Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер матурлык чыганагы

Башкортстан Республикасының Илеш районы − татар әдәбиятына Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Хәсән Сарьян, Суфиян Поварисов кебек иҗат әһелләрен биргән төбәк. Бүген дә бу җирләрдә сүз сәнгатенә хезмәт итүчеләр табылып тора. Шулар арасында, ике дә уйламыйча, Венера Мәҗитова исемен атарга мөмкин.

Ул 1978 елның 24 июнендә Илеш районының Иске Кыргыз авылында дөньяга килә. Урта мәктәптән соң, Нефтекама педагогия училищесында, ары таба Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала. 2002-2018 елларда «Кызыл таң» гәзитендә хезмәт куя. 2009 елдан Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2017 елда Татарстанның Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX «Бәллүр каләм» − «Хрустальное перо» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә җиңүче була.

Татар әдәбиятына ул «Туйга өч көн кала» исемле тәүге хикәяләр җыентыгы белән килеп керә һәм укучылар, тәнкыйтьчеләр, әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә. Мәсәлән, Л.Сәгыйдуллина: «Яшь язучы күтәргән тема-проблемалар актуаль һәм заманга аваздаш: гаилә, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, эчкечелек, рухи һәм матди дөнья бәрелеше, мәхәббәт һ.б. Аның герой һәм персонажлары актив, эшлекле, үз язмышларын үз кулларына алырга омтылучы кешеләр булуы белән кызыклы» дигән позитив фикерен белдерде. Л.Кәшфи: «Автор тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрә белә. Журналист булып эшләве, кешеләр белән актив аралашуы аңа яңа темалар һәм сюжетлар табарга ярдәм итә. Каләм иясе күзәтүчән, геройларын күңел күзе белән күреп, тәфсилле сурәтли, тормышта туры килү очракларына зур әһәмият бирә, сюжетны кора, конфликтны таба белә», − дип язып чыкты.

Кызык резонанс. Нәрсәсе белән үзенә тартып тора соң В.Мәҗитова әсәрләре? «Туйга өч көн кала» − кечкенә генә, әллә ни калын булмаган китап. Шулай да, иң беренче чиратта, үзенең тышлыгы белән укучының игътибарын җәлеп итә. Алсу фонда чибәр хатын-кыз йөзе, ай сурәте, күк йөзенә чәчелгән йолдызлардан чагылган нур… Китапның рәссамы Л.Нигъмәтҗановага рәхмәтләр әйтергә кирәктер. Иҗади якын килү, фантазия, еллар буена җыелган тәҗрибә яхшы җимеш биргән. Китапның тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бер-беренә тәңгәл килгәнме? Әллә гармония бозылганмы? Китапта урын алган әсәрләрнең матурлыгы кайтышракмы? Яисә киресенчәме? Бу сорауларга җавап табар өчен, һичшиксез, андагы әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Китап «Биана» исемле хикәя белән ачыла. Сер саклыйсы юк, әсәр килен белән биана кешенең мөнәсәбәтләрен яктырта. Акыл-тәҗрибә алар арасында гасырлар буена күнегелгән эт белән песи мөгамәләсен көтә. Ә автор тормыштагы типиклыктан, стереотиплардан арынып, икенче төрле диалоглар тезмәсен тәкъдим итә. Сәхибҗамал улының хатынына «бәбкәм» дип кенә эндәшә. Килен исә, үз чиратында, ике сүзнең берендә «әнкәй» дип тора. Кая анда «килмешәк», «вакытлы кунак», «карачкы», «узурпатор» кебек сүзләр белән бер-береңне кимсетү, үгисетү. Бу – аларга ят күренеш. Сүз яссылыгында гына түгел, җылылык, үзара олы хөрмәт гамәлләр яссылыгында да чагылыш таба. Көнме-төнме, тәүлек әйләнәсенә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Нинди генә авырлык килмәсен, бергә күтәрәләр. Килене аяксыз калып, урынга яткач, аны кем карый? Әлбәттә, биана кеше. Ул киленен ничәмә айлар буена дәвалый. Нинди генә дәвалау алымнарын кулланып карамый: килененең хәрәкәтсез, ни җылыны, ни суыкны тоймаган аякларына төрле үләннәр яба, ат тизәгеннән ванналар ясый, урман кырмыскаларыннан тешләтә... Нәрсә генә эшләмәсен, иртәме-соңмы үз максатына ирешә − килененең аякларына җан кертә. Биана чирләп, урынга ятса, шиксез, килен кеше, үзен аямыйча, шундый фидакарь адымнарга барыр иде.

Хикәя автор тарафыннан «Биана» дип аталган, шулай да әлеге әсәргә ничек кенә якын килмә, анда никадәр яхшы биана, шулкадәр яхшы килен турында сүз бара. Язучы рәхимлелек, үзара ярдәмләшеп яшәү, мәрхәмәтлелекне иң олы кыйммәт итеп күтәрә.

Биана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр В.Мәҗитованың «Өлкәннәр көне» исемле хикәясендә дә үзәккә алына. Монда инде ике арадагы атмосфера ул кадәр җылы түгел, салкынча. Үтә киеренке. Шул киеренкелек әсәрнең ахырына кадәр сакланып килә. Мәрзия өлкәннәр көнендә котлауларны кабул итә. Кызы, оныклары, авылдашлар тәбрикләргә ашыга. Улының хатыны Гөлгенәдән генә кош теледәй сөенечле хәбәр юк. Болай да киленен яратып бетермәгән бианага шул да җитә: зарлана, сукрана, эченнән генә начар сыйфатларын барлап чыга. Меңнәр арасыннан шундый тормыш иптәше сайлавы өчен улына да өлеш чыгармый калмый. Мәрзия бураннары өлкәннәр көненең азагына гына тына. Тынмас иде дә, бәйрәм уңаеннан затлы бүләкләрен, телне йотарлык күчтәнәчләрен төяп, килене кайтып төшә. Шул мизгелдә Мәрзияне алыштырып куялармыни? Аның Гөлгенәгә булган мөнәсәбәте йөз сиксән градуска үзгәрә. Аңардан да яхшырак, сөйкемлерәк, юмартрак кеше табылмый җир йөзендә.

Әсәр антитезалы композициягә корылган. Төп геройның бер чиктән икенче чиккә ташлануы, күңеленең тиз араларда бер халәттән икенче халәткә күчүе, капмакаршы уйлар йөгереклеге көчле магнит төсле укучының игътибарын тартып тора. Бу магнитизм әсәрнең азагына кадәр тамчы да кимеми. Күләме ягыннан кыска гына хикәяне тәмам укылышлы итә. Бер яктан, Гөлгенәнең эш-гамәлләре үрнәк кебек аңлашыла. Икенче яктан, Мәрзия холкы-характеры, үз-үзен тотышы олы кешеләрнең юктан да хәтере калуны, юктан да күңеле булуны тагын бер кат искәртә, укучыны да янәшәдәге өлкәннәргә игътибарлы булырга чакыра.

«Коръән ашы» хикәясе үзенең масштаблыгы, нигезендә яткан проблемасы, үзенчәлекле геройлары белән кызыксыну хисе уята. Монда автор бер гаилә, шул гаилә эчендә туарга мөмкин булган четерекле тормыш мәсьәләләрен гәүдәләндерү белән генә чикләнми. Язучының сурәтләү даирәсе киңәя. Бер гаиләдәге килеп туган проблема азмы-күпме башкаларның дөньясына караш ташлауга китерә.

Зәфирнең бар эштә дә өлгер хатыны Коръән ашы җыеп алмакчы була. Гаилә кануннары байтактан ташка уелып язылган: өстәлне мул итеп әзерләү Зөлхәбирә карамагында, ә ашка мулласын, авылның озын гомер яшәгән әби-бабайларын чакыру Зәфирнең вазыйфасында. Барысы да киңәшелгән, алдан төзелгән план буенча бара. Изге ниятләрне тормышка ашыру юлында көтелмәгән киртәләр калкып чыкмас кебек. Чынбарлыкта исә алар адым саен очрый. Зәфир Коръән ашына чакырып, кемнең генә йорт ишеген шакымасын, кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен: Маһирә карчыккамы, Әминә карчыккамы – берсе дә киләм дип өздереп ризалыгын бирми. Төгәлрәк әйткәндә, киләм дип ризалык бирерлек хәлдә булмыйлар. Шактый салмышлар. Житмеш-сиксән яшьлек әбиләргә, савапларын арттыра-арттыра, вакытында намазын укып, Рамазан аенда ураза тотып, бәйрәмнәрдә бер-беренә кунакка йөрешеп гомер кичерергә дә бит. Юк, яшәү ямен бозып, аракы суты уртлап, көн үткәрергә күнегеп киткәннәр. Кая анда аек акылга килеп, кемгәдер Коръән ашына бару. Шулай да өметсез – шайтан гына, ди халык. Бар сабырлыгын җыеп, йорт хуҗасы авыл әбиләренең таяк атларына атланып килүләрен көтә. Әллә язмыш галәмәте, әллә Ходай кодрәте – тегеләр тиешле вакытка килеп җитәләр. Үзләренчә төзәнгәннәр-бизәнгәннәр, матурдан-матур күлмәкләрен кигәннәр, ак яулыкларын ябынганнар. Аларны шундый кыяфәттә күреп, Зәфирне шатлык хисе биләп ала. Күңелендә «Их, шушы Коръән ашыннан соң авызларына тамчы да капмасыннар иде» дигән ихлас хыялы туа. Шул хыял тиз арада тормышка да аша. Ни өчен дисәк, Зәфир күңелендә яралган мәлдә үк ул күктәге Ходайдан хуплану ала, җирдә авыл мулласы авызыннан «Амин» сүзе яңгырый.

В.Мәҗитованың бу әсәренә әнә шулай нокта куела. Урыны-урыны белән анда арттырулар, типик булмаган вакыйгалар чагылыш тапса да, авторның һәр сүзенә, һәр җөмләсенә ышанасы килә. Бигрәк тә, Коръән ашы мәҗлесеннән соң Маһирә, Әминә, Хәерниса кебек авыл әбиләренең шайтан суыннан тәмам баш тартачакларына.

«Араларда ай гына» хикәясе М.Гыйзетдинов һәм Х.Мөдәррисовалар иҗат иткән җыр юллары белән башланып китә.
Яр астында тал гына,

Яратмасаң, кал гына.

Ә яратсаң, йөгереп төш,

Араларда ай гына...
Ул әсәр героен һәрвакыт озатып йөри. Әле өйдә, әле эш урынында яңгырый. Инде шул җырдан азга гына арынып торыйм дип, урамга чыкса урамда да ишетелә. Ишетелеп бернинди хис, тойгы уятмаса – бер хәл, ул Хәлимне төрле уйларга этәрә. Бигрәк тә сабый чактан ук йөрәгенә төзәлмәс яра салган әнисе хакында уйлата. Уйлатып кына калмый, гамәлләр кылырга да этәрә. Аның тәэсирендә герой ерак юлга чыга. Гомер буе күрмәгән туганнары, әлеге дә баягы әнисе белән очраша. Очрашу вакытында шул җыр кабат, әмма әсәр тукымасында соңгы тапкыр Хәлим колакларына барып ирешә. Автор сүзләренә якынлаштырып әйткәндә, соңгы тапкыр аның бала чакта күргән бар кайгыхәсрәтләре, борчу-сагышлары, әнисенә булган үпкә-рәнҗешләре хәтерендә яңара.

Шулай итеп, В.Мәҗитова сүз сәнгате мөмкинлекләре белән музыка сәнгате мөмкинлекләрен тиешле күләмдә отышлы кулланып, аларны үзара үреп, күркәм хикәя иҗат итүгә ирешә. Бу язучының үзенә күрә бер казанышы. «Араларда ай гына» җыры әлеге очракта хикәягә исем биреп кенә калмый, аны бар булмышында боҗрага ала. Укучыга төп геройның эчке кичерешләрен, психологик халәтен дөрес аңларга ярдәм итә. Бу әсәр турында сүз йөрткәндә, өстәп, шуны әйтергә кирәктер: җыр әсәргә үзенчәлекле кабатланмас бер моң, аһәң өсти.

В.Мәҗитованың «Мафия» хикәясе үзенең гомум поэтикасы белән К.Караның «Лашбайга сәяхәт» повестен хәтерләтә. Исегездә булса, анда Фәрит исемле ир-егет зур акчалар өмет итеп, сәфәргә чыга һәм, ахыр чиктә, уй-хыялларын тормышка ашыра алмыйча, туган авылына кайтып егыла. Монда да шундый картина күзәтелә. Фәрит исемле егет аз гына вакыт аралыгында шашып баю нияте белән шәһәргә юл ала. Мафия белән турыдан-туры җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Тора-бара үзе шул мафиясенең тулы вәкаләтле әгъзасына әверелә. Кешеләрне талый, кан коя, хәрәм юл белән акча эшли. Тик беркөнне Фәрит мондый яшәү рәвешеннән арый. Һәм төпле карарга килеп, кешеләргә зыян салудан баш тартырга, мафиядән чыгарга була. Мафия түрәләре Фәритнең акыллы адымына риза булсалар да, җиңел генә җибәрмиләр. Бөтен тәне канга батканчы, аяк куллары сынып-сыдырылып беткәнче кыйныйлар. Фәрит могҗиза белән исән кала. Көч хәл белән әти-әнисе яшәгән йортка кайтып ава.

ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында мондый типтагы, заманны ничек бар, шулай реалистик калыпларда сурәтләгән, заман кешеләренең рухи кыйблаларын югалтып, ялган кыйммәтләргә ышанып, җан асраулары турында әсәрләр байтак язылды. Бу ракурста иҗат ителгән К.Караның «Лашбайга сәяхәт», Х.Мөдәррисованың «Яр», Ф.Латыйпованың «Югалган бриллиантлар», А.Зәкиевнең «Ак юл» кебек хикәя повестьларын искә төшерергә мөмкин. В.Мәҗитованың «Мафия»се дә шушы әсәрләр тезмәсен тулыландыра. Хәзерге милли әдәбиятыбызда мондый әсәрләрнең пәйда булуын кырыс чынбарлык, аның әдәбиятта чагылышы, шул чынбарлыкның кешеләрне куркыныч юлга этәрү мөмкинлеген әйтеп кисәтү, киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен дип аңлату дөрестер.

Хатын-кыз язучы мәхәббәт турында каләм тибрәтмәсә, сәер тоелыр иде. В.Мәҗитованың «Туйга өч көн кала» китабында мәхәббәт хисен яктырткан хикәяләргә шактый гына урын бирелгән. «Җирәнчәч», «Очрашу», «Кыз сорау» кебек әсәрләрендә автор шул хис турында фикер йөртә, аны ничек күрә, шулай кабул итә, тасвирларга омтыла.

Язучылар, гадәттә, мәхәббәтне җиде күк катына мендереп мактыйлар, мәдхияләр укыйлар, геройларын акыл калыбына салып карап булмаган гамәлләр кылырга этәрәләр, әсәрләр эчендә чынбарлык һәм хыял дөньяларының чикләре җуела. В.Мәҗитова исә сөю-сәгадәт мәсьәләсендә андый ук адымнарга бармый. Аның тарафыннан мәхәббәт кеше тоя алган тойгыларның миллионнан берсе буларак сурәтләнә. Ул кайдадыр галәм киңлегендә урнашкан башка ят планетада түгел, ә Җирдә яралган. Геройларга аның табигатен аңлар өчен авыр логик, яисә рухи операцияләр башкарырга кирәкми. Күп очракта шул тойгыны ничек бар, шулай кабул итү дә җитә. Артыгы соралмый.

«Җирәнчәч» хикәясенең тәүге мизгелләрендә Айсылу белән Алмаз бер-берсен әллә ни өнәмиләр. Егет кеше кызның төс-кыяфәтенә игътибар итеп, адым саен «Җирәнчәч» дип ирештерә. Кыз горур затлардан. Үзенең шәхесенә карата мондый «җитди» мөнәсәбәтне кабул итә алмый, аны үзенә якын китерми. Еллар гына ике арадагы киртәләрне алып ташлый. Алмаз әлеге дә баягы шул Җирәнчәчне сөйгәнен аңлап ала. Саф хисләрен белдерергә ашкына. Иртәме-соңмы, бу ике йөрәк бер булып тибә башлый. Шулай да болар арасындагы мәхәббәтне Йосыф белән Зөләйха, Таһир белән Зөһрә мәхәббәтләре югарылыгына куеп булмый. Ул галәм киңлеген тетрәтми, укучыны еларга, хәсрәт дәрьяларын кичәргә мәҗбүр итми. Кыскасы, автор тарафыннан күпкә гадирәк, тынычрак – кешенең үз күңелендәге башкага тартылуны, үзгә мөнәсәбәтне аңлау-төшенүе кебек сурәтләнә. Шул очракта ике кеше бәхеткә ирешә ала, диелә.

«Очрашу» әсәрендә дә мәхәббәт көчле кичерешләр туфанына әверелеп, геройларны акылларыннан яздырмый. Моңа мәхәббәт хисенең көче, икенче төрле әйткәндә, потенциалы җитенкерәми. Байтак вакыт үткәч, кайчандыр бер-берсен өзелеп сөйгән Рәфис белән Гөлназ очраша. Менә алар бөтен әхлак кануннарына каршы чыгып, янә кавышырлар, бергә булырлар төсле. Әмма моңа гүзәл зат мөмкинлек бирми. Ул хәзерге Рәфистә үзенең тәүге сөйгән ярын танымый. Аның холкы инде икенче икәнен сизеп кала. Һәм алар ничек очрашсалар, шулай кабат аерылышалар. Мәхәббәтләре гомер китабында гына язылып кала.

«Кыз сорау» хикәясендә Илһам белән Гөлгенәнең мөнәсәбәтләре уртага салынып сөйләнә. Югарыдагы ике әсәрдәге хисләр чагылышына килгәндә, монда алар күпкә чагурак, матуррак. Урыны-урыны белән геройлар арасындагы эчкерсез, җылы мөгамәләгә таң каласың. Әмма ничек кенә булмасын, бу әсәрдә дә В.Мәҗитова сөю-сәгадәт нечкәлекләрен сурәтләгәндә, үз иҗат манерасына тугры кала. Әсәрдә Гөлгенәнең яшьлек хатасы − Вәсил исемле күрше егет белән бәйле маҗаралар да чагылыш таба. Бу тормыш факты, әлбәттә, укучыны кинәт кенә күктән җиргә төшерә. Шунда ук берничә сорау туа. Нигә югары ноталарда барган хикәяләү тонын бозып, әсәргә мондый детальләр кертергә? Көтелмәгән проблемалар тудырырга? Хәзер Гөлгенәнең шанлы үткәне мөнәсәбәтләргә зыян китермәсме? Илнар, Гөлгенә белән Вәсилнең улы, яңа союзга каршы булмасмы? Алар бергә кала алырлармы? Әсәр, әлбәттә, уңай чишелештә тәмамлана. Гөлгенәнең әнисе Мәүҗидә яшәгән йортка бүләкләрен күтәреп, кодагый тиешле кеше килеп керә. Хуҗабикә, гомер буе шуны гына көтеп яшәгән шикелле, җылы кочагын җәеп, кадерле кунакны каршы ала. Автор әсәр ахырында кабат югары хикәяләү тонына кайта. Тик инде Илһам белән Гөлгенә арасындагы мөнәсәбәтләргә укучы икенче төрлерәк караш ташларга мәҗбүр була. Идеаль кебек тоелган мәхәббәттә дә кимчелекләр табыла башлый. Табылмас иде, әлеге дә баягы сүз галәм киңлегендә урнашкан башка ят планетада түгел, ә Җирдә, ниндидер илаһи затлар арасында түгел, ә гади кешеләр арасында яралган хисләр турында бара.

В.Мәҗитова мәхәббәтне менә шундыйрак, бик нечкә эчке кичерешләр итеп күрә, тоемлый, хикәяләрендә гәүдәләндерә. Ул аны башка каләмдәшләребез шикелле идеаллаштырырга тырышмый, моңа кадәр беркемдә дә очрамаган поэтик бизәкләргә төреп бирми. Сөю-сәгадәт мәсьәләсенә күпләргә караганда гадирәк шәкелдә якын килә. Әмма бу кичерешләрнең яшерен нәфислеге еш кына геройларга аларны саклап калырга мөмкинлек бирми. Димәк, бу хис ихласлык, мәрхәмәтлелек таләп итә. Шул рәвешле, яшь язучының мондый типтагы әсәрләре укучыны чиләк-чиләк күз яше түгәргә дә, бер тамчы сусыз рухи газаплар чүлен үтәргә этәрми, әмма тәмам битараф та калдырмый.

Инде барлык фикерләребезне йомгакларга якынлашканда, китапка исем биргән «Туйга өч көн кала» хикәясенә тукталыйк. Ул кискен сюжет борылышларына, перипетияләргә бай әсәр. Андагы вакыйгаларның тиз алмашынуы, үзгәрүе артыннан күңел күзе җитешеп өлгерми. Әле генә Язилә белән Вәзир кавышырга торалар иде, капылт кына аерылышалар. Язилә ялгызы Дубайга оча. Самолётта очраклы рәвештә Вәзирнең игезәк сыңары Нәзир белән очраша. Алар бергә гаилә корып җибәрәләр. Әсәр гомер буе Сак-Сок хөкемендә йөргән бертуган Вәзир һәм Нәзирнең очрашуы белән тәмамлана. Әлеге хикәя хәзерге заман укучысын маҗаралары, андагы сурәтләнгән вакыйгаларның алмашыну динамикасы белән үзенә җәлеп итә. Әмма ул вакыйгалар аны ышандырамы? Сүз дә юк, җир йөзендә язмышлар төрле. Кыска гына гомер эчендә кеше әллә нинди вакыйгалар өермәсенең уртасында калырга мөмкин. Язилә тәкъдирен бермә-бер кабатлаган бер генә булса да кеше бардыр. Шулай да, нигә шул бер тәкъдирне әсәр тукымасына кертергә, аңардан әсәрнең үзәген, умыртка сөяген хасил итәргә? Безгә калса, Язилә тормышы язучыларыбызның күбесе сурәтли алырлык типик хәл түгел, ә киресенчә, типик булмаган хәл. Гадәти булмаган хәлне тасвир кылып, укучыны аптыратып, ниндидер бер транс халәтенә кертеп буладыр, әмма аңа ышандыру – айһай, икеле. Кемгә ничек, безгә калса, бу әсәрнең нигезендә яткан хәл-вакыйгаларның ышандыру көче җитенкерәми.

Укучы игътибарына тәкъдим ителә торган «Алмалар алланганда» хикәясе дә, асылда, мәхәббәт турында. Гомер кичергән, биш ел элек бакыйлыкка озаткан картына мәхәббәтен саклап, Тәбзилә карчык ул утырткан яшь алмагачны кадерләп үстерә, аның алмалары кайнатма ясарлык булып балланганын көтә. Күршесе Рузалим алманы җыярга сорагач, карчык бик авыр сайлау алдында кала: бер яктан, картының васыятен үтәп, алмалардан кайнатма ясау хыялы белән яши бит ул! Икенче яктан, Рузалимның бала көткән хатыны нәкъ менә шушы алмаларны тели икән: ничек итеп күршенең мондый үтенечен кире кагасың?!

Рузалимнең, хатынына авыз итәрлек алма белән канәгатьләнмичә, алмагачны бөтенләй шәрә калдырып чыгып китүе укучы күңелендә дә нәфрәт хисе уята. Әмма шул урында язучы Тәбзилә карчыкның картына адресланган монологын китерә. «Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга барыр, япь-яшь агачның җанын шулай кыяр идемени?» − ди ул. «Икенче елга, Аллаһы боерса, безгә дә, Рузалимнәргә дә җитәрлек итеп бирер әле ул агач алмаларын», − дип юана.

Шулай итеп, бер яктан, Тәбзилә карчыкның олы күңеллелеге, якыннарын да, бөтен тереклекне дә яратуы, мәрхәмәтлелеге тормыштагы ямьсезлек юшкынын юып төшерер дәрәҗәдә көчле. Әмма язучы әсәрдә кулланган детальләр: картның һәр көнне өенә, берсен – үзенә, икенчесен карчыгына дип, ике алма алып кайтуы; үзе эшләгән алма бакчасын читләргә саткач кичергәннәрен сурәтләү, аның шул вакытта үз бакчасына яшь үсенте утыртуы, бу хәлләрне авыр кичереп, үлеп китүе; хикәянең яшь алмагачның ботарлануына борчылган карчыкның үлеме белән тәмамлануы – һәр кешенең бик нечкә күңелле, һәр гаделсезлеккә сизгер зат булуын раслап, укучыны да тирә-яктагыларга игътибарлы булырга чакыра.

Гомумән алганда, яшьлек шаукымы, иҗат тәҗрибәсе аз булу беләнме, В.Мәҗитова әсәрләрендә тема тарлыгы, кешелек проблемаларына караганда, аерым кешеләрнең шәхси проблемаларына өстенлек бирү, урыны-урыны белән кеше ышанмаслык вакыйгаларны үзәккә алу кебек каләм кимчелекләре күзгә чалынмый калмый. Шулай да алардан гына гомум картинаның төсе тоныкланмый, әсәрләрне укып чыккач туган җылы мөнәсәбәт салкынаймый. Бигрәк тә мәрхәмәтлелек, рәхимлелек кебек хисләрне үзәккә алуы, укучыны да сак, кешелекле, ярдәмчел булырга чакыруы – бу иҗатның көчле ягы, диясе килә.