Логотип Казан Утлары
Пьеса

Хаталы хат (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

2

Шул ук күренеш. А л с у  чәй әзерли. И л ф а т  йокыдан тора.  Алсу коймак пешергән.

И л ф а т (шат тавыш белән). Мин торуга коймак пешергәннәр. Наилә өйдә түгелмени?

А л с у. Базарга китте.

И л ф а т (ачусыз гына). Тагын, акча туздырып, кирәкмәгән нәрсәләр төяп кайтыр инде.

А л с у. Үзенә акчаны кызганмый ул.

И л ф а т (кырысланып). Син дә телеңне тый. Алай дип мин әйтә алам, син алай димә.

А л с у. Ярар, ярар, бүтән әйтмәм. Әйдә, чәй әзер.

И л ф а т (кыланыбрак). Чәй эчкән бар ла ул... Кичә күбрәк җибәргәнмен. Ярый әле озак йокладым, йокы туйды. Шулай да, бераз «капмый» булмас.

А л с у. Сиңа эчәргә ярамый бит.

И л ф а т. Ярамый шул. Гомумән, бу дөньяда яшәү ярамый. (Бераз аракы эчә.)

А л с у. Кәефең яхшы чакта сорыйм әле... Яшь чакта Дамирә исемле сөйгән кызың булган. Кайда ул, кем ул?

И л ф а т (шаккатып). Ә син аның турында каян ишеттең?

А л с у (пауза алып). Хатыныңның ничектер бер әйткәне бар.

И л ф а т. «Хатының» димә инде, әни диген.

А л с у. Әни инде, әни, әни, әни.

И л ф а т (моңаеп). Их, Дамирә, Дамирә! Егерме дүрт ел күргән юк инде аны.

А л с у. Сагынасыңмы әллә?

И л ф а т. Сагынам. Аны яраткан кебек башка беркемне дә яратканым булмады.
А л с у. Хатлар язгансыңдыр...

И л ф а т. Соңгы очрашудан соң, биш ел узгач, язган идем. Җибәрмәдем мин ул хатны. Наилә белән өйләнешкәч тә, менә җибәрәм, менә җибәрәм дип, яшереп сакладым әле мин аны. Әле, бәлки, һаман гаражда, иске-москы арасында ятадыр. (Авыр сулый.) Их, Дамирә, Дамирә! Нык яраттык бер-беребезне, бик нык! Сагынам мин аны, сагынам. (Бераз аракы эчеп куя.) Монда, Актүбәдә очраштык без аның белән. Отпускы вакытында классташ кызы янына кунакка килгән булган. Үги атасыннан «ял» итәргә. Әби-бабай вафатыннан соң бер бүлмәле фатир миңа калган иде.  Безгә беркем комачауламады. Чалым районының Тарсу авылында фельдшер булып эшли иде ул. Егерме көн! Егерме көн эчендә без икебез аерылгысыз бербөтенгә әверелдек. Ул Тарсуга кайтып киткәч, гел шалтыратышып тордык. Хатлар языштык. Татарча хаталы язуымнан көлә иде. Мин бит рус мәктәбендә укыдым. Берсендә, телефон элемтәсе начарайгач, сагынуга түзмичә, үзем Тарсуга киттем. Эштән отгул алдым да сөйгәнем янына юл тоттым. Аптека бикле иде. Дамирә торган йортка бардым. Йорт хуҗабикәсе: «Ул Түбән очта. Бер апага укол кадарга китте. Аннары күрше авылга барырга тиеш»,  – диде.

3

Көз. Тарсу авылы. И л ф а т  урам уртасында басып тора.  Ак халатын җилфердәтеп, Д а м и р ә  килә.

И л ф а т. Дамирә!

Д а м и р ә (дерт итеп). Илфат!
Кара-каршы йөгереп килеп кочаклашалар. И л ф а т   кызны битеннән, иреннәреннән үбә. Дамирә, оялып, як-ягына карана.

Д а м и р ә. Илфат! Ничек киләсе иттең?

И л ф а т. Сагындым.

Д а м и р ә. Мин дә сине шундый сагындым! Тиз генә күрше авылга барып кайтырга кирәк. Бер абзый анда астма белән интегә. Фельдшерлары эштән киткән. Аның урынына әле кеше тапмаганнар. Мин барырга тиеш. Әнә машина килә инде. Менә аптека ачкычы. (Кесәсеннән ачкыч алып, Илфатка бирә.) Мине аптекада көтәрсең. Кеше күрмәгәндә кер. Миннән башка анда беркемгә дә керергә ярамый. Мин тиз кайтам. (Машина 
сигналы ишетелә, Дамирә шул якка йөгерә.)
Илфат, моңсу елмаеп, карап кала. Кулындагы ачкычны пинжәк кесәсенә тыга. Аптека тирәли йөргәндә, аны  а в ы л  е г е т л ә р е  чолгап алалар.

I  А в ы л  е г е т е. Городской, что ли? По-татарски понимаешь?

II  А в ы л  е г е т е. Нишләп йөрисең монда?

И л ф а т. Дамирә янына килдем.

I  А в ы л  е г е т е. Аның егете бар.

И л ф а т. Мин аның егете.

II  А в ы л  е г е т е. Филүснең кызы ул. Филүс үтерәчәк сине.
Илфат читкә китмәкче була, аны җибәрмиләр. Кинәт кыйнарга тотыналар. Илфат егыла. Типкәләгәннән соң, авыл егетләре төрле якка йөгереп качалар. Илфат шактый вакыт аңгы-миңге ята. Әкрен генә тора. Кесәләрен капшый. Дамирә биргән ачкычны табып, аптека ишеген ача. Аптекада абына-сөртенә йөри. Утны кабыза алмый. Шкаф ава. Чәлпәрәмә килгән, гөрселдәгән тавышлар ишетелә. Тагын аңын җуя. Караңгылык. Сәхнә  яктыра. Илфат башын салындырып утыра. Аның янында – Д а м и р ә, участок инспекторы Җ ә в и т  исемле милиционер басып торалар. Дамирә Илфатның җәрәхәтле җирләрен спирт белән эшкәртә, башын, кулын марля белән бәйли. Дамирә бик нык курыккан, куллары калтырый.

Җ ә в и т (Илфатка). Сөйләшә аласыңмы?

И л ф а т. Алам.

Җ ә в и т. Син кем?

И л ф а т. Илфат.

Җ ә в и т. Син каян?

И л ф а т. Актүбәдән.

Җ ә в и т. Монда нишләп йөрисең?

И л ф а т . Сөйгән кызым янына килдем.

Җ ә в и т. Кем ул?

И л ф а т. Менә бит басып тора.

Җ ә в и т (Дамирәгә). Чынлапмы?

Д а м и р ә (куркып). Минем янга килгәндер... Без Актүбәдә танышкан идек. Җ ә в и т (Дамирәгә). Аптекага син барында кердеме?

Д а м и р ә (кырт кисеп). Юк! Үзе кергән. Мин күрше авылда чакта.
Җ ә в и т. Аптеканы бикләмәгән идеңмени?

Д а м и р ә (калтыранып). Бикләдем.

Җ ә в и т (Илфатка). Аптекага ничек кердең?

И л ф а т. Миндә ачкыч бар иде. Дамирә үзе бирде.

Җ ә в и т. Шулаймыни?

Д а м и р ә. Юк! (Еламсырый.) Җәвит абый... Мин аңа ачкыч бирмәдем... Минем беркемгә дә ачкыч биргәнем юк. Үзе берәр ничек ачып кергәндер...

И л ф а т (аптыраудан тораташ булып катып). Дамирә! Син бит үзең ачкычны бирдең дә аптекада көтәргә куштың.

Д а м и р ә. Юк! (Елый.)
И л ф а т,  А л с у. Сәхнә читендә Илфат сөйләвен дәвам итә.

И л ф а т. Минем хәлемне аңлыйсыңдыр инде. Шок! Ни уйларга, ни әйтергә белмәдем. Дамирәнең ялганыннан, мине гаепләргә маташуыннан нык тетрәндем, каты рәнҗедем. Тикшерү башланды. Актүбә белән Чалым арасында күрсәтмәләр биреп йөри-йөри, хәлләр бетте.

А л с у. Ничек булып бетте соң?

И л ф а т. Аптекадагы җимерекләр өчен шактый күп түләргә туры килде. Ярый әле эштә әҗәткә алырдай кешеләрем бар иде. Көчкә түләп бетердем.

(Дәвамы бар)