Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (дәвамы (4))

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

9

Көндезге унберләр тирәсендә эт өргән тавыш ишетелде. Бертуктаусыз авыр уйларга бирелеп, алда нәрсә булырын белмичә, билгесезлектән йончыган Зилә, моңа шатланып куйды. Күп тә үтми, Гоша килеп керде. Артыннан кулларына ике зур сумка күтәреп, кичә Зиләләрне каршы алган ир дә ияргән иде. Гоша ниндидер ишарә ясагач, сумкаларны калдырып чыгып китте. Шуннан соң карчыга танау:

– Йә, ничек? –  дип сорап куйды. «Без риза», – дигән җавап ишетеп, канәгать елмайды һәм зур сумкаларга ишарәләп:

 – Сезгә юл кирәк-яраклары бу, өстегезне алыштырыгыз. Монда киемнәр, ә монысында ризыклар. Бүген кич юлга кузгаласыз. Билет – кесәдә, ял итегез, – дип, үз кесәсен шапылдатып сугып алды. Зилә белән Фәйзулланың ни әйтерләрен дә көтми чыгып китте.

Тагын авыр минутлар башланды. Иң авыры – бу дөньяда якыннарыңны югалту һәм билгесезлек икән. Кичне җиткерә алмыйча, ут йоттылар һәм катгый бер карарга килделәр: качарга, ничек кенә булса да качарга! Тик алар кая һәм кайчан качарга икәнлеген белмиләр иде әле. Кайда туры килә, шунда. Ә әлегә кичкә кадәр тыныч кына көтәргә булдылар.

«Ит изгелек, көт явызлык» дигәннәре шушы була инде. Нәрсәгә кирәк булды соң аларга бу чемоданнар? Чиләбегә кадәр алып кайтыгыз, Алла хакы өчен, ди бит әле. Юха еландай ничек бөтерелде теге хатын. Йә, акчага ялланган, йә үзе үк шул бандада йөргән юлбасардыр әле. Ни булса, шул – бер җае чыгар әле», – дип, үз-үзен тынычландырды Зилә.

Үз уйларыннан үзе арып, бөкләнеп, диванга менеп яткан иде, изрәп йоклап та китте. Гоша килгәндә, Зилә йокысын туйдырган, бераз тынычланып, Маруся түти белән әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, чәй эчә иде. Маруся түти, Зиләнең артыгын сөйләшмәвенә вәгъдә алып, күп нәрсәләр сөйләде. Монда Гошадан да зуррак башлыклар бар икән. Күп түрәләр һәм милиция сатып алынган. Гоша аларның бер хезмәтчесе генә, ди. Маруся түти әллә куркыта, әллә чынлап сөйли. Зилә бик ышанып та бетмәде. Шулай да түти сөйләгәннәрне хәтеренә сеңдерә барды. Карчыга танау килеп кергәч:
– Йә, кунаклар, ничек, әзерме сез? Әзер булсагыз, шуны әйтәм: сезне Дүшәнбегә барып җитмәс борын ук каршы алырлар. Шул ук стансада киемнәрегезне алыштырып, фәлән-фәлән номер поездга кире утырасыз. Калганын шунда аңлатырлар. Менә билетлар һәм документларыгыз, – дип, Зиләләрнең югалган дип исәпләнгән документ-кәгазьләрен бирде.

Зилә чак кына: «Нинди кабахәт бәндәләр икән сез!» – дип кычкырып җибәрмәде. Шулай да әллә ни әһәмият бирмәгән кеше кебек кыланып, үзләренең документларын һәм билетларын алды. – Әйдә, ашыгыгыз, сезне машина көтә, поезд бер сәгатьтән кузгала, – дип, Гоша аларны ашыктырды. Зилә улын киендерә башлаган иде:

– Ә улыгызны сез кайтканчы, Маруся түти карап торачак, –  дип, Зилә белән Фәйзулланың төне буе корган уй-планнарын берьюлы чәлпәрәмә китерде. Бу сүзләрне ишеткән Зиләнең йөзе бөтенләй үзгәрде, өстәл янындагы урындыкка «лып» итеп утырды да:

– Балакаемны ташлап мин беркая да бармыйм! Теләсә нәрсә эшләтегез. Сезнең ихтыярда. Әйттем – бетте! – диде дә нәфрәт тулы күзләрен карчыга танауга төбәде. Гоша исә үз чиратында каш астыннан сөзеп, әлегә Зиләдән башка беркем дә каршы тора алмаган авыр карашын аңа төбәде. Карчыга танау бу юлы карашына бөтен көчен туплады. Кичәге таныш зәһәр караш дулкыны бөтен авырлыгы, бөтен көче белән Зиләгә килеп бәрелде. Әйтерсең лә, Зиләне кайнар су белән коендырып, аннан суык бәкегә ташладылар. Бөтен тәне сулкылдап, чемердәп китте. Йөрәкнең тибешен туктатырлык дулкын аны баса башлады. Бөтен көчен, бөтен ихтыярын туплап, Зилә шушы дулкынга карышты. Күз карашлары белән бер-берсен җиңәргә тырышып, ике арада көрәш башланды. Тәүге мизгелдә башы әйләнеп, стеналар өстенә авып төшкәндәй булды. Гүя дөньяның асты өскә килде. Тиздән Зилә упкынга, караңгылыкка очачак иде. Чегән хатыннарына ничек каршы торырга икәнлеге турында аның ишеткәне бар иде. Бу турыда укыганы да булды. Шулар кинәт Зиләнең исенә төште һәм ул иң тәүдә аяк бармакларын селкетеп, берсе өстенә берсен куеп, аларны кысты. Шул мизгелдә үзенең күз карашын карчыга борынның күз карасыннан аерып, аның куе ике кашы арасына күчереп өлгерде. Югыйсә ярты секундка соңга калган булса, йә башы әйләнеп, утыргычтан егылачак, яисә һушын югалтып, авып төшәчәк иде.

Гоша, үз чиратында, игътибарын ниндидер бер кыска мизгелгә Зиләнең селкенеп куйган аяк бармакларына юнәлтте. Бу исә хатын файдасына булды. Юк, юк, Гоша үз карашын аның күзеннән алмады. Тик аның карашы торган саен көчсезләнә барды, һәм тора-бара ул бер гади карашка әйләнде. Гоша түзмәде, бу авыр тынлыкны бозып, әллә кайдан, гүя ниндидер бер торбадан чыккан тавыш белән:

– Ярар, шулай булсын, – дип, авыр сулап куйды. Тирләп үк чыкты хәтта. Тавышы зәгыйфьләнеп калгандай булды. Һәрхәлдә, хатынга шулай тоелды. Зилә аны җиңәчәген башына да китермәгән иде. Бу гипнозлы карашка түзә алуына чиксез шатланды. Әгәр дә аягөсте булса, ул һичшиксез, егылачак иде.

Шул вакыт исенә әкият дисәң, әкият түгел, легенда дисәң, легендага охшамаган бер нәрсә килеп төште. Имеш, буар елан үзенең корбанын күз карашы белән «богаулый» икән. Имеш, аның күзенә караган куян йә бүтән шуның ише җанвар, һични эшли алмый, үзе аның авызына барып керә, диләр. Бу дөрес, һичшиксез, дөрес. Әкият түгел, ә чынбарлык. Моны Зилә әле генә үзендә тойды. Тирләп-пешүдән эчке киемнәре чылану аркасында, урыныннан да торырга куркып, һаман да карашын Карчыга танауның ике каш арасыннан алмады. Тегесе исә, җиңелүеннән гарьләнепме: «Вакыт тар. Күрсәтер идем мин сиңа карашлар дуэлен, кәнтәй», – дип мыгырданды. Сүгенер дә шул. Юкка гына унике ел буена көчсезрәкләр белән күнегүләр үткәрдемени ул?

Зилә Илдарны үзләре белән алырга рөхсәт итүенә чиксез шатланды һәм үз чиратында:

– Балалы ана, бигрәк тә гарип балалы, кешедә беркайчан да шик-шөбһә тудырмый. Ә безгә кайткач яшәп китәргә акча бик тә кирәк булачак. Сез тәкъдим иткән акча, чынлап безнеке булса, мин Дүшәмбегә генә түгел, җәһәннәм читенә дә барырга риза, –  диде.

Бу Карчыга танауның уяулыгын киметергә теләп әйтелгән сүзләр иде. Тегесе моны үзенчә аңлап, эчтән генә: «Акча ул әллә кемнәрне юлдан яздыра, җитмәсә, син комсыз да икән», – дип уйлап куйды.

Илдарны киендереп, бөтен юл кирәк-яракларын әзерләделәр. Фәйзулла почмакта торган биштәр-чемоданнарына барып ябышкан иде, Зилә:

– Син нәрсә, Фәйзулла? Әйберләр монда торсын. Кире кайткач алырбыз әле. Ул төенчекләрне кире Дүшәнбегә өстерәп йөрмәбез бит инде. Әйе бит, Маруся? – диде, ишектән күренгән түтигә җөпләргә кушып.

Түти дә үз чиратында:

– Әлбәттә, әлбәттә. Кем тисен аларга. Атна үтмәс, кире исән-сау кайтып та җитәрсез, Аллаһы боерса, – дип куәтләде.

Гоша да бу ике тинтәкнең акча өчен Дүшәмбегә барып, чемоданнарны алып кайтачакларына чынлап ышанды. Ә инде юлда наркотик тулы чемодан белән эләксәләр, монысы – язмыш. Һәркемнең үз язмышы үзе белән. Теләсә ничек котылсыннар. Тфү, тфү, алай була күрмәсен, барысы да әрәм булачак,  дип, як-ягына төкеренеп куйды.

Бик эшлекле кыяфәттә Зилә белән Фәйзулланы өйрәткәләп, киңәшләр бирде.

– Сез бик кеше күзенә чалынып, теләсә кем белән аралашып бармагыз. Ашарга-эчәргә сумка тулы. Стансаларда төшеп йөрмәгез. Карагыз аны, – дигән булды.

Зилә күтәренке кәеф белән:

– Әлбәттә, әлбәттә, Гоша әфәнде, – дип, шартына китереп җөпләп куйды.

Ул, тыштан елмайса да, эчендә ут инде. Монда каласы әйберләренең мәңгегә югалачагын уйлап көенде. Бигрәк тә фотоальбом белән Коръән китабы – әнисенең бүләге әрәм була. Коръән китабын исенә төшергән иде, йөзе яктырып китте. Зиһене ачыкланды. Тиз-тиз генә чемоданын ачып бер төргәк алды. Фотоальбом белән Коръәнне Зилә аерым бер чиста яулыкка төреп салган иде. Әле дә икесен бер яулыкка төргән әле. Моны күреп торган Гоша шикләнә калды:

– Анысы нәрсә тагын? –  дип сорады. 

– Бу – Коръән һәм догалыклар. Сезнеңчә Инҗил китабы, – дип аңлатты Зилә. –  Юлда хәвеф-хәтәрдән саклый, кыен чакта ярдәм итә.

Гоша да канәгать кыяфәт белән:

– Әлбәттә, әлбәттә, шулай кирәк. Вәт маладис, вәт нинди акыллы хатын, – дип мактап куйды.

Юлга чыгар алдыннан утырып алдылар. Маруся түти юлчыларның артларыннан чукына-чукына, эчтән генә: «Бүтән, балакайлар, бу йортка юлыгыз төшмәсен, исән-сау туган илегезгә кайтып җитегез. И Ходаем, гөнаһлары булса, ярлыка бу бәндәләрне», – дип, изге теләкләр теләп калды. Үзе кайгы кичергән зат кына кеше кайгысын аңлый шул. Кайчан да булса, бер вакыт бу төрмәдән котылачагына өметен өзми иде Маруся түти.

Янәшәдәге тимер юл вокзалына, юл яздырыр өчен, әллә ничә урам үтеп килделәр. Поездга утырта башламаганнар иде әле. Халык перронда гү килеп, әле тегеләй, әле болай йөренә. Гоша кайдадыр юк булды. Фәйзуллаларны каршы алган ир белән хатын аларны озатырга да килгәннәр икән.

Кайткан төнне Фәйзулла бик игътибар итмәгән иде: вокзал алай бик үзгәрмәгән, шул көе. Теге баштарак кына биек, якты тагын бер корпус төзегәннәр. Тирә-якта төрле-төрле сату киосклары күбәеп киткән. Вокзал ниндидер бер бәйрәм төсен алган. Әле дә, төн булуына карамастан, вокзал алды ялт итеп тора. Шулай тирә-якны күзәткәндә, ул Гошаның бер ышыкта ниндидер милиционер белән сөйләшеп торуын шәйләде һәм Зиләгә төртеп, шул якка ым какты. Зилә дә күрде.

Фәйзулла җай гына:

– Милиция янына якын килмә, – дип пышылдады. – Вокзалның теге ягында, бер ярты чакрымлап баргач, язгы суны агызырга дип, бетон торбалардан салынган күпер бар. Шул күпер торбалары тимер юл астыннан үтеп, әллә кая, шәһәр читенә барып чыга. Курыкмый кереп кит шуннан. Мин сине торбаның теге башында көтәм. Озатучылар сизмәсен, – дип, Илдарның ботинка бауларын бәйләгән булды. Аны хатынының икенче кулына күчерергә ярдәм итеп булышкан арада әркен генә: – Элек ГАИ мотоцикл белән куган чакта Вася белән шул торба эченнән качып котыла идек. Хәзер мин шымчыларның игътибарын җәлеп итәр өчен, тавыш куптарам. Ә син йөгер, караңгы төшкәч, кире бу якка чыгарбыз, – дип пышылдады да, үзенең әле генә башына килгән планын тормышка ашыра да башлады. Чөнки вакыт тар. Бер минутка соңлау да бөтен уйларын-планнарын чәлпәрәмә китерәчәк. Фәйзулла үзләренең сакчыларына:

– Нишләптер тамак кипте. Минералка алып киләм әле, – диде дә китеп тә барды. Юлчыларга бәрелә-бәрелә, пирожки-кыстыбыйлар сатып торучы хатынның лотогын «ялгыш» аударып, абына-сөртенә дигәндәй, алга ыргылды. Китте тавыш. Сатучы хатын җир ертып, Фәйзулланы аты-юлы белән сүгеп, ахмаклыкта гаепләде. «Авылдан килгән тизәкче, дуңгыз көтүчесе», – дип акырынып, җирдән кыстыбыйларын җыярга тотынды. Ә Фәйзулла, гүя берни дә тоймый, берни дә ишетми иде. Теге башта лимонад, сыра сатып торган кара халыктан бер шешә сыра сатып алды да, тыныч кына эчәргә кереште. Теге хатын ягына юри арты белән басты. Фәйзулланың берни булмагандай, тыныч кына сыра чүмергәнен күзәткән хатынның, кызыл чүпрәк күргән үгез кебек, җене котырды. Пирожки-кыстыбыйларын ташлап, Фәйзуллага килеп ябышты. Нәрсә буласын Фәйзулла алдан ук чамалаган иде, хәтта теге хатынның кайчан үзенә килеп ябышачагына кадәр. Сатучы инде суктым дигәндә, ул егылып киткән булды. Читтән караганда, чынлап та, Фәйзулланың башына таяк кисәге эләккән төсле тоелды. Бу адәм актыгының башына эләктерә алмаганына җенләнгән хатын, сүгенә-сүгенә, корбанын типкәләргә кереште. Җаен чыгарып, өелеп торган шешә тулы әрҗәләрнең астагысын аягы белән эләктереп тартты. Ир өстенә өелеп торган әрҗәләр дәррәү авып төште, кырдагы әрҗәләр дә аларга иярде. Сыра шешәләре, минераль сулар асфальт буйлап тәгәрәп китте. Күбесе чәлпәрәмә килде. Киоскындагы кавказлы түзмәде, хатынга бер-икене ямады да Фәйзулланы типкәли башлады. Моны күреп торган Фәйзулланың сакчылары аны яклап, теге кавказлыга барып ябыштылар. Кыстыбый саткан хатын исә, тыела алмыйча, үзенең көндәше булган кавказлының башына шешә белән тондырды. Ә тегесе җәһәт кенә башы белән сугып, теге сакчы-озатучының танавын җимерде. Башына шешә эләккәч, сакчыны кулыннан ычкындырмый гына җиргә ауды. Моны күреп торган берничә кавказлы якташларына ярдәмгә ташланды. Аларның сугышканын кызык күреп карап торган берничә кеше ирне уратып алдылар.

Шуннан китте сугыш, китте талаш-тарткалаш. Фәйзулла дөрес исәпләгән: аны бөтенләй оныттылар. Ул аяклар арасыннан хатынын эзләде, ләкин таба алмады. Зиләне саклаган марҗа, авызын ачып, мәхшәр күзәтә. Эш зурга китә башлады. Фәйзулла юри, битен каплап, читкә тәгәрәде. Янәсе битенә эләккән. Эшнең зурга китүен күреп, читтән генә күзәткән берничә милиционер сыбызгы сызгыртып, сугышучыларны аера башлады. Кавказ халкы – кызу канлы, тиз генә сүреләме соң! Милиционерларны да үз төркемнәренә тартып алып дөмбәсли башладылар. Вокзал тирәсендә тамак туйдырган, сугышырга сәбәп кенә эзләп йөргән бер өер яшь-җилкенчәк тә:

– Безнекеләрне кыйныйлар! –  дип, сугышка кушылды. Кем белән кемнең сугышканын да белер хәл юк. Фәйзулла, җаен китереп, әкрен-әкрен генә торып, шылу ягын чамалады. Башта битен каплаган килеш, бер җиргә чүгәләгән булды. Аннан ниндидер әрҗәләр, киосклар арасына кереп чумды һәм юк булды. Ә перронда сугыш кызганнан-кызды.

Пассажир поездлары һәм йөк составлары астыннан бәрелә-сугыла, кайда тәгәрәп, кайда чүгәләп, цистерна-вагоннар астыннан үтә-үтә, үзе Зиләгә өйрәткән күпергә барып җитте. Көзге яңгырлар хикмәтедер, күрәсең, тезгә кадәр су ага. «Шайтан алгыры» дип уйлый-уйлый, бетон торбалардан салынган күпер астына кереп китте. Күзгә төртсәң күренмәс караңгы. Фәйзулла алга үрмәләде, кулларын сузып, сәрмәнә-сәрмәнә, торба стенага тотынып барды. Ичмасам берәр таяк та алмаган. Зилә, бала күтәреп, ничек атлады икән? Ә күперне таба алмасалар... Аларны каян эзләргә? Аның башына мең төрле уй килеп, һәрберсе җанын телгәләде.

Ул кайчандыр күпер астыннан әллә ничә тапкыр үтте. Ничәмә еллар узса да, егет чаклары кичә генә булган кебек, берәм-берәм исенә төшә барды. «Зиләләр генә качып котылган булсалар ярар иде, Зиләләр генә...» дип, суга лач-лоч баскан саен кабатлады. Эчтә ул кадәр тирән булмаса да, аяк йөзен күмә. Җитмәсә, төбе тайгак. Кайчан теге очка барып чыга инде? Элек бу кадәр озын төсле түгел иде...

10

Кузгалырга торган Ташкент поезды астына ничек шуып төшкәнен үзе дә сизми калды Зилә. Илдары белән мүкәләп, вагон астыннан теге якка чыкты. Анда тагын бер поезд килеп туктаган икән. Йөгереп барып, аның астыннан да чыгып шылды. «Ни гаҗәп соң, бу составлар кайчан бетә, теге якта тагын бер йөк эшелоны тора. Йа, Хода, ярдәм ит», –  дип, туктаусыз кабатлады Зилә. Илдарының әллә берәр җире бәрелде, әллә куркуыннан – шыңшый башлады. Хатын улын тынычландырып тормады. Каты гына:

– Ходай хакы өчен тукта! – дип чак әйтә алды. Бала да аңлый, күрәсең, шунда ук тынды.

Ул ярыйсы гына авыр. Муеннан кысып кочаклагангамы, тын алуы кыен. Зилә тирләп чыкты, хәле бетте. Ә бит хәтсез йөгерергә кирәк. Менә бу состав артында утлар бөтенләй аз. Ярым караңгы. Җитмәсә, тимер юл араларына салган вак ташлар йөгерергә комачаулый. Әнә бер төркем тимер юлчылар, ниндидер эш белән мәшгульләр. Берсе Зиләгә каршы чыгып:

– Монда йөрмә, ярамый, тыела, кире борылыгыз! – дип, Зиләне туктатырга уйлаган иде дә, хатынның куркудан һәм һава җитмәүдән зур ачылган күзләрен күреп, читкә тайпылды һәм Зилә артыннан:

– Бу юлдан хәзер «Скорый» үтә. Бәреп екмасын үзеңне, – дип кычкырып калды. Зилә әллә ишетте, әллә юк. Ире өйрәткәнчә, бераз йөгереп барды, шуннан кире тимер юллар читендә үскән чаган агачларына таба чапты. Монда караңгы. Тимер юл буена чыкты чыгуын, ә күпер юк. Алгарак атлады. Хәзер йөгереп булмый, караңгы. Берәр чокырга очып, имгәнүең бар. Күңеле белән сизде: шушы тирәдә булырга тиеш. Шәһәр чокырларында гына ага торган суларның сасы исе килеп бәрелде. Яр кыры икән. Агач-куакларга тотына-тотына, аска төште. Шабырдап су акканы ишетелә. «Менә кайда икән Фәйзулла әйткән күпер», – дип уйлады Зилә. Караңгыда күперне чак шәйләде ул. Фәйзулла «суы юк» дип әйткән иде бит югыйсә. Егерме елда нәрсә булмас. Әнә, яңгырлар ничек ява. Шушы күпер булса гына ярар иде. Фәйзулла да котыла алса иде. Аллаһым,  ярдәм ит! Шушы ятим, шушы гарип хакына дип, Ходайга ялварды ул. Ни булса – шул булыр. Төнлә биредә бүтән күперне каян табасың инде. Илдарын тагын да ныграк кочаклап, аягы белән капшана-капшана, күпер авызына кереп китте. Бозлы су аякны өшетә, җитмәсә, ботинкаларының кунычына да тулды. Су астындагы бетон да тайгак. Зилә бер кулы белән Илдарны күтәреп, икенче кулы белән бетон торба стенасына тотынып, җай гына алга атлады.

Башка әллә нинди уйлар килә. Уйлап бетәрлек тә, очы-кырыена барып җитәрлек тә түгел. Дүшәнбегә яңадан барып кайтсалар, акчалары да булыр иде әзрәк. Шушылай качып, бозлы судан да барырга туры килмәс иде. Ул кадәр акчаны соңгы елларда Зилә бөтенләй күрмәде. Кайткач, өй салырга, аннан берәр «Жигули» алырга дип, тиенләп җыйган акчалар җилгә очты. Әтисе гел әйтә торган иде: «Акча бүген – бер йөк, иртәгә – көл, чыгарып түк». Наркотиклар белән юлда эләктерсәләр, кимендә ун ел бирәчәкләр. Бу заманда кемнәр генә акча эшлим дип, наркотиклар ташымый. Кеше кайгысы, кеше күз яше белән сугарылган акчаның барыбер бәрәкәте булмаячак. Аллаһ сакласын, Аллаһ сакласын андый акчалардан. Нишләп бу су асты бигрәк тайгак? Уңайсызрак бассаң, егылуыңны көт тә тор. Ярый ла ире теге башта көтеп торса... Зилә лач-лоч судан атлый-атлый, ирен уйлады. Ни эшли икән? Их, Фәйзулла, Фәйзулла. Нинди матур итеп яшәделәр алар. Дөньялар бозылмаса, тагын да матуррак, тагын да соклангычрак булыр иде дә бит тормышлары...

Тимер юл шавы күптән югалды. Тик бервакытны гына җир тетрәгән, күк күкрәгән тавышлар ишетелеп калды. Теге тимер юлчы әйткән «скорый» поезд үтте, ахры. Менә тагын алда динамиктан диспетчер тавышы, тепловозларның гудоклары ишетелә башлады. «Торба күпернең икенче очына чыгып җитеп киләбез, күрәсең», – дип, Зилә адымнарын тизләтте. Анда тавышлар көчәйгәннән-көчәйде, тонык кына ут яктысы да шәйләнә башлады. Зиләгә көч, куәт кереп киткәндәй булды. Адымнар үзеннән-үзе җитезләнде. Аяк тая. Очып кына чыгар иде дә бит Зилә бу сасы, бозлы сулы күпер астыннан. Юк кына шул. Юк кына. Бетон күпер эчендә инде җил искәне дә сизелә, һава да чагыштырмача сафланды. Әнә, шәһәр утлары да аермачык күренә. Инде чыгып җиттем дисә, күпернең бу ягы аркылы-торкылы тимер рәшәткә белән каплап куелган. Менә сиңа мә! Зилә, нишләргә дә белми, үрсәләнүдән бөтенләй чарасыз калды. Рәшәткәне селкетеп, этеп карады. Кайда ул, кымшанмый да. Илдарын кочагыннан төшерде, үксеп елап җибәрде. Зиләнең елаганын ишетеп, улы да аңа кушылды. Бер җае булырга тиеш бит, булырга тиеш. Зилә бераз тынычлана төште, суык суга бастырган Илдарын кабат кулына алды. Тагын тимер рәшәткәне селкетергә кереште. Юк, селкенми, каһәр. Шул вакытта суда лач-лоч атлап, кемнеңдер килгәне ишетелде. Зилә тынып калды. Шул вакыт үзенең исемен ишетте. «Әйе, без монда», дип әйтергә башын боруы булды, чигәсе белән өстән чыгып торган очлы арматурага килеп тә бәрелде.

– Ах! – дип кенә әйтеп куйды да, Илдарын кочагыннан да ычкындырырга өлгерми, суга чалкан ауды. Малай исә куркуыннан өнсез калды. Чөнки рәшәткә аша ниндидер куе зәңгәрсу томан сыман бер шәүлә керде. Илдар коты очып, үзе дә сизмәстән, әнисе кочагыннан ычкынып, рәшәткәгә таба атлап китте. Ул тимер рәшәткәгә ябышып, куркуын баса алмый, кычкырып елап җибәрде. Ул арада баланың чырылдавын ишетеп, иелә-иелә йөгереп Фәйзулла килеп җитте. Хатынның яртылаш суда яткан гәүдәсенә чак абынып егылмады.

– Улым, шаулама, берүк тукта, – дип, хатыны аша атлап, Илдарының авызын учы белән каплады. Бала нык курыккан, ахры, туктарга уйламый да. Шуннан ул башындагы кепкасын салып, Илдарның авызын каплады. Улы да тынычлана төште, бераздан бөтенләй тынды. Фәйзулла суда яткан Зиләне читкәрәк күчерергә тырышты. Тик бетон тайгак. Зилә гәүдәсе белән шуа да, кабат суга утыра, шуа да кире суга төшә. Фәйзулла эчтән генә: «Ярый әле башы белән төшмәгән», дип уйлады. Белми иде шул Фәйзулла ни өчен хатынының башы су эчендә ятмавының сәбәбен.

Әллә су салкынына, әллә Фәйзулланың бертуктаусыз үзен күтәрергә тырышуын тоеп, Зилә тиз һушына килде. Тәүдә хатын ни булганын аңламыйрак торды. Әмма тиз арада үзләренең нинди хәлдә калганлыкларын исенә төшереп:

– Ипләп, өстән бер тимер чыгып тора, шуңа чигәне бәрдем. Бәрелә күрмә, – дип, ирен кисәтте. Фәйзулла хатынының башын, чигәсен ирене белән генә капшап чыкты. Җәрәхәт бик тирән түгел, шулай да әзрәк кан саркый. Ул моны күрмәде, тик җылы канның тозын гына тойды. Хатынының җәрәхәтенә пычрак куллары белән тотынырга курыкты.

Зилә бөтенләй айнып:

– Чыга торган урында тимер рәшәткә. Арттан эзәрлекләсәләр, беттек, –  диде.

Фәйзулла:

– Күрдем, берәр нәрсә уйларбыз, – дип җаваплады да үрелеп рәшәткәне тарткалап карады. «Арматурасы бик калын түгел икән, тик кем ябыштырган бит әле. Фәйзулланың үзе кебек эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше булса, эшләр хөрти, һич чыгармын, димә. Берәр ялкавы, йә өйрәнчек булса, ябыштырганны куптарырга була! Шулай уйлый-уйлый, бармаклары белән, җөйләрне капшап чыкты. «Әлбәттә, өйрәнчек эше. Ике як кырда һәм өстә берничә урында юньле-рәтле ябыштырмаган. Бу як кырдагысын куптарып була, өстәге җөе дә исем өчен генә», – дип, Фәйзулла җан көченә арматурага ябышты. Зилә дә килеп тотынгач, рәшәткәнең бер тимере селкенгән сыман булды да, ябыштырган җөеннән шартлап купты. Бала сыярлык тишек хасил булды. Икәүләп шуннан улларын рәшәткәнең икенче ягына чыгардылар. Зилә Илдарга:

– Улым, рәшәткәгә тотынып, судан читкәрәк кит тә, утырып безне көтеп тор, – диде.

– Ярар, – диде дә Илдар рәшәткәгә тотынмый гына алпан-тилпән атлап, чирәмгә барып утырды. Бу хәлне күргән Зилә белән Фәйзулла өнсез калдылар хәтта.

– Күрдеңме, күрдеңме, әтисе, улыбыз үзе атлап китте! – дип, Зилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар канатланып, куптарып кәкрәйткән арматураны бөтен көчләре белән үзләренә таба тарта башладылар. Арматура түзмәде, тагын бер җөеннән купты. Тишек бераз зурайды, олы кеше сыярлык хәлгә килде. Зилә чыга башлаган иде дә, сыймады. Шуннан ул иренә:

– Син бит миннән кайтышраксың, тәүдә син чык, теге яктан тимер кисәге табып каерырсың, – дигәч, Фәйзулла кыенлык белән генә булса да кысылып чыкты. Яр буенда берәр торба кисәге табылмасмы дип, капшана-капшана эзләп китте. Ул арада торбаның аргы башыннан кемнәрнеңдер сүгенә-сүгенә килгәне ишетелде. Зилә нишләргә дә белмичә, аптырап калды. «Нишләргә? Менә хәзер килеп җитәчәкләр!» – дип ачынып уйлап куйды. Ә тишеккә сыярлык түгел. Ә эзәрлекләүчеләр бөтенләй якынлаштылар. Хәзер сүгенгән сүзләре дә ачык ишетелә башлады. 

(Дәвамы бар)