Логотип Казан Утлары
Пьеса

Хаталы хат (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Актүбә. А л с у  өйгә кайткан. Диванда йөзтүбән ята. Н а и л ә  керә.

Н а и л ә. Кайткан... Күпме китә-кайта йөрергә була!

А л с у (торып утыра). Шуны уйлап куйдым – кайбер кешегә бәхет көтмәгәндә килә, ә ул аңа лаеклы булмаска мөмкин.

Н а и л ә. Лаеклы булмаса, бәхет аңа килмәс иде.

А л с у. Бәхеткә лаек булмаган килеш, бәхет килсә, барыбер озак бәхетле була алмыйдыр ул.

Н а и л ә. Соңгы вакытта артык акыллылана башладың.

А л с у (көлемсерәп). Үзем дә сизәм мин аны.

Н а и л ә. Син аны ничек таптың?

А л с у. Кемне?

Н а и л ә. Азатны.
А л с у. Әти күптән хат язган булган. Әмма җибәрмәгән. Башта шул хатны таптым. Шул хат буенча Дамирә апа белән Азатны таптым.

Н а и л ә. Ә башта безнең белән киңәшләшәсең килмәдеме?

А л с у. Юк.

Н а и л ә. Син бит моны да бездән үч алыр өчен эшләдең.

А л с у. Аның каравы, хәзер Азат әтисе исән икәнне белә. Нинди үч алу?! Мине гаепләргә генә торасың син. Йә кирелектә, йә эгоизмда. Син дә гел үзең турында гына уйлыйсың. Кешеләр бер-берсен табуда да үзеңә карата хилафлык көтәсең.

Н а и л ә. Шушы хәтле җанбиздергеч булырсың икән.

А л с у (коры гына). Сезнең тәрбия.

Н а и л ә. Геннарга салынган сыйфатларны тәрбия дә, табигать тә бирми.

А л с у. Әтинең сүзен кабатлыйсың. Ә әтигә кадәр күп еллар элек бу фикерне бер бөек кеше әйткән. (Йомшара.) Әни, талашмый торыйк. Хәзер Азат килергә тиеш.

Н а и л ә (сискәнеп). Мондамы?

А л с у. Әйе.

Н а и л ә. Тагын безгә әйтмичә генә. Син чакырдыңмы?

А л с у. Үзе килергә тели.

Н а и л ә. Ник килә?

А л с у. Әтисе янына.
Ишек кыңгыравы чылтырый.  Алсу йөгереп барып, ишекне ача. А з а т  керә. Зур чәчәк бәйләме тоткан.

А з а т. Исәннәрмесез!

Н а и л ә. Исәнмесез.

А л с у. Исәнме, Азат. Уз әйдә.

(Чәчәкләрне алып, вазага куя.)
Пауза.  Шактый вакыт бер-берсенә карап дәшмичә утыралар.

А з а т. Юлларны ремонтлыйлар. Озак килдем.

Н а и л ә. Әйе, озак. Бик күп еллар узды син килеп җиткәнче. Элегрәк кайда идең соң син?

А л с у. Һәрхәлдә Камчаткада ук түгел. Казанда гына.

И л ф а т  кайтып керә.

А з а т. Исәнме.

И л ф а т (каушап). Исәнме.
Наилә, Алсу әкрен генә йокы бүлмәсенә кереп китәләр. Азат белән Илфат шактый вакыт дәшми утыралар.

И л ф а т. Мин синең барлыгыңны белмәдем.

А з а т. Мин дә син исәндер дип уйламадым.

И л ф а т. Әниең белән ничек аерылуыбыз турында ничегрәк сөйлим икән...

А з а т. Мин барысын да беләм.

И л ф а т. Белүен беләсеңдер... Мин ниләр кичергәнемне, ул вакыттагы халәтемне аңлатырга телим.

А з а т. Ә мин аңлыйм.

И л ф а т. Бәлки, син дөрес аңламыйсыңдыр. Һәркемнең үз дөреслеге була.

А з а т. Дөреслек бер генә була түгелме?

И л ф а т. Хакыйкать бер генә. Дөреслек үзгә булырга мөмкин.

А з а т. Мин сине бөтенләй башкача күз алдыма китерә идем. Камчаткада, таулы-ташлы җирдә, бер олы гәүдәле ир-егет, җилкәсенә мылтык асып, әкрен генә атлый. Аюлардан сакланыр өчен. Яр буенда кораб тора. Шул корабта ул диңгезгә чыгарга тиеш...

И л ф а т. Әлбәттә, миндә гаеп бар... Әмма Дамирә...

А з а т (кырт кисеп). Син аптека тирәсендәге вакыйга турында әйтмәкче буласыңмы?

И л ф а т. Әйе.

А з а т. Әнинең исемен телгә алу белән синең акланырга теләгәнеңне сиздем. Хаклы кеше кат-кат акланмый ул.

И л ф а т. Кат-кат дип... Мин бит әле бу турыда сиңа беренче тапкыр сөйләмәкче идем.

А з а т. Моннан унтугыз ел элек язган хатыңда укыдым инде мин аны. Әни дә сөйләде.

И л ф а т. Ул хатны мин җибәрмәгән идем бит.

А з а т. Алсу алып килде.

И л ф а т. Әһә, әһә, эһем-эһем... Ни... (Елмаерга тырыша). Менә сиңа мә. Шушындый улым бар икән бит минем. Ә мин белмичә ятам монда. (Кычкыра.) Наилә! Алсу! Чәй әзерләгез әле тизрәк!
Н а и л ә,  А л с у  табынга ризык куялар, чәй кайнаталар.

А з а т. Син мине юк дип йөргәнсең инде алайса? (Көлеп куя.)

И л ф а т. Син шатмы соң мине табуыңа?

А з а т. Әле хәзер әйтә алмыйм. Аңлатып булмый торган хисләр кичерәм. Әнием моңа шатмы, юкмы – менә шунысы мөһим миңа. И л ф а т. Ата белән улы очрашканга шат булыр дип ышанам. Син аптекадагы вакыйга турында тыңларга теләмәдең... Дамирә миңа үзе алдан гаиләләре турында, үги әтисе турында әйткән булса... (Дулкынлана.) Йөкле икәнен ник алдан ук әйтмәгән миңа. Тотты да: «Ачкычны бирмәдем, үзе кергән, аптеканы җимергән...» – дип...

А з а т (Илфатның сүзен бүлеп). Ярый, миңа кузгалыр вакыт.

Н а и л ә. Ә чәй?

А з а т. Вакыт юк. Алсу, әйдә. Илфат өнсез калып утыра.

Н а и л ә. Алсу, ә син кая?

А л с у. Казанга. Без Азат белән иртәгә концертка барабыз. Билетлар алынган инде. (Чыгып китәләр.)

А з а т. Сау булып торыгыз.

Н а и л ә. Сау булыгыз.
Илфат  шактый вакыт башын салындырып утыра.

И л ф а т (хәлсезләнеп). Минем белән сөйләшәсе килмәвеме бу?..

Н а и л ә. Күңелем сизгәние аны. Бу кыз безгә бәхет алып килмәде.

И л ф а т (уйга калып). Бәхетне китереп бирмиләр. Аны барып алырга, яулап алырга, аның өчен көрәшергә кирәк.

Н а и л ә. Син дә артык акыллылана башладың.

И л ф а т. Минем яшь тә бар бит инде.

Н а и л ә. Синең яшеңнән, акылыңнан ни файда?

И л ф а т. Гел файда эстәп яшәгәнгә файда килми сиңа. Үзең бирмичә генә, башкалардан нәрсәдер өмет итү – ахмаклык.

Н а и л ә. Сине күрергә дип түгел, Алсуны Казанга алып китәр өчен килгән. (Еламсырак тавыш белән.) Ник ертып атмадың син ул хатны?! Ник аны сакладың шул гомердән бирле?!

И л ф а т (чыраен сытып). Шаулама. Болай да баш чатнап тора.


4

Казан. Д а м и р ә  телефоннан шалтырата.

Д а м и р ә. Юл уңаеннан, ипи, кетчуп, сөт алыгыз. Өйдә мин, өйдә. (Телефонын сүндерә.)

Дамирә күтәренке кәефтә. Җыр шыңшый-шыңшый, шкафтагы әйберләрне тигезләп йөри. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Дамирә ишекне ача, бусагада И л ф а т  пәйда була. Ябык гәүдәсендә иңбашлары салынып төшкән пинжәк, тезләре алга чыккан чалбар. Йөзендә курку катыш каушау күренә.

И л ф а т. Исәнме, Дамирә.

Д а м и р ә. Исәнмесез. (Танымый тора.) Илфат түгелме соң син? И л ф а т. Әйе, Илфат мин. Мөмкинме?

Д а м и р ә. Кер. 
Бер-берсенә карап торалар.  Илфат нык каушый.

И л ф а т. Менә... килергә булдым.

Д а м и р ә. Утыр. Синме соң бу? Мин бит сине танымый тордым. Ник бу кадәр картайдың?

И л ф а т. Тормыш шундый, күрәсең. Син дә нык үзгәргәнсең, әмма барыбер чибәр. Яшь чакта бер төрле матур идең, хәзер башкача гүзәл. Ничек болай саклана алдың?

Д а м и р ә. Үземне сакларга тырыштым. Улымны үстерергә, аякка бастырырга кирәк булды бит.

И л ф а т. Күптәнге хатым барып җиткән икән сиңа.

Д а м и р ә. Әйе, укыдым мин аны.

И л ф а т. Моннан күп еллар элек язылган, әмма хәзер дә шул ук сүзләрне әйтә алам сиңа.

Д а м и р ә (көлемсерәп). Хатыңда шул кадәр күп хата.
И л ф а т. Мин бит рус мәктәбендә укыдым. Татарча хаталы язам инде. Әйе, хаталар күп. (Карлыккан тавыш белән.) Хәреф хаталары нәрсә ул... Тормыш хаталары белән чагыштырганда. (Текәлеп карый.) Эчтәлеге ничек тәэсир итте соң?

Д а м и р ә. Дөресен әйткәндә, хатта хисләреңнән өскәрәк эгоизмыңның колаклары чыгып тырпаеп торган шикелле.

И л ф а т. Иң зур хатамны аңлата алганмынмы соң хатта?

Д а м и р ә. Аңлаткансың шикелле. Әмма, әйтәм бит, эгоизмыңны алга сөргәнсең. Азатның фикере дә шулай.

И л ф а т. Аңа да укыттыңмыни?

Д а м и р ә. Укыттым.

И л ф а т. Укымаган кеше калмады инде.

Д а м и р ә. Их, Илфат, Илфат. (Илфатны җентекләп күзәтә.) Моннан егерме дүрт ел элекке Илфатмы соң син, ышанырлык түгел.

И л ф а т. Бик күп вакыт узды бит. Нишләп син миңа хәбәр бирмәдең? Улым барлыгын хәбәр итмәдең? Адресымны белә идең бит.

Д а м и р ә (авыр сулап). Баштарак теләгем бар иде. Базмадым. Үземне синең алда гаепле итеп тойдым. Аннары классташымның апасы ярдәме белән Казанга килеп урнашкач, тормыш бөтереп, суырып алды да... (Тавышы кыюлана, көрәя.) Тора-бара, яши-яши ул вакыйгага башка күзлектән карый башладым. Улым үсә торды. Үземдәге гаеп хисе кими барды. Ә син язган хатыңны да почта ящигына салырга көч тапмагансың. Шундый сүзләр язгансың, әмма хатыңны җибәрмәгәч, ул сүзләргә ышанырлыкмы соң?
И л ф а т. Мин сине табармын, очратырмын дип ниятләнеп йөрдем.

Д а м и р ә. Тапмадың да, очратмадың да.

И л ф а т. Син кичер инде мине. Мин дә башка күзлектән карыйм хәзер ул вакыйгага.

Д а м и р ә. Элегрәк, әле Азат бәләкәй чакта сине гел искә ала идем дә, шул каһәр суккан вакыйганың әллә нинди вариантларын уйлый идем. Сине үзем белән күрше авылга алып барасым калган дип тә... Йөкле икәнемне алданрак әйткән булсам, бәлки, башкачарак килеп чыгар иде дип тә үземне битәрли идем...

И л ф а т. Мин дә тегеләй итәсе калган, болай эшлисе калган дип, әллә нинди уйлар белән йөрдем.

Д а м и р ә. Рәхмәт сиңа егерме көнлек уртак бәхетебез өчен. Рәхмәт газиз улым барлыгы өчен. Шулай язгандыр инде.

И л ф а т. Миннән берәр ярдәм кирәкме?

Д а м и р ә. Юк, кирәкми. Син үзең ярдәмгә мохтаҗ кешегә охшагансың. Үзеңнең дә тормышың җиңел түгел, беләм.

И л ф а т. Ничек яшәгәнемне дә беләсеңме?

Д а м и р ә. Беләм, беләм. Хәтта хатыныңның сиңа хыянәт иткәнен дә беләм. Хыянәт итү бар инде ул, монда гаҗәпләнәсе юк. Әмма һаман шуның белән яшәвең гаҗәп. Ни өчен гаҗәп тоела – син мине, яраткан кешеңне, синнән авырга узган кызны кичермәдең, ташладың. Ә үзең хыянәтче белән яшисең. (Көлә.)

И л ф а т. Без Азат белән... улым белән уртак тел таба алырбызмы, ничек уйлыйсың?

Д а м и р ә. Табып карагыз. Мин каршы түгел.

И л ф а т. Бик акыллы, көчле егеткә охшаган. Сәламәтлек буенча сиңа охшаган. Анысы әйбәт.

Д а м и р ә. Аллага шөкер. Берничә елдан Казан читендә йорт салырга хыялланып йөри.

И л ф а т. Вакыт үзенекен итә... Азат затлы егет булып үсеп җиткән.

Д а м и р ә. Аллага шөкер. Сөбханалла. Тырыштым. Тренерларына да чиксез рәхмәтлемен. Биш яшеннән көрәш секциясенә бирдем. Әтисе бирәсе тәрбияне тренерлардан алды. Чын ир-егет булды.

И л ф а т. Әйбәт булган, әйбәт булган.

Д а м и р ә (моңсу елмаеп). Синең белән очрашуымны күз алдыма китерә идем. Очратсам, һушсыз калырмын, эреп китәрмен, яшьлектәге хисләр уяныр дип уйлый идем. Менә очраштык. Бөтенләй башка тойгылар кичерәм.

И л ф а т. Мин дә башкачарак күзаллаган идем очрашуыбызны. Берәр кешең бармы... яраткан кешең димме?..

Д а м и р ә. Сиңа нигә инде аны белү? Ир-ат игътибарына кытлык кичергәнем юк.

И л ф а т. Шулайдыр шул... Әнә бит син нинди... яшь егетләр дә гашыйк булырлык.

Д а м и р ә (тирән сулыш алып). Егерме дүрт ел буе, һәрберебез үз тормышы белән яшәгәндә, сине сагынам, һаман яратам кебек иде... Сиңа да шулай тоелгандыр, бәлки. Менә очраштык. Ул мәхәббәт, ул сагыну юк икән бит инде – сизәсеңме? Күрәсең, асылда һәркем үзенең яшьлеген, үзенең хисләрен генә сагына һәм ярата.

И л ф а т. Син акыллы кеше булып чыктың, Дамирә.

Д а м и р ә. Тормыш бирә ул белемне. Егерме көн бәхетле булдык. Ул егерме көн безнең өчен – мәңгелек. Азатның балалары туар, нәсел дәвам итәр... Безнең дәвамыбыз булачак. Ә синең белән минем арадагы җимерек аптека киләчәк буыннарга кызык та, кирәк тә булмаячак.

А з а т  белән  А л с у  кайтып керәләр. Алсуның кулында чәчәк бәйләме.

Д а м и р ә. Менә, балалар да кайтып җитте.
Пауза. Шактый вакыт тып-тын утыралар.

И л ф а т (ни әйтергә белмәгәч). Мин бик шат... Мин белмәдем...

Д а м и р ә. Ничек булган, шулай булган. Ничек булачак, шулай булсын. Кайвакыт бәланең азагы да яхшы була бит. Сабырлык, түземлек белән кичәргә кирәк ул авырлыкларны. Шул чагында бәхет насыйп була. Кайгылар да тикмәгә килми кешегә.

И л ф а т. Азат, син безгә гел килеп йөр. Шалтыратып тор.

А з а т. Ярар.

И л ф а т. Мине аңларсың, ачу тотмассың дип ышанам.

А з а т. Алсуны детдомнан алып үстергәнегез өчен рәхмәт.

А л с у. Бәлки, сәер яңгырар... Тарсуда андый күңелсез вакыйга 
булмаса, без Азат белән бер-беребезне бу дөньяда тапмас идек, бәлки.

И л ф а т. Әйе, кызым, сәер яңгырады.

Д а м и р ә (елмаеп). Алсу минем дә кызым инде ул хәзер. (Тора.) Мин хәзер чәй куям.

И л ф а т. Миңа кузгалырга вакыт. Алсу, минем белән кайтасыңдыр бит? А л с у (боегып). Әйе, бергә кайтабыз.

А з а т. Мин сезне үзем илтеп куям.

И л ф а т (Дамирәгә). Мин бик шат... Мин бик шат. Сау бул!

Д а м и р ә. Хуш!
Дамирә тәрәзәдән карап тора. Күз яшен яулык почмагы белән сөртеп ала. Шкафтан хатны ала һәм вак кисәкләргә ертып ташлый.

Д а м и р ә (кабаланып телефонын ала, номер җыя). Улым! Сез кая җиттегез? Казанны чыктыгызмыни инде? Син ничә сәгатьтән кире әйләнеп кайтасың? Алайса сәгать җиделәргә көтәм инде. Алсуны да үзең белән монда алып кайт! Ярый, хәерле юл! (Телефонын өстәлгә куя. Елмая.)
Музыка.
Тәмам.
Дюссельдорф – Мюльхайм-ан-дер-Рур – Казан, 2021 ел.