Логотип Казан Утлары
Хикәя

Җайдак мәче белән Тайфун

  Җәйләрен җигүле атларда гына, гамьсез кыяфәт белән, дилбегә каккалый-каккалый колхоз эшен майтару хыялы һәммә авыл малаенда була бит инде. Арба тутырып болыннан печән кайтарырга, ындыр табагыннан келәткә  ашлык күчерергә,  йә булмаса, сукачы тракторчыга мичкә белән су илтергә – хи, беткәнмени һәйбәт кенә атлы эш 11-12 яшьлек уңган егеткә. Бахбайлар гына  санаулы булганга, ул бәхет бик тәтеми иде безнең ишегә. Алар белән күбрәк авыл түрәләренең балалары рәхәт чигә. Безгә – көрәк тә сәнәк, чиләк тә себерке...                                              

     Беркөнне бригадир Хисам абзый юньле нәрәт белән  безнең өй тәрәзен дә  кагасы итте, ниһаять.

     – Сиңа ничә тулды әле? Унбердә?.. Значитсы, болай, Сафа карттан Тайфунны ал да,  фермага балчык басарга бар. Ишеттеңме, хәзер үк!

   Ишетмимме соң  андый шәп хәбәрне, кулыма чыбыркымны кыстырдым да торып  чаптым. Саулыкка туймаган, ел буена аягыннан озын кунычлы  чуар киез итеге төшмәгән Сафа бабайның   шик-шөбһәле караш, чытык чырай  белән каршылавы гына шатлыгымны сүрелдерә язды.

     –  Ну, каныктылар да инде  шул бичарага! Гупчим да күрми башлады ласа ул хайван. Сукыр ул, аңлыйсызмы, дөм-сукыр! Курмыдан өзеп, күтәрәмгә калдыргач, араннан жәлләп алып кайткан идем үзен... Атнадан артык  ашатам-ашатам, аруланмый – ашаганы кая китә торгандыр... Бер тотам печән чабып кайтырга  да җитәкләп  генә йөртәм, рәте юк, бакчи.  Картаюы тәмам җиткән инде аның, гупчим беткән... Әнә хәзер дә ята әлсерәп шунда, – дип озак кына чәпчеде, хәлсезләнеп, изрәп күләгәдә башын салган Тайфун атлы алашаның ялларын сыйпаштыргалады. Шундый дәһшәтле исемне йөртүче  хайван исә – сары җирлеккә ак  таплар төшкән,  кабыргалары бүлтәеп торган, ябык кына ат кәмәше. Дөньясында тамчы да эше юк сыман ята бирә  йокымсырап. Ни күрим, арык сыртына ниндидер аклы-каралы мәче кунаклаган.Ул да көйле генә мырлап йокы симертә. Мин бүген үз өлешемә тигән шушы хәсрәт эш атына дилбегә очын тигезгән генә идем, тәмәке көйрәтеп утырган җиреннән Сафа бабай янә чәчрәп торды:

    – Йә, йә, саграк кылан, алпавыт биясе түгел ул сиңа. Тире дә сөяк кенә ич, күреп торасың... Давна списат итәсе мал. Һаман да нәрәт-мәрәт белән бимазалыйлар, чурту!.

     Шуннан соң авыз эченнән генә нидер укыштыргалап,  яңакларыннан сөя-сөя аякка бастырды аны Сафа карт. Чын егетләрчә, һоп итеп, менеп атланасы  гына калды. Әлегә арба-мазарның  кирәге чыкмый. Теге әрсез песине генә төртеп төшерәсе. Үзе белеп төшми, ат көч-хәл белән дүрт аягына торып баскач та, һични булмагандай ята бирә пычак йөзедәй арык сыртына ябышып. Анысын да, песине диюем, яклый бабай.

   – Син, олан, аңа тимә инде. Имгәнгән ул, биртелгән, аягына ялгыш сыер басты... Өстерәлергә генә калды әбиеңнең яраткан песие. Ята бирсен бүгенгә шунда гына.  Бер-берсен бик килештерделәр, ошаттылар, ике  мәхлук, ике нарасый. Өйгә дә кереп тормый хәзер песиебез, гел Тайфун янында гына куна. Тайфун да үз итте, гел ялаштырып кына  тора... Бу кадәр дә дуслашыр икән җан ияләре... Әйдә, бергә булсыннар. Балчык басканда сиңа мишәйтләми  ул песи. Бүген эшләгәндә барыбер  ат сыртына сикерәсе түгел сиңа. Тимә инде син, җәме, жәлке бит ул хайван да.

    Мин юаш малай, нишлим инде, аны-моны әйтмәдем, киттем колхоз нәрәтен үтәргә.Читтән карап торган кешегә кызыктыр, иллә дә  мәзәктер  инде бер. Ат җитәкләп алдан мин барам урам буйлап, артымнан теләр-теләмәс кенә алмачуар ат теркелди, аның өстенә мескен, гарип аклы-каралы мәче сырышкан. Җитмәсә, атны кызганып, хәер, өчебезнең өчен дә борчылган  бабай озата бара. Барабыз шулай. Бахбай  ара-тирә мәче ягына башын борып “син мондамы”, дигәндәй пошкыргалап ала. Тегесе “нормально” дигән күк мияулап аваз биргәч, янә тынычлана төшкәндәй, атлавын белә.

     ...Ферма  бинасын кышлыкка әзерләү өчен тишек-тошыкны изгән балчык белән сылау эшенә чакырылган хатыннар, безне күргәч, дәррәү көлешеп алды. Көлү бер хәл, эшлисе дә бар ич әле. Мин, олыларча тамак төбе белән кычкыргалап та, сызгыргалап, Тайфунны түгәрәккә кертеп җибәрдем. Ком, салам, кызыл балчык катыш измәгә тояклары тиюгә, сискәнеп киткән Тайфунның  сырты күл өстендә дулкын йөгергәндәй, калтыранып куйды. Аны-моны күрмәгәч, аның нишләргә белми аптырап калуы ачык иде.  Бу эштә аның беренче чирканчык алуы да. Мин бар көчемә акырган булам, чыбыркы шартлатам, юк – атым балчыкка кереп батты да, авыр сулап тик тора, баганадай. Хатыннар шауларга тотынды бермәлне. Аран янындагы бу мәрәкәне бригадир каян шәйләп өлгергәндер? Йөгереп тә килде, кулымнан чыбыркыны тартып алып, Тайфунның сыртына бер генә тамызды: андагы мәче, яман ачыргалап чинап,  атның  алдына ук  барып төште. Тайфун, хәвефле пошкырынып, иелеп, тегене юаткандай, иснәштерә, ялаштырган итә, бичара. Ул да түгел, бригадир йөгәнен каты  эләктереп тагын  бер генә суккан иде,  көтелмәгән хәл булды.  Киерелеп торып сугуы булды, Тайфун авыртудан һич ни белештермичәме  уң кулбашын ихахайлап тешләп алды тегенең. Тешләре күптән коелып беткән карт алаша әллә ни  зыян да салмагандыр инде. Ә менә авыл түрәсе кабер такталарын санап сүгенә-сүгенә, тарантасына сикерде дә каядыр чаптырды. Медпункт  ягынадыр инде. Аның ярасы төзәлер. Ә менә бу күңелсез хәл Тайфунның гомерен чикләде бугай. Ике-өч көннән  соң ул районга, иткә озатылды диделәр. Мин тагын атсыз калдым.  

    ...Ярты гасыр чамасы  вакыт узса да, ул вакыйга әле дә күз алдымда тора. Әгәр дә Тайфун ул чакта минем тәҗрибәсез  кулга килеп эләкмәгән булса, тагын да яшәгән булыр иде әле дип тә үз-үземне битәрлим. Кем белә...