Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кол (хикәя)

Хуш ис бөркеп торган зур казанның ике «колагы»ннан Кәрим белән әнисе икесе тотып чыкты. Табынны йөзем бакчасындагы иркен сәкегә әзерләгәннәр иде, пылауны уртадагы табакка аудардылар. Кызган суган, сарымсак, пешкән ит исе борыннарны кытыклады. Кайсы чүгәләгән, кайсы кырын яткан бала-чага, бер-берсен эткәли-төрткәли, табакка ябырылды. Габбаска тәлинкә бирделәр, ул үз өлешен шунда алып салды да, ашый башлаганчы, сәке тирәсендәгеләргә көлемсерәп карап торды.

– Әй, сеңел... Кем уйлаган сине бер көтү бала анасы булырсың дип...

Бәнат авыр сулап куйды.

– Әйтмә дә инде... Аталары барында ярый иде әле. Суга төшкәндәй юк булды бит... Исән булса, кайткан булыр иде, дим, айдан артыкка китте хәзер. Милициядә Сәмәркандның гына түгел, бөтен Үзбәкстанның астын-өскә китереп эзләдек, дигән булалар, дөрестерме. Белмим, тәмам башым чуалды. Ничек үстереп бетермәк кирәк боларны! Эшкә яраклысы икәү генә, калган дүртесе сорап утыручылар...

Кәримгә унике тулып китте – әнисе аны «эшкә яраклы»га кертми әле. Чөнки акча китерә торган хезмәттә түгел, өйдәгене генә карый. Бакчаны тәртиптә тоту, мал-туар тәрбияләү – нигездә, аның эше. Кичә менә Габбас абыйлары кайткан хөрмәткә соңгы сарыкларын суйдылар. Кәримгә эш җиңеләйде. Тик менә алга таба ничек булыр?

– Киттең дә баттың, сеңел. Үзебездә дә тормыш начар түгел инде югыйсә...

– Бәхтияр сорарга кайткач, бер дә алай димәдең. Җыйнаулашып үгетләдегез... Әй, ярар, вакыты шундый булгандыр инде.

Габбас – әниләренең бертуган абыйсы, әтиләренең югалу хәбәрен ишетеп, ерак Татарстаннан хәл белә килгән. Килеп ни кылды инде ул – тегендә барып, монда килеп, эзләнеп йөргән булды. Нәтиҗәсез, билгеле.
– Мин нишли алам... Бераз акча калдыра алам инде, шул. Аннары ни... Бер уй килде әле башыма. Алып китим Кәримне үзем белән. Сиңа бер тамак ким булыр. Кәримнең эче «жу» итеп китте. Үзе ялт итеп, әнисенә күтәрелеп карады. Аның дәшми утыруын күреп, тынгысызлана ук башлады. Әйтәм аны, абзасы кич буе малайдан күзен алмады. Бәнатка: «Маладис, яшенә күрә түгел, таза беләкле булып үсеп килә бу улың», – дип мактап та куйды әле.

– Бездә тормыш яхшы. Йорт-җиребез иркен. Бер генә кыз булды бит безнең. Монда тыгылышып ятканчы, дим... Тамагы тук, өсте бөтен булыр.

Ул хәзер моны Кәримнең үзенә карап сөйли иде. Малайның куркуы бугазына килде, йөрәген шом басты. Табынны җыеп алгач, әнисенең үзен генә туры китереп, әйтә куйды:

– Китмим мин...

Бәнат тагын дәшмәде, хәтта аңа күтәрелеп тә карамады. Икенче көнне иртән күп сөйләшми генә улын юлга җыендыра башлады.

– Озакка түгел бит. Өс-башыңны юнәтерсең. Бераз тормыш күрерсең. Чит кешемени – үзеңнең абзаң белән китәсең... Әле чакырып торганда...

Кәрим елады да елады. Аңа карап, энеләре дә шыңшыды.

Әнисе вокзалга төшмәскә булды, ишек төбеннән генә озатты. Кәрим капкага җиткәнче, аңа каерылып-каерылып карап барды, кире чакырып алыр дип өметләнде. Ул өмет вагонга кереп урнашкач та бетеп җитмәгән иде әле, поезд «пуф-пуф» итеп кузгалып киткәч сүнде. Кәрим дә елавыннан туктады, эчен тоташ кату алды. Ничә тәүлек баруларын да санамады, өске сәкегә менеп, сузылып ятты. Уйлады да уйлады. Уйларының кайсы очына барып чыкса да, әнисен аңлый да, аклый да алмады...

* * *

«Йорт-җиребез иркен», – дигән иде абзасы. Булыр, бар! Аларның Сәмәркандтагы йортларының чиреге дә юк бу. Кәримнең аптырап карап торуын сизде Габбас, моны үзенчә аңлатырга тотынды:

– Соң, сез ничә җан асрыйсыз ул хуҗалыгыгызда! Ә без өч кенә бөртек. Синең белән дүрт була. Әнә берүзеңә бер бүлмә. Рәхәтен күр.

Ул «рәхәт»не беренче көннән үк күрә башлады Кәрим. Җиңгәсе ярый, ашатты да, эчертте дә, артык җылылык күрсәтмәсә дә, дорфа да кыланмады. Ә менә аларның Кәрим яшендәге кызлары Камилә малайның тормышын чын җәһәннәмгә әйләндерде. Чекерәеп торган кап-кара күзле, кылыч борынлы бу кызны Кәрим шунда ук каргага охшатты – очып килгән шикелле була да аны йә чеметеп, йә йодрыгы белән төртеп, йә булмаса тибеп китә. Кәрим нишләсен – үзе кунак исәбендә, үзе малай кеше, кызлар белән сугышырга өйрәнмәгән! Бик озак йокыга китә алмый ятты Кәрим. «И әни, нишләп болай эшләдең соң син, ә? Кайсы җирем ярамады, ничә балаң арасыннан ник мине генә чыгарып җибәрдең? Сез кайда да, мин кайда хәзер?» Уйлап кына калмады Кәрим, җанына чыдаша алмыйча, бу сүзләрне кычкырып ук әйтте. Аның күкрәк турысы кызыша, башы шаулый иде. Соңыннан үзе «ишетмәделәр микән» дип куркып та ятты. Иртән уянгач, урыныннан да кузгаласы килмәгән иде – абзасы кереп дәште: 

– Бездә алай төшкә кадәр аунап яту юк, – диде.

Өстәл артында Камилә карганыкыдай күзләрен уйнаклатып, яңа маҗаралар уйлап утырды булса кирәк. Тик планы тормышка ашмый калды – Кәримне Габбас абзасы ишегалдына ук алып чыгып китте. Анысына куанып та куйды малай.

 – Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзеңә, – диде абзасы. – Пристрой салырга әзерләндем. Мин сиңа бүген нигез чокыры казырга өйрәтәм. Һи, эшне өйрәтәсе бармыни Кәримгә! Ел әйләнәсе бакчадан керми бит ул, казый да, ташый да, күмә дә...

* * *

Башта янкорма булды. Икенче елны искесен сүтеп, яңа мунча салдылар. Аннары – яңа веранда... Өй бүрәнәсен такта белән тышлау... Тәрәзәләрне алыштыру... Ел артыннан ел узды, Кәрим гел туган ягын сагынып яшәде. Бервакыт абзасына кайтып килү теләген әйткән иде, тегесе кырт кисте:

– Кем көтә ди анда сине? Сагынсалар, үзләре килеп чыгарлар иде әле. Ничә хат яздың, җавап бирделәрме соң? Ярар, аларны да гаепләп булмый, әниеңнең үзенеке үзенә җиткән, – диде. Ничек инде – үзенеке? Кәрим аныкы түгелмени? Озакка китмисең дигән иде бит, нишләп бер дә килеп чыгарга уйламый икән соң ул? Ике дә уйламас иде Кәрим, чыгып качар иде моннан, табар иде әле кайту юлын. Акча бирәм дип торучы юк. Узган ел, әнә, паспорт алып кайтты, куанычыннан башы күккә тигән иде. «Йә югалтырсың» дип, аны да абзасы каядыр алып тыкты.

Камилә дә үсте, әзрәк басынкыланды. Тозсыз шуклыклары онытыла төште. Шулай да күзләрендә Кәримгә булган нәфрәт уты шул килеш калды. Җае килгән саен кулы белән булмаса, теле белән зәһәрен чәчеп алырга онытмады.

Кәрим мәктәпне бетергән елны Габбас аңа өзеп әйтте:

– Киләсе елга сине барыбер армиягә алачаклар. Уку дип тә, эшкә керәм дип тә азапланасы юк, – диде.

Үзенең планнары зурдан булып чыкты.

– Яңа йорт салырга җыенам. Иркенрәкне. Бусын сиңа яздырабыз. Армиядән соң син инде үз көнеңне үзең күрә башларсың, шәт. Кайтып төшүеңә әзер урын булыр, – диде.

Кәрим сөенеченнән югалып китте. Дөрес әйтә микән? Габбас абыйсы, үрелеп, аның җилкәсеннән шапылдатып кагып алды.

– Соң, үз балабыз күк бит инде син, шулай тиеш... Бүген менә ике «КамАЗ» кирпеч китерәчәкләр. Аллага тапшырып, тотынырга исәп.

Эшләгәнгә эш язган, диләр, монда яши башлаганнан бирле бер генә көн ял иткәне булды микән Кәримнең? Шул дәрестә утырып кайту вакытларын исәпләмәсәң... Шуңа беләк мускуллары уйнаклап тора да аның. Үткән-сүткәнннәр сокланып карап китә. Бер көнне күршеләре кергән иде:

– Тәки кеше ясап бетердең син бу малайдан, – дип, авыз ерды. Бер карасаң, рәхмәт әйтерлек инде үзе Габбас абыйсына. Шуның белән таш эшенә дә, агач эшенә дә өйрәнде Кәрим. Үзенә үзе йорт салып та керә алыр иде ул хәзер. Тик болай хәлдән тайганчы эшләмәс иде, билгеле. Җайлап кына, тәмләп кенә маташыр иде...

Элегрәк Габбас абыйсын җиңгәсе бераз тарткалый:

– Буе булса да, тәне сыек бит әле аның. Тәмам эштән чыгып керә малай, – дип жәлләгән сыман итә иде. Хәзер анысы да дәшми.

– Көзгә стеналарын өеп бетерергә кирәк, – дип сөйләнә абзасы. Ике катлы зур йорт буласы икән. Өченчесе – мансард, дүртенчесе (дөресрәге, беренчесе) – гараж өчен подвал...

Иртән әтәч кычкыра башлауга тотыналар, кичке караңгыда гына кереп авалар. Мәктәпкә йөргәндә, ичмасам, шунда ял итеп кайта иде. Ник кирәк абзасына шулкадәр зур йорт? Кәримнең һич башына сыймый. Бу турыда әйткәч, Габбас шаркылдап көлде:

– И-и энекәш, яши белеп яшәп калырга кирәк! – диде. – Кулыңда мал булганда, аны әрәм итеп яткырып булмый бит инде!

Мал дигәннән... Үзе дә, хатыны да хөкүмәт эшендә түгел, каян киләдер аларга шулкадәр байлык? Монысына да Кәримнең башы җитми.

– Аннары, зур дип... Зур булмый әле ул. Камиләне кияүгә бирсәк, ерак җибәрмәбез дип уйлыйм. Бер генә кыз бит ул безгә. Яшәрбез шулай өй тутырып. «Кызыгызны өйләндерергә җыенасыз, алайса», дип әйтмәкче иде Кәрим, телен тешләп өлгерде.

Соңгы вакытта әче итеп әйтәсе килгән чаклары еш була аның, түзә, дәшми. «Иске йорт» мәсьәләсен харап итеп куярмын дип курка. Язын абзасы икенче төрле сөйләнә башлады.

– Армиядән калдырабыз әле сине быел. Лаеш шулпасы эчәргә өлгерерсең. Танышлар бар, үзем җайлармын дип торам. Йортны өлгертеп бетерергә кирәк. Күпме сузарга була...

Моны ишеткәч, Кәримнең күңеле сүрелеп китте. Бу каторга хезмәтеннән армиягә китеп кенә котылырмын инде, дип уйлап йөри иде. Алай дисәң, шул бер өмет яшәтә аны – кайтып керереңә әзер урын булыр, диде бит абзасы.

Бер көнне Габбас кирәк-ярак юнәтергә дип чыгып китте, Кәрим үзе генә селкенә калды. Ул арада Камилә кайтып керде, машинасын койма кырыена дуылдатып китереп туктатты да шуннан гына Кәримгә дәште:

– Әй, холоп, ач капканы!

Кәрим тураеп басты, аңа акаеп карады:

– Кабатла әле тагын!

– Ач дим, нәрсә терәлеп каттың?!

Кәрим зур-зур атлап, аның каршысына таба китте:

– Туктыйсыңмы, юкмы этләшүеңнән? Юкса!..

– Юкса, нишләтәсең? Тотып тукмыйсыңмы?

Кәримнең аны машинасыннан сөйрәп чыгарып, чынлап та тукмап ташлау теләге туды.

– Соң, тавык мие эчкән нәрсә, әз генә башың булса, аңлар идең! Сиңа дип тырышабыз бит атаң белән!

– Ә ник тырышасың? Самолюбиең юк чөнки. Ат шикелле көне-төне җигәләр үзеңне. Бушка эшләгәч, холоп буласың инде.

– Бушка... Ә бу йорт кемгә була? Миңа түгел, диген! Ышанмасаң, әнә, атаңнан сора!
Камилә ямьсез итеп ыржаеп көлде:

– И мескен! Бу кадәр дә ахмак булырсың икән! Ничә ел яшәп, әтинең кемлеген аңламадыңмыни әле?! Армиягә китүеңне генә көтә бит, аннары бу йортка аягыңны да бастырачак түгел ул синең. Паспортыңны ачып караганың бармы соң хет бер тапкыр? Пропискаң кайда? Җир белән күк арасында эленеп торасың бит, имгәк!

Кәрим сулыш алудан да туктады бугай. Бакча ягына үтеп, кирпеч өеме өстенә килеп утырды. Алай түгелдер бит инде? Бу җилкуар теленә ни килсә, шуны лыкылдый бит ул...

Чиләк тотып, кыяр-помидор җыярга бакчага җиңгәсе чыгып килә иде. Кәрим аның каршысына кузгалды.

– Җиңги, ни... Һаман сорыйм дип йөрим... Бусын өлгерткәч, теге йортыгызны нишләтергә уйлыйсыз соң?

– Соң, гел бергә бит сез, әйтмәдемени әле? – диде җиңгәсе, эшен бүлми генә.

– Кешесен тапты инде, сата. Әйбәт бәягә тапты, шуңа тизрәк монысын төзеп бетерергә ашыга.

Җиңгәсе өйгә кереп китте, Кәрим шул килеп баскан урынында катып калды. Уйлары белән әле тегендә, әле монда кереп чыкты, аларны бергә туплый алмый интекте. Менә, ниһаять, кузгалды, авыр-авыр атлап, болдырга таба юнәлде. Бүлмәсенә кереп, эш киемнәрен юньлерәгенә алыштырды. Аш бүлмәсенә үтте, җиңгәсенә сөзәргә килгән үгез шикелле карады:

– Паспортым кайда?! Бирмәсәң... – дип, биш бармагын тырпайтып аның өстенә килә башлады. Җиңгәсенең аның мондый кыяфәтен гомерендә беренче күрүе иде, коты очты. Кычкырырга тавышы чыкмады, чигенә-чигенә генә, зал ягына үтеп, язу өстәленең тартмасын ачты. Кабалана-кабалана Кәримнең паспортын эзләп тапты да аңа таба томырды. Моның белән генә бетмәде, Кәрим тагын бармакларын тырпайтты:

– Акча!

Җиңгәсен монысына да үгетләп торасы булмады. Кәрим аның кулындагы меңлекләрне йолкып кына алды да, эре-эре атлап, ишеккә юнәлде. Үзен читтән карап торса, танымас иде. Җиңгәсе аннан котылып, телефонга ташланганчы, автобус тукталышына килеп баскан иде инде Кәрим. Габбас кайтып кергәнче аннан җилләр исте...

* * *

– Карета подана, батыр егет! Кәрим янына, чыелдап, өлгергән чия төсендәге өр-яңа «Матиз» килеп туктады. Руль артында утырган чибәр кыз, тәрәзәсен шудырып төшерде дә, мут күзләрен уйнаткалады:

– Бүген кая алып барырга сине?

Каян килеп чыкты соң бу әрсез кызый? Әллә каравыллап йөри инде, көн дә шулай – егетнең ишектән чыгуы була, машинасы белән каршысына килә дә баса.

– Кая булсын, шунда инде... Төзелешкә...

– Ә син анда кем булып эшлисең?

– Кемгә охшаган соң? Һәрхәлдә, начальник түгел.

– Теләсәң, берәр начальник итә алам мин сине. Минем абый шушы төзелеш идарәсенең башлыгы. Минем бер ым кагуым җитә. 
– Кирәкми, какма...

Бу кызны Кәрим кайсы ягы беләндер Камиләгә охшата. Ул да шулай «әйттем – бетте» кебегрәк сөйләшә иде. Артык кыю кызларны өнәми егет, андыйлар янында үзен капкынга эләккән бүре кебек хис итә. Монысының «начальник итә алам» дигәненә бигрәк тә ачуы килде. Кызлар кулына калган ди ул, бар!

– Ярый, ярый, алай кара коелырлык сүз әйтмәдем бит! Күңелемә ошадың, просто танышасым килгән иде...

Кәрим дә йомшарды, күзенең чите белән генә кызга карап алды. Сөйкемле генә ул үзе...

– Кәрим мин... Төзелеш институтында укыйм, буш вакытларымда шушы эштә селкенәм. Ә син?

– Ә мин Культура институтын бетереп киләм. Исемем Гөлназ.  Бу юлы ул аңа үз итеп, елмаеп карады. Чынлыкта нинди икән соң ул?

– Елмаю килешә сиңа, Гөлназ! Гел шундый бул, яме, командовать итә торган кызларны яратмыйбыз без! Армиядәге командирлар да җелеккә үтте.

Гөлназ аңа сокланып карады.

– Армиядә дә булдыңмыни? Шулайдыр дигән идем аны!

...Теге чыгып китүеннән туры хәрби комиссариатка барып керде Кәрим. Әүвәл башына килгән беренче уе туган ягына чыгып таю иде. Учындагы акчаны санап карагач, ул фикереннән кире кайтты. Ярты юлда тик каңгырап йөрерсең аннары... Ә армиядән барыбер котылып кала алмас, вакытында барып кайтуың хәерле, аннан күз күрер, дип уйлады. Хезмәт срогы ахырына якынлашканда, иптәшләре документларын төрле институтларга җибәрә башлады. Кәримнең дә башына уй керде – ник аңа да бәхетен сынап карамаска? Соңыннан үзе дә моңа сөенеп бетә алмады – солдатлар аерым исәптә тора, аларны укырга конкурссыз алалар икән. Бу юлы бәхет дигән нәрсә аңа ишелеп төште – институтның тулай торагыннан урын да бирделәр, пропискага да керттеләр. Тик стипендия акчасына гына ат чаклы гәүдәсен туендырып яшәп булмый иде – эзләнә торгач, төзелеш идарәсендә эш тә табылды. Еллар буе бер генә нәрсә күңелен кырып тора егетнең: туган ягыннан тәмам аерылып бетте инде ул, абый-энеләре төшләренә дә керми башлады хәзер. Үзләре ничек яши, аның хакында ни уйлыйлар икән? Эзләтсәләр дә, Габбас абзасы аның кайдалыгын әйтә алмас иде. Үзенең дә сәләмәләрен җилфердәтеп кайтып керәсе килми – бераз тернәкләним, мая туплыйм, дип өметләнә. Әнисенә булган үпкәсе дә еллар белән бергә эремәде, киресенчә, күңел җәрәхәте тирәнәйгәннән-тирәнәя генә бара...

– Әй, кая киттең? – Гөлназ, бер кулын рульдән ычкындырып, терсәге белән Кәримгә төртеп алды. – Төш бирегә! Килеп җиттек.

Кәрим тураеп утырды. Гөлназ аны киеренке уйларының кыл уртасында бүлдерде.

– Рәхмәт, кызый. – Егет җиңел генә җиргә төшеп басты.

– Рәхмәт кенәмени? Кайчан чәйгә дәшәрсең икән соң син мине? Кәрим аның чынлап әйтәме, әллә шаярта гынамы икәнен аңламады.

– Берәр вакыт җай чыгар әле, яме.

– Белмим, белмим, чыгар микән... Әллә инде үземә дәшәргәме? Карышмассың түлке! – Гөлназ кояш кебек яктырып елмаеп, газга басты.


* * *

...Кәрим телефон чырылдаган тавышка уянып китте. Тиз генә исенә килә алмый торды – кичә караңгылык иңгәч кенә кайтып керде, көнозынга сузылган кирпеч эше хәйран арыткан иде. Трубканы алып та өлгермәде, хатынының ачы тавышы колагын ярып керде:

– Ал-ло! Артыңа кояш төшкәнче йоклап ятмасаң!..

Кәрим аны дәшми генә тыңлады – шулай җайлырак. Берәр сүз кыстырсаң, Гөлназ тагын да ныграк ярсып китә, бер сулыштан әллә ниләр әйтеп бетерә. Теле ничек өлгерәдер? Сөйләшерлек сүзе дә булмый үзенең, диңгез артыннан торып, «Тегене эшләдеңме?», «Моны алып кайттыңмы?» ише гел кирәкмәгән күрсәтмәләрен биреп тик ята, туймый да!

Хатыны кычкырды-кычкырды да аның җавап бирүен көтеп тормады, тынды. Кәрим күңелсез генә уйланып алды. Нәрсә инде бу, йә? Башта әнисе кушканча эшләде – күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп барды. Аннары аның белән Габбас абзасы идарә итте. Армиядән кайткач, тагын ул дигәнчә барып чыкмады... Яраттымы соң ул Гөлназны? Матур күзләренә алдандымы? Сөйләшүе баллы-шикәрле иде шул, андыйны күргәне бар идемени Кәримнең?! Тик башта гына шулай булды. Тикмәгә генә культура институтында укымаган икән Гөлназ – акыллы, тыйнак кыз булып шундый да оста уйнады, Кәрим аның ятьмәсенә ничек килеп эләккәнен дә сизми калды. Аннары... бөтен тормышы Гөлназ «язган сценарий» буенча дәвам итте. Ул әйтсә, утырды, ул кушса, басты – аның командалык итү сәләте барлыгын алдан ук чамалаган иде югыйсә! Өйләнешү белән фатирлы да, эшле дә булды – бөтенесен хатыны хәл итте. Хәзер менә шуны иренең исенә төшерми калган көне бар микән? Кәрим гел бәргәләнде, үзен җебегәнлектә гаепләде. «Мин» дип кычкырып әйтә дә алмагач... Шул «мин»леген раслар өчен тотынды инде ул шәһәр читендә йорт торгызырга. Хатыны бу хакта белми дә... Ул барыбер артист була алмады – укып бетергәч, Илназ абыйсы аны туристлык агентлыгына эшкә урнаштырды. Эшкә дип... нинди эштер инде ул. Гөлназ хәзер күп гомерен чит илдә уздыра. Берсеннән кайтып, чемоданын бушатырга өлгерәме-юкмы, икенчесенә әзерләнә башлый. Кайчакларда Кәрим үзен бәйдәге эт итеп тоя. Эткә дә бит хет таш белән ор, хет таяк болгап үртә – берни дә эшли алмый; барып ябышыр иде, чылбыры җибәрми, ырылдап тик тора, бичара. Хәер, Кәрим хәтта «ырылдый» да алмый... Гөлназның үзенең йортта аркылыны буйга да алып салганы юк, ә үзе иреннән гел гаеп эзләп, бәйләнеп яшәүдән тәм таба. Кәрим түзә – ул шулай яратылгандыр инде. Алай да бервакыт, чыдар әмәле калмагач, көрәктәй кулын баш очында уйнатып алган иде, Гөлназ шундук абыйсы янына чыгып чапты. Илназ аның катына килеп вакланып йөрмәде, телефоннан гына дәште: «Матри!..»

Бер мәлне Кәрим «бала» дип тә сөйләнеп алды, тик соңыннан авызын ник ачканына үкенеп туймады.

– Яшәп каласым килә әле минем! – дип дулады Гөлназ. – Бала таптырып, дүрт стена эченә бикләп куярга уйлыйсың мәллә?! Сиңа әйтүе ансат ул, мин сине җырлап кына бара торган эшкә урнаштырдым, кайтуыңа җылы өең көтеп тора. Ә мин?! Һе, рәхәткә чыдый алмыйсың, мәшәкатьсез яшәргә өйрәнгәнмени син!
Рәхәткә чыдый алмыйсың... Үткәннәренә борылып карый да Кәрим, шакката. Нинди рәхәт күрде инде ул, йә? Ә шулай да элек аны ниндидер өмет яшәтә иде. Ә хәзер... Бар да бар. Шул ук вакытта берни юк та. Бушлык. Иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай булачак...

– Чыр-р-р!

Абау! Бу ишек кыңгыравының тавышы бигрәк яман, күптән алыштырырга кирәк иде инде, гел кулы җитми. Кәрим сискәнеп торып басты, ишек келәсен дә каушый-каушый ычкындырды. Кем булыр бу? Алдан шалтыратмый йөрми торганнар иде... Чакырылмаган кунакларны кем дип тә уйларга белмәде Кәрим. Карап торышка алтмыштан узып баручы ир белән хатын. Өс-башлары – авылча, икесенең дә кулларында төенчек-биштәрләр. Куркынган күзләрен төбәп, аңа тик сынап карап торалар.

– Кәрим?..

Кәрим шундук айныды. Тураеп басты. Гәүдәсе оеды, башы шаулый башлады. Нәрсә инде бу? Ничә еллардан соң бит! Алданрак ярамадымы? Уйлары да, сүзләре дә бәйләнешсез иде. – Сез... кайда идегез? Каян килеп чыктыгыз?

Тегеләр, киресенчә, җанланып киткәндәй булды. Хатын төенчекләрен ташлады, кулларын югары күтәреп, авыз эченнән нидер пышылдады, аннары Кәрим белән әллә күрешмәкче, әллә кочакламакчы булып, аңа таба хәрәкәт ясады. Кәрим чак кына читкә тайпылды, эчкә узарга кушып, ым какты. Аларны зал ягына алып кереп утырткач, «чәй куям» дип, кухняга чыгып китте. Керде дә, стенага сөялде, тик гәүдәсен тотып тора алмады, шуып төшеп, идәнгә чүгәләде. Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә... Алай дисәң, үзе нишләп карады соң ул? Габбас абзыйларында торганда баштарак хат арты хат язды, тик берсенә дә җавап алмады. Соңрак, балалыктан чыккач, уйларга бирелеп утырганда, күңелендә шик туды: хатларны почта әрҗәсенә үзе илтеп салмады бит ул, өйдәгеләрнең кайсы туры килә, шуңа бирде. Әллә бөтенләй җибәрмәделәр микән? Ә ник әниләре үзләре язмады? Хәер, аларныкын да Кәримнән яшергән булулары бар, белмәссең... Армиядән кайткач, башта Сәмәркандка юл тотарга иде, институт белән дә ашыга төште бугай... Аннары Гөлназ белән башы бәйләнде, ул инде аңа бу хакта авыз да ачтырмады...

– Чылты-ыр!!!

Тагын... Нинди көн булды соң бу? Кәрим ишеккә кадәр барып җитә алмады, кыңгырау чылтыравы артыннан ук ачкыч борган тавыш ишетелде. Бусагада гомердә булмаганча авызын колагына кадәр ерып, Гөлназ басып тора иде:

– Сюр-при-и-из!

Кәримнең күзләре маңгаена менде. Ничек? Иртән генә сөйләштеләр бит, тагын бер атна вакытым бар дигән иде...

– Ник шаккаттың? Көтмәгән идеңмени? Ә мин сагынып кайткан булам тагын! Бая вокзалдан сөйләштем бит мин синең белән! Юри, реакцияңне белер өчен!
Гөлназның тавышы, чыннан да, иркә-назлы ишетелде. Андый чагын оныта да төшкән инде Кәрим. Ниндидер мәкере булмагае... – Көттем, ник көтмәскә. – Аннары зал ишеген ябып куеп, хатынының колагына пышылдады.

– Уйламаганда, әти белән әни килеп керде әле. Менә, син кайтыр алдыннан гына. Аптырап калуым шуңа...

Гөлназның әле генә елмаеп торган матур йөзен кара болыт каплап алгандай булды.

– Һе! Синең шул булыр инде... Минем чыгып китүемне генә көтеп торасың, җыен әтрәк-әләмне өйгә ташый башлыйсың! Кәрим куллары белән дә, күзләре белән дә ымлап, хатынын тынычландырмакчы булды. Юкка, билгеле, Гөлназны барыбер тыеп торып булмый инде аны.

– Ник туктатасың мине? Дөрес әйтмиммени? Сине эт шикелле ташлап калдырган кешеләр бит алар! Эт шикелле... Тагын шул эт...

Табын артында болай да юньләп ялганып китә алмаган сөйләшү, Гөлназ җилфердәп килеп утыргач, бөтенләй өзелде.

– Кунакларга дигән сыең шушы гынамыни? Кая, алып кил әле мин Испаниядән алып кайткан теге шәрабны. Кәрим коелып төште. Әти-әнисенең йортына да кергән нәрсә түгел бит ул хәмер дигәннәре! Тегеләй-болай итеп, сүзне читкә алып китәргә азапланды. Гөлназ көлде.

– Ярар, интекмә! Шулай, хөрмәтле әти-әни! Малаегызны яшәргә мин өйрәттем. Шампан да кабып караганы булмаган, Маугли кебек, урманда яшәгән диярсең!

Әти-әни бөтенләй телсез калды бугай, бер-берсенә карашып тик утыралар. Гөлназ исә туктарга уйламады да.

– Үзем тәкъдим итмәсәм, буйдак булып картаясы иде әле. Бигрәк мокыт малай үстергәнсез! Хәер, үстергәнсез дип... Ник ташладыгыз соң сез аны? Хәерче вакытында кирәге булмаган иде, баегач, эзләп таптыгызмы?

Тегеләр түзмәде, урындыкларын дөбердәтеп, торып бастылар. Берберсен әйдәкли-әйдәкли, ашыга төшеп, ишеккә таба юнәлделәр. Кәрим ике арада торып калган иде – көчле беләкләре белән аларны кочаклап алды.

– Юк!

Гөлназның күзләре орбиталарыннан чыгардай булып киерелде:

– Нәрсә-ә-ә? Кем фатирында яшәгәнеңне беләсеңме син?!

Ни гаҗәп, бу юлы Кәримнең йөзендә бер генә мускулы да селкенмәде. Рәхмәт, хатынкаем, тагын бер мәртәбә искә төшергәнең өчен!

Ул элгечтән әтисе белән әнисенең курткаларын үрелеп алды. Шүрлектән үзенең юл сумкасын өстерәп төшерде. Тегеләр кабалана-кабалана киенгән арада, эчке бүлмәгә үтеп, тиз-тиз генә үзенең күлмәк-ыштаннарын җыйнаштырды. Картлар каушауларыннан ни булганын аңлап өлгермәделәр. Төенчекләре зал ягында ук утырып калган иде – аларын типкәли-типкәли Гөлназ чыгарып бирде.

– Кая китмәкче буласың, адәм имгәге! Кире кайтып керәсеңне уйла иң әүвәл! Кәрим, гадәтенчә, дәшмәде... 

* * *

– Проектын да үзем эшләдем дисеңме? Ничек? Ә монысын каян юнәттең? Ничек инде – үзең?! – Әтисе сорау арты сорау яудыра, йорт стеналарына, тәрәзә-ишек яңакларына шапылдатып сугып-сугып карый. Кәрим аңа читтән генә елмаеп карап, саран гына җавап кайтарып тора. Әнисе аларга катнашмый, ул инде килеп керешкә үк аш бүлмәсен үз итте. Алып килгән күчтәнәчләреннән табын әзерләп сыйлады, ирләр гәпләшкәндә дә, алар янына чыкмый, һаман шунда кайнашты.

– Болдырны гына эшләп бетерәсе калган иде... – Кәрим төртелеп калды. Кайсын әйтергә икән – Гөлназ фатирыннан чыгып китәргә җыенганынмы? Сәмәркандка шуннан соң кузгалырмын дип уйлаганынмы? Алай дисәң... Ник акланып торырга тиеш әле ул әти-әнисе алдында? Алар аны ятимлектә яшәтте, авыр тормышка дучар итте. Хәзер менә берни булмагандай килеп керүләрен күр... Әти кеше улының кисәктән үзгәреп китүен сизде бугай, бераз урынында таптанып торды да, ава-түнә ишегалдына чыгып китте. Әнисенең аш бүлмәсеннән чыгып килеше иде, бусага янында тукталып калды.

– Улым...

Кәрим аңа да усал караш ташлады. Хәзер «улым»мыни?! Нигә шул комсыз энекәшеңә ияртеп җибәрдең соң син мине? Хет бер тапкыр булса да хәлемне белә килмәдең? Әни кеше шундый буламы? Ул боларны кычкырып әйтмәде. Хәер, әнисе болай да бөтенесен аңлап тора, ничек сүз башларга гына белми иде. Баскан җиреннән генә бусагага шуып төште.

– Әтиең бик озак хастаханәдә ятты... Чыкты да керде, чыкты да керде... Аякка басуына ике-өч ай гына. Үзе алдында сөйләп булмый, өянәге кузгала. Бөтенләй нервылары беткән...

Кәрим сагайды, тын гына килеп, әнисе янына чүгәләде.

– Теге югалуыннан алты ел үткәч кенә кайтып керде бит ул. Кайтты дип... Күтәреп алып керделәр. Урлап киткән булганнар. Бер адәм имгәге кол иткән...

Кәримнең үтереп башы шаулый башлады. Ничек... кол иткән? Габбас абзасы кебекме? Әтисе дә заманында таза гәүдәле, көчле беләкле иде... Дөрес, Кәримне урламадылар, ул үз аягы белән ияреп китте. Ияреп китте дә кол булды... Ул да шул алты елдан соң гына котылды...

– И-и-и, аның күргәннәре... Сөйләде дә елады, сөйләде дә елады... Тире белән сөяккә генә калган, бичара, кеше булырына өметем юк иде. Врачларга рәхмәт...

Ә минем күргәннәрем?.. Сөйләгәнемне тыңлаучы гына юк иде шул... Хәер, абзый мине ач итмәде, мәктәптә укуымны да тыймады. Эшкә дә  шунда өйрәндем...

– Йөзләп кеше идек, ди... Үлүчеләр дә күп булган. Хуҗаларын кулга алгач, суд өч ай барды. Мин йөрмәдем, атаңның хәле хәл иде. Дөрес булса, кайсын утыртканнар, кайсын атканнар, ди... Кәрим әнисенә сыеныбрак утырды. Башын аның иңбашына салды.

– Мин теге фатирга бүтән кайтмыйм, әни. Сез дә теләгән кадәр шушында яшәгез. Бөтенләйгә калсагыз да сүзем юк – миңа да күңеллерәк булыр.

Әнисенең күзләре тулы яшь иде, улының муеныннан кочып алды. – Мин сиңа күпме хат җибәрдем, берсенә дә үзеңнән җавап алмадым, улым... Гел Габбас язды, безнең якларны бик яратты, килеп, борчып йөри күрмә, күңелен алгысытма, дия иде. Хәер, чыгып йөрерлек хәлем бар идеме соң? Ул балаларны ничек ачтан үтерми саклап кала алдың, диген... Кәрим тураеп утырды.

– Алар... ничек?

– Һәммәсе дә урнашып бетте. Ходайга шөкер, инде менә синең исәнлегеңне дә белдек. Кәримнең башы шаулавы тынды, күңеле дә ачылып киткәндәй булды. Ник гомер буе үзе турында гына уйлап яшәде соң ул? Үзен жәлләде, туган йортларында яшәп калган туганнарыннан көнләште, әти-әнисен каһәрләде? Мускул көче нәрсә ул – ихтыяр көче булмагач? Хәер, Габбас коллыгыннан котыла алды бит – Илназныкыннан да, Гөлназныкыннан да котылыр, максатны куя белергә генә кирәк... Ул тагын әнисенең иңбашына авып төште:

– Мин сине шундый сагындым, әни...

* * *

Илназның телефоны Кәримне иртә таңнан тынгысызлый башлады. Башта игътибар итмәскә булган иде дә, әнисенең сагаюлы карашы трубканы алырга мәҗбүр итте.

– Иртәгә сезнең янга үзем керермен дип тора идем. Бүген ял көне бит...

– Эштә мин! Минем өчен «ял көне» юк! – Илназның тавышы ярсулы иде – хәзер өтерсез-нисез сүгенү сүзләрен тезеп китәчәк. Суйган да каплаган – нәкъ сеңлесе инде! Кәрим җавап бирмәде – телефонын сүндерми генә, өстәл өстенә атты. Тик сөйләп ятсын шунда! Ә аңа булганы җитте – икесенә берьюлы озак хезмәт итте, урыс әйтмешли, «пора и честь знать»!

Әнисенә киенә-киенә генә дәште:

– Мин озак тормам, барып киләсе җирем бар, яме!

Юлда ук Илназ янында үзен ничек тотачагы хакында бик әйбәтләп уйлап барды. Моңа кадәр дә «эштән китәм» дигән гариза күтәреп кергәләгәне бар инде аның. Илназ аларны ерткалап ата да каршысына утыртып, тирги башлый. Аннары хәлдән тайган кыяфәт белән әйтеп куя:

– Аптыраган... Нәрсә дип ябышып ятадыр инде ул сиңа. Яратам дигән була. Ә бит менә дигән егетләр йөри иде артыннан! Әле дә покой бирмиләр...

Андый чакта Кәрим төшенке генә көлемсери – яратуның шундый төре дә буладыр, күрәсең... Бу юлы сөйләшү башка төрле булачак. Шәһәрдә төзелеш идарәсе берәү генә түгел, кулы эш белгән кешегә бүтән җирдә дә урын табылмасмыни?!

Илназ кабинетына да элеккечә гаепле кыяфәт белән түгел, аякларын нык итеп басып керде. Гаризасын өстәлгә китереп салу белән:

– Үгетләмәгез дә, тиргәнмәгез дә, Илназ Рәшитович! Болай эшләү бөтенебезгә дә әйбәт булачак! – диде.

Илназның болай да сүрән йөзе тагын да каралып китте.

– Бөтенебезгә дә?! – Аның карашы мыскыллы иде. Һәрхәлдә, Кәримгә шулай тоелды.

– Туачак балаңа дамы?

Кәрим аңа күзләре белән үтәли тишеп чыккандай карады. Ни сөйли ул?! Чираттагы кыланмышларымы бу аларның? 

– Ник, сиңа әйтмәдемени? Сөенче алырга дип кайткан булган бит ул кичә! Характерыңны күрсәткәнче, башта тыңлап бетерергә кирәк иде!

Хатынының бөтен әйткәннәрен тыңлап бетерә барсаң... Менә бусын ишетмәде шул. Тукта, башта хаклыгына ышанырга кирәк әле...

...Гөлназ баласын бик авыр күтәрде. Гел көйсезләнде, «Ник болай эшләргә кирәк булды соң миңа?» – дип тиргәнде. «Срогын саташтырмаган булсам, синең сүзгә генә карап тормаган булыр идем әле», – дип сукранды. Иренең әйткән сүзен дә, пешергән ашын да килештермәде, гел кирегә сукалап, үзәгенә үтте. Тамактан калды, аңа ярыйм дип йөреп, Кәрим үзе дә тәмам хәлдән тайды. Баланың дөньяга аваз салуын көне-сәгате белән түземсезләнеп көтте – аннары бар да җайланыр дип өметләнде. Гөлназ нәкъ үзе шикелле зәп-зәңгәр күзле бик матур кыз бала тапты. Аны алып кайткан көн һәр икесе өчен дә бәйрәм булды. Кәрим хатынының төртмәле сүзләренә күптән күнеккән иде инде – бүген аларны шаярту итеп кенә кабул итте. Пешерде, юды, җыештырды; Гөлназ гел шулай елмаеп торсын да, сабый тавышы өйләрен гел җанландырып торсын – алар өчен гомер буе бөтенесен дә эшләячәк ул!

Ләйсирәгә бер яшь тулганда, хатын үз асылына кайтты.

– Эт шикелле күпме өй саклап ятарга була! – Ул бу сөйләшүгә ярты ел хәзерләнгән, ахрысы, тавышы шактый килешле һәм катгый яңгырады. – Эшкә чыгарга булдым мин!

Кәрим югалып китте. Ничек? Нәрсәне дөрес эшләмәде соң ул? Бар да әйбәт кебек иде бит!

– Эшсез өйдә ятарга өйрәнмәгән мин! Болай да дөньядан артта калып беттем инде. Белештем, үз урының – буш, теләсәң, иртәгә үк чыга аласың, диделәр.

– Ничек... үз урының? Туймадыңмы юл йөрүләрдән? Яшь баласы булган хатынга утырып эшли торган урын да табарлар иде әле.

– Табарлар иде анысы – андые минем үземне канәгатьләндерми! Әй-й, сиңамы соң аны аңларга...

– Мин аңлармын, менә Ләйсирәгә ничек аңлатырга? Нишләр соң ул синнән башка?

– Миннән башка дип... Бала сиңа кирәк булды, син уйла. Теләсәң, няня ялла, теләсәң, үзең декретный ал – хәзер шулай да эшлиләр ич. Но мин әйткән сүземнән кире кайтмыйм.

Шулай шул, барыбер үз дигәнен итәчәк Гөлназ – монысына иманы камил Кәримнең. Күнми кая барасың – аның өстеннән әләкләргә Илназга чыгып чаба алмый бит инде ул...

* * *

Кәримгә бала караучы эзләп азапланырга туры килмәде – бу яңалыкны ишетүгә, әнисе белән әтисе күтәренеп, Сәмәркандтан кабат Кәримнең Казан читендәге йортына кайтып төштеләр.

– Шәһәр кызуында ятканчы, Ләйсирәгә дә саф һава булыр, монда китер, – диделәр. – Кыз бала үстереп караган юк иде, шөкер, Ходай монысын да насыйп итте, – дип сөенештеләр.

Бу хакта белгәч, Гөлназ:

– Җай чыкты боларга сиңа таба сырышырга, – дип, чираттагы зәһәрен чыгарып алса да, әллә ни сүз куертмады. Теләсә ни эшләсеннәр, аңа гына комачауламасыннар!

Беренче командировкасыннан кайтып төшкәндә, бала әнисен оныткан иде инде, ятсынды. Гөлназ аны кулына алмакчы булгач, үпкәләгән кыяфәт белән кычкырып елап җибәрде, этенә-төртенә әбисенә тартылды.

– Әй, мә сәнә! – диде Гөлназ, аны ачу белән Бәнатның кулына тоттырып. – Миннән башка барыбер ерак китә алмассың әле! Ерак китмәде, шушында, әбисе кулында үсте Ләйсирә. Теле дә «әти», «әби», «бабай» дип ачылды. Күпме тырышсалар да, Гөлназга «әни» дип әйттерә алмадылар. Капкада аны күрүгә:

– Апа килә, теге апа килә! – дип йөгереп кереп җитә иде.

...Бер кайтуында Гөлназның йөзенә ниндидер ят күләгә ятканын күрде Кәрим.

– Туйдым... Арыдым...

Ир үзен мәҗбүриләп кенә, аны иңнәреннән алгандай итте:

– Ник, күптән әйтәм бит инде мин сиңа, ул эшеңнән кит, дип? Мин эшләгән дә җитә, өйдә утырсаң да, сүзем юк. Ләйсирә белән якынаерсыз ичмасам. Дүртенче яше китте, юньләп күрешә дә алмыйсыз...

Гөлназ аның кулларын ачу белән иңнәреннән селтәп төшерде.

– Эштән түгел, синең салкынлыгыңнан туйдым мин! Күпме тырыштым, булмады. Китәм...

Кәрим аңа сәерсенеп карады:

– Кая китәсең?

– Дөресрәге, мин түгел, син китәсең. Фатир...

Анысын тыңлап бетермәде Кәрим – йөз тапкыр кабатланган сүз бит инде!

– Ярар, ярар! Ә менә Ләйсирә...

– Ярармыни? Бу сөйләшүне көтеп кенә йөргәнсең, ахры! Нормаль кеше хатыны өчен башын салырга да әзер! Син мине шулай ансат кына ятларга биреп җибәрәсеңме? Шулаймы? Ничек ярата алдым икән соң мин сине?! Ә Ләйсирә – минеке, бернинди закон да баланы анасыннан аера алмый!

– Үзеңнән башка берәүне дә ярата алганың юк синең, Гөлназ! Берәр нәрсә синеңчә булмаса, чыгырыңнан чыгасың, таптыйсың, сытасың. Яңа сайлаганың шуны беләме соң? Ярар, яратса, ул да түзәр. Ә баланы алдап булмый бит аны. Закон минем яклы дип, мәҗбүриләп алып кайтып утыртырсыңмы? Шуннан соңгысын күз алдына китерәсеңме соң?

Гөлназ аны берничә тапкыр бүлдерде, кычкырынды, кулындагы әйберләрен әле өстәлгә шапылдатып куйды, әле идәнгә бәреп төшерде.

– Кит... Кит... Күземә күренмә... Бусы, ниһаять, аның үзенең өстенлеген түгел, көчсезлеген тану иде.

...Кәримнең өстеннән тау төшкәндәй булды. Ничә тапкыр бу йорттан бөтенләйгә чыгып китәргә талпынса да, йә Гөлназны жәлләп, йә үзенең тәвәккәллеге җитми кала иде. Бусын хатыны үзе хәл иткән – монысы яхшы. Менә Ләйсирә... Аның өчен көрәшәселәр алда әле.  

 Бар да алда...