеч

 

Балачакта

әнисенең яңа ефәк шәлен

курчагына күлмәк итеп тураклаган

бер мин генә түгел.

Үсеп җиткәч,

әнисенә яңа ефәк шәлләр

апкайтырга өлгералмый калган

бер мин генә кебек...

 

 

***

“Бәхет гормоны” җитмиме,
Әллә...
Бәхет өчен гармунмы?
Сөйләп тә карыйм, көйләп тә
Күңелдәге зар-моңны.

 

Тыңлыйлар да уфтаналар:

“Безнең дә хәл шул чама...”

Җан – күрекле гармун гүя,

Тузанлы чор-чормада.

 

Онытылган,  югалтылган,

Әйләнгән кадерсезгә...

Заманга бит  кубыз кулай  –

Гөнаһлардан шашкан дөнья

Бии тез чүгә-чүгә.

 

Исем китеп карап торам,

Ә гомер үтә, үтә...

Хәер,

Бәхет өчен без – моңлыга

Гармунлы хәтер җитә...

Дияр идем бу кадәрле

Әрнемәсә йөрәгем!

 

Бүгенгемне өнсез итә

Киләчәкнең өрәге...

 

 

***

Йөгермәдем, ашыкмадым бер дә,

ләкин йөгергәннәр белән бергә

килеп кердем сары көзгә.

 

Моңсу гына башым салып,

торам менә уйга талып,

булмый икән көзләреңә

соңга калып...

 

***

Кыя-тауга менгән мин түгел дә,

Хыял-таудан төшкән мин түгел.

Тау чәчәге – йөрәк-күкрәгемдә,

Бөркет канатына тиң күңел!..

 

Өндәү куеп, бер очыныйм дидем,

Күп нокталар тездең, и каләм...

...Үз-үзеңне алдау ай-һай авыр,

Ышанса да сиңа бар галәм. 

 

***

“Күңел өең ачык булсын...”

Һәр узгынчы керсенме?!

Керү бер хәл,

Җанны идән белән тиңләп,

Шакшы кирза итек белән

Таптап, таплап йөрсенме?

 

Түр башында утырсынмы,

Сыеңнан гаеп табып?

Күзен кысып чәйнәсенме

Йөрәгең – бәгырь итеңне,

Гайбәт маена манып?

 

Төкерсенме табагыңа,

Хис-моңнардан каймалы?

Күпме күз яше түгәсе

Юып алыр өчен аннан

Агу катыш лайланы...

 

Күңел өем булсын бикле!

Һәр шакыган аны – шикле.

Якыннарым тормас шакып,

Ачкыч белән керер ачып.

Һәммәсенә ничек ачкыч җиткерәсең?

Көлдереп, һай, үтерәсең!

Ачкыч бер ул,

Әйтсәм әйтим,

Урыны да үзгәрмәгән

Белгән көннән үз-үземне —

Җиде буын әби-бабам

Яхшылыктан, яктылыктан

Мәрхәмәттән, мәхәббәттән

Тукыгандыр палас-чыпта,

Ә астында...  ачкыч ята!

Иел дә ал, буең җитсә,

Уең җитсә...

 

***

Шәһәр зу-у-ур...

Бер почмагы

яшьлегем эзләрен саклый,

Икенчесе – гомер җәйләрен.

Ә бүген торган йортым тәрәзеннән,

кайчан бакма, 

көзем шәйләнә...

Кыскасы,

зу-у-ур шәһәрдә күчмә коштай

яшәлгән...

Юк икән,

чөнки мин монда... канатсыз...

Авылга кайтып килү –

күчмә кош халәтем...

Җырлый-җырлый,

иңри-иңри...

Йә өндә, йә төштә,

йә ялга, йә эшкә…

Уемда, хыялда...

Йа Алла!

Мең әйттең, йөз яздың,

дисезме?!

Нишлим соң?!

И-и-х, сезне...

 

***

И тапсам иде икән дим,

Ни тапсам иде икән?

Тапканчы ук, югалтканның

Рәнҗешен аңда йөрткән,

 

Миңамы соң сөенүләр

Күктән төшкән бәхеткә.

Юлда яткан алтын-көмеш,

Җиңел килгән тәхеткә.

 

Миңамы соң куанулар,

Белеп – кемдер югалткан...

Иң хәләле – шигъри сүздер,

Җаным тилмереп тапкан.

_________________________________________________________

 

Бу айда каләмдәшебез үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа иҗади үрләр телибез!