Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (дәвамы (2))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

5

Берничә көннән Фәйзулла сыерын сатты, бозавын Җиһан әбисенә кертеп бирде. Алты сарыгына да, кош-кортларына да ия табылды. Бер кесә акча белән Зиләсе янына килеп керде. Эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирде. Зилә төпле акыл белән эш итте.

– Ярар, җан биргәнгә җүн бирер, дигәндәй, бик кайгырма. Бер җае чыгар әле, – дип тынычландырды.

Стәрлетамакта эш эзләп, пропискага кереп, торырга урын тапканчы, сыер акчасы бетте. Әле дә бабасы әз-мәз ярдәм иткәләп торды. Фәйзулла, хатыны укып бетергәнче, Стәрлетамакта урам себерде. Акчаны аз бирсәләр дә, торырга бер бәләкәйрәк кенә бүлмә бүлделәр. Бер-берсен яраткан кешеләргә күп кирәкмени? Бу аларга оҗмахның бер почмагы булды. Зилә укып бетерүгә әнисенең Урта Азиядә яшәүче бертуган агасы аларны үгетләп, Дүшәнбе шәһәренә алып китте. Эш тә, торырга урын да тиз табылды. Монда тормыш күпкә җиңел. Көттермичә бер-бер артлы балалар туды: ике кыз, бер малай. Шуннан соң гына, ничектер, җаен туры китереп, Зиләсе сорап куйды:

– Фәйзулла, кыен булмаса, әйт әле, – диде дә тотлыгып калды. – Мин бер сорау бирәм, син җавап бирмәсәң дә була.

– Сорап кара.

– Нигә туйда бик боек һәм кара көеп утырдың? Мин беренче күргән Фәйзулла түгел идең. Нәрсә булган иде ул чакта? Фәйзулла көлеп җибәрде.

– Әйе, хатын-кыздан уйларың белән дә качып котыла алмыйсың, ни булганын белдермәс өчен кара күзлек белән битлек кияргә кирәк, – диде һәм хатынын үпкәләтмәс өчен йомшак кына итеп, Зәкиянең аларның өйләренә килүен, нәрсәләр әйткәнен сөйләп бирде. Шулай да, Зилә үпкәләп алды:

– Нигә шул вакытта үземә әйтмәдең? Ул Зәкияне эссе табага бастыра идем. Аның бит үзенең әллә ничә егете бар иде. Әнә, үткән җәй курсташны очратып сораштым, авылга кайткан булган, – дип сөйләп алып китте. – Әйе, сине партизан итәргә була. Ничә ел саклап йөрткәнсең йөрәгеңдә нахак сүзне?! – дип, Фәйзулласын яратып кына шелтәләп алды. Анысы да бирешмәде:

– Үзеңне бел, нинди сорауны ничәмә елга суздың. Эстәрледә үк сораган булсаң, йә туйдан соң ук. Шунда ук әйтеп бирә идем, үзең гаепле, – дип, Зиләсен кочаклап алды.

Шулай тату гына яшәп яткан көннәре. Балалар бераз үсә төште, акча да матур гына кереп тора. Берәр машина алып, туган якка яшәргә кайтырбыз дип хыялланып йөри торгач, егерме еллап вакыт та үтеп киткән. Аннан инде бөтен илне дер селкетеп, тамырыннан какшаткан үзгәрешләр башланды. Тиздән һәм көтмәгәндә, Таҗикстанда гражданнар сугышы чыкты. Кайту турында уйлау түгел, тамакны ничек туйдырырга да, ничек бер якка да кысылмыйча, исән-имин калырга, дигән теләк кенә иде күңелдә.

Ничәмә ел тиенләп җыйган мөлкәт тамак туйдырырга китте. Бөтен агач өй җиһазларын «буржуйка» дигән тимер мич ашап, төтенгә әйләндерде. Бәла ялгыз йөрми, диләр. Кибеткә икмәк алыр өчен, алты-җиде сәгать чиратта басып торган әнисен алыштырырга дип барганда, уллары Илдар вафат булды. Юлбасарлар төркеме үзара аңлашканда, ике ут арасында калган. Баланың үлеме бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде.

Нәрсәдер өзелде Фәйзулланың күкрәгендә, үзе дә яртылаш үлде. Күп вакытларда нигә үзем генә үлмәдем икән, улымның ни гаебе бар дип, төннәр буе үксеп чыкты. Бетеренде Фәйзулла, бөтенләй бетеренде, тик шәүләсе генә калды. Ярый әле ике кызы вакытында туган якка кайтып, исән-сау урнаша алдылар. Шушы тетрәнүдән айный алмый, Фәйзулла бөтенләй егылды. Ашамый-эчми, айдан артык диярлек тик түшәмгә генә карап ятты. Белмәгән кеше «үлгән бу» дип уйларга ихтимал иде хәтта. Аның тере икәнен күкрәге бер калкып, бер төшеп, тын алуыннан гына чамаларга мөмкин иде. Беркем белән сөйләшмәс булды. Элек тә кеше белән бик сөйләшеп бармаган Фәйзулла бөтенләй тынды.

6

Таҗикстанга да кыш килде. Мәктәпләрдә бөтенләй укытмыйлар. Кемдә корал – шул көчле. Шулай да Зилә көн дә диярлек үзе эшләгән мәктәпкә барып кайткалады. Икмәккә чират торды. Улыкаен югалтуга ана күңеле ни хәлләр итеп түзгәндер? Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Мондагы кыш бездәге октябрь – ноябрь айлары кебек кенә булса да, кыш кыш инде. Үзенекен итә: йә суык җил, йә булмаса, суык кар катыш яңгыр ява. Беркөнне шулай, гадәте буенча, мәктәпкә барып, танышларын күрергә, хәл-әхвәл сорашып, кайсы кибеткә икмәк китерәселәрен белергә дип, урамнан барганда, кичә генә әле исән булган, бүген исә бөтенләй җимерелеп төшкән өйләр янына килеп җитте. Бу биш катлы ике өйне төнлә шартлатканнар икән. Монда безнең як кешеләре яши иде дип, Зиләнең йөрәге әрнеп-сыкранып куйды. Халык мыж килә. Елашалар, кычкырышалар. Кем нәрсә эшләгәнен дә белерлек түгел. Зилә бөтенләй тетрәнеп, бу коточкыч һәлакәт урыныннан тизрәк китәргә ашыкты. Тик нәрсәдер аны тоткарлады, һәм күзе өйдән читтәрәк үскән зур, юан чинар агачына төште. Агач төбендә сигез-тугыз яшьләр чамасы бер малай утыра. Ипләбрәк караса, малайның йөзе таныш төсле тоелды. Әллә үзенең җитеп беткән улын югалтканга, әллә гел балалар арасында эшләү галәмәте, Зилә бала-чага күрсә, аны энә күзеннән үткәреп тикшерә иде. Бу бала яныннан да тыныч кына үтә алмады. Чөнки малай, ничектер, дөньядан ваз кичкән кеше кебек, карашын еракка, әллә кайлардагы бер ноктага төбәгән. Үзе бер аягын, ничектер, уңайсыз бөкләп, өстенә утырган. Ә икенче аягының тезен бөкләп, ике кулын шул тезе өстенә салган. Ияген куллары өстенә куйган. Уң кул бармакларын бертуктаусыз гармун телләренә баскан кебек итеп биетә. Зилә, якын килеп, балага иелде дә:

– Нишләп утырасың, бачам? – дип, таҗикча сорады.

Малайга бу сорау берничек тә тәэсир итмәде. Ничек утырган, шулай утыра бирде. Әйтерсең лә, бу дөньяда беркем юк. Ул ишетү генә түгел, күрми дә иде, ахры. Зилә аптырап, соравын урысча кабатлады. Һаман шул ук хәл. Аннан ул малайның алдына ук чүгәләп, күрәсең, бу берәр үзбәк баласыдыр инде дип, татарча ипләп кенә сорады.

– Улым, нишләп монда утырасың? – диде ул, малайның ялангач башыннан сыйпап. Шунда гына теге малай ничектер калтырап китте. Бармакларын биетүдән туктатып, нәрсәдер ишеткән кеше кебек, башын бер якка бора биреп, тын калды. Гүя тавыш яңадан кабатланмасмы икән дип тыңлый, көтә иде. Зилә аны үз малаеның бәләкәй чагына охшатты. Елап җибәрмәс өчен тамагына төелгән яшь төерләрен бертуктаусыз йота-йота:

– Исемең ничек, улым? – дип, әкрен генә сорый алды.

Малайга да әзрәк җан кергән кебек булды. Карашын әллә кайлардан алып, җиргә карады. Бармакларын биеткән кулын тез башыннан төшереп, җирдәге бер үләнне өзеп алды да ишетелер-ишетелмәс тавыш белән башта фамилиясен, аннан исемен әйтте. Күзләреннән мөлдерәп, яшьләре тама да башлады. Зилә үзе дә еламсырап:

– Әйдә, улым, тор. Көн суык, өшеп беткәнсең, – дип, малайны кулларыннан алды. Баланың куллары, чынлап та, боз кебек суык, өстендә дә юка гына бер свитер. Ә күзләреннән һаман яшь ага. Тавышсыз гына елый да елый. Торырга омтылып карады. Зиләнең кулына тартылып торырга чамалады, тора алмады, егыла язды. Зилә тотып өлгерде үзен. Бала яшь аралаш:

– Апай, мин тора алмыйм, –  дип пышылдады.

Малай бер кулы белән чинар агачына сөялде, икенчесе белән Зиләнең җәйге пальтосының җиңенә тотынып баскан иде дә гөрселдәп егылып китте. Зилә баланы күтәреп, ипләп кенә кире чинар төбенә утыртты, башындагы мамык шәлен салып, аның өстенә япты.

– Бачам, балам... Улым, кем сине монда калдырып китте? Әтиең белән әниең кайда? – дип сорады.

Малай таҗикча да, урысча да түгел, әкрен генә:

– Монда үзем килеп утырдым. Атайлар абзыйларым белән өйдә калдылар, әнә, – дип, теге шартлатылган йортларның берсенә башы белән ымлап күрсәтте.

Зилә ирексездән шунда борылып карады. Бу җимерекне өй дип атарлык та түгел. Бетон, кирпеч өеме тирәли кешеләр йөгерешә. Алар техника белән шушы хәрабәләрне актаралар. Елашкан, кычкырышкан тавышлар ишетелә. Малай тын гына сүзен дәвам итеп:

– Әсәй теге йортта калды, – дип, икенче хәрабәгә күрсәтте.

Бу баланың әнисе башкорттыр, мөгаен, сөйләшүе шуңа охшаган, дип уйлады Зилә.

Тәртип бетте дөньяда. Кемнең нәрсә эшләгәнен дә белер әмәл юк. Ахырзаман якынлашуы шушы буладыр, күрәсең. Иртән торып, урамга чыгарга куркыныч. Таң тудымы – яман хәлләр һәм хәбәрләр сине көтеп кенә тора. Әй дөнья, кая барасың? Кайсы упкынга тәгәрисең? Зилә шулай уйлый-уйлый, баланы күтәреп алды да, аңа кушылып елый-елый, акрын гына өйләренә таба китте. Белмим, нәрсә кушкандыр Зиләгә алай эшләргә, нәрсә этәргәндер – үзе дә аңламады. Аяклары булып та, йөри алмаган гарип баланы өйләренә күтәреп кайтып кергәндә, Фәйзулла һаман иртән түшәмгә ничек карап ятып калган булса, әле дә шул килеш ята бирә иде. Зилә үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Фәйзулла яткан карават читенә баланы утыртты да:

– Менә хәзер өйне җылытам. Чәй эчеп җибәрербез, – дия-дия, өйнең иң түрендә утырган һәм морҗасы тәрәзәгә көйләп куелган буржуйкага ягып җибәрде. Идәндәге утыргыч һәм шифоньерны ваткалап ясаган утын өемен әйбәтләп куйган булды. Өч литрлы чәйнеккә су өстәп, буржуйка өстенә утыртты. Өйгә сизелерлек булып, җылы таралды.

Көннәр буе шулай хәрәкәтсез яткан Фәйзулланы Зилә бер олы яшьтәге рус табибына да күрсәткән иде, ул аңлаешлы бернәрсә дә тәкъдим итмәде.

– Вакыты җиткәч, торуы ихтимал, калганы – үзеңнән, – дип кенә куйды. Аптырагач, төрле им-том белән шөгыльләнгән Абдулла муллага алып барды. Анысы өшкергән булды, төкергән булды да: – Кызым, кайгырма, ирең терелә, вакыты җитмәгән. Олы хәсрәтегез әзрәк җуела төшсен, – дип, Зиләне тынычландырган булды.

Бала хәсрәте җуеламы соң? Нәрсә генә эшләсәләр дә, нәрсә генә уйласалар да, Илдарлары күз алларыннан китмәде. Ашарга утырса, улы да өстәл артында утырып, аның белән бергә ашаган төсле тоелды. Кая гына бармасын, нәрсә генә эшләмәсен, улы аны озатып йөргән кебек иде. Күпме төннәрне йокысыз, күз яшьләре белән үткәрде Зилә. Тәүдә Фәйзуллага ачуланып йөрде. Юньләп сөйләшми дә бит, ичмасам. Икәү бергә елашсалар да, кайгылары бераз җиңеләер кебек иде. Юк, Фәйзулла эченә бикләнде дә куйды. Улларын югалту кайгысының иренә ничек тәэсир иткәнен Зилә атна-ун көн үткәч кенә аңлады. Беркөнне иртән торса, исе китте: иренең башы ап-ак булган. Үзен сакал-мыек баскан, аларына да бөтенләй бәс йөгергән. Ай дигәндә, Фәйзулла бөтенләй бабайга әйләнде. Ашамас, эчмәс булды, ябыкты. Зилә көн дә иртән Фәйзулланы юындырды, сакалларын кырды, бала-чаганы ашаткан кебек ашатты. Сакаллы бер сабыйга әйләнде ире.

Менә ничәнче ай инде Фәйзулла шушы хәлдән чыга алмый. Ире турында хәстәрлек кенә көндезләрен Зиләнең улы турындагы хәсрәтен әзрәк тарата. Ә төннәрен ул үткәннәрен уйлап, улын сагынып, яшь түгә, сыкрана. Менә бүген дә ире түшәмгә карап ята бирә. Зиләсе аңа бар ни дә, юк ни. Зилә шулай уйлана-уйлана, буржуйкада чәй кайнатты, малайга шикәрле куе чәй белән кичә урамда сатып алган түгәрәк таҗик икмәге бирде. Эссе чәйдән соң малай да рәтлерәк сөйләшә башлады. Таҗикча да, урысча да яхшы гына аңлый үзе. Хәер, шәһәр балалары белән бергә уйнап үскәч, бер дә гаҗәп түгел. Исем-шәрифләрен, әти-әнисенең исемнәрен сорашып, бер кәгазьгә язып алды Зилә. Кайда эшләгәннәрен дә белде. Малайның исеме Илнур икән. Илдар улыбызның исеменә бигрәк якын икән, дип уйлады хатын.

Бераздан ул киенеп, теге төнлә шартлаган өйләр янына барды. Иртәнге кебек халык кайнашмаса да, солдатлар белән бергә, халык җимерек өйнең хәрабәләрен актара. Бер як читтә мәетләрне тезеп салып, өсләренә ак җәймә япканнар. Күбесенең янында елашып утыручылар бар, туганнарыдыр, ахры. Бу күренеш Зиләдә авыр тәэсир калдырды. Малай әйткән исем-фамилияне кычкырып-кычкырып эзләсә дә, дәшүче булмады. Арып-талып кире өенә караңгы төшәр алдыннан гына кайтты ул. Икенче көн дә, өченчесе дә Илнурның әти-әниләрен, йә берәр танышларын эзләп үтте. Милиция бүлегендә дә бу йортларда кемнәрнең кайдан килеп яшәгәннәрен анык кына әйтә алмадылар. Чөнки йортлар шартлаган төннең алдагысында гына, милиция бүлеген талап, дежур торган милиционерларны үтереп, бар булган коралны урлап киткәннәр. Бөтен кәгазь-документларга ут төрткәннәр. Яңа килгән милиционерлар:

– Сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, – дип кенә куйдылар. Бөтен Дүшәнбе шәһәрендә (шәһәрдә генә микән?) башбаштаклык, кайгы-хәсрәт һәм ачлык хөкем сөрде ул вакытта. Бу йортларда хәрбиләр дә күпләп яшәгәнгә, хәрби частьларга барып эзләп йөреп тә карады. Тик файдасы булмады.

Зиләгә икеләтә авыр шул. Эш юк. Исемлек буенча гына бирелә торган икмәккә күпме яшәргә була? Сатыласы әйберләр сатылды; дөге, бәрәңге сирәк эләгә. Озакламый җылытачак юкса, тик аңа кадәр әле егерме көнләп түзәсе бар. Аптырагач, кызларына дип, әллә кайчан алып куйган алтын йөзекләрне бер чиләк онга алыштырды. Шул оннан буржуйка өстендә кабартма пешерергә булды.

Улларының исеме бу гарип бала исеменә охшаганлыктан, Зилә аны улының исеме белән, Илдар дип йөртергә булды. Баштарак бала, «мин – Илнур», дип карышса да, хәзер күнекте. Болай Зиләгә күпкә җиңел, күңеленә рәхәт иде.

Кинәт Илнур кычкырып елап җибәрде. Егылып төште, ахры. Камыр баскан җиреннән Зилә чыгып өлгерә алмады. Ә менә караватында селкенми дә яткан Фәйзулла җәһәт кенә сикереп тормасынмы?! Әллә кинәт торудан, әллә бүтән сәбәп белән, үзе дә егылып китте. Шулай да, мүкәләп барып, Илнурны егылган җиреннән ипләп кенә торгызды. Зилә, дулкынлануы бераз басыла төшкәч, җай гына алар янына чыкты һәм ягымлы итеп:

– Менә хәзер тәмләп чәй эчәрбез, – дип, Илдар-Илнурны юаткан ире янәшәсенә чүгәләде. Үзе дулкынлануын, шатлыгын тыя алмый, кычкырып елап җибәрде. Зиләнең елаганын күргәч, Илдар да аңа кушылды.

Фәйзулла аптырап, әле берсен, әле икенчесен тынычландырырга тырышты, тик булдыра алмады, чарасызлыктан үзе дә елап җибәрде.

Бу олы бабай белән апаның идәндә елап утыруларын күреп, Илдар яшь агызудан шып туктады. Шуннан, көтмәгәндә:

– Бәбәй булганнар, бәбәй, бәбәйләр! – дип көлеп җибәрде. Малайның шаркылдап, бармагы белән боларга төртә-төртә көлгәненә, Фәйзулла белән Зилә дә кушылып, бер-берсенә карап көлә башладылар.

Фәйзулла да шуннан соң, әйтерсең, йокысыннан уянды. Җайлап савыга башлады. Яз җитү галәмәте дә ярдәм итте, күрәсең. Ул акрынлап йөрештерә башлады. Зилә белән генә түгел, күрше-күлән белән дә сөйләшә. Көн дә, Илдарны күтәреп, саф һавага алып чыга. Аның белән озак-озак сөйләшә. Тик Илдар гына аякка баса алмый. Утырып кына тора. 

(Дәвамы бар)