Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әмирхан Еники – төрек телендә

 

Август аенда Төркиядә күренекле әдибебез Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» («Bir saatligine») дип исемләгән хикәяләр җыентыгы төрек телендә басылып чыкты. 10 хикәяне туплаган җыентыкка язучының «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Кем җырлады», «Тауларга карап» кебек классик җәүһәрләре кергән. 2 нче китап «Онытылмас минутлар» («Unutulmaz dakikalar») дип исемләгән, сентябрь аенда дөнья күрәчәк. Ноябрь аенда «Gadet kuli: Sistemin kölesi» баш астында өченче китап нәшер ителеп, бөтенесе 31 хикәя төрек укучысына барып ирешердип уйланыла.

Әлеге китапларның төрки дөньяга проза остасы Еникине танытуга зур өлеш кертәчәге бәхәссез. Дөрес, бу эш күпмедер күләмдә тәрҗемәче Фатих Кутлу тарафыннан башланган иде: ул Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять», «Матурлык» кебек әсәрләрен эченә алган «Васыять» («Vasiyet») повесть һәм хикәяләр җыентыгын төрек мәдәни мәйданында тәкъдим итте (тәрҗ. Ф.Кутлу, Һ.Әрсой-Надир, Т.Арслан. Истамбул: «Замбак»нәшр., 2012. 111 б.).

Соңгы өч җыентыкның тәрҗемәчесе – Алп Эрен Демиркая, үз сүзләре белән әйтсәк, «татар әдәбиятына гашыйк, аны өйрәнүне һөнәр итеп сайлаган төрек галиме». Соңгы елларда татар әдәбият белгечләренә мәгълүм булган әлеге шәхес – кем соң ул?

Алп Демиркая 1986 елны Төркиянең Кара диңгез буендагы Ризе шәһәрендә туып үскән. Трабзон университетында укыганда төрки-татар мәдәнияте белән мавыгып китә. Гази университетының әдәбият факультетында доктор Фәйзи Эрсой җитәкчелегендә «Татар телендә исем җөмлә» дигән темага магистрлык хезмәтен яклый (2014). Аннары татар мәдәнияте белән шөгыльләнүен Бартын университетында, доктор Алсу Камалиева җитәкчелегендә (бу урында Татарстаннан барып, Төркия югары уку йортларында белем бирүче татар галимәләренә рәхмәт әйтү урынлы булыр!) дәвам итә, Ә.Еники прозасы буенча докторлык диссертациясен уңышлы яклап чыга. Шул университетта эшләп кала: татар әдәбияты, татар, казакъ, кыргыз телләре, төрки дөнья тарихы, мәдәнияте, төрки дөньядагы иҗтимагый фикер тарихы, җәдитчелек һ.б. мәсьәләләр буенча дәресләр бирә.

Татар телен, татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнү яшь галимдә безнең мәдәниятебезгә карата зур кызыксыну уята. Татар һәм рус телләрен үзләштереп, ул татар мәдәниятенең Төркия белән бәйләнешле якларына аерым игътибар итә. Әйтик, аның Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романында Төркиягә күчкән татарлар темасына (2016), Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романына (2016) яки Фатих Кәрими мирасына (2019) караган эзләнүләре шул хакта сөйли (соңгы материал буенча әңгәмәне «TRT Avaz» каналыннан карарга мөмкин). Ул татар фольклоры белән дә махсус шөгыльләнә (2015-2017 еллар), хәтта аерым шәхесләр, әйтик, Троицкидан Ә.Таҗеддинның мәдәни мирасы һәм эшчәнлеге турында язып чыга һ.б.

Ә.Еники темасы Демиркаяны ХХ гасыр уртасының бик үзенчәлекле әдәбиятына алып керә. Ул Бөек Ватан сугышы чоры татар балалар шигъриятенә багышланган күләмле хезмәт әзерли, татар шигырь төзелеше, аның поэтик үзенчәлекләре, поэма жанры  турында тикшеренүләре бар. Бүген ул тагын ике яңа тема – татар һәм төрки әдәбиятларда колхозлашу темасы һәм ХХ гасырның беренче яртысында татар мәдәни берлекләре белән шөгыльләнә. Әлеге темаларга керешүен дә үзе ХХ гасыр уртасы татар әдәбиятының гаять кызыклы, бай булуы белән аңлата.

Әмма галимнең төп өйрәнү объекты, аны җәлеп иткән хәзинә – күрәсең, Ә.Еники иҗатыдыр. Ул татар әдибен төрки дөньядагы зур фикер иясе, әдәбиятны үзгәрткән, андагы хикәяләү стилен камилләштергән шәхес итеп югары күтәрә. Аның язучы иҗатына багышланган монографиясе (Demirkaya А.E.Emirhan Yeniki’nin hikayeciliği. Türkiye: Hiperlink yayinlari, 2020. 276 S.) төрки мәдәнияттә татар язучысының урынын барлап язылган. Галим 1960-1980 еллар татар әдәбиятын төрек һәм рус авангарды контекстында күзәтә. Хезмәт иң алдынгы Европа, рус теоретик хезмәтләренә (бигрәк тә нарратологиягә кагылышлы), татар галимнәренең совет чоры әдәбияты буенча тикшеренүләренә таянып башкарылган.

Хезмәтнең беренче бүлеге «Әмирхан Еникинең мохите, әдип буларак шәхесе, әсәрләре» (Emirhan Yeniki’ninhayati, Edebi kisiligi, eserleri) дип атала. Анда Ә.Еникинең тормышы һәм әдәби, публицистик иҗаты күзәтелә. Автор Еникинең повестьларына, хатирә-истәлекләренә, тәрҗемәләренә, сәяхәтнамәләренә, иҗтимагый-сәяси һәм милли язма-мәкаләләренә – барысына да гыйльми бәя бирә.

Төп материал язучының хикәяләрен анализлауга багышланган икенче бүлеккә (Emirhan Yeniki’nin hikayelerinde yapive tema) тупланган. Демиркая тарафыннан Еникинең утыз җиде хикәясе җентекләп анализлана. Аларның тематик, структур, поэтик үзенчәлекләре, әдипнең хикәяләү стиле күзәтеп барыла. Аерым алганда, язучының әсәрләрендә милли һәм сәяси темалар, мәгърифәтчелек, дин һәм руханиларга мөнәсәбәт мотивлары, Бөек Ватан сугышы темасы, татар-башкорт мөнәсәбәтләре, мәхәббәт, ялгызлык, курку һ.б. мотивлар шәрехләнә.

Аеруча фәлсәфи мотивларга дикъкать ителеп, Демиркая әдип иҗатындагы фәлсәфи фикер-тәгълиматларның тамырларын барлый, бик кызыклы күзәтү-нәтиҗәләргә килә. Бу вакытта татар халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү матур тәэсир калдыра.

Галим Еники прозасындагы миллилеккә игътибар бирә. Бигрәк тә милли характерлар – төп геройлар һәм аларга фон булып килгән геройлар, карт кешеләр характерлары чагыштырып күзәтелә. Шулай ук вакыйгаларның вакыты (үткән, хәзерге, киләчәк заманнар), урыны, туган җир, милли атамалар, фразеологизмнар, символик сурәтләр, яшәү рәвеше турында сүз алып барыла.

А.Э. Демиркая язучының иҗатына поэтик кимәлдә якын килә. Бер яктан, әсәрләрнең автобиографик нигезе, автор позициясе, икенче яктан, язучы кулланган алымнар һәм чаралар, аның осталыгын, яңалыгын тәэмин итә торган үзенчәлекләр билгеләнә. Әсәрләрдәге психологизм алымнары, композицион күпкатламлылык, караш нокталарының төрлелеге аерып чыгарыла. Язучы иҗатында кулланылган хикәяләү төрләре: диалог, эчке монолог, эчке диалог, аң агышы, тасвир, лейтмотив, хат, монтаж, символлар куллану һ.б. җентекләп тикшерелә.

Тагын бер якка игътибар итү мәгъкуль булыр – ул төрек галименең татар мәдәниятен, татар әдәбиятын яхшы белүе. Ә.Еники иҗаты турында фикер йөрткәндә, Демиркая әлеге үзенчәлекле иҗатны ХХ гасыр, аеруча ХХ йөз башы татар әдәбиятының бай традицияләре һәм яңачалыгы контекстында, дәвамчанлык позициясеннән тикшерә.

Гомумән алганда, төрек галименең бу хезмәте – күренекле язучыбыз Ә.Еникинең бай мирасын төрки дөньяга югары бәяләп, шәрехләп ирештерү булып чыккан. Мөмкинлек табып, әлеге хезмәтне татар теленә тәрҗемә итү дә нур өстенә нур булыр иде.

Шулай итеп, Алп Эрен Демиркаяның 2020 елны «Әмирхан Еникинең хикәяләү рәвеше» дигән китабы язучыбызны чит телдә бер кат тәкъдим иткән булса, инде аның хикәяләрен 3 китап рәвешендә төрек теленә тәрҗемәдә әзерләп чыгаруы – бу юлдагы яңа бер адымы, мактауга һәм хуплауга лаек эш буларак бәяләнә ала. Яңа ачышлар, яңа табышлар насыйп булсын үзенә.